Логотип Казан Утлары
Повесть

Язмыш сукмаклары буйлап (повесть)

Шундый сынауларның бик ачысы, кайгы-хәсрәтлесе, 1962 елның 1 Май бәйрәменә каршы көнгә билгеләнеп, кунаклар чакырылган туебызны да бергәләшеп, туганнар белән җырлый-бии шатланып, әти-әниләребезнең хәер-фатихаларын алып үткәрергә ирек бирмәде.

Кара болытлар куера

Язмышлардан узмыш юктыр шул 

Баш очымда кара болытларның куерганын сизми дә калдым... «Иртәгә сәгать унга судка килергә» диелгән чакыру кәгазе тоттырды миңа Киров районы милиция бүлегендә җинаять эшләре тикшерүчесе булып хезмәт иткән кече лейтенант Анастасия Фролова.

Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыгар, диләрме әле? Бик тырышканда бер гөнаһсыз кешенең дә гаебен табып була икән! Уйнап кына башланган эш уймак чыгарды да куйды. Уйламаган-көтмәгән җирдә килеп чыккан бу хәл мине өнсез калдырды, башка тимер таяк белән суккандай итте. Милиция бүлегеннән аңкы-миңке булып урамга чыктым һәм, кая барырга белмичә, аптырап калдым. Бераздан аяклар, ирексездән, Казанның Киров райкомына таба атлады.

Баруын барам, ләкин нәрсә эшләргә кирәген белеп түгел. Күземә ак-кара күренми, акылым томан эчендә. Кем уйлаган диген? Хөкүмәтнең баштан ашкан планын үтәү уе, кешеләргә яхшылык эшләү нияте белән тотынган эшең өчен төрмәгә утыртырга җыенсыннар әле. Шул да буламы дөреслек?

Райкомның икенче секретаре Мачтаков Николай Васильевич мине берсүзсез кабул итте. Мәсьәләне бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Ул телефонын алып, милиция бүлегенә, аннары район суды рәисенә шалтыратты.

– Моңарчы нәрсә караган соң ул Сафин дигән бәндәгез? Әгәр алдан хәстәрен күргән булса, бу чүп безгә килеп тә җитмәгән булыр иде. Без дә мондый юк-бар эш белән баш катырып тормас идек. Ә хәзер нишләмәк кирәк? «Эш» теркәлгән, аны бер сәбәпсез кире алу һич мөмкин түгел. Тик суд карары нигезендә, кайбер мәсьәләләр тулысынча ачыкланмаган, төгәлсезлек бар, дигән сәбәпләрне күрсәтеп, тикшерүчегә кире кайтару мөмкин. Анда инде үзегез хәл итәрсез. Йә булмаса, район прокуроры «Эш»не бүген үк үзенә соратып алырга мөмкин, – дигән район суды рәисе.

Мачтаков елмаеп, урыныннан торды. Яныма килеп, кулын иңемә салды. «Борчылма, син бит үзебезнең кеше, берәр җаен табарбыз, – диде. – Һәрнәрсәнең башы һәм очы булган кебек чишелеше дә булырга тиеш. Һәм без аны табарга тырышырбыз. Ә хәзер, бернәрсә булмагандай, эшеңә бар. Хафалануыңны эт тә сизмәсен».

Әгәр берәр көтелмәгән хәл була калса дип, өй телефонын да бирде. Аның ихлас сүзләре эчемә бераз җылы йөгертеп, өмет чаткылары уятса да, мондый чакта борчылмый-хафаланмый калырга ничек мөмкин булсын, ди. Көнем томан эчендә, төнем мең төрле вәсвәсә-саташулар белән үтте. Җаным әрнеп сыкранды. Башымда очсыз-кырыйсыз чуалчык уйлар давылы уйнады. Нишләп болай, баш әйләндергеч хәл булып чыкты соң әле изге ният белән башланган бу эш? Кем уйлаган аның авыртмас башка тимер тарак буласын?! Бу инде чынлыкта: ит яхшылык, көт явызлык, дигән гыйбарәнең классик мисалы түгелме?

Хәер, аның нәкъ шулай булачагын ашханәнең тәҗрибәле җитештерү мөдире Наташа алдан ук чамалап: «Раис Абдуллович, борчылмагыз, үзебез ничек кирәк, шулай хәл итәрбез. Барысы да кирәгенчә булыр. Сезгә мондый хәтәр эшләрдән ерактарак булу хәерле», – диде бит югыйсә. Хәтта йөк төяүчеләр дә: «Сак булыгыз, безнең арада берәүләрнең йомышларын үтәп, акча эшләп йөрүчеләр дә булуы мөмкин. Каш ясыйм дип, күз чыгара күрмәгез», – дип кисәттеләр.

Бу дөньяда озын-озак гомер иткән әниемнең дә: «Алдыңны, артыңны карап йөр. Безнең нәсел – сәүдәгәрләр нәселе түгел. Без – мәгърифәтчеләр, китап әһелләре. Ә сәүдәгәр нәселе – үзенә бертөрле характердагы, акыл төзелешләре, фикер сөрешләре башкача булган затлар. Аларның холык-фигыльләре үзгә – сәүдәгәрләрчә булыр. Алар, теләсә-теләмәсәләр дә, сиңа елмаеп карый торганнардан. Һәр әйткән сүзләре ихластан кебек тоелса да, сәүдәгәрләрчә – барлык эшләрен үзләренең шәхси мәнфәгатьләрен күз алдында тотып, алдан ук керем-чыгымын исәп-хисапка алып эш иткән кешеләр. Ә сатучы кеше – шул ук, отышсыз эшкә керешмәгән сәүдәгәр ул. Менә син, балакаем, шулар белән эш итүче җитәкче буларак, һәр эшеңне башлаганчы, аның ни белән бетәсен уйлап тотын», – дип, киңәш-нәсихәт биреп торулары юкка булмаган икән.

Менә ул – башкаларның акыллы киңәшләренә, тормыш тәҗрибәләреннән чыгып әйткән эшлекле сүзләренә колак салмауның ачы җимеше. Юкса, башында мыскал кадәр акылы булган кеше күрә торып, заман таләбенә яраклашкан кануннарны бозар идеме? Үзенә карата һәрчак этлек эшләргә ашкынып, ялгышлык эшләвеңне эзләп, шуны түземсезлек белән көтеп торган бәндәләр бар икәнлеген белә торып, хата эшләгән кешене кем дияргә? Ашханә мөдире: «Сезгә мондый хәтәр эшләрдән ерактарак тору хәерлерәк булыр», – дип, юкка гына әйтмәгәндер. Димәк, бу хәерсез эшнең күңелсез хәлләргә китерү ихтималын мөдир дә, йөк төяүчеләр дә сизенгән. Мондый очракларның борчулы мәшәкатен үз башлары аша кичергәннәр, күрәсең. Шуңа күрә минем шикелле үзбелдекле кешене бу шикле-шөбһәле эштән тыеп калмак булганнардыр. Ә мин – беркатлы бәндә, аларның изге теләкләрен аңламаганмын. Югыйсә берәүләрне куркытып, берәүләрне сатып алып, булмаган хәлләрне, эшләнмәгән эшләрне бар итеп, бер мәртәбә төп башына утырттылар бит инде үземне. Аңлаган кешегә гыйбрәт алырлык, дөрес нәтиҗә ясарлык иде кебек...

Ләкин башында аек аң-акылы, фикерләү сәләте булган затларны да, шул заманның котылгысыз тормыш шартлары, яшәешнең тискәре якларын чагылдырган, гамәлгә яраксыз, ләкин үтәргә тиеш булган кануннар да, хата-ялгышлар эшләүгә этәргеч булдылар шул. Хәтта җәмгыять файдасына җиң сызганып, ихластан намуслы хезмәт иткәннәрдән дә, ихтыярсыздан, шушы алдавыч капкынга эләгүчеләр аз булмады түгел.

Уң кулның нәрсә эшләгәнен сул кул белмәгән кебек, ил тормышындагы дистәләгән карарлар, күрсәтмәләр, әлеге дә баягы кануннар күпмедер дәрәҗәдә илдә барган алгарышны, тормыш таләп иткән яңарышларны тоткарласалар да, бу турыда җитәкче даирәләр хәбәрдар булсалар да, социализмның нигез ташларына әйләнгән юридик актлар яшәештә кала бирде. Киров район суды рәисе әйтмешли: чүп «Эш»ләр аркасында күпме кеше җинаятьчегә әверелеп, хаксызга төрмәләрдә, ГУЛАГ баракларында иза чигеп, коега төшкәндәй юкка чыкты.

Шул исәптән, мин үзем дә, акылсызлык корбаны булып, кайсыдыр төрмә камерасының «хуҗа»сына әверелеп китмәмме? Үземә карата әвәләнгән чүп «эш»кә һаман да нокта куярга ирек бирми контрольдә тоткан, аны хокук саклау органнарына әледән-әле искәртеп, бер бәндәнең мәкерле уйпланнары баш очымда Дамокл кылычыдай эленеп тора... Моның шулай икәнен, чүп «эш»не тикшерүче хезмәткәрнең онытылып беткән чакта, янә теге кемсәнең таләбен үтәп булса кирәк, мине милиция бүлегенә чакыртып, инде күптән ачыкланып беткән сорауларга кайта-кайта җавап алып, аларны чиста кәгазь битләренә язып-теркәп куюы дәлилли иде. Һәм әлеге билгесез әләкченең каядыр югары урында утыручыларның берсе икәнлеген дә абайларга мөмкин иде.

Баш очымда кара болытлар һаман куерды, күкләрне иңгә-буйга ярып очкан карчыгалар корбан эзләде...
 

Кияүсез туй

Чир китәр – гадәт китмәс...

Халык мәкале 

1969 елның 3 маенда – бәйрәм кичәсендә без гаиләбез белән циркка барып, тамаша кылмак булдык. Хәтеремдә: берничә минутка соңга калып, ашыга-ашыга, фойе аша узып барышлый, каршыбызга данлыклы цирк һәм кино артисты Юрий Никулин очрап, юлыбызны бүлде. Ул өч яшьлек Ирек улыбызны кочагына алып: «Без сезне көттек-көттек тә тамашаны башларга булдык. Син инде безгә үпкәләмә, яме», – дип шаяртып та алды әле. Урыннарыбыз тамаша залындагы кыйгач-кыйгач менгән рәтләрнең иң соңгысында булгангамы, әллә залдагы бөркүлектәнме, тыным кысыла, йөрәгем читлегеннән чыгардай булып тибә башлады. Шабыр тиргә батып, көч-хәл белән атлаганга, мине хатыным Самия цирк табибы бүлмәсенә озатып куйды. «Инфаркт миокарда» дигән куркыныч чир мине сырхауханә ятагына сузып салды. Ә бит әле миңа нибары 34 яшь! Палата табибы Наил Салихов үз туганыдай күреп, бар мөмкинлекләрдән тиешенчә файдаланып, булган даруларның минем организмга яраклыларын сайлап, шифалы зәм-зәм суы кебек тылсымлы сүзләр әйтеп дәвалады. «Яхшы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы», дип, юкка гына әйтмиләрдер шул. Мин аңа гомерем буе рәхмәт укыйм. Бар бит ул дөньяда изгелек кылучы игелекле затлар!

Инде хәйран сихәтләнеп, сырхауханәдән чыгар алдыннан Наил Салихов хатыным Самия белән икебезне үз бүлмәсенә чакырды. Ягымлы йомшак тавышы белән хәл-әхвәлләребезне сорашканнан соң:

– Дөресен әйтим, хәтәр чир белән авырыйсың син, Рәис энем, – дип, сүз башлады ул. – Ләкин бу әле, кулларны өскә күтәреп, өметсезлеккә бирелү дигән сүз түгел. Тәнеңдә җаның, күңелеңдә омтылышлы теләк, атлыгып торган ихтыяр көче булганда, «мин әле яшәргә тиеш» дип, көнкүрештәге кайбер кызыктыргыч әйберләрдән тыелып, табиб күрсәтмәләрен тайпылышсыз үтәгән очракта күкрәк киереп үк булмаса да, тыйнак тормыш үрнәгендә озак яшәргә мөмкин. Бу – табиб сүзе! – Аннары тагын да мул итеп киңәшләр бирүен дәвам итте: – Курыкмагыз. Бер ияләшкәч, бер дә кыен түгел ул. Тагы да өстәп, шуны әйтәсем килә: көн саен иртән ашыкмыйча гына, берәр сәгать җәяү йөрүне дә гадәткә кертү бик файдалы булыр. «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дип, бик белеп әйтә безнең зирәк халкыбыз. Бу шөгыльләр йөрәк мускулларын ныгытырга, миокардны савыктыруга ярдәм итәчәк. Әлбәттә, боларның барысы да саф һава сулап, челтерәп аккан чишмәләрнең көмешкә бай суларын эчеп, тыныч тормыш шартларында хафаланмый гына, берничә ел авыл җирендә яшәп алу,  һичшиксез, сәламәтлекне элеккеге хәленә кайтару өчен дәваларның иң үтемлесе, алыштыргысызы булыр иде.

– Наил абый, белеп сөйлисезме сез бу сүзләрне? Анда безне беркем дә колач җәеп көтеп тормый, – дип кабынып китте хатыным. – Хәтта, көтеп торган исәптә дә, гомерләре буе колхозда «таяк»ка эшләүче авыл халкы бездән бот чабып көләчәк. Анда кайтып, без кем булып эшләргә тиеш, ди?

– Мин авылга кайтыгыз, димәдем. Авыл җиренә, дидем. Алар бер үк җирлектә булсалар да, икесе ике рәвештә тормыш итүче берәмлекләр. Анда халыкка һәртөрле хезмәт күрсәтүче оешмалар, предприятиеләр эшли. Һәркем үзе булдыра алган эшне шул оешмаларның берсенә урнашып эшли ала. Анда да шул ук хастаханә, табиблар, шәфкать туташлары һәм дарулар. Менә шуларны күз уңында тотып әйтүем. Мин кайтыгыз димим, уйлап карауны тәкъдим итәм.

– Безнең өчен борчылып әйткән сүзләрегез өчен зур рәхмәт. Сез әйткән авыл җирендәге тормышны мин яхшы беләм. Үзем – кичәге авыл кызы. Андагы тормышның авырлыкларын мин үз җилкәмдә татыдым. Шуңа күрә кабат ул тормышка кайтырга һич риза түгел. Үзегез уйлап карагыз. Андагы мөмкинлекләр белән шәһәр мөмкинлекләре – җир белән күк арасы. Авыл кешесе игенне үзе үстерсә дә, ипине шәһәрдән ташый бит. Тегесе, монысы кирәк саен юк акчасын бар итеп, шәһәр кибетенә барырга кирәк. Әйтик, шул ук кирәкле даруларны да шәһәр аптекаларында гына табып була.

Табибның җавабы кызыклы иде:

– Анысы шулай инде, Аллага шөкер, ач-ялангач булмасак та, кыенлыклар баштан ашкан. Халыкны мохтаҗлык баскан. Әле дә түзгән халкыбызга рәхмәт. Син әйткәнчә, авыл җирендә тормыш итүләре икеләтә авыр. Ләкин ул тормышның да, шәһәр белән чагыштырганда, уңай яклары аз түгел. Шул ук шомырт, чия, алма агачларының искиткеч хуш исләре белән тылсымланган саф һавасы – син әйткән җир белән күк арасы. Ә сихри моңнар көйләп аккан көмеш сулы чишмәләре, аллы-гөлле чәчәкләрен балкытып торган ямьле болыннары, тугайлары! Яфракларын инеш суларында чайкаган бөдрә таллар – боларның барысы да, безнең яшьлегебезнең онытылмас истәлекләре булып, авыл җиренең исебездән чыкмас алыштыргысыз хәзинәләре ләбаса. Анда көне-төне зыянлы исләр чыгарып утырган завод-фабрикалар, туктаусыз үкереп-кычкырып торган машиналар, поездлар юк. Бар җирдә матурлык, бар җирдә сөйкемле тынлык, гармония. Бар дөнья үзенең табигый халәтендә яши.

– Боларның барысы да шулай. Бер ияләнгәч, шәһәрнең шау-шуына, ыгы-зыгысына да түзеп була. Тик акчасыз торып булмый. Авылда да шулай. Ә шәһәрдә бигрәк тә. Ни әйтсәң дә, шул агулы исләр чыгарып утырган завод ирем Рәискә бүген уртача эш хакының 80 процент «больничныен» түли. Авыл җирендә кем аңа бу акчаны бирер иде икән? Ә безнең яшисе килә. Балаларны ашатып-эчертеп, тәрбияләп үстерәсе бар. Бу авыру ирне дә карыйсы бар. Даруы кирәк. Тегесе-монысы кирәк. Барысына акча кирәк. Аның бит башы авырудан чыкканы юк. Әле экзема, әле баш авыруы. Шуңа күрә ирлеге дә ташка үлчим генә. Менә шундый хәлләр әле бездә. Нишләргә дә белгән юк. Баш каткан, – диде хатыным Самия, җиде юл чатында калган кеше сыман уфтанып...

Әйе, хатыным Самия әйткән башымның авыру сәбәбе бала чагыма тоташкан. Аллаһы Тәгалә үзенең сөекле бәндәсен һәр төрле сырхаулар биреп сынар икән. Мин дә бала чагымнан ук шундый авыр сынауларга дучар ителгәнмен.

Дүрт яшемдә чакта башыма почтальон Галимҗан абыйның безнең өйдән ерак түгел генә булган тимерчелектә яңа гына дагалатып алган аты типкән. Ул аны капка баганасына бәйләп, үзе тирә-яктагы өй хуҗаларына почта таратырга киткән була. Ә без югары очтагы Әмир исемле телсез малай белән балта остасы әтием ясап биргән кечкенә чанага чиратлашып утырып, бер-беребезне тартып уйнап йөргәнбез.

Ул көнне һава тын һәм аяз була. Моннан ике көн элек кенә күз ачкысыз бураннар котырып, кар көртләре юлларны каплап киткән. Минем кайнар каным кояш нурларында энҗе-мәрҗәннәр кебек җемелдәп торган ап-ак кар бөртекләрен алсу төскә манган.

Әнием сөйләвенчә, элек мине Әмир тартып йөргән. Аннан соң мин аны тартып йөрергә тиеш булганмын. Әмир миннән ике яшькә олырак һәм олы гәүдәле дә булганга, минем көчем җитмәгән булса кирәк, мин чана бавын ат койрыгына бәйләп куймакчы булганмын. Тик ат минем бу «акыллы» гамәлемне өнәп бетермәгән. «Мине юк-бар мәшәкатьләр белән борчып йөрмә әле», дигән кебек яңа дагалы аягы белән башыма тибеп җибәргән.

Баштанаяк канга батып яткан, ярымүле гәүдәмне күршебез Әминә апа күтәреп, өебезгә алып кергән. Көтелмәгән бу фаҗигане күргән әнием һуштан язып егылган. Авыруга сабышкан. Абыйларым өнсез калган. Ул арада, сүз иярә сүз чыкканда, ирләрчә горурлык белән телгә алырга яраткан сөекле улының һәлакәтле хәлгә тарыганлыгын ишеткән әтием дә бөтен эшен ташлап, әлсерәп өйгә кайтып кергән. Кан эчендә яткан гәүдәмне кочып, үкси-үкси елаган. Кайнар күз яшьләре канлы битемне юып аккан. Ул мине бөтен балаларына караганда да үтә яратып, миңа өмет баглаган булган. Соңгы елларда кызамык чиреннән бер-бер артлы үлеп барган балалардан соң туган тансык бала да бит әле мин.

Үзәк өзгеч бу шомлы хәбәр бөтен авылга таралып, өй эче халык белән тулган. Мине кызганудан елау, шыңшу башланган. «Акыллы бала» дип аталган кечкенә Рәиснең – минем бу хәлдә калуымны авылыбыз халкы да ачынып кичергән. Мине үләр дип уйлаганнар. Гомере булып, исән калса да, акылы зәгыйфь булыр, зур эшләр майтара алмас дип, фараз кылганнар.

Озак та көттерми, Фәрит абыем чакырырга барган, авыл халкы «ат духторы» дип атап йөрткән һәм чынлыкта колхозның корчаңгы атларын, зәһәр исе тамакларны ярып керә торган ниндидер сасы майлар сөртеп, саргылт сыекча сиптереп дәвалаучы Шәйхулла исемле авылдашыбыз, булган барлык даруларын букчасына төяп килеп тә җитә. Алар әтием белән кулларын юып, битемдәге һәм башка җирләремдәге укмашкан кан төерләреннән арындырып, дуңгызның эретелгән эчке маена стрептоцид порошогы кушып ясалган мазь белән, ат тоягы умырып төшергән һәм ертылган кәгазь кисәге кебек муеныма кайтарылып төшкән бит тиремне саклык белән урынына җәеп, ачык калган авыз куышын һәм ялтырап торган сөт тешләрен кеше күзеннән яшергәннәр.

Әтием һәркөн, бисмилласын әйтеп, яраларымны төзәтү гамәлләрен оста хирург дәрәҗәсендә, зур осталык һәм төгәллек белән, камил итеп башкарган. Битемдә бернинди дә яра эзләре калмаган. Күз төбемдә бары тик ике җөй сузылган: берсе – әтием истәлеге, икенчесе – теге атның дага эзләре. Алар икесе дә шул аяныч фаҗиганең ядкарьләре булып, сул битемдә саклана. Мине савыктыруда Шәйхулла абыйның хезмәте зур булган. Ул һәрчак өебезгә керә-чыга, хәлемне белешеп йөргән. Файдалы киңәшләре һәм кирәкле дарулар белән дә ярдәм иткән. Аңа бик рәхмәтлемен.

Кырык көн аңсыз рәвештә, мәрткә китеп ятканмын. Кырык көн буе авыл зиратында казылган каберем үзенең хуҗасын көткән. Кырык көн буе чатырдатып кысылган тешләремне, кашык сабы белән каерып ачып, баллы су һәм сыек тавык шулпасы эчерткәннәр. Кырык көн буе әтием янымда булып, җан җылысын өреп, ярымүле гәүдәмне назлы ата мәхәббәтенә төргән. Көне-төне дога кылып, исән калуымны Аллаһыдан ялварып сораган. Кырык көннән соң, ниһаять, аңыма килгәнмен. «Теге дөнья»дан кайтып, күзләремне ачканмын. Икенче кат туганмын. Кояшның шифалы нурлары балкыган бу якты дөньяны кабат күргәнмен. Шуңадыр: могҗизалы бу серле дөньяның никадәрле кадерле икәнен белеп, күңелләргә хуш килгән, җаннарны назлап иркәләгән искиткеч гүзәллеген күреп, ничәмә-ничә үлемнәрдән исән кала-кала, инфаркт, инсульт кичереп, Аллаһының рәхмәт-шәфкате белән, бүген дә шөкерана кылып, шыпырт кына яшәп торам.

Берәү дә мине тере калыр дип уйламаган. «Вафаты хәерлерәк булыр иде», диючеләр дә аз булмаган. «Тере калса да, үз акылында яшәүче чын кеше була алмас», диючеләр дә булган. Әтием исә: «Көтүче-мазар булса да, шушы якты дөньяда исән-сау гына яшәсен иде», – дигән. Һәм мин әтиемнең өметен намуслы хезмәтем белән тулысынча акларга тырыштым. Тугыз яшемнән авылдашларымның бозауларын, казларын көттем. Гомерем буе кеше көтүчесе булып хезмәт иттем.

Бүгенгедәй хәтеремдә: җәй көннәренең тын иртәләрендә, җылы юрган астында, балалыкның татлы йокысы кочагында рәхәтләнеп йоклар чагымда мин, 9-10 яшьлек малай, кырык ямау салынган ыштанымны киеп, иртүк Хәсәннәр тыкрыгына көтү җыярга барам. Кояш әле офыктан бер киртә күтәрелеп, җылы нурларының Рәхимҗан абыйларның өйләре кыегыннан кыяр-кыймас елмаеп, каз үләннәренә кунган ялтыравыклы чык бөртекләрен җемелдәтеп шаярган чаклары була. Мин шул иртәнге чык төшкән салкынча үләннәрне «чебиләнеп» кутырланган яланаякларым белән ерып, йокылы-уяулы хәлдә, төш күргәндәге кебек барам. Чык тамчылары бармак араларындагы яраларга кереп чеметтерә. Кутырлар йомшарып, аякларым җәелеп киткәндәй була. Мин дә йокыдан айный башлыйм. Акрын-акрын авыл халкы да торып чыга. Әнә берәүләрнең сыерын саварга әзерләп куйган чиләге мәтәлеп төште кебек. Ә берәүләр савыт-саба шалтыратып алды. Тын һавага, тамакларны кытыклап, яңа сауган, өсләре парланып, күбекләнеп торган ләззәтле сөт исе тарала. Ул исә – сыер, кәҗәләрнең тугай-болыннардагы бернинди агулы матдәләр сибеп агуланмаган үләннәр ашап, көмештәй чиста чишмә сулары эчеп җыйган, газаплы сугыш елларында һәм аннан соң да ач үлемгә дучар ителгән меңләгән кешеләрнең гомерен саклап калган могҗизалы тереклек сөте иде. Ул сөт – яңа бәрәңге әле өлгермәгән ачлык көннәрендә, безнең һәм безнең ишләрнең, кычыткан һәм башка файдалы үләннәр салып пешерелгән ашы, төп ризыгы булды.

Әнә шул сыер, кәҗә, сарыкларның, көтү булып, авыл урамнарын иңләп чыгып баруларын күрү – үзенә бер хозурлык, шатлыклы тамаша. Чөнки аларның һәрберсе авылдашларымның бердәнбер ышанычлы яшәү чыганаклары булган бәхет-шатлыклары, кайгы-хәсрәтләре дә иде. Көтүчеләргә шушы мал хуҗаларының тирән өмет баглаган терлекләрен күз каралары шикелле итеп саклау бурычы йөкләнгән. Шушындый ук бурыч, бозау көтүне, килешү төзеп, үз җаваплылыкларына алган кадерле әниемнең һәм күршебез Фәгыйлә апаның намус эше иде. Ә без, Фәгыйлә апаның миннән өч яшькә өлкән улы Кәрим белән икәү, бозаулар артыннан йөгереп йөрүчеләр генә идек.

Ниһаять, бозауларны муенчакка тагып, берәм-берәм китерә торгач, безнең көтү дә тулыланып, чишмә елгасы тарафына юл алды.

Гадәттә, бозауларны көтүгә яшьтәшләрем китерә. Алар минем белән сүз катмаска тырыша. Ә инде әтиләре өйләрендә булганнарның кайберләре үзләрен өстен куеп, мине салкын битарафлык белән читләтеп уза иделәр. Бу ваемсызлыкларга хәтерем калмаса да, аларның өйләренә кайтып, ашап-эчеп, җылы, йомшак урынга ятып йоклый алулары бик тә көнләштерә, үчекли иде. Аларга кызыгып калам. Минем дә өйгә кайтып, бала булып, туйганчы йоклыйсым килә иде.

Дөрес, иртәнге эш-мәшәкатьләрен беркадәр җайга салгач, көтүгә әниләребез дә килә. Бу вакытта инде төш вакыты җитеп, бозаулар да ял итәргә яткан була. Мин дә әниемнең алдына башымны куеп, тирән йокыга талам. Ә инде Аллаһының рәхмәте белән авылыбыз күгенә болытлар куерып кунакласа, көне буе яуган яңгырларның сихри шыбырдавын тыңлап, печәнлектәге йомшак печән өстендә аның күңелләрне иркәләп, җаннарны сөеп назлаган искиткеч хуш исләреннән ләззәт алып, рәхәтлек кичереп яту – әкияти хозурлыкка тиң иде. Сирәк тәтегән андый көннәрдә мин ашау-эчүдән калып йоклыйм. Мин аңа үтә мохтаҗ идем. Ул миңа тансык. Сырхау башым тынлыкка чумып, рәхәтлек кичерә. Ул әле һаман да үзенең сырхау икәнлеген белдереп, кисәтеп тора иде. Һәм мондый искә төшереп торулар әле дә дәвам итә. Бернәрсә дә эзсез генә үтми шул. Ат тоягы мине күп нәрсәләрдән мәхрүм итте. Мин үткәнемне оныткан, хәтерсез кеше булып калдым. Баш мием бөтен үткәнемне миннән яшереп тотты.

Әйе, тормыш тылсымлы могҗиза диеп соклансак та, ул гаҗәеп кырыс могҗиза да икән шул. Кешеләрне утка-суга салып, кайгы-хәсрәтләр, бәхетшатлыклар күрсәтеп тә сыный.

Шундый сынауларның бик ачысы, кайгы-хәсрәтлесе, 1962 елның 1 Май бәйрәменә каршы көнгә билгеләнеп, кунаклар чакырылган туебызны да бергәләшеп, туганнар белән җырлый-бии шатланып, әти-әниләребезнең хәер-фатихаларын алып үткәрергә ирек бирмәде.

Атна-ун көн элек бер бетчәнең өздереп кычытып китүеннән башланып,  кычытуларыннан шашар хәлгә китереп, бәгырьләргә үтеп керә торган, адәм балаларын күзле бүкән сыман итеп калдыра торган экзема чире мине баштанаяк каплап алды. Хисапсыз бетчәләрдән саркып чыккан сыекчалар, шешенеп киткән тәнемне суга манчыды. Йөри алмагач, җәймәгә төренгән хәлдә, юеш тәнемнең чымырдап туңуыннан дер-дер калтырап, урын өстендә ятарга мәҗбүрмен. Әнием белән хатыным бертуктаусыз елый-ыңгыраша. Әле өстәл янында, әле мич буенда йөреп, туй кунаклары өчен бәлешләр һәм башка төрле таба ашлары хәстәрли. Әниемнең хәле бигрәк тә авыр. Гомере буе йөрәк чире белән интеккән, яраткан ирен, сөекле улын сугышта югалткан ил анасы, бу аяныч хәлне күргәннән ава-түнә йөри торгач, аңын җуеп, урын өстенә ауды. Ул арада, төн уртасы булуына карамастан, ян-як күршеләребез дә хәл белергә кереп җитте. Киров районының Җиләк бистәсендә (Ягодная слобода) үз йортлары белән торучылар, тирә-як күршеләрен генә түгел, ә бәлки башка урамнарда гомер итүчеләрне дә белеп, бер-берләрен хөрмәт итеп яшәде. Көтелмәгән бу хәлдән нишләргә белмәгән күршеләребез дә башларын иеп, аптырашта калган. Нишләргә? Туйны үткәрергәме, юкмы? Әнә шундый сораулар һәммәбезнең күңелен чорнап алган иде.
 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 06, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев