Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Әткәй моңа гаҗәпләнеп карап кына куйды, каршы берәр нәрсә әйттеме –анысын хәтерләмим. Әйтмәгәндер, ләкин күңел түренә салып куйгандыр. Ул беркайчан да, бернәрсәне дә онытмый иде. Бигрәк үз-үзенә сүз биргәндә. Әмма ул вакытта Хәмдүнәгә бернәрсә дә вәгъдә итмәде. Итә дә алмый иде. Ул бит Татарстан кешесе түгел.
Әткәй көндәлекләреннән
6.04.69. «Кич. Инәкәем минем кабинетта диванга урын түшәп ятты.
Ниндидер дога укый. Мин Ленин томын актарам. Үземә кирәк нәрсәне
эзлим. Бер бүлмәдә икәүбез. Инәкәем һәм мин. Менә дөнья нинди ул. Ул
миңа комачауламас өчен пышылдап кына укый, ә мин аны уңайсыз хәлдә
калдырмас өчен ишетмәмешкә салышам. Минем әнкәем бик әйбәт, мин
дә аңа начар ул түгел».
Нәнәй мәзәкләре
Нәнәй турында, аның белән булган кызыклы очракларны сөйләргә ярата
иде Илгиз.
Бервакытны нәнәйләр күрше рус авылындагы бер рус кешесенә
сыерларын сатканнар. Теге кеше арбага ат җигеп, сыерны алырга килгән.
Тегеләй дә итеп карыйлар икән, болай да итеп карыйлар, сыер чыкмый
гына икән ихатадан, иярми яңа хуҗасына. Шуннан нәнәй әйткән:
– Бозавын арбага сал да инде, коровасы артыннан иярер! – дигән.
Теге рус бернәрсә аңламый «чего, чего?» дип сорый икән.
Нәнәй сыер сатышырга иптәшкә чыккан күрше хатынга: «Кара инде бу
урыска, үз телен үзе аңламый!» – дип әйткән, ди.
Тагын бер мәзәк
Без дачада чак. Ул вакытта Нәнәй безнең белән байтак кына торды.
Нинди генә йомышы булса да, беркайчан да кешедән ярдәм сорап тормый
иде. Хәтта күзенә даруны да үзе сала. Аякларын сузып, идәнгә утыра,
күзләренә дару салып, ике күзенә дә мамык куя иде. Беркөнне карыйм,
нәнәй дачаның олы бүлмәсендә почмактан почмакка җил-җил атлап йөренә.
Берәр нәрсә эзли дисәм инде... Шуннан:
– Нәнәй, нәрсә булды? Берәр нәрсә югалттыңмы әллә? – дип сорадым.
– Юк, балам, врачлар йөрергә куша. Физкультура ясыйм. Буыннар катмасын дип тырышам. Ишегалдына чыксам, үләнгә абаланып егылырмын
тагы. Бәласеннән башаяк! Менә физкультура өйдә генә, – диде ул, елмаеп.
Тагын нәнәй турында
Үзгәртеп корулар вакытында Югары Шурада барган бәхәсләрне
телевизордан күрсәтәләр иде. Нәнәй, русча аңламаса да, телевизор
каршына килеп, келәм өстенә аякларын сузып, идәндә утырып карый иде ул
тапшыруларны. Микрофон өчен талашыр дәрәҗәгә җиткән депутатларны
күзәткән нәнәй бервакытны миңа:
– Кара әле, кызым, кара әле! Әнә теге шакмак кәчтүмлесе өченче тапкыр
инде чиратсыз керә, гөнаһ шомлыгы! – диде.
Карасам, микрофон алдында Анатолий Собчак ярсый-ярсый үз
платформасын яклап маташа иде.
Әткәй язмаларыннан
Сәрән авылында бер карчык: «Ике ел буе Верховный Советны карый-
карый телевизорым тузып бетте инде», – дигән.
Яман телле кешегә яки бик күп сөйләшкәнгә: «Телеңә тилчә чыккыры»
диләр. Безнең депутатларның, гомумән, политикларның телләре нинди
икән? Гел тилчә генәдер инде!
Мостай әйткән: «Әдәбият – милләтнең рухи дәүләте».
«Йолдызлар – янган йөрәкләрнең кузы, ә күктәге томан – аларның
төтене».
Әбди чалбары
Әткәй үзенең беренче гонорарына яңа чалбар алганын язган идем инде.
Менә шул чалбарын киеп, әткәй Келәшкә кайткан. Нәнәй чалбарны бик
җентекләп тикшергәннән соң:
– Менә әйбәт булган, улым, җылы тәнеңдә тузсын! – дигән.
– Борчылма, инәй, минем өстә тузмый кая барсын? Яңасын телә. Мин
яшь, сау-таза! Була торсын диген.
– Әй улым! Сугыш дигән сүзләр йөри... Була гына күрмәсен инде берүк!
Күптәннән сорыйсым килә. Сельсовет рәисе Әбди абыйга яңа постау
чалбарны син премиягә биргәнсең диләр. Ничек булды ул?
Ә ул болай була: язу-сызуны начар белгән грамотасыз авыл советы
рәисе колхозчыларны бүләкләү исемлеген хатасыз күчереп язарга дип,
ул эшләрне яхшы белгән укучы Мостафага кушкан. Кемгә эшләпә, кемгә
итек, кемгә чалбар. Исемлеккә үзен кертмәгән. Өе тулы бала-чагасы
булган Әбди инде ничәмә ел ямау өстендә ямаулы иске чалбардан йөри
икән. Кышларын ыштаны ап-ак булып, бәскә төренә, ди, малайларга
чаклы көләләр икән үзеннән. Ә Мостафа аны кызгана торган булган. Һәм
бүләкләү исемлегенә «авыл советы рәисе чалбар белән бүләкләнә» дип
өстәп куйган. «Сельсовет рәисе дә кеше төсле постау чалбар кисен әле!» –
дигән ул. Авылда Мостафаның ул «ялгыш»ын әле күп еллар яхшы сүз
белән искә алганнар.
Исемнең җисеме
Мостай Кәрим Казанда студентлар белән очрашканда, шагыйрь Роберт
Миңнуллин, Башкортстанның халык шагыйрен тәкъдим итеп, аның
исемендә ниләр ятканын әйтеп бирергә була:
– Мостай дигән исемдә «мост» – «күпер» сүзе ишетелә. Бу чынлап та
шулай. Мостай Кәрим – безнең халыклар арасындагы күпер ул. Тагы ул
исемдә «тай» дигән сүз дә бар. Димәк, ул тай кебек шигърият киңлекләрендә
чаба гына! Әле тагы бу исемдә «оста» дигән сүз дә яңгырый. Яңгырап кына
калмый, аның осталыгын да исбат итә.
Әткәй, үзенә генә хас булган хәйләкәр елмаюы белән Робертны тыңлап
бетергәч, аның белән очрашырга килгән яшьләргә күз йөртеп, болай ди:
– Минем мулла кушкан исемем Мостафа. Гарәпчәдән ул сайланма,
сайланып алынган дип тәрҗемә ителә. Олы инәем миңа бу хакта еш кына
исемә төшереп тора иде – иң әйбәте булырга тырыш, синнән башкалар
үрнәк алсыннар дия иде. Ә минем олы абыем Мортаза кебек буласым
килә иде. Шигъриятне белә башлагач, Тукайны яраттым, аңар охшарга
тырыштым. Ә менә сезгә, яшьләр, киңәшем шул – кемгә булса да охшарга
тырышмагыз, үз юлыгызны эзләгез. Хыялланырга курыкмагыз! Хыяллар
шигырь генә тудырмый, тормышны да мәгънәле итә.
Әткәй Роберт Миңнуллинны бик хөрмәт итә иде. Аның шаяртып язган
икеюллыгын бирегә дә куям әле:
Роберт Миңнуллинга
Фамилияңне бозып маташма,
Ул килешә бары Гаташка.
Әткәй көндәлекләреннән
20.07.91. «Литературная газета»ның 17 июль санында кайбер
язучыларның СССР Язучылар берлеге урынына «Азат язучылар берлеге»
оештырырга ниятләүләре хакында белдерү чыккан. Кем соң алар элекке
берлектә азат булмаучылар? Миңа беркайчан да беркем дә басым ясамады,
мин бары тик ярдәм генә тойдым Язучылар берлегеннән. Ә хәзер мине
«Азат язучылар берлеге» дигән утарга япмакчы булалар.
«Литературная газета»да дусларым Рәсүл Гамзатов белән Михаил
Дудин да СССР Язучылар берлегеннән баш тартканнар. Ә бит алар яшь
чакларыннан бирле берлекнең ярдәмен тоеп яшәде. Елына 2-3 китап
чыгаралар иде. Әле Дудинның, горурланып, үзен Язучылар берлегенә
фронтның алгы сызыгында кабул иттеләр дип әйткәне бар. Шунда ук аңа
язучылар билетын да тапшырганнар. Ә хәзер ул СССР Язучылар берлегенә
каршы яза? Оят түгелме сиңа, минем иске дустым Михаил Александрович!
...Берни аңлый алмыйм. Нәрсә, алар барысы да акылдан язганнармы?»
Ил башлыгы Уфада
2001 елның 10 июнендә В.В.Путинның Уфага килүе турында әткәй болай
дип сөйләгән иде. «Кичә безгә Путин килде. Бик матур каршыладылар.
Күңелне киткән нәрсә дә булды: үзе белән әллә мең тән сакчысы алып килгән инде! Кая барма, шулар миңа әйтә тордылар: «Сюда нельзя. Вам
не положено!»
«Акбүзат» ресторанына кереп барганда тотып туктаттылар. Нәкъ менә
шушы ресторанга чакырган кәгаземне күрсәттем. Карамыйлар да. Берсе
мыскыллап: «Вашу бумагу оставьте себе на память», – дигән була. Үзем
түшемә Герой йолдызы да тагып алган булганмын. Минем илемә килеп,
Мәскәү малайлары команда биреп тора. Аңлыйм, уяулык, саклык кирәк.
Әмма мин – 82 яшьлек карт, күкрәгемдә Кызыл йолдыз. Шуны күреп
торалар, миңа өстән аска карыйлар. Берсен төртеп җибәрдем дә ресторанга
кердем дә киттем: «Иди, жалуйся на меня, зовут меня Мустай Карим. Номер
паспорта: П АР 714082. Если арестовать надумаешь, принеси ордер на
арест», – дидем. Килмәде. Кулга алмады.
Путин, күрәсең, Башкортстан турында шулайрак уйлый: һәр тәрәзәдән
снайперлар мылтык төзәп тора. Аның шул тикле тән сакчылары белән
килүе минем республикамның горурлыгына тиде.
Хәер, безнең бу заманда һәрбер тән җанга караганда кыйммәтрәк тора.
Президентны саклау – шул эшләрнең берсе. Шушындый ук чиктән ашкан
тырышлык белән теләсә нинди җинаятьче-мафиозины да саклыйлар.
Тәннәрне саклыйлар, җаннарны таптыйлар».
Андый чакта әткәйнең хәтере калуы урынлы дип уйлыйм. Үзен
танымасалар да, дәүләт биргән билгеләр күкрәгендә бит. Әткәйнең шушы
сүзләреннән соң, аның белән булган бер шундый очраклы хәл искә төште.
Бер тапкыр шулай әткәй белән машинада дачадан кайтып киләбез.
Ул: «Юл өсте, минем Киров райкомына кереп чыгасым бар, утырып тор
машинада, хәзер чыгам», – диде. Аның «Волга» машинасы иде. Райком
бинасы янына туктауга бер яшь кенә милиционер йөгереп килде дә:
– Машинагызны моннан алыгыз, монда куярга ярамый – диде. (Шул ук
«вам не положено!») Бу милиционер әткәйне танымады дип уйлап куйдым.
Җәй көне иде, әткәй күлмәкчән, ялан баш. Башкортстан кешесенә Мостай
Кәримне танымау, минемчә, мөмкин түгел. Юк инде, теге өзми дә, куймый
да, алып китегез моннан машинагызны, ди.
– Кемгә куярга ярый соң, миңа да ярамагач! – диде әткәй, аптырагач. Ул
башта шаяртып нәрсәдер әйткән иде, күрәм, аның ачуы да килде.
– Монда хөкүмәт кешеләре генә куя ала! – диде милиционер.
– Менә мин хөкүмәт кешесе инде, алайса! – диде дә әткәй үзе белән
исәнләшкән берәү белән райкомга кереп китте.
Теге милиционер аптырап карап калды. Бәлки аның беренче эш көне
булгандыр. Райкомны артыгы белән сакларга тырышкандыр. Формасы да
өр-яңа иде.
Көндәлекләрдән
30.05.01. Әткәй авыр хәлдә дә җорлыгын югалтмады. Хәтта авырган
вакытларында да.
«Больницага яттым. «Нинди чир белән яттың?» – дип сорыйлар. «Чирем
юк, картлыкны озайтып маташам», – дим. Үзем чак-чак тын алам. Муса
Гали, Ибраһим Абдуллин да монда. Хәлиткеч бросок алдыннан бергә җыелышып, фронттагы шикелле көч туплап ятабыз. Аэропортта очкычка
утыртыр алдыннан пассажирлар җыелган залны «накопитель» диләр. Без
хәзер шул «накопитель»дә.
Бүген баскычтан менеп килгәндә, вахтёр хатын сораша:
– Нәрсә, Мостай абзый, хәл бетәмени?
Шуңа ифрат куандым. Бетә торган булса да, димәк, минем әле хәлем бар
икән. Булмаса, беткәне күренмәс иде. Мәсәлән, акча булмаса, ул бетми бит».
Юбилей
1994 елда әткәйнең 75 яшьлек юбилеен уздырдылар. Зур чараларда,
юбилейларда барыбыз да һәрвакыттагыча әткәй белән әнкәй, туганнар
янына Уфага җыелабыз. Юбилейның үз программасы бар. Опера һәм
балет театрында бик зурлап котлыйлар, аннары банкет. Банкет 250
кеше сыя торган зур ресторанда уза. Банкетка туганнарның барысын
да чакырырга тырышалар. Ул урыннарны билгеләү өйдә бер тамашага
әверелә. Рәсми чара булганга күрә билетларның барысын да гаиләгә
бирмиләр. Шуңа күрә аларның саны чамалы, җитми кала. Туганнар,
дуслар арасында ризасызлар барлыкка килә. Билетлары булса, урыннары
килешми. Урыннары булса, тагы бер-ике кирәк иде диләр. Тигезләргә
тырышалар иде. Бик якыннарына әткәй чакыруны үз кулы белән яза.
Шул ук вакытта рәсмилек тә саклана. Миңа язган бер чакыруда «Нәзифә
ханым» дип укыгач сәерсенгән идем, әлбәттә. Карасам, кызыбыз –
аның оныгы Айгөлнең чакыруында да «ханым». Үз кулы белән язса
да, рәсмилекне саклаган. Бәйрәмнең икенче көнендә Мостай Кәримнең
туган авылы Келәшкә алып баралар. Көннең нинди булуына карамастан,
Чишмә районы башланган җирдә кунакларны ипи-тоз, казы-кымыз белән
каршы алалар. Курай уйный, милли киемнәрдән яшьләр тантаналы итеп
кунакларны каршы ала. Автобус, машиналарга төялгән кунаклар Мостай
Кәримнең туган авылы Келәшкә юнәлә! Ә инде Келәш сынатмый! Мәктәп
балалары данлыклы, яраткан якташының шигырьләрен укый. Утыртырга
дип төбе-тамыры белән яшь агачлар да әзерләнеп куелган. Табын да
мулдан! Барлык тантаналардан соң, халык «Кызлар тавы»на юнәлә, анда
шундый учакка дигән утын да әзерләнгән. Бәйрәм район үзәге Чишмәнең
мәдәният йортында искиткеч талантлы артистлар катнашында тантаналы
очрашу белән тәмамлана. Беренче тапкыр Мостай Кәримнең 60 еллык
юбилеенда келәшләр кунакларны авыл уртасында казылган, «Мостай
Кәримнең илһам коесы» дип аталган коедан су уртлаттылар. «Мостай
Кәрим илһамын татып карагыз!» – дип язылган иде кое капкачына.
70 еллыкта да, 75 еллыкта да, 80 еллыгында да кунаклар кое суын
эчеп илһам алдылар, 85 еллыгында да! Без инде әткәйсез генә аның
100 еллыгында Келәшкә кайткач, бу коеның суын кунакларга тәкъдим
итмәделәр. «Мостай абый бакыйлыкка күчкәч, коеның да суы бетте», –
диделәр. Кое суы гына түгел, Мостай Кәрим үзе дә илһамландырган
булгандыр ул суны, үзе киткәч, илһамлы суы да аңа ияргәндер. Шулай
дип уйлап куйдым әле. Ышансагыз – ышаныгыз, ышанмасагыз – барып
карагыз. Менә шундый могҗиза!
Әткәйгә – 75 яшь
Әткәйнең бу юбилее турында аерым әйтәсем килә. Искиткеч бәйрәм
булган иде ул. Без барыбыз да Уфага җыелыштык. Опера театрында халык
шыгрым тулы. Башкортстан президенты да котлап сүз алды. Кунакларның
да әткәй өчен иң тансыклары, халык өчен иң абруйлылары килгән иде.
Әткәйнең бик күңеле булган иде ул вакытта. Чөнки аның бәйрәмендә
Дагыстаннан Рәсүл Гамзатов белән хатыны Патимат, Казаннан Гариф
Ахунов, Ренат Харис, Ринат Мөхәммәдиев һәм Хәйдәр Бигичев килгән иде.
Гаиләдә барыбыз да Хәйдәр Бигичевның җырлавын яратканга, бигрәк тә
Тимербулат аның «Керим әле урманнарга» җырын бик яратып тыңлаганга,
әткәй аны чакырырга булды. Хәйдәр театрда да, банкетта да, икенче көнне
өйдә дә җырлады. Күзләрдән яшь чыгарып, «Өченче көн тоташ кар ява»
җыры да тетрәндергеч яңгырады. Әткәй белән әнкәй Хәйдәргә аерым
рәхмәт әйттеләр. Әткәй шунда: «Хәйдәр Бигичевның җырын үз өемдә
ишетер өчен генә дә 75 яшемне билгеләү акланыр иде», – дигән иде.
Хәмдүнә
Җырчылар турында сүз чыккач, тагын бер җырчы белән бәйле хатирәне
уртаклашыйм әле.
Очраклы хәлләр барысы да тәкъдирдә язылган диләр.
Байтак еллар элек, тәгаен кайсы ел икәнлеген хәтерләмим дә, көннәрдән
бер көнне Мәскәү гастрольләрен оештыру мәшәкате белән йөргән җырчы
Хәмдүнә Тимергалиева һәм Мәскәүдә бергә укыган дустым, сүз остасы
Зәйтүнә Яруллина безгә килеп керделәр. Мин бу кунакларга бик шат идем.
Зәйтүнә белән дә байтактан күрешмәгән, Хәмдүнәне дә ерактан гына күреп,
ишетеп кенә беләм, якыннан сөйләшеп утырган юк. Бәхетле кешенең
кунагы бергә килә диләр. Хәтта әткәйнең бер язмасында «Бәхет ул кунакның
чабата бавына ияреп килә» дигән сүзләре бар. Мин аңа ышанам, ул дөрес
әйтә. Ләкин бу очрашуда кунакларга да тәтеде бәхет. Әткәйне көтә идек
без ул көнне! Табыным әзер, шунысына да сөендем. Кунакларны сыйлар
ризыкларым бар! Озак көттерми, әткәй дә килеп җитте. Очраклымы бу
хәл, очраклы түгелме? Кем нәрсә дияр. Күрештеләр, таныштылар. Әткәй
Зәйтүнәне белә иде инде. Зәйтүнә – безнең туйда минем яктан шаһит булган
кеше. Әткәй белән таныш. Хәмдүнәне кем белмәсен! Табынга утырдык.
Сүз барышында әткәй Хәмдүнәдән: «Башкортстанны сагынасыңмы?» – дип
сорады. «И Мостай абый! Кем сагынмый яшәгән инде!» – диде Хәмдүнә.
Әткәй акыллы хатыннарны ярата иде. Шундый матур сөйләшү китте.
Хәмдүнә белән әткәйнең сөйләшер сүзләре бетми. Әткәй аны үз янына
утырткан иде. Ул җырчының иҗаты белән дә кызыксынды, җырлатып та
алды. Шуннан ул аның тормышы турында сораша башлады. Тору шартлары
ничек, фатирың бармы дип сорады. Шунда Хәмдүнә зарланып та, ачынып
та әйтмәде кебек, чөнки бик күңелле утырабыз бит, гадәти генә итеп,
үзенчә – Хәмдүнәчә:
– Юк, Мостай абый, кая инде миңа! Тулай торакта торам. Бәлки берәр
кайчан булыр әле дип уйлыйм... – диде.
Әткәй моңа гаҗәпләнеп карап кына куйды, каршы берәр нәрсә әйттеме –
анысын хәтерләмим. Әйтмәгәндер, ләкин күңел түренә салып куйгандыр.
Ул беркайчан да, бернәрсәне дә онытмый иде. Бигрәк үз-үзенә сүз биргәндә.
Әмма ул вакытта Хәмдүнәгә бернәрсә дә вәгъдә итмәде. Итә дә алмый иде.
Ул бит Татарстан кешесе түгел. Ләкин Казанга килгәч, шушы мәсьәлә белән
Минтимер Шәймиевка кергән. Шәймиев әткәйнең үтенечен тыңлаган.
Шулай итеп, әткәй кайгыртуы белән Хәмдүнә ике бүлмәле фатирга ия
булды. Соңгы тапкыр Хәмдүнә белән 2020 елның август аенда булса кирәк,
Бөтендөнья татар конгрессының 30 еллык юбилеенда күрештек. Ул мине
кочаклап алды да:
– Нәзифә! Мостай абый мине фатирлы итте бит! Аңар рәхмәт белән
яшим! Үзен чакырып, рәхмәт йөзеннән кунак та итә алмадым. Бер кил әле,
шул очрашуларны искә төшереп утырыр идек, – диде. Очрашырбыз дип
саубуллаштык. Язмаган булып чыкты... Шул очрашудан бер ай да вакыт
үтмәде бугай... Хәмдүнәбез көтмәгәндә арабыздан китеп тә барды. Рухы
шат булсын!
Китапка исем эзлибез
Хәтерлим: Илгиз белән без дә Уфада идек. Төшке аштан соңдыр инде,
барыбызның да зур залда җыелышкан булуыбыз истә калган. Шунда әткәй
безгә: «Ничек дип атарга да белмим, менә әле яңа гына язылып беткән
әсәремә исем табышыгыз әле!» – диде. «Озын-озак балачак» дип аталачак
әсәренә исем эзләргә тотындык. Һәркем үз фикерен әйтә, ләкин берсе дә
ошамый. Эзли торгач, әсәргә исемне әткәй үзе бирде дип әйтергә була,
ләкин анда Илгизнең дә өлеше бар. Башта әткәй: «Күпер» дип атасак, ничек
булыр? Балачактан олы чакка күпер, минемчә эчтәлеккә туры килә кебек», –
диде. Ләкин әнкәйгә ул исем ошамады. Тагы эзләргә тотындык. Һәркем
үз вариантын әйтте. Мин дә эзләүләрдә катнаштым. Шулчак тәрҗемәче
Елена Николаевскаяның «Медленно седеющий младенец» дигән сүзләре
исемә төште. Ләкин бит монда русча кирәк түгел. Башкортчасы ничек була
соң моның? Күп төрле вариантларны кире какканнан соң, әткәй: «Әгәр
дә «Озын балачак» дисәк, ничек булыр?» – дип сорады. Ә инде Илгиз:
«Озын-озак балачак» дип атасак, яхшырак булыр сыман», – дигәч, барысы
да аның белән килештеләр. Әткәйгә дә бу исем ошады. Бу әсәрне русчага
Илгиз тәрҗемә итте. Шушы әсәр тәрҗемәсендә Илгизнең тәрҗемәче
буларак осталыгы да күренде. Шуннан соң олы, классик язучыларыбыз
да, әсәрләренә тәрҗемә ясарга дип, Илгизгә мөрәҗәгать итә башладылар.
Гомәр Бәширов, Нурихан Фәттахлар... Әмирхан Еники үзенең «Соңгы
китап» әсәрен Илгиздән тәрҗемә итәргә сораган иде. Кайбер җирләрен
кыскартып, карандаш белән битләрен билгеләгән ул китап әле һаман да
бездә. Тик тәрҗемә ясарга насыйп булмаган. Үзгәртеп кору нәшриятларга да
кагылды. Мәскәү нәшриятлары милли авторларны басмас булдылар. Илгиз
Кәримов – татар язучыларыннан Гариф Ахунов, Рафаэль Төхфәтуллин,
Марсель Галиев, Ринат Мөхәммәдиев әсәрләрен русчага тәрҗемә иткән
тәрҗемәче. Алар үзгәртеп коруларга кадәр өлгереп калдылар.
Хәзер инде «Озын-озак балачак» пьеса буларак та билгеле, театрларда куела. Әсәр язылгач та, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт
академия театрының баш режиссёры Рифкать Исрафилов әткәйгә бу
әсәрне сәхнәләштерергә ниятләвен әйткән. Әткәй бу хакта спектакльнең
премьерасыннан соң сөйләгән иде: «Рифкать миңа, әйдә, Мостай ага, эшлик
әле шуны дигәч, мин авантюрист түгел, нинди спектакль ясап булсын аннан
дигән идем. Ышанмадым. Кара әле, нинди матур спектакль килеп чыккан
бит!» – дип, өйгә кайткач та, соклануын белдереп утырган иде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев