Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Сөйләшеп утырганда, мин әткәйнең күңелен дә ишетә идем кебек. Күңелен бушатырга теләгән чагында заман борчуларын да, күңелендә саклаган шатлыкларын да сөйли иде. Ул сөйләгәндә, пафос та сизелми. Аны югары кимәлдәге сүзләрне чын күңеленнән әйткәненә ышанасың, ул бит – шагыйрь кеше. Аңар матур сөйләм хас.
Кави
Әткәйнең беркайчан да акча салып йөртә торган портмонесы да, шуңа
охшаган нәрсәләре дә булмады. Ул Илгиздән көлеп: «О-о, кара, моның
портмонесы нинди шәп, чын тиредән эшләнгән, кая, акчасы бармы
соң?» – дия иде, аның эченә күз төшереп. Бәлки акча күренмәгәчтер
инде: «Өзелеп китсәгез, ялгап җибәрермен, сорагыз!» – дип әйткән
чаклары да булды.
Әткәй акчасын болай гына кесәсендә йөртте. Бер ягында – кәгазь,
икенчесендә – вак акчалар. Махсус түгел инде, шулай килеп чыга иде
аның. Бәлки кесәсенең акчасыз йөргән чаклары да булгандыр. Киемен
алыштыра бит кеше. Мин белгән чактан бирле әткәйнең кибеткә йөргәнен
хәтерләмим. Йә, балалар алып кайта, йә булмаса әнкәй барып ала. Күбрәк
әйбер кирәк булганда, машина белән баралар. Ләкин әткәй кибеткә ипи,
сөт кебек әйберләргә йөрми.
Әткәй сөйләгән бер очракны искә аласым килә. Уфада беркатлырак,
үзен шагыйрь дип йөрткән Кави исемле бер кеше бар иде. Минем аның
үзен күргәнем булмады, ләкин телефоннан берничә тапкыр сөйләшергә
туры килде. Мин Уфада чак. Телефон шалтырый, әткәйне сорыйлар. «Ул
өйдә юк бит әле», – дим. «Ә син кем буласың?» – дип сорый телефондагы
тавыш. «Мин – Нәзифә», – дим. «Ә-ә, Илгизнең хатынымыни? Беләм
Илгизне, беләм! – ди бу. – Ул бит «Литературная Россия» дигән гәҗиттә
эшли. Мин аңар шигырьләремне җибәргән идем. Положительный ответ
та алдым. Әле хәзергә шигырьләрегезне баса алмыйбыз, язып торыгыз,
басарбыз дип язган иде Илгиз. Мостай абый кайткач, Кави шалтыраткан
иде дип әйтергә онытма!» – дип, трубканы куйган иде.
Без Кавиның «положительный ответ» дигән сүзен еш телгә ала идек.
Әткәй кайткач, Кави исемле шагыйрьнең шалтыратуын әйттем.
– Ә-ә, Кави! – диде әткәй, көлемсерәп. – Кызык кеше ул. Шигырьләр
яза, әйбәт кенә оброзлар тудыра кайчагында. Күптәннән, 60 еллардан
бирле минем тирәгә елышырга тырыша ул. Кави Башэнерго системасында
электромонтёр булып эшләгән иде. Ул чакта мин РСФСРның Югары
Советында президиум рәисенең беренче урынбасары идем. Ниндидер
властем бар вакыт. Үпкә авыруы белән авырган бу монтёрга бер бүлмәле
фатир алырга ярдәм иттем. Кемнеңдер киңәше беләндер инде, миңа гариза
язган иде. Соңыннан психик авыру буенча инвалидлыкка чыкты. Ару
гына шигырьләр яза башлады. Бу миңа бик нык ияләнде. Чалбары яки
ботинкасы тузса, туп-туры әйтә: «Чалбар кирәк иде... Ботинка кирәк иде...
Алмаш күлмәк тузды», – ди. Кайсы вакытта Раузага әйтеп, кайчагында
әйтми генә, аның гозерен үти килдем. Булганын бик пөхтә итеп киеп йөри. Чалбар үтүкләнгән, галстук бәйләнгән, ботинкасы ялтырап тора.
Бөеклек чире бар. Чире болай тыныч. Бөеклеген үзе генә белә, кешегә
кычкырып йөрми.
Менә шул Кави урамда очраганда, акча бирми киткәнем юк минем.
Кулымны кесәмә тыгам, бу чалбар кесәсендә акча бармы, юкмы дип
уйлыйм. Кулларым акчага тигәч сөенәм. Әле аның да беркайчан да минем
акчасыз чагыма туры килгәне булмады.
Бервакытны Кави өйгә килде. Бик сирәк килә ул өйгә үк. Димәк, бик
мөһим эшләр белән йөри.
– Мостай абый, – ди, – сиңа ике йомышым бар. Беренчесе – акча кирәк
иде бераз, икенчесе шигырьләр җыелды минем, китап итеп чыгарырга иде,
синсез булмый икән.
– Кави, синең китабың бар бугай бит инде? Чыгардың бугай... – дигән
булам. Шаяртам инде, беләм китабы юклыгын да, китап чыгачагы икеле
икәнлеген дә беләм.
– Юк, Мостай агай. Менә чыгарырга иде. Син үзең мине шагыйрь дидең
бит.
– Кави! Минем авторитет бар инде ул бераз, шулай да барысын да
булдырып чыга алмам. Менә бу ике йомышыңның кайсысы мөһимрәк,
берсен бүген үк үтим!
– Алайса, акча инде! – диде Кави.
Кави турында әткәй сөйләгән тагы бер мәзәк искә төште. Әткәй әйтә,
ара-тирә урамда бергә йөрибез, Ленин урамында танышлар да, таныш
булмаганнар да исәнләшеп уза.
– Синең белән чыксаң, Кави, баш кагудан бушап булмый, – дим. «Бу
якта шулай шул. Халык культурный. Мине таныйлар. Мин торган җирдә
халык надан, тупас, күрмәмешкә салышып китәләр», – ди. Ул миңа
шигырьләрен укый. Шигырьләре бик самими инде, бала шигырьләре кебек.
Мин тыңлыйм, күңелен күрәм. Китап чыгарырлык шигырьләре дә бар иде.
Нәшрият кешеләрен күндерә алмадым. Дәлил: «психик авыру». Күңелем
боекса, уйларым сүрәнәеп киткән чакта Кавиның бер шигырен кабатлыйм.
Ул аны «Ай тотылган төндә» фильмын карагач язган. Менә ул шигырь:
Ай тотылды – әй, көендек.
Ай котылды – әй, сөендек.
Мин дә шулай:
Бер карасаң, тотылган ай
Бер карасаң, котылган ай.
Әткәй бу хакта сөйләгәннән соң миңа:
– Беләсеңме, Кави белән аралашканнан соң мин күңелем белән
чистарынып киткәндәй булам. Аның белән аралашканда, үземне күкләргә
якынрак итеп тоям, Аллаһ бәндәсе инде ул Кави, – дигән иде.
Кавиның эш урыны да булмагандыр инде. Инвалид булгач дип уйлыйм.
Белмим, әткәй нинди аргументлар китергәндер, кайларда сөйләшкәндер,
Кавиның матди ягын юнәйтер өчен ул көченнән килгәннең барысын да
эшләде дип уйлыйм. Әткәй Салават Юлаевның Агыйдел ярында, тау
башында тора торган һәйкәлен саклаучы дигән штат берәмлеге булдырып,
Кавига ай саен акча түләүне оештырган иде. Язучылар берлегеннәнме,
ниндидер башка оешмаданмы – анысын хәтерләмим, ләкин Кави, Салават
Юлаев һәйкәлен саклап, карап торучы буларак, ай саен хезмәт хакы алганын
беләм.
Менә шундый иде ул минем каенатай.
Фатих бабай
Тагы бер кызыклы кеше турында сөйлим әле. Минем аны беркайчан да
күргәнем булмады, ул без өйләнешкәнгә кадәр вафат булган. Әткәй аны еш
кына искә төшерә иде. Ул да булса, безнең нәнәйнең, ягъни әткәйнең әнисенең
абыйсы Фатих бабай. Аның турында кызык хәлләрне күп сөйлиләр иде. Үзе бик
зирәк кеше булган ул. Нәнәй кебек 106 яшькә җитмәсә дә, 96га кадәр яшәгән.
Фатих бабай әткәйләргә килгәч, әлбәттә, аны «сыйламыйча» җибәрмәгәннәр.
Вакыты шундый. Хәзер андый бабайлар хәмер тотмас иде. Фатих бабай
шундый утырышлардан соң бияләен йә башка бер әйберен берәр җиргә
кыстырып, «онытып» китә торган булган. Иртәгесен бик хафаланып, югалган
бияләйне яки башкасын алырга килгәч, әлбәттә, баш төзәтеп җибәрәләр.
Әткәй бер хәлне сөйләгән иде.
«Фатих бабайны ишетеп беләсең инде. Ул – инәйнең абыйсы. Елына бер
тапкыр Уфага килеп, бездә кунак булып китә торган иде.
Бер килгәнендә ашап-эчеп алгач, бу сүз кузгата:
– Без, Мостафа, әбиең белән кәҗә алырга булдык әле. Шул җәһәттән бер
киңәш сорамакчы булам. Кәҗәнең ни, аның бәясе йөз тәңкә тирәсе хәзер.
Син акыллы кеше, киңәш ит: шул йөз тәңкәне каян алыйм икән?
Үзе, башын бора төшеп, читкә карый. Мин аптыраган булып көрсенеп
куйдым да:
– Мостай Кәримгә ымлап карасак, ничек булыр икән? – дидем.
– Шәп булыр! Иллә зирәк кешесең дә инде син, Мостай Кәрим!
Моны ни өчен искә алдым дисең? Хәзер миңа еш кына Фатих бабайча
киңәш сорап киләләр. Акча сорамыйлар, фатир, университетта урын,
малаена йә кызына эш һәм башкалар. Сорыйлар да: «Синең бер сүзең
җитә!» – диләр.
Җитәр бер сүзең!
...Фатих бабайның бер кыланмышы бар иде. Өч рюмка эчкәнче, миңа
Мостафа дип эндәшә, шуннан соң инде: «Сал тагы берне, Мостай Кәрим!» –
дип, кулын болгый иде.
Ул чакта Фатих бабай күптән инде 80не узган иде дигән иде әткәй.
Сумлап түлим
Барыбыз бергә җыелышкан чакта, бигрәк тә бала-чагалар күп булганда,
әткәй кесәсеннән учын тутырып вак акчаларны чыгара торган иде дә:
– Йә, кайсыгыз әйтә ала, бу учта күпме акча бар, рублями плачу! – дип
әйтә иде. – Аерма бер-ике тиен булганда гафу ителә!
Әй, барыбыз да бер-беребезне бүлә-бүлә әйтәбез. Әткәй учын ялт кына
итеп ачып күрсәтә дә тагы йомарлый. Әткәй саный да: «Юк, белмәдең!» –
ди. Шулай байтак кына ярышабыз! Отучылар булгалады, әлбәттә. Юк, миңа
андый чакта бәхет тәтеми, лотереяга бернәрсә дә ота алганым юк. Менә
каенсеңлем Әлфия берсендә 179 сум откан иде. Мин санау комиссиясендә
идем. Шунысын гына раслый алам: барысы да гадел булды.
Бәхет запасы
Сөйләшеп утырганда, мин әткәйнең күңелен дә ишетә идем кебек.
Күңелен бушатырга теләгән чагында заман борчуларын да, күңелендә
саклаган шатлыкларын да сөйли иде. Ул сөйләгәндә, пафос та сизелми.
Аны югары кимәлдәге сүзләрне чын күңеленнән әйткәненә ышанасың, ул
бит – шагыйрь кеше. Аңар матур сөйләм хас.
«Уйладым да шундый фикергә килдем: минем бик зур бәхет запасы
булган икән, бүгенге көнгә кадәр шул яшәткән мине, – диде әткәй беркөнне. –
Иҗатым күп еллар миңа бәхет туплаган, һәр яңа юлның язылуына мин
чиксез сөенә идем. Ярты гасырдан артык гомердә минем китапларым чыга
килде, вакытында пьесаларым илнең дистәләрчә, йөзләрчә театрларында
куелды. Алар минем бәхет казнасын бермә-бер арттырып килделәр.
Монысы бер.
1945 елгы Җиңү бәхете. Ул – миңа бөтен гомерем өчен җибәрелгән бәхет.
Чөнки аны тоймаган бер генә көнем дә булмады.
Тагы яраттым, яратылдым. Бәхетнең түбәсе шушы була торгандыр
инде. Яңа ел белән котлап, кешеләр сиңа яңа бәхет телиләр. Минем ул
булмаячак. Миңа иске, тугрыклы, сыналган бәхетем дә бик җиткән. Ул
мине һәрвакыт җылыта. Мин аны карт солдат үзенең медальләр таккан
иске гимнастёркасын саклаган кебек саклыйм.
Тагы шунысын әйтим: балачагымда әти-әнием, абыйларым, туганнарым
мине беркайчан да рәнҗетмәделәр, түбәнсетмәделәр. Хәзер аңлыйм: бу
бит бәхет булган! Балаларым, Аллага шөкер, авырлыклар китермәделәр.
Соң, болар бәхет түгелмени?! Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Менә
бәхетле булганда үлеп китсәң иде ул», – диде әткәй, шаккатырып. Бәхетле
булганда, кемнең үләсе килсен инде? Әткәйнең бу сүзләренә ышанасым
килмәде. Бәхетең булгач яшә дә яшә әле, әткәй, без бит сине бик яратабыз
дип кычкырасым килде. Тик дәшмәдем. Үз хәлен үзе белгәндер инде.
«Үзгәртеп кору» нәрсә бирде?
Әткәй көндәлекләрендә кайчак рус телендә язган. Шул телдә уйлагандыр,
күрәсең. Хөрмәтле укучылар, ул язмаларны сезгә дә укытасы килгәнгә,
аларны татар теленә тәрҗемә иттем. Менә шул язмаларның берсе:
16.05.04. «Минем инде күп тапкырлар әйткәнем бар, нинди генә революция
булмасын, ул кемнәндер бар нәрсәсен дә тартып ала, кемгәдер төяп бирә.
Бөек Октябрь революциясе минем халкыма барысын да бирде диярлек,
бернәрсәне дә алмыйча дип тә әйтеп була.
«Үзгәртеп кору» халыкка нәрсәдер бирде, ләкин халыктан алганы күбрәк.
Ә менә миннән барысын да алды. Ул миннән бөек дәүләтем СССРны
тартып алды. Мин бөтен ил, бөтен кыйтга язучылары белән аралаша идем,
күбесе минем дусларым иде. Барысын да «Үзгәртеп кору» тартып алды.
Минем акчам да бар иде. Гомеремнең ахырына кадәр уртача тормыш итәргә
җитәр дип уйлый идем. Аларны миннән «мадам Перестройка» талап алды.
Ул «мадам» мине тулы мәгънәсендә бернәрсәсез калганчы чишендерде.
Алмашка берни дә бирмәде. Мин шәп-шәрә калдым, ә ул үтә затлы киенде,
әйтеп бетергесез баеды.
Мин горур, җиңелмичә, вәсвәсәләргә бирешмичә, алга атлыйм».
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев