Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Ул сөйләшүдә әткәй сүзләренә мин дә өстәдем: «Аның «Куштирәк», «Думра чыңы», «Бәйге» һәм башка әсәрләрен Илгизнең рус теленә тәрҗемә иткәнен дә онытмыйк. Ул вакытта Илгизнең тәрҗемә итүен көтеп, татар, башкорт язучылары чиратта тора иде бит», – дидем.
Константин Симонов киңәше
Әткәй Константин Симонов белән дус иде. Чит илләргә – Кипр,
Сүрия, Төркиягә бергә булган сәяхәтләре аларны тагы да якынайткандыр.
Бервакытны әткәйнең эш өстәлендә Симоновтан килгән хатны күрдем.
Әткәй аны укыган, конверт ачык. Аның шундый дусларыннан килгән
хатларны куя торган махсус урыны да бар иде. Кабинетны җыештыра
идем, күз төште инде. Язучы хаты, җитмәсә, Симоновтан. Бу хатны да
шул хатлар арасына куярга уйлаган идем, гафу итегез, кызыксынып
киттем. Болай дип язган иде: «Мостай, синең яралы күкрәкләреңне күреп,
шаккаткан идем... Сиңа бу сугыштан бик каты эләккән икән. Мин алай ук
дип белмәгән идем... Син бит чын геройсың...» Сүзгә-сүз түгелдер, ләкин
эчтәлек шуңа якын иде. Әткәй көндәлекләрендә Константин Симоновтан
сабак алуы турында яза: «Бу хәл күптәннән булды. РСФСР Язучылар
берлеге съездында чыгыш ясаганда, чыгышым матуррак чыксын дип,
ниндидер мәкаль белән: «Халыкта шулай дип әйтәләр...» дип башладым.
Тәнәфес вакытында Константин Михайлович минем чыгышымны мактады
да болай диде: «Без синең белән иске дуслар, мин сине яратам, шуңа күрә
турысын әйтәм – башка беркайчан да халыкның зирәк сүзләренә салынма.
Син – шагыйрь, үзеңнең зирәклекне күрсәт. Шундый итеп әйт, халыкта
аны «Мостай әйткән!» дисеннәр. Халык инде күптән әйткән ул сүзне, ә
син аңа өстәп, бернинди яңалык та әйтмәдең». Симонов үзе беркайчан да
әзер мәкаль, әйтемнәр кулланмый иде».
Әткәйнең канатлы сүзләре, фикерләре байтак кына. Ул афоризмнарны
«Мостай әйткән» дигән исем астында бирегә дә кертергә уйладым.
Мостай әйткән: «...Народ, конечно, любит благородных, честных
людей, но за них не заступается, поэтому палачи их убивают безнаказанно».
Поши утравында
Әткәй язмаларында, ул кайда гына булмасын – иҗат йортындамы,
хастаханәдәме – беренче чиратта, үзенең эше турында хисап яза. Иҗат
йорты ярый әле, анда иҗат өчен булсын да, ди, ә бит хастаханәдә
дәваланырга кирәк тә бит! Ләкин ул гына аз аңа. Мәскәүдә, Лосиный
остров дигән бик матур җирдәге хастаханәдә кәгазьгә төшергән көндәлек
язмалары белән таныштырыйм әле:
«22 көн инде Мәскәүдә «Поши утравы» дигән җирдә больницада ятам.
Күп итеп тикшерделәр. Бүген эч-бавырны карадылар. Шикләре бар иде.
Шикләр юкка чыкты. Өч атна эчендә 5 шигырь яздым, байтак дәва алдым. Өч роман укып чыктым. Сенкевичның «Камо грядеши», Флоберның
«Саламбо»сын, Альфред де Мюссеның «Исповедь сына века» әсәрен.
Бу соңгы ике китап әллә ни тетрәнүләр китермәде. «Исповедь»ның төп
идеясе безнең бүгенге көнебезгә аваздаш. Болардан тыш, Лена (тәрҗемәче
Елена Николаевская – Н.К.) өчен 300 юл шигъри подстрочник ясадым.
Монда килгәндә йончып килгән идем. Беренче көннәрдә уянам да: «Бүген
дә яшәргә туры киләчәк», – дип пошына идем. Соңгы 15 көндә тышкы
дөньяның нинди булуына карамастан, көннәрнең йончулыгына игътибар
итмим, дөньяга өметем арта бара. Арыганчы йөрергә тырышам, төнен
изрәп йоклап китәм. Иртән уянгач: «Тагы да яшисе әле...» – дип торам».
Бәйрәм котлаулары
Әткәй үзе исән чакта минем аның турында кәгазьгә төшергән язмаларым
юк дәрәҗәсендә. Язарга уйласам да, үземне тыя идем. Үземне үзем битәрли
идем. Аны озак-озак итеп яшәтәсем килүнең бер сәбәбе иде ул. Имеш,
әгәр дә аның турында истәлекләрне кәгазьгә төшерсәм, ул үлеп китәр
кебек тоела. Бигрәк бала-чагача фикер йөрткәнмен инде. Шулай да архив
битләрен актара торгач, кайбер язмалар табылды. Берсе 1993 елда язылган:
«Әткәй, танышлары, дуслары, хәтта туганнар ягыннан үзенә карата
элеккечә ихтирам, игътибар булмаудан зарланып, шундый чагыштыру
китергән иде. Лев Толстой инде олы яшендә, үз крестьяннарының аңар
хөрмәтсез караулары турында зарланып, менә мондый истәлек язып
калдырган: «Мужиклар исәнләшүен исәнләшәләр, ләкин хөрмәт йөзеннән
бүрекләрен салмыйлар. Башларындагы бетләренә салкын тиюдән куркалар,
күрәсең!» – дип сөйләгән иде әткәй, көлеп».
Илдәге үзгәрешләр аның җанына да, кәефенә дә, тормышка, кешеләргә
карашына да йогынты ясамый калмады, әлбәттә. Аның безгә дә үпкәләгән
вакытлары булган икән. Көндәлекләрендә ул болай дип язган: «Шул турыда
уйладым әле. Кешеләр гомер бакый барлык игътибарларын, хәстәрләрен
үзләреннән түбәнгә – балаларына юнәлтәләр. Бу табигыйдыр. Ыру саклау
инстинкты. Бүген миңа бүтәнрәк фикер дә килде. Нигә шушындый хәстәрне
ата-аналар исәбенә эшлибез? Мин начар ул да түгелмендер, әмма инәй
(әнисе – Н.К.) турындагы хәстәрем кече туганнарыма караганда азрак
төсле. Төсле генә түгел – азрак! Кемнең хокукы игътибарга зуррак соң?
Балаларым, оныкларым әйбәтләр, әдәплеләр. Ә хатыным Рауза? Аңар
игътибарымны биреп бетерәмме? Бу уйларым шуннан туды. Чирле инәем
минем хәлне сорашып, Салисәдән ике тапкыр шалтыратты. Ә Мәскәүдәге
балаларым мине бәйрәм белән котларга онытты».
Мәскәүдәге балалар – без. Бу – 90 елның 1 мае. Без әткәйне Беренче
май белән котларга онытканбыз икән. Ул елларда Беренче май белән
беркемне дә котламадык, ахры. Ул вакытта Мәскәүдә ничек җан асрау
кайгысы иде. Кибетләрдә Нарзаннан башка берни дә юк. Универсамда
берәр әйбер сатарга чыгарасы булсалар, кул сыярлык кына тишектән
прилавкага ыргыталар иде. Чират чирү кебек! Буп-буш кибет! Ул вакытта
нинди бәйрәм турында уйлау?! Беренче май да бәйрәм төсен югалткан
иде инде. Әлбәттә, бәйрәм котлауларын, открыткаларны һәрвакыт мин яза идем. Әткәй миңа үпкәләгән дип аңладым. Үпкәләү әткәйнең ул вакыттагы
күңел халәте дә булгандыр. Башка елларны мин аның безгә үпкәләгәнен һич
хәтерләмим. Чөнки булганы юк андый хәлнең. Ачуланса ачуланыр, ләкин
һич тә үпкәләмәс иде ул. Аның өчен иң кадерле, иң зур бәйрәм – Җиңү
көне иде. Ул бит аны үзе, сәламәтлеге хисабына, тормышы хисабына канын
түгеп көрәшеп алган! Без ул хакта беркайчан да онытмыйбыз, онытырга
хакыбыз да юк. Мәскәү белән Уфа арасында ике сәгать аерма да бар бит
әле. Алар иртәрәк уяна. Кайсыбер елларда ул безнең котлауны да көтми,
безне шаккатырып, хәтта уңайсыз хәлгә куеп, иртән-иртүк үзе шалтырата
торган иде. «Беләм, котласыгызны да беләм! Минем өчен Җиңү көненең
нинди бәйрәм икәнлеген дә беләсез! Ләкин үзем котларга булдым әле Җиңү
бәйрәме белән, бу – минем бәйрәм. Туганнарны да, барыгызны да!» – дигәне
бар иде әткәйнең. Чөнки ул аның заманы, аның шәхси бәйрәме булган.
Ул заманда безнең аңа карата мөнәсәбәткә хөрмәтсез дип шикләнергә дә,
үпкәләргә дә урын юк, ул аны яхшы белә. Ә инде 90 елдагы ул үпкә безнең
аңа булган мөнәсәбәткә дә шикләнеп каравы дип аңлыйм.
Көндәлекләрендә әткәй хәтта Тимербулатка да үпкәләвен белдерә. Ул
болай ди: «Тимербулатка юк-барга хәтерем калып йөрдем. Мыжык. (Ул үзе
турында шулай ди. – Н.К.). Ачуланмаска вәгъдә иткән идем инде күптән.
Үзем дә инде элегрәк язган шигыремдәге керпе кебек тырпаерга гына торам.
Чынлап ачуланмыйм инде, үпкәлим генә. Картлыктан котыла алмаган кебек,
юк-барга хәтер калудан да котылып булмыйдыр инде».
Менә ул шигырь:
«Онык – яшь арыслан. Бар куәте
Тимер тырнагында.
Атасы – йөк аты. Бар мөлкәте
Алтын тоягында.
Ә бабасы – керпе. Аның инде
Хәле аянычлы:
Тырпаерга торган энәләре –
Барлык таянычы».
Бу шигырь 1970 елда язылган. Әткәйгә ул вакытта нибары 51 яшь! Ләкин
ул картлыкны да күрә белгән. Чөнки ул – шагыйрь. Шагыйрьләр – әүлия.
Бигрәк тә 90-91 һәм аннан соң килә торган әле байтак еллар – аның
җанын әрнетеп, бу халәттән чыгарга чара табылмаган гаҗиз чор ул.
Кем модада?
28.01.92. Әткәй Муса Гали белән Переделкинода. Таныш язучылар да бар
икән. Шагыйрь Рафаэль Сафин да алар белән. Әткәй бу турыда үзе сөйләгән
иде: «...Кичә Гыйлемдар (Рамазанов) белән Фәния (Чанышева) килде.
Килгәч тә, безне чәйгә чакырдылар. (Рафаэль Сафин, Муса Гали, мин).
Коньяк китергәннәр. Эчемлегеннән дә, күчтәнәчләреннән дә авыз иттек.
Кирәй Мәргән әйтмешли, истигъмал иттек. Сәгать 12 тирәсе булгандыр,
Рауль Мирхәйдәровны да чакырырга уйладык. Мин аңа шалтыраттым.
«Йоклыйм!» – дип кырт кисте дә трубкасын куйды. Кара, ничек масаеп
китте бу малай! Элекке очрашуларда минем аңа күп ярдәмем тиде. Ул вакытта төнге дүрттә чакырсаң да, ыштанын кия-кия йөгерер иде. Ничәмә
нәшриятка мин аның әсәрләрен тәкъдим итеп хатлар яздым. Күбесе минем
үтенечемне үтәде. Ә хәзер ул андый эшләрне үзе хәл итә. Тиз оныталар.
Уфада шушы араларда Әхияр Хәкимовның иҗат кичәсе булган икән. Аңа
ярдәм иткән бик күп язучыларга рәхмәт укыган. Минем исемне телгә
алмаган. (Перестройка башлангач, минем исемне әйтмәскә тырышалар.)
Өтек! Аның өчен ниләр генә эшләмәдем мин! «Литературная газета»га
туп-туры мәгънәсендә эшкә урнаштырдым, комиссия председателен
үгетләп, күндереп, РСФСР премиясен алып бирдем. Минем иҗат буенча
диссертация язып, кандидат булды. Әллә була яздымы? Әсәрләренә карата
һәрвакыт фатихада булдым».
Ул сөйләшүдә әткәй сүзләренә мин дә өстәдем: «Аның «Куштирәк»,
«Думра чыңы», «Бәйге» һәм башка әсәрләрен Илгизнең рус теленә тәрҗемә
иткәнен дә онытмыйк. Ул вакытта Илгизнең тәрҗемә итүен көтеп, татар,
башкорт язучылары чиратта тора иде бит», – дидем.
Әткәй дәвам итте: «Ул бит аларның барысын да белә. Тик шуны да яхшы
аңлый, исне тиз сизә. Мостай Кәрим хәзер модада түгел. Җитмәсә, «Мине
Уфадан кудылар», – дип, кешеләрнең башын бутый икән. Ул бит Хәким
Гыйләҗев белән ызгышып, үзе теләп китте. Кыскасы, җилнең кайсы яктан
искәнен белеп тора. Афәрин, Әхияр! Шомбай! Юк, Шамбы!»
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев