Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Хәзер нәрсәгә ышанырга? «Литературная газета» мәкәлә язуымны сорап, хат җибәргән. Баш тарттым. Аларга бит уйланулар, икеләнүләр кирәкми. Аларга фашлау, бүгенгене түгел, үткәнне фаш итү кирәк. Үләксә исеннән әле булса да туймыйлар».
Көндәлектән
31.12.84. «Елның соңгы көне. Быел энемне югалттым. Кирәй Мәргәнсез,
Габдулла Әхмәтшинсыз торып калдым. Күңел тынычлыгын күбрәк
югалттым, аз эшләдем, аз яздым. Үземне юатырлык нәрсәләр дә күп.
Рауза аяк өстендә, балаларыбыз исән-сау, олылары да, кечеләре дә безгә
хөрмәт күрсәтә. Тимербулат унын тутырды. Тагы 8-9 ел яшәсәм, рухы
ныгып, ихтыяры төпләнеп калганын күрер идем. Бәлки йогынтым да
тияр иде. Шушы елда мин әдәби хезмәтем өчен югары бәһа алдым, тик
аның шатлыгын гына тоя алмадым. Бу хәл энем белән дустымның җеназа
көннәренә туры килде. «Ярлыкау»ны тәмамладым диярлек. РСФСР Югары
Советына депутатлыкка күрсәтүләре турында хәбәр килде. Кыскасы, узган
ел шома гына булмады».
1984 елда Мостай Кәрим хезмәтләре өчен Ленин премиясенә лаек булды.
Шул ук елны «Халыклар дуслыгы» орденын алды.
Рэкетирлар яный
90нчы еллар... Дәһшәтле еллар иде. Әткәйнең иң авыр кичергән, аның
җанын талаган еллар иде ул. «Мостай агай, Мостай агай» дип, артыннан
чыгып, күзенә караучылар соңрак аңа, янәсе, «турысын» әйтүдән, ачыктан-
ачык нәфрәт белдерүдән тартынмадылар. Бер танылган журналист атналар
дәвамында көн саен әткәйләрнең өй телефонына шалтыратып, дөньядагы
барлык кабахәт сүзләрне әйтеп, ачуын чыгарган. Ләкин ул журналист
белән әткәйнең очрашканы да булмаган. Мостай Кәримнең аңар бер генә
начарлыгы да тимәгән. Тик ул үзе кебекләр белән теләктәшлектә булганын менә шулай белдергән.
Ел буена хәтта рэкетирлар да аңар хатлар язып, акча таләп иткәннәр. «25
майда, – дип сөйләгән иде әткәй, – Мәскәү штампы сугылган хат килде,
рэкетирлар җибәргән. 90 мең сум акча сорыйлар. Кассадан алып, әзерләп
куярга куштылар. Балаларым, оныкларыма янау белән куркытканнар.
1988 елда акчамны санап, Яныбай Хамматов мине черегән байга чыгарган
иде. Күрәсең, бу информация ясау булгандыр. «Ул бай! Аны талагыз!» –
диде микән? Минем андый акчам юк, булса да өркеп бармас идем».
«Органнарга хәбәр итеп тә тормагыз, файдасы тимәс», – дигәннәр.
Әткәй соңыннан болай дип сөйләгән иде: «Дачадан кайттым. Иртәгә
Мәскәүгә барасым бар. Дөресен әйтим, почта тартмасын ачканда,
шөбһәләндем, ләкин бүген рэкетирлардан хат юк иде. Көн саен 90 мең сум
акча сорап, хат калдыралар иде. Бүген юк. Чәйнек куйдым да 150 грамм
салдым. Батыраеп киттем, курку да юкка чыкты. Фронтта чакта юкка гына
бирмәгәннәр икән ул наркомныкын. Курку гел бетте, төшенкелеккә бирелү
дә юкка чыкты. Чакырсынныр, әйдә, рэкетирлар! Тагы бер уртлыйм да
барам бу талаучылар белән кара-каршы сөйләшергә дип уйладым. Ләкин
бу хатлар мәкерле, усал уен булды, ахры. Кабат алардан хәбәр булмады».
Аның миңа бу турыда үзе дә сөйләгәне бар. Дус булып, аның кырыенда
тыпырдап торучылар да, Мостай Кәрим заманы узды дип, үзләренчә тибеп
китүне батырлыкка санаганнардыр. Мин шул вакытта әткәйгә:
– Нигә күңелегезгә якын аласыз, нигә шулай борчыласыз? Уйламагыз
да алар турында, – дип, үземчә аны тынычландырырга тырыштым. Шунда
әткәй:
– Әй, кызым! Менә кырмыска бәләкәй генә. Шул аягыңа үрмәли башласа,
эчең поша бит... – дигән иде.
Көндәлектән
19.07.90. «Кая карама, күз яше. Газеталар елый, радио елый, телевидение
елый, шагыйрьләр елый – тормыштан зарланып елыйлар. Әмма бөтенесе
дә бу яшәүнең сәбәбен узганнардан эзли, үткәннәргә яба.
Ә бит, асылда, бүгенгебез начар булган өчен елыйбыз, тик моны нигәдер
танырга теләмибез. Янәсе, әүвәлге хәлләр безне шушы көнгә төшерде. Ә
бит биш ел буенча эшсез, тәртипсез, әдәпсез дөнья көтүебез, еллар буе сүз
сөйләвебез безне нәрсәгә китерде соң?
Ялган хәзер бигрәк алга килеп басты. Әнә, газеталар «Перестройка
җиңде!» дип яза.
Җиңү нәрсә соң ул?
Көч сынашып, кемнедер, нәрсәнедер аска калдырып өскә чыгу. Нәрсәне
җиңеп, кемнән өскә чыктык соң әле? Тәртипсезлекне, әдәпсезлекне,
фәкыйрьлекне, җинаятьне җиңдекме? Коррупцияне, ил талауны, илдәге
ызгыш-талашны җиңдекме?
Тормышны какшаттык, державаны таркаттык, садака сорап, читләргә
кул сузабыз.
Шушыларны күргән, әйткән кешеләрне консерваторга, перестройка
дошманына чыгаралар.
Нәрсә үзгәрде? Әүвәл заманда да начарны әйбәт дип бәһаләдек, әле дә
шулай. Ул чакта, ичмасам, әйбәтнең килүенә, күзгә чалынуына ышанып
кычкыра идек.
Хәзер нәрсәгә ышанырга?
«Литературная газета» мәкәлә язуымны сорап, хат җибәргән. Баш
тарттым. Аларга бит уйланулар, икеләнүләр кирәкми. Аларга фашлау,
бүгенгене түгел, үткәнне фаш итү кирәк. Үләксә исеннән әле булса да
туймыйлар».
(Дәвамы бар)
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев