Логотип Казан Утлары
Повесть

МӘҢГЕЛЕК ХӘРӘКӘТ (дәвамы)

Рашат абыйга иртән үк төн кайтмаган кызы кайда икәнен күршеләре кереп әйтте. Дәнәфләр матур гына чәй эчеп утыралар иде, капка ачылган тавышка барысы да тәрәзәгә күз салды. – Әти! – дип, Гөлия тиз генә торып, мич артына сызды.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

 Август – елның иң тук ае, шушы айда инде авыл халкының хуҗалыгына олау-олау мал керә. Җаның ни тели, барысы да бар. Авыз тутырып, шатырдатып, алма ашыйсың киләме, рәхим ит. Кыяры, помидоры, күпме телисең, җый да ал. Башка – чия, шомырт кебек җиләкләр телиме күңелең, әнә бар, өз дә аша. Әйе, табигать көзгә якынлаша. Авылга терәлеп торган болынга да акрынлап сары төс куна башлады. Дәнәфне санламый уйнаган су күселәре дә ялгыз түгел, үзләре кебек берничә шома, ялтыравык йонлы балаларын инешкә ияртеп алып чыкканнар, аларны баш өстендә берничә тилгән күзәтә, карт козгын гына, бернигә дә исе китмичә, шул ук агач башында кояшның соңгы җылы нурларына кинәнеп утыра. Ул, якты дөньяда озак еллар яшәп, искитәрлек нәрсәләрнең барысын да күреп бетергән инде, шуңа күрә гамьсез.

Дәнәф пай җирләрен межалап, үз исеменә теркәп бетерде, җәй үтте документ эшләре белән йөреп. Менә хәзер бу җирләр тулысы белән үзенеке булачак. Әтисе белән сөйләшеп, хәзер үк җирне сукалап, эшкәртеп, көзгә арпасын чәчеп куярга кирәк дигән фикергә килделәр. Сукасы да, тырмасы да, чәчкече дә бар. Ашлык өлгергәч, җыясы булыр, комбайны әлегә юк. Ул кабат үзенә тиешле басуны әйләнеп чыкты да, машинаны полоса янында калдырып, чишмәгә төшеп китте. Әйе, чишмәне кабат төзекләндерергә кирәк, болай ташландык хәлдә калдыру ярамас. Озак утырды ир үз уйларына бирелеп чишмә янында. Яңадан башланып киткән тыныч тормышка ияләнде ул, ияләнде генә түгел, аның бу тормыштан аерыласы килми дә хәзер. Дәнәфнең аркасына тигәнәк килеп ябышты. Ул артына борылып карады. Гөлия икән.

– Икәү бергә басу карарга барабыз дигән идең, ник кереп алмадың?!
 Кызның кулында тигәнәк башлары, ул кабат бер баш алып Дәнәфкә ыргытты.

– Борчыйсым килмәде.

– Кемне, минеме, үзең чакырып, үзең килмәгәч, киресенчә, борчылыр дип уйламадыңмы? – Кыз кабат аңа тигәнәк ыргытты. – Ярый безнең бакчадан күренеп тора болын.

– Ыргытма әле шуны миңа.

– Ыргытсам, нәрсә булган? – Кыз кабат тигәнәк ыргытты. – Ярамыймы әллә?

– Ярамый, тотсам кирәгеңне бирәм.

– Ие, тоттырдылар, ди, берәүләр! – Бу юлы тигәнәк Дәнәфнең җилкәсенә килеп кунды, кыз телен чыгарды: – Мә-ә-ә.

Дәнәф торып басты.

– Ну, мин сине хәзер.

– Әй, әй! – Кыз курыккандай артка чигенә башлады.

– Кая качмакчы буласың, качма?!

– Кая телим, шунда качам! – Бу юлы берничәсе бергә укмашкан тигәнәк башлары, чалбар балагына килеп кундылар. – Мә-ә-ә-ә!

– Булды, үзеңне беттем дип сана, кызый! – Дәнәф Гөлия янына ыргылды.

– Дә-нә-ф! – Кыз аннан кача башлады. Тик ерак китә алмады. Дәнәф аны куып җитте дә кочагына кысып алды.

– Эләктеңме?!

– Эләктем, нишләтәсең инде мине хәзер?

– Ашыйм!

– Ничек?

– Менә болай! – Ир аның муенына иреннәре белән үрелде, аннары үбә- үбә күкрәкләренә якынлашты. Бу назга кызның каршы торырлык көче калмады.

– Дәнәф! – дип пышылдады кыз, ирнең башыннан кочып тоткан килеш, – Дәнәф! Әгәр дә шунда ир «нәрсә?» – дип сораган булса, кыз башка бер сүз дә әйтә алмас иде. Тик Гөлия ирнең назына бирелеп, бертуктаусыз аның исемен кабатлады.

Кичке ашны ашагач, басуны карарга киткән улын көтеп җиткәрә алмады Раушан абый, төн җиткәнче Дәнәфне көтеп утырса да, малай кайтмады. Шуңа өметен өзеп йокларга ятты ата кеше. Йокы аралаш машина килеп туктаганын ишетсә дә, чыгып йөрмәде. Иртүк торып, Рауза апа белән чәй эчтеләр. Дәнәф уянып, чоландагы бүлмәсеннән чыкмады. Эшен башларга кирәк бит инде.

– Анасы, – дип эндәште ул гомер иткән хатынына. – Кая, бар, малайны уят инде, эшкә тотынырга кирәк! Чоланга улын уятырга чыгып киткән Рауза апа тиз әйләнеп керде. Күзләрендә ниндидер бер әсәренү очкыннары.

– Нәрсә булды, ник малайны уятмадың?

– Атасы, Раушан, анда ни.

– Нәрсә, ни тагын?

– Анда дүрт тәпи.
– Кайда дүрт тәпи?

– Чоланда.

– Каян килгән анда дүрт тәпи? – дип сорады, һаман төшенә алмый торган Раушан абый. – Дәнәфнең юрган астыннан дүрт тәпи чыгып тора, атасы, – дип, ниһаять, аңлатып бирә алды Рауза апа.

– Ничек?! – Раушан абый бу яңалыкка аптырып китте. Рауза апа, «белмим» дигән кебек, иңнәрен җыерды.

– Алай... – Ата кеше дә бу вакытта ни дияргә белмәде.  Аларның кычкырып сөйләшкән тавышларын чоландагылар да ишетеп алганнар, анда җанлану сизелде.

– Анасы, монда кил, әнә керәләр, ахры, – дип, Раушан абый хатынын үз янына чакырды. Шулчак йорт ишеге ачылып китте, аннан башта елмаеп, Дәнәф килеп керде, аңа ияреп кергән хатын-кыз башы күренде, анысы оялып, малай артына сыенды. Тукта, Рашат кызы Гөлия түгелме соң бу? Раушан абый танып алды кызны.

– Хәерле иртә, әти-әни, – дип, шат күңел белән исәнләште алар белән уллары.

– Белмим инде, хәерле була күрсен, – дип кенә әйтә алды ата кеше.

Дәнәф артында посып торган Гөлияне алгарак этәрде.

– Менә, әти-әни, таныш булыгыз, киленегез Гөлия. Өйгә тынлык урнашты, бу вакытта ни дияргә икәнен берсе дә белми иде. Кинәт Рауза апа атылып барып, урын өстеннән мендәр тартып алды да Гөлия алдына китереп салды.

– Төкле, йомшак аягың белән, килен.

Өйдәгеләр барысы бергә җиңел сулап куйдылар, әйе, бүген өйгә килен төште, инде йортта моңа беркем дә каршы килә алмый иде.

– Рәхмәт, әни! – дип, Гөлия килен булып төшкән нигезгә таш кебек ятарга риза булып, мендәр өстенә ике аягы белән басты да, елмаеп, Дәнәфкә карады.

– Ярый, әйдәгез, балалар, башта чәйләп алыйк, аннары күз күрер алга таба нишләсен, – дип, Раушан абый аларны өстәл янына чакырды.

Рауза апа, чәй ясыйм дип, чәйнеккә тотынган иде:

– Әни, бир үзем, – дип, чая килен аның кулыннан чәйнекне җайлап кына тартып алды да өйдәгеләргә чәй ясый башлады. Рауза апа моңа бик риза калып, карты янына барып утырды. Нәрсә-нәрсә, яшь киленнең беренче чәе бик кадерле дә, тәмле дә була.

Авылда бер генә нәрсәне дә яшереп калып булмый. Төнлә буламы хәлләр, көндезме – әһәмияте юк. Бар яңалык минуты-сәгате белән авылга тарала. Рашат абыйга иртән үк төн кайтмаган кызы кайда икәнен күршеләре кереп әйтте.

Дәнәфләр матур гына чәй эчеп утыралар иде, капка ачылган тавышка барысы да тәрәзәгә күз салды.

– Әти! – дип, Гөлия тиз генә торып, мич артына сызды.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев