Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Илгиз беркайчан да «мин – Мостай Кәрим малае» дип мактанып йөрмәде. Беркайчан да үзен әтисе малае дип танытмады, белгәннәр белгәндер, белмәгәннәр белмичә калгандыр. Шул уңайдан Илгиз бер кызыклы хәл сөйләгән иде. Ул Уфага кайткач (әле без өйләнешкәнче булган хәл), язучы Михаил Чванов белән ресторанга барганнар...
Иҗат йортлары
Әткәйнең язарга дигән зур планнары булса, мәшәкатьле дөньяны
калдырып, язучыларның иҗат йортына барып, иҗатка чума иде. Ул 40 елдан
артык кыш айларында иҗат йортларына китеп, иң күренекле әсәрләрен язган.
Аның яратып йөргән иҗат йортларының берсе – Малеевка, ул Мәскәүдән 250
чакрым чамасы. Икенчесе – Мәскәүгә якынрагы – данлыклы Переделкино.
Әткәйнең иҗаттан тыш, әзрәк тугарылып китәр өчен ике төрле яраткан
шөгыле – хоббие бар иде. Берсе – бильярд, икенчесе – преферанс. Иҗат
йортларында преферанс уйнагандырмы, белмим, аның уйнаучы дуслары
Уфада күбрәк иде. Ә менә Малеевкада бильярдны уйный торган булган.
Монда аның белән уйнарлык язучылар да байтак кына була.
Заманында бу иҗат йортында Антон Чехов та ял итеп, ул да бильярд уйнаган
дип әйтәләр. Иң билгелесе шул: Чехов анда «Дом с мезонином» дигән хикәясен
язган. Язучылар өчен Малеевка «догалы» урын булган, әлбәттә.
Малеевкада әткәй әле чаңгыда да йөри торган булган. Ә инде иң рәхәте –
төшке аштан соң дуслары белән Малеевканың кардан чистартылган киң,
тигез аллеяларыннан йөреп керү.
Бер елны әткәй иҗат йортында Сергей Островой дигән шагыйрь белән
туры килә. Ул шагыйрьне күпчелек «Дрозды» дигән җыры аркылы белә.
Татарча «Миләш чыпчыгы» дип тәрҗемә ителә. Ул шагыйрь күп вакыт
хатыны белән килә икән. Малеевкада минем дә аларны күргәнем булды.
Татьяна исемле ул ханым арфада уйный иде, Зур театр оркестрында
солистка дип әйттеләр. Иҗат йортына да шул алагаем зур уен коралы арфа
белән килеп, репетиция ясый, фойены яңгыратып уйный. Тагы шунысы да
бар икән: ул ханым язучы Лев Толстой нәселеннән булып, үзен бик горур, графинялар кебек тота иде. Әткәй бильярд уйнаганда, Сергей Островойга:
– Сережа! Синең хатының бик матур икән! – дип әйтеп куйган. Ә моңа
каршы Сергей Островой бик җитди итеп:
– Ай Мостай! Син аны шәрә килеш күрсәң иде! – дип әйткән ди.
Әткәй Малеевкадан кайткач, бу турыда сөйләп, безне көлдергән иде.
Юбилей
1992 елның гыйнвар ае. Мин 2 гыйнвардан 18ләренә кадәр Согуд
Гарәбстанында гомрә хаҗында булдым. Бу ике ил арасында сәяси
багланышлар башланып киткәнгә бер бүләк булды дип әйттеләр. Россиядән
күп кеше бергә оештырылып барылган беренче, тарихи гомрә хаҗы булган
ул безнең сәфәр. 129 кеше идек. Согуд Гарәбстаны короленең кунагы
булдык. Мәккәне күрдек, Мәдинәне зиярәт кылдык. Гомумән, хаҗның
барлык йоласын үтәдек.
Без ул көннәрдә Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкчелегендә атнасына
бер тапкыр эфирга чыга торган «Рухи мирас» дип аталган радиотапшыру
башлап җибәргән идек. Мин «Карурманнан чыккан юлчылар» әсәрен яңа
гына тәмамлап, «Казан утлары»на биргән идем. 1991 елда минем тәрҗемәдә
төрек язучысы Азиз Несинның «Эт койрыгы» дигән китабы Татарстан
китап нәшриятында дөнья күрде. Минем дә иҗатым юл алган еллар иде ул.
1992 елның 10 гыйнвары – Илгизнең туган көне. Юбилее. Илгизгә 50 яшь
тулды. Юбилейны соңрак, мин хаҗдан кайткач үткәрдек. Арабызда әткәй
дә бар иде. Уфадан Илгизнең сеңлесе Әлфия, аның ире Олег һәм уллары
Тимербулат та килде. Тимербулат бу юбилейны, табынны видеога төшерде.
Әткәй бу хакта үзенең көндәлекләрендә кыска гына язма калдырган:
«Кичә Илгизләрдә булдым. Бәйрәменә тик иске дусларын гына җыйган.
Улыма сокланып утырдым. Бер үк вакытта аны нигәдер кызганам. Бик аз
эчтем. Сәгать сигез тулыр алдыннан Олег (кияү) белән Булат (Тимербулат)
мине Киев вокзалына кадәр озата килделәр дә поездга утыртмадылар,
такси белән җибәрделәр. «Болай ышанычлырак булыр», – дип кырт кисте
«дөнья күргән» Тимербулат. Ни тиклем генә эчем пошмасын, балаларым
бар – таянычым бар. Бәлки, иң зур таянычтыр».
Әле һаман да аңлап бетерә алмыйм: ни өчен ул Илгизне «кызганам»
дип язды икән? Ул очрашу искиткеч җанлы, күңелле бәйрәм булган иде
бит. Үзенең җанын ашаган заман хәстәре хиссиятен Илгизгә дә күчереп
караганмы? Әткәйнең бу сүзләрен аңламадым. Хәзер сорап булмый инде.
Бәлки ул 50 яшенә җиткән улының иҗаты турында да уйлагандыр... Ул
көнне улыбыз Нияз гына юк иде. Көньякта пионер лагерында иде. Нияз
шәһәр Пионерлар йортындагы яшь корреспондентлар түгәрәгенә йөреп,
шунда бик актив эшләп, хикәяләрен бастырып, дизайнер буларак үзләре
чыгарган газетаны бизәү эшендә дә актив катнашканы өчен бушлай юллама
белән бүләкләнгән иде.
Без бит – авыл балалары
Үз гомеремдә Илгиздән зарланып, әткәйгә бер тапкыр сүз кузгаттым.
Әле ул да киңәш сорап әйтелгән сүзләр иде. Ләкин әткәй кырт кисеп:«Миңа минем улымны яманлама!» – диде. Шуннан соң инде мин телемне
тешләп, әйтәсе килгән чакларда да дәшми кала идем. Йә булмаса мактыйм.
Андый чакта әткәйнең кәефе була иде. Гаиләнең дәрәҗәсен төшерсәң,
олыларның хөрмәте югала бит. Мин моны яхшы аңлый идем. Тик шулай
да әйткәләгәнем булгандыр, күрәсең. Мин һәрвакыт Илгизнең озакка сузып
эшләвеннән зарлана идем. Чөнки ул әткәйнең әсәрләрен тәрҗемә иткәндә
дә шундый булды. Ул вакытта әткәй белән сүзләребез килеште. Әткәй генә
түгел, башка авторлар да шалтыратып, миннән Илгизне ашыктыруымны
үтенәләр иде. Андый чакта да әткәй барыбер улын якларлык сүзләр таба
иде: «Шулай инде, ялкаулыгы бар инде. Ул бит, ни дисәң дә, язучы малае. Ә
без синең белән – авыл балалары, эшкә күнеккән!» – дип аклый иде ул аны...
Тагын аның әле без өйләнешкән көннәрдә миңа әйткән сүзе бик каты
уелып хәтердә калган. Ул миңа: «Ачуланышып, аерылып китеп, кабат
кушылып йөрисе булма. Бер китәсең икән, гомерлеккә китәсеңне бел. Кабат
кушылдым – юк! Киткәнче шул хакта уйла. Кире кайтасың килә икән, китеп
йөрмә», – диде. Менә шулай. Кайчагында ирне акылга утыртыр өчен генә
булса да, андый теләкләр башка килгәләде. Ләкин әткәйнең катгый киңәше
ул адымнан саклап калды.
Мостай Кәрим малае
Илгиз беркайчан да «мин – Мостай Кәрим малае» дип мактанып йөрмәде.
Беркайчан да үзен әтисе малае дип танытмады, белгәннәр белгәндер,
белмәгәннәр белмичә калгандыр. Шул уңайдан Илгиз бер кызыклы хәл
сөйләгән иде. Ул Уфага кайткач (әле без өйләнешкәнче булган хәл), язучы
Михаил Чванов белән ресторанга барганнар.
– Утырабыз, утырабыз, безнең янга килүче юк. Ә менә бездән ерак
түгел бер өстәл янында официантлар мәш килеп кайнаша! Әле моны
китерәләр, әле тегене куялар өстәлгә, йөгерәләр генә! Ниһаять, безгә дә
чират җитте. Безнең янга килгән официанттан: «Кем ул анда, кемне шулай
кунак итәләр?» – дип сорадык. Официант безгә пышылдап кына: «Мостай
Кәрим малае килгән, шуны кунак итәбез, йөгертә генә безне». Без Миша
белән кычкырып көлдек, – диде Илгиз.
– Ул түгел, мин ул Мостай Кәрим малае дип тә әйтмәдеңмени? – дидем
мин.
– Юк, әйтмәдем. Безгә бик кызык тоелды официантларның йөгерешүе.
Читтән карап тордык «Мостай Кәрим малаена», рәхәтләнсен, әйдә, дидек.
Монда бары тик лейтенант Шмидт балалары әтиләрен генә алыштырган,
алар һәр чорда да бар, популярлык шулай итә дип кенә уйлыйсы кала.
Аның үзенең «әтисе малае» дигән популярлыктан файдаланганы булмаса
да, аны кулланучылар күп булды.
...Бервакыт, 1987 еллар тирәсе булгандыр дип уйлыйм, мин улыбыз
Ниязны Татарстанга авылга – әниләргә илтеп куйдым. Шунысын да әйтим:
балалар, бигрәк тә Нияз, үсмер вакытларын җәйге каникулларда минем
туган авылда үткәрде, шуңа күрә авыл тормышын да әйбәт белә, телне дә
ару гына сукалый. Берничә көннән баланы авылда калдырып, Мәскәүгә
кайттым. Кайтуга Илгиз:
– Минем җәйге туфлиләр бармы ул? – ди.
– Соң, авылга китәр алдыннан гына сиңа «Дом обуви»да эшләүче
күршебез Хәсәнә ападан, өстәп түли-түли, Чехословакиядә эшләнгән менә
дигән җәйге туфлиләр алып кайтып биргән идем. Кая соң алар? – дидем.
– Беләсеңме, син югында безгә Уфадан яхшы гына таныш бер язучы
килгән иде. Аяк киемем бик кыса, берәр нәрсәң юкмы кияргә дигәч, бик
жәлләдем дә биреп җибәрдем, – ди бу.
– Шәп иткәнсең, – дидем. – Хәзер менә сиңа каян алабыз инде? Табып
булмы соң аны? Юк бит алар кибеттә.
– Ул үзенекен калдырып китте китүен, – дип, Илгиз, аяк киемнәре
шкафыннан гәҗиткә бик пөхтәләп төргән нәрсә чыгарды. Мин бу
«байлык»ны ачып карадым да:
– Бар, урамга чыгарып, чүп контейнерына ат бу нәрсәне! Бу башмаклар
аңа иң кимендә 6-7 ел кыскандыр инде. Сиңа ярый торган нәрсәләр түгел, –
дидем.
Шулай итеп, Мостай Кәрим малаенда тулып тора дип уйлаганнардыр
инде. Нишлисең, Илгиз менә шундый иде, исемне акларга кирәк бит. Авыл
күчтәнәчләрен күтәреп кереп киттем күршем Хәсәнә апага. Тагы берәр
кием сандали булса да калмадымы икән!
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев