Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Мостай әйткән: «Иң саф, иң хәйләсез һәм мәкерсез кешеләрне тизрәк пычраталар. Ул мескеннәр ак күлмәк кебек кер күтәрмиләр».
Әткәй сөйләгәннәрдән
«...Картлык сәер икән ул. Балачактагы хәлләр, кызыклар бик еш
хәтергә төшә. Олыгайгач, әллә үзең дә дөньяны бала күзе бала күңеле
белән кабул итәсең инде. Кеше картайган саен акыллылана, сабырлана,
тормышның ыгы-зыгысына өстәнрәк, читтәнрәк карый диләр. Буш сүз
икән ул. Киресенчә, һәр вак-төяккә бәйләнергә, үпкәләргә торасың.
Ирнең иң акыллы, сабыр, төпле, ныклы, көчле ихтыярлы чагы – 35 белән
65 яшь арасыдыр. Чөнки бу чорда рухи хәзинәләр туплау аеруча аңлы,
максатлы рәвештә дәвам итә. 65тән соң туплаган байлыкны туздыру
башлана. Берәүләр аны тиз генә туздырып бетерә дә бөлеп кала. Икенчеләр
саклык белән тотына һәм мөмкин булганча өстәп торырга да тырыша.
Элек мине бөек шагыйрьләр, бөек романнар, бөек картиналар, бөек
музыка, бөек фәлсәфи язмалар мавыктыра иде. Хәзер шушы даһи иҗат
җимешләрен тудырган шәхесләр кызыксындыра. Кемнәр, нинди кешеләр
алар? Пәйгамбәрләрме, әллә шайтаннармы? Әллә икесе бергә кушылган
затлармы? Аларның игелекләрен дә, гөнаһларын да гадәти үлчәүләр белән
генә үлчәп булмый. Аларның үз үлчәүләре бар, аларны шуның белән генә
үлчәргә кирәк. «Бөек» дигән сүз ишетсәм, аңымда шундый сыннар пәйда
була: Гомер, Конфуций, Данте, Гете, Рафаэль Санти, Фирдәүси, Пушкин,
Бетховен, Чайковский һәм башка шундый шәхесләр. Ул үлчәүне Тукайга
кулланырга икеләнәм.
Безгә бер кимчелек хас. Дөнья казанышларын азрак белсәк, үз казанышларыбызның базары арта дип ризалашабыз. Үткән чорда
башкорт әдәбияты дөньяга билгеле була башлаган иде. Әсәрләребезнең
башка телләргә тәрҗемә итеп таралауы, чит укучыларга барып җитүе
үзе бер югары бәһа иде. Хәзер ул үлчәү юк. Хәзер барысы да бертигез.
Кайчак хәтер калып куя. «Агыйдел» журналының 70 еллыгын билгеләү
уңаеннан мәкалә булды. 70 ел эчендә журналда басылган байтак романнар,
повестьлар, драмалар мактап санала. Ә Ленин премиясенә лаек булган
«Озын-озак балачак» белән «Ташлама утны, Прометей!» телгә дә
алынмый. Сәер бит. Редакциянең бәһасенә лаек түгелмени алар? Чөнки
бөтенебез дә бертигез. Шул тигезләр арасында кемнәрнеңдер онытылып
калуы гаҗәп түгел».
Тимербулат турында
Әткәй Тимербулатны аерып яратты. Чөнки ул әткәй янында үсте.
Туганнан башлап. Кызының баласы да бит әле. Тимербулат үзе дә әткәйне
бик ярата. Әткәй аның турында көндәлекләрендә бик күп яза. Булатның
кечкенә чагында әйткән кызык сүзләреннән башлап, яхшы укуы, мәктәпне
кызыл аттестатка тәмамлавы, университетны кызыл дипломга тәмамла-
вы – болар барысы да әткәйнең горурлыгы. Тимербулат, Америкага китеп,
университетка кергәч, анда да бик яхшы билгеләренә укыды. Америкада
калмады, илгә кайтты. Ничек яратмыйсың инде аны? Уфада узган
юбилейларының берсендә әткәйнең Тимербулат турында ешрак сөйләвен
ишеткән Рәсүл Гамзатов: (шаяртып, әлбәттә, ул барысын да белә иде):
«Мостай, мин синең оныгың берәү генә, Тимербулат кына дип уйлый
идем, тагы ике оныгың бар икән бит әле!» – диде. Әткәй җавабын озак
көттермәде: «Әйе, бар шул, тик алар бит дөнья читендә, Мәскәүдә яшиләр,
ә Тимербулат янымда», – диде.
Көндәлекләрендә Тимербулат турында язмалар күп. Мәсәлән: «Өч көннән
Тимербулат китә. Мин инде сагышта... Тимербулатны озаттык. Мәскәүгә
Әлфия белән китте. 28ендә Нью-Йоркка очачак. Егетнең күңеле тулып-
тулып кала. Тик бирешми генә. Безне тынычландыра. «Нык булыгыз!» –
ди. Бу баламны бигрәк яратам шул. Чыңгызханның да бик яраткан бер
оныгы булган. Китәр алдыннан ул үтә игътибарлы, ягымлы булды. Болай
да ягымлы, сөйкемле бит ул. Көзгә оныгымның егермесе тула».
25.12.94. «Тимербулат кайтты. Безне күрергә дәваханәгә килде. Тагы
да үсә төшкән. Элеккечә ягымлы. Рауза әйтә: «Син анда кәләш алып,
торып кала күрмә тагы, без сине Америкага бирер өчен үстермәдек»,
– ди. Больницадан кайтып, төшке ашны Әлфияләрдә ашадык. Барыбыз
да шат. Шул ук вакытта эчемдә хәвеф. Раузаның тикшерүләре хакында
нәтиҗә көтәбез, иртәгә ни әйтерләр? Менә шулай. Ни генә әйтмә,
гомерләрнең очына чыгып киләбез. Күпме калуы мине борчымый.
Беребездән икенчебез күпкә торып калмасак иде. Ул чакта «ничек
яшәргә?» дигән сорау түгел, «нигә яшәргә?» дигән сорау алга килеп
басачак».
Әнкәйнең тикшерү нәтиҗәләрендә борчылырга сәбәп юк дип әйткәннәр.
Гаиләбез өчен зур сөенеч булды.
Көндәлекләрдән
12.12.94. «Больницада ятам. Рауза белән бер бүлекчәдә. Палаталар гына
аерым. 7 төрле диагноз куйдылар, кайсы чиремне генә чирләп бетерермен.
Үлгәнче өлгереп булса ярый да... Моңа вакыт күп кирәк булачак».
Мостай әйткән: «Может быт я самый грустный весельчак?»
13.12.94. «Күңелгә таш ятты. Россия Чечняга гаскәр кертте. Нәрсә белән
бетәр икән бу хәлләр?»
8.02.95. «Муса белән (Муса Гали) тагы Переделкиного килдек. Әүвәлгечә
иҗади талпынулар, өметләр чамалы. Раузаны калдырып китүем дә мазамны
алды. Быел Переделкино белән хушлашу елы булыр, ахры».
11.02.95. «Теге пьесага тотына алмый җәфаланам. Сугыш турында
булырга тиеш. Идеям бар, ачык кына сюжетым юк. Барып чыкмас, ахры.
«Гомер мизгелләре» дигән язмаларны дәвам итәргә тотынам. Анда хикәяләү
азрак, уйланулар күбрәк булырга тиеш».
Әмирхан Еники
Әткәй иҗат йортына барган чакта анда Татарстаннан да язучылар
булмый калмый, алар аралашалар. Әткәй көндәлекләрендә ул очрашулар
турында нинди дә булса язма калдыра. 1995 елның февралендә алар
Әмирхан Еники белән бер вакытта туры килгәннәр. Әткәй аның турында
болай дип сөйләгән иде:
«Әмирхан Еникине Казанга озаттык әле бүген. 86ны тутырып килсә
дә, әле нык күренә. Ямансу булып калды. Китәр алдыннан кызык кына
фикерләр әйтте. «Хәзер инде елларны түгел, айларны гына санап яшәргә
кала. Үлемнән курыкмыйм. Яшәү теләге белән тормыштан бизү тойгысы
типмә-тигез булып тәңгәлләште. Яшәсәм дә ярый, үлсәм дә ярый», – ди.
Үзе ике тапкыр Мәскәүгә барып, җәйге костюм карап йөрде. Кыйбатсынып
алмый кайтты. Өстендә бик әйбәт соры костюм, көзен Уфага килгәндә
дә, өр-яңа кара-көрән костюм кигән иде. Димәк, әле битарафлык аның
рухына иңмәгән. Бу бик әйбәт! Әмирхан абый әле егәрле, сәламәтлегенә
дә зарланмый. Җаны арыгандыр, күрәсең. Шуңа күрә яшәсәм дә ярый,
яшәмәсәм дә ярый, ди.
Мондый кәеф ара-тирә миңа да сугыла. Картны аңлыйм», – ди иде әткәй.
Кем язып биргән?
Әле минем беренче хикәяләрем басылып чыкканда, «Яшь ленинчы»
газетасындагы бер редактор:
– Минем каләм кергәч, хикәяләрең укырлык булды. Сиңа аларны Мостай
Кәрим язып биргән бит инде! – диде.
Үзенчә мине түбәнсетергә теләгән бу кешегә:
– Мостай Кәрим булып, Мостай Кәримне дә төзәтеп язгач, син иң шәп
редактор инде, – дидем. Ачу килү генә түгел, гарьләндем ул чакта. Әткәй
язып бирү түгел, укып чыкканы да булмады. Әле басылганнан соң укыса
да, рәхмәт әйтерсең. Шулай да бер тапкыр балалар өчен язылган китап
чыккач, бер хикәя турында:
– Менә бу хикәядәге күрше хатыны артык. Аның кереп чыгып китүеннән бернәрсә дә үзгәрми. Кирәк түгел ул бу хикәядә. Язмаң уңышлы булсын
дисәң, персонажларны арттырма, – дип киңәш бирде.
Тагын бер тапкыр повестемны укыганнан соң, менә бу төше уңышлы
булган дип мактап алган иде. Ләкин кабат мактап әйткән сүзләрен
хәтерләмим. Хәтта повестем басылган «Казан утлары» журналын самолётка
укырга алып та, шунда онытып калдырган булып чыкты. Уфага кайткач
табып укыганнар. Анда да әткәйнең мактау сүзләрен хәтерләмим, әмма
әнкәйнең: «Бик матур язгансың, рәхәтләнеп укыдым, тик кыска булды, тиз
бетте», – дип әйткәненә бик сөендем.
Мәскәүдәге бер танышым миңа хикәяләрне Илгиз язып бирә дип
уйлаган. Берсендә: «Кичә кич булган вакыйга турында бүген иртән
радиодан тыңлагач кына, үзең язганга ышандым. Илгизнең алай тиз генә
яза алмаганын беләм бит», – диде.
Минем турыда гына түгел, поездда Уфадан Мәскәүгә кайтканда, бер
ханымның Мостай Кәрим үзе язмый икән, аңар язып бирүчеләр бар икән
дигән сүзләрен ишеткәч, аңлашылды: шундый категория кешеләр бар икән
ул. Ничек уйлап табалар икән шундый юк нәрсәләрне?!
***
Әткәй, үзенең көндәлекләрендә әллә кайчан булган вакыйгалар
хакында бик тәфсилләп, барлык нечкәлекләр белән язуын, «хикмәт
вакыйгаларның нинди булуында түгел, синең рухыңның, аңыңның,
хәтерләү аппаратының ничек, нинди дулкынга көйләнүендә дип
аңлата. «Алар кайбер нәрсәләрне гомерлеккә үзләштереп кала,
кайберләрен үткәреп тә җибәрә. Шөкер, минем хәтерем 70 ел буе күргән
яхшы әйберләрне, әйбәт кешеләрне, шатлыкларны тугры саклый.
Рәнҗешләрем дә булгандыр, әммә алар хәтеремне борчымый», – дип
яза ул.
Әткәйнең бу шигырен бик яратам.
Өч тулпар
Татар Тукай, татар Такташ,
Татар Туфан. Тамаша!
Шушы затлар телемә килсә,
Җаным күкләргә аша.
Бу өч тулпар тартып килә
Татар рухы арбасын.
Сикереп төшмәс шул арбадан,
Татар кайда бармасын!
Пәйгамбәрен сатмас милләт
Әллә нинди хакларга,
...Әмма яман хәбәр-хәтер
Килә безнең якларга.
Чүп ыргыталар Тукайга,
Таш аталар Такташка,
Хөкем итәләр Туфанны
Иман саткан какбашлар.
Бу халыкның тамырына
Балта чабу түгелме?!
Шундый хәлләргә шаккатып,
Әрни башкорт күңеле.
Татар Тукай, Татар Такташ,
Татар Туфан. Тамаша!
Шушы затлар телемә килсә,
Җаным күкләргә аша!
1961 ел
Көндәлекләрдән
22.03.92. «Бүген консилиум кебек нәрсә булды. Кайчан чыгарасыларын
әле әйтмәделәр. Тик һаман тын кысыла. Күп йөреп булмый. Коридорга
чыгам да тиз генә кереп утырам. Бу юлы сигнал нык кына булды.
Кичә Мәргән Мырзабаев килгән иде.
– Нәрсә болай реанимациягә эләктең? – ди.
– Оҗмахка чиратка язылып куярга дип барган идем, язмадылар. «Алдан
язылу юк, чиратыңны көт, «җивая очередь», – диделәр оҗмах вәкилләре.
Ярый, ашыкмыйк әле. Хәзер тәмугка эләксәң дә, көтелмәгән хәл түгел. Анда
халык отыры күп булачак. Ялгыз түгелсең. Кеше ни күрсә, шуны күрерсең.
Хәтта мин шулай уйлыйм: анда ачык күңелле, хөр табигатьле, чая рухлы
адәмнәр күбрәк җыелыр. Бәлки әле җырчылар да очрар».
7.11.93. «Октябрь бәйрәме. Әүвәлгечә түгел. Күңелдә бәйрәм юк. Әмма
ниндидер яктылык, ерактан килгән җылылык бар. Борчылу, хәтер калу да
юк түгел. Илгизләр бәйрәм белән котлап шалтыратты. Үзем Акназаровларга,
Әсәдуллиннарга, Мусаларга шалтыраттым. Миңа башка берәү дә
шалтыратмады. Бу мине онытудан түгел, кешеләр бу бөек бәйрәмне, үзләрен
адәм иткән тарихны, чорны оныттылар. Үткәнне оныту яки аны мәсхәрәләү
хәзер бер төрле дәрәҗәгә әйләнде. Уйлап карасаң, уелып китәрлек. Көйле
генә барган дөньяның астын-өскә китереп ташладылар, моңа куанып,
илне җимерүчеләр кул чаба, җитмәсә, безне дә чәбәкәй итәргә өндиләр.
Твардовский талантсыз бер әсәрне мактаган тәнкыйть мәкаләсенең авторы
турында болай диде: «Үзе бук чәйни, җитмәсә, нинди тәмле дип мактый».
Адәмнәр илдәге бу мәхшәргә күнегә, ияләшә башлады. Хайваннар – эт,
ат яңа хуҗага тиз генә ияләшми, баш биреп бармый. Киек хайваннар аннан
да үз холыклы. Ә кешеләр, татлы вәгазьләргә, татлы ялганнарга ышанып,
теләсә кемгә иярә. Мәсәлән, затлы ерткыч юлбарыс начар, явыз күңелле
кешеләргә бөтенләй буйсынмый, буйсынган булып маташса да, җаен табып
котыла.
Радиодан моңлы милли җырыбыз ишетелде. Димәк, өметне өзәргә
ярамый. Җырыбыз исән әле».
Көндәлекләр мине дә шул көннәргә алып кайта. Илнең, системаның
алышынган вакыты гына түгел, кеше башындагы фикерләүнең, акыл
юнәлешенең дә алышынган вакыты дип әйтер идем. Әткәй аны бик авыр
кичерде. Беркайчан да килешеп бетмәде. Бу халәттән Конфуцийның сүзләре
искә төшә. «Халык ул ак кәгазь, нинди иероглиф язасың, шул булачак».
Әткәй шуны аңласа да, ул хакыйкать белән аның акылы килешә алмый иде.
Мостай әйткән: «Иң саф, иң хәйләсез һәм мәкерсез кешеләрне тизрәк
пычраталар. Ул мескеннәр ак күлмәк кебек кер күтәрмиләр».
21.09.93 «Ун көннән артык Мәскәүдә булып кайттым. Булатны
Америкага озату буенча мәшәкатьләр килеп чыкты. Самолётка билетлар
алу, виза эшләү мәсьәләсе дә четерекле булды. Мәскәүдәге иске танышлар
ярдәм итте. Унҗидесендә көндезге бердә очып китте. Әлфия, Олег, Нәзифә,
мин озатып калдык. Беренче тапкыр шундый аерылышу бит, кыен булды.
19ында шалтыратты. Алар дүртәү киткән иде. Университет кешесе
аларны Нью-Йоркта аэропортта каршылаган. Шул ук көнне Бриджпортка
килгәннәр. Урнашканнар. Бүлмәсеннән риза, ашау әйбәт булганын әйтте.
Күңел тынычлана төште».
Мәскәүдә алар барысы да бездә тукталдылар. Бу мәшәкатьләр, әткәйнең
борчылулары минем күз алдымда булды. Тимербулатны алар Уфадан гына
озатып җибәргәннәр иде. Ләкин виза белән шундый хәлнең килеп чыгуы
әткәйне ике сәгать эчендә Мәскәүгә килеп җитәргә мәҗбүр итте.
Бу юлы әткәй истәлекләрендә минем исемне дә телгә алган.
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев