Логотип Казан Утлары
Повесть

Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)

Мостай әйткән: «Әдәбият һәрвакытта да азатлык өчен көрәште. Хәзер азатлык бар, тик әдәбият кына юк. Чөнки көрәшерлек сәбәп калмады».

(Әсәрне башыннан укыгыз)

«Перестройка бәете»

Җилләр кузы көйрәтте,
Еллар сүзне сөйләтте.
Көйрәтте дә, сөйләтте дә
Сәнәк итте көрәкне.
Кызыл катыш карабыз
Тамакларны ярабыз,
Кул кушырып тормыйбыз
Дөп-дөп күкрәк кагабыз.
Илебезне фаш иттек,
Койрыкларны баш иттек.
Акны манып карага,
Тоз сибәбез ярага.
Яңарттык бар чаманы
Җәен җиктек чананы.
Кышын җиктек арбаны,
Әммә эшләр бармады.
Кычкырсак бар көч-хәлгә:
– Әй, хәлвә, хәлвә, хәлвә!
Сөрәнләдек нахакка
Тәм кермәде тамакка.
Биш елга да түзмәде
Кыптыр куян тиресе,
Имеш, омтылдык алга,
Килеп чыкты киресе.
Әллә иблис котыртты,
Әллә Ходай «утыртты».
Ис-акылым калмады,
Бу бәетне язарга
Китәмен тел сатарга,
Китәмен җир сатарга,
Китәмен ил сатарга
Рыночный базарга.
1990 ел.

Көндәлекләрдән бер шигырь

30.05.04.
Быел җәй коры. Күккә карыйм да
Явар әле, димен, явар әле.
Рухым сүнгән чакта сабыр итәм,
Янар әле, димен, янар әле.
Кара төннең карынында ак таң
Атар әле, димен, атар әле,
Мәңгелеккә киткән кешем берчак
Кайтыр әле, димен, кайтыр әле...
Мостай әйткән: «Әдәбият һәрвакытта да азатлык өчен көрәште. Хәзер
азатлык бар, тик әдәбият кына юк. Чөнки көрәшерлек сәбәп калмады».

Көндәлекләрдән

08.01.04.
Кавказ тауларында буран икән...
Карлар каплый дуслар каберләрен
Кайсын, Рәсүл! Ярты төннән бирле
Сезнең хакта сыктый хәтерләрем.
Берегез агай, икенчегез эне –
Мин һаман да сезнең уртадамын,
Арагызга сыенмакчы булып,
Вакыт-вакыт сезгә омтыламын.
Кавказ ерак хәзер, җитеп булмас –
Андый теләк аңга кермәсен дә,

Идел буендагы калкулыкта
Урыным бар ярым тирәсендә...
Ул үзенә мине чакыра,
Кар да явып тора чак кына...
Мостай әйткән: «Ил бәхете – тынычлыкта, туклыкта. Кеше бәхете –
һәркемнең үзенеке. Аны башкалардан бурычка да, акчага да алып булмый.
Туклык һәм тынычлык аның өчен бәхетнең бер өлеше генә».

Көндәлекләрдән

27.10.03. «Тагы больницага килеп эләктем. Сул аягым шеште. Аның
үзен генә җибәреп булмый бит инде, шуңа күрә уңын да алып килдем, сау
булса да. Шаярткан булам тагы. Бөтен тәнем коелып төшеп бара. Моңарчы
өч көн температурам 38 градус булды. Рухым да талпынып тормый.
Куанычым да бар.
84 яшемне бик матур итеп үткәрделәр. Президент Салават ордены
тапшырды. Аны, тәмләп, телевизордан күрсәттеләр, радиодан сөйләделәр,
газеталар язды. Рәхимовтан, Байдәүләтовтан шәхси телеграммалар килде.
19-21 октябрьдә бик күп халык килә-китә торды. Кала башлыклары,
район башлыклары, министрлар өемне күреп, кулымны кысып чыктылар.
«Чыктылар» дигәч тә инде, болай гына чыгып китмәделәр. Өч көн буе
Әлфиянең табыны тулы булды. Кунаклары өзелмәде».
Бу урында шунысын да әйтәсем килә: әлбәттә, әткәй белән әнкәйне
карау, тәрбияләү каенсеңлем Әлфия, аның ире Олег җилкәсенә төште. Без
ерак. Якында булсак, без дә алар янында булыр идек. Мәскәүдә яшәсәк тә,
шул заман казанында кайнадык. Балаларны күтәрергә, үзебезгә дә төшеп
калмаска, җан асрарга кирәк иде. Мин эшләгән милли мәктәпләрнең фәнни-
тикшеренү институты таралды. Эшсез калдым. Илгизгә дә эшкә урнашырга
туры килде. Ул әле тәрҗемә эшләре белән күпмедер эшли ала иде. Ләкин
милли язучыларның әсәрләренә нәшриятларда ихтыяҗ бетте. Илгиз дусты
Ромен Гузаиров белән, «Арбат» дип аталган нәшриятны рәсми теркәп, китап
чыгару, китап сату белән шөгыльләнә башладылар. Яңа эш миңа да кирәк
иде. Көтмәгәндә, радиога чакырып, хәбәрче эше тәкъдим иттеләр, шул ук
елны «Зыялылар Клубы» оештыру эшләрен башлап җибәрдек. Шулай итеп,
минем бер түгел, ике эшем булды.

Зыялылар Клубы

1992 елда Бөтендөнья татар конгрессы оешкан көннәрдә мин Мәскәүдән
делегат идем, Гариф Ахуновның улы Рәшит миңа:
– Әйдә, Мәскәүдә татар зыялыларын җыябыз, барлыйбыз. Алар бит
күп! – диде.
Һәм без «Зыялылар Клубы»н оештыру мәшәкате белән яши башладык.
Бу – иҗтимагый оешма. Әле андый оешмалар турында кануннар чыкмаган.
Уставлар да юк. Беренче чиратта, эшнең кануни ягын уйласак, икенче
чиратта, кемнәр клуб әгъзалары булырга тиеш, бу Клубның максаты
нидә дигән сорауларга җавап эзләдек. Гаилә дустыбыз, академик Роберт
Нигъмәтуллинга шалтыратып, ниятләребез турында сөйләдем. Ул бу башлангычны күтәреп алды! Шунысын да әйтергә кирәк: клубның булачак
учредительләренең күбесе белән Конгресс вакытында Казанда танышкан
идек. Димәк, алар инде Татарстанга билгеле шәхесләр! Уставлар язып,
клубыбызга лаек кешеләрне эзли торгач, бер ел вакыт узып та китте.
Безнең клуб уставының бер маддәсендә: «Клуб әгъзасы нинди кеше
булырга тиеш?» дигән сорауга Роберт Нигъмәтуллин «Клуб әгъзасы яхшы
кеше булырга тиеш!» дигән маддәне тәкъдим итте. Бу сүзләргә Клубны
теркәгән вакытта Юстиция министрлыгында да каршы килмәделәр. Шулай
итеп, 1993 елның августында Мәскәүнең татар зыялылары Клубы рәсми
теркәлү алды. 10 кешедән торган учредительләр мине клубның директоры
итеп билгеләде. Беренче профессия буенча училище дипломына язылган
«Клуб мөдире» дигән сүзләр мине 25 елдан соң куып тотты. Ничек кенә
булмасын, ул белемнәрнең бу эштә файдасы күп булды. Кемнәр иде соң ул
учредительләр? Әлбәттә, беренче урында академик Роберт Нигъмәтуллин,
Югары мәхкәмәдә баш судьяның урынбасары Ренат Смаков, Тышкы эшләр
министрлыгыннан Фәрит Мөхәммәтшин (ул күп еллар Татарстанның
РФдәге вәкаләтле вәкиле булып эшләде, чит илләрдә тулы вәкаләтле
илче хезмәтен башкарды, хәзер инде Федерация шурасында), Россия
телевидениесенең икенче каналында директор урынбасары булып эшләүче
Рифат Сабитов (ул һаман шул эшендә), язучы, ул вакытта Татарстаннан
депутат иде – Ринат Мөхәммәдиев, профессор, юрист, язучы Зөфәр
Фәтхетдинов, кинорежиссёр Булат Мансуров, эшкуар Рәшит Ахунов,
институт директоры (тумышы белән Мамадыш районыннан, безнең күрше
авылдан), профессор Раиф Василов һәм мин.
Бу Клубның Мәскәүдәге татар дөньясына керткән эшчәнлеге бихисап
булды. Без татар зыялыларын барлап, аларны милләткә файдалы эшләргә
җәлеп иттек. Ренат һәм Рәсим Акчуриннар, армия генералы Мәхмүт Гәрәев,
врачлар, хирурглар, хәрбиләр, галимнәр, милләтебезнең горурлыгы булган
кешеләр клуб әгъзалары булды. Алар үзләренең исемнәре, абруйлары
белән Мәскәүдә күп төрле проблемаларны хәл иттеләр. Шуларның берсе:
1913 елдан бирле татарларныкы булып та, соңгы 50 елда Тышкы эшләр
министрлыгы карамагында торган мәдәни үзәк – Асадуллаев йортын
хуҗаларына – Мәскәү татарларына кайтару. Зыялылар Клубында Татарстан,
Башкортстан республикаларыннан танылган шәхесләр – язучылар,
артистлар, галимнәр, оешма вәкилләре белән дә очрашулар уздыра торган
идек. Казаннан Язучылар берлеге, «Казан утлары» журналы, «Сөембикә»
журналы редакциясе, Галиәсгар Камал театры, Казан консерваториясе
һәм башка оешмалар белән очрашулар оештырылды. Клуб эшләгән
30 елда уздырылган чараларны санап бетерерлек тә түгел. Безнең Клубта
Башкортстан көне дә уздырылды. Анда каенатам да катнашкан иде.
Мин 30 ел буена «Зыялылар Клубы»ның директоры вазифасын үтәдем.

Хәтер калды

«Карт кешенең хәтере калырга гына тора бит ул, – диде әткәй берсендә. –
Әле Санкт-Петербургның 300 еллыгына барырга делегация төзелгән.
Миннән: «Бара аласыңмы?» дип, исем өчен дә сорамадылар. Барырлык  хәлем дә юк инде. Рәхмәт әйтеп баш тартыр идем. Ә бит миңа еш кына:
«Син – республиканың горурлыгы, аның визиткасы», – диләр. Үзләре
горурлыкны, визитканы өйдә калдырып, кунакка китәләр. Мин моны
Президентның үзенә карата әйтмим, ул бит исемлек төземи. Исемлек
төзүчеләр моны хәтерләргә тиеш дим». Әткәй елмаеп куйды да: «Мыжып
алдым менә, тыныч булып калды», – диде.
Әткәй такмагы:
«Байның уе – керемдә,
Ярлыныкы – илендә.
Ачның күзе – икмәктә,
Тукның күзе – итәктә».
Мостай әйткән: «Аңламассың әдәм баласын, үземне әйтәм. Яшәү дә
ялкыта башлады. Үләсе дә килми. Менә бер хикмәт».
«Ачуланышып ардым инде. Кабат тиргәшмәм. Үземә үзем батып,
шундый тирәнгә кереп китәрмен, казып та чыгара алмассыз. Мин бит
гомеремнең һәрбер ботагына чытырдап ябышмыйм, бары кәүсәсенә генә
тотынып торам. Шуның өчен мине, өйдәме, өйдә түгелме, вак-төяк белән
сынамагыз. Әгәр дә кәүсәнең какшавын сизәм икән, ботакларына ябышып
маташмаячакмын. Торган җиремнән гөрселдәрмен дә авармын. Менә
шулай».
«Гади хакыйкать: таза кеше чирдән курка, чирле кеше үлемнән курка».
Шагыйрьгә гомер бакый йә таш аталар, йә сөяк аталар».

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 11, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев