Үтте инде (дәвамы)

Өченче дәфтәр

Авылкаем, никләргә кайттым сиңа?.. 

Авылга кайтышлый апам янына Шәмәрдәнгә кереп чыктым, ул анда пилорамда эшли иде. Аягында соры киез итекләр, өстендә җылы бушлат, кулында җылы бияләйләр. Апа миңа да биреп җибәрде. Биредә өч тапкыр ашаталар икән. Миңа да анда калырга була иде. Калмадым шул... Авылга кайтасым килде.

Торфта ипиен, аз булса да, бирәләр иде, ә авылда анысы да юк. Авыл тагын да хәлсезләнгән. Сугыштан яраланып кайткан солдатлар да күренгәли.

Авылда «борын канау чире»ннән бик күп кеше үлгән. Бу чир кар астында кышлаган башакларны җыеп ашаганнан килеп чыккан, диделәр.

Кайту белән колхоз эшенә җигелдек. Ел әйләнәсенә авыр эшнең бетеп торганы юк. Үгез җигеп эшлибез, атларны сугышка алып бетергәннәр. Ашлыкны, урак башлангач, Чистай пристанена ташый башлыйбыз. Бер көн барабыз, бушатабыз да, колхозный дворга кереп кунабыз, икенче көнне көне буе кайтабыз. Алгы үгездә бер олы кеше бара, аның артыннан – унөч-ундүрт яшьлек балалар. Августның эссе көне. Кигәвеннәр үгезләрне бимазалый.

Җәй ахырына суы кибеп, сай гына кала торган елга аша үткәндә, арттагы үгез белән баручы кызыбыз Факия кычкырып елап җибәрде.

– Кызлар, Мостафа әзи, туктагыз инде. Үгезем арбасы белән суга кереп ятты, кымшанмый да.

Үзебезнең үгез җигелгән арбаларны яр буена чыгарып, тал күләгәсенә бәйләдек тә кире суга кереп киттек. Фурманкадагы бодай чәчелеп, су өстенә чыккан. (Фурманка – зур булмаган фура, фургон. Бу очракта йөк ташу өчен җайланган өсте каплаулы арба.)

– И Ходаем, ниләр дип җавап бирербез икән? Тагын корткычлыкта гаепләп ябып кына куймасалар ярар иде!

– Әйдәгез, кызлар, җыя алган кадәресен җыйыйк әле.

– Яулыкларыгыз белән җыегыз, кул белән генә җыеп булмый ул.

– Нәфисә, үгезне син куалап кара әле, синең чыбыркың җиллерәк.

Ул арада, чатанлый-чатанлый, Мостафа әзи дә килеп җитте.

– Ярар, наныйларым, каударланмагыз әле. Бераз яткач торыр. Ул да җан иясе бит. Төн буе басудан көлтә ташыган хайван бит инде ул. Үгез дигәч тә...

Факия һаман үксеп елый.Үгезне торгызырга маташып, кызыл балчыкка буялып беткән. Тузанлы йөзеннән буразналап яшь ага. – Хәзер үлчәве җитмәс бит инде ашлыкның. Нәстә генә эшлим икән, кызлар? Мине дә алып китсәләр, энеләрем ачтан үлә бит инде. Әткәем сугышта, әнкәем урын өстендә кибеп-сулып ята. Каһәр суккан сугыш!

– Тукта әле! Шыңшыма! Бер син генәмени шундый хәлдә. Ни дә булса уйларбыз. Чистайда да кешеләрдер, җанварлар гына түгел, – ди бездән бераз өлкәнрәк Таибә апа.

– Наныйларым, һәрберебез, үз йөгеннән бераз бодай алып, Факиянең фурманкасына салырбыз. Ашлыкның кимлеге ул кадәр сизелмәс. Елама, кызым, – ди Мостафа әзи, Факияне кызганып.

– Һәәәй! Бакчы! Аягына басты бит теге дошман!

– Дошман димә инде, шылар белән көн күрәбез бит.

– Әдәгез кузгалыйк. Үтереп ашарга келим. Әле бушатасы да бар. Җәй көне башлар басудан кайтып кермәсә, кышын фермада узды гомер. Безнең ише яшь кызларны кайда авыр, кая балалы хатыннар бара алмый, шунда куя иделәр. Дөрес, аларга тагын да кыенрак булгандыр. Үзләре ач, өйгә кайтсалар, өе салкын. Ач-ялангач балалар тилмереп, күзләренә карыйлар, нидер өмет итәләр, түзә алмыйча елыйлар. Барып зарланыр, ярдәм көтәр кеше юк. Авылда күбесе шул хәлдә.

Яз көне кәлҗемә ашый идек. Аның өчен кырдан барып көздән калган бәрәңгеләрне җыеп кайтабыз. Ул яртылаш черегән, яртылаш кипкән. Кайчак хәтта кортлаган да була. Шуны чистартып, коймак кебек ясыйсың да мичтә пешереп аласың. Ач булгач, шуннан да тәмле нәрсә булмый иде.

Сыер фермасында эшләгән чагым. Минем бүген кизү чираты. Карлы-буранлы, ачы җилле иртә. Дөресрәге – әле төн. Иртәнге сәгать өчтән торып, фермага эшкә килдем. Атны җигеп, чанага какшаеп беткән зур су мичкәсен куйдым да ерак елгага суга киттем. Мин сыер савучылар килгәнче, су алып кайтып, имчәкләр юарга су җылытып өлгертергә тиеш. Кичә ачкан бәке инде калын боз белән капланган. Озын саплы тимер балта белән бәкене көч-хәл белән генә ачтым. Караңгы әле. Барлы-юклы киемнәрнең бөтен тишекләренә кереп, җил ыжгыра, буран себерә. Чәчрәгән су киемемә сеңеп, шунда ук шыкраеп ката. Мичкәгә су тутырырга дип, артыма борылып карасам, ат, салкын җилгә түзә алмыйча, дулап, кире фермага чаба. Елый-елый, фермадан атны борып алып килгәндә, инде бәке катарга өлгергән, кар катламы бәкене каплап киткән. Хайван да түзә алмаган суык җилгә. Адәм баласына түзәргә кирәк. Түзәргә! Түзәргә! Түзәргә! Бәкене тагын ачам, ул арада ат тагын фермага кача... Гомеремдә беренче тапкыр ачынып, атны таяк белән кыйнадым шул чакта.

– Сиңа салкын булган җил, миңа салкын түгелмени?! Син түзмәгәч, мин ничек түзим соң? – дип такмаклыйм. Бер сугам, ике, өч... Шунда атның мөлдерәп торган күз карашын күреп алдым. Сугарга дип кизәнгән таягым һавада асылынып калды. Их, йөрәгем әрнеде шул вакытта! Атның муенына асылынып, сыкранып еладым.

Беркөнне Шакирә апага Габбас абыйдан телеграмма килеп төште. «Әни, Бөгелмәгә кил, мин сиңа каршы барам. Безнең поезд анда бер тәүлек тора. Начальнигым җибәрде. Сине бик күрәсем килә.»

– Балакаемны күрәсе көннәрем дә бар икән. Аллаһы Тәгаләм, мең шөкер, мең рәхмәт сиңа!

Шакирә апа атка атланып, Бөгелмәгә чапты. Улын күргән, тик улы кире поездга барып җиткәнче, поезды китеп барган. Габбас абыйны дезертирлыкта гаепләп хөкем иттеләр. Апамның чәчләре төн эчендә агарып чыкты.

– Ичмасам, күрешик димәгән булсаңчы, балакаем! Ана белән ут эчендә йөргән, ут эченә китеп баручы баланы аңларлык та шәфкать калмадымыни соң кешеләрнең күңелендә?! Йа Ходаем! Түземлекләр бир! Улымның юлына рәхимле бәндәләреңне чыгар! – дип елый-елый Ходайдан сорап, ике көнен, ике төнен уздырды да:

– Рауза сеңлем, мин Габбас әзиеңне эзләп чыгып китәм. Бәлки, соңга калмаганмындыр әле, – диде.

Аңа каршы килеп тә, юатып та нидер әйтүнең мәгънәсе юк иде. Шакирә апа дөреслек эзләп чыгып китте. Аны көтеп, күзләребез талды. Өметләребез мең өзелеп, мең ялганды. Капка ачылган саен күзебез аны эзләде. Хат ташучы да баштарак безнең нәрсә көткәнне белеп:

– Юк шул әле. Сабыр итегез, бәлки, икенче атнада килер. Күпкә түзгәнне, азга түзегез! – дип, безне юатырга тырышса, соңга таба күзгә карамыйча гына, сүзсез генә үтеп китәргә тырыша. Түзәргә! Түзәргә! Түзәргә! Шуннан башка нәрсә эшли ала идек соң без? Безнең кайгы-борчылулар кемгә кирәк инде? Без түздек... Һәм Ходайга ялвардык. Мәктәптә Алла юк, дип өйрәтсәләр дә, аннан башка сыеныр зат юк иде бит. Шакирә апа бер елдан соң кайтып керде. Ябыккан, беткән, тире белән коры сөяге генә калган.Танырлык түгел иде. Хәтта кызы да танымады. – Мин бу, балалар. Кайттым. Аллага шөкер, үз ызбама кайтып егылырга көч бирдең, Ходаем!

– Әнкәй! Синмени бу? Исәнмени син, әнкәй, бәгърем?!

– Без инде, озак кайтмагач, «Югалды инде!» дип, елап беткән идек бит, апа.

– Ниләр күрдең, кайларда булдың, әнкәй? Габбас әзине күрдеңме? Ул ничек?

– Юк, балалар, күрмәдем. Бармаган җирем, утырмаган поездым, күренмәгән вокзалым калмады. Магаданга барып җиткәч, Ходай Тәгалә минем юлыма бер татар офицеры белән очрашырга насыйп итте. «Апа, синең тагын балаң бармы?» – ди. «Кызым бар», – дигәч: «Булса, бар өеңә кайт, шул кызыңны үстер, ә улыңны башка эзләмә», – ди. Шул сүзләрдән соң Габбас балакаемны бүтән күрәчәгем юк дип аңладым инде. Менә Магаданнан чыгып киткәнемә өч ай. Аллага шөкер, менә сезне күрәм, үз үемдә утырам. Аңа да өметем өзелгән көннәрем күп булды. Сукбай этне аткан кебек вагоннан үле гәүдәмне кайсы урманда чыгарып ташларлар да, сөякләрем кадерсез булып, кайларда аунап ятар икән дип кайгырган идем. Аллага шөкер, кайтып җиттем.

– Әнкәй, монда син югында әллә нинди абыйлар килеп, сине сорап йөрделәр. Рауза апаны да аптыраттылар. Ахрысы, заём түләгәч туктадылар.

– Ул заёмны ничек түләдегез соң, балакайларым?

– И-и-и, ул заём дигәннәрен түләү әкәмәт нәрсә булды, апа, – дип, мин дә сүзгә кушылам.

– Башта авылдагы һәр ызбадан берәр кешене чакырып, заёмны нигә түләргә кирәген аңлаттылар. Анысы билгеле инде: сугыш өчен, фронт өчен. Түбән оч Гөләндәм апа: «Ничек түлим, балаларым сөяк тә тире. Аларны ачтан үтермәс өчен соңгы сарыгымны суйдым. Бер сатар әйберем дә калмады. Көн-төн үзем колхоз эшендә. Каян акча алырга кушасыз?» – дип елый башлаган иде, районнан килгәннәрнең фурмы кигәне өстәлгә сугып кычкырып җибәрде, апакаем. «Болай гына түлисегез килмәсә, себердә урман кисеп түләрсез», – ди. Ахырда Гөләндәм апага көз көне трудодингә тигән ашлыгын сатып түләгәнче тимәскә дигән карар чыгардылар. Идәнгә ятып елады мескенкәем. Без сыерны сатып түләдек инде, апа. Ачулансаң ачулан. Сине таптырып җанга тигәч, болай да бик курыккан идек. Сиңа да шаукымы тияр, дидек.

– Сыерны?

Шакирә апа сыгылып төште.

– Берүк ачуланма инде, әнкәй, бәгърем. Безнең башка чарабыз юк иде бит!

– Юк-юк, наныйларым, сезне ачуланмыйм мин. Җан биргәнгә җүн бирер әле. Шушы сугышны башлаган бәндәләргә Алланың ачы каһәре төшсен! Сугыш вакыты дип тормый. Яшь бара. Яшь барган саен кызларга авылдагы ир-атларның мөнәсәбәте дә үзгәрә. Сугыштан калган бер адәм актыгы миңа беркөн болай ди: – Әгәр миңа кияүгә чыксаң, апаңны кире кайтартам.

– Ничек кайтартасың, син бит Алла түгел.

– Әлегә монда мин – Алла! Әгәр дә апаң миңа кияүгә чыккан булса, ул хәзер Шәмәрдәндә урман кисмәс иде, – ди. Хәзер моңа апа гына түгел, мин кирәк икән. Ачуымны күрсәтмәскә тырышып: – Беләсең бит инде, минем егетем бар, мин аны көтәм, – дим.

– Сезнең ул егетләрегезне әллә кайчан Сталинградта мясорубкадан чыгардылар инде, – дип хихылдап көлә, иблис токымыннан яралган нәстә.

– Ну эчеп тә күрсәтәсез инде хатын-кызның канын! Ничә кызның башына җиттең инде, оятсыз. Анысы гына җитмәгән, кайсы ялгыз хатынның капкасын шакымыйча калдырдың?

– Ха-ха-ха! Сугыш бетсә дә, дөнья бетмәс бит әле. Фронттагы авылдашлар өчен дә хатыннарының күңелен күрмичә булмый. Безгә алар өчен дә тырышырга туры килә инде. Ха-ха-ха! Белмәсәң, бел: мин әле иң тәртипле «малай». Авылда уйнаштан туган баланың берсе дә минеке түгел.

– Оялыр идең азрак! Алар ут эчендә, ә сез хатыннар кочагында. Ходай биреп, исән генә кайтсыннар, күрсәтерләр әле сезгә!

– Күрсәтмәсләр! Алар да анда әллә бер гөнаһсыз гына йөриләрдер, дисеңме? Фронтта да хатын-кызлар җитәрлек. Син монда фәрештә булып кылангач та... Менә Мөхаең кайтсын әле, миңа чыкмаганыңа үкендерер, ачы яшьләреңне түктерер ул сиңа. – Каркылдама, карга түгелсеңдер! Баласын ачтан үтермәс, йә төрмәгә китмәс өчен төн кунарга керткән хатыннарның күз яшьләре төшәр әле бер!
 

  Синең белән бәхетле булырмын, дигән идем 

Миңа унтугыз тулган елны, Сталинградтан кулы яраланып, минем егетем дә сугыштан кайтты. «Минем берүземә бер егет», – дип горурланып, борынымны күккә чөеп йөрим. Беркөнне сельсоветта телефонда дежур торам. Авылдагы бердәнбер телефонны ташлап китәргә ярамый. Сугышта постны ташлап качкан кебек. Төрмәгә утыртулары бар. Шул вакыт яныма егетем Мөхәммәт килеп керде.

– Әйдә, киттек клубка. Минем дә синең белән күңел ачасым килә, – ди.

Бик кызыксам да, телефонны ташлап китә алмыйм бит инде.

– Үзең генә бие инде бер генә көн, – дим. Егетемнең үз сүзе сүз:

– Ни булсын синең телефоныңа, ул кемгә кирәк, беркем дә шалтыратмас, кайгырма, әйдә киттек.

– Үгетләмә дә, булмый да. Башым да авыртып тора, иртүк торып Чистайга ашлык илтәсе бар.

– Ярар, үзеңә үпкәлә! Сакла инде алайса телефоныңны! – диде дә чыгып китте бу.

Иртән торып, үгез җигеп, Чистайга киттем. Ике көннән әйләнеп кайттым. Атны туарып ята идем, яныма Билал килде.

– Рауза, Мөхаең өйләнде бит.

– Нишләп өйләнсен, ул бит мине генә ярата, йөргән кызын нишләп ташласын!

– Кичә никах укыттылар. Шакирова Рауза белән.

Билал шаяртадыр дип ышанмыйча, клубка барып керсәм, күзем шакмак булды: Мөхаем Рауза белән кулга-кул тотынышып утыралар. Ничек инде, Раузаның Әхәте: «Бер айдан кайтып җитәм, Розочкам», – дип язды бит. Мин сер бирмәскә тырышып җырлыйм да, биим дә, эчемдә ут яна, йөрәгем туктап, егылып үләрмен кебек. Йөрәк янганын сиздермәскә тырышып бии-бии, боларның кайтып киткәнен дә күрми калганмын. Өйгә кайтырга чыксам, күпер төбендә Мөхай басып тора, хатынын кайтарып куйган да мине озатырга килгән.

– Мин аны яратмыйм, сиңа ачу итеп кенә аңа өйләндем, – ди.

– Син мине адәм көлкесенә калдырдың, йөрмә дә, кирәгең дә юк, күрәсем дә килми икегезне дә.

Ул шулай һәр көнне артымнан йөрде. Егерме сигез көннән Әхәт сугыштан кайтты. Сеңлесе Мәрьям кибеттә Мөхайны күргән.

– Мөхәммәт абзый, нигә син Әхәт абзыйның кызына өйләндең инде? Синең бит үз кызың да бар иде. Әхәт абзый ашамый, эчми, беркем белән дә сөйләшми, түшәмгә карап тик ята, – ди икән.

– Бар, Әхәт абзыеңа кайтып әйт, мин хәзер өйгә кайтам да Рауза апаңны сезгә җибәрәм.

Мөхай ул көнне клубка үзе генә чыкты. Мин өйгә кайтырга чыксам, күпер астыннан чыга бу.

– Әйдә минем белән! –ди.

– Беркая да бармыйм мин синең белән! Синең хатының бар, өеңә хатының янына кайт. Ничек шулай җиңел генә кеше язмышы белән уйнарга була? Кызлар песи баласымыни: теләгәндә, тотып алып иркәлә, туйгач чыгарып ыргыт!

– Әгәр бармасаң, муеныңны борам да күпер астына ташлыйм. Әтиең өйдә юк, үги анаң сине эзләп йөрер, дисеңме әллә?

Мин моны төртеп җибәрдем дә, үзем бар көчемә өйгә чаптым. Капкага җиткәндә, Мөхәммәт мине куып тотты да, җилкәсенә салып, үзләренә алып кайтты. Авылның иң зур егете – ул, ә иң кечкенә кызы мин идем.

Шушы хәлләрдән соң адашым Рауза Пермь ягына туганнарына китте. Әхәт – читкә, шахтага. Минем күземне ярату томалаган булгандыр. Егетемне бер дә мондый булып чыгар дип уйламаган идем. Аның акылсызлыгы, мин-минлеге аркасында мин күпме яшь түктем, Әхәт белән Раузаның арасы бозылды.

Ничек булса булды, без шулай яшәп киттек инде. Бер елдан минем кызым туды да бер айдан үлде. Мин ачлы-туклы булганга, ул баланың яшәү көче дә булмагандыр. Каенанам әпәйне ирләргә генә бирә, сыерны да үзе сава, базга да үзе генә төшә, дус хатыннары килгәндә, үзе алар белән әпәй ашый, чәй эчә. Балаларына да кисеп-кисеп биргәли. Ә миңа гел бәрәңге генә. Беркөнне безгә күрше авыл кызы килде, әни белән сөйләшә-сөйләшә, чәй эчтеләр. Китәр алдыннан теге кыз минем белән суга барды.

– Минем сезгә нигә килгәнемне сиздеңме? – ди.

– Юк, – дим. Аптырап калдым.

– Синең каенанаң мине синең иреңә димли. Рауза бик ялкау, хәерче кызы, өстенә юньле киеме дә юк, – ди.

Мин егылып китә яздым. Ничек? Мин исән бит әле. Бу хәбәрдән шаулап, башыма кан йөгерде, сыгылып төштем.

– Йа Аллакаем, нәстә генә ярамый микән инде?! Чәчем белән җир себерәм бит. Минем бит алардан берни сораганым юк. Минем хәтта аягыма кияргә итегем дә юк. Ирем кайту белән аның ботинкасын киеп, тизрәк су ташырга чыгып йөгерәм. Колхоз эшеннән йөгереп кайтып, хуҗалыктагы бөтен эшне эшлим. Сыерын да савар идем – үзе рөхсәт итми. Сөтен эчәр дип курка. Кешедән мунча сорап, су ташып ягам да, иремнең энеләрен күтәреп барып, мунча кертәм, аннары кире күтәреп кайтам.

– Күрдем инде. Син бер туктамый эшләп йөрисең, ул сине һаман яманлый. Янында хатыны булган өстенә малаена мине димләп ята, тфү! –диде нәфрәтләнеп кунак кыз.

Бәхеткә, ул мәгънәле, акыллы кыз булып чыкты.

– Аерылып китәр идем, миңа бала кирәк, ирем өстемнән йөри. Шөкер, тагын авырга уздым. Гомере генә булсын, сәламәт булып кына тусын.

– Бу йортта рәхәт күрәсең юк синең.

– Юк икәнен беләм дә соң... Шул үзем күтәреп мунчага йөрткән дүрт яшьлек малайларына кадәр мине дошман иткән була бит. Беркөнне әни югында ипи сорап елый башлады. Мин моңа кисеп бирдем дә яфрак калынлыгы гына үземә дә кисеп алдым. Әни кайткач, шул малай әйтә:

– Апа әпәй кисеп алды, – ди.

– Сиңа кисеп бирдем бит, – дим.

– Үзеңә дә алдың, – ди бу.

Мин оятымнан кая барырга да белмәдем. Әй, тузынып та күрсәтте инде шуңа каенана...
– Ирең синең яклы булмагач... Ул якласа, ул кадәр кылана алмас иде. Ходай ярдәм бирсен. Ну, киткәндә ул аждаһа каенанаңа әйтеп китәм әле.

Әйттеме-юкмы, белмим. Минем тормышымда берни дә үзгәрмәде. Ирем ялгыз хатыннар яныннан кайтып кермәде, каенанам миңа карата тамчы да йомшамады.

***

Нәрсә дип әйтим? Укыган саен минем күңелдә сораулар арта гына бара. Нигә? Нигә? Нигә?! Без, кешеләр, бер-беребезгә нигә шулай шәфкатьсез икән? 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 04, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 18 апрель 2022 - 10:15
    Без имени
    Гаилә,бик матур,тирән әчтәлекле әсәр язгансын.Бик яратып укыдым,сина иҗади уңышлар телим.
  • 17 апрель 2022 - 07:17
    Элфия Нуриева
    Эсэр сюжет тозелеше белэн дэ,кутэрелгэн проблемасы белэн дэ бик унышлы.хаклы рэвештэ лаеклы бэя алган
  • 17 апрель 2022 - 06:47
    Без имени
    Авторга рэхмэт,ижади унышлар.эдэбиятта сирэк кутэрелгэн тылдагы хатын- кызлар фидакарьлеге проблемын кутэргэн