Логотип Казан Утлары
Повесть

Сары каеш билләрдә (дәвамы)

...Сизенүем дөрескә чыкты. Февраль урталарында мине подразделениенең комсомол секретаре итеп сайлап куйдылар. Моңа кадәр бу вазифаны контракт буенча хезмәт итүче бер сержант җәмәгатьчелек тәртибендә алып бара иде.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Хезмәт дәвам итә

...Сизенүем дөрескә чыкты. Февраль урталарында мине подразделениенең комсомол секретаре итеп сайлап куйдылар. Моңа кадәр бу вазифаны контракт буенча хезмәт итүче бер сержант җәмәгатьчелек тәртибендә алып бара иде. Хәзер инде мин, аннан аермалы буларак, бары тик шушы эш белән генә мәшгуль булырга тиеш идем. 23 февральдә – Совет Армиясе
көненә багышланган тантаналы җыелышта миңа сержант званиесе бирелү турында боерык та игълан ителде.
Бу минем хезмәт юлында бик тә кискен борылыш иде. Моңа кадәр
аңлаешлы гына вазифаларым, бурычларым бар иде. Ягъни үзебезнең радиостанциянең төзеклеге, сугышчан әзерлеге тәэмин ителсә, димәк, солдат бурычымны әйбәт үтәп барам дип, канәгатьләнергә мөмкин иде. Нәрсә генә эшләсәң дә, үзеңә бәйле. Хәзер исә мин йөзләрчә-йөзләрчә иптәшләремнең хезмәте, тормышы, тәрбиясе, сугышчан әзерлеге өчен җаваплы булырга тиеш. Моңа кадәр җәмәгатьчелек тәртибендә генә эшләгән
секретарьдан ул кадәр таләп ителмәгәндер дә. Чөнки аның төп эше дә булган бит. Мин исә бары тик шушы оештыру-тәрбия эшләре белән генә шөгыльләнергә тиеш булам. Шуңа күрә минем уйланып калуым табигый иде. Хәзер мин биредә хезмәт итүчеләрнең барысы өчен дә җаваплы, шуңа күрә аларны белергә, омтылышларын аңларга бурычлы, аларның да мине үз кеше буларак кабул итәрлек итеп эшләргә тиеш.
Ай-һай, моңа ирешү бик җиңел булмаячак. Ник дигәндә, яшерен-
батырын түгел, егетләр арасында төрлесе бар. Илнең төрле почмакларында үз милли үзенчәлекләрен күңелләрендә саклап, шуларны идеаллары буларак санап яшәүләрен дә исәпкә алганда, минем вазифаның катлаулылыгы тагын да аңлашыла төшә. Шул ук вакытта егетләрне берләштерә, якынайта торган яклар да күп. Алар бер үк максатларга хезмәт итүче мәктәпләрдә белем алганнар, пионер отрядлары аркылы узганнар, күбесе азмы-күпме җәмәгать эшләрендә дә катнашкан. Димәк, миңа иң әүвәл аларның шушы тәҗрибәләренә таянырга, шуларны үстереп җибәрү турында уйланырга кирәк булачак. Гомуми киртәгә сыймый торган кайберләре белән аерым максатка ярашлы эш алып барырга туры киләчәк. Миңа әлегә командирлар, сәяси җитәкчеләр ышаныч күрсәттеләр, әмма ул гына җитми, әнә шул йөзләгән иптәшләремнең ихтирамын да яулап алырга кирәк. Монысы инде – иң катлаулысы. Дөрес, барысына ярап бетү мөмкин дә булмас. Әмма күпчелек белән уртак тел таба алуыма ышанычым юк түгел.
Шулар өстенә полкның элемтә ротасына әле шушы арада гына утызга якын кыз китерделәр, барысы да хәрби киемнәрдән. Эш урыннары частьның төрле урыннарына таралган булса да, үзләренә аерым бер казарма тәшкил итеп яшиләр. Башка хәрби хезмәт башкаручыларга куелган таләпләр тулысы белән аларга да кагыла. Димәк, аларны да гомуми эш мәйданына тартырга кирәк булачак дигән сүз.
Миңа политбүлектә эш урыны да булдырдылар, аның җитәкчесе майор Бугарков кабинеты белән янәшә генә. Капитан Духновскийга икенче вазифа да йөкләнде. Ул комсомол оешмалары эшенә күзәтчелек итәргә тиеш булды. Ягъни минем турыдан-туры җитәкчем булып барыбер ул калды. Бу минем өчен әйбәт тә. Кирәк чакта киңәш, ярдәм сорарга кешем бар. Ул бу өлкәдә шактый тәҗрибәле, акыллы, ипле, башкаларны аңлый торган кеше.
Шушы арада гына Грязи шәһәр һәм район комсомол конференциясендә мине үзләренең пленум әгъзасы итеп тә сайлап куйдылар. Бу инде хәрби частьның яшьләр оешмасын җирле органнар белән бәйләү өчен кирәк булгандыр.
Мин инде радиостанция экипажындагы вазифаларымнан азат ителдем. Үз урыныма Тула өлкәсенең Узловая шәһәре егете Анатолий Сикачев дигән егетне тәкъдим иттем. Ул әлеге эшне белә, техникага күңеле тартылучан кеше. Эшне нидән башларга? Тирә-яктагылар да миңа шундый сорау белән карыйлардыр кебек тоела. Чыннан да шулайдыр. Бу нәрсә эшләр инде дип
уйласалар да, ни гаҗәп? Син башлаган эшләр коллектив тарафыннан да хупланырга, аларны дә мавыктырырга тиеш. Урынлы-урынсыз шау-шу кубарудан мәгънә юк. Мин шулай уйлыйм, эшне җай гына, артык күзгә ташланмыйча гына башларга кирәк. Үзең генә берни дә эшли алмыйсың. Үз яныңа булдыклы егетләрдән актив туплау мөһим. Менә сержант Станислав Власенко җәмәгать эшләрендә актив катнашырга ярата. Моңа
кадәр командирым булган сержант Козырев та таяныч булырлык егет. Рядовой Фиюн Мөхәммәтҗанов та культура эшен оештыру буенча ярдәмче булырлык. Казаннан Альфред Нугаев дигән егет бар. Очраганда якташ дип, үз итеп күрешә. Тере генә күренә. Шулай сайлый торгач, байтак кеше таптым. Кызлардан Татьяна Кравцова дигәне булдыклы кебек. Бер акыл аерым юнәлештә фикер йөртсә, күп акыл төрле якларны иңли. Һәр башлангыч оешмадан кимендә бер кешене комитет составына кертергә
кирәк дигән фикергә килүемне дә дөрес дип саныйм.
Шулай эшләдек тә. Сайлаган кешеләрнең күбесе, чыннан да, җәмәгать эшләренә бик теләп алынды. Алар белән киңәшеп, нәтиҗәләренең нинди буласын ачык фаразлап башланган эшләр әкренләп уңай нәтиҗәләрен бирә башлады. Миңа яшьләр белән аларны белеп аралашырга кирәк. Шуңа күрә, кайсы гына подразделениедә җыелыш-фәлән, башка чаралар булса, мине
дә чакыруларын сорадым. Шулай да җыелышлар белән артык мавыгырга ярамас. Төп бурыч – барлык подразделеииеләрдә хәрби-сәяси хәзерлекне көчәйтүгә ярдәм итү. Шуңа күрә, бигрәк тә өйрәнүләргә чыкканда, һәр урында булырга тырышам, кешеләр белән аралашам, аларның эшләрен күзәтәм, нинди кыенлыклар барлыгын ачыклыйм, аларны хәл итү юллары турында мәслихәтләшәбез. Шулай әкрен генә аларга үземнең гомуми эштә
катнашуымның файдалы икәнлеген күрсәтә барам. Сержант-солдатларның үз арасыннан сәяси-тәрбия эшләре буенча тагын бер оештыручы барлыкка килүенең кирәклеген әкренләп күрсәтә бара алуым әлеге эшләремнең уңай нәтиҗәсе иде.
Часть клубында радиоузел бар. Ул барлык подразделениеләр белән тоташкан. Бакча уртасындагы баганада көчле репродуктор да куелган. Кайвакытта радио аша төрле белдерүләр тапшыралар. Кукмарадагы тәҗрибәм буенча, мин политотделдан рөхсәт алып, атнага бер тапкыр яртышар сәгатьлек радиогазета чыгару эшенә дә керештем. Төрле дәрәҗәдәге командирларны, сержантларны һәм хәтта солдатларның чыгышларын яңгырата башлау тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итте.
Ун-унбиш минутта һәвәскәрләребезнең җырларын бирү, әдәби әсәрләр уку күңелләренә аеруча хуш килде. Атнага бер тапкыр сугышчан листок чыгарып, аны күбәйтеп, барлык подразделениеләргә таратуны оештырам.
Үзләрен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән солдатларны шәһәргә читтән килгән концерт һәм башка тамашаларны карарга алып баруны гадәткә керттек. Бу да үзенә күрә бер әйбәт кызыксындыру чарасы булып чыкты.
Тора-бара Мәскәү хәрби округында чыга торган «Красный воин»
газетасына, частебыз тормышындагы уңай тәҗрибәне уртаклашып, мәкаләләр язып җибәрә башладым. Моңа бик тиз игътибар иттеләр. Ник дигәндә, шушы газетаның һәр санын клуб каршындагы витринага элеп баралар. Анда исем-фамилияләрен күрү һәркем өчен кызык иде. Газетаның һәр санын кызыксынып карап бару минем үземә дә бик ошый. Фирка җыелышларының берсендә командирыбыз да моңа кадәр безнең часть
тормышының болай киң рәвештә күрсәтелгәне юк иде дип, бу эшемне хуплап куйды. Гел уңай якларны гына язасыз, бездә дә җитешмәгән яклар бар, аларны да язарга кирәк, ди. Мин дә чыгышымның бер урынында, аның бу сүзләренә мөнәсәбәт күрсәтергә теләп, әйтеп куйдым:
– Кешене камчылап кына түгел, аның уңай якларын файдаланып та тәрбияләргә була, дип әйткән бер акыллы кеше. Миңа бу фикер ошый. Мактап төзәтеп булмаган очракта каты сүз куллану да артык булмас.
Барысы да көлештеләр. Башка очракларда командир сүзенә мондый аңлатма бирү мөмкин булмас иде (ул – полковник, мин – сержант!), фирка җыелышында исә иркен сөйләшергә була, биредә нинди дә булса чикләүләр юк. Уставта фирка әгъзалары барысы да бертигез дип карала. Чыннан да шулай, монда әйтелгәннәр кемдер өчен хезмәтендә күңелсезлекләр китереп
чыгарганлыгын, үч алуларны хәтерләмим. Бу инде командирыбызның кешелекле сыйфатларыннан да килгәндер.
«Красный воин»да эшләүчеләр миңа вакыт-вакыт хат җибәреп, теге яки бу темага язмалар көтәбез, дип тә мөрәҗәгать иткәлиләр. Менә шушылай үземә дә, башкаларга да эш табып кайнашу ошый миңа.
1964 елның 21 апреле иде. Бу якларда яз бераз иртә килә. Бүген дә көн гаҗәеп матур. Ничектер шулай тоела, нинди дә булса шатлыклы хәбәр булыр кебек. Булды! Моны миңа майор Бугорков әйтте:
– Тимер юлчылар Мәдәният сараена Казаннан җыр-бию ансамбле килә икән. Полктагы татар егетләрен җый да концертка алып бар, ди. Мин беләм, бездә татарлар – унтугыз кеше. Тагын биш-алты башкорт бар бугай. Шуңа күрә Бугорковка әйтәм:
– Иптәш майор, рөхсәт итсәгез, башкортларны да алып барыйк, җәмгысы егерме биш кеше була.
– Нигә башкортлар? Алар татар концертын аңлап карарлармы соң?
– Татар белән башкорт – бер халык. Алар бер үк телдә сөйләшәләр, бер үк җырларны җырлыйлар.
– Ярый, аларны да ал. Төп таләп шул – тәртип булсын!
Нигәдер бу концерт көндезге икегә билгеләнгән. Артистлар кичен
каядыр башка урында чыгыш ясарга тиешләр икән. Без исә башланырга ярты сәгать кала килдек. Мәдәният сарае бакчасына халык җыелган. Бинага кертә башламаганнар да. Баксаң, әле ансамбль үзе дә килеп җитмәгән булып чыкты. Юлда тоткарланганнар, диләр. Безгә дә биредәге халык белән бергә,
аларны көтми чара юк. Бик тә күрәсе, тыңлыйсы килә үзләрен. Әле армиядә туган телдә концерт карау бәхете елмайганы юк иде. Мондый форсатны ычкындырырга һич тә ярамый!
Мин эчкә үтеп, администратордан телефоннан шалтыратырга рөхсәт сорадым.
– Иптәш майор, артистлар сәгать ярымга соңлыйлар икән. Безгә дә
соңрак кайтырга рөхсәт итмәссезме икән?
– Ярый, ахырына кадәр карап кайтыгыз инде, рөхсәт, – дигән сүзләр йөрәккә бик ягымлы ишетелде. Җитәкчеләребез хәлне аңлый, урынлы үтенечләргә уңай карый.
Күтәренке кәеф белән бакчага чыктым. Шундагы хатыннар сөйләшүе колакка керә:
– Солдатларны да китергәннәр икән. Алар татар концертында ни
аңларлар икән?
– Ник алай дисең? Бәлки, араларында татарлар да бардыр.
– Кая булсын? Кара йөзләренә, берсе дә татарга охшамаган бит боларның.
– Ә синең татарларны күргәнең бармы соң?
– Күргәнем булмаганга килдем дә менә. Татарлар да татарлар, диләр. Безне татарлар дип куркытып үстерделәр. Чынлыкта алар нинди булалар икән? Кызык бит.
– Әнә бит, афишаларында рәсемнәре дә бар. Алар да безнең кебек кешеләрдер инде.
– Безнең кебек булса, исемнәре татар булмас иде. Алар башка төрле кешеләрдер, мөгаен.
– Әнә бусы – сержант. Командирларыдыр инде. Сорыйк әле.
Берсе миңа эндәшә:
– Егет, әйт әле, сезнең мондагы солдатлар арасында татарлар да бармы?
– Монда барысы да татарлар белән башкортлар. Үзебезнең артистларны күрергә килдек.
– Булмас! Берегез дә татарга охшамаган!
– Паспорт чыгарып күрсәтер идек тә, солдатта паспорт булмый. Хәрби билетта милләт язылмый.
– Син дә татармы?
– Әйе, чып-чын татар! – Булыр, булыр, халыклар буталып бетте хәзер.
Бер читтәрәк басып торучы хатын-кызларга күзем төште. Биш-алты булыр. Арадан берсе генә яулыгын татарча дүртпочмаклап япкан. Башына түбәтәй кигән бер абзый да бар. Күренеп тора, болар – татарлар. Мин алар янына барам.
– Исәнмесез, абзый, сау-сәламәтләрмесез, апалар?
Болар шаккатып, миңа карыйлар.
– Әле менә сез солдатларны сөйләшеп тора идек. Болар да кемнәрнеңдер газиз балаларыдыр инде. Концерт карарга килгәннәр икән, дибез. Барыгыз да сау-сәламәтләр, матурлар. Без исә армиядәге оныкларыбыз өчен кайгырып торабыз. Менә ничек матур итеп хезмәт итәсез икән! Бер дә кайгырырлык түгел, – ди берсе.
Минем кайдан икәнлегемне сорыйлар.
– Кукмарадан, дим.
– Кара син, безнең күрше генә икән. Без Бәтски Пүлән райуны Түбән Өшен авылыннан, – ди озын яулыклысы. – Менә ирем белән мондагы туганнарыбызга кунакка килгән идек.
Ул арада бакча янына ике автобус килеп туктады. Алар тимер юл
вокзалыннан артистларны, аларның әйберләрен алып килгән машиналар икән. Артистлар, аларга булышучылар тиз-тиз генә әйберләрне эчкә кертә башладылар. Аларга безнең егетләр дә кушылды. Артистлар белән туган телдә сөйләшә-сөйләшә, тиз генә ташып та бетердек.
Артистлар кием-салымнарын тәртипкә китергәнче, бизәнеп-ясанганчы, тагын ярты сәгатьләп вакыт узды. Тамаша залы тулы. Боларның кайберләре «үзләренә охшамаган» татарларны карарга килгәннәр. Түземлекләре беткәннәре берничә тапкыр кул чапкалап та алдылар.
Менә, ниһаять, сәхнә пәрдәсе калтыранып куйды һәм ачылып та китте. Шулкадәр матур, күзнең явын алырдык ялтыравык бизәкле киемнәрдән басып торучы артистларнын күргәч, тамашачылар аларны үзләреннән- үзләре кул чабып сәламләделәр. Сәхнәдән залга үзәк өзгеч «Зиләйлүк» җырының моңлы бормалары агылып төште. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Җәвит Котдусовның матур хәрәкәтләр белән хорга җитәкчелек итүе үзе бер ләззәтле күренеш иде. Хорның беренче яңгыраган шушы җыры безне әсәрләндереп җибәрде. Чөнки туган моңнарның газизлеге мондый шартларда аеруча ачык тоела. Залдагы тамашачыларның күбесе өчен
бу, сүз дә юк, бер экзотика гына иде. Әмма хорның зәвыклы гармониягә ирешеп җырлавы тамашачыларга да шактый көчле тәэсир итте булса кирәк. Җыр тәмамлангач, ихластан алкышларга кушылдылар. Иң яратып кул чабучылар, әлбәттә, без идек. Галия Гафиатуллина, Габделхак Шаһиев, Зәйтүнә Әхтәмоваларның үзәк өзгеч итеп җырлаулары күңелләрне айкады.
Эмиль Җәләлетдинов чыгышын «Пар ат» җыры белән башлап, ике рус җырын башкарды. Аңа кулны аеруча көчле итеп чаптылар. Ул биюләрнең җитезлеге, катлаулы милли хәрәкәтләргә корылган булуы бу як халкы өчен моңача күрелмәгән искитәрлек тамаша иде. Шуның арасында бер карт белән яшь кызның шаян биюе аларның көлү өянәген уятып җибәргәндәй булды.
Халык концерттан, тулаем алганда, бик канәгать калды. Инде тамашачылар арасында татарларга карата хуплау сүзләре генә ишетелә иде.
– Менә нинди була икән татарлар! – Менә бииләр, ичмаса!
– Татар, әлбәттә, урыс түгел. Менә алар үзләренең кем икәнлеген
күрсәттеләр. Җыр-бию аша да халыкның ниндилеген әнә ничек белеп була!
– Моннан соң татарлар турында авызны үлчәп ачарга туры киләчәк. Алар беркемнән дә ким түгел, булдыралар!
Без сәхнә артына кердек. Артистларга үз телебездә рәхмәт әйттек.
Татарстанда күрешүләр насыйп булсын, диештек. Алар да безне коча-коча сөеп калдылар. Аннан соң хәрби частебызга кайттык. Майор Бугарковка, концертка җибәргәне өчен рәхмәт әйттем. Солдатлар тагын да тырышыбрак хезмәт итәргә сүз бирделәр, дидем.
...Хезмәтебез шулай әкрен генә дәвам итә. Мин инде хәрби частьтан тыш булган эшләрдә дә катнашам. Шәһәрдә уза торган төрле җыелышларга, чараларга чакыралар, аларда, үзебезнең оешма мәнфәгатьләрен күздә тотып, чыгышлар ясарга да туры килә. Сизәм, миңа башка милләт вәкиле булуым өчен сыный да карыйлар. Теге яки бу очракта нинди караш белдерер
икән, болар хәзерге көндәлек хәлләр хакында ни уйлыйлар икән дип, ниндидер аерым бер мөнәсәбәт көтәләр. Әмма, бәяләрдә һәм гамьнәрдәүзләренә бәрабәр хөкем йөртүне ишетеп, йөзләрендә шик-шөбһә эзләре бетеп китә. Мине дә гадәти иптәшләре буларак кабул итә башлыйлар.
Кайчакта тормышка көтелмәгән хәлләр кинәт давыл кубарып килеп
керә. Тыныч кына аккан вакыт елгасы ярларыннан ташып чыга. Шулай, мартның урталары булса кирәк, мине төн уртасында уяттылар:
– ЧП (гадәттән тыш хәл)! Штабка чакыралар!
Чыннан да, ЧП икән шул! Каравыл бинасы алдында постта торучы бер солдатыбыз үзенә-үзе аткан! Шунда ук үлгән!
Мин ул солдатны яхшы гына белә идем, дип әйтә алам. Ул – Мәскәү егете. Күрәсең, бик иркә шартларда үскән. Мөстәкыйль тормышка бөтенләй дә әзерләнмәгән. Хәтта ашау-эчүенең дә рәте юк. Алдына куелган ботканы, ашны калагы белән әз-мәз кабып чемченеп утырганчы, башкалар инде чәйләрен эчеп бетерәләр. Әнә шулай тамагын туйдырырга да өлгерми кала. Баштарак старшинабыз аңа бер тапкыр тиешле тәртипне бозып,
ашап бетергәч, казармага строй белән түгел, үзе генә кайтырга рөхсәт итеп карады. Кеше рәтендә тизрәк ашарга кирәклеген кат-кат әйтте. Юк, аның үз-үзен тотышы үзгәрүгә бирелми иде. Урын-җирен, кием-салымын да тиешенчә җыйнак итә алмый. Техника паркына барса, пычранып кайта.
Старшина кием чисталыгын тикшергәндә, һәрвакыт аңардан риза булмый: якасына ак чүпрәк тегелмәгән, төймәләрен, каеш аелларын чистартмаган. Тумбочкасында тәртипсезлек хөкем сөрә. Итекләрен дә чиста йөртми. Шелтәле сүз ишетүгә дә күнеккән, ахры, старшинаның, сержантларның сүзләрен тыңлап тора торуын, әмма кушканны эшләми генә. Башын иеп,
тик тора. Аны инде бер-ике тапкыр гауптвахтага да ябып карадылар. Аннан кайтуга, нәкъ әүвәлгечә эленке-салынкы йөрүен дәвам иттерә.
Аның каравы Мәскәүгә якын җир булгач, әнисе ай саен диярлек килеп тора. Тәмле телле, ачык йөзле апа. Киемнәре чиста-пөхтә. Малаеның бөтенләй киресе. Шундый ханымнан мондый җубылгы малай ничек туып үскән? Бик гаҗәп!
Мин бу егет белән (документларында урыс дип язылса да, ул башка кавем кешесенә охшаган) берничә тапкыр сөйләшеп карадым. Бер көнне рота командирыннан көндезге ашка кадәр аны кая да булса эшкә җибәрмәүләрен сорадым. Мин нәрсә эшләргә кирәклеген әйтеп тордым, ул үз куллары белән кушылганнарны эшли барды. Тумбочкасын тәртипкә китерде, артык- портык әйберләрне чүп чиләгенә илтеп ташлады. Юыну, теш чистарту әйберләрен бер шүрлеккә, крем, ацетон, аяк киеме щёткаларын аскы бүлеккә куйды. Гимнастёрка якасына тегелә торган ак чүпрәкләрне юды, итекләрен чистартты. Чалбарын, гимнастёркасын үтүкләде. Мин исә бөтенесен күздән кичереп, белеп бетермәгән нәрсәләре булса, аңлатып тордым. Барысын да
эшләп бетергәч, үзе дә канәгать калды кебек. Шулай да ул барыбер тиешле нәтиҗә ясамады. Аның: «Бу эшләрне башкару өчен, бүгенге кебек, өстәмә буш вакыт бирелсә иде ул», – дип әйтеп куюы шуны белдерә иде.
Бу сүзләргә нык ачуым килсә дә, тавышымны күтәрми генә, үзәгенә
үткәреп әйтергә тиеш таптым:
– Юк инде, солдат боларны эш, занятиеләр арасында, көн саен бирелә торган шәхси вакытында башкарып барырга тиеш. Башкалар булдыра бит, син дә нәкъ шундый ук ике куллы, ике аяклы егет бит.
Бер килүендә мин аның әнисе белән дә сөйләштем. Фаразларым дөрес булып чыкты. Малай әтисез үскән. Бердәнбер улына ана бөтен мәхәббәтен баглаган. Малай әзергә бәзер үскән. Укуының да рәте булмаган. Музыка мәктәбендә теләбрәк укырга керешсә дә, аннан да гайрәте чиккән. Укытучылар таләп иткән өй эшләрен әзерләүне дә җәза буларак кабул иткән. Әнисе, аны армиягә җибәрмәскә күпме генә тырышса да, булдыра алмаган. Бары бер нәрсәгә генә ирешә алган – улын Мәскәү тирәсендәрәк калдырганнар. Аны йә салкын, йә эссе якка җибәрсәләр дип, котым очты, ярый әле, Россия уртасында калдырдылар, дип сөенеп бетә алмый. Менә ахыр нәтиҗә – малае тормыш белән исәп-хисапны шушы рәвешле ясады. Бу хәл бәхетсез ана өчен шулкадәр зур фаҗига иде ки, ул хәтта һәлак булган улын алырга да килә алмады. Мәетне өенә – Мәскәүгә үзебез алып кайттык.
Әлбәттә инде, андый хәлләрдән соң тәрбия эшләренең куелышын
тикшерүне, бу эштәге кимчелекләр турындагы мәсьәләләрнең куеруын көтәргә кала. Шулай булып чыкты да. Әлеге солдатның командирларына, шулай ук комсомол оешмасын җитәкләүчегә шелтә бирелде. Солдатлар, башка хәрби хезмәткәрләр белән индивидуаль тәрбия эшләрен яхшырту буенча бурычлар билгеләнде. Барыбызга да бу эшне көндәлек вазифа итеп
кую бурычы йөкләнде. Һәр подразделениедә әлеге хәл уңае белән комсомол җыелышлары уздырдык. Үз-үзен тотышындагы ниндидер үзенчәлек булган һәркемне, үзләренә сиздермичә генә, күзәтү астында тотарга кирәклеге әһәмиятле бурыч буларак куелды.
Хәрби частьтагы бу хәл турындагы хәбәр шәһәргә дә билгеле иде. Мин шәһәр комсомол комитетының яшьләр арасында тәрбия эшләрен оештыру мәсьәләсе тикшерелгән пленумында чыгыш ясадым. Бу хәлнең хәрби частьтагы тәртипләргә түгел, аерым бер кешенең үзенә хас холык-фигыленә һәм психологик үзенчәлекләренә бәйле икәнлеген аңлаттым. Полкта да,
шәһәрдә дә фаҗиганең сәбәбен шушылай итеп аңлатуыбыз белән пленум килеште. Димәк, баланы кече яшьтән үк тормышка яраклы итеп тәрбияләү мәсьәләсе гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге иң үзәк бурычларның берсе булып кала. Апрель аенда мине Мәскәүдәге «Красный воин» газетасы хәбәрчеләре семинарына дәшеп алдылар. Политрук Бугорков мондый чарага безнең
частьтан дә вәкил чакырылуына аеруча куанды, миңа анда катнашырга кирәклеген әйтте. Икенче көнне Мәскәүдә округ күләмендә хәрби частьлардагы комсомол оешмалары секретарьларының киңәшмәсе дә буласы, диделәр.
Менә мин яңадан башкалада. Безне биредәге бер хәрби частьның
казармасына урнаштырдылар. Бик чиста-пөхтә итеп җыештырылган. Матрацлары да бездәге кебек каты-коты түгел, кунакханәләрдәге сыман калын, йомшак. Семинар да шушы ук хәрби берләшмә Мәдәният йортында булды. Бөек Җиңүнең егерме еллыгы якынлаша. Аны ил җитәкчелеге зурлап билгеләп үткәрүне бурыч итеп куйган икән.
Грязигә поезд кичке сәгатьләрдә генә. Шуңа күрә Мәскәүне карап
йөрергә булдым. Тагын бер мәртәбә Кызыл Мәйданны әйләнәсе иттем. Кремль күпере аша Василий Блаженный корылмасының манарасына карый-карый чыгып килә идем, юлның икенче ягыннан бер хатын-кызның кычкырганы ишетелде:
– Ой-вай, сержант! Сержант моего сына!
Мин тавышка борылып карадым. Машиналар арасыннан үтә-үтә, бер хатын миңа каршы чыгып килә иде. Аптырап туктап карап торам. Менә ул чыгып җитте, каршыма килеп басты.
– Бу сез бит, минем улым хезмәт иткән частьның комсомол секретаре! Мин шунда гына төсмерләп алдым, бу – үз-үзенә кул салган солдатның әнисе иде. Ул җавабымны да көтмичә, мине кочаклап алды.
Беравык тын торганнан соң, ул әкренләп сөйләрлек хәлгә килде.
– Улым әйтә торган иде: сез аңа бик булышкансыз, ярдәм иткәнсез. Рәхмәт игелеклелегез өчен.
Ул сөйли, мин исә аңа ни дә булса әйтә алмыйм. Хәер, ул сүз әйтергә ирек тә бирми. Гел үзенекен сөйли. Хәсрәтен, шулай минем белән уртаклашып, җиңеләйтергә тели, күрәсең.
Мин барыннан да элек шуңа гаҗәпләнәм: шушы кадәр зур Мәскәүдә, шул мескен егетнең бәхетсез әнисе белән очрашып кара син?! Сукмакларыбызның туры килүен могҗиза дими, ни дисең? Тормыш булгач, мондый хәлләр дә була, күрәсең.
Без әлеге ана белән бик авыр аерылыштык. Ул мине култыклап, байтак озата барды. Метрога килеп җиткәч тә, күңелен бушатып озак кына сөйләшеп торды. Ниһаять, поезд китәр вакыт җитә, дигәч кенә, аркамнан сөеп, озатып калды.
Мин юл буе шул турыда уйланып бардым. Вагонның тигез тирбәлүенә йокымсырап киткән араларда гына бераз онытылып торам да, яңадан әлеге ана күз алдыма килә. Ана өчен баланың никадәр кадерле икәнен болай да белә идем, әмма, шушы очрашудан соң, мин моның шулай булуын тагын
да тирәнрәк аңладым. Тагын шунысына төшендем: бала, никадәр кадерле булса да, аны иркәләү белән генә чикләнү әнә нинди фаҗигаләргә китерергә мөмкин икән. Бу очракта ана бары тик үзе турында гына уйлаган, аның киләчәге турында уйланмаган. Мәскәүдән әнә шундый тәэсирләр белән кайттым.
Беркөнне Духновский әйтә:
– Әйдә, без синең белән Малиновкага барып кайтыйк әле. Андагы
оешманы, читтәрәк булгач, гел күз уңында тота алмыйбыз. Карарбыз, кирәк булса, ярдәм дә итәрбез. Хәзер сезнең аларга да әйтер сүзегез бардыр.
Мин риза идем. Анда якташым Тәлгат хезмәт итә. Аны да күреп,
хәлләрен белергә мөмкин булыр. Майор Бугорков, безнең анда баруны хупласа да, кистереп әйтте:
– Бары тик ике-өч көнгә! Май бәйрәме җитә, аннары Җиңү көне! Аларны сездән башка ничек уздырмак кирәк?!
Без Пушкари станциясенә кадәр поезд белән барырга булдык. Мин эчемнән генә каршыларга, бәлки, Тәлгат килер әле, дип уйлап куйдым. Әмма алай булмады. Бер өлкән лейтенант белән миңа таныш булмаган шофёр килде. Соңыннан билгеле булганча, Тәлгатне берничә көнгә каядыр җибәргәннәр икән. Шулай да юл өсте генә аның белән дә күрешеп алу мөмкин булды. Ул кичтән кайткан. Әлбәттә инде, минем монда икәнлегемне
белмәгән. Без Духновский белән ашханәдән чыгып килгәндә, хуҗалык взводы сафка тезелеп, иртәнге ашка килә иде. Старшиналары «разойдись» дип команда биргәч, минем аркага берәү сугып алды. Карасам – Тәлгат!
Аның белән кочаклашып, кем әйтмешли, аркалардан тузан туздырып алдык. Хәл-әхвәл белештек. Әле безнең мин туган яклардан әйләнеп кайтканнан соң күрешкәнебез юк иде. Тиз генә тәэсирләремне сөйләп алдым. Аларны старшиналары ашыктыра:
– Галимов, ашханәгә керегез, иртәнге аштан каласыз!
Тәлгат бер сүзен әйтеп калырга өлгерде:
– Туйдым бу хозвзводта каңгырап йөрүдән, булдыра алсаң, мине
«боевая» машинага утырту җаен кара әле!
Безне дә штаб янында машина көтә. Шулай итеп, очрашу ике-өч
минутлык кына булды.
Мин аңа соңгы итеп әйттем:
– Күңелем сизә, ике айдан бездә бер зур вакыйга көтелә, шунда
иркенләбрәк сөйләшербез.
Мин зур вакыйга дигәнемнең кырда өйрәнүләр икәнен, әлбәттә, әйтә
алмадым. Малиновкадагы филиалның да анда катнашмыйча калмаячагын тәгаен белә идем.
Шулай аерылыштык. Безне Грязидә көтәләр.
Май башында бәйрәм арты бәйрәм китә. Беренче май бәйрәмендә
шәһәрдәге чараларда катнашырга безне дә мәҗбүр итәләр. Шунысы кызык: Грязи шәһәренең дә Үзәк мәйданы Мәскәүнеке кебек Кызыл Мәйдан дип атала. Шунда уздырылган демонстрациядә армия белән халык дуслыгын күрсәтүче транспарантлар тотып, балаларның кайсын күтәреп,
кайсын җитәкләп, йөзләп кешелек хәрби хезмәткәрләр колоннасында катнашуыбызны сорадылар. Солдатларга нәрсә, шәһәргә чыгасы булгач, атлыгып кына тора. Шулай да арадан тәртиплеләрен, йөзгә кызыллык китермәслекләрен алырга тырышам. Тумышы белән Башкортстаннан
булса да, армиягә Ташкенттан алынган Фиюн Мөхәммәтҗанов кына анда селкенеп йөрисем килми, монда гына рәхәтләнеп китап укырмын дип, шәһәргә чыгу тәкъдимемне кире какты. Аның каравы Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәре егете Габделбарый Ваһапов мондый җирләргә чакырсаң, алтын хәзинәсе тапкан кебек шатлана. Мине калдыра күрмә дип, алдан ук әйтеп куя. Һәрвакыт чиста-пөхтә, тәртипле йөрүче бу егеткә ышанычым зур, аны шундый вакытларда, ныклы тылым итеп файдаланып, беркайчан
да ялгышмыйм. Әйе, төрлебез төрле булган кебек, кемгәдер кызык тоелган тәкъдимнәргә аерым бер кеше битараф та калырга мөмкин икән.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев