Логотип Казан Утлары
Повесть

Моң (повестьнең дәвамы)

Дулкынлануыннан нишләргә белмичә, Сабирҗан яңадан кешесез тереклек таплары белән сурәтләнгән тәрәзә каршына килде. Пыяла бу юлы тазарак, чистарак күренде. Бәрәч, әнә тегендәрәк, нәрсә ул?

(Дәвамын УКЫГЫЗ)

Тамбов якларының икенче бер сүз даһие Һади Такташ күз алдына килә. Заманча мәктәбе дә булмаган «мишәр» Сыркыдысында шушы «көнҗәлә башлы» егеткәй барлык ун-егерме миллионлык татар халкына үрнәк татар тел мәктәбен-шигъриятен тудырсын әле! Менә кайда ул безнең йөзләрчә изотоплы уран! Менә кайда ул Тянь-Шань сыртларыннан сикереп төшеп, Чимган тауларында нурланып яткан куәт! 

 Әмма онытмыйк: әлегә бер милләтнең ике канатында бераз алдарак әйтә биреп куелган теге ике ай яратыла гына!..

Әйе, күпмедер гомер үткәч, яңа дәвернең һиҗри буенча 1329, милади буенча 1951 елның 25 апрелендә шул ук Евразия киңлекләре буйлап аккан Олы Иделнең сул канатында яткан Салих-Тукай авылында хак мөселман Габделкотдус, хак мөслимә Миңлегөл Сәхабиләр гаиләсендә бишенче бала булып, бер кызчык дөньяга килә. Аңа Зөһрә – гарәпчәдән, якты, ачык йөзле кыз дигән исем бирәләр. 

Зөһрәнең әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла-кардәш бер төркем авылдашлары белән колхозлашудан качып, Казан артындагы Урта Пошалым авылыннан Сарман якларындагы Салих авылына килеп, анда урман төпләп, йорт сала. Нибары ундүрт йортлы Салих авылының икенче, җәннәтне хәтерләткән очында барлыкка килгән яңа утарларга бөек шагыйрь якташлары Тукай исеме бирәләр һәм авыл шушы ике бөек исемгә сөйкәлеп, Салих-Тукай дип йөртелә башлый. Гадәттә, кечкенә елгаларның шавы зур булган кебек, авыл кечкенә булган саен әдәплелек тәрбиясе зуррак була. 

Бигечләр белән Сәхабиләр гаиләсенең икесендә дә, бер-берсен белмәсәкүрмәсәләр дә, алдан сөйләшеп куйган кебек охшашлык күп була: ике яктан да нәселләр – атаклы балта осталары. Ике нәселдә дә мөселман мөнәсәбәтләре – Коръән-кәрим кануннары хакимлек итә. Коръән яктысы Зөһрәгә бабалары Зиннәтулла, Гыйззәтулладан, атасы Габделкотдустан килгән булса, Хәйдәргә ул бабалары Хәсән һәм Әзиз (Газиз) кардәшләрдән килә. Сабый чактан ук камил мисыр мәкаме белән догалар укыган оныгына карап, бабасы Хәсән: «Кунакка барганда, минем Хәйдәр оныгымнан авызын сорап торыгыз», – дип әйтә торган була. Гаиләләрдә шундый тәртип яшәгән: ир – баш, хатын – муен. Ләкин муен сынмаган, сыгылган, бөгелгән генә. Канлы бәрелешләрдә икесе дә кат-кат яраланып, икесе дә намазларын Ватан сугышы яланнарында да ташламаган Габделкотдус белән Габбәс, балаларына да, хатынына да хөрмәт, сөю-сәгадәт аша килеп, аларны һәртөрле куркынычтан яклый, матди яктан тәэмин итә, Миңлегөл белән Рәшидә исә балаларын һәм ирләрен сирәк тугрылык белән карый, тәрбияли. Алар дүртесе дә – ике ипле һәм камил пар – барысы да тал тамыры кебек инеш ярларыннан күтәрелгән авыл балалары. Алар икесе дә саф Тукай телендә гармоник белем бирә алган татар авылының иң бөек мирасы булып тәрбияләнәләр. Бу авылларда тупрак та моңнан әвәләнә. Алар икесе дә шушы моң эчендә үзләнеп үсә...

Сабирҗан маңгаена бәреп чыккан гарьлек тирләрен сөртеп ала. Ул тир уран бушаткандагы тир сыман кайнар салкын. Әгәр ул авылда яшәп, татарча укыган булса, бәлки, моңы да кире кайткан, үзе дә җырлый башлаган да булыр иде? Җырның башы туган тел бит!.. Их, нигә таралган аларның атабабалары авылларыннан болай читләргә чыгып?! Аларны сасы баракларга күкрәкләрендә күкрәгән яманташ-янарташлар чакырганмы? Ник алар үз урамнарында үз урыннарын һәм үз ураннарын тапмаган?! 

Гадел Котдус – гаделлек сөйгәне өчен аны халыкта шулай дип атыйлар – сыздырып, тальянда уйный, моңлылардан моңлы әнисе Рәшидә күкрәк төбе белән моңлана. Тик беркайчан да кычкырып җырламый. Мөнәҗәт кенә әйтә. Ул да милләт җанындагы ураннан килә. Моңны Аллаһ шул рәвешле биргән. Зөһрәнең үз әнисендәге кебек моңлы тавышны башка беркемдә дә очратканы булмас. Ул тавыкларын да мөнәҗәт әйтеп чакырыр. Тавыклары да мөнәҗәт ишетми торып, җимнәрен чүпләмәс. Коръән укыган әнисенең мәкаменә бар халык таң кала. Әтисеннән күреп, гармунчы булырга теләгән Зөһрәгә әтисе кырт кисә: «Гармун – кыз бала эше түгел. Җырлар булсаң – җырла. Моң вә моңлану – пәйгамбәрләрдән калган ихтыяҗ». 

Сабирҗан бу җанга якын ике җырчының тәрҗемәи хәлләрен өйрәнүгә бик күп игътибарын бирде. Тора-бара алардагы моң ташкынының куәтен билгеләү аның үз тормышының да мәгънәсенә әверелде. Ул алар турында кайда нәрсә белгән, нәрсә ишеткән, барысын да хәтере шүрлегенә салаҗыя барды. Әле генә газетадан укып белде, Хәйдәрнең нәселе исә шушы Чүмбәли күршесе Актүктән чыккан легендар җырчы Рәшит Ваһаповка барып тоташа икән. Әйтәсең бармы: нәселләр ике яктан да моң ияләре – әнисенең әтисе Азиз (Газиз) кардәш, әнисе һәм бигрәк тә сирәк тенор аһәңле әтисе юлга чыкканда, авылдан чыгу белән җырларга яраткан... 

Икесенең дә «өй артындагы шомырт»лары үсә, алардан һәр яз саен миллион йолдызлар чәчкә атып, күккә вә җиргә атылалар. Икесенең дә телләрендә туган тел, җаннарында талант исә беркемгә сиздермичә бөреләнеп кенә килә, кальбләрендә – иман. Икесенең дә өй почмакларындагы шүрлекләрдә иске Коръән. Чын Адәм булу өчен тагын ни кирәк? Зур сәнгать юлына чыгып, намазга баскан Хәйдәр, әнә, көндәлегенә теркәп куйган бит: «Горурлык – башка кешегә буйсынмау теләге, мин-минлек – Аллаһка буйсынмау теләге ул. Бу дөньяда бар нәрсә дә Аллаһы Тәгаләдән һәм аларны мәхәббәт белән яратып, кабул итә белергә кирәк... Күңелең белән һәрвакыт Аллаһка омтылырга кирәк...» Әлегә кайдадыр еракта СалихТукайның табигый җәннәтләрендә кәҗә бәтиләрен күтәреп, көтүдән алып кайтып килгән Зөһрә сеңелкәш соңыннан бу язмаларга өстәп куяр: «Аллаһы Тәгаләгә инану Хәйдәр белән безнең икебезне рәттән куяр. Безнең кальбебез бер иде. Бәхетле җан үлгәндә дә әрәм булмый. Адәм баласы үлгәнче үзен Аллаһы белән очрашуга әзерли. Яшәешнең максаты – мәңгелектә, бакыйда шушы очрашуга әзерләнү. Дөрес яшәгән кеше вөҗдан газабы кичерми. Иманлы җанның «әрәм булуы» мөмкинме?» 

Әлегә алар – урамнары уранлы, ураннары урамлы булган сабыйлар авылның катыклы-сөтле, читәнле-киртәле, умачлы-токмачлы хәятенә сыгынып үсәләр. Тыштан караганда, алардан да гамьсез, вакытлары бихисап кеше юк. Уйна да көл! Эчтән караганда, алардан да мәшәкатьле кеше юк. Хәйдәр – сабый чагыннан бодай бөртеге кебек тулы, гәүдәсе төз, беләк-балтырлары тимер кебек нык. Ул чынлап та – хәйдәр, арыслан, димәк. Көрәшә башласа, үзе кебек малайларны унлабын бер өемгә өеп куя. Ул үзенең яшәвенең мәгънәсен барысыннан да авыррак күтәрүдә күрә. Сикерсә – барысыннан ераккарак сикерә, йөгерсә – барысыннан тизрәк йөгерә, күтәрсә – барысыннан авыррак күтәрә. Ике потлы гер. Бүген егерме, иртәгә утыз, аның иртәгәсенә кырык тапкыр. Штанга. Ул Җирнең ике Ярымшары кебек авыр. Бүген ике якта иллешәр, иртәгә алтмышар, аннан җитмешәр килограмм. Ул –Хәйдәр. Ул – Арыслан. Сигез яшьтә – ул инде атасы белән урман кисә, билен буып, ташкойма сала, озын наструк белән бүрәнә ышкылый; ун яшьтә – сигезле чалгы белән пакустан чак күренеп, печән чаба, буе мөгезенә җитәр-җитмәстән сыер асрый... Уңга селтәнә – Мин бәхетле итәм сине, халкым! Сулга селтәнә – мин бәхетле итәм сине, Ватаным! Ләкин ул әле үзенең кем буласын да белми, бары тик томанлы рәвештә сиземли генә ала. Яхшы кеше булачагын белә – монысы хак. Бу киләчәктә яхшы булачак кеше Ватанының аның белән больнис коридорында нишләячәген күз алдына да китерә алмый... Ундүрт яшендә комбайн штурвалына күтәрелә, иген ура... Чүмбәли кырларында җир сөрә, тырмый, иген чәчә, урак ура. Штурвалдан төшкәч, ул салкын чишмә суларын чиләге белән күтәреп эчеп, тамагын чарлый һәм калган суын чиләге-ние белән бөдрә чөчләренә, кояшта янган тәненә томыра... 

И тормыш, нигә бу кадәр мавыкыргыч матур син?! Авыл читендәге ул балык кебек йөзгән тирән күлләр, ул кошлар белән кайнашып сайраган юан тирәкләр, ул татлы нектар – сәлсәбил җитештергән чәчкәле акланнар, салкын төннәрдә, кышларда аны җылыткан урманнар!.. Исәнмесез, мәңгелеккә исәнмесез!.. 

Егет әсәрләнүеннән исенә килә: аһ, комбайннан иген ташырга кеше җитми? Үзе үк урган игеннәр тутырылган житмеш килолы кытай капчыкларын колачында уйната-уйната, атлы арбага төяп, авылның ындыр табагына үзе үк ташый башлый... Аңарда уран көче, урман көче бар! Файдаланыгыз, кулланыгыз, тик исраф итмәгез, урламагыз гына! Юлда аны сызгырасызгыра, әрләннәр каршылап-озатып кала. Сызгыру да моң. Исәнмесез, моңлы әрлән туганнар!.. Кышкылыкка нан-азык хәстәрләп калыгыз!.. 

Аның бер минут та буш вакыты юк икән бит. Әйе, ихатасында ике потлы герләре көтеп кенә ята. «Өй артында шомыртым бар!..» Шул биек шомырт астында гына – турник. Бүген егерме күтәрелсәң, иртәгә – утыз тапкыр күтәрелергә, бүген син анда ун тапкыр «кояш» булып әйләнсәң, иртәгә – егерме тапкыр әйләнергә бурычлысың. «Их, үзем каен булсам!..» Көн саен. Күзгә чалынган саен. Көннән-көн күбрәк, ешрак, авыррак. «Сандугачым икәнсең, җитәр көзләр – китәрсең!..» Менә ул штанга һәм гер күтәрү буенча Түбән Новгород өлкәсе чемпионы исемен дә яулады. Чаңгыда беренче, йөзүдә беренче. Әнә ул – таза буйлы, төз гәүдәле, төскә-биткә сирәк, гали батыр кебек киң яурынлы, гладиатор кебек такта күкрәкле, алга чыгып торган иякле-борынлы мондый егет асылы татарда гына түгел, башка мәмләкәтләрдә дә бар микән?! «Җаның теләмәгәннәргә булсаң, нихәл итәрсең?» Тукта, кем җырлый моны? 

Әле үзенең никадәр зур тарихи шәхес буласын, татар сәнгатендә нинди урын тотачагын уйлап та карамаган үсмер, «көчле булу»ның фәннилектән ерак торган максатына тугры калып, күз-колак, контрольдән читтә, үзен авырдан да авыр сынаулар белән изә, җәфалый, газаплый, күтәрә-төшерә, чәбәкли һәм таптый, шулай итеп, киләчәк язмышында фаҗигале роль уйнаячак һәм соңгы чиктә үзен бик иртә алып китәчәк артериаль басым – «гипертоник криз» дигән хастасын хәзерләгәнен белми дә... 

Сабирҗан күз алдына китерә, егет күкрәгендә типкән уран дәһшәтен куярга урын эзли. Бер караганда, бу дәһшәт һәркемдә булырга тиеш кебек.

Ә Зөһрә ничек? Үтә дә җиңел сөякле, бик тә тәвәккәл, Җир шарын йөгереп үтәргә әзер булган Зөһрә шулай ук бишмәтен киеп, калын чәч толымнарын аркан кебек итеп тышка чыгарып салып, билен буган да әтисе белән печән, утын әзерләп, урманнан кайтып керми. Биш кыз баладан соң өлкән кызлары егерме бергә чыкканда, бәлки, монысы малай булыр дип көттерә-көттерә табылган балалары да кыз булып чыкты бит. Ләкин малайларга биргесез ул Зөһрә. Таудан чаңгы шуганда, аны тотып тыеп булмый, физик эшкә дигәндә, кулында очкын уйната!.. Шуңа күрә Котдус-кардәш кызын үзеннән калдырмыйча урманга йөртә. Нәкъ Такташның «Урман кызы» булды инде ул. Теге башыннан шытырдатып тотып, аркылы пычкыны да җәһәт кенә тарта. Әтисенең яраткан агачы имән булды. Зөһрәсен дә имәнгә охшатып, нык итеп тәрбияләде. Әле менә күптән түгел икәүләп сарай салдылар менәтерәк. Иңнәренә көянтәсен салып, авыл читендәге челтер чишмәләр – су юлыннан кайтып керми. «Ай югары, ай югары, айга менәсем килә...» Бар, менеп кара. Тиз генә мендең, ди. Көянтәле Зөһрә-кыз кебек, үзе дә айга очып китәр кебек тоела. 

Куркыныч та, мавыктыргыч та. Анда баргач, кире кайтып буладыр бит инде ул?! «Айга менеп, түбән карап, сезне күрәсем килә...» Тукта, кемне? Кемне күрергә? Кемне бик күрәсең килә? Улакларга шабырдатып су коеп, малларны эчергәндә дә, җиләк-җимеш, яшелчәләрне сугарганда да, хәтта самавырга су салганда да айга карый ул. Ай үзенеке – аны Ай барыбер үзенә алачак!.. Һәм ул аннан кемнедер күрәчәк. Бу «кемдер» аны бирегә китереп тә куячак!.. 

Их, ул кышкы кичләрдә кич утырулар! Күрше апалар керә, кайсы йон ката, йон эрли, кайсы бәйләм, кайсы челтәр бәйли. Чигү чигә. Зөһрә дә челтәр бәйләргә ифрат та ярата. Ап-ак җепләрдән мендәр кабына дип бәйли ул аларны. Тышта Кыш-бабай да тәрәзә пыялаларына челтәр бәйләп, сурәт төшерә. Әтисе гармунда «Хафизалам иркәм»не уйный. Зөһрәне җырлаталар. Апалар да, әнисе дә аңа күрсәтмичә генә елыйлар. «Зөһрә, үскәч, кем буласың?» – «Шәфкать туташы». «Нигә?» «Әти-әниемне, апаларымны чирләрдән саклыйм!» «Җырчы булмыйсыңмыни?» – «Юк!» «Нишләп, сине бит бар тирә-як хәзердән үк җырчы дип белә!» «Белсә ни!» 

Өченче сыйныфка кадәр генә укыды ул Салих-Тукайда. Аннан сигезенче сыйныфка кадәр сигез чакрымдагы Иске Дөрешкә йөреп укыды. Көн саен. Чаңгыда, биләсәпиттә. Кара бураннарда үзенә тап булган кара бүреләрнең күзләренең туң боз кебек зәңгәр икәнлеген үзе күреп инанды ул. Тугызынчы-унынчы сыйныфларны исә кайчандыр бөек җырчы Илһам абыйсы Шакиров укыган Теләнче Тамак мәктәбендә тәмамлады.

...Чүмбәлигә бер тапкыр Казаннан артистлар килде. Атаклы җырчылар Зөһрә Хисмәтуллина, Идеал Ишбүләков, музыкант Марс Макаров... 

Җанында кайнаган кичерешләрдән чиксез дулкынланган Хәйдәр иң алдагы рәтнең уң канатында утыра. Былтыргы концертта да шушында утырган иде күзләреннән моңсулык агылган бу егет. Нәрсә тели ул? Менә бу юлы, концерт бетүгә, үзендә батырлык табып, сәхнә артына үтте һәм җырчыларга үз башкаруында «Карурман»ны тыңлауларын үтенде. Марс Макаров янына килеп, баянында тональлекнең башлам басмагын да күрсәтеп бирде:

– Менә шушыннан, абый... 

Җыр башлану белән аңлашылды: аларның алдында сирәк сәләткә, инде хәзердән үк сәхнә культурасына ия булган әзердән-әзер лирик-драматик тенор басып тора. Әмма ул татарның Павароттие булачак дип, беркем уйламый. Итальянча күкрәк диафрагмасы ифрат та киң, тын басымы ифрат та көчле, опера җыры буенча белем алган сыман осталык белән җырлап җибәргән егетнең аһәңе иске клубның түшәмен җимерердәй булып, диварларын калтыратты. 

– Син, энем, укымыйча да җырчы булгансың инде. Әмма консерваториягә кереп, музыкаль белем дә алсаң, тагын да әйбәтрәк булыр иде... – диде консерватория профессоры Зөләйха Хисмәтуллина.

– Мондый халыкчан тавыш белән консерваториядә әллә нәрсә майтара алмассың, – диде Идеал Ишбулатов. – Сезгә турыдан филармониягә барырга кирәк, анда белем сорамыйлар. Аннан, син бераз борынга җибәреп тә җырлыйсың икән, энекәш... 

Әйтсә әйтә инде ул кайвакыт безнең юл башында очраган Идеалларыбыз!..

Германиядә танкист булып хезмәт иткән егетне, көчле күкрәк тавышын танкодромда ишетеп-танып, хәрби җыр һәм бию ансамбленә солист итеп алалар. Һәм ул – солдат армиядән кайткач, медицина училищесе тәмамлап, шәфкать туташы булып эшли башлаган Зөһрәсе белән Казанның кап үзәгендәге консерваториядә атаклы татар композиторы Нәҗип Җиһанов канаты астында очрашып таныша. Дөрес, профессорлар Зөһрәне тыңлагач та «Консерваториягә керергә киңәш итмибез. Сездә халыкчан тавыш», – дип, кире борып җибәрергә дә күп сорамыйлар. Булачак «йолдызларның» икесен дә – әле алар бер-берсен белмиләр дә югыйсә! – консерватория ректоры Нәҗип Җиһанов үзенә чакыртып ала. Дөрес, Хәйдәр аңа уку елы башланганнан соң өч айга диярлек соңга калып эләгә. «Сездә лирикдраматик тенор, – ди ул Хәйдәргә. – Сез – татар операсы җырчысы. Сез шундый ук җегәрлек белән татар халык җырларын да башкара алачаксыз. Әмма укырга кирәк...» Зөһрәгә исә «Бездә әлегә милли җырчылар бүлеге оештырылмаган. Сезне опера вокалы бүлегенә эксперименталь үрнәк рәвешендә кабул итәбез...» 

Их, ул чактагы куанулар!.. Алар – студентлар!.. Бер-берсен белмәгәнкүрмәгән ике талантны Аллаһы Тәгалә үзе кавыштыра дип әйтергә мөмкин. Тик бу очракта «эксперименталь» рәвештә түгел. Чынбарлыкта. Хәйдәрнең куен иркәсенә охшап тәбәнәк күренгән Зөһрәсенә әйткән беренче сүзе: «Кара, син нинди бәләкәй икәнсең!» Зөһрәсенең Хәйдәренә беренче әйткән сүзе: «Кара, син нинди биек Отелло икәнсең!» Әйе, Хәйдәр алыптай таза гәүдәле. Кеше алдында бөгелеп-сыгылып, комплиментлар сибеп бармый. Үзенең тарихи миссиясен яшьтән үк белә. Кирәк чакта бу хакта шаярып кабатларга ярата: «Минем үзегезгә кайчан килгәнемне язып куегыз. Кирәк булуы ихтимал...» Менә шундый горур мишәр. Үзе бик тә ярдәмчел, әмма кешедән ярдәм сорау – аның өчен түбәнлек. 

Ике арадагы дуслык тора-бара тирән мәхәббәткә әйләнә. Хәйдәрнең күзләрендә мөлдерәп торган ниндидер сихри сагыш үзенә тарта аны. Каян бу кадәр сагыш? Каян килә ул. Аннан – ягымлылык. Сихри елмаю. Сирәк, халыкчан милли акыл. Нәрсә, «суперталантлар» шундый буламы әллә? Аңардагы сиземләү, пәйгамбәри тоем. Аерым яшәсәләр дә, консерватория гомумторагының газ плитәсендә аш пешә. Уртак аш. Уртак чәй кайный. Озак та үтми, алар Иске Дөреш авыл советында язылышалар... Йөрәкләр куанычтан бер булып тибә, тау кырлачларында алтын кылганнар тирбәлә, тулган ай исә Зөһрәнең чиләгенә утырып коедан чыга... Сәхнә. Аһ, сихри сәхнә. Сәхнә алдында нәрсә: сине чәбәкәйләп каршылаган тамашачымы, әллә көнчеләр упкынымы? Бар, бел. Чамала. Милләт үзе биргән сәхнә. Сәхнәгә чыгу – әйе, упкын каршына чыгып басу. Сәхнә ул гел упкын алдында әйләнеп тора. Бер алдын, бер артын күрсәтә. Шунысы куркыныч. Ләззәт тә, газап та...

Зөһрәнең сөю белән илһамланып, милләткә бүләк иткән беренче энҗеләре – «Туган тел», «Әллүки», «Сәгать чылбыры», «Курыкмагыз, кошлар»ы, Хәйдәрнең – «Кыр казы», «Төннәр буе йоклый алмый ятам...», «Гүзәлем», «Яңа кара урман», «Озата барма»лары...

Милләттә булмаган хәл: аңа берьюлы бер гаилә булып, ике бөек җырчы килде. Гарәпчәдән күчергәндә, баһадир-арыслан ир-егет Хәйдәр һәм ачык йөзле кыз бала Зөһрә. 

Аһ!.. Шул ук тулган ай Зөһрәнең чиләгенә утырып, коега чума...

Берәүгә дә әйтмәгән борчуларын чишә аңа сөйгән яры. Үзенә тиеш булмаган үлчәүдә чиксез авыр йөкләр күтәргән баһадир егетнең яшьлегендә кан тамырларына көч килгән, шуның нәтиҗәсендә кинәт кенә кан басымы күтәрелә дә куя икән. Сабирҗан аңлый: Хәйдәрнең дә үз Чирчиклары, үз Чимган рудниклары булып, ул да башкалар өчен уран бушаткан. Шул ураннан бу моң. Мондый өзлектергеч хезмәт, медицина теле белән әйткәндә, артерияләрдәге кискен тромбоз халәтен якынайткан. Егерме биш яшьлек Хәйдәренең күкрәк кенәгәсенә язып куйган юллары Сабирҗанны тетрәтеп сискәндерде: «Җанның чистарынуы газап, михнәт, ахыр чиктә, үлем аша килә... Мин озак яшәмәм, ахры...» 

Көпә-көндез күк күкри: Ләйлә-Мәҗнүн, Таһир-Зөһрә, Ромео-Джульетта, Хәлил-Галиябанулар мәхәббәтенә тиң мәхәббәт һәм күпкә, бик күпкә алдан үкенечле, йөрәк төенен өзә торган сискәнү!.. Йа, Хода!.. Алар бит әле сөешеп тә туймадылар! Кайсы молекула, ниткән янарташ, нинди атомнан атылып чыккан, гомумән алганда, каян килгән бу сизенү?! Әле аларга, кеше өстеннән кайтып кермәгән, үзләренең бердәнбер уллары Айратны тәрбияләрлек үз почмаклары да булмаган яшь гаиләгә – ике талантка дөньяга чыгарга, үсәргә, милләтне һәм үзләрен чын-чыннан үлемсез итәргә кирәк! Ә бала... елый!.. Ул яратып елый. Үзләренә күк сорап, җир сорап, ил сорап, җыр сорап, нан сорап елый!.. Җир йөзендә һәркемнең үз урамы, үз ураны, молекуласындагы үз атомы бар. Моның горурлыгыннан башка бернинди дә гарьлеге юк. Бәхет белән кайгы-хәсрәт аралаш!.. Мондый моң – чиге булмаган халыкчанлыкның энергия чыганагы. Аның  матди молекуласында нейтронны протоннан, изотопны изотоптан аерып, дөньяны яктыртырга һәм яндырырга, көл итәргә мөмкин. Ул яктырта һәм сүндерә ала. Шулай итеп, урам моңыннан уран моңы яратыла. Бу энергия Пәйгамбәребездән шулай килгән, шулай булачак, Хәйдәрем!.. Синең исәнлегеңне генә бирсен!.. Дәрес вакытында да, репетиция вакытында да, сәхнәдә җырлаган вакытында да дарулы шприц тоткан кулы белән Хәйдәренә ярдәмгә килергә әзер Зөһрәсе ниндидер яңа, мәңгелек чаралар эзләп, авылына, үзен сыендырган урманнарына кайта, көннәр буе Хәйдәрен яшәтәчәк тере тамыр – гомер тамыры, яшәү тамыры – валериан тамыры эзли. Зөһрәнең тормыш тамыры эзләгән бармакларында әлегә йөзекбалдаклар юк. Алар йөзекләрне бармакларына халыкка зур җырчы булып танылганнан соң гына кигерешәчәк. Тагын да кайсы кавем балаларында бар мондый сабыр итагатьлелек!..
 

Җидегән чишмәләргә йөзек салдым, йөзек салдым.

Җидегән йолдыз күреп калсын, дип.

Җанкай-җанаш алсын да куансын,

Вәгъдәләрем булып, вәгъдәләрем булып калсын, дип...

Бу – Зөһрә. Күңел тирәгебездәге сандугач. Өй артындагы шомыртыбызның былбылы.

Аһ, бу моң!.. Керепләр батасың!.. Сабирҗанга менә шушы җырны тыңлау өчен генә дә Ватанына иртәрәк кайтасы булган!.. Үзе бушаткан уранның мәртәбәсен үзенә даулыйсы, табасы булган. Нәрсә, санаулы инсаннар, санаулы өммәтләр генә, кем әйтмешли, «син, мин һәм Мөхәмммәтәмин»нәр генә хуҗа булырга тиешме мондый буранлы уранга? Югыйсә җиргә бит һәркем үз урамы һәм үз ураны белән туа! Сабирҗан аптырый: егерме ел ничек итеп бу җирне күрми, бу җырларны тыңламый яшәгән ул?! Ә нигә ул чакта аның туган авылы урамына чыгасы, аяктагы кешеләренә күренәсе килми? Дөньяны, тормышны чиксез ярату һәм шул ук вакытта шул ук чынбарлыкка күренергә теләмәү. Боларның сәбәбе нәрсәдә, болар икесе ничек тоташа? Тукта, бу нинди көч җирнең нинди кан тамырларыннан чишмә булып саркып чыга да, йөрәкләрнең кайсы кан тамырларыннан мондый моң булып ургыла? Менә шушы үрләрдә, басынкы битләүләрдә, битләү-кул кушырымнарында татар мандолинасы кебек тын гына чиртеп яткан татар чишмәсе – Җидегән чишмә, татарның кимендә мең еллык тарихы, ягъни уран үзәге түгелме? Әнә, Җидегән чишмә өстеннән кызларның кыйгач кашы кебек нечкә сызык Ай күтәрелә... Бу кадәр моңны бар итү өчен ничәмә-ничә буын Сабирҗаннар рудникларда агулы уран бушаткан, комлыклардан сары арыклар сузган, ыжгыр салкыннарда лашман тарткан, бозлы яңгырларда сабан сөргән икән? Теләсә нинди, юк-бар, чүп кавем тудыра аламы, семәрли аламы бу моңны? Юк!.. Мең тапкыр юк!.. Бабаларыңны зурлыйсың киләме? Җидегән чишмәгә бар! Балаларыңны зурлыйсың киләме? Җидегән чишмәгә бар! Татар ул үзе Җидегән чишмә. Татарның яңа тарихы Казан алынган көннәрдә туган һәм үлемсез Рәшит Ваһап, Мәгафүр Хисмәтулла, Илһам Шакир тарафыннан башкарылган «Озын көй», «Җанкай-җанаш», «Рамай», «Хафизәләм-иркәм», «Кара урман» җыруларыннан соң бар булган «Җидегән чишмә»дән башлана иде. Сабирҗан, кем әйтмешли, «үзбәк татары», «нугай», сизенә: Гомәр абзый Бәширгә бу җырның сүзләрен, Сара апа Садыйковага көен, җырчы Зөһрә-сылу Сәхабиевага аның күкрәк моңын Аллаһы Тәгалә үзе индергән. Бу Күкләр бүләге. Мондый халыкның уранлы урамнан кинәт кенә югалуы мөмкинме? 

Дулкынлануыннан нишләргә белмичә, Сабирҗан яңадан кешесез тереклек таплары белән сурәтләнгән тәрәзә каршына килде. Пыяла бу юлы тазарак, чистарак күренде. Бәрәч, әнә тегендәрәк, нәрсә ул? Тәрәзә аша аңа сәрби куакларыннан бәрәңге бакчасына сузылган аралыкта серәеп, тере кое сиртмәсе карап утыра иде. Аларның коелары бар иде микәнни? Авылына кайтып-китеп кенә йөргән «эмигрант» моны хәтерләми дә. Аякларының авыртынуын сизмәгәндәй, ул болдырга сикерде, болдырдан яшел бәбкә үләне аша коймасы аугалаган бакча каршындагы кое сиртмәсенә таба атылды. Әйе, коеның сиртмәле баганасы бар һәм алар исән икән; сиртмәнең чиләксез бавы, дөресрәге, бау урынына кулланылган дилбегә, ул да исән, әмма өзелгән җиреннән җимсез иләк кебек җилдә чайкалып, баганага уралгандай итә дә яңадан ычкына, уралгандай итә дә яңадан ычкына... «Яңа чиләк эләргә кирәк булыр». Бу фикердән Сабирҗан дерт итте. Ул коеның кыргый үлән белән буыла башлаган бугазына карады. Аста, тирәндә, якты сулар, суларда аның йөзе чайкала. Сулар исән икән. Үзе дә исән икән. Әнә күзләре чекерәеп яна, тик җырламыйлар гына. Кинәт кое авызыннан кечкенә таш төшеп суда чупылдады. Ул тынычсызланып боҗраланган су көзгесендә үзен танымады. Йөзендәге күзләр, борын, яңаклар берсе өстенә икенчесе менеп җимерелә иде. «Исән икәнмен». Кызык, нәсел, милләт ничә буыннан соң корый икән? Бездә булган уран аларда юк микәнни? Туган тел чишмәсе ничә буыннан кибә-коргаксый икән? Ул яшьләнгән карашын өскә күтәрде. Карашы иске йортның чалшайган нигезендә туктап калды. Нигезнең уртадагы өлешеннән һәркайсы куна тактасы кебек ап-ак, зур, яссы ташлар ишелеп төшкән. Гүя ябынып яткан юрган астыннан янбашына салкын һава өрде. «Бу ташларны коймалап төзәтәсе булыр». Шулчак Үзбәкстанның сары арыклары арасында төенчек кочаклап калган Мәрфугасы күз алдына килде. Нәрсәдер исенә төшкәндәй, ашыгып, кире өенә керде. Магнит тасма җырлаудан туктаган иде. «Магнит туктаса да, безнең Зөһрә туктамый ул», диде Сабирҗан эченнән. Һәм җырны яңадан әйләндереп җибәрде. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01,2022

Фото: pixabay

 

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев