Уйламаган көнем юк... (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

11

«Бер рәхмәт мең бәладән коткара...» Алайса нигә мин һаман шушы кодрәтле сүзне аңа әйтмим икән? Йә, миңа нәрсә комачаулый? Өч юлдашымгорурлык, тәкәбберлек һәм «мин-минлек»ме?

Мара ахирәтенең йортына дәү-дәү чемоданнар кертә.

- Бүгеннән үз рәхәтем өчен генә яшим. Аяклары төзәлде дигәч кенә, йөрәге чыгымчылый. Пычагымамы мондый җан көеге? Мин чибәр, ун егет каратырлыгым бар. Адәм ыстырамы, китә дип кайгырмый, киресенчә, шатлана. Акчасын яхшы каердым, карточкамда миллионнар «җылына», – дип тәтелдәгән ахирәтенә Гөлнира акыл өйрәтә:

- Ой сантый, ой тиле, миллионнар белән генә канәгатьләнмә, йорт салдырт, машина алдырт! Төбе-тамыры белән умыр! Разве мин тиеннәргә генә ризалашам, коттеджны, дачаны, банктагы вкладларны үз исемемә күчерттергәч кенә, Марс картлачның артына тибәм.

- И акылсыз акыллы, – ди Мара. – Минем төсле өч иргә чык әле вот!

Тәҗрибәң әз синең: ирләр ужасно кысмыр алар!

- Синеке – саран бай, минеке – юмарт Кыш бабай. Капчыгындагы бөтен бүләген итәгемә бушата! Һәр теләгем – аңа закон! Ышанмасаң, тыңла.

Абсурд театрыннан кечкенә генә күренеш: Гөлнира телефонын ачык тавышка көйли.

- Алло, үлепләр сагындым, Марсигым! Синсез миңа күңелсез, Марсигым! Кетәклектә йоны коелган «шәрә әтәч» очынып-очынып канат шапылдата:

«Аны сагынганнар».

- Тиздән эшем төгәлләнә, сабыр ит инде, иркәҗаным. Үзең ни хәлдә, иркәҗаным?

Яшь хатын мескенләнә:

- Хәлләрем начар, Марсигым. Хасталадым. Тышта салкын. Ә миңа врач кояш җылысы кирәк, ди, Испаниядә дәваланырга киңәш итә. Иту чирең аза, ди. Марсигым, карточкама ике-өч миллион күчер, пжалыста!

- Соңгы вакытта акча бик күп туздырасың, Гөлнира. – Хуҗа кырысланып ала, ләкин ыңгырашкан хатын аны тиз йомшарта:

- Эһ, эһ, үлә-ә-әм... Бәхил бул, Марсигым. Эһ, эһ...

- Чү, чү! Уңга-сулга акча чәчмик, киләчәктә картлык көннәребезгә запас туплыйк, димәкче идем. Җайлармын, яме, иркәҗаным. 

Телефонын сүндергәч, Гөлнира шаркылдый:

- Ха-ха! Нинди киләчәк?! Бүген үк муртайган бабай яшь хатыны янында елдан-ел яшәрәм, ди микән? Ха-ха!

- Аның акчасы картаймый ла, – ди Мара. – Может картлачыңа мине икенче хатынлыкка димләргәдер. Мин дә юмарт Кыш бабайларга мохтаҗ.

Мараның кунак бүлмәсенә күченүе Кара Туташ өчен коточкыч фаҗига, ул үз «оясы»нда җенләнә:

- Акылың алтын икән, чәчби! Бер сыерны ике бозау имсә, хайванның җилене кибә, чәчби!

«Сәяхәтчеләр» Марс бабакай акчасына «почти» янган путёвкалар юнәтә дә үкчәләренә ут капкандай, аэропортка элдертә. Утыз-кырык минуттан телефонымда Гөлнира сөрән сала:

- Загранпаспортым онытылга-а-ан! Регистрация башлана, живо китереп җиткер!

Берүк кире борылмасыннар, берүк очсыннар!

Такси оешмасы: «Бездә чират, көтегез», ди. Гариф абзый авырый. Нигә мин утлы табада биим соң әле?! Минем ни хәсрәтем! Бүген байларда соңгы көнем... «Күзең кара, кашың кара, үз җаеңны үзең кара», –  диясе дә китәсе. Ә җан төпкелендә баягы теләк: «Борылмасыннар. Очсыннар. Икәү генә туңган шомырт ашыйсыбыз бар. Ә мондый үтә яшерен эшләрдә шаһитлар артык».

Халитнең ярдәмчесе машина тәрәзәсе юа. Хәл-әхвәл белешү юк, ахылдап- ухылдап, аңа паспорт сузам.

- Оныткан... Зинһар, аэропортка илт!

Рәхмәт яугыры, егет шунда ук машинасын кабыза.

Хезмәтче вазифасы тәмам. Ике кулым селкеп килгән идем, ике кулым селкеп китеп барам. Ярдәмче Фәрит тә кайтып туктый.

- Тәслимә ханым, йомышыгыз үтәлде. Егерме минутка соңарсак, «тәти кызлар» белән «тәти малайлар» дүртәүләшеп чемоданнарын кочаклап кала иде. Сезгә мәзәк сөйлимме? Беркөнне Мара: «Тәслия Халәф исемле язучы белән дуслаштыр», – ди. Хәзер аэропортта: «Ул бит ярты елдан артык яныгызда иде», – дигәч, бәбәкләре зурайды. Ник әйттең, дип орышмыйсызмы?

- Орышмыйм. Мин бүтән аларны күрмәм. Халиткә барысы өчен дә рәхмәт.

- Рәхмәтегезне үзегездән ишетсен иде, Тәслимә ханым.

- Ишетмәсен әле! – Йа Аллам, таш-тау белән бастырсаң да, миндәге тәкәбберлек кимеми икән. – Кем аңардан ярдәм сораган?

- Халит Ниязович рәхмәт өчен булышмады анысы. Ул сезне ярата.

... Ярата, ярата, ярата.

Күңелемдә ап-ак алабай чәчәге, мин берәм-берәм аның таҗларын өзәм.

«Яратмый» дигәне юк, рәттән «ярата». Елыйсын китереп җанымны сагыш камый. Йә, нигә моңсуланам соң мин?

Хуш, байлар йорты! Хуш син дә... Бел, мин синнән җиңдермәдем... Туңган шомыртлар капка төбенә сибелә...

...Разиянең һәр бүлмәсендә ут кабынган. Тәрәзәдән сирпелгән яктылыкта Миндияр шәйләнә. Тагын нинди уй-ниятләр белән сагалый икән, дисәм, моның хәсрәте зур:

- Хуҗабикәңә көнозын шалтыратам, номерын үзгәрттеме, ник дәшми? Ике атнадан Испаниягә планлаштырган идек. Давай, звонок яса Гуляга, давай.

- Йәле, төпсез күк йөзенә бак, – дим. – Әнә-ә, нечкә генә ак сызык. Самолёт эзе. Бу мәлдә Гуля-Гөлниралар дүртәү Мадрид каласының иң борынгы «Ботэн» ресторанында сыйланып утыралардыр.​​​​​​​

- Ну, алдакчы Гуля! Ну, хыянәтче мәче! Койрыгыңны төптән үк кыскартам! Күрмәгәнеңне күрсәтәм!

- Бу дөньяда һәркем үзенең урыны өчен көрәшә, Миндияр. Син дә көрәш, тик хәләл көчең белән. Бай хатыннар акчасына түшәлгән сукмагың тараер бервакыт

Өйрәтмә, философ!

Ир, дулап, караңгылыкта йотыла.

...Разия кичке ашка парда гына кабак пешерә. Мин аяк табанына сиртмә беркеткәндәй аның тирәсендә сикерә-сикерә бытбылдык сыман бытылдыйм:​​​​​​​

- Имеш, китабыма түләгән. Имеш, иҗатымны бәяли. Йөз суымны түгеп булыш, дисәм иде! Хушлашмадым. Ул инде сау-сәламәт! Ишегалдына да, урамга да йөри. Турда ярты сәгать такси көттем. Тәрәзәдән күрмәгән, дисеңме? Күргән! Ник саубуллашырга чыкмады?!

Дустым кулындагы агач кашыгы белән әкрен генә авызыма чәпи:​​​​​​- Аңлашылды. Син Халиткә гашыйк! Котлыйм!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: