Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Лилия Америкада көллият тәмамлады. Һәм укыганда ук чәчәк кибетенә эшкә урнашты. Кеше ышанмаслык хәлләр! Чәчәк кибетенең хуҗасы – данлыклы Лев Николаевич Толстойның оныкчыгы Татьяна Толстая булып чыга! Татьянаның дүрт баласы була. Олы уллары Иван Лилиягә тәкъдим ясый, алар өйләнешәләр
Флюра апа
Әткәй әнкәй белән очраша башлаганда, аларның гаиләсе турында әле
берни дә белми. Бары тик аның ятим бала булуын, фатир хуҗасы Һәдия
апаны Раузаның әтисе белән бертуганы дип кенә белә. Беркавым вакыт
үткәннән соң Рауза аңа әти-әнисенең репрессиягә эләгүен, Себердә вафат
булганнарын сөйли. Тагын дүрт туганының балалар йортында яшәүләрен
әйтә. (Әнкәйнең Завакуан исемле энесе балалар йортларында йөри торгач,
хәбәрсез югала. Менә шул энесен искә алганда, әнкәй һәрвакыт ачынып,
шул баланы жәлләп елый иде.) Репрессия корбаннары арасында аның
тагын бер туганы – Тәлига апа гаиләсе дә була. Аларның бердәнбер кызы
Флюра да балалар йортына җибәрелгән, Рауза өчен югалган, адресы да
билгеле булмый.
– Их, шул баланы табарга иде, ничек кенә булса да ярдәм итәргә иде, –
ди Рауза.
– Әйдә, эзлибез, детдомнарга хатлар язабыз, – ди Мостафа.
Эзли торгач, алар Флюраны табып, балалар йорты директорына хат
язалар. Ул хатта яшь шагыйрь Мостай Кәрим һәм аның кәләше Рауза,
балалар йортындагы Флюра Енгалычеваның туганнары булуын язып,
якын арада аның янына килергә җыенуларын белдерәләр. Баланы яклауны
үтенеп, сәлам әйтергә кушалар.
Флюра апа Енгалычева бу турыда үзе болай дип сөйләгән иде: «Шул
көннән соң балалар йортында миңа мөнәсәбәт гел икенчеләнде! Мине
кыйнаулар бетте. Шул көннән соң беркем дә кыерсытмый башлады. Димәк,
минем якларлык кешеләрем бар. Димәк, мин бу дөньяда тома ятим түгел
икәнмен!»
Әткәй бу хакта:
– Флюра безнең язмышның талисманы булды. Чөнки Рауза белән
эшләгән яхшы эшләрнең беренчесе Флюрадан башланды, – дип сөйләгән Флюра Енгалычеваның язмышы гаҗәеп катлаулы, шул ук вакытта
искиткеч. Ул бик әйбәт кеше иде. Без аның гаиләсе белән гомер буе элемтәдә
булдык, хат алыштык. Мин Флюра апа турында язмыйча булдыра алмыйм,
чөнки ул безнең өчен иң кадерле кешеләрнең берсенә әверелде. Безнең
аның белән күңелләр туры килә иде. Мин килен булып, Илгизләр гаиләсенә
кергән беренче еллардан башлап, Флюра апа белән аралашып яшәдек. Ул
Кемерово өлкәсенең Тайга дигән шәһәрендә киемнәр тегүче бер фабрикада
башта тегүче булып эшләгән, соңыннан производство бүлеге мөдире итеп
билгеләнгән. Тегүче булып эшләгәндә, «Социалистик Хезмәт Герое» дигән
исемгә тәкъдим ителгән, ләкин шул арада аны җитәкче итеп куйганнар.
Ә инде ул исем гади эшчеләргә генә бирелә дигән сылтау белән бирми
калдырганнар. Флюра апага ул вакытта Ленин ордены тапшырганнар.
Флюра апа ел саен үзе эшләгән комбинатның продукциясен сатарга
килешүләр төзер өчен ВДНХда уза торган ярминкәгә килә иде. Ул һәрвакыт
бездә туктала, атна-ун көн бездә яши иде. Килгән саен төрле киемнәр
тегеп алып килә, безне сөендереп бүләк итә торган иде. Иң мөһиме: иң
интегеп яшәгән 90нчы елларда Флюра апа безгә бәрәңге, тозлаган гөмбә,
җиләк кайнатмалары җибәреп торды. Мәскәү белән Кемерово арасында
йөри торган поезд Флюра апалар яшәгән Тайга шәһәре аша уза иде. Ул
поездда проводница булып аның танышы эшли. Ул хәбәр итә, без поездны
каршылап, күчтәнәчләрне барып алабыз. Мин аңа гомер буе рәхмәтле, аның
изгелекләрен кайтара алдыммы икән, белмим. Ел саен Яңа елга Флюра
ападан ямь-яшел пихта агачы, аның янында эрбет чикләвеге, кедр күркәсе
килә иде. Ничә еллар дәвамында безнең балалар өчен яңа ел шулар белән
истә калган.
Флюра апаның бердәнбер кызы Светлана Томск университетының
беренче курсында ук, Одессадан килгән бер студент егеткә кияүгә чыгып,
бәби тапты. Бала Флюра апа һәм аның ире Юрий гаиләсендә тәрбияләнде.
Кыз балага Лилия дип исем куштылар. Нигә боларын да тәфсилләп язам,
чөнки аның сәбәбе бар. Кияү Игорь – Одессада яшәгән әнисе Рәхилнең
бердәнбер улы иде. Ул, университетны тәмамлаганнан соң, Светлана белән
аерылышып, әнисе янына кайтты да китте. Еллар узгач, Светлана яңадан
кияүгә чыкты, тагын ике бала тапты. Лилия Флюра апада яши, аны әни
дип йөртә. Шулай итеп, 90нчы еллар да килеп җитте. Шул вакытта Игорь
әнисе Рахил белән Израильгә китәргә ниятлиләр. Ләкин Россиядән чыгып
киткәч, Австриянең Вена шәһәрендә Израильгә дигән ниятләрен үзгәртәләр
дә туп-туры Америкага юнәләләр. Игорь христиан дин әһелләре әзерли
торган җиргә укырга кереп, аны тәмамлап чыкканнан соң, чиркәүдә эшли
башлый, әнисе Рәхилне христиан монастырена яшәргә урнаштыра. Игорь
кабат беркайчан өйләнмәскә ант итә. Русча әйткәндә, «обет безбрачия»
кабул итә.
Менә шул вакытта ул кызы барлыгын исенә төшерә. Бәлки ул аны уеннан
да чыгармагандыр. Шунысы кызык: Флюра апа Игорьга да, аның әнисенә
дә бик әйбәт мөнәсәбәттә иде. Алар хәбәрләшеп тордылар. Америкадан
хатлар килеп торды. Бала әбисе янында үсте, мәктәп тәмамлады, инглиз
курсларында укыды. Лилиягә инде 17 яшьләр тирәсе иде. Флюра апаның
кияве Игорь аерылган хатыны Светланадан: «Синең тагы ике балаң бар, җибәр минем янга Лилияне. Мин аны укытып кеше итәрмен», – дип үтенә.
Гаиләдә киңәшеп, моңа ризалашалар. Ләкин ул бит күрше авыл гына түгел.
Илчелек – Мәскәүдә, Флюра апалар – Себердә! Игорь ни өчендер чакыруны
илчелеккә җибәрә. Хәтта ул вакытта Американың дәүләт секретаре булган
Бейкердан кул куйдыру бәхетенә ирешә. Һәм ул чакыруны илчелектән мин
барып алырга тиеш булдым.
Күз алдына китерегез. 90нчы еллар. Ачы көз. Илчелек ябык. Аның
каршына бары тик тартмалар куелган, Америкага бару теләкләрен белдергән
кешеләр документларын шул тартмага салырга тиеш. Мәчетләрдәге садака
тартмасына охшаган тартмалар иде алар. Ә бит миңа эчкә кереп белешергә
кирәк! Кая ул керү! Якын килерлек түгел. Минем сүзгә генә ышанмадылар,
Флюра апа оныгы белән Мәскәүгә килеп җитте. Ләкин алар да бу хәлләрне
күреп, берни дә эшли алмады, Тайгага кайтып китәргә мәҗбүр булды.
Америкадан Игорь шалтырата. Ул да ышанмый. «Бейкер үзе кул куйды
бит!» – ди. Без чарасыз. Берничек тә селкетеп булмый торган таш ятты бу
мәсьәләгә.
Көннәрдән бер көнне Илгиз Язучылар берлегендәге бер җыелышта
бу маҗараларны тәрҗемәчеләр бүлегендә әгъза булып торучы, инглиз
теленнән тәрҗемәче Татьяна Кузнецовага сөйли. Ул ханым үзенең Америка
илчесе Джон Метлок белән дус булуын әйтә, аңа әйтеп карармын ди. Дәүләт
секретаре кул куйган документ турында сүз баргач, Метлок үзе дә шакката.
Шулай итеп, йөри торгач, Лилиягә визаны алып бирдек! Хәтта 5 декабрьдә
Америкага оча торган самолётка билет та юнәттек.
Шул көннәрдә безне Илгиз белән Югославиянең бәйсезлек көне
уңаеннан илчелеккә кунакка чакырдылар. Мин анда мәдәният бүлеген
җитәкләүче ханым белән таныш идем, хәтта аның өчен Татарстанга
экскурсия дә оештырганым булды. Бар иде заманалар! Югославия дә
бербөтен иде. Америка белән дә дус иде! Хәзер инде андый ил дә юк. Ул
көнне бәйрәмдә Америка илчесе Джон Метлок та бар иде. Мине аның белән
таныштырдылар, һәм мин аңа Лилиягә виза алып бирүдәге ярдәме өчен
рәхмәт әйтеп, сеңлебез Америкага бишенче декабрьдә очарга тиеш дидем.
Ул миңа: «Мин дә шул самолётта Нью-Йоркка очарга планлаштырам», –
диде. Русча әйбәт кенә сөйләшә иде.
Флюра апа оныгын озатырга Мәскәүгә килде. Бер яктан, сөенсә дә,
йөрәге өзелгәндер инде аның. Чөнки ул нечкә күңелле, ятимлекне үз
җилкәсендә татыган, бала җанлы, бик игелекле кеше иде. Ләкин әтисе,
әбисе янына китә бит, балага алай уңайрак булыр дип тә уйлагандыр. Ә
үзе сабырлыкка өйрәнгән кеше.
Бу маҗаралар әле моның белән генә бетмәде. Флюра апа Яңа елга
Тайгадан, аерым-аерым төреп, поезд белән өч пихта агачы җибәрде. Берсе
безгә, калган икесе тәрҗемәче ханым белән Америка илчесе Метлок өчен.
Лилияне озаттык. Ул православие динендәге яһүди әбисе янына
монастырьга урнашты. Шунда яшәүче рус аристократ вәкилләре белән
танышкан. Шуларның берсе патша генералы Врангельның туганы
булып чыга. Алар белән аралаша торгач, Лилиянең үз-үзен тотышында
аристократлык чалымнары барлыкка килә. Берничә елдан соң кунакка
кайтты ул. Сөйләшүе искиткеч мөкаммәл, тәртибе сабыр. Аның нинди
тәрбия алганлыгын без дә күрдек. Тайгада иркә онык булса, биредә инде Европача тәрбия алган үсмер кыз иде. Лилия безгә монастырь каршындагы
зиратта Енгалычевлар фамилиясе куелган каберләр булуы турында да
сөйләде. Димәк, алар нәселе Америкага күптән китеп урнашкан. Чөнки
Флюра апалар дворяннар нәселеннән. Аның тәртибе, үз-үзен тотышы,
искиткеч илгәзәклеге юктан гына барлыкка килмәгәндер инде. Нәсел
тамырлары нык булган. Яңа кануннар туган нигезен таркатып җилгә
очырса да.
Лилия Америкада көллият тәмамлады. Һәм укыганда ук чәчәк кибетенә
эшкә урнашты. Кеше ышанмаслык хәлләр! Чәчәк кибетенең хуҗасы –
данлыклы Лев Николаевич Толстойның оныкчыгы Татьяна Толстая булып
чыга! Татьянаның дүрт баласы була. Олы уллары Иван Лилиягә тәкъдим
ясый, алар өйләнешәләр. Аларның хәзер инде үсеп беткән ике уллары бар.
Берничә ел элек Толстойлар нәселе «Ясная поляна»да очрашу үткәргәндә,
Лилия дә гаиләсе белән шушы очрашуга кайткан иде. Менә шундый язмыш.
Флюра апа бу якты дөньяда юк инде. Аның вафаты алдыннан Илгиз,
Тайгага барып, аның хәлен белеп кайтты. Ул Илгизне бик ярата иде. Без
дә Флюра апаны бик яраттык. Рухы шат булсын. Ул әткәй белән әнкәйнең
талисманы булып кына калмады, авыр вакытларда безнең дә ярдәмчебез
булды. Мәңге хәер-дога аңа.
Тарихыңны уйлап чыгарма
17.01.83. (русчадан тәрҗемә.) «Бездә ниндидер сәламәт булмаган
күренеш күзәтелә. Һәрбер милләт үзен башкалардан борынгырак итеп
исбатларга, имеш, аларның цивилизациясе борынгының да борыныгысына
барып тоташа дип дәлилләргә тырыша. Үзе белән күбрәк горурлана,
башкаларга караганда, үзенә күбрәк соклана. Мин әле шул вакытны
(сугышка кадәр) хәтерлим: без күбрәк дусларны мактый идек, алар белән
горурлана идек. Әлбәттә, һәр халык үзенең тарихын яхшы белергә, үзен
өйрәнергә, шуны расларга тиеш. Ләкин «үзеңнең тарихыңны» уйлап табу –
бу инде мескенлектән килә, бу халыкны түбәнсетү була. Бу теләнчелек
белән тәңгәлләшә. Әби-бабайларда булмаганны «безнеке!» дияргә ярамый.
Әгәр дә халык гасырлар дәвамында яшәгән икән, үзен раслар өчен аның
булганы да җитәрлек.
Шуны әйтим дим, Гёте 1830 елның 14 мартында шуңа бәйле болайрак
фикер йөрткән, ул Эккерман язмаларында калган. Бөек язучының тугры
секретаре менә нәрсә дип яза: «Гомумән, – дип дәвам итте ул (Гёте) –
бу милли күралмаучанлык белән сәер генә нәрсәләр килеп чыга. Ул
мәдәниятнең түбән баскычта торганнарыннан бигрәк тә ярсулы, көчле
ишетелә. Шул ук вакытта күрше халыкның бәхетен, кайгысын үзенеке
кебек кабул итүчеләр баскычы да бар. Мәдәниятнең бу баскычы минем
күңелемә якын, һәм мин ул баскычта алтмыш яшем тулганчыга кадәр күп
еллар элек ныклы басып тордым».
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев