Логотип Казан Утлары
Повесть

Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)

«Кызым, бу хатны Мамадыштан язам. Мин Әлфияләрдә (сеңлем) утырам әле. Ике кич кундым инде. Миннуллаларга бармакчы идек. Өйдән чыкмаслык, яңгыр коя. Сукыр тычкан юлга чыкса, аршин ярым кар явар, ди. Атаң тиз кайт дип калган иде. Ике көн узды, әле юлга чыкмаган. Кызым, үзем дә картайдым инде быел. Үзегез нихәлдә? Гөлфәния әнисен Алабугага алып китте. Торырга. Газизә апа сиңа сәлам әйтте. Сау бул, кызым. Бик сагынам сине, бала җимешем».

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Кош теледәй бер хат

...Әнинең тагы бер хатын кулыма алам.
Минем әни Мәскәүгә күп тапкырлар килде. Гомумән, ерак юл дип
тормый иде. Әни Башкортстанда яшәүче энем Миннулла янына барырга
җыенганнары турында яза: «Кызым, бу хатны Мамадыштан язам. Мин
Әлфияләрдә (сеңлем) утырам әле. Ике кич кундым инде. Миннуллаларга
бармакчы идек. Өйдән чыкмаслык, яңгыр коя. Сукыр тычкан юлга чыкса,
аршин ярым кар явар, ди. Атаң тиз кайт дип калган иде. Ике көн узды, әле
юлга чыкмаган. Кызым, үзем дә картайдым инде быел. Үзегез нихәлдә?
Гөлфәния әнисен Алабугага алып китте. Торырга. Газизә апа сиңа сәлам
әйтте. Сау бул, кызым. Бик сагынам сине, бала җимешем».

Шушы юлларны укыганнан соң нишләргә дә белмисең...
Дөнья кем өчен бетә?
Мәскәүдә укыган вакытта әнидән килгән тагы бер кызыклы гына хатка
тукталып китәсем килә. Башта гадәти сәламнәр белән башланган. Тагы яз
көне. Әни болай дип яза: «Быел ләйсәннәр дә яумады, җәе нинди булыр икән
бу елның. Күңел тыныч түгел. Безнең авылга Амур якларыннан 250 кеше
киләсе, ди. Аккош тавында окоп казыйсылар икән. Дөнья бетә диләр шунда
качып калырга, яшеренер урын әзерлиләр, ди. Сезнең укытучы Хуҗи абыегыз
үлгән, аның өчен дөнья бетте» дип язган әни. Ул кешеләр килгәндерме авылга,
әни ул турыда кабат язмады. Ә менә авылга су кертәчәкләр, колонкалар куялар
икән дип, бик сөенеп язган иде шул ук хатында. Көянтә-чиләк белән чишмәгә
суга йөрү авыр да, ерак та инде. «Менә Сәмигуллалар турына калункы
куйдылар. Суы гына чыкмый. Насосы күгәргән икән, шуны алыштыргач
булачак» дип язган әни.
Хәзер инде чишмә суы һәр кешенең өенә кергән. Чишмә буйлары бөтнек,
үги ана яфракларына күмелгән. Авылда көянтә-чиләк белән суга баручы
күренмәгән кебек чишмә сукмаклары да күренми.

«Урыска чыга күрмә!»

Мин кияүгә чыкканчы, әни минем өчен бик кайгырды. Кемгә чыгар, ничек
яшәр? Бер хатында ул болай дип язган: «Кызым, сезнең Казанда укыган
бер классташыгыз марҗа кызына өйләнгән, ди. Кемдер кайтып, анасына
әйткән. Анасы барып кайткан яннарына. Биш айлык балалары да бар, ди,
инде. Анасы бик рәнҗегән. «Кеше арасына чыгарлыгымны калдырма-
дың!» – дигән. Балакаем, башка милләт кешесенә генә кияүгә чыга күрмә.
Атаң да берүк руска чыга күрмәсен ди».
Мин бу хатны укыганымны да хәтерләмим. Илле биш ел элек язылган
хат. Әни кабат бер тапкыр да бу сүзләрне әйтмәде. Мин үзем дә бу хакта
әниләр шикелле уйлый идем. Әти белән әнинең теләкләре кабул булды, мин
үзебезнең кешегә кияүгә чыктым. Әнинең алты баласыннан берсе дә башка
милләт кешесенә өйләнмәде, кияүгә чыкмады. Барысында да – үзебезнең
милләт кешеләре.
«Кызым, көләрсең микән инде, бер шигырь язам әле сиңа.
Яшьлегем үтеп китсә дә,
Яшьләрдән һич көнләшмим,
Тик шулай да яшьлегемне
Искә алам көн дә мин.
Ә яшьлегем кайтып керә,
Сагынганымны белеп!
Яшьлегем – кызым Нәзифәм
Каршымда тора көлеп».
Әнинең хатлары җырсыз да булмый:
«Аклы ситсы монда юк дип,
Казаннардан алдырма.
Мин сагынып хатлар язам,
Син җавапсыз калдырма».

Әнинең хатларына караганда, әллә мин аларга ай саен посылка салып
торганмын! Хат саен посылка өчен рәхмәттән башлый. Ә мин хәтерләмим дә.
«1986 ел, 19 март көнне посылкаңны алдык. Бик тәмле әйберләр
җибәргәнсең. Атаң да бик яратып ашады. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре
яусын, кызым. Атаң тәрәзәдән карап, өйдә генә утыра. Тышка чыкмый хәзер.
Бик каты чирләп алды. Чүт калды, әҗәл җитмәгәнгә бер сәбәптер. Әлфия
дарулар алып кайтып тора. Рәхмәт аңар. Балакайларым, рәхәт яшәгез инде,
мәңге хәер-дога, бигрәк тә кызларыма. Малайлар кайтмый. Грипп каты
булды, атаң грипптан тернәкләнеп китә алмый әле. Быел кар күп булды,
язгы ташулар шәп булыр диләр. Кызым, ничекләр җитешәсең син, шул тикле
әйбер җибәргәнсең. Быелгы синең мәшәкатеңне әйтеп бетерә торган түгел
бит. (Без яңа фатирга күчкән вакыт.) Сүзем бик күп иде. Кабат язармын.
Сагынып, анаң».
Әти бик каты авыруыннан соң 1988 елның апрелендә бакыйлыкка күчте.
Ул елны мин авылга алты тапкыр кайттым. Ул вакытта хат язарга әнинең дә
вакыты булмагандыр…

Мостай Кәрим Арташта

1989 елның маенда Татарстанга Башкортстан язучылары килеп, Казанда
очрашканнан соң, боларны ике төркемгә бүлеп, районнарга җибәргәннәр.
Әткәй әйткән: «Минем кодагый Мамадыш районында, мине шунда алып
барыгыз әле», – дигән. Мин аның килүен «Кода килде» дигән хикәямдә
тасвирлаган идем. Ул вакытта әткәй бүләкләр, күчтәнәчләр белән килгән. Ул
бүләк иткән чуклы яулыкны әни калган гомере буена әткәй төсе итеп саклады.
Мин: «Илгизгә кияүгә чыгам, әти-әниләре Уфада яши» дип язгач, әни:
«Кода-кодагыйлар бик еракта була икән, кунакка да йөрешеп булмас инде», –
дип көрсенгән иде. Әткәйнең авылга килеп, әни белән очрашуы да көтелмәгән
тарихи вакыйга булды. Бу вакыйгаларны күрсәткән берничә фоторәсем дә
сакланган. Әниләр кунакларны бик матур итеп каршылап кунак иткән. Инде
озата чыккач, капка төбендә саубуллашканда, әткәй автограф языйм дисә, үзе
белән алган китаплары инде таралган булган. Фотографка Мостай Кәримнең
китапка кул язмасын куюны төшерергә кирәк булган. «Китап чыгарыгыз,
китап!» – диюгә, машина капоты алдына әнинең сандыгында сакланган,
яраткан китабы «Кыссаи Йосыф» килеп яткан. Әткәй шул китапка үзенең
автографын калдырган. Фотографиядә шул мизгел төшерелгән. Ә китапта
мондый сүзләр: «Минем өчен бик истәлекле көндә язам бу сүзләрне. Бүген
мин бик шатмын якын кешеләрем белән очрашуга. Мостай Кәрим, 30 май,
1989 ел, Арташ». (Әлбәттә, бу язма татар телендә.)
Әткәй авылдан Уфага кайткач, фотографияләрне күрсәтеп, әнкәйгә бик
мактап сөйләгән: «Нәзифәнең әнисе, туганнары матур яшиләр икән, хөрмәтле
кешеләр икән», – дигән. Фотографиядә әллә ни булмаса да, өйнең эчен дә,
урам яктан да күргән каенанам:
– Кара, өйләрегез матур икән бит! Тыштан да, эчтән дә! Ә син алай дип
сөйләмәгән идең! – диде.
– Мин бит сезнеке белән чагыштырганда дип әйткән идем ул вакытта, –
дидем әнкәйгә.

– Безнеке белән чагыштырырга кирәкми, – диде әнкәй. – Безнеке «вне
конкурса»!
Ничек ризалашмыйсың инде бу дөреслек белән.
Әткәй белән бергә китапка автограф язган вакытта төшерелгән
фотографиядә әнинең өстендәге зәңгәрсу атлас күлмәккә тукыманы Илгиз
кияү бүләге итеп алып кайткан иде. Ә менә кара читле роза чәчәкләре
төшкән яулыкның үз тарихы бар. Әни бер хатында миңа: «Кызым, хәзер
авылда әбиләр ашка барганда, кызыл роза чәчәге төшкән кара читле яулык
ябалар. Айсылуттигә дә кызлары җибәргән, Гөлбикәнеке дә бар, миңа да
таба алмассыңмы?» дигәч, Мәскәүдән посылка салганда, шушы яулыкны
да табып җибәргән идем. Әни әнә шул «модный» яулыкны япкан булган.
Әткәйгә сөйләмәдем инде әнинең «модница» икәнен. Үзем генә белдем.
Әткәйгә минем әни белән сөйләшү бик ошаган. «Әниең бик акыллы кеше
икән», – диде. Бәлки минем күңелемне күрергә теләгәндер. Беләм: безнең
әни, чынлап та, бик акыллы, күп укый торган, мәгълүматлы, зирәк һәм җор
кеше иде. Сүзләре килешкәндер дип уйлыйм.

Кода килде

– Әй кызым, кода килеп китте бит әле безгә быел!
– И әни, ничәнче кат сөйлисең инде син аны миңа.
– Сөйләрсең дә! Кодаң шундый кеше булсын да, шаккатып сөйләрлек
кенә итеп очраш инде гомереңдә…
– Тормыш шундый булгач…
– Ярый, анысына үпкәләрлек түгел, Аллага шөкер! Әле сөйлисем килгәнен
синең ишеткәнең юк. Син бит коданың килүен дә китүен генә беләсең, бер
тамаша булды бит ул! Ул көнне… Юк, нишләп ул көнне генә булсын, бер ел
алдан башланды ул көн… Бер ел алдан… Апрель аенда әтиеңне җирләдек…
– Әни!
– Шул хәтле ятимлекне, шул хәтле ялгызлыкны тоярга Ходай язмасын…
Әтиеңне җирләгәч, минем өчен дөнья тарайды, караңгыланды… Авызымда
аш, күземдә яшь… Ятсам да, күз алдымда, торсам да… Кайтып тордыгыз
берәм-берәм, рәхмәт анысына… Авырган чагында барыгыз да кайтып, бигрәк
тә сөендергән идегез әтиегезне. Хәтерлисеңме, сез кайткач, урыныннан
торып та утырган иде.
– Хәтерлим… Беләсеңме, әни, ул нәрсә дигән иде безгә ул вакытта?
– Тагы бер кат сөйлә әле…
– Балалар… бәләкәй чагыгызда кебек өй уртасында барыгыз да
әүмәкләшеп, бер уйнагыз әле дигән иде.
– Сирәк җыелышасыз шул, сирәк. Тәрәзәдән күзен алмый көтә иде. Ә
монда бөтенегез бергә бит, алтыгыз да!
– Без бәләкәй чакта сыек чыбык матчадан төшмәде инде. Талаша
башласак, барыбызны да почмак саен өләшә иде.
– Ул чыбык истә калган синең, ә сукканын хәтерлисеңме соң?
– Юк, бер тапкыр да кул күтәреп сукканы булмады.
– Тәрбия чыбыгы иде ул, тәрбия! Әтиегез әүмәкләшеп уйнагыз дигәч,
нәрсә эшләдегез, оныттым да инде?

– Син нәрсә, әни! Миңа кырык яшь, Әлфиягә утыз сигез, Миннуллага утыз
биш, Хәлимгә егерме җиде, Алфирага егерме! Әнә шул тикле чәчләренә чал
кергән олы хәлләр әүмәкләшә башласа!
– Әтиегезнең сезне балалар итеп күрәсе килгәндер шул.
– Көлештек барыбыз да әйткән сүзеннән, ул да елмайгандай итте.
– Хәле авыр иде шул. Үләр, өзелер, күрми калырсыз дип, барыгызны да
чакырган идек ул чакта. Сез кайтып киткән дәва булып, тагы ике ай торды бит.
– Нәкъ ике ай, көнгә-көн.
– Озатырга бөтен авыл килгән иде…
– Әнә, кода килгәч тә, әтигез кайткан кебек булды. Анда да бөтен авыл
җыелган иде. Ул елны печән бик күп булган иде урманда.
– Әни, нишләп әле берсен башлыйсың, берсен ташлыйсың дигәндәй…
– Һаман шул бер сүз инде ул, очына гына чыга алмыйм. Печән өешергә
дип, күрше Сәвия дә барган иде. Җәйге эш кайнап торган чакта вакыт табып
барды, рәхмәт төшсен.
– Соң?
– Ә инде Сәвиягә утынга турарга дип, капка төпләренә каен керәже
кайтарып аудардылар. Хәлимгә әйттем, улым, турап бир әле Сәвиягә шул
утынны дидем. Бәйрәм ашы кара-каршы бит.
– Соң?
– Нәрсә дисен, тураса да турый, турамаса да турый. «Дружба»сы бар бит
аның. Бер-береңә ярдәм итеп яшәмәсәң, күршелекнең ни хаҗәте бар? Юк
икән, ул көнне генә турый алмады, әллә яңгыр яуды, әллә башка эш булды. Ул
көнне бөтен урамны каплап калды теге ботаклары чатаклы өрлеккә салырдай
каен керәжләре Сәвияләр турында. Әле икенче көнне дә Хәлимнең кулы
җитмәс иде, болай булды… Төнлә белән Рәшит тракторында олы юлга малаен
каршы алырга чыккан чакта теге утынга дигән агачның берсен эләктереп,
байтак кына өстерәгән, караңгы бит, күрмәгән инде…Ул агач өстерәлү бер
нәрсә, аңар ияреп өй каршысындагы рәшәткә дә киткән, рәшәткәгә ияреп
ничә еллар буе балаларның авыз суын китереп, ел саен манчыгандай кызыл
алма сырып ала торган алмагач та төбе – тамыры белән килеп чыккан. Ярый
әле, абайлап калган, шушы өемгә Сәвиянең өе дә эләккән булса, Рәшиткә өй
салып бирәсе була иде, Ходай саклаган.
Икенче көнне таң белән бу хәлне күрдек тә, әйтәм Хәлимгә: «Улым, кисеп
бир Сәвиянең утыннарын, эш олыга киткәнче», – дим. Хәлим әйтә: «Мин
как раз шунда чыгарга гына тора идем, эшләпәмне таба алмыйм, кайда
микән?» – ди. Мин әйтәм: «Нәрсәгә сиңа ул эшләпә, атаңның кәләпүшен ки
әле, синнән башка аны кияр кеше юк бит», – дим. Хәлим көзге каршысына
килеп, менә шул кәләпүшне генә киям дип торганда, күзләрен тасырайтып
килен килеп керде.
– Хәлим! Бар әле, ишек алдына перси белән әллә нинди кешеләр керде,
тагы сиңа штраф салырга йөриләр микән, – ди.
– Калхуз персидәтелен шулай «перси» дип йөртәләр алар. Штраф
дигәннән, Хәлим колхозда түгел бит хәзер. Шуңа күрә бакча сукалатырга
булса, аларча сука чираты безгә иң соңыннан җитәргә тиеш. Атаң мескен дә
колхозда бер генә көн калдырмыйча эшләсә дә, сука чиратын көтеп алырга
түземлеге җитмичә, бакчаны көрәк белән казый иде. Шул авырлыклар алып киткәндер инде… Хәлим колхоз сукасына ялынып тормады, суканы үзе ясады
да кеше чиратында сукалап та чыкты. Шуңа персинең ачуы чыккан, ди, шуңа
штраф салам дип йөри дип әйттеләр анысын. Мин әйтәм, туктагыз әле, бакча
кайгысы түгелдер, колхоз бәрәңгесен утыртырга, бәрәңге ярырга дип, миңа
эшкә әйтергә килгәндер дип, алар каршысына үзем чыктым. Чыксам, ике-өч
чибәр кеше басып тора, өсләрендә парачкы кәчтүм, муеннарында гластук,
атаң башы, киенеп куя инде урындагы кеше, карап туя алмассың.
– Апа, нихәлең бар? – ди персидәтел.
– Аллага шөкер, – дим. Үзем эчемнән генә, шулай ул, безнең ише
пенсионерларсыз барыбер эшегез бармый, өйгә чаклы килеп җиттеңме дип
уйлап куйдым.
– Апа, – ди бу, – сезнең Мостафа дигән кодагыз бар икән Уфада, безгә
хәбәр иттеләр, бүген ул сезгә килергә тиеш икән, шуны беләсезме, – ди.
– Бик әйбәт мин әйтәм, килсен! Нишләп соң аны сезнең аша әйттерәләр,
туры үземә генә килмәгәннәр, эш вакытында сезне йөртәләр, – дим.
– Апа, зур кеше икән сезнең кода, нишләп аны башта ук әйтмәгән
идегез? – ди бу.
– Кайсы баштан? – мин әйтәм.
– Бакча сукалаткан чакта и таки дали, – ди бу.
– Шулай инде, – мин әйтәм, – ятим карчыкка яклаучысыз булмый икән,
минем ирем дә шушы колхозда эшләп, яшәп, шушы өйдә торган кеше, – дим.
– Апа, ярар инде, биредә ят кешеләр дә бар бит, безне гел бетереп ташлама.
Кунак каршы алырлык хәстәрләрегез бармы соң? – ди.
– Аллага шөкер, бар нәрсәм дә бар, килсен генә, мин әйтәм, күптән
очрашканыбыз юк иде, – дим.
– Итең бармы? Маең бармы?
– Коданы сыйларлык та сый тапмагач, ничу яшәргә бу дөнья йөзендә тере
кешегә сан булып. Кайчан киләсе, ди?
– Бер-ике сәгатьтән…
– Алай булгач, аш салыйм… Озын сүз бозау имезә…
– Ярдәмчеләр кирәкме? – дип сорый бу.
– Булса – килсеннәр, эш җитәрлек булыр, болай булгач…
Шул сөйләшүдән соң аш салдым. Табын әзерләргә тотындык. Хәлим
тагы кисә алмый калды теге бүрәнәне. Анысы ишегалды себерергә
тотынды. Һаман шул Сәвия инде, рәхмәт төшкере! Йөгереп килеп керде.
Бигрәк илгәзәк җан инде. Нинди эш бар дип кенә тора. Персидәтел аны
урам буйлап карап кайт әле, урам ямен җибәреп, берәрсенең ыштан балагы
коймада эленеп тормый микән дип йөгертте. Сәвия койма башларын карап
кайтканчы, Рәшит абыең бульдозеры белән урамны тигезләп чыкты. Язгы
пычрактан урам кантар-кантар, кеше генәме сиңа, ат та йөри алмаслык
хәлгә килгән иде. Инде, мин әйтәм, шушы урамны тигезләтер өчен авылга
кунак килүен көтәргә кирәк микәнни, дим. Урамыбыз чирәм генә иде сез
үскәндә. Тракторлар белән бетерделәр урамны. Шул арада Кирмән очлары
менеп җиткән. «Мәүҗидә, Суык Урамда торсаң да, туган урамың Кирмән
очы бит, әйт әле персидәтелгә безнең урамны да тигезләсеннәр әле», – дип.
Килен йөгерде үзләренең киленнәренә. Аны да ярдәмгә алып менде. Мәш
киләбез. Өй тулы хатын-кыз! Киленнең энесе дә менеп җитте. «Җизни, нәрсә
эшлим?» – дип уаланып тора. Хәлим әллә кайчаннан бирле яңа болдыр ясыйм дип тора иде, кода килүне сәбәп итеп, кайнеше белән икесе иске болдырны
төбе-тамыры белән куптарып алдылар да утынлыкка илтеп ыргыттылар. Ул
арада болдыр ясамадылар инде. Кода киткәч ясалды бу яңасы. Кода килмәгән
булса, булмый иде! Уен эш түгел бит, ни гомердә яраткан кодаң бусагаңны
атлап керә икән, безгә дә сынатмаска кирәк!
Олы якка озын итеп табын кордык. Килен мунча ягып җибәрде. Сәвия
салат-малат ясый башлады. Урам тулып халык чыкты. Бервакытны, асфальт
кебек тип-тигез урамнан, мин сиңа әйтим, кара Волга машинасы, тузаннар
туздырып, капка төбенә килеп туктамасынмы! Өскә менә шушы күлмәкне
кигән идем. Үзе атлас, үзе ялтыравыклы, бу кияү бүләге иде, әллә ничә еллар
сандык төбендә яткырып саклаган идем. Кода алдында да кияргә насыйп
булды. Калган эшне киленгә тапшырдым. Табын тирәсенә җыелыштык. Кода
әйтә: «Кодагый белән рәттән утырам», – ди. Тәки утыртты шул. Ул үзе генә
булса бер хәл, кара машина эче тулы кеше булды анда. Барысы да ят кешеләр
дисәм, авызын ерып, кулын сузып, үзебезнең авыл Шаһинур да килеп чыкты.
Ашарга утыргач, авызым бик оялган иде, коданың тәмләп ашавын күргәч,
үзем дә бер-ике кашык кабып куйдым. Шул аш белән страмга да калдым
бит кода алдында. Токмач ягын киленгә тапшырган идем. Ашыгыч дип, ул
токмач басып тормаган, син җибәргән теге импыртный шүре тукмачны гына
салган да җибәргән. Кода бер-ике кашык капты да:
– Кодагый, синең килен минекенә караганда уңганрак икән, токмач саен
тишек тә тишеп чыгарга өлгергән, – ди.
Көлештеләр барысы да, аның шаяртканын аңладылар инде, укыган
кешеләр бит. Мин генә көләргәме, көлмәскәме дип торам. Шул тикле кеше
алдында авыз күтәреп көлеп утыруы да уңайсыз бит. Безнең кода шикелле
дөньяда юк! Дөресен дә әйтте, үпкәләтмәде дә. Килен басмаган икәнен күреп
тора бит ул. Күрмәгән нәрсәсе түгел. Киленгә дә әйбәт сабак булды, олы
кунак алдына кибет токмачыннан аш куярга кирәкми, димәк. Шулай көлеп
утырганда, кәртечкәгә дә төшереп алганнар. Хат белән безгә килеп төште ул
кәртечкәләр. Ничек туры китергән диген! Шул кәртечкәгә карасам, коданың
сүзләре искә төшә дә рәхәтләнеп көләм, ул чакта оялган булсам да. Ашлар
ашап, чәйләр эчкәннән соң, кода коданың каберен дә зиярәт итеп кайтыйк ди.
Шул сүзне ишетүгә персидәтелнең авызы бер карыш ачылып калды. Нәрсә
булды микән дисәм: «Ул урамны тигезләтмәгән идек!» – дип пышылдый бу
миңа. Ничек кенә матурлап күрсәтергә тырышса да, барып чыкмады бит.
Кода аның урамына карыймы инде? Колхозга тикшерүче булып килмәгән
бит ул, безгә кунак булып килгән.
Аларны анда Хәлим белән Шаһинур алып китте. Мин иярмәдем.
Артларыннан елап калдым.
Аннан соң яңадан өйгә кайттылар. Мунчалар җитешкән булса да, кода
мунча кереп тормады. Тагы да барасы җирләре бар икән. Менә шушы
китабын безгә истәлеккә дип, бик матур сүзләр язып калдырды. Ә менә бу
шәлне бүләк итеп бирде. Ничәмә айлар кайгы белән йөргән җаныма коданың
килеп китүе бер җан азыгы булды. Ходай озын гомер насыйп итсен үзенә.
Балаларының рәхәтен күрсен, матур-матур китаплар язсын дип теләп торам.
Мәңге хәер-фатиха аңар.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 10, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев