Моң кайтты (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

4

Басым – җанда. Басым – тәндә. Басым – канда. Хәйдәр күп кенә спектакльләрне югары кан басымы хәлендә башкарырга мәҗбүр иде. Сабирҗан бу хакта Татарстан һәм Башкортстан матбугатындагы язмалардан укып барды. Кирәген кисеп алып, теркәп тә куйды. Хәйдәрнең кан басымының күтәрелү сәбәбен табиблар озак вакыт билгели алмыйлар. Ниһаять, бу ачыкланган да сыман була. «Бөер яны бизләрендә яман шеш», имеш. 1978 елда Мәскәүдә Хәйдәргә операция ясыйлар. Зөһрә төннәрен-көннәрен Хәйдәре янында. Әмма пычак астында гипертония төене чишелми, ни кызганыч, чуала гына... Әмма шушы шартларда да үзеннән авыр йөкне күтәреп өйрәнгән авыл арысланы Хәйдәр сәхнәдә дә арыслан булып калуын дәвам итә. Егерме ел эчендә опера театрында татар һәм рус телләрендә барлык драматик тенор партияләрен берүзе башкара. Менә кайда ул атом көче! Оркестр тавышын басып китеп җырлаган мондый тенорның театрда алмашы булмаган шул. Чүмбәлидән татар егете, татар опера-музыкаль драмаларыннан тыш, саф урыс телендә күпчелек урыс операларындагы арияләрне дә җырлый. Хөснул Вәлиуллинның «Самат» операсында Самат, Җиһановның «Җәлил»ендә Җәлил, Вердиның «Отелло»сында Отелло, Бизенең «Кармен»ында Хозе, Чайковскийның «Карга бикәсе»ндә Герман һәм башка дистәләгән партияләрне башкарып, күпмилләтле Рәсәй опера сәнгатенең алтын хәзинәсенә зур өлеш кертә. Шуның белән беррәттән, киң диапазонлы милли җырчыбыз Хәйдәр Бигеч татар халык җырларыннан үлемсез яңа гөлбакча барлыкка китерә. Татар композиторлары яңа җырларын бары тик аңардан гына җырлату турында хыяллана. Ул егерменче гасырның соңгы чирегендә татарның югары милли җыр сәнгатен тудыруда тоташ бер буын җырчылар башкара алмаган бурычны башкара... 

Мәскәү профессорлары Татар опера һәм балет театры җитәкчелегеннән аны Италиягә җибәрүләрен үтенә. Әмма хуҗалар ничек кенә булса да җибәрмәү ягын карый. Ягъни уранның атомы табылмый. Акчалары булмаган икән. Менә бит ничек. Хәйдәрләргә дигән акча исәбенә Мәскәү һәм Петербург җырчыларын миллионлы контрактларга яллап, ун ел буе аларны Голландияләргә гастрольләргә йөртеп, акча сугу өчен акча ныграк кирәк булган икән. Көнбатыш «маэстролары» чамасыннан чыкканда, Хәйдәр Бигеч кебек гомере буе бушка, «кәпик» хакына кан тамырларын шартлатып җырлаган бөек җыручы үзе дә сизмәс бәгырь үче белән тавышын өзлектерде. Кайсы Карузо, Павароттилар мондый басымга түзеп, бушка җырлаган булыр иде икән? Әгәр Италиягә тәҗрибә алып кайтырга җибәргән булсалар, тавышы белән үзе идарә итеп, болай өзлекмәгән дә булыр иде, бәлки... 

Сәхнәдәге басымга өстәп – һаман да шул кәефкә карап күтәрелә торган шәхси кан басымы. Рәсәй бары тик кәеф боза торган ил булгач, монда басым гел күтәренке, кәеф гел төшенке булучан икән. Сәхнәдә дә, өйдә дә, урамда да ул Зөһрәсе кулындагы шприц сагы астында. Җитмәсә, авылдан авылга гастрольгә йөргәндә, Зөһрәсе белән ике тапкыр автокатастрофага юлыгып, шифаханәдә дә ятып чыгалар. Уллары Айратка иптәшкә тагын бер йөрәк парәләре – Айсылу исемле кызчыкны алып кайталар, әмма ул озын гомерле булып чыкмый, сигез айлык чагында үлеп китә. Бала кыр казы! Кыйгак-кыйгак!.. Шулай итеп, Салих-Тукай авылы зиратында Бигеч нәселенең беренче кабер ташы атом ташы булып, башын күтәрә. Беренче һәм соңгысы булсын иде!.. 

Хасил булган бушлыкны тутырырга теләп, Зөһрә тагын бер ир бала алып кайта. Анысы җир йөзендә сигез генә сәгать яшәп кала. Аны, Исмәгыйль исеме кушып, шул ук Салих-Тукай зиратына җирлиләр. Икенче бала, кыр казы! Кыйгак-кыйгак!.. Ике-өч ел эчендә иңнәренә ике фәрештә куна һәм икесе дә оҗмах кошы булып, мәңгелеккә очып китә!.. 

Сабирҗанның үз гаиләсе, үз балалары күз алдына килде. Алар хатыны белән Таҗикстанның Нурек һәм Кулябларында, Үзбәкстанның Иски һәм Янги-Юлларында алты сабыйларын җирләделәр. «Духтари, әй, духторҗан, духтори Точикистон!» Андагы өч кабердә өч кушуч җылылары калды. «Яшасин, яшасин, ирикли Узбекистон!» Инде килеп, өч кушуч җылылары Үзбәкстан тупрагында калды. Ярый әле, җәсәдне тапшырырга төрки җир, төрки тупрак бар. Киң күңелле таҗик, үзбәк халкы шул тупракка кабул итмәсә, нихәл итәр идең?! Утызынчы-кырыгынчы елларда сыйнфый суештан һәм ачлыктан Урта Азиягә качып котылган миллион татарларга ашарга нан, кунарга түбә бирмәсәләр, нихәл итәр идең? Ярый әле, эшсезикмәксез татарга бушатырга аларның атомсыз булса да рудасы булган! Рәхмәт ул халыкларга, билдән бөгелеп рәхмәт!.. Өч кызының берсе таҗикта, икенчесе үзбәктә, өченчесе урыста кияүдәләр иде. Урыстагысы аерылды. Ул кайчандыр тамырсыз калган нәселнең, милләтнең дүртенче буыннан юкка чыгуы турында япон теориясен укыган иде. Тукта, юкка чыгарга, молекула атомы үләмени? Тукта, ул үзе нәселенең авылдан аерылган ничәнче буыны? Алай дисәң, ябрәйләр нигә милләттәшләрен уникенче буынга кадәр бар дип саныйлар һәм аларны бәни Исраэльгә кайтару өчен тырышып яталар? Алар атомны мәңгегә буйсындырганмыни? Безнең белән алда тагын нәрсә булыр? Әй, бу басымнар, басымнар, басымнар!.. 

Җидегән чишмәләрнең талы бөгелә, талы бөгелә,

Әкрен искән җәйге җилләргә.

Сез каласыз инде, без китәбез,

Без китәбез ерак, без китәбез ерак илләргә...

Җир йөрәгеннән яшәргә дип бәреп чыккан чишмәне нинди генә ташлар-таулар белән күмдерсәң дә, барыбер үзенә юл табачак. Бу талларга кунып сайраган сандугач – Зөһрә-сылуның моң-сагышын басарлык көч тә тумаган әле дөньяда. Бу моң тамчы булып тама да океан дәрьясы өстеннән сәгать чылбыры кебек түгәрәкләр ясап, офыкларга тарала. Аңа бу җырны шахталарда таш баскан татар егетләре, урманнарда агач баскан татар кызлары, Псков урманнарында әле булса күмелми яткан татар сугышчылары, сыер җигеп, үзләре тәртә арасына кереп, сабан артында өзелгән ятим татар хатыннары да тыңлыйдыр кебек. Әнә алар җир сөреп килә, ә татарның Павароттилардан ким булмаган Хәйдәре җир башына баскан да аны гүя итальян опера сәхнәсе ясап җырлый да җырлый... Әле генә аларның иңнәреннән җәннәткә очкан сабыйлары Айсылу белән Исмәгыйль дә бу моңнарны тыңлыйдыр кебек. Әнә, ул Җидегән чишмә каршындагы талга сөялгән дә җырлый, ә Хәйдәре бераз гына түбәндә чишмәнең киңәеп буылган тамырыннан акбүзатын сугарып тора, имеш. Шулай күз алдына килә Сабирҗанның. Хәйдәрнең тын сукмагында таллар күккә талпынганда, Зөһрәнең чишмәсе авызындагы таллар бөгеләләр. Бөгеләләр генә... Нишләп имән дә, нарат та түгел бу татарның табынган «шәҗәрә агачы» – мәрхәмәтле тал? Нишләп тал ул? Нишләп гел бөгелә татарның бу таллары? Ураны-атомы табигатьтән үзенеке булып та, үзенеке булу хокукыннан мәхрүм ителгәнлектәнме? Борынгыдан бөгелә. Һаман да шул басымнанмы? Бөгелүдән туктарга вакыт түгелме? Йомшаклыктан, ихтыярсызлыктан, көчсезлектәнме, – дип уйланды Сабирҗан. – Юк, – диде ул үз-үзенә. – Бу көчсезлектән дә, куркаклыктан гына да түгел. Татарның талы... нечкәлектән, көчле хистән, басымнан туган моңнан талпыныр өчен бөгелә. Бу тал – үлемсез. Кискән саен, тамырын корыткан саен үсә тора, үрчи тора. Әнә бит ул нәрсә ди? Сез к а л а с ы з инде, ди. Без к и т ә б е з, ди. Илдән китәләр дә – илдә калалар да. Тик нигә китәләр? Бәлки, китүдән туктап торырга кирәк иде. Бу китү т е г е н д ә китү – үлемнең үземе? Үлем «генәме»? Илне ташлап китүләр, сагынганда гына, авылга кайтулар турындагы очсыз җырлар чире бетермәдеме безне? Нигә кире кайтмыйбыз? Авыл беткәнгәме?Аны без үзебез бетермәдекме һәм бетермибезме? 

Бәлки, «китеп кайтулар» татарның яшәү рәвешедер? Борынгы заманда бабайларыбыз барасы җирләренә ат өстендә «барып кына кайтканнар» бит. Шуңа күрә аны «барымта» дип атаганнар. Бал кортлары да шулай «барып кайтып байый» түгелме? Сабирҗанның хәтерендә, ул Янги-Юлда беренче тапкыр умарталык ачып җибәргән елында, кортларга бал җыю өчен җиңелгә төшсен дип, якында – кортларның борын төбендә карабодай, клевер чәчте. Әмма, ни гаҗәп, галиҗәнап кортлар ул чәчкән үләннәрдә тукталып та тормыйча, ары – биш, хәтта унар чакрымга очтылар. Баксаң, якыннан алынган нектар корт борынында кайтып җиткәнче, баллы сагызга – балавызга әверелеп өлгерми, моның өчен Вакыт вә Аралык кирәк икән. Ул бары тик ширбәт булып кына кәрәзгә тама. Кортларның ерактан алынган сәлсәбиле очып кайтканда, җилдә җилләнеп вә какланып, баллы сагызга әверелеп өлгерә... Татар да бал корты кебек эшчән бит, ул да ширбәтен читтән ташырга, бу ширбәтне алтын кәрәзгә әверелдереп алып кайтырга тиеш иде югыйсә!.. Бал төче дә, әче дә, тозлы да булырга тиеш түгел, бал бары тик баллы гына булырга тиеш икән!.. 

Без китәбез ерак илләргә... Нигә китәбез? Менә безне алып китәсе ат башын күтәрә. Атмы? Тимер чәлтерле бәләкәй «уфалла» арбасы түгелме? Ат икән. Авызлык тимере солы салынган тас калаенда ярсып зеңгелди. Күк күкри. Яңадан дөнья ярала. Ураннан атом-төш чәчрәп тама.Талчыбык кебек бөгелеп, күктә Айның нәп-нәзек телеме утырып туа, офыклар сөрмәләнә... Ә тормыш – дәвам итә!.. Озакламый, Италияләргә җибәрмәсәләр дә, Павароттилар белән таныша алмаса да, Вердиның «Аида» сыннан Радамес партиясен итальян телендә җырлаячак. Аның тарафыннан башкарылып та язылмыйча калган дистәләрчә опера партияләрен, дистәләрчә онытылган, «Кыр казы» кебек онытылып барган халык җырларын радиода һәм телевидениедә яздырып калдырачак!.. Бар, табып кара син үзләре үк бер операга торган җырларны итальяннарда!..
 

Таллар шулай тирбәлүне...

Хәйдәрнең җиде кат җир астыннан килгән көчле тавышы күкрәк читлеген җимереп чыгып, тышкы дөнья аша һәм көчәйгәннән-көчәя барып, күкнең җиде катлы гөмбәзенә күтәрелеп каплана. Гөмбәз пыяла кебек зеңләп тетрәнә һәм чатнаган гөмбәздән чәчрәп, йолдызлар коела. «Таллар шулай тирбәлүне» дигән гыйбарәнең «т» һәм «л» авазлары кабатлана-кабатлана талларны сыйпаганда, җырчының мәгърур вә йөрәкне ерткан моңлы ташкынга әверелә, инде син «Тагын да нәрсә булыр? Нәрсә булыр?» дип тынсыз торганда, «Киләсеңдер син дисәм...» дигән гыйбарәнең «син»ендә җанның җиде катламыннан сыгылып чыккан сагыш, юксыну, якты моң тагын да көчәеп, өзелеп, өзлегеп күтәреләкүтәрелә дә, «дисәм» дә гүя үксеп шартлап, яңадан күкрәк читлегенә кереп бикләнә, тынычлана, аннан тагын үзәнлекләр арасыннан килеп чыккан бормалы юл кебек яңадан килеп чыга...
Син түгел лә... син түгел шул...

Син түгел ул... 

– дип үкси, үкси, үкси дә йөгереп, тыны капланган адәм кебек сулкылдый, сулкылдый, сулкылдый, талларга килеп сөрлегә, йомшак җил хасил була, җилләр талларны сыйпый, таллар тагын тирбәлә, аннан бу үлемсез авазлар, чишмәдән чайпалтып алган бер кушуч көмешсу кебек бармак араларыннан тамчылап саркып, комга тама – тамчылар чак сизелерлек түгәрәк эз калдырып, комга сеңә, сеңә, сеңә... Һәм – соңгы үкенечле аһәңнәр:
Җи-и-и-ил и-и-и-кә-ә-н...


  (Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2022

Фото: wikipedia

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: