Үтте инде (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Дүртенче дәфтәр

Җиңү килде – җиңеллек килмәде 

1945 елда исән калган бөтен солдатлар да кайтып беттеләр. Каенатам да сугыштан кайтты. Ул кайткач, мине әзрәк яклый башлады.

– Раузага да әпәй кис, ул бит авырлы, – ди торган иде.

Сугышта күпне күргәнгәме, каенатам мәрхәмәтлерәк кебек иде. Сугыштан кайтып керүгә, аның иң беренче сүзе шул булды:

– Рауза кызым, мин бит синең Адюрың белән бергә хезмәт иттем сугышта, – ди. – Судан кайтып, биш минутка утырган идем, бер ат кешнәп җибәрде. Башымны күтәреп карасам – Адюр! Яныма ук килде. Мин сикереп тордым да:

– Адюр, Адюр, син бит безнең Адюр, – дип кочаклашып елаштык. Саша исемле бер абзый аны җигеп, солдатларга чиста киемнәр, кораллар, азык-төлек ташый иде. – Ахмет, твой земляк такой сильный, такой умный, фашист самолётын иң беренче сизә. Пошкырып җибәрә дә тиз генә куаклыкка кереп кача, калган атлар да аның артыннан чаба, – ди. – Озакламый Адюр колынлады. Һәркөнне минем янга тае белән хәл белергә килә иде, – дип сөйләде. Мин бик сөендем. Балачак дустымнан сәлам алган кебек булдым. Тик, кызганыч, Адюрның язмышы ничек булып беткәндер – каенатам белми иде.

Беркөнне әни дус хатынына киткән иде, әти кайтып керде, ашарга да юк, ачкычлар да әнидә. Каенатам чоланнан туң май кисәге табып керде.

– Мә, Рауза, шуның белән булса да, коймак пешер әле, – диде. Коймакны пешердем дә өстәлгә чыгарып куйдым. Балалар да утырдылар. Мин чәй әзерләдем.

– Әдә, үзең дә утыр кеше белән, кимак та аша, чәй дә эч. Шулвакыт каенанам кайтып керде. Өстәлгә күз төшерүгә ысылдый ук башлады:

– Нигә атаңа туң май белән кимак пешердең, ул бит туң май ашамый. Әллә син аны үзеңнең атаң белән бутадыңмы? Әти арага керде, рәхмәт...

– Нишләп мин туң май ашамыйм? Сугышта күргәннәремне сүләп багыйм әле мин сезгә. Без сугышта үлгән атларны да тизрәк суеп ашый идек. Дөрес, атны кызганабыз, ул бит чирләп үлмәгән, пуля тиеп кенә. Җәй көне ул итне озак тотып булмый, солдатларны да сыйлый идек, алар безгә шикәр бирәләр. Мин поварга су ташыйм, утын кертәм, картоп әрчим, савытларны юам. Шул савыт төбендә күгән ботканы су белән җебетеп ашыйбыз. Машина бара, кузовта мич урнашкан. Алдан солдатлар сугышып баралар, без алар артыннан. Әгәр солдатлар үлсә, аларның боткаларын безгә бирә иде повар.

Дивизия командиры:

– Мин сезне ашатырга тиеш түгел, мин солдатлар өчен генә җавап бирәм, – ди торган иде.

– Ә без соң нәрсә ашарга тиеш? – дип сорагач:

– Миңа димәгәе, теге әйберләрегезне ашагыз. Бу – сезнең проблема, – ди иде шул чагында безгә командир. Син туң май ашамый, дисең.

Сугыштан соңгы беренче Сабан туе да җитте. Сабан туе көнне каенанам миңа үзенең галушларын биреп, ике кечкенә малаен ияртеп җибәрде. Көн матур. Кешеләр шат. Тик минем күңелдә генә бәйрәм шатлыгы юк. Мөхай миңа бер сүз әйтмичә иртүк чыгып китте. Күрше абзый безне куып җитте дә арбасына утыртты. Сәнәкчеләр каберлеге яныннан менеп барганда, ирем Пыртый Әминәсе белән кулга-кул тотынышып, көлешә-көлешә, тауны менеп баралар. Без боларны узып киттек. Миндә Сабан туе кайгысы калмады. Күзләрем күрмәс булды. Килеп җиткәч, малайлар айбагыр сорый башладылар. Мин чиратка барып баскан гына идем, Шакирә апаның кызы яныма килде дә:

– Апа, җизни елга буенда Пыртый Әминәсе белән сөйләшеп ята, – ди.

Мин малайларга айбагыр алып бирдем дә: «Әнә анда абзыегыз ята, барыгыз аның янына», – дип, малайларны шунда җибәрдем. Үзем туп-туры авылга чаптым. Юлдан кайтырга хурланам. Яшемә тыгылып кайтып җиттем, баз өстенә кереп ятып, туйганчы еладым.

Шулай кадерсезлектә яшәп ятыш. Хәтеремдә: февраль ае. Көмәнем инде шактый зур. Шулай булса да, колхозда да, өйдә дә йөгерә-йөгерә эшләп йөрим. Каенатам районда эшли иде. Беркөнне кайтты да:

– Әйдә әле, Рауза, чанадан ике капчык тозны алып керик, – ди. Бер капчыкны күтәреп алып кердек. Икенчесен күтәргәч, минем эчемнән лып итеп нәрсәдер төште. Өметләнеп күтәргән бу баламны да җитлектереп табарга язмаган икән. Әти тиз генә мине өйгә алып керде. Ул бала бер учка сыя. Озакламый Мөхай да кайтты. Әти:

– Йортта ат барында бар тиз генә Раузаны роддомга илтеп куй баласы белән, – диде.

Ул заманда һәр авылда кечкенә генә роддом һәм бер акушерка бар иде. Машиналар юк, ат та юк. Әни мич башында кечкенә малайларга Сөембикә бәетен җырлап утыра иде. Мин киткәнне сизмичә дә калды.

Роддомда баламны үлчәделәр: 700 грамм. Бөтен җирен йон баскан.

1 Майга туар дип чамалап тора идем, алты айдан төште. Күз ачып йомганчы, авылга «Рауза җен тапкан» дигән хәбәр таралды. «Алты айлык бала барыбер үлә», – диделәр. Кич белән каенанам килеп, тавыш чыгарды. «Мин биш баламны да өйдә таптым, әллә синеке алтынмы?» – дип акырды. Пыртый Сәлименең беренче хатыны акушер Рәхимә, хаста кешене борчып йөрмә дип, моны куып чыгарды. Роддомда миннән башка Җәмилә апа белән Җомгабикә апа яталар иде. Алар – килендәшләр, аларга каенаналары һәр көнне йә коймак, йә аш пешереп китерә. Ә минеке килеп, тавыш күтәрде. Кабат-кабат килеп борчыгач, Рәхимә апа районга шалтыратты. Аны килеп алып киттеләр. Чистайда ит комбинатында бер ай эшләткәннәр моны. Шул ачудан ул минем баламны карамады: бала бишектә елап ята, беркем дә янына килми. Алай гына да түгел, урамга чыгып, минем турыда, балам турында теләсә нәрсә сөйләп йөри икән. Яклаучым булмаганга күрә, кем ничек булдыра, минем авырткан җиремә басып, мыскыл итәргә дә күп сорамадылар.

Беркөнне баламны коендырып салдым да чүпрәкләрен юып торам, каенанамның дус хатыны Закира апа килеп керде.

– Рауза, бу балаңны ихластан яратасыңмы? – ди.

– Нинди сүз бу, Закира апа? Нишләп инде ихластан булмасын, менә син үзеңнекеләрне ихластан яратасыңмы соң?

– Минекеләр бит алтын алма кебекләр. Җитлекмәгән, йонлач түгел.

– Әгәр минем кебек авыр эш эшләп, балаң иртә туса, синеке дә шулай йонлач туар иде. Әбисе-бабасына кадерле булса, ул да алтын алма кебек булыр иде. Син бала тапкач, каенанаң роддомга ашын-кимагын күтәреп килгәндер. Ә минеке – синең дускынаең, һәр көнне килеп, тәрәзәне кага-кага акырды да бакырды, – дим.

–  Әле, акушер Рәхимә белән бер булып, аны районга син озаттырдыңмыни? – Аны Рәхимә апа озатты, мин түгел. Килешмәгәнне кыланганы, тәртип бозганы өчен. Әби кеше бит ул. Җүнле әбиләр оныклары өчен җанын бирергә әзер. Мин тапсам да, аның малаеныкы бит бу бала. Ә ул аңа якын да килми. Ник елап үлми шунда!

Мин баланы эшкә дә үзем белән йөртә идем. Баламны саламга куеп, эшемне эшлим. Балакаемның аяклары туңып бетә. Ярый әле амбарлардан ерак түгел классташым Мәгъсүмнәр тора. «Бар, Рауза апаңның баласын алып кайт, йә ул балага салкын тияр», – дип, Мәгъсүмнең хатыны минем янга кызын җибәрә. Фәймә баламны килеп ала. Төш вакытында үзем дә шунда кереп, баламны имезәм.

Мин, елый-елый, Закира апага шуларны сөйләдем.

– Ай Аллам, ай Аллам! Шулай укмыни? Мин тагын, аның сүзенә ышанып, сине ата ялкау, баласын да карый белми, эш рәтен дә белми, дип уйлап йөри идем.

– Бөтенләй үк хикмәтсез булсам, алты айдан туган баланы кеше итә алыр идеммени? – дидем Закира апага.

– Алай икән, алай икән! Чыгыйм әле. Исән булып тор. Мин әйткән сүзгә үпкәли күрмә! Мин белмәгәнлектән генә, белмәгәнлектән генә.

Эшем авыр, өйдә бөтен кара эш миндә. Тамагыма туярлык ризык эләкми, сөтем дә җитеп бетми. Әни, шуны күрә торып, миңа түгел, балага да сөт бирми бит.

Беркөнне:

– Әни, ярты стакан гына сөт бир әле, балага әз генә боламык ясап ашатыйм, – дигән идем, каты тавыш чыкты.

– Нинди ботка тагын? Синнән дә, балаңнан да бер хикмәт тә юк! Син безнең өйне талкырга, бетерергә дип кенә килгән нәстә булып чыктың инде, хикмәтсез! Тагын сарыкларга кайнар су салгансың, шуңа күрә эчә алмыйлар, авызлары пешә, – ди.
– Нишләп кайнар булсын, бармагыңны тыгып кара, – дигән идем, минем әткәйне чакыртып зарланды.

– Мин монда хатын аерырлык нәрсә күрмим. Үз сөягем үземнән артмас, ярар, кызым, кайтырсың, – дип, әткәй мине үзләренә алып китте.

Туган йортта чит кеше кебек

Минем балама алты ай. Балам туярлык сөтем юк. Үги әни ике баласы белән, апа, әти һәм бала белән мин. Җиде кеше бергә яшибез. Үги әни минем бала ияртеп, өйгә кайтуымны яратып бетермәде. Аны да аңларга була: өйдә туя ашарлык ипи дә юк, монда мин бала белән артык тамак булып кайтып төштем. Алар алай уйлагандырмы-юктырмы – мин үземне шулай тойдым. Колхоз эшендә норма буенча йөз илле – ике йөз хезмәт көне тутырасы урынга мең, аннан да артык хезмәт көне эшләдем. Минем генә түгел, елый-елый ашлык ташыган, урак белән игеннәрне урып җыйган, төннәрен ындырда ашлык суккан минем кебек мескен хатыннарның өстәлләрендә балаларын ашатырга, үзләре туйганчы ашарга ипиләре булмады. Кызымны кочаклап: «Һай, балакаем, күкрәгемә куеп, ипи кисеп ашаган көннәрем булыр микән? Синең дә тамагың туяр иде», – дип елый идем.

Беркөнне түзмәдем, баламны кабык арбага салдым да күрше авылга чыгып киттем. Өй саен кереп: «Мин эшләрдәй эшегез юкмы, туйганчы бер ашатсагыз, теләсә нинди эшкә риза», – дип йөрим. Әллә дүртенче, әллә бишенче өйгә кергәч (ул хәлле генә хуҗалыкка охшаган иде), миңа бәрәңге казырга куштылар. Көндез сыек булса да итле аш шулпасы, кич бәрәңге, ипи белән сөт бирделәр. Балам да туйганчы сөт эчте. Тик, кызганыч, бәрәңгене мин шул көнне үк казып бетереп, сарайга ташып бетердем, иртәгәгә эш калмады. «Безнең авылда бүтән эш таба алмассың. Мин дә үзем эшли алмаганга түгел, балаң белән сине кызганып кына эшләттем», – диде хуҗа хатын. Колхоз эшеннән качып китте дип, бригадирдан каты эләкте эләгүен. Шулай да мин ул көнне тук идем, шат идем. Балам да беренче тапкыр төн буе уянмыйча йоклады. Тамагы тук булгангадыр инде.

Иремнең сугыштан резин аяклар белән кайткан туганнан туган абыйсы сәвиттә эшли иде. Минем шулай тилмереп йөргәнне ишеткәнме, беркөнне мине күрде дә:

– Мин каенатаң белән сөйләштем, син аларга бар әле, ул сиңа бер чиләк он бирер, – диде. Мин баламны күтәреп бардым.

– Әти, мин он алырга килгән идем, – дидем. Ә ул:

– Бер балаңны ашата алмыйсың, адәм актыгы, – дип, минем артыма тибеп, җилкәмә сугып җибәрде. Мин капкага бәрелеп килеп төштем, битем белән җиргә кадалдым, балам әллә кая очып китте.

Нишлим? Минем, елый-елый, авыртынудан өзгәләнгән баламны күтәреп кайтканымны ярты авыл карап калды. Ни дип уйлаганнардыр – миңа барыбер иде. Башымда бер генә уй: нишләргә? Баламны алып, берәр кая чыгып олагыргамы? Паспортсыз кая барасың? Бер тиен акча, өскә-башка кием юк. Әллә болай газапланып яшәгәнче? Юк-юк! Үзем әнисез үсеп, бер көн дә рәхәт күрмәдем. Миннән калса, балам кемгә кирәк? Бер генә юл кала: түзәргә! Түзәргә! Түзәргә!
Икенче көнне Мөнип абзый очрады да:

– Рауза, бардыңмы, он бирделәрме? – ди. Мин хәлне сөйләп бирдем.

– Ярар, сабыр ит, ашлык биргәндә, Мөхәммәткә тиешле ашлыктан бер-ике капчыгын сиңа бирербез, – ди.

Ашлык алганда, Мөнип абзый үзе карап торып, миңа йөз кило ашлык бирдерде. Аллаһның рәхмәте яусын, урыннары җәннәттә булсын.

Ул еллардагы тормышның авырлыгын әйтеп бетерә торган гынамыни? Эшләп-эшләп тә тамак ач, алам дисәң, алырга әйбер юк. Бер көнне колхоз атларының берсе өстендә таушалып беткән шинель күрдем. Кышкы салкыннан атны кызганып берәрсе япкан булгандыр инде. Бер көн карап йөрим моңа, ике көн, өч көн... Их, моны алып киеп куйсаң әйбәт булыр иде дә бит! Хуҗасы, танып, карак дип данымны чыгарса... Үземнән бигрәк баламның салкыннарда газаплануын уйладым да тәвәккәлләдем. Шул шинельнең чабуын кисеп алып, Шакирә апа кызыма бишмәт тегеп бирде. Ә өске ягын мин ун ел кидем. Эзләүче булмады, шөкер. Әллә белеп тә кызгандылар.

«Карак» дигәннән, безнең авылдан сигез хатын берәр кесә бодай белән тотылып, бишәр ел төрмәдә утырып чыктылар. Аларны чаккан кешеләр үзләре иркен тормышта яшәде. Балалары ипи телеме күтәреп, урамга чыгарлар иде дә безнең ише ачларның балаларын кызыктырып ашап йөриләр иде. Алай гынамы, күрше авылдан бер хатын, дүрт баласын ачтан үтермәс өчен, бераз бригадир белән чуалып алган булган. Ире сугыштан кайткач, моны җиткергәннәр. Ире аны-моны сиздермәгән. Яхшы гына яшәп ятканда, урманга утынга барырга җыена икән:

– Әйдә, син дә минем белән, җиләк җыярсың, – дигән. Хатыны бер чиләк җиләк җыеп, ире янына килгән. Арбасы тулгач, теге ир хатынының ыштанын салдырган да кырмыска оясына утыртып бәйләп куйган. Бу ананың эчен-тышын кырмыска яулап алган, ире кайтып киткән, ә хатын:

– Аллаһның нинди каһәре булса, барысы да сиңа төшсен, – дигән. Шунда газапланып үлгән, ди, бу хатын.

Балаларының анасын, сугыш елларының авырлыгына түзеп, үзен көтеп алган хатынын шундый үлемгә дучар иткән кемсәне кеше дип тә әйтәсе килми. Ерткычлыкка сугыштан өйрәнеп кайтканмы, үзе шундый булганмы? Алга китеп әйтим: бу кеше егерме ике ел мич артында сарык бәрәннәре, бозау белән урын өстендә яткан, бөтен тәне кортлап беткән, бик җәфа күреп үлгән, моны беркем дә жәлләмәгән. Шулай дип сөйләделәр. Ышанырга авыр булса да, андый хәлләр аз булмады.

Кайчагында янәшәдә йөргәннәрнең фашисттан да яманрак кыланган чаклары булды.

Тагын бер чын булган хәл турында сөйлим әле. Аны ул елларда телдән-телгә сөйләп йөрттеләр. Бер хатын шулай ике кесә борчак белән эләккән. Ире сугышка киткәндә, биш яшьлек кенә булып калган малае булган. Каторгадан исән-сау кайта алмам, дип уйлагандыр, ахры, иртән торган, мичкә салам ягып, өйне җылыткан, баласына ашарга пешереп, өстәлгә куйган да лапаска чыгып, үз-үзенә кул салган. Соңрак хуҗалар: «Без аны каторгага җибәрмәс идек, яшь баласы бар бит», – дип, авыл халкы алдында акланып маташканнар да... Ана юк... Бала ятим. Мондый вакыйгалар аз булмады.

Балама ун ай тулгач, мине тагын урман кисәргә җибәрделәр.

– Баламны кем карар? – дим.

– Салисә апаңа калдыр, – ди бригадир.

– Алар үзләре дә катып утыралар, ягарларына утыннары юк, – дим.

– Менә сиңа рөхсәт язуы, бер олау салам кайтарып калдыр Салисә апаңа, – ди.

Салисә апа бик теләп риза булды. Бер айдан соң кайттым да (теге язуны саклаган идем) тагын бер олау салам алдым. Шулай итеп, язга чыктык. Безнең якта урманнар юк бит. Булганына да керергә ярамый. Сынган ботак табып күтәреп кайтканда да, каравылчы күзенә чалынудан Ходай сакласын! Салам булмаса – тирес, тирес булмаса, тизәк кирпече юк. Җәйнең коры көннәрендә төшкә кайткач, иптәш хатыннардан станоклар алып, тизәк кирпече суга идем. Бераз үскәч, кызым кул арасына керә башлады. Мин сәнәк белән тирес тутырам, кызым таптап тора. Ишегалдына чыгарып тезәбез дә, бер атнадан, кипкәч, абзарга кертеп өябез. Кыш чыгарлык кирпеч әзерлибез, ә утынны кабызлыкка гына тотабыз. Безнең якта урманнар булмагач, бөтен кеше кизәк кирпече суга иде.

Бас әле станокка,

Станнары станда.

Без генә кирпеч сугабыз,

Бөтен Татарстанда,

- дип җырлап, үз күңелебезне үзебез күтәрдек. Әллә көлә-көлә еладык шунда. Кыш көне шуны һәр көнне биш кирпеч алып кереп, рәхәтләнеп яктык. Өебез кичкә кадәр суынмый торган иде.

Ә урман чыгарганда күргән-ишеткәннәрне сөйләсәң...

Казан артыннан килгән кызларның күргәннәре янында безнеке пүчтәк кенә булган икән әле. Урман эше белән сугыш елларында ук танышып, хәзер бригадир булып йөргән кызларның берсе болай дип сөйләде:

– 1943 нче елда безне Суслонгерга урманга, агач чыгарырга җибәрделәр. Биш кубометр чыгарасың икән, ашарга талон бирәләр, атка – солы, үзебезгә – 500 грамм ипи, көнлек нормаңны үтәмәсәң, атка да, үзеңә дә ашарга юк. Көндез агач чыгарабыз, ә төннәрен болын буенда атларны саклыйбыз. Учак ягып, киемнәрне утта тотып, бетләрне коябыз. Унга кадәр санаганчы, шырпы тартмасы бет белән тула иде. Киенергә юньле кием булмады.

Безнең белән бергә авылдашыбыз Габдулла да бар иде. Эшли торгач, Габдулланың күлмәге таушалып, ертылып, өстенә кияргә яраксыз хәлгә килде. Бер мари хатынына яшереп кенә, утын алып кайтып биреп, күлмәкле булды. Ул мескен хатынның ире үлгән булган, күлмәк шул мәрхүмнеке иде. Минем аяктагы аяк чолгавы да тузды. Тагын утын алып кайтып, аяк чолгаулы булдым, ә чабатаны үзем үрергә өйрәндем.

Безнең анда күргәннәрне эт тә күрмәде. Көне буе эшлисең, ял юк. Әле шуның өстенә халыкны ач тоталар иде. Түзә алмаслык хәлләр... Бервакыт качып та карадык, куып тотып, кире алып кайттылар, каты итеп кыйнадылар. Безнең белән күрше авыл кызлары бар иде. Аларны хөкемгә тарттылар, безнең яшебез җитмәгәч, җәзадан котылып калдык. Ворошилов мондагы тәртипсезлекне, вәхшилекне үзе килеп күргәннән соң гына тәртипкә салдылар.

Менә шулай дип сөйләделәр...

Шулай... Окоп та казыдык, торф та чыгардык, урман да кистек... Болары ни булса да читтә булды, күргәннәрне дә читләрдән күрдек. Үзебездә үзебезнекеләр белән җиңелрәк булырга тиеш иде...


***

Бер уйлаганда, кешегә күп тә кирәкми икән инде: ялангач тәнеңне каплардай кешедән калган булса да киемең булса – әйбәт, өеңне җылыта аласың – дөнья рәхәте; ташландык шинельдән балаңа кием тегеп кидерә алсаң – бәхет; тамагың туйганчы ипи ашасаң – Аллага шөкер! Бүгенге тормыш белән чагыштырсаң – шаккатасың. Кайвакытта: «Ул Җиңү көнен нигә һаман да шулай зурлап уздыралар инде? Ветераннар да бетеп бара. Акча түгү генә түгелме?» – дигән кебек фикерләр дә ишетелә. Бу тормышта бер тиенлек тә эш кырырга өлгермәгән яшьләрнең кулына сыра шешәсе тотып: «Бәйрәм белән!» – дип йөрүен күргәч, минем дә шулай уйлаганым бар. Җилсез дә селкенеп торган яшь буын вәкиленең, бәлки, әбисе йә бабасы сугышта катнашкандыр, бәлки, үлеп калгандыр. Әбисе минем Рауза әбием күргән михнәтләрне күргәндер. Алар өчен бирелгән фатирда яшәп ятучы замана баласы әби-бабасының хәлен барып белә микән яки сирәк булса да каберенә бара микән? Усалрак уй туды әле башымда... Үзем дә шушы буын баласы бит югыйсә. Әбиемнең истәлекләрен уку мине бөтенләй икенче кеше итте түгелме соң? Юк, барыбызны да бер чыбыктан сөрмик әле. Бар ул җирдә үткәннәрне онытмыйча, киләчәккә карап яшәүче яшьләр! 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: