Үтте инде (повестьның ахыры)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Соңгы дәфтәр


Үз өемдә – үз көем 

Авылда бер буш ызба бар иде. Җәй көне шунда күчтем.

Мине механизаторларга ягулык ташырга куйдылар.

Кайтышлый караңгыда көнбагыш арасына кереп, көнбагыш җыям да, кайткач, шуны киптереп кагам, аннары төн буе шуны ашап утырам. Башка нәрсәм юк ашарга.

Беркөнне бригадир Сәлим абзый килеп керде. Төрмәгә утырта дип, куркуымнан йөрәгем ярыла язды.

– Сеңлем, син кышка нәрсә ашамакчы буласың? – ди.– Мәктәп балаларыннан соң кырда бик күп бәрәңге калган. Ягулык илткәндә җый да бәрәңге сабаклары белән ябып куй, кайтышлый алып кайт.

– Әгәр мине тотсалар ни диярмен? – дим.

– Әгәр тотсалар, Сәлим абзый дуңгызларга җыеп илтергә кушты, диярсең, – ди.

Миңа тагын Аллаһ ярдәм бирде, кыш буе тәгәрәткән бәрәңге ашап чыктык, җәй буе да ашадык әле. Орлыкка да калды. Ун сутый бәрәңге утырттым. Көн-төн эшләп, артыкны өмет тә итмичә, шуңа да сөенеп яшәлде инде.
Безнең илдә адәм баласына бер дә тыныч торырга, эшләгәненең әҗерен күреп, туйганчы ашарга ярамый микәнни соң? Үз балаларын нигә шул кадәр рәнҗетергә ирек бирә соң ул туган ил дигәнебез? Югыйсә гәҗите-радиосы гел Ватан-ана ди бит. Ана кеше үз баласына шундый буламы? Үксез балалары булдыкмы соң? Сугыш вакытында, «Барысы да фронт өчен!» дип эшләп, рәхәт күрмәдек. Анысы аңлашыла иде. Күпмесе фронт өчен булгандыр – бер Ходай белә. Сугыш беткәч тә, заём белән, налог түләтеп, җанга тиделәр. Кулыбыздан тотып, заёмга имза куйдыралар иде. Түли алмасаң, нәрсәң бар, шуны алып чыгып китәләр.

Беркөн төнге сәгать уникедә сарыгым бәрәнләде. Мин боларны өйгә алып кердем генә, Пыртый Сәлиме килеп керде. Утыра да утыра бу. Сәгать берләр тулды.

– Бар инде, Сәлим, өеңә кайт, безгә дә ял кирәк бит, – дим.

– Күпме телим, шулкадәр утырам әле. Бәлки, сарыгың тагын берне бәрәнләр, – ди.

Сарыгым тагын берне бәрәнләде дә бу өч сарык дип язып чыгып китте. Хәзер инде миңа өч сарык өчен йон тапшырырга кирәк иде.

Миңнеруй ападан тана сатып алдым. Сыеры да юк дип көлмәсеннәр, сер бирмим, имеш. Март аенда танам бозаулады. Өйгә кертеп юындырдым, салам белән суны бутап, әз генә он сибеп, саварга гына чүгәләгән идем, тагын Пыртый Сәлиме килеп керде бозау караучы белән. Биш литр угыз сөтен алып чыгып китмәкче болар.

– Сәлим абый, бу бит угыз гына, – дим.

– Бозауларга ярый ул, – ди Пыртый.

– Сәлим абзый, бозавыма гына калдыр инде, – дигәч, бер литрын калдырдылар. Шул чакта кызым елап җибәрде. Сөт сорап.

– Сәлим абзый, кызыма бер стакан гына калдыр инде, аның бит әле сөт тә күргәне юк, – дим.

Сүгенә-сүгенә, тагын бер стакан өстәделәр. Кызым шуны бер кисәк ипи белән ашап бетерде.

– Кичкә тагын киләбез, кара аны, урлап кала күрмә, – дип чыгып киттеләр.

Ул тананы алганчы, кәҗә генә алган булсам, чәй эчәргә сөт булган булыр иде дип уйлап куйдым. Кырык килограмм булгач, бозауларыбызны да колхозга алалар иде. Сыерым бер елны, көтүдән качып, уҗым ашап үлде. Шуннан соң кәҗә алдым. Кәҗәмне дә алып чыгып киткәч, Шакирә апа ике айлык бозау бирде, шул үсеп, тана булды. Ул бозаулады да ашарга сөтебез булды, ләкин туйганчы ашатырга булмагач, сөте аз иде.

Кәшифә ападан калган өй тузды. Шакирә апа миңа бер буаз сарык бирде, ул бәрәнләде. Шуларны Шакирә апа белән Чистайга илтеп саттык та, шуңа акча өстәп, миңа әзер бура алдык. Өй җиткереп кердек. Бер елдан бу өебез янды. Без тагын урамда калдык.

Авылыбызда яхшы кешеләр дә күп иде, шөкер. Өй салганда, рус авылыннан алып кайткан мүгебез җитмәде. Газзә апа миңа мүк бирде. Җәмилә апа казан бирде. Минзак абзый яргыч (кул тегермәне) ясады һәм 4 тәрәзә пыяласы бирде. Яз көне Аю Гомәре җиде олау салам бирде. Мин шул салам белән абзар башымны сипләттем, калганын сыер белән сарыкларга ашаттым.
Казанда укып кайткан Гайфи абыйны председатель итеп куйдылар. Яхшы җитәкче, мәрхәмәтле кеше иде. Бервакыт Гайфи абыйны райкомга чакыртып: «Нишләп син колхозчыларыңа акча белән ипи бирәсең?» – диләр икән. «Ач кеше эшли алмый», – дигән Гайфи абый. Менә шул Гайфи абый безнең өй янгач, утырышта:

– Раузаның өен рәтләргә кирәк. Бар булган ашлыгын дуңгыз фермасына тапшырсын да аның урынына амбардан яңа ипи алсын, – дигән.

Күмере белән бергә илтеп бирдем дуңгыз фермасына. Дүрт центнер бодай бирделәр. Күземә яшь тулды, ышанмыйча тордым. Шуннан соң без дә туйганчы ипи ашый башладык. Сабантуй көнне өебез өлгерде. Ул вакытта кызыма биш яшь иде.

Гомер ялгызлыкта үтә. Мин кызымның атасы – яшьли сөеп кавышкан иремнән бер яхшылык та күрмәдем дисәм дә була. Миннән дә бигрәк кызыма авыр иде. Беркөнне дус кызының әтисе сары тышлы кәнфит алып кайткан. «Шул чакта тамагыма төер утырды, кычкырып-кычкырып елыйсым килде. Аларның кәнфитләренә түгел, әтиле булуларына кызыктым. Башымны аска иеп, өйгә йөгердем. Әтисез үсү гомер буе бәгырьгә тиде». Бу сүзләрне кызым үсеп буйга җиткәч кенә әйтте. Әтиле килеш әтисез үсте шул балакаем.

Тормыш авырлыгын бүлешеп тартырдай кешесе булганнарга җиңелрәк. Акча, авыр эш, ашау-эчү ягыннан гына түгел, парлыларга караганда, ялгызларга болай да кеше арасында кыен. Аларга теләсә кем ни теләсә шуны әйтә. Ялгыз хатын кыңгыраулы. Кыңгыравы җил исмәсә дә чылтырый. Җитмәсә, эте дә, бете дә сине мыскыл итәргә тора. Дөрес, минем кебекләр авыл тулы.

Бервакыт авыл кибетенә «Кубанская» дигән кызыл аракы кайтты. Литры – туксан ике тиен. Беркөнне Гайнулла абзый минем капкага килеп сөялде дә:
 

– Нихәлләр, балдыз, туган,

Алып кайтчы бер Кубань.

Шуның белән ике арадан

Бөтен шайтанны куам, 
– дип такмаклый башлады.
– Гайнулла абзый, туган,

Алып кайтмыймын Кубань.

Әгәр бер сум акчам булса,

Шикәр алып, чәй куям, –
дип җавапладым мин.

Ялгыз хатын янына шулай мыскылларга килүчеләр күп була торган иде.

Шулай яшәргә тырышып яткан көн. Күрше авылдан бер шофёр егеткә мине сорап, эштә вакытта әткәйгә килгәннәр. Әткәй кечкенә энемне җибәреп, мине чакыртып кайтартты.

– Минем бит кызым бар, – дим.

– Кызыңны әтәң алып калыр, – диләр.

Мин:

– Барсам, кызымнан башка бармыйм, – дидем.

– Үзем дә әнисез үстем, баламны да әнисез үстеримме? Бармадым. Кире киттеләр тегеләр. Андыйларның алларыннан артлары яхшы.

Нигә бәйрәмгә бармыйсың, дисез сез.

Менә тагын, шөкер, язлар җитте.

Мин, үземне белә-белгәннән бирле, язларны көтеп алам. Бәләкәй чакта яшел үләнне көттек. Үлән чыкса, ачтан үлмибез, дия идек. Аннары көннәр җылыта, җылы кием кирәк түгел, дип. Өскә-башка сөенеп киярдәй җылы кием күрмичә үскәнгәдер инде. Үсә төшкәч, яз күңелләргә дәрт кертә бит. Тамагың тукмы, өстеңә киемең бармы дип сорап тормый, яшьлек үзенекен итә.

Олыгайдым инде. Кулыма каләм тотмаганга да күптән икән. Язам да бозам менә. Нигә язам? Кайчагында үземә шундый сорау биреп туктап та калам. Аннары тагын язып китәм. Бәлки, үзем киткәч, балаларым, оныкларым укыр. Акыллары булса, гыйбрәт алырлар. Бигрәкләр ачы булды бит инде безнең буынның язмышы.
Исәпләсәм исем китә,

Исәпләмимен генә, 
– дип җырлый торган иде мәрхүмкәем Шакирә апа. Бәләкәй чактан алып, картайганчы бер рәхәт тә күрелмәгән кебек югыйсә. Барыбер үткәннәргә әйләнеп кайтасы килгән көннәр дә бар. Яшь чак булгангадыр инде. Яшьлек сагындырадыр. Ә бүгенгем Аллаһыма шөкерана кылырлык минем. Авырлыклар күреп үстергән кызымны, ничек итсәм иттем – аякка бастырдым. Кешедән ким-хур булмады. Көн-таң атса: «Оныгымны, аның балаларын кулга алып сөяргә, кимәгән киемнәрне кияргә, төшкә дә кермәгән ризыкларны авыз итәргә насыйп иттең, Ходаем. Рәхмәт сиңа!» – дим.

Шулай да күңел кырылган чаклар да бар. Менә бүген дә оныкчыгым – бәләкәй кычыткан чыпчыгым – бәйрәмнән кайтты да: «Нигә әбиең килмәде, дип сорадылар», – ди. Бара алмыйм шул. Нигә икәнен аңлатып бирә алырмын микән, юк микән? Бәлки, мин хаклы да түгелдер, дип икеләнеп тә куям. Тик «Мин дә тыл ветераны» дип, Пыртый Сәлимнәре белән рәттән утырасым килми минем. Андыйларның, кулларын болгый-болгый, сугыштан соң җыйган мидәлләрен шылтыратып, ничек тылда тырышып эшләп, мимечне җиңәргә булышканы турында сөйләгәннәрен тыңлап утырасым килми. Ничек тырышканы онытырлык булмады.

Баламның атасы Мөхәммәтнең ничек итеп ветеран исемен алдан йөртеп, үзенә генә түгел, икенче хатыныннан туган балаларына фатир, машина, кешедә булмаган товарлар алуын сөйләп мактанганын тыңлыйммы? Олы кызына сыңар оек та алып бирмәгән килеш.

Ә минем белән тубыктан карлы су ерып, симәнә ташыган, авызыннан өзеп, соңгы телем ипиен сындырып, минем белән бүлешкән иптәшләрем мәрхүмнәр шул. Язга чыкса үләндер, кәлҗемәдер ашап, ач үлемнән котыла алган балалар да олыгаеп баралар инде. Тик алар беркем түгел. Исән калганнарына рәхмәт әйтсеннәр, диләр микән?!
«Рауза усал ул!» – диләрдер инде. Усалдыр шул. 1946 нчы елда военкоматка чакырып, сугыш вакытында яхшы эшләгән өчен мидәл белән бүләкләгәннәр иде. Шуннан башка ничә еллар дөньяда бар икәнне дә белүче булмады. Шул 9 нчы Май алдыннан гына искә төшереп алдылар инде. Биш ел саен диярлек калай тактылар.

Сугышта катнашканнарга хөрмәт. Күпсенмим. Ут эчендә йөргәннәр. Аларга тиеш. Ире, атасы сугышта үлгәннәргә нәрсәдер бар – минекеләр үлмәде, шөкер анысына. Ә шулай да сабыйлыктан да чыкмаган кызларның кышкы зәмһәрир суыкларда үзләреннән юан агач кисеп интеккәннәре, күкрәктән су ерып, торф чыгарганнары, күтәрәмгә калган колхоз малларын саклап калып, үзләре ачтан газапланганнары «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» булмадымыни! Аякларга туңып береккән чабаталарны куптарулар төшкә кереп, бүген дә йөдәтмиме әллә? Күккә ашкан агачлар астында калып имгәнгән иптәшләремнең ыңгырашуы, ачлыктан күбенгән ятим балаларны өеннән аерып, детдомга озатканда елаулары бүген дә колакта. Санап кына бетерерлекме?! Үтте инде! Баштан үтте! Фронт сызыгы безнең йөрәк аша да узды ул! Авырлык күрер өчен ут астына керү мәҗбүри түгел. Утны янәшәңдәге кешеләр дә яга ала.

Күргәннәрне искә төшерәм дә бүгенгемә шөкерана кылам. Байлыгы да, клубка чакырып мактаулары да кирәкми миңа. Мин бары көн дә Ходайдан балаларыбызга, оныкларыбызга без күргәнне күрсәтмәсәң иде дип сорыйм.

Усал диярсез инде. Усал булсам да, мин берәүгә дә без күргәннәрне күрсен иде дип, үксезләр язмышы теләмим. Баштан үтте. Төрлесе! Үтте инде!

2000 ел, май.

***

Соңгы дәфтәрнең соңгы битен яптым. Күз алдымнан гади татар хатынының, юк, алай гына түгел, туган халкымның бер гасырлык тарихы үтте. Никадәр аз беләбез икән без әбиләребез-бабайларыбыз турында! Миңа Рауза әбиемнең әманәтен үтисем калды – алар күргәннәрне бүгенге буынга – безнең буынга җиткерергә кирәк. Бәлки, әбием әйтмешли, кем дә булса акыл алыр, кемдер бүгенге тормышына шөкерана кылыр.

Хәтер – гаҗәеп кызык нәрсә! Әгәр кешелекнең хәтере югалса, ул, мөгаен, киребаштан – таш гасырдан яши башлар иде. Һәм тамчы да алга китеш булмас иде. Аллаһы Тәгалә шуңа да Хәтер дигән нәрсәне бар иткәндер. Кешеләр үткәннәрдән гыйбрәт алсын, хаталарны кабатламасын өчен. 

Тәмам.

 

"КУ" 04, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: