Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Тагын бер булган хәл турында сөйлисем килә. Безнең гаиләдә, дуслар арасында ул фразеологик әйтемгә әйләнгән, әткәй әйтмешли – көлмәч! Әткәйнең әле яңа гына беренче машинасын алып, машина йөртергә өйрәнгән чаклары икән.
Әткәй бүләге
Шулай да бу язмамда әткәйнең үзе язып биргән кулъязмасы турында
тулырак әйтәсем килә. Каенатай үземә генә автографы белән әллә ни күп
китап бүләк итмәде. Артык тыйнаклык күрсәткәнмендер, сорарга ояла
идем. Безнең әткәй белән төшкән фотобыз да бер-ике генәдер. Автограф
дигәннән, 1977 елда Казанда татарча басылган бердәнбер шигырьләр
китабында, минем исемгә язылган шундый матур сүзләр бар иде. Ләкин
бер танышыбыз китапны тотып карыйм гына дип алды да кире кайтармады.
Әткәйнең татар телендә китаплары юк дип әйтергә була, кызганыч, шул
шигырьләр китабыннан соң башкасы чыкканы да юк.
Шушы көннәрдә генә каенсеңлем әнкәйнең туган авылы, Башкортстанның
Кушнаренко районындагы Бакай авылында шигърият кичәсендә булып
кайтты. Ул миңа болай дип сөйләде:
– Әнкәй авылында халык шундый матур итеп татарча сөйләшә! Шигырь
укыйлар, татарча җырлыйлар! Ә безнең хәтта бүләккә татарча китабыбыз
да юк икән. Бу турыда уйларга кирәк, сораучылар күп, – дип, мине дә
сөендерде.
Кечкенә китаплар сериясендә чыккан «Россиян мин» дигән китапны
миңа бүләк итеп, әткәй болай дип язган иде: «Татар россиянкасына, минем
киленемә». 1997 елда язылган бер шигырен, кулдан язып, татар телендә
түбәндәге сүзләр белән бүләк итте: «Нәзифә өчен үзем күчердем, Әткәң
Кәрим 7.02. 1997 ел». Әткәң Кәрим дигән сүзләре Мостай Кәрим дип языла
торган кул тамгасы рәвештә куелган иде. Менә ул шигырь:
«Әтәч тавышлары тынды –
Сәгать ничәдә икән?
Без эчәчәк шәрабларны
Кемнәр эчәләр икән?
Җирдә давыл күтәрелде –
Сәгать ничәләр икән?
Без кичәчәк дәрьяларны
Кемнәр кичәләр икән?
Күктә йолдызлар болара –
Сәгать ничәләр икән?
Бу дөньядан икенчегә
Нигә күчәләр икән?»
Бу шигырьне укыганнан соң нигәдер бу шигырьгә җавап язасым килде.
Юл саен сорау билгесе куелган шигырь, әлбәттә, җавап көтә сыман тоелды.
Әткәй шигыренә җавап яздым мин:
«Сәгать нәрсә, таң аткандыр –
Әтәчләр тынды инде.
Таң аттырып шәраб эчкән
Кичәләр калды инде.
Дәрьялар күптән кичелгән,
Давыллар тынганы юк.
Безнең өлеш – безгә төште,
Сәгатен белгәнем юк.
Бу дөньядан икенчегә
Күчәләр бүген, элек –
Анда сәгать сорамыйлар
Вакыт анда мәңгелек».
Ләкин үзем язган бу шигырьне әткәйгә күрсәтергә оялдым, күрсәтмәдем.
Хәзер инде бу вакыйгаларга 27 ел вакыт узган. Алар истәлек булып
калганнар. Әткәй үзе кул куйган кәгазь бите тә сакланган. Бераз саргайган,
буяулары уңса да, укып була.
«Таң аттырып шәраб эчкән
Кичәләр калды инде...»
дигән юллар әткәй белән икәү бергә утырган кичәне искә төшерде. Бәлки
ул шул турыда язгандыр?! Юкка гына миңа махсус җибәрер идемени? Бу
фикер миңа әле генә – шушы кулъязманы искә алганда гына килде.
Язучыларның иҗат йортыннан кайткач – алар барысы да Мәскәү
тирәсендә бит – әткәй гел безгә килә торган иде. Һәрвакыт! Проза язамы,
пьесамы, алар янында һәрвакыт бер бәйләм шигырь була торган иде. Миңа
ул шигырьләр бәйләме нигәдер үземнең әти урманнан бер арба печән алып
кайтканда, бер бәйләм җиләкләр дә җыеп кайтуын исемә төшерә. Тәмле,
сусыл, тәмам өлгереп җиткән урман җиләкләре. Әткәйнең дә шигырьләре
шундый иде.... Алар күп түгел, энҗе бөртекләредәй санаулы гына, тик
барысы да истә калырлык гали иҗат җимешләре иде.
Бервакытны шулай иҗат йортыннан кайткан әткәй соңлап кына
шалтыратты. Иртәгә Уфага кайтып китәсе, күрешеп китим дип, сезгә кереп
чыгарга уйладым әле ди. Ул һәрвакыттагыча «Москва» кунакханәсендә
тукталган иде. Әткәй киләсе булса, табын тулып торырга тиешлеген инде
беләсез, укучым.
Аның сәбәбе бар (әткәй дәресләренең тагы берсе). Әле генә өйләнешкән
вакыт, әткәй безгә беренче тапкыр кунакка килде. Мин, Уфадан күреп
кайтып, бишбармак пешергән идем. Өстәлдә тагы ниләр булгандыр, әмма
шунысы хәтердә: ризык әллә ни күп түгел иде. Әткәй табында ризыкның
азлыгына, төрле-төрле булмавына ризасызлык белдергән. Үземә әйтмәде,
Илгизгә әйткән. «Мин килгәндә, табыныгыз мул булсын!» – дигән. Шуннан
бирле, әткәй киләсе булса, табын тулып тора иде. Соңгы елларда хәтта
аның: «Сез безгә караганда да әйбәтрәк тукланасыз», – дигәнен ишеткәнем
булды. «Әткәй, көн дә шулай булмый ул, сез килгәнгә генә!» – дигәч, күңеле
булды. Ул үзе дә беркайчан да буш кул белән килмәде.
Шулай итеп, тагы әллә кайларга кереп киттем. Әйе, әткәй киләм дип
шалтыратты. Мин, әлбәттә кунак көтмәгән идем. Ләкин запаста нәрсәдер
булгандыр инде. Шунысы бик нык истә калган: суыткычта ясап куйган пилмәннәрем бар, ниндидер бәйрәмнән калган башланмаган виски тора.
Кызганыч, Илгиз өйдә юк, аның иҗат йортында чагы. Әткәй килүгә кухняга
түгел, олы якка табын әзерләдем. Ул шулай ярата иде. Без аны беркайчан
да кухня ягына утыртмадык. Ул киләсе булса, өстәл залга әзерләнә. Бу юлы
да табын матур булды. Әткәй күчтәнәчләре дә куелды. Шулай итеп, ашап-
эчеп дигәндәй, шигырьләр укып, әткәй белән соңгы хәбәрләрне сөйләшеп,
байтак кына утырдык. Якташлардан иҗат йортында кемнәр булган, кемнәр
белән аралашкан – әткәй аларын да сөйли иде. Таныш язучылардан кемнәр
бар иде? Казаннан язучылар бар идеме? Аларын мин сорыйм. Менә бу
югарыда әйтелгән «Таң әтәчләре кычкыра...» шигыре нәкъ шул без утырган
кичә турында кебек тоелды миңа. Чөнки әткәй бу шигырьне юкка гына
минем өчен махсус татарча язып, автограф белән җибәрмәгән бит! Әткәй
белән рәхәтләнеп сөйләшеп, вакыт үткәнен сизмичә дә утырган, гомергә
истәлеккә калган кичә булды ул... Әткәйне кунакханәгә озатырга кирәк бит
инде. Вакыт соң. Такси чакырырга дип шалтыратам. Мәшгуль дә мәшгуль –
телефонны алмыйлар. Заманы шундый иде шул. Кич белән такси кирәк
булса, иртән шалтыратып куярга кирәк. Мин әйтәм: «Әткәй, әйдә, автобус
тукталышына чыгабыз, анда машина тотып була. Бүген такси булмас,
ахры», – дидем. Без аның белән тукталышка чыгып киттек. Вакыт соң,
шигырьдәге кебек «таң атмаса да», төн урталары булгандыр. Бу февраль ае
иде булса кирәк. Утыртып җибәрмичә күңел тынычланамыни?! Урамда кар
эри, аяк астында су, пычрак. Мәскәүдә ел да шулай. Тукталышка кадәр дә
байтак кына барасы бар. Юл өсте тайгак, бозлавык. Киттек бер-беребезгә
тотынышып. Юлга чыгып, озак та тормадык, Ходай рәхмәте, бер машина
килеп туктады! Әткәйне утыртырга дисәм, ул: «Юк, син утыр әле башта,
бу пычракта, вакыт та соң, мин сине ялгыз җибәрмим, өйгә кадәр илтеп
куям», – ди. Шулай итеп, ул мине өйгә чаклы машина белән озатты. Кайтып
җиткәч, мин исән-имин кайтып җиттем дип шалтыратты да. Менә минем
каенатай шундый джентльмен иде!
Укырга кердем!
Без Илгиз белән өйләнешкәндә, минем югары белемем юк иде.
Университетта белем алу кирәклеге минем генә түгел, Илгизнең дә
хыялы иде. Ул башта ук: «Югары белем һичшиксез кирәк!» – дип әйтә
килде. Кызыбызга бер яшь тулганда, мин университетка керергә әзерләнә
башладым. Казан университетына керергә теләсәм дә, Уфага, Башкорт
дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керергә
уйлаштык. Чөнки кызыбызга бер генә яшь иде бит! Бер яшьлек баланы
авылга илтеп, минем әнигә калдырырга кызгандык. Әнине дә, баланы да.
Янымда булсын дидек. Бала белән Уфага укырга керергә киттем. Әлбәттә,
бала карау каенанай өлешенә төште. Мин аңа бик рәхмәтле. Елга ике тапкыр
берәр айга кайта идем бала белән. Шунда әнкәйдән аш-су осталыгына да
өйрәндем. Бик авыр вакытлар иде ул минем өчен. Алар өчен дә җиңел
булмагандыр дип уйлыйм. Иртәнге якта имтиханнар, өйләдән соң көненә
8әр сәгать дәресләр. Бала бәләкәй. Каенанай чыдады инде. Өченче курста
кызымны ике баласы булган сеңлемә кайтардым. Кешеләр бер яшьлек
бала белән академик ял ала, ә мин укырга кердем! Шушы еллар эчендә мин Илгизнең гаиләсенә, алар миңа ияләнде. Уфада укымасам, килен
булуның ни икәнен белмичә калыр идем. Бергә көн итү миңа алар хакында
байтак кына истәлекләр дә калдырган. Каенанай Илгизне бик ярата иде. Ул
яратуның күпмедер өлеше миңа да тигәндер. Улың кемне яратса, киленең
шул булыр. Каенанам моны яхшы аңлый иде.
Шунысын онытасым юк: каенанай ел саен май аенда минем туган көнгә
каклаган каз җибәрә торган иде. «Менә бу казлар минем туган авылымда,
Сәрмәсән елгасы суларын эчеп үскән казлар, сез дә авыз итегез әле!» дип
яза иде ул хатында. Ул казны ничек турарга да әнкәй өйрәтте! Менә ул
сәнгать! Ә инде Илгизнең туган көненә гыйнвар аенда ат ите, казылык
килә торган иде. Әнкәй ул күчтәнәчләр янына озын итеп хат яза. Ничек
пешерергә, ничек ашарга икәнлеген өйрәтә. Бер хатның ахырында «Хат
кына булмады инде бу, инструкция булып чыкты!» дигән сүзләрен хәзер дә
елмаеп искә алам. Хатлар һәрвакыттагыча татарча языла иде. Каенанамның
архивымда сакланган бер хатын үзгәртми-нитми шушы урынга куям әле:
«Кадерле балакайлар! Сезне сагынып, сәлам җибәреп калам. Айгөлгә
аерым сәлам, үзе кебек зурны.
Нәзифә! Илгизнең туган көненә әзрәк күчтәнәч җибәрәм. Гөмбә,
билдәмә (казы), печенье (анысын әнкәй үзе пешерә иде. Искиткеч тәмле
иде ул. – Н.К.) кыздырылган гөмбәне тик җылытырга гына кирәк, ул
пешеп җиткән. Суганын аерым кыздырып өстә. (Консервировать итәр өчен
суган салмыйлар.) Зур банкадагысы мариновать ителгән. Эчәге пироглары
пешер. Эчәге бик свежий, тәмле булыр. Тик башта талдырырга кирәк.
Сез талдырырга дисезме, парларга дисезме? Одним словом, бер 10 минут
кайнатып алырга кирәк. Мин элекке елны җибәргәне кайнатып алынган
иде. Илгизне туган көне белән алдан ук котлап куям. Сәламәтлек, бәхет
телим икегезгә дә, өчегезгә дә. Илгизгә бүләк итеп, язлы-көзле кияргә
пальто заказать итәрбез диде әткәгез. Әлфия бүләкне үзе Мәскәүгә килгәч
алып бирер. Барырга җыена. Шулай итеп, Илгизнең бүләк җыясы бар әле.
Ярый, әлегә хушыгыз!
Айгөлне минем өчен үбегез. Әнкәгез. 2 январь 1972 ел».
Әнкәйнең тагы кечкенә бер хаты, ул аны күчтәнәч янына куйган. Ул
күчтәнәч казылык булырга тиеш:
«Нәзифә! Бу – Ташкенттан килгән күчтәнәч. Пешереп ашарга кирәк. Ике
сәгать кайнатырсың. Әткәңә дә авыз иттерер өчен ул сезгә барасы көнне
пешерергә тырыш, яме? Өчегезне дә үбеп, әнкәгез».
Менә шулай, инструкцияме, түгелме – безне кайгырту. Рәхмәт, Әнкәй!
Мәхәббәт формуласы
Шушы урында әнкәй турында сүз чыккач, аларның әткәй белән ничек
танышуларын да язасым килде. Әткәйнең шигыре белән башлыйм әле:
«Күпме еллар инде йөртәмен
Сине йөрәгемдә,
Йөрәгемне каты чәнчү алды
Капыл үткән төндә.
Әллә авыр кайгың бармы синең?
Әллә бармы шигең?
Мин курыктым югалтам дип сине,
Йөрәк куйса шиңеп».
Мостай Кәрим «Раузага» дип аталган бу шигырен 1956 елда язган.
Күрәсең, аның күңелендә Раузасын югалту куркынычы үзен гел хәтерләтеп
торган.
Хатыны Раузага багышланган шигырьләре күп түгел сыман. Ләкин ул
ике кешене, ул гаиләне якыннан белүче гаилә әгъзасы буларак, аның барлык
иҗаты Раузасы белән бәйләнгән дип әйтә алам. Сүземне раслап, аларның
тормышындагы бик авыр бер вакыйганы искә аласым килә...
1964 елның матур җәе... Минем булачак каенанам белән каенатам
Кавказ тауларына андагы танылган язучы, шагыйрь Алим Кешоковның
50 яшьлек юбилеенда кунак булалар. Ул бәйрәмнән соң Эльбруска баралар
һәм аннан кайткан вакытта юл казасына очрыйлар. Ниндидер бер могҗиза
белән генә тарлавыкка очмый калалар. Шофёр машинаны кискен борып,
наратка бәрелә һәм машинаның алгы тәрәзәсеннән очып чыккан Рауза йөзе
белән ташларга барып төшә. Каенатай җиңелчә генә яраланса, Раузасының
башында ачык яра, тез сөякләре чәрдәкләнгән һәм ул аңсыз була... Тырнауз
хастаханәсендә аңа операцияне Хәсәнби Каранашев исемле яшь хирург
ясый. Операция уңышлы үтә. Мостайның Раузасы аякка баса. Таулар иле
белән хушлашканда, Мостай Кәрим хирургка: «Сез минем хатынымны
гына түгел, сез минем иҗатымны коткардыгыз!» – дип әйтә. Әгәр дә ул
каза фаҗига белән беткән булса? Бу турыда уйлавы да куркыныч. Бу бит
әле 1964 ел гына. Алда иҗат белән тулы 40 елдан артык гомер бар. Күпме
әсәр язылган ул вакыйгадан соң? Димәк, Мостай Кәрим иҗатының һәр
әсәре, шигырьләренең һәр юлы, тормышының бар уңышы мәхәббәтенең
исән, янында булуына мәдхия, мәхәббәтнең гомерлек җимешләре дисәк,
һич тә ялгыш булмас.
Мостай Кәрим бер истәлегендә: «Миннән еш кына «Нәрсә ул бәхет?»
«Нәрсә ул мәхәббәт?» дип сорыйлар, – дип яза. – Мин бу сорауны артык
гади, бик акыллы булмаган сорау дип атар идем. Чөнки бәхет белән
мәхәббәт ул бармак эзләре кебек. Һәр кешедә үзенеке, кабатланмый.
Кемгәдер бәхет өчен тулы кояш кирәк, ә кемдер бәләкәй генә нур чаткысы
белән дә бәхетле».
Мин 22 яшемнән бирле бу гаиләдә, шуларның утыз биш елы әткәй белән
әнкәй дип йөрткән кешеләрнең яктылыгында, аларның барлыгын тоеп
яшәү рәхәтлегендә узды. Якыннарыбыз безнең арадан киткәч, их, менә
моны сорыйсы калган икән дип үкенгән чакларыбыз күп була. Әле алар
бакыйлыкка күчкәч тә, аларның юклыгына ышанмаган күңел киңәшәсе
килгәндә дә, ниндидер шатлыклы хәбәр белән бүлешәсе килгәндә дә,
аларга омтыла. Ләкин алар юк. Их дип үкенеп куясың. Минем язмамның
геройлары – илле елдан артык бербөтен булып, бер-берсен аңлап, хөрмәт
белән, чын ярату, мәхәббәт белән яшәгән кешеләр. Аларның очрашу,
беренче күрешүләре турында язылган истәлекләр бар. Ул турыда әткәй
бик тәфсилләп сөйләгән иде. Ә менә әнкәйнең аларның танышу тарихы
турында сөйләвен бик хәтерләмим.
Кайбер әңгәмәләрдә сез инде ничә ел бергә яшисез, туйларыгыз ничек
үтте дигән сорауларны укыганым бар. Ул сорауга каршы әткәй болай дигән
иде: «Безнең бергә яшәүнең төгәл генә әйтерлек датасы да юк. Туйлар да
булмады безнең. Ә менә танышу – анысы гаҗәеп бер тарих!»
Әткәй танышулары турында сөйләргә ярата иде. Һәрвакыт ниндидер
яңа төсмерләр, яңа детальләр өстәлә. Язмыш дигән нәрсәнең барлыгын
исбатлаган тарих аларның танышуы. Каенатам язмышка ышана торган кеше
иде. Әле абыйсы Мортазаны өйләндергән вакытта ун яшьлек Мостафага
Олы әнисе: «Сиңа да маңгаеңа язылганы насыйп булыр, тик кәләшең
ерактан булыр, ахры, каш араларың бик киң. Берсе мәгърипкә, икенчесе
мәшриккә караган», – дип әйткән була. Менә шушы «маңгаена язылган»
дигән нәрсә аның күңеленә кереп утыра. Кем белә, бәлки аларны балачакта
ишетеп, күңелгә уелган бу сүзләр, үз язмышына ишарәләгән билгеләрне
таный белүе кавыштыргандыр да?
«...1938 елның май ахыры иде, – дип сөйли башлаган иде каенатай. – Шул
көннәрдә әле басылып та чыкмаган поэмам өчен акча да түләделәр, базарда
шуңа өр-яңа чалбар, аз гына киелгән туфлиләр сатып алдым. Өс-баш бөтен
булгач, дәрт тә тик ятмый икән. Әнә шул иләс-миләс чакта сабакташ дустым
Вафин Закир әйтеп салмасынмы: «Ничава гына егет күренәсең бит әле син
хәзер. Шәрип авылында менә синең өчен генә туган бер кыз бар. Укытучы.
Киттекме шуны күзләргә?» – диде. Исемен дә әйтте. Башта югалып калдым.
Кыз-кыркын янында йөргәнем юк иде. Шулай да: «Киттек!» – дидем. Төш
ауганда, без инде Шәриптә идек. Дустымның хатыны да безнең кайтуны
чамалап торган, ахры, табын әзерләгән. Ләкин минем тамактан аш үтми,
теге кыз белән танышасым килә. Алар – өч кыз, каршыдагы өйдә торалар
икән. Өчесе дә – яшьләр: икесе – укытучы, берсе – фельдшер. Минем ике
күзем тәрәзәдә...»
Ләкин алар бу юлы очраша алмый. Чөнки «аның өчен генә туган кыз»,
каникуллар башлану сәбәпле, Уфага апасына кунакка киткән.
Дустының хатыны башка бер кызны димли башлый. Монысы тегесеннән
дә матуррак, син бит әле берсе белән дә таныш түгел, нинди аерма бар дип
үгетләргә тотына. Ләкин «үзе өчен туган кыз» артыннан кайткан Мостай
болай дип уйлый: «Булмагае тагы. Миңа калса, пар канатлы фәрештә
булсын! Минем өчен генә тумагач... Болар бит ирле-хатынлы алдатып, мине
отарга уйлыйлар, нык торырга кирәк. Үземнекен күрмәс әүвәл, ятка күз
салу хыянәт түгелмени?» Кызның моны көтмичә китеп барганына әзрәк
үпкә сыман бер хис тә барлыкка килә аның күңелендә.
Киткәндә, каенатай кызның Уфадагы адресын сорап ала. Ләкин ярый
барырмын, табармын, ләкин үземнең шушы әрсезлегемне нәрсә дип
аңлатырмын дип уйлый да адресны укып та тормый, кәгазьне ерткалап,
җилгә очыра. Һәм бу хакта: «Менә шулай, бу язда мәхәббәт миннән эзен
яздырды», – диде әткәй.
...1939 ел. Каенатайның беренче китабы дөнья күрә, эшкә урнаша, акча
килә башлый. Студентның иң зур – тулай торактан фатирга күчү хыялы да
тормышка аша. Алар «Отряд кузгалды» дип аталган беренче китапларын
чыгарган Вәли Нәфыйков белән икәү бергә фатирга күченәләр. Ул фатир,
Социалистическая белән Достоевский урамнары киселешендәге почмакта,
47 санлы ике катлы агач йортның икенче катында яшәүче Һәдия апа
фатирындагы бер бүлмә була. Ул фатирга урамнан текә генә агач баскыч
менә, ишек төбендә бавыннан тарткач чылтырый торган кыңгыравы да була. Ә инде кем килгәнне беләсе килгән кеше өстәге тәрәзәдән карый
да, аска төшеп тормый гына келәгә бәйләнгән бауны тартып, ишекне ача.
Беренче тапкыр килгәндә, аларга Һәдия апа, ишекне ачып, яши торган
бүлмәләрен күрсәтә. Бүлмәдә зур өстәл, икесенә ике карават куелган була.
Менә шунда йөри башлый инде барлык язучылар. Каенатай ул хакта:
«Дусларым белән кайткач, Һәдия апа юкны бар итеп, барны күп итеп, табын
әзерли торган иде», – дип искә ала. Минем бу урында Һәдия апа хакында да
бер-ике сүз әйтәсем килә. Чөнки Һәдия апа белән мин дә таныш идем. Ул
бик гадел, бераз кырыс, аш-суга оста апа иде. Гаиләдә аны Туган абыстай
дип йөртәләр. Каенатайның фатирда тора башлаган вакытларын искә алып,
миңа болай дип сөйләгәне булды: «Мостай көн дә бер язучыны ияртеп
кайта иде. Барысы да ач-ялангач. Ул Рәшит Нигъмәтинең киеп йөри торган
шинель итәкләре чәчәкләнеп, чукланып беткән булыр иде. Җитмәсә, үзендә
туберкулёз. Мостай янына килеп, тамакларын туйдырып китәләр иде».
Менә мин темамның иң мөһим урынына да килеп җиттем шикелле. Ул
хакта каенатай бик тәфсилле итеп искә ала: «Утыз беренче декабрь иде
ул. Мин эштән чыктым, институтка бармадым. Ябалак-ябалак кар ява.
Шуңа сокланып, хозурланып, өйгә кайтып киттем. Капкадан кергәч тә,
көзен яфракларын коймый калдырган чия агачы тирәсендә талпышынып
уйнаган кар бөртекләреннән аерыла алмый тордым. Башны күтәрми генә
кыңгырауның бавын тарттым. Өстә ишек ачылып ябылды, ләкин келә
күтәрелмәде.
– Сезгә кем кирәк иде? – диде миңа ят бер яңгыравык тавыш. Менә
шушы тавыш кинәт кенә урады да алды. Мин дерт итеп, башымны югары
күтәрдем. Тәрәзәдән каракучкыл йөз балкыды. Балкыды да сүрелде.
Ярымкаушап, ярымшаярып:
– Сез кирәк, төшегез монда! – дип әйтеп салдым.
Келә һаман ачылмый.
– Сызгыра белсәгез, сызгырыгыз! Сызгырсагыз – төшәм! – диде дә
кызыкай, матур борынын җыерып, елмаеп куйды.
Мин – гомергә сызгырырга өйрәнә алмаган кеше.
– Сызгыруын сызгырмам, тик гәүдәгезне күрсәм, менә шулай суырып
алырмын! – дип, иреннәремне бөрештереп, һаваны суларга керештем.
Келә келт итте, мин баскычтан югарыга үрмәләдем. Ләкин нигәдер озак
мендем. Йөрәгем ашкына иде бит, нигә шулай әкрен кыймылдадым икән?..
Әле һаман да аңламыйм...»
Фатир берничә бүлмәле. Ишек ачкан кыз башка бүлмәгә кереп киткән.
Ә зур бүлмәдә каенатайның әтисе Сафа бабай белән бертуган энесе Ильяс
авылга кайтып китәргә әзерләнәләр икән. Алар авылдан азык-төлек алып
килгән булганнар.
Капчык авызын бәйләргә дип, Сафа бабай теге ишек ачкан кызны
чакырып чыгара, кызның бик оста итеп сүс бау белән капчык авызын
бәйләгәнен карап тора да:
– Афәрин, сылу кызыкай! Кулың эшкә килешеп тора икән! Миңа синең
капчык авызын бәйләвең хаҗәт түгел, эшкә ничек тотынганыңны күрәсем
килгән иде, – ди.
Авылныкылар авылга китә. Һәдия апа эштән кайтмаган әле. Өйдә икәү генә калалар. Каенатай бу тылсымлы минутлар турында болай дип сөйли
иде:
– Танышыйк әле. Минем исемем Рауза! – ди кыз, кулын сузып.
Мин аның кечкенә кулын учыма алдым.
– Рауза? Шәриптәнме?
– Ничек инде Шәриптәнме? – дип, ул кулын тартып алды.
– Сез Шәриптән! Сез ишек ачканда ук күңелем белән таныдым.
– Әйе, былтыр мин анда укыттым. Һәдия апа сөйләдеме?
– Ул сөйләмәде... үзем... Узган ел дустым Закир Вафин мине Шәрипкә
сезнең белән танышырга алып кайткан иде. Сез Уфага китеп баргансыз.
Мин ифрат боектым. Күрмәсәм дә, гашыйк булып киттем. Дөрес
эшләгәнмен икән.
Хәзер инде шунысын да әйтергә була: Шәрип авылында очраша алмаган,
Уфага апасына кунакка киткән кыз да, Мостай белән дусты торган фатир
хуҗасы Һәдия ападагы кыз да Рауза булып чыга. Һәдия апа белән Раузаның
әтисе Суфиян абый бертуган булалар. Менә язмыш шулай очраштыра
аларны.
Шушы очрашудан соң, сугыш елларын санамаганда, алар гомер буе
бергә. «Бу очрашуга без гаҗәпләнмәдек тә кебек, – дип сөйләгән иде
каенатай. – Шәриптә аймыл булуыбызга торып-торып исебез китте. Инде
байтак еллар узгач, әгәр дә без Уфада гына очрашкан булсак, Шәрип тарихы
булмаса, бәлки безнең очрашулар исәнме-саумыдан ары китмәс иде дип
уйлыйм. Чөнки ул вакытта Раузаның да күзе төшеп йөргән егете булган. Ә
менә минем, Шәриптә миңа насыйбы булмагач, башкасы кирәк түгел дип,
танышудан баш тартуым Раузага да тирән тәэсир иткәндер. Нәкъ илле ике
ел без бергә, бу могҗиза түгелмени?»
Әнкәй бакыйлыкка күчкәч, әткәй тагы өч елга якын яшәде. Гаиләдә әнкәй
һәрвакыт беренче урында тора иде. «Менә әнкәгез нәрсә әйтер? Менә әнкәгез
генә килсен әле!» дип, безне «куркыта» да торган иде әле. Каләмнән төшкән
әсәрләре иң башта Рауза кулында. Раузасы – беренче укучысы, беренче
редакторы, беренче тәнкыйтьчесе дә! Ләкин әткәй сүзе кирәк вакытларда
алда ул була торган иде. Алар – бер-берсенә хөрмәт, мәхәббәт, ышаныч белән
яшәгән гаилә. Әнкәй беркайчан да гайбәт тыңламаган. Ирең тегеләй, ирең
болай дип, гайбәт алып килүчеләрне, үзеңне бел дип, кире бора торган булган.
Аларның тормышы башланган ике катлы бу агач йорт турында болай
гына язмадым. Анда язмышка ишарә ясаган байтак кына мизгелләр бар.
Чөнки Уфадагы ул урам хәзер Мостай Кәрим исемен йөртә, хәзерге көндә
ул урында күп катлы йорт торуга карамастан, йорт саны да 47 булып калган.
Аннан ерак түгел әткәйгә – Мостай Кәримгә куелган бик мәһабәт һәйкәл
бизи ул урамны. Шулай итеп, ул, мәхәббәт тулы тормышын кайда башласа,
бүген дә шул урамда халкының да мәхәббәтен казанып басып тора.
Татармы, башкортмы?
Без әткәй белән һәрвакытта да татарча сөйләштек. Еш бирелә торган
«Мостай Кәрим татармы, әллә башкортмы?» дигән сорауга ул: «Минем
ана телем – татар теле, рухи телем – башкорт теле. Шуңа күрәдер минем өчен бу ике телнең икесе дә кадерле!» – дия иде. Ләкин күпләр аның бу
аңлатуы белән генә канәгатьләнмичә, башкортка сатылган татар дип,
күңелгә тия торган ярлыклар да тага. Ул әле һаман да бара. «Президиум
шагыйре», «милләтен алыштырган» – гаиләсенә дә тагы әллә нинди усал
сүзләр ишетергә туры килә. Бу гаиләдә килен генә булсам да, ул сүзләр
минем йөрәгемә дә кадала. Әткәйнең әйткәне бар: «Шагыйрь тик үз
илендә генә шагыйрь була ала. Ана телем – татар теле. Шуңа карап, мине
сугыштан соң Казанга чакыручылар да булды. Әмма мин Казанга барып,
татар шагыйре булуымны күз алдына да китерә алмадым, татар әдәбиятын,
татар шагыйрьләрен бик яратсам да. Аяк астында туган туфрагың булмагач,
ничек илһамланырга мөмкин? Барысыннан да болай, безнең келәшләр
татарча сөйләшсәләр дә, башкортча уйлыйлар. Дөресрәге, башкортча уйлап,
татарча сөйләшәләр. Чөнки тамырларыбыз, уй-фикерләребез башкорттан
килә. Мин, мәсәлән, ике каннан – башкорт һәм татар каныннан яралганмын.
Башкортча уйлап, башкортча язам. Килеп чыга диләр шигъриятне белгән
кешеләр».
Шулай бервакыт Илгиз кәгазьләре арасыннан кош теледәй бер язма
килеп чыкты. Әткәй кулы белән ни өчендер рус телендә язылган. Бәлки
ул бу урында русча уйлагандыр. Бу шигырь – минем өчен табыш. Беренче
тапкыр басыла.
«Я – поэт.
Поэт как ребенок, Он всегда ждёт.
Прошлое любит как память.
Настоящее как плоть.
Вот, всегда буду ждать...»
Көндәлекләрдән
2.01.91. Өмет турында. «Бурый-бурый кар ява. Өмет турында уйланып
утырам. Фәкыйрьләр, чирлеләр, хәсрәтлеләр өчен яхшылыкның килеренә
өмет зуррак. Чөнки аларның өметтән башка таянычы юк. Менә хәзер безнең
Ватаныбыз чирле, хәсрәтле, фәкыйрь. Аңа өмет бигрәк тә кирәк. Без – аның
балалары ил өметен өзмик».
Бу сүзләрдән соң 23 ел вакыт узган... Үзгәрешләр бармы соң дип
сорыйсы килә, тик сорар кеше юк. Җавап бирүче дә юк…
Гаилә мәзәкләре
Каенатай сөйләгән иде.
Бервакыт Башкортстанның бер төркем язучылары Ырынбур якларына
укучылар белән очрашуга барганнар. Чыгышлардан соң барысын да бер
башкорт гаиләсенә кунакка дәшкәннәр. Ашлары бик тәмле булган. Берзаман
өстәлгә тутырган тавык та чыгарганнар (Әткәй ул ризыкны яхшы белә,
бәйрәмнәрдә әнкәй аны һәрвакыт пешерә иде. Үзем дә тавык тутырырга
аннан өйрәндем. – Н.К.). Шунда әткәй:
– Бу бит татар халык ашы, башкортныкы түгел, кем пешерде моны? –
дип сораган.
Хуҗабикә:
– Әй, киленебез татар безнең! Шундаен да оста инде, шундаен да әйбәт инде, татар дип тә әйтмәссең! – дигән. Моны сөйләп, әткәй безне бик
көлдергән иде.
Беренче тапкыр шушы көлкеле хәлне сөйләгәннән соң, әткәй миңа
карады да: «Ә безнең килен татар булганы өчен яхшы!» – диде.
Милләт турында әйтү, бүлешү – андый нәрсәләр гаиләдә юк иде. Ә бу
хәл инде – чын анекдот.
Тагын бер мәзәк
Тагын бер булган хәл турында сөйлисем килә. Безнең гаиләдә, дуслар
арасында ул фразеологик әйтемгә әйләнгән, әткәй әйтмешли – көлмәч!
Әткәйнең әле яңа гына беренче машинасын алып, машина йөртергә
өйрәнгән чаклары икән. Уфада базар чатыннан борылуга әче итеп милиция
сыбызгысы тавышы ишетелгән. Әткәй коелып төшкән. Нинди хата ясадым
икән дип, тормозларны чинатып, педальга баскан. Караса, фуражкасын
кырын салып, аклы-каралы таягын күн итегенә суга-суга, эленке-салынкы
адымнар белән бер милиционер моның янына килеп баскан. Әткәй тәрәзә
пыяласын төшереп, нәрсә әйтер микән дип, моңар текәлгән.
– Шамилләр Германиядә! – дигән милиционер. Моны ишетүгә, әткәй
газга баскан да выжылдатып кузгалып та киткән.
Кем соң ул Шамилләр? Шамил абый – каенанамның сеңлесе Лилия
апаның ире, хәрби кеше иде. Шамилләрнең Германиядә икәнлеген әткәйләр
инде белеп оныткан. Шамил абый гаиләсе белән берничә ел Германиядә
яшәде. Ә бу милиционер Шамил абыйның абыйсының малае булып чыккан.
Әткәйне танып, хәбәр әйтә, имеш.
Мөһим булмаган, тозсыз нәрсәләрне олы хәбәр итеп сөйләүчеләргә
карата без «Шамилләр Германиядә!» дип әйтә идек.
Нәнәй
Әткәйнең 106 яшен тутырып вафат булган әнисе, Илгизнең әбисе –
нәнәй Вазыйфа исемле иде. Вазыйфа дигәннән, минем әни белән бертуган
Вазыйфа исемле апам бар иде. Илгизнең бертуган сеңлесе Әлфия, минем дә
бертуган сеңлем Әлфия исемле. Илгизнең ике туган сеңлесе, ә минем тагы
бертуган сеңлем – Алфира исемле. Минем бабайның әтисе Сафа исемле
булган, әткәйнең әтисе дә Сафа исемле. Минем бабайның хәләл җефете –
безнең әби Миннеямал исемле иде, әткәйнең Олы инәй дип йөртә торган
Сафа бабайның беренче хатыны да Миннеямал исемле булган. Шулай итеп,
безнең ике гаиләдә бер исемне йөртүчеләр ифрат күп. Моның үз фалы да
бар икән. Язмышка бу исемнәренең дә йогынтысы булмый калмагандыр
дип уйлап куям мин дә.
Нәнәй бик җор сүзле, шаярта белүне аңлаган карчык иде. 100 яше тулган
көннәрдә: «Яшәргә дә ояла башладым инде», – дигән иде үзенә генә хас
булган шаярту белән.
Без Илгиз белән өйләнешкән вакытта аңар туксаннан күпкә артык иде
инде. Уфада узган туебызда да булды ул безнең. Олы яшьтә булса да, бәләкәй
гәүдәле, җитез әби шәһәрдә үзе генә йөри ала иде. Зиһене әйбәт, шуның өстенә
зирәк карчык иде. Без өйләнешкән елларны ул әткәйнең энесе Ильяс абыйлар белән яшәде. Соңга таба аны Салават шәһәрендә яшәүче кызы Салисә апа
үзенә алды. Әткәйләрдә дә еш була иде. Без анда чакта җәйләрен нәнәйнең
дачада торганын хәтерлим. Инде 100 яшькә җиткән нәнәй күзлексез-нисез
кызыбыз Айгөлгә авыл йоныннан бияләй бәйләп биргән иде.
Дачада чакта мунчада аны мин юындыра торган идем. Нәнәйнең чәче
әткәйнеке кебек бөдрә. Нәнәй көлеп: «Мине шушы чәчем аркасында
бәләкәй чакта ябалак дип үртиләр иде», – дип сөйләгәне бар. Чәчләре ябалак
каурыйларына бик охшаган иде аның. Чәчләрен юып, тарап үрә идем,
нәнәй шуңа бик күп рәхмәтләр әйтә-әйтә: «Иии, менә кем балаларыннан
хөрмәт күрәм бит!» – ди. Юындырып бетергәннән соң ул бик каты итеп
эссе салырга куша, аннан соң:
– Бар-бар, кызым, чыгып тор, сиңа читенгә килер, мин чабынам әле, –
дип чыгарып җибәрә торган иде. Ләүкә түренә менеп утырып, ике кулына
ике каен себеркесе тотып, көйләр чыгарып, озак итеп чабына иде нәнәй.
Мунчадан бурлаттай кызарынып чыга. 100гә җиткән карчык дип тә
әйтмәссең!
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев