Логотип Казан Утлары
Повесть

Кичке таң (повесть)

Акушер-гинеколог буларак, карындагы нарасыйның тормышына куркыныч янавын ул бөтен барлыгы белән аңлый иде. Карындагы 28 атналык баланың авырлыгы бик кечкенә, ярып алган очракта, гомерен саклап калып булырмы? Яшь хатынның хәле беркадәр яхшыргандай күренсә дә, алда ни көткәнен кистереп кенә әйтү авыр...

«Аллаһка кайта торган көннән куркыгыз...»
«Бәкара» сүрәсе, 281нче аять
«Ак чәчәкләр» республикакүләм конкурсында Республика клиник хастаханәсе табиблары коллективы: Т.А. Бикмуллин, Н.В. Яковлев, Э.Р. Бариев, З.Р. Мөхәммәтҗанова,
Е.А. Чуенкова, Э.М. Хәлиуллин,
Э.Ю. Мураховский «Уникаль очрак» номинациясендә җиңүче дип табылды.
Матбугаттан. 2016 ел

 

Җыр кинәт өзелде.
Бәхетле бул, җаным, Бәхетле бул!..
Бүлмәдә кайтаваз гына торып калган иде.
– Ник сүндердең инде, матур бит?!
Ирнең бу соравы җавапсыз калды.
Диван каршындагы коңгырт тәбәнәк өстәлдә торган ноутбук та тынды.
Уртасына линейка кыстырып куелган калын гына роман китабы да кай арададыр шкаф тартмасына чумды. Бер бүлмәле фатирның зал ягындагы стенасына эленгән түгәрәк ак сәгать теле дә мизгелгә генә тукталып алгандай тоелды.
Йөкле хатын-кызның кәефе көненә йөз төрлегә үзгәрә. Сирень чәчәге төсендәге сөлгене юеш чәченә чалма итеп ураган, шундый ук төстәге йомшак халатка төренеп чыккан яшь хатынны алыштырып куйганнармы – йөзеннән бөтенләй кан качкан иде.
– Кичә дә шушы җырны тыңлый идең! – Чулпан, тулы иреннәрен сабый баладай турсайтып, башындагы сөлгене сүтеп җибәрде, калын чәче аркасына ишелеп 
төште. Юеш карлыгандай җемелдәп торган күзләрендәге ризасызлыкны шелтә алыштырды. Ул ноутбукның капкачын шапылдатып япты да ире янына – ясалма ак күн белән тышланган диванга аякларын ипләп кенә бөкләп килеп утырды.
– Ну усал хатын эләкте үземә! – Илһам шаяртып, читкә тайпылган булды, аннан Чулпанны иңбашыннан кочты да үзенең кырдырып алынган шома башын озын толымнарга төртте. – Тагын минем шампунь белән югансың чәчеңне!
– Мин гаепле түгел. – Яшь хатын инде көләч елмайды, түгәрәкләнеп торган эчен кулы белән сыпыра-сыпыра: – Кызыңа шулай ошый. Исе тәмле, ди. Мин яраткан дегет шампунен хәзер якын да китерми, – диде.
Илһам да үзенең учын хатынының кулы өстенә куйды. Әти белән әнигә кыска, әмма бәхетле мизгел бүләк итеп, үзенең дә янәшәдә, алар янында икәнен искәрткәндәй, карындагы бала тибенеп алды.
Бу – бөтенлек иде. Йөзек кашына тезелгән нәни-нәни асылташлар кебек, чагу төсләрдә балкыган бөтенлек иде. Дөньялыкта чагында адәм балаларына һәдия итеп бирелгән татлы тәмнең иң тәмлесе – бөтенлек тәме иде. Әгәр бу өч бербөтенгә кемдер саксыз орынса, нидер уалып яки кителеп төшәр дә кояшның нуры качар, үкчәсен тоттырырга теләп тибенгән нарасыйның гөнаһсыз күз яшьләре булып, күкләр түгелер сыман.
Шуңа да мизгел туктап калды.
Бу татлы халәтнең тәмен озаграк татыйсы килә иде, булачак әти белән әни дә хәрәкәтсез калды. Бераздан Чулпан урыныннан калкынды.
– Чәй куйыйм әле. Әллә нәрсә иртәдән бирле бик каты башым авырта, күңел болгана. Токсикоздыр инде...
Ир ялт кына аны кире утыртты. Диван почмагындагы чуклы ак мендәрне баш очына салды.
– Сиңа авырырга ярамый, матурым! Хәзер лимон салып, имбирь салып пешереп җибәрәм чәйне, авыртуның эзе дә калмас...
Кечкенә мендәргә башын куйган Чулпан көлемсерәүле елмайды.
Кухня ягында чәйнек капкачының зеңгелдәп идәнгә төшкәне, Илһамның җырлый-җырлый чәйнеккә краннан су агызганы ишетелде:
Әйтче, зинһар, әйтче, нигә

Бу мизгелләр тик хәтердә?

Булалмадык мәңге бергә.

Мин күкләрдә, ә син җирдә...

Бәхетле бул, җаным,
Бәхетле бул...

Җыр кинәт өзелде.
***
– Тимур Айдарович, безнекеләр җыелды, сез дә керсәгез...
Чираттагы операциядән әле генә чыгып җиткән Тимур Айдарович бер мәлгә коллегасы әйткән сүзләргә төшенә алмый торды: бу минутта кайда, нәрсә эшләргә тиеш соң әле ул? Өч сәгатьтән артык операция өстәле янында аяк өсте басып тору, аннан авыруның наркоздан айныганын көтеп борчылу менә хәзер генә үзен сиздерә иде, кара яндырып ярты чынаяк булса да, кофе эчеп аласы, урындыкка арканы терәп, күзләрне йомып, тик кенә утырасы килә, баш ял сорый.
– Илфат, мин кая керергә тиеш әле? – Тимур буш чынаяк тотып, кулерга 
таба атлаган җиреннән тукталды да дәресен белмәгән укучы бала кебек гаепле йөз белән коллегасына текәлде.
Илфат Бариевич аның халәтен яхшы аңлый: нейрохирургия бүлегендә иңгә иң куеп, дистә ел эшләделәр ласа. Һәр операция – үзе бер гомер. Барысы да уңышлы үтте дип сөенгән мәлеңдә дә авыруның аңга килүен көтү мизгеле җелегеңне суыра. Сөйләшә аламы, үз акылындамы – шушы сорауга уңай җавапны үз күзләрең белән күреп, үз колагың белән ишеткәнче, җанга тынычлык иңәр, димә.
– Йөкле хатынны безнең больницага күчерәләр дигән идек бит...
– Әйе. – Тимур Айдарович чынаягын өстәлгә куйды. Элгечтә торган ак халатына үрелде. – Авыру тарихы синдәме?
– Миндә. – Илфат күзлеген төзәткәндәй итте дә, сүзен расларга теләгәндәй, кулындагы кәгазьләргә җәһәт кенә карап алды. – Башы бик каты авырткач, ире «Ашыгыч ярдәм» чакырган, сопор1 хәлендә төнлә аны N нче больницага алып килгәннәр. Интенсив терапия бүлегендә баш миенә МРТ, РКТ ясалган. Дистанцион видеоконсилиумда мин үзем дә, обсервация бүлегеннән Валерьев та катнашты. Авыруны үзебезнең больницага күчерүне кирәк таптык.

 

1Сопор хәлендә – аңны җуйган хәлдә.


– Диагноз?
– Баш миенә кан саву. Артерио-венозная мальформация. Уң як ярымшарда гематома. Иң борчыганы...
– Йөклелек 28 атна дигән идең, ялгышмыйммы? – Тимур хезмәттәшенең нигә тукталып калганын бик тиз эләктереп алды. Димәк, хәзер сүз бер кеше гомере хакында гына бармый...
– Шулай. Хәзер безнең хирурглар да, гинекология бүлегеннән врачлар да пациент янында.
– Яхшы. Алайса, көттермик. – Тимур Айдарович халатын киеп, төймәләп өлгергән иде, берничә минут элек кенә үзен җеп өзәрлек хәле калмагандай хис иткәнен бөтенләй онытып, җил-җил атлап, Илфаттан да алданрак бүлмәсеннән чыгарга ашыкты.
Ишегалды ягына караган зур тәрәзәләр тышта инде көз башы икәнен искәртә: ямь-яшел булып утырган агач яфраклары арасында бик иртә саргайганнары күзгә ташлана. Әнә, бер яфракны җил үз иркендә бөтергәләп йөрткән дә, аяусыз шаяруына нокта куярга теләгәндәй, больницаның тәрәзә пыяласына китереп сылаган. Үрелеп ал идең дә, әле иртә, өзелергә бик иртә дип юата-юата, тәлгәш-тәлгәш яшел яфраклар янына кабат элеп куй идең. Ни үкенеч, табиб булсаң да, өзелгәнне ялгарлык көч-кодрәт бирелмәгән...
Тимур Айдарович, тирән фәлсәфи уйга бирелергә җыенмаса да, тәрәзәгә күз салган мизгелдә пыялада чит-читләре дер-дер калтыранган ялгыз яфракка игътибар итми калмады.
Ул кергәндә, интенсив терапия бүлегенә җыелган табиблар, мониторда биешкән дулкын-дулкын сызыкларга күз текәп, үзара сөйләшәләр иде. Тимур ап-ак мендәргә сибелгән коңгырт чәч толымын күрүгә үк әллә нишләп китте, пациент янына якын килгәч, яшь хатынның йөзенә күз төшерүгә, ни салкын канлы булырга тырышмасын, иреннәренең үзеннән-үзе: «Чулпан?!» дип тибрәнүен абайламый да калды.
– Чулпан Насыйрова. 25 яшь. Беренче йөклелек. – Илфат Бариевич пациент белән таныштыра башлаган иде, нидер сизенепме, Тимурның йөзенә текәлде. – Танышыгызмы әллә?
– Танышым. – Тимур Айдарович, бу минутта үзе ярдәмгә иң мохтаҗ кешедәй, гаҗиз бер караш белән коллегаларына күтәрелеп карады. Аннан хатынның йөзендә катып калган чарасызлыкны тоеп, сабыр, тигез тавыш белән аңа эндәште: – Чулпан, борчылма, барысы да яхшы булыр, ишетәсеңме, бары да үтәр!
Чулпанның күзләре йомык иде, ул җан-тын әсәре сиздермәде.
– Юрий Владимирович, сез ни диярсез? – Тимур Айдарович, Илфат сузган кәгазьләргә күз төшереп алгач, сораулы караш белән Николаевка төбәлде.
Яше иллегә дә җитмәгән, шулай да чигә чәчләре инде байтактан ап-ак булган Николаев тиз генә җавап кайтармады. Сул кулын халатының кесәсенә тыгып, бер тын уйланып торды. Акушер-гинеколог буларак, карындагы нарасыйның тормышына куркыныч янавын ул бөтен барлыгы белән аңлый иде. Тик бу очракта берьяклы гына фикер йөртә торган түгел шул. Беренчедән, карындагы 28 атналык баланың авырлыгы бик кечкенә, ярып алган очракта, гомерен саклап калып булырмы? Икенчедән, яшь хатынның хәле беркадәр яхшыргандай күренсә дә, алда ни көткәнен кистереп кенә әйтү авыр. Операция вакытында кан югалту аның хәлен тагын да кискенләштереп җибәрсә?
– Әгәр сез, Тимур Айдарович, пациентның баш миенә операция ясауны кичектергесез дип табасыз икән, ул чагында бер генә юл – баланы ярып алу. Үзегез аңлыйсыз, бу очракта беребез дә гарантия бирә алмыйбыз... Ә инде операция таләп ителми икән, тиешле дәвалау-профилактика курсы булып, пациентны йөклелек дәвамында күзәтү астында тотканда, бала ана карынында үсүен дәвам итә ала. Минем фикер шул. – Больницада озак еллар эшләү дәверендә күпне күргән табиб өчен дә берьюлы ике гомергә куркыныч янаган мизгелдә үз сүзен әйтү җиңел түгел иде.
Тимур Айдарович үзен ике ут арасында калгандай хис итте. Соңгы анализларга караганда, Чулпан өчен иң куркыныч минутлар инде артта калган. Бәхетенә, ире «Ашыгыч ярдәм»гә үз вакытында шалтыраткан. Машина да тиз килеп җиткән, больницада тиешле анализлар алып, баш миенә томография ясаулары да, видеоконсилиум оештырулары да, интенсив терапия дә – барысы, барысы да үз вакытында эшләнгән.
– Коллегалар, каршы килмәсәгез, сөйләшүне минем кабинетта дәвам итәр идек. – Тимур Айдарович Чулпан янына иелде дә хатынның кулын тотты, йөрәк тибешен барлады. Ябыгып, суырылып калган салкынча бармакларны үз учына алып җылытасы, ефәк чәчләреннән сыйпап юатасы килде, тамак төбенә тыгыз бер төер тыгылгандай тоелды. Тик болай эшләргә аның хакы юк иде. Чулпан – аның өчен хыялында гына яшәгән, үзе генә ачкан, үзе генә белгән, күпме генә үрелсә дә, буй җитмәслек йолдыз иде.
– Чулпан, бары тик яхшыга өметләник. Сиңа куркырга кирәкми. Бар да әйбәт булачак, ышан, яме!
Мөмкин кадәр ипле тавыш белән шулай дип аның яныннан кузгалса да, Тимур үз күңеленә дә курку йөгергәнен сизми калмады. Чулпанның тел тибрәтеп әйтмәгән сүзләрендә чагылган курку белән бер төстә идеме ул курку, әллә үзгә төсмерләр белән аерылып тора идеме – анысын белми, әмма бу хис, бу тойгы аңа узган ел җәй көне булган, кичергән халәтнең кабатлануы кебек тоелды. Ул чагында да ни өчендер Тимурның башында курку турындагы уйлар бөтерелде. Гаҗәп тә, кызык та, аңлаешсыз да: кулына скальпель тотып, ике дистә елга якын кешеләрнең баш миенә, арка миенә, умырткалыгына меңнәрчә катлаулы операцияләр ясаган, бик 
еш кына үлем белән күзгә-күз очрашып, аны артка чигенергә мәҗбүр иткән салкын канлы нейрохирург янәшәсендә «курку» дигән сүзгә ничек урын табылсын инде? Тик үз-үзеннән яшерә алмый: менә хәзер, бу минутта һәрбер күзәнәген курку биләп алган. Бер-берсенең күзенә генә карап торган яшь гаилә өчен бу сынау артык мәрхәмәтсез түгелме? Чулпанның – Илһамны, Илһамның – Чулпанны соклангыч бер мәхәббәт белән яратканына үз күзләре белән шаһит булды бит Тимур, туасы сабыйларының да мәхәббәттән яралганын бик яхшы аңлый. Бу бербөтен бәхет җимерелмәсен өчен ул нишли ала? Бербөтен дигән бәхетнең язгы гөрләвек өстенә ягылган бәллүр боз катламы икәнен дә белеп тора... Нинди карар кабул итсә, дөрес булыр? Әгәр бүген һич кичекмәстән Чулпанның баш миенә операция ясау таләп ителсә, аның азагы ничек тәмамланыр? Нарасыйның гомерен саклап калып булырмы? Мондый сорауларга беркем дә, беркайчан да төгәл җавап бирә алмый – бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә мәгълүм икәнен күптән аңлады лабаса.
Курку хисенең төсен чамалау өчен вакыт-вакыт күкләр катына менеп карау кирәк иде.

1 бүлек
Салават күперенең бер канаты сынып төшкән иде.
Ә кешеләр... аларның һәрберсе үз дөньясына кереп бикләнгән.
Күк йөзенә күз текәп, аллы-гөлле күпер канаты турында уйланып торыр чакмы инде, йә? Күпернең канаты булырмы? Әкият...
Тик тормыш әкият түгел.
Аның чынбарлыгы да менә мондый чагу төсләрдә генә түгел.
Кечкенә сумкасын тез өстенә куеп, уч төбе кадәр генә көзгесенә күз сала-сала ирен буяп утырган зәңгәрсу чәчле хатынга кемдер ялгыш бәрелеп үтте. Сумка идәнгә төште. Шома идәнгә иннек-кершән, сөрмә, нәни пумала ише бизәнү әйберләре коелды. Әле генә үз матурлыгына үзе сокланып утырган зәңгәр күзле, зәңгәр керфекле хатынны җен алыштыргандай булды: мизгел эчендә күзләре боз болыты төсенә керде, алар нәфрәт уты белән тулды; кишер төсенә буялып, чәчкә таҗыдай кайтарылып торган иреннәр ачу белән башта кысылды, аннан соң узып китүчене каһәрләгән сүзләр яварга тотынды. Хатын куркуга калган иде: ялтыравык савыттагы кершәне дә, күз кабагына сөртә торган көлсу-зәңгәр күләгәләре дә челпәрәмә килгәндер инде!
Ямьсез сүзләр тышкы матурлыкның алдавыч бер битлек кенә икәнен раслап агылды да агылды.
Гаҗәп, янәшәдә утырганнарның бу күренешкә берсенең бер исе китмәде. Аэропортның шушы залына күрү, ишетү, сөйләшү сәләтеннән мәхрүм булганнарны кертеп тутырганнармы?
Ә бит хатынның сумкасына бәрелеп узган, чәчен кыз бала шикелле баш түбәсенә җыеп куйган, бер колагына көмеш алка таккан егет артык гаепле дә түгел иде. Кафедан тотып чыккан пластик стакандагы кайнар кофе бармакларын пешерә, әгәр җитезрәк атлап, үз урынына барып җитмәсә, стаканны тизрәк эскәмиягә куймаса, кофе, һичшиксез, кемгә дә булса түгеләсе иде. Ашыкты. Бары шул гына.
Бары шул гына. Тоташ ашыгудан торган тормышта мондый гына хәлләр була инде, нишләтәсең. Югыйсә стаканны кафеның печенье валчыклары сибелеп калган кечкенә өстәленә куеп, үзе урындыкка җәелеп утырырлык, дөньясында бер гаме юк кешедәй онытылып, кофе эчеп алырлык вакыты бар иде әле. Курыкты. Ир-егет булса да. Ник дисәң, багажга тапшырмаган аклы-каралы кечкенә чемоданын эскәмиядә калдырган иде: кесәсеннән акча чыгарып, сатучы кызга учын сузган чакта да, чәчен антенна кебек күтәртеп куйган кызыкай кабаланмый гына кофе ясап биргәндә дә, егетнең гасабилы карашы пыяла тәрәзә аша шуны күзләде. Берәрсе эләктереп китәргә җыенмыймы? Урларга тормыйлармы? Тулы бер халыкның канына сеңгән мондый курку хисе аны да читләп үтмәде. Чемодан – аның милке, әйе, әйе, милке. Диңгез буена үзе белән аласы һәр әйбер таслап тутырылган. Алмаш кием. Артсыз башмак. Эшләпә. Самолётта кайнар ризык бирсәләр дә, аны кече телгә җитәр, дисеңме... Шуңа күрә чемоданның аерым бүлегенә кара икмәк һәм хуш исле ат казылыгы телем-телем итеп төреп салынган. Берәрсе чәлдереп китсә... Моны күзаллау куркыта иде.
Аны гынамы? Самолётка утырту башлана дигән сүзләрне көтеп тилмергәннәрнең күбесе курку халәтендә. Үзләре ашкына-ашкына ерак сәфәргә җыенганнар: гәрәбә комлык, фирүзә диңгез, чит ил ымсындыра, тарта, чакыра. Шул ук вакытта тиздән болытлардан югарырак күтәрелеп очасыңны белү куркыта. Югыйсә җирдә ике аягыңны терәп, үзеңне шушы фани дөнья хуҗасы дип хис итеп, дөп-дөп басып йөргәндә, ул биеклек хакындагы уйлар ике ятып бер төшкә дә керми. Ул биеклек кайдадыр бик еракта, буй җитмәс чиксезлектә, безсез генә, бездән башка гына үз тормышы белән яши кебек тоела. Курку хисе соңрак, шул биеклек белән күзгә-күз очрашыр мизгелләр җиткәндә, пәйда була.
– Хирургның эш коралы, 9 хәреф. – Динара бу сүзләрне ире ишетсен дип, ишетәсен белеп, юри кычкырып әйтте.
Алайса, Тимур кулларын күкрәгенә кушырган да, авызына су капкандай, баядан бирле кешеләргә карап утыра. Шулкадәр гаҗиз кыяфәткә кергән үзе: әйтерсең, аэропортның иркен залында әрле-бирле йөренүче, эскәмия аркаларына терәлеп йокымсыраучы, телефоны белән фотога төшереп мәшәләнүче, ялтыравык тышлы журналлар актаручы ханым-әфәнделәр барысы бер булып, аңа комачаулыйлар; әйтерсең, кайнар кофе күтәреп, каршысыннан үтеп китүләре дә, чемоданнарын өстерәп, бер урыннан икенче урынга күчеп әш-мәш килүләре дә бары тик аны үртәр өчен генә. Әйтерсең, аның үз дөньясы урамда, тәрәзәнең теге ягында торып калган да, ир үзен шушы әсирлектән коткарыр бер-бер могҗиза гына көтеп утыра.
– Скальпель, – диде ул, хатынының кулындагы сканвордка күз ташлагач, йокысыннан уянып киткәндәй. Аннан нидер исенә төшепме, түш кесәсеннән телефонын чыгарды, кемдер шалтыратырга тиеш булып та, шалтыратмаганга кәефе киткәндәй көрсенеп, кире тыгып куйды.
Динараның ясалма керфекләре иркә генә лепердәп алды. Кичә генә салоннан чибәрләнеп кайткан иде: курчакныкыдай өскә кайтарылып торган куе керфекләр, буяу белән өр-яңадан ясалган кашлар, элек тә тулы булып торган, хәзер тагын да күперебрәк күренгән иреннәр аны сәхнәгә чыгарга җыенган артистка итеп күрсәтә. Иренең һәр хәрәкәтен сынаулы караш белән күзәтергә өлгереп:
– Тимур! Син ялда, онытма-а-а! Отпуска-да-а! – диде ул, һәр авазына аерым басым ясап. – Син сүз бирдең. Ун көн эчендә генә, син юк дип, больница урыныннан күчмәс!
Ир янә көрсенде. Җавап кайтармады. Баягыча, кулларын күкрәгенә кушырды. Янәшәсендә яткан рюкзакка кызганыч һәм чарасыз бер караш ташлады. Гүя аларның менә шулай ерак сәяхәткә кузгалуларына гаеплене эзләве...
Кеше тулы мондый бушлыкка, эшсезлеккә, тик утыруга күнекмәгән ирнең җаны үрсәләнә иде. Сәфәрнең дә, суга батучы саламга ябышкан шикелле, алдавыч һәм мәгънәсез бернәрсә икәнлеген яхшы аңлый иде. Динара да 
аңлый, әлбәттә. Шулай булгач... Нәрсәгә өметләнеп юлга кузгалулары? Әйе, әйе, өметләнеп. Нидер үзгәрер, нидер булыр, барысы да үз эзенә төшәр... Үз эзенә... Үз эзенә... Башыннан ук салулап киткән юлынамы?
Ир тагын, тагын көрсенде. Хатынының атна буе солярийга йөреп тагын да матур төскә кергән йөзенә күз салды. «Йә, аның ни гаебе бар инде?»
Карашын читкә борды. Стена буендагы эскәмиядә тулы гәүдәле ханымның берүзе кәеф-сафа корып утырганын күргәч, елмаясы килеп китте. Кыска сары чәчен вак-вак итеп бөдрәләткән, изүе ачык булып, ярты күкрәге көн күзенә баккан 50-55 яшьләрдәге хатынның кулында уймак тиклем генә рюмка, янындагы аракы шешәсе яртылаш бушаган. Ул, шешәнең авызын рюмка читенә үк тигереп агыза да, ялт кына эчеп тә куя һәм моны шулкадәр бер нәзакәтлек белән башкара – чигү чигеп йә булмаса, көзге алдында бизәнеп утыра диярсең.
– Безнең самолётка гына эләгә күрмәсен бу! – Динара да шул хатынга игътибар иткән икән. Тик аның хакында бик тиз онытты. Төрле төскә буялган тырнакларын әйләндереп-тулгандырып, бер-бер гаебен тапты, ахры, сканвордлы журналын читкә куеп, сумкасыннан кечкенә игәү чыгарды.
Тимур да каршы якка борылды. Эчкән хатын-кыздан да котсызрак кем булыр? Хәер, эчсә, ир заты да фәрештә түгел инде анысы...
Бер-берсенә ялганмаган уйларын читкә куарга тырышып, янә кешеләрне күзәтергә тотынды. Буш вакытның шунысы яхшы икән: фәлсәфәгә бирелергә, чагыштырырга, нәтиҗә ясарга менә дигән форсат! Әлегәчә больница, авырулар, операцияләр, фәнни хезмәтләр, китаплар белән тулы дөньяда буш вакыт дигән төшенчә, гомумән, юк иде. Елга бер тигән яллар да шул дөньяда кайнап үтә иде. Бу юлы ул хатынына каршы килмәде. Аерылышырга гариза биргәннең икенче атнасында алар, менә, икәүләп, беренче тапкыр диңгез буена ялга китеп баралар. Кем ышаныр...
Ир үзенең бәгырен кимергән хискә исем табарга тырышып, күзләрен йомды. Нәрсә бу: борчылумы? Куркумы? Шоммы? Үртәлүме? Әрнүме? Әйе, әйе, мөгаен, әрнүдер. Үзеңнең бу минутта беркемгә дә кирәк түгеллегеңне аңлаудан туган хискә шушы сүздән дә кулайрагын табып булмас. Югыйсә аэропорт ишегенең, тәрәзәсенең теге ягында калган ыгы-зыгылы тормыштан ун көнгә генә булса да, аерылып торуыңа кул чаба-чаба сөен, кеше төсле онытылып, тугарылып ял итәргә җыен; берничә сәгатьтән диңгез дулкыннары кочагында сары май урынына эреп ятасыңны күзаллап куан... Юк инде, күңел урынында түгел. Ул мондый изрәүгә күнекмәгән: сәгатьләр буе операция өстәле янында басып торулар да, вакыт белән исәпләшмичә, авыруның кыл өстендәге гомере өчен көрәшүләр дә – үзеңнең бу дөньяда кемгәдер кирәклегеңне, кемгәдер ярдәм итә алуыңны раслау бит ул. Яшәеш шуннан тора. Яратудан тора. Кешеләрне, тормышны яратудан.
Әнә, каршы рәттә утырган яшь парга гына кара. Бер-берсенә мәхәббәтләре бар булмышларыннан бөркелә. Яңа гына өйләнешеп, туй сәяхәтенә юл тотуларымы? Кыз егетнең җилкәсенә башын салган да тибешен барларга теләгәндәй, уң кулын аның йөрәк турысына куйган. Атсыз бармактагы нәзек кенә алтын балдагы күзгә ташлана. Туры коңгырт чәчләре озын булып иңбашына сибелеп төшкән. Буяу әсәре тимәгән йөзендә соклангыч бер табигыйлек чагыла. Күзләрен йомса да, йокламаганлыгы сизелеп тора: егет вакыт-вакыт башын иеп, аның чәчләренә иренен тигереп ала, кызның да ирен читләренә, йомык керфекләренә татлы бер елмаю тарала. Йөрәк турысындагы бармаклар җавап итеп, әкрен генә дерелдәп куя.
Болай күзеңне тасрайтып утыру килешә торган эш түгел иде, шулай да Тимур, берара тәрәзәгә текәлеп торгач, үзе дә аңламаган тарту көченә буйсынып, янә яшьләргә борылды. Инде егет тә, күзләрен йомып, кәләшенең баш түбәсенә борынын төрткән. Йөзе агарыбрак киткәндәй күренә, сумаладай кап-кара чәченең бер учмасы маңгаена ишелеп төшкән. Янәшәсендә икәненә гел инанып торырга теләгән сыман, вакыт-вакыт сул кулы белән кызның беләгенә орынып-орынып ала.
Тимур үзе дә күзләрен йомды. Баягы әрнү хисе тагын үзен сиздереп куйды. Тик бу юлы башка бер төсмер белән.
Кайчандыр Тимур да Динараның гөләп чәчәге исе килеп торган озын толымнарында адашкан иде. Ләкин ул толымнар бик тиз киселде. Мәхәббәт дип уйлап ялгышкан ярсу тойгылар да... Бер түбә астында икесе ике дөньяда яшәгәндәй гомер кичергәндә, кайнар дигән хисләр дә, яңгыр астында калып сүнгән учак сыман бик тиз сүрелә икән.
Алар менә бер-берсенә шулкадәр якын утырганнар һәм... шулкадәр ерак. Арада – ияләшүдән, күнегүдән, язмышка күнүдән гайре башка берни юк.
Ниһаять, Барселонага оча торган самолётка утырту башлануын игълан иттеләр. Тимур Динараның бая ук сикереп торуын, кып-кызыл розалар төшкән кечкенә кара сумкасын иңбашына элүен, сабырсызланып үзен көтүен бөтенләй күрмәгәндәй, мыштырдап кына биштәренә үрелде, барысы да урынында микән дигәндәй ачып, эченә күз салды, түш кесәсендәге телефонын алып карады.
– Берәрсе шалтыратып, синең ярдәм кирәк, дисә, тәки кирегә чабар идең, шулаймы? – Иренең һәр хәрәкәтен энә күзеннән үткәреп торган Динараның ирен читенә иронияле елмаю кунды.
– Юк... Юк, – диде Тимур, шулай диюенә үзе үк ышанырга теләгәндәй, бер үк сүзне кабатлап. – Әйдә, кыймылдыйк.
– Әйдә тизрәк. Алайса, самолётка кереп утырганчы чәчем агара хәзер.
– Ник куркасың, беренче тапкыр очуың түгел. – Тимур хатынының ни өчен кыбырсынуын бик яхшы аңлый иде, шулай да сүзне уенга борып калдырырга теләде, рюкзакны иңсәсенә асып, урыныннан торды.
– Самолёттан курыкмыйм мин! – Ире яныннан атлаган уңайга Динараның түфлие катырак текелди башлады. – Менә хәзер больницадан шалтыратсалар, син бит билетны да, мине дә ташлап, шунда торып йөгерер идең! Шуңа өметләнеп утыруыңны сизми, дисеңме?
Тимур эндәшмәде. Яңак сөякләре генә биешеп куйды. Хатынын бөтенләй ишетмәгәндәй, кулындагы билетны барлады. Ә бит Динара хаклы: мөмкин булса, менә бу кәгазь кисәген тураклап, җилгә очырыр иде дә, үзе дә шул җил канатында кирегә юл тотар иде.
«Мыжык бер карт булдым инде», – дип, үз-үзен битәрләп алды ул, ялга киткәнгә башкалар төсле куана да белмәвенә үртәлеп.
– Мужчина, следует быть аккуратнее! – Тимур биштәре белән бәрелеп узганмы, әллә яхшы ук кәефләнергә өлгергән, тутырган тавык кебек ханым үзе алпан-тилпән атлаганмы – шелтәле тавыш җиргә тартып төшерде. Бая берүзе «күңел ачып» утырган хатын кулындагы буш шешәне ишек төбендәге чүп чиләгенә томырды да тәкәллефсез кыяфәттә чиратның алдына барып басты. Билетын күрсәтте дә ишекнең теге ягына чыгарга җитешкән халыкның бер төркеме белән бергә очкычка алып баручы автобуска кереп тә китте.
– Ну вот. Безнең самолётка гына эләкмәсен дигән идемме? – Динараның үзенә һич зыяны тимәгән хатынга ачуы чыктымы, әллә көн буе күңелен 
бимазалап торган уйларыннан сабыр савыты түгелә башладымы – тавышы калтыранып ишетелде.
– Путёвкасы «C.бич отель»га була күрмәсен дип уйлыйсы түгел!
Тимурның шулай диюе булды – алларында җитәкләшеп басып торган егет белән кыз икесе берьюлы аңа таба борылдылар.
– Әллә сез дә Салоугамы? – диде кыз, Тимурга туп-туры карап.
Бая иренә сыенып утырган, шәфталу төсендәге футболка кигән кыз икән. Тимур аның төпсез күлдәй күзләрен күреп өлгерде: алар гаҗәеп тирән һәм
сер белән өретелгән иде, юеш карлыган шикелле кап-каралар!
– Әйе. – Аның өчен Динара җавап кайтарды, «башка сорау бирмәгез» дигәндәй, шактый кискен итеп.
– Ай, бик әйбәт! – Кыз, аның кыркулыгына һич исе китмичә, балаларча самимилек белән балкып елмайды.
Озын буйлы, ак йөзле егет тә, кәләшенә кушылып:
– Үзебезнең татар кешеләре икән! – дип, ачык йөз белән өстәп куйды. Тимур исә ияк кагып куюдан узмады. Кызның күзенә озаграк, текәлебрәк карап торуыннан уңайсызланып, карашын читкә алды.
Ниһаять, пыяла ишек ике якка шуышып, урам якка, аннан туп-туры автобуска атладылар.
***
Каурый болытлар ашъяулык-ашъяулык булып, салмак кына йөзәләр. Бар да кебек алар, юк та кебек... Бер чиксезлектән икенче чиксезлеккә омтылып, билгесез тарафка агылалар да агылалар. Кар көрте шикелле калын булып торганнары, ырынбур шәледәй, йөзек күзеннән чыгардай өрфияләре, туңдырмага йә баллы мамыкка охшаганнары йөзеп үтә. Биредә җирдән дә, күктән дә, болытлардан да аерылып, очкыч эчендә бикләнгән мәлдә син үзеңнең – кеше дигән затның – көчсездән дә көчсез, кодрәтсездән дә кодрәтсез бер җан иясе икәненә ныграк төшенәсең. Җирдә чагында биеклеккә омтылып яшәгәнеңне онытасың да монда, күкләр катында, шул биеклектән курка башлыйсың. Хәер, бәлки, бу курку да түгелдер. Җанның ялангачланып калуыдыр, һәм кәрван-кәрван болытларда аның чагылышын күреп, сискәнеп, имәнеп китүдер. Бүгенме, иртәгәме, иртәме, соңмы, синең үзең өчен кадерледән кадерле тоелган җаның ак болытка әвереләчәк тә, менә шулай башкаларның күз алдыннан чиксезлеккә сызылып үтәчәк. Тик кешеләрнең бик күбесе, җанның бер көн килеп башка яссылыкка күчәчәген акылы белән аңласа да, калебе белән кабул итәргә әзер түгел.
Тимурның уйлары болытлар белән бергә агыла иде. Нейрохирург булып эшли башлаганына быел төп-төгәл унсигез ел буласы икән. Кемнәргә генә, нинди генә очракларга тап булмады бу дәвердә?! Шуңа инанды: кешеләрнең күбесе белән курку хисе идарә итә. Кеше үзенең гомере өчен курка. Консультациягә килгәннәрнең дә, операция өстәленә ятарга әзерләнгәннәрнең дә телендә иң тәүдә бер үк сорау: «Доктор, ә мин яшәячәкменме?» Элегрәк, яшьрәк чагында, бу сорау Тимурның беркадәр ачуын китерә иде. Әлеге ачуны тыштан сиздермичә: «Әлбәттә! Барысы да яхшы булачагына ышанырга гына кирәк», – дип, гадәти сүзләрне кабатлый иде яшь доктор. Тик кемгә, нәрсәгә ышанырга кирәклеген генә үзе дә төгәл белми иде. Чөнки кешенең бар булмышы шулкадәр гаҗәеп серле бербөтен тәшкил итә; дипломың кызыл төстә булу да, тәҗрибә тупларга булышкан еллар бәйләме дә бу бөтенлекне тулысынча аңларга мөмкинлек бирми. Кайчак инде өметләнергә урын калмаганда, чыннан да могҗиза була: булыша алмадым дип, канатлар салынып төшкәндә, авыру кинәт кенә күзләрен ача, яшәү көче тулы карашы белән сиңа төбәлә. Киресенчә дә була. Андый мәлнең авырлыгына күнегә торган түгел: ни өчен, ни сәбәпле, нишләп мин ярдәм итә алмадым дигән сораулардан баш ярылыр дәрәҗәгә җитә. Ул сорауларга җавапны кайчагында әллә нинди галимнәрнең әллә нинди затлы китапларыннан, фәнни хезмәтләрдән дә табарлык булмый. Барысы да дөрес. Табиб тарафыннан хата ясалмаган. Әмма... җан, үзенең тән кабыгын һәм җир өстендәге бу дөньяны тарсынып, чиксезлеккә юл тоткан...
Нейрохирургия бүлегенең кайтавазлар һәм тәнкыйтьләр кенәгәсендә: «Тимур Айдарович, вы – врач от Бога!» – дип, русчалап язган рәхмәт сүзләре дә, «Сезнең кулларыгызга Аллаһы Тәгалә үзе сихри көч бирә. Ул бездәйләрне терелтер өчен бер сәбәпче рәвешендә сезне табиб итеп яралткан», – дигән фәлсәфи фикерләр дә бик күп. Ә бит... яшәеш кануннарына өр-яңа күзлектән карарга аның нәкъ менә табиб булуы ярдәм итте дә инде. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте-могҗизасына үз күзләре белән күреп инану, сискәнү, тетрәнү, шаккату... ярдәм итте...
– Хөрмәтле пассажирлар! Сезнең арада врач булса, бортпроводник янына килүегез сорала! Леди и джентльмены!... If there are doctor among you, please approach the flight attendants!
Экипаж кабинасыннан башта русча, аннан инглизчә кат-кат яңгыраган сүзләр Тимурны болытлар яныннан бик тиз «Боинг-737» самолётының кәнәфиенә тартып төшерде. Бизнес-класста булмаса да, аларның урыны беркадәр уңайлырак саналган алгы өлештә иде. Борылып караган мәлдә, салонның «койрык» тирәсендә стюардларның кайсыдыр пассажир янына иелеп кайнашуларын күреп алды. Билен буып торган каешны җитез хәрәкәтләр белән ычкындырды да өске киштәдәге биштәренә үрелде.
Ялтыравык битле журналдан Испаниянең кояшлы шәһәрләре, алтын комлыклары белән хозурланып утырган Динара башын күтәрми генә:
– Аптечкаңны эзләсәң, рюкзакта түгел ул, – диде, кирәгеннән артык тыныч тавыш белән.
– Ничек анда түгел? – Тимурның тавышы исә корыч салкынлыгы белән сугарылды. Куллары пөхтәләп тутырган биштәрнең астын өскә әйләндерергә өлгергән иде. – Шунда тыктым бит!
– Чемоданга күчердем. Син эш урынында түгел, кая барасың? Бер-бер хәл булып, башың белән җавап бирергә туры килсә?
Динараның мондый битарафлыгына тәүге мәртәбә тап булуы түгел – Тимур хәтта аның йөзенә дә борылып карамады.
– Мин – врач! – дип дәшеп, арттагы рәтләр янына ашыкты. Хәзер Динарага нидер әйтеп, пар чыгарып торудан мәгънә юк иде: тонометр, дарулар салынган, моңа тиклем Тимурның үзеннән бер тотам калмаган аптечка самолетның багаж бүлегендә, көрән тышлы зур чемоданда иде.
– Мин – врач! – дип кабатлады ул, үзенә каршы атлаган зәңгәр костюмлы бортпроводникка. – Кемгә ярдәм кирәк?
– Бирегә үтегез. Пассажирның хәле начар. Сез кирәк дип тапсагыз, экипаж радиоканал аша җир белән элемтәгә керәчәк.
Утыргыч аркасында кырын яткан егеткә һәм янәшәсендә бертуктамый аның кулын сыпырган кызга күз төшерүгә, Тимур сискәнеп китте. Аэропортта үзе сокланып караган яшь пар иде бу. Кызның карлыган күзләрендә якын кешесе өчен курку, өзгәләнү, ярдәм сорау – әллә нинди хисләр барысы берьюлы чагыла. Тимурны күргәч, аларда өмет нуры да барлыкка килгәндәй булды.

– Абый, сез врачмы? – диде кыз, ялварулы караш белән аңа төбәлеп. – Зинһар, булышыгыз! Безнең бөтен дарулар багажда киткән!
Тимур инде егетнең беләзеген тотып, пульсын санарга өлгергән иде. Йөрәк тибеше тигезсез, егетнең болай да ак йөзеннән бөтенләй кан качкан, иреннәре күгелҗем төскә кергән, күзләре йомык, авырлык белән генә тын ала, маңгаена салкын тир бәреп чыккан.
– Аптечка бар. Дефибриллятор. Кислород баллоны. – Стюард, күрәсең, бортта булган бөтен хәзинәне инде китереп өлгергән – башка берни сорамагыз дигәндәй, кулларын артка куеп басып тора иде.
– Егетнең исеме ничек? Даруларга аллергиясе юкмы? – дип татарчалап гади генә эндәште Тимур, төпсез күзләрен тутырып һәм инәлеп караган кызга. Үзе, аптечкада тонометр булуга сөенеп, авыруның кан басымын үлчәргә тотынды. – Мондый очрак булганы юк идеме?
– Илһам. Илһам минем ирем... – Кыз, күкрәгенә ишелеп төшкән калын чәчләрен җитез генә аркасына күчерде дә сорауларның беренчесенә генә җавап кайтаргач, калтыранганы сизелеп торган кулын иренең маңгаена тигереп карады. – «Һава җитми» диде, буыла башлады, аннан... Үзегез күреп торасыз, ул көчкә тын ала!
Эчтән ут йотканы һәр күзәнәгеннән сизелсә дә, кызда сабырлык җитәрлек икән: кайбер хатын-кызлар шикелле кычкырып елап, хәлне катлауландырмый, истерикага бирелми.
– Йөрәк өянәгеме? – Аларның татарча сөйләшкәненнән берни төшенмәгән ак чәчле стюардесса да авыруның йөзенә иелеп карады.
Тимур тонометрга күз салды: егетнең кан басымы бик түбән төшкән иде.
– Илһам! Сез мине ишетәсез бит? – Егетнең әкрен генә баш кагып куюына сөенеп, сап-салкын юеш маңгаена кулын тигерде. – Кәләшегезне куркытмагыз инде. Хәзер барысы да узар, самолётта була торган хәл. – Уң кулы белән егетнең чигә буйларына, баш түбәсенә ипләп кенә массаж ясый-ясый, стюардессага борылды. – Гипотония. Пассажирлардан сорагыз: берәрсендә пирацетам табылмасмы...
Шулай диде дә үз аптечкасында дарулар барлыгын уйлап, иреннәрен кысты. Динараның кылыгын җиңел генә акларлык түгел иде...
– Сез... Ә сезнең исем ничек булды? – Тимур Айдарович мондый очракларда иң беренче чиратта авыруны да, аның янындагыларны да мөмкин кадәр юк-бар белән мавыктыруның мөһимлеген яхшы белә. Чөнки аларны борчылу, курку хисеннән арындыру табибның үзе өчен дә бер ярдәм.
– Чулпан, – диде кыз, «моны белү сезгә шулкадәр мөһиммени» дигән кыяфәттә сораулы карап.
– Ә мин – Тимур. Чулпан, сезнең ярдәмсез булмый. Илһамның ике аягына да тезгә тиклем ипләп кенә массаж ясарга кирәк.
Янындагы ыгы-зыгыны бөтенләй күрмәгән-ишетмәгәндәй, баядан бирле иллюминатор аша болытларны күзәтеп барган пассажирдан беразга гына кузгалып торуын үтенгәч, озынча тар йөзле ир заты канәгатьсез чырай белән урыныннан торды. Шунысына да рәхмәтле булырсың: ә димәде, җә димәде, кырык сүзгә җитмәде. Бары тик йөзендәге шул битарафлыкны һәм үзен кыймылдатканга ачуы килүен йөзендә чагылдырып, алга үтте.
Култыксаларны төшереп, караңгы зәңгәр төстәге өч урындыкны кушетка хәленә китергәч, Илһамны җайлап кына шунда яткырдылар. Чулпан, тар аралыкка бик оста гына җайлашып, иренең аксыл чалбар балакларын җәһәт кенә тезгә кадәр бөкләп куйды да аякларына Тимур Айдарович күрсәткәнчә, массаж ясарга тотынды. Үзе мондый «дәвалау чарасы»на аптырап, бераз ышанычсыз һәм сораулы төстә докторга карап-карап алды.
– Илһам, гемоглобин дигәннәре дә түбән түгел микән синең, ә? Ялдан кайтуга анализ биреп карарсың. – Тимур Айдарович, чигә буйларына массаж ясаудан бүленмичә генә, егет белән дә сөйләшергә өлгерде, барысы да яхшы булыр дигәндәй, Чулпанга да ым кагарга җитеште. Стюардесса биргән таблетканы ачып, Илһамның тел астына салды да катырак итеп, кофе әзерләп китерергә кушты.
Бераздан Илһамның сулыш алуы тигезләнә төште. Күзләрен ачып, гаепле йөз белән башта Тимурга, аннан хатынына борылды.
– Гафу итегез. Гафу ит, матурым, куркыттым үзеңне. – Егетнең гаҗәеп чисталык белән өретелгән зәп-зәңгәр күзләрендә тирә-яктагыларны борчып алганы өчен үзен гаепле хис итү, уңайсызлану чагыла иде. Ул кан качкан бармаклары белән үзенең кап-кара юеш чәчен тарый-тарый, торып утырды. Елмаерга тырышып, хатынына төбәлгәндә, бит очындагы чокырлары батып- батып, йөзенә сөйкемлелек өстәде.
Хәле начараеп киткән егет янындагы ыгы-зыгыны баш сузып күзәткән, аю биеткәнне карагандай тамаша кылган кайберәүләр телефонын сүндерде: сәяхәт башындагы мондый «маҗара»ны видеога төшереп өлгергәннәренә сөенеп, тыныч күңел белән урындык аркасына елыштылар. Җиргә аяк баскач, интернет кына пәйда булсын – тизрәк дус-ишкә, туган-тумачага юлларга кирәк. Сөйләргә сүз, карарга бер тамаша бит...
Кайнар кофе йоткалагач, Илһамның хәле тәмам яхшыргандай булды. Тимур Айдарович, андый-мондый ярдәм кирәксә, үз урынының кайсы рәттә икәнен әйтте дә яннарыннан бер минутка да читкә китмәгән, ым кагарга да кыймагандай, сүзсез генә күзәтеп торган стюардессага борылды һәм:
– Егеткә бераздан лимонлы кайнар чәй дә алып килерсез. Аны игътибарсыз калдырмасагыз иде, – диде.
– Яхшы. Сезгә зур рәхмәт. – Акка буялган чәчен пилоткасы артына матур итеп төйнәп куйган стюардесса, ниһаять, җиңел сулады. – Урыныгызга утыргач, менә бу анкетаны тутырырсыз, зинһар. Тулы исем-фамилиягез, кайда, нинди клиникада эшләвегез – барысын да язарга кирәк. Тәртибе шулай.
– Кул юып киләм, аннан язармын.
Бәдрәф ишеге төбендә өч-дүрт кешелек чират хасил булган иде. Тимур, көтеп торырга теләмичә, кире борылуга, артына килеп баскан Чулпанны күргәч, беркадәр уңайсызланып калды. Кыз чәчләрен баш түбәсенә койрык итеп күтәртеп куярга өлгергән, шәфталу төсендәге футболкасы да, тез буйлары ертык- ертык джинсы чалбары да гади генә булып, озын зифа буена, нәзек гәүдәсенә шул гадилекләре белән бик килешә иде. Ничарадан бичара рәвештә шундый сылу кызлар янәшәсендә менә монда басып тору матур түгел дә соң, кая барасың...
Бу кызның төпсез күзләрендә бер-бер сихри көч бар, ахры, аларга туп-туры карап булмый. Үсмер малай шикелле карашны читкә алырга туры килә.
– Абый... Мин сезгә әйтергә тиешмендер инде... Илһамда лейкемия бит. – Чулпан бу юлы үзе дә керфеген күтәрмичә, пышылдап кына шулай диде.
– Нәрсә? – Тимурның болай дип кайтарып соравы ишетмәүдән түгел иде. – Ни уйлап мондый ерак юлга кузгалдыгыз сез? – Кискенрәк әйтүен чамалап, тавышын йомшарта төште: – Үзегез дә аңлыйсыздыр, төрле хәл килеп чыгуы бар.
– Узган айда гына анализлар бирде, болай яхшы дип кайтардылар. – Чулпан чалбарының арткы кесәсенә кулын тыгып, уч төбе кадәр генә кәгазь кисәге тартып чыгарды. Янә пышылдап: – Менә, кан анализы бу. Сумкамда иде, – диде.

Тимур бер почмагы ертылган кәгазьгә күз йөртеп алды. Кызны куркытырга теләмәде. Хәвефләнүен сиздермәскә тырышып:
– Табибы белән киңәшләшкәнсездер бит? – дип кенә сорыйсы итте.
– Юк, аңа әйтмәдек. Илһам теләмәде. Ремиссия дигәч, үзем дә инде... – Кызның күзләренә күләгә йөгерде.
Алар, алда торганнарның үзләренә игътибар итеп, борылып-борылып каравын күргәч, беразга тын калдылар.
– Менә нәрсә, Чулпан... – Тимур Айдарович бу юлы кызның күзләренә туп- туры текәлде. – Илһамга кояш астында яту да, чишенеп су коену да файдага булмас. Куркытуым түгел. Шулай да мөмкин кадәр сакланырга тырышыгыз.
– Алай да сез дә безнең отельга барасыз әле! – Чулпан, суга батучы саламга тотынган шикелле, яктырып елмайды.
Тимур Айдарович айлар-еллар буе кояш күрергә тилмергән, менә әлеге минутта гына аның җылы нурына тиенгән бер халәттә, шушы яктылык әсиренә әверелгәнен аңлап, киресенчә, көрсенеп куйды...
...Шакмаклы җәймәгә төренгән килеш йокымсырап утырган Динара иренеп кенә күзләрен ачты.
– Әллә парашют белән сикереп, төшеп калдың микән дип уйлаган идем... – Хатыны, кемгә ни булганын сораудан элек, кинаяле сүзләр белән каршы алды. – Нәрсә анда?
– Зыянлы түгел. Берәүнең... кан басымы кисәк төшкән.
– Һәм һәрвакыттагыча Тимур Айдарович кемнеңдер чәнти бармагы авыртса да, беренче булып ярдәмгә чаба! Хәтта күктә дә! Браво! – Динара җәймәсен ияк буена тартып, иллюминаторга таба борылды да күзләрен йомды.
Тимур эндәшмәде. Хатыны белән икесенең ике ярда икәнен күп еллар элек аңлаган иде ул.
Ә бит яшәлде. Бәлки, бәлки... дия-дия, елларга ел ялганды. Ни тота, нәрсә бәйли соң аларны? Берни дә... Бала хакына дияр идең, андый җеп тә юк араларында. Булмаячак та иде. Үзенең төзәтеп булмаслык яшьлек ялгышы хакында Динара иртәгә язылышабыз дигән көнне әйтте Тимурга. Булачак кияүнең гаепләргә, баш тартырга, үз язмышын өр-яңадан язарга вакыты да, хакы да бар иде. Ә ул дәшмәде. Күгәрчен канатыдай күгелҗем күзләрендә биешкән ачуны, ярсуны юкка чыгарырга теләп, яңак сөякләрен генә биетеп алды да ишеткәннәрен онытырга тырышты. Ташны эретерлек кайнарлыкның, дәртнең, назның үзе иде Динара. Һәм... шуларга капма-каршы булган коточкыч җан салкынлыгына да ия иде. Менә монысын яши башлагач кына белде Тимур.
Бер-берсенә ни якыная, ни ерагая алмый гомер кичерделәр. Әти-әниләр алдында яхшы түгел... Туганнар алдында... Аннан... күнегелде. Парлы ялгызлыкка. Фатирны тутырган бушлыкка. Карашны чагылдырырлык пөхтәлеккә. Динараның күз явын алырлык тышкы матурлыгына. Тик шул матурлык артына яшеренгән бәгырьсезлеккә генә күнегү мөмкин түгел иде. Динарага башкалар турында уйлау, бүтәннәр өчен борчылу хисе бөтенләй бирелмәгәнме, әллә ана булу бәхетеннән мәхрүм калу аны шундыйга әйләндергәнме – бу сорауларга җавап таба алганы юк Тимурның.
Черем итеп алырга тырышып, үзе дә күзләрен йомды. Әмма моның мөмкин түгеллеген аңлый иде: йөрәкнең сулкылдап торган бер кылында яшь егетнең агарып каткан йөзе, аңа җанын ярып бирердәй булып утырган кәләшенең ялвару тулы күзләре сеңеп калган иде.
Барселонаның шактый сүрән аэропортына килеп төшкән туристларны йөзгә 
сыланган эссе һава һәм иңеп кенә маташкан кичке караңгылык каршы алды. Биредәгеләр Мәскәү вакыты белән көн итми, вакытларына үзләре хуҗа; сәфәр чыкканнарның кул сәгате кичке сигезне күрсәтсә, ашыгырга-кабаланырга яратмаган испаннарда әле алты гына икән.
Әйләнгеч тасмадан һәркем үз чемоданын эзләп тапканчы, терминал алдындагы гидлар янына йөгергәнче, отельләргә илтүче автобусларга утырышып беткәнче байтак вакыт узды. Озын юл да ярыйсы гына талчыктырган иде, аэропортның күзгә ташланып торган шыксызлыгы да кәефләрне бераз төшергәндәй итте.
Иренең бая, багаж тасмасы янында, тоткасына кызыл тасма бәйләнгән чемоданны көтеп торганда ук, үзләре белән бер отельгә барасы яшь парга нидер эндәшүен искәреп калган Динара:
– Надеюсь, болар синең пациентларың түгелдер һәм артыңнан ияреп килмиләрдер, – дип, төрттерүле шаяртып куйган иде. Автобуска утырганда, Тимурның шул ак футболкалы егеткә бик тә үз итеп: «Кондиционер кушмаска тырышыгыз», – дип киңәш бирүе хатынның шиген көчәйтеп җибәрде.
– Монда гына булса да, үз профессияң турында оныт, зинһар, – диде ул, автобусның иң беренче рәтенә кереп утыргач. – Үзләре беләдер нәрсә кирәген.
...Аксыл чәчен бакча баласыныкыдай мәзәк кенә итеп кистергән, зәңгәр итәк, кыска җиңле ак кофта кигән яшькелт күзле кызыкайның гид ролендә өтеренә тиклем ятланган сүзләр белән Испания, Барселона, Гауди могҗизалары хакында сөйләве Чулпанның бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Аның уйлары чуалып-чәбәләнеп беткән йомгакка тиң иде: беркем белән киңәшмичә болай ерак юлга чыгып китүләре хәерле булсын берүк. Үзе дә инде... Тартар теленнән табар дигәннәре шушыдыр. Иренә сыенып, телевизордан үлә-бетә «Рубин» – «Барселона» матчын караганда, Андрес Месси типкән туп артыннан үзе чәчрәп төшәрлек булып сикергәндә, кисәк кенә: «Эх, Испаниягә барсаң иде ул! Иптәш кызларым барган, диңгезне дә нык ошатып кайтканнар!» – дип, җиңел акыл белән әйтеп куйган булды бит. Өч-дүрт көн үттеме-юкмы, Илһамы бит очындагы чокырларын елмайтып кайтып керде дә: «Путёвка алдым, туй сәяхәтенә!» – дип, яшь кәләшен аяктан ега язды. Туйдан кергән акчага өстәп, кулдан гына машина алырга дип йөргән җирдән туй сәяхәтенә китеп бардылар шулай итеп. Китүен киттеләр дә... Самолётта Илһамның кисәк кенә хәлсезләнеп, йөрәккә шом салуы ял, диңгез турындагы әкияти хыялларның аллы-гөлле төсен каралтыбрак җибәрде бит әле...
Көзге кебек шома, тигез юлдан элдерткән автобусның келтерәгәне дә, барганы да сизелми, гид кызның бер көйгә салынган тавышы, телисеңме, теләмисеңме, йокыга сала. Кыз үзен Регина дип таныштырган иде, биредә икенче ел гид булып эшләве икән.
– Сезнең дикциягез өч тиенгә дә тормый! И вообще, сөйләмегез ошамый! – Регинаның Салоу шәһәре, дөньяда икенче диснейленд булган Порт-Авентура паркы турында сөйләргә тотынуын урта рәттән бер хатын-кызның карлыккан тавышы бүлде.
Кыз башта аны аңлап бетермәдеме, сорау бирә дип уйладымы – җирән төскә буялган ясалма кашларын чөеп, самими караш белән шул рәткә төбәлде. – Кем сезне гид итеп эшкә алды? – Сорау бирүченең көр тавышы башкаларның да игътибарын җәлеп итәрлек иде. – Сез абсолютно сөйли
белмисез!

Иң алда кечкенә көзгесенә карап каш-керфеген тикшергән Динара да кызыксынуын җиңә алмады, артка борылып карады.
– Теге хатын! – Әйтерсең, аның шулай диюеннән Тимур ялт кына кем турында әйткәнен аңларга тиеш. – Шешә имеп утыра иде бит, аэропортта ук. Монда тагын өстәгәндер.
Тимур үзләренең янында диярлек басып торган кызыкайны жәлләп куйды: салон эчендәге сүрән ут яктысында кызның бите бурлаттай янып чыккан кебек тоелды, тавышы калтырап китте. Кыз, үзен кулга алырга тырышып:
– Гафу итегез, сезгә нәрсә ошамый? – дип, тыныч кына сорау бирде.
Ләкин мондый тынычлык баягы ханымның эчендә көйрәгән учакка ялкын гына өстәде, ахры: ул утырган җиреннән торып, алга атлады.
– Слушай, девочка, зачем несёшь такую чушь? Син безгә херес турында сөйлә, хамон турында!
Автобус тигез юлдан үзе дә тигез генә җилдертә иде, сикертми дә, селкетми дә, тик тар аралыктан җилләнеп узарга маташкан хатын үз аякларына абындымы – чайкалып, яны белән идәнгә килеп төште.
Салон эчендә сизелерлек ыгы-зыгы купты. Автобус тизлеген киметте дә юл читенә чыгып туктады. Идәнгә егылган сары бөдрә чәчле хатын, ямьсез итеп сүгенә-сүгенә, дүртаяклап торырга маташты.
– Я на вас в суд подам! – Хатыннан әчкелтем-төчкелтем исләр аңкый иде, ул, чыннан да, самолёттан төшкәч тә сыйланып алган булса кирәк. Кысынкы зәңгәр күзләре болганчык су төсенә кергән, янып торган кызыл иннеге ирен читләренә, тешләренә сыланган.
Шофёр – кыска җиңле ап-ак күлмәк кигән, чандыр гәүдәле яшь кенә егет, Регина белән инглизчә аралашып алгач, аңладым дигәндәй, сүрән генә елмайды. Бөдрә чәчле хатынның бөтен дөньяны каһәрли-каһәрли ава-түнә урынына барып утыруын сабыр гына көтеп торды.
Ни гаҗәп, исерек хатын сүгенеп туктагач, кисәк кенә авызына су капты. Регина да бая микрофонын кулына тотып, туристларга карап сөйләгән булса, автобус кузгалгач, алга борылып утырды, тагын да тигезрәк, салмаграк тавыш белән сүзен дәвам итте.
– Безнең ил халкын ничек яратсыннар... Менә шундый күрсәткечләре алданрак йөри бит аның... – Тимурның уфтанып әйткән сүзе теләктәшлек тапмады. – Динара әле генә дулаган хатынны айфонына төшереп, инде шул видеоны карау белән мәшгуль иде.
***
Әле шактый иртә иде.
Дулкыннар яр итәгенә ак күбек булып салмак кына килә дә сарыла, килә
дә сарыла. Аннан, чарасызлыктанмы, йөгерек буразнага әверелеп, артка чигенәләр.
Кояшның үзе өчен түгеллеген Илһам яхшы белә иде, шулай да Урта диңгез буена килеп, кунакханә бүлмәсендә бикләнеп ятмас бит инде. Коену өчен сатып алган озын җиңле махсус ак күлмәкне киеп, ковбойларныкыдай салам эшләпәне башка чәпеп, чатыр астында посып яту да эш түгел...
Ныклап кыздыра башлаганчы, дулкыннар кочагында колач салып йөзеп алырга ниятләгән яшь ир тиз арада кулларының хәле китә башлавын тойды. Югыйсә май кебек йомшак, җылы, тозлы диңгез суы үзе үк кочагында тибрәтә, әллә ни көч салып селтәнергә дә кирәкми.
«Шулай укмы?» Бу сорауны соңгы араларда үз-үзенә ешрак бирә башлады Илһам. Күңелен кимергән шик кортыннан котылырга теләп, уе белән балачакның аклы-каралы әкиятләренә, Чулпан белән танышкан көннәргә, тагын әллә кайларга, әллә кайларга китеп югалса да, әйләнеп кайткан мизгеле шушы бер сорауга килә дә тоташа, килә дә тоташа. «Шулай укмы?» Ирнең әрнүле карашы чиксезлекне айкап үтте.
Чулпаны ни арададыр йөзеп чыккан да, яр буендагы алтынсу комга утырып, аякларын суга тыккан. Сабый бала шикелле кабырчык эзләп мәшәләнүе. Яшь хатынның киң читле ак эшләпәсе шәмәхә тасма белән каймаланган, шундый ук шәмәхә төстәге коену күлмәге аның калку күкрәкләрен, төз, әле кояшта каралырга өлгермәгән мәрмәр аякларын ассызыклап тора. Кара күзлеге ярты битен капласа да, Илһам аның елмаюлы карашын ирен читләреннән тотып алды. Рәссамнарны көнләштерерлек бу якты матурлыкны хәтер түренә мәңгелеккә сеңдерергә теләгәндәй, үзе дә кояш күзлеге астыннан томырылып- томырылып хатынына карады. Бәхет нинди төстә дип сорасалар, Илһам күпләр өчен сәер тоелган җавапны өздереп әйтер иде: шәмәхә төстә! Әйе, әйе, әнә, Чулпанының эшләпәсен бизәгән тасма төсендә...
Дулкын кагышын көчәйтеп, ерак та түгел катер үтеп китте. Чулпан Илһамына борылып карады һәм иренең әле дә булса баягыча хәрәкәтсез басып торуын, кулъяулык кадәр дә болыт кисәге күренмәгән зәңгәрлеккә, шул зәңгәрлектә вакыт-вакыт кара нокта кебек пәйда булган кошларга төбәлүен тоеп, сискәнеп куйды. Эшләпәсен ялт кына пляж сумкасы өстенә каплады да ярсу бер халәт белән ярдан су эченә атлады. Аркасына ятып, эчкәрәк йөзәргә тотынды.
– Су анасын эләктердем! – Илһамы ни арада килеп җиткән – су астыннан Чулпанның билен кочып алды. Кырынмаган яңагы белән хатынының битен кытыклап, колак очына иреннәрен тигерде.
– Чыгарга вакыт, җитәр! – Чулпан таләпчән укытучы шикелле юри коры итеп шулай диде дә челтерәп көлеп җибәрде. – Усал бит синең хатының, әйеме, җанашым? – дип, иренең юеш беләгенә башын куйды. Шул рәвешле аңа сыенып, иркәләнеп кенә судан чыгарга дип борылган мәлдә яр читенә килеп баскан Тимур Айдаровичны, аның хатынын абайлап алды. Илһам да күргән икән, кулын өскә күтәреп, сәлам бирде.
Аларның диңгезгә яңа гына төшеп җитүләре иде, ахры. Хатыны сөлге- сумкасын ятакка куйды да, чирканчык алырга теләгәндәй, суга аягын тыгып карады. Чулпанның очлы күзе хатын-кыз кызыксынучанлыгы белән Динараны баштанаяк күзәтергә өлгерде. Кичә автобуска утырганда, бу ханымның үз бәясен үзе белүчеләрдән икәнен чамалаган иде, ялгышмаган бугай. Әнә бит ул: яше кырык тирәсендә булса да, гәүдәсен күз карасыдай карап-тәрбияләп торуыдыр, ник бер салынып-асылынып торган җире күренсен. Аклы-яшелле коену костюмы өстеннән фил сөяге төсендәге үтә күренмәле парео ябынган, төз аякларында костюмына иш итеп сайланган башмаклар. Озын тырнакларына тиклем купальнигы төсенә туры китереп, ак һәм яшел төсләргә буялган. Йөзендә су тисә дә, юылмый торган затлы косметика булса кирәк. Чәче исә пареосы төсендә: ак дисәң – ак түгел, сары дисәң, сары дип булмый. Анысы да затлы бер төс! Балет сәхнәсенә биергә чыккан диярсең – чәчен шулхәтле пөхтә итеп баш артына төйнәп куйган...
Чулпан бу матурлыкка озаграк карап торуын сизеп, Тимур Айдаровичка борылды, аның үзләренә елмаеп баш кагуын күргәч, сәлам биреп, кул болгады. – Сез булдырасыз, иртә дип тормагансыз... – Алар янына Тимур да килеп 
җитте. – Хәлләр яхшыдыр бит? – Илһамның йөзенә сынаулы карап, шулай диде дә, егетнең баш бармак күрсәтеп ишарәләвенә үзе дә тигез ак тешләрен җемелдәтеп елмайды. – Бик сай икән монда, эчтәрәк йөзсәк кенә.
– Мин зонт астына качам әле, Тимур абый. Кәләшем куа! – Илһам күзлеген юеш чәчләренә күтәреп куйды, Чулпан исә, көлә-көлә аңа йодрык күрсәтеп, ярга таба атлады. – Әнә, үзегез дә күрәсез, тыңламый кара!
– Дөрес эшли. Үзеңне сакларга кирәк, Илһам!
Биредә, тәннең һәр күзәнәген иркәләп, үзенә тарткан, үзенә чакырган фирүзә диңгез кочагында, профессияңне онытып торырга кирәклеген акыл аңласа да, йөрәк үзенекен итә шул: Тимур, егетнең яланбаш булуына, бит очларына кунган кояш алсулыгына игътибар биреп, тагын нидер әйтергә уйлады да кире кайтты. Бар булмышыннан яшәү дәрте, ярату бөркелеп торган егеткә чир турында акыл сатып торыр урынмы?.. Уйларыннан арынырга теләгәндәй, Тимур тирән итеп сулыш алды да су астына чумып, балык кебек йөзәргә тотынды. Кайда да мизгелгә тиң тормыш кайный: җир өстендә дә, күк катында да, су астында да. Ул тормыш төрледән-төрле тоелса да, кырмыска ни, балык ни, кеше ни – чиксезлек каршында барысы да сулыш алуда җилгә сибелгән тузан бөртегенә тиң...
Бассейн буендагы зонт астына керәм дисәң дә, кояштан кача торган түгел иде, шуңа күрә Чулпан белән Илһам, пластик ятакны пальмалар күләгәсенә күчереп, озын ак сөлгеләрне шунда түшәделәр. Аяк астындагы алтын ком хәтфә чирәм урынына табаннарны иркәли, тигез бер көйгә салмак кына ярга каккан дулкын тавышы җанга тынычлык иңдерә. Шул көйне изрәп тыңлап торсаң, йоклап китүең дә бар – серле бер симфония булып күңелгә үк килеп сарыла.
– Кроссворд чишәбезме? – Чулпан үзенең пляж сумкасыннан икегә бөкләнгән газета алды да инде сузылып ятарга өлгергән иренең борынына шуның белән шаярып чиртте. Шунда ук кире тыгып та куйды. – Юк, тинтерәмим әле, рәхәтләнеп күземне генә йомып ятам, – диде дә, эшләпәсе белән йөзен каплап, үзе дә сөлге өстенә сузылды.
Яр буенда халык күп түгел, бала-чагасы, яше-карты диңгездә коена, берничәсе бассейн янында кызынып ята. Илһам чалкан яткан килеш башын боргалап кына тирә-якка күз ташлады, күңеле болганып китүен сизеп, тиз генә торып утырды. Дару кабып чыгам, дисә, Чулпанының тынычлыгын урлыйсын белә иде. Кул сузымында гына булган бүлмәләренә нинди сәбәп табып кереп чыгарга соң? Су эчәм дияр иде – почмакта, ресторанның тышкы залында җаның теләгән суны, сокны алып эчәргә була...
– Матурым, син кәртләрне алып төштеңме? – «Юк» дигән җавап ишетәсен белә иде Илһам, чөнки карта кабының телевизор каршында ятып калганын үз күзе белән күрде.
– Алмадым, гәзитне генә тыктым. – Чулпан эшләпәсен күтәреп, шулай диде дә кабат йөзенә каплап куйды.
– Йоклап китмә! Хәзер алып төшәм. Кәрт сугабыз! – Илһам сабыйларча хәйләсенә куангандай, үзалдына елмаерлык көч тапты. Иң мөһиме – сулышны еш-еш, тирән итеп алып, күңел болгануын басарга да фойега керергә, аннан лифт белән тиз генә өченче каттагы бүлмәләренә менеп җитәргә...
Озын җиңле коену күлмәге, тозлы диңгез суын сеңдереп, бераз ала-кола булып кибәргә өлгергән, яшь ирнең тәненә сыланган. Илһам аякларының бәрәңге шытымыдай ап-ак төстә булуыннан кыенсынып, ялангач атларга теләмәде, ятак читенә утырып, юка чалбарын киде. Башы җиңелчә генә әйләнгәндәй иде. Отельның ишеккә таба үрләгән баскычы үзе килмәс, ничек тә шул таба атларга кирәк. Ком әле артык кайнарланмаган, янып торган мич куенына әле генә утырткан таба шикелле, җылынып кына ята. Шулай да кара башмагын аягына элде, Чулпаны сүз катканчы, сумкадан ачкычны алып, мөмкин кадәр җитез генә торып китте.
Илһам баскычтан күтәрелә башлауга, гәүдәсенең хәлсезләнеп калуын тоеп, тирләп чыккан аркасы белән таш стенага терәлде. Йотлыгып-йотлыгып, тирән сулыш алды. Ирен читенә ачы бер көлемсерәү таралды. Үзеңне күпме генә, ничек кенә алдарга тырышма, аяусыз чынбарлыктан бирегә, ерак кояш иленә килеп кенә котыла алмыйсың...
Ничек кирәк алай бүлмә ишеген ачып керүгә, шкаф почмагына сөяп куелган чемоданга үрелде. Аның эчке кесәсенә таслап тыгылган дарулар арасыннан кирәклесен эзләп алгач, нәкъ баягыча ачы көлемсерәде. Инде ничә еллар буе ул эчкән даруларны бер күчкә өйсәң, тау булыр иде. Тик шушы төймәләр генә алып калыр, дисеңме? Бу ышаныч соңгы араларда сизелерлек какшый башлады әле. Үзе өчен куркудан күптән туктады инде Илһам, Чулпанын очраткан, аңа гашыйк булган көннән туктады. Ә менә җаныннан артык күреп яраткан кешесе өчен курка. Аны борчуга салудан. Куркытудан. Күңелен яралаудан. Аңа авырлык китерүдән.
Яшисе иде бит әле. Пар канат булып. Бүгенгедәй, бер-берсен күз карашыннан аңлап. Чулпанына охшаган карлыган күзле, тузгак чәчле кыз бала алып кайтып, гаиләләрен тулыландырасы иде. Ул сабыйны җитәкләп, бакчага, аннан мәктәпкә илтәсе иде. Үзенә «Әти!» дип дәшкәнен ишетәсе иде... Яшисе иде бит, иртә бит әле, бик иртә...
Бераздан, дару кабып, өстәлдә торган шешәдән җылымса су йота-йота балконга чыгып баскач, хәл кергәндәй булды. Бугазга килеп йөдәткән күңел болгану хисе артка чигенде. Илһам, өстәлдә яткан кәртләрне чалбарының арткы кесәсенә тыгып, чыгарга юнәлде. Баскычтан төшеп җиткәч, бассейн янындагы чатыр астында түгәрәк ак өстәл янында зур бокал тотып утырган Тимур Айдаровичны күреп, аның янына атлады. Тимур да кара күзлеген киеп куйган, бер төймәгә генә эләгә торган кыска җиңле саргылт күлмәктән; киң кырлы аксыл эшләпәсен – сомбрероны маңгаена төшергән.
– Нәрсә, Илһам, син дә эшсезлеккә ияләшә алмый йөрисеңме әллә? – диде ул, егетнең йөзенә язылган халәтне үзенчә аңлап, урындык аркасына кырын ята төшеп.
Илһам аның каршындагы урындыкка килеп утырды, кесәсеннән карталарны алып, өстәлгә куйды.
– Эшсез дип... Монда шушыдыр инде. Ашау – байдан, үлем – Ходайдан... – Шулай диде дә, авылда чагында әтисе еш кабатлый торган сүзләрне урынсыз әйтүен абайлап, телен тешләде.
Шул мизгелдә ике ир, сөйләшеп куйгандай, бер-берсенең күзенә күтәрелеп карадылар. Берсе – өзелергә торган гомерләрне ялгау өчен табиб һөнәрен сайлаган, кешеләрне ярату бәрабәренә үз тормышы турында уйларга вакыт җиткерә алмаган, үз гомеренең агымсу шикелле янәшәсеннән узып баруын тоймаган ир уртасы Тимур Айдарович. Икенчесе – һәр көне гомер дигән татлы сүз өчен көрәшкә әверелгән, әмма ул көрәшнең ни дәрәҗәдә авыр икәнен якын кешеләренә сиздерергә теләмәгән япь-яшь егет. Аның әле күкрәп яшәр чагы. Егерме биш яшь тә тулмаган әле үзенә. Аяз күк йөзедәй сафлык бөркелгән зәп-зәңгәр күзләрендә яшәргә ашкыну, ярату, мәхәббәт...

– Кофелары шәп. Тик уймак чаклы чынаяк белән бирәләр. Мин әйтәм, зур бокал белән бирегез, дим. – Гүя әлеге мизгелдә шуннан да әһәмиятлерәк берни юк – Тимур Айдарович кулындагы пыяла бокалга ымлады. – Тагын тугыз көн буе болай кыл кыймылдатмый утырсак, белмим, нишләп кенә бетәрбез.
– Сезнең инде чит илгә, диңгезгә беренче тапкыр гына килү түгелдер.
Илһамның шулай диюенә Тимурның бер-берсенә кушылырдай булып торган туры кара кашлары язылып китте, күгелҗем күзләрен каймалаган керфекләренең, кыска гына итеп калдырылган сакал-мыегының һәр төгенә кадәр якты нурда коенды. Ир кофесын соңгы тамчысына кадәр йотып бетерде дә рәхәт бер кинәнү белән амин тотты. Аннан бу хәрәкәтенә Илһамның шаккаткандай карап куюын күргәч, янә елмайды.
– Ышанасыңмы, диңгезгә, ял итәргә үз гомеремдә беренче тапкыр килүем! Анысы да... Әй, ярар, мөһим түгел. – Ни өчендер йөзеннән күләгә йөгереп узгандай тоелды. – Ә болай чит илләргә йөреп торабыз. Эш буенча, конференцияләргә, стажировкага... Ял дигәнне яратып бетермим инде мин, ни хәл итәсең. Менә, ошап китсә, ата ялкауга әйләнеп кайтмаммы дип борчылам әле.
– Без беренче тапкыр... һәм... – Илһам шаккаткыч наз һәм моң тулган күзләре белән Чулпан яткан тарафка күз ташлады. Әйтеп бетермәгән сүзләре йөрәк түрендә йомарланып калды.
Тимур Айдарович аны сүзсез дә аңлады. Карашы җитдиләнеп китте. Дәшми генә, өстәлдә яткан капка үрелде, ачып, кәртләрне болгаткандай итте. Кире куйды. Комачаулагандай, эшләпәсен бармак очы белән генә эләктереп, аркасына төшерде.
Илһам торып, Тимур Айдаровичның кулындагы кебек үк зур бокал белән икесенә дә кофе алып килде.
– Үзең турында сөйлә әле миңа, Илһам. – Тимур Айдаровичның күзләрендә һөнәри кызыксынудан битәр, әтиләрчә бер кайгыртучанлык пәйда булды. – Врач икәнемне беләсең, бәлки, нинди дә булса ярдәмем тияр?
Илһам тиз генә дәшмәде. Су өстендә балык уйнакладымы – шунда ташланган акчарлакны күреп, текәлеп калды. Кошның елгырлыгына гаҗәпләнеп, аны карашы белән озаткач кына, Тимурга, борылды.
– Чулпан әйткәндер... – Яшь ирнең күзләреннән наз һәм моң янә берьюлы түгелде. – Сигезенче класста укыганда, медосмотр үткәч, шундый диагноз куйдылар. Лейкемия...
– Димәк, дәвалану курслары да үттең...
– Үтмәгән кая... Ул чагында ук өчәр ай больницада ятып кайта идем. Аннан бер ай өйдә хәл җыям... Авызда маска – вирус кермәсен, чир эләкмәсен дип, шулай йөреш... Химиотерапиянең ни икәнен сезгә аңлатып торырга кирәкмидер...
– Алай... – Тимур Айдаровичның ирләрчә матур бер кырыслык та, шул ук вакытта мөлаемлык та бөркелеп торган йөзе болытланды. Әйтерсең лә, бармаклары туңган – алдындагы кайнар кофелы бокалны ике кулы белән уратып тотты.
– Каян килеп чыга икән бу авыру? Хәзер бигрәк күп бит, балаларда да, картларда да...
– Каян килеп чыкканын белсәк, берәү дә авырмас иде дә соң... – Тимур, шулай диде дә, әйтимме, юкмы дип икеләнгән шикелле, карашын өстәл уртасына беркетелгән бака кабырчыкларына текәп, бертын уйга батып торды. – Авыруларның күбесе җанның сәламәт булмавыннан килеп чыга: дөньяга негатив караш, кемгәдер ачу, үпкә, нәфрәт саклау, булганын да, булмаганын да уйлап борчылу, организмны стресс хәлендә тоту, үзеңне бертуктамый гаепле хис итеп яшәү... Мин сиңа хәзер медицина телендә лекция укырга җыенмыйм, шуны гына әйтер идем: җанны дәваламый торып, чирнең үзен җиңеп булмый.
Илһам сөякчел бармакларын өстәл өстендә биетеп алды. Дәшмәде. Уйларын үзенең күңел сандыгыннан ачып чыгарырга теләмәде, күрәсең. Бирегә, колакны иркәләгән дулкын кагышына, үзенә чакырган диңгез буена меңәр чакрым юл узып килүләре бу кабахәт авыру турында сөйләшеп утырыр өчен түгел иде. Онытырга, вакытлыча гына булса да барысын да онытып торырга... Вакытлыча... Әлбәттә, ялга дип ун көнгә генә килүләре, вакытлыча дими, ни дисең... Керфек каккан арада үтеп китә ул ун көн: аягыңдагы бармакка гына эләктермәле башмакны, коену костюмын чемоданга кире тутырып, салкын булса дип, запаска тыккан, әмма кыймылдатып та карамаган җылы свитерыңны чемоданның бары тик башка почмагына күчереп, туган-тумачага истәлеккә алган бүләкләреңне урнаштырып, килгәндәгечә, кондиционер җиле бәреп торган автобус белән аэропортка юл тотасың. Очкыч. Биеклек. Җир.
Ял да вакытлыча шул. Адәм баласының җиргә килеп-китүе шикелле. Килеп- китү дә вакытлыча. Елап туасың. Уйнап-көлеп яшәргә маташасың. Көләргә дә, еларга да белми кайтып китәсең. Кемнәрдер торып кала. Тормыш ничек әйләнгән – үз көенә әйләнә бирә.
– Хәзер ничегрәк? – Тимур Айдаровичның соравы егетне чынбарлыкка тартып төшерде.
– Төрле чак була. Ай саен анализ биреп торган чак та, яхшы дисәләр, өч айга, ярты елга бер... Тик... мин үз киләчәгемне үзем беләм, Тимур абый. Сез дә беләсез бит инде аны. Чулпанны гына... артык борчуга саласым килми, – диде ул, тавышының карлыгып китүен сизеп.
– Ничек? Ул бит барысын да белә түгелме соң? – Тимур егетнең гап-гади итеп, якын итеп «абый» диюенә, аның эчкерсезлегенә сокланып куйды.
– Белә. Миндә шушындый диагноз икәнен аңа тәкъдим ясагач ук әйттем.
– Ә ул батыр йөрәкле кыз! – Тимур Айдарович Илһамның соңгы сүзләренә ышанып җитмәгәндәй, баш чайкады. – Күпләр бит тизрәк араны өзү ягын карый. Кырык сәбәп тапкан була...
– Мин дә ул әйбергә әзер идем. Үзем дә аптырадым: ишеткәч, Чулпан шулкадәр тыныч кабул итте. «Сине болар берсе дә куркытмыймы?» – дип кат-кат сорадым үзеннән. «Никто из нас не застрахован», – дип русчалап кына әйтте дә куйды. – Илһамның сүзләрендә дә, Чулпан ял итеп яткан тарафка күзләрен тутырып карап-карап алуда да сабыр бер мәхәббәт, шуның белән бергә сөйгәне өчен горурлык хисе чагылды.
***
Җеп өзәрлек хәл калмагандай арыткан иде. Чулпан иренең күкрәгенә башын куеп, нарасый баладай шунда ук йокыга талды.
Тик Илһамның керфекләренә йокы эленергә ашыкмады. Диңгез ярының уңга карасаң да, сулга карасаң да, җәйрәп яткан ком төсе күз алмасына берегеп калган шикелле. Авылда, кечкенә чакта, апалары белән җиләк җыеп кайткач, шулай була торган иде: кемузардан үлән арасында ауный-ауный җиләк җыялар да кайтып, чиләк-чиләк җиләкне чемләп, урынга тәгәрәүгә, күз алдына шул җиләкләр килеп йөдәтә, ничек кенә тырышсаң да, йоклап китмичә, бу халәттән котылып булмый. Менә әле дә Илһам үзен шулайрак хис итте. Күз кабагын 
төшерүгә, Урта диңгез ярының манный ярмасына охшап торган аксыл-сары төсе, тоташ бер сарылык булып, җанын тинтерәтте. Сары төсне сабый чактан яратмады. Илһам өчен ялгызлык, кимсенү, сагыш, ятимлек, үзеңне гаепле итеп тою төсе иде ул.
Тукта, бая Тимур абыйсы ни диде? – «Авырулар җанның сәламәт булмавыннан килеп чыга», диде түгелме? Җан соң... каян килеп сәламәт булсын?
Дөньяга тууың өчен әлегәчә үзеңне гаепле хис итеп яшә дә. Шулай икәнен вакыт-вакыт исеңә төшереп торсыннар да...
Әйтерсең, ике җан кушылудан үзе – өченче җан яралуда, бу җиһанга аваз салуда, аны дөньяга китерүгә үк әнисенең бакыйлыкка күчүенә Илһамның чыннан да гаебе бар... Гариза язып тумады ласа дөньяларына, нишли алсын? Ул үзе кемне гаепләсен? Дүрт бала янына бишенчесен – аны алып кайтырга ниятләгән әтисе белән әнисенме? Бәгыреннән өзелеп төшкән сабыена күкрәк сөтен дә авыз иттерә алмыйча үлеп киткән әнисенме? «Мин бу баланың йөзенә дә карый алмыйм», – дип, нәни төргәкне үзенең бертуган абыйсы белән җиңгәсенә илтеп биргән, хатынының үлемендә шушы гөнаһсыз сабыйны гаепле санаган әтисенме?
Юк инде, нишләп гаепләсен аларны Илһам. Әтисенең абыйсына – «әттә», җиңгәсенә «әннә» дип теле ачылганда, тәпи киткәндә, туганнары аңа ятимлек ачысын татытмады. Күрше урамда яшәүче үз әтисе, җан тартмаса, кан тартуы булгандыр – көн саен килеп йөрде, шуңа күрә ике әтиле балачакның төсе ул чакта сарыга төренмәгән иде әле. Өч яше тулыр-тулмаста үз туган нигезенә, абый-апалары янына кире алып кайткач та, ике өйне бер итеп йөрүнең үз тәме бар иде. Үсә-үсә ул тәмгә әрем ачылары өстәлде шул. «Син безнең әнине үтердең!» Бертуган абыйсының – әле мәктәп баласы гына булган үсмернең торган саен шулай дип кабатлавын төбе-тамыры белән аңлаганда, Илһам үзе ярты үлеп, ярты терелде. Бер тапкыр да йөзен күрергә, татлы күкрәк сөтен имәргә, җылы кочагында иркәләнергә өлгермәгән Әни дигән кешене үз йөрәген биреп терелтер иде, ятимлектә тилмергән бертуганнары янына кайтарып утыртыр иде, юк бит, юк, андый чаралар юк!
Илһамның караваты – алтыпочмаклы зур йортның тәрәзәсе бакчага караган тар гына бүлмәдә. Олы апасы аңа кул машинасында сап-сары төстәге мендәр тышы, сап-сары җәймәләр, юрган тышы тегеп бирде. Әй, шул сарылык... Малай җәймәне иягенә кадәр тартып китерә дә чытырдатып, күзләрен йома. Гүя бәгырьне бертуктамый кимергән сагыш төсеннән шул рәвешле генә котылып була...
Бервакыт көтү көткәндә, абыйсы аны елый-елый тотып җилтерәтте. Бахыр, инеш аша авылга тайган сары сыер үчен генә түгел, дөнья үчен, ятимлек үчен алуы булгандыр ла малайның.
– Сыерны качыргансың! Ник артыннан чапмадың? – Өстенә клеёнка капланган искерәк кенә күфәйке җылысы көзге елак көннең салкынлыгыннан коткара алмаган иде – абыйсының буразна-буразна яшьләре Илһамның бөтен тәненә кайнарлык өстәде. Ул кайнарлык ике чигәдән башланып, аяк табанына кадәр йөгерде, йөрәк тибешен ешайтты.
– Әни булса, хәзер кайнар шәңгә алып килер ие! Әни булса, өч литрлы банкага кайнар чәй ясап, тастымал белән төреп төшәр ие! Син тумасаң, әни исән булыр ие! Әни булса... Әни булса... Әни булса...
Күр әле, әле кайчан гына күкчәчәкләр, тәбәнәк бөтнек, карлыган үскән, әллә 
нинди рәхәт төсләрдә балкыган тау бите тәмам шәрәләнеп, сап-сары булып калган икән бит! Нишләп әле генә күрде соң моны Илһам? Камылы гына утырып калган аръяк басуы да шундый ук шәрә сарылыкта... Күзне кисә-кисә чылаткан менә бу тозлы яңгыр пәрдәсен ертып, күк йөзенә күтәрелеп карасаң, ул да шушындый шомлы төстә күренмәсме?
Малай, абыйсына аз гына да каршылык күрсәтмичә, читкә тайпылмыйча, кадаклангандай басып торды.
Авырттымы аның тәне, әллә җаны гына сызландымы – онытылган инде, онытылган... Онытылган кебек... Каезламасаң, онытылган кебек... Мондый сарылык белән очрашу бер генә тапкыр булды, дисеңмени...
Хәзер дә... Әллә кайдагы испан иленә кил дә аның тоташ сарылыгыннан, сап-сары кояшыннан җан тынычлыгы эзлә, имеш...
***
Отельдә вай-фай булу да үзенә күрә бәхет ул.
Тимур Айдарович больница хәлләрен сорап, Илфат Бариевичка ватсаптан хәбәр юллаган иде. Иркенрәк вакыт тапканмы, коллегасы су буе итеп, тәфсилләп җавап язып җибәргән. Нейрохирургия бүлегенә дигән яңа аппаратлар, җиһазлар киләсе атнага кайтып җитәргә тиеш – Тимур шул хәбәргә сөенеп бетә алмады. Ниһаять! Чит илләрдән кайтырга тиешле бу кыйбатлы җиһазларга күптән өмет баглый ул: инсульт булганнарны дәвалау өчен заманча ысулларның мөмкинлеге дә зур бит! Германиядә стажировка үткәндә, шулкадәр кызыгып кайткан иде, эх, бездә дә шундый база булса...
– Мине әнә теге гөл янында төшер әле. – Фойеның түшәмгә тиеп торган керәч баганасы янында, йомшак кәнәфидә селфи ясап утырган Динара иренә айфонын сузды. – Башта билгә кадәр генә төшер, икенчесен – бөтен буйны кертеп.
Ресторанга кичке ашка төшкәндә, идәнгә тиеп торган озын яшькелт күлмәген кигән иде хатын. Юып, фен белән очларын бөдрәләткән аксыл чәчләре шәрә иңбашына иркә генә булып таралган; аягындагы без үкчәле түфлиләре, колагында җемелдәгән кечкенә асылташлы алкалары белән ул диңгез буендагы кунакханәгә түгел, фестиваль ачылышына килгән кино йолдызын хәтерләтә иде.
– Боларның берәрсе урлап китмәсен үзеңне, – диде Тимур, ресепшндагы ап- ак күлмәк кигән карачутыр егетләрнең Динара ягына карап-карап куюларына игътибар итеп.
– Сиңа ни, сөенер генә идең. – Динара зифа буена сыланып торган күлмәген төзәтә-төзәтә, стена янындагы агач чүлмәктә кып-кызыл чәчәккә күмелеп утырган гөл янына барып басты да, яшелгә буялган озын тырнагы белән яфракка кагылырга җыенгандай, ясалма бер елмаю балкытып, шул кыяфәттә катып калды.
– Булды. Тегеләй дә, болай да төшердем. – Берничә кадр ясауга, Тимур кулындагы айфонны хатынына сузды.
– До того скучный кеше син, Тимур Айдарович!
Фойеның урамга караган ягында ниндидер ыгы-зыгы ишетелде, ул арада ишек шуышып кына ачылды да, анда чәчәкнең үзеннән генә торган кыска күлмәк кигән сары чәчле хатынны култыклап, яшь кенә кыз пәйда булды. Ресепшндагы егетләргә инглиз телендә тиз-тиз генә нидер әйтеп чыгып киткән арада хатынның әллә елау, әллә ыңгырашу, әллә кемнедер каргау тавышы барысы бер булып, фойены дер селкетте.
– Визит карточкасы дип дөрес әйткәнсең бугай... – Динара, үзләре белән бергә килгән хатынны танып, иренә эндәште.
Тимур Айдарович та тавышка башын күтәрүгә үк, автобустагы «дебошир»ны абайлаган иде. Килеп урнашканда, аның да чемоданын тартып шушы отельгә атлавын күргәч, Тимур ярымкөлеп, ярымуфтанып: «Безнең визит карточкасы», – дигән иде шул.
Тагын нидер майтарганмы – хатын бер аягына баса алмый иде. Сыңар аягында титаклаган килеш, аны ике егет беләгеннән тотып, диванга утырттылар. Хатын, аягының авыртуына чыдый алмыйча, әрем суы капкандай, йөзен чытты. Тулы гәүдәсенә бик үк ятышып бетмәгән чәчәкле кыска күлмәк аның итләч таза балтырларын көн күзенә, кеше күзенә балкытып тора иде. Ул, бернинди кыенсыну тоймыйча, итәген тагын да җыера төшеп, учын аягына әкрен генә куя-куя:
– Минем страховкам бар! Тикмәгә генә акча түләдеммени? Врач чакыртыгыз! – дип русча тәкрарлап, егетләргә боерык биргән таләпчән тон белән эндәште дә, тозлы-борычлы бер-ике сүз өстәгәч, күлмәге кебек үк чәчәктән генә торган чүпрәк сумкасыннан телефонын кармалап алды.
Эчкән хатын-кызны гомерендә дә яратмады Тимур Айдарович, бу хатынны аэропортта күреп алганда ук, җирәнүгә тартым бер хис уянган иде. Шулай да, ярдәме тиярлек булса, кул селтәп, бүлмәсенә менеп китәсенә ышанмый иде.
– Нәрсә булды? – дип тәки сорамый түзмәде ул, хатынның кемгәдер кат-кат шалтыратырга маташып та сөйләшә алмый тузынуын күргәч.
Динара аңа мыскыллы караш ташлады, тик дәшми түзде.
– Сез инглизчә беләсезме? Аңлатыгыз әле менә боларга, русча әйткәнне аңламыйлар, п... – Тимурның соравына җавап биргәнче, хатынның авызыннан янә хәшәрәт сүзләр яуды. – Кибеттән юл аркылы чыкканда, ни светофорлары юк, ни зебра ясамаганнар. Километр урап йөрергә тиешмени мин? Турыга чыга идем, машиналары өскә килә, сволочьлар! Юл читендәге бордюрга абынып егылдым. Аягым, аягым... сынгандыр инде... Аңлатыгыз бу туңбашларга, врач чакырсыннар! Страховкам түләнгән! Туроператорга шалтыраттым, алмады әле...
Егетләрнең җавабы сөендерерлек түгел иде. Мондый очрак өчен мадамга страховка каралмаган, түләүле доктор чакыртырга туры киләчәк. Шуны да белеп торсын мадам: читтән килгәннәр өчен ул бик чыгымлы... Тимур аларны итагатьле генә бүлдерде дә, тәрҗемә итүен дүрт күз белән сабырсызланып көткән, үзалдына уфылдаудан туктамаган хатынга борылды.
– Доктор чакырткан очракта, сезгә бик кыйммәткә төшәчәк, диләр. – Егетләр әйткәнне кыскача гына аңлатты да хатынның янә үз телендә сүгенергә тотынганын ишеткәч, шактый кискен итеп: – Мин монда сезнең пычрак телегезне тыңлап торырга җыенмыйм. Ярдәм кирәксә, кешечә сорарсыз. Мин врач, тик травматолог түгел. Сынмаган сезнең аяк, борчылмагыз. – Тимур, болай дигәндә, аның ягына күз дә салмады. Ватсаптан хат укый иде. – Катырак бәрелгән. Тайган булуы да бар.
Бәрәннекедәй вак бөдрә чәчле хатынның шома таза битендә кысылыбрак күренгән күзләре зураеп киткәндәй булды.
– Врач некудышный! Нәрсә беләсез соң сез? Аякны тотып та карамаган килеш! Әгәр мин сезнең түләүле клиникагызга килгән булсам, конфет белән сыйлый-сыйлый, алдымда йөгереп йөрер идегез, ә... – Хатынның йөзендә зәһәр бер елмаю барлыкка килде, ул авырткан аягы турында бөтенләй онытып җибәрде. – Беләм мин сезнең ишеләрне... Монда медицина кыйммәт, имеш. Әллә бездә очсызмы? Түләүсез поликлиникада кем кемгә кирәк? Шул, сезнең кебек ишек аша диагноз куеп чыгарсалар инде.
Үзалдына орыша-орыша сөйләнгәч, җавапсыз тынлыкка аптырап, башын күтәреп караса – әле генә икесе ике кәнәфидә утырган ир белән хатыннан җилләр искән иде.
– Врач дигән була үзен! Врач булсаң, кешене шундый хәлдә ташлап качарга тиешме син, ә? – Хатын инде чарасызлыктан үз-үзе белән сөйләшүен дәвам итә иде... Кулына кечкенә аптечкасын тотып, кабат фойега төшеп җиткән Тимур Айдаровичны күргәч кенә, хатынның тавышы кинәт тынды. Ул күрер күзгә үк юашланып калды.
– Сынмаган, дидем бит. – Тимур аның авырткан аягының күгәргән урынына бармагы белән кагылып-кагылып карады да хатынга ипләп кенә идәнгә басарга кушты.
– Мин басалмыйм! Авыртуы йөрәгемә төшә! Сынган ул! – Шулай дип үз киресенә катса да, хатын әкрен генә күтәрелергә итә башлады.
– Сынса, болай басып торалмас идегез... – Тимур бернинди рентген нәтиҗәләре булмаган килеш болай тәвәккәллек күрсәтүенә борчылса да, аякның сынмаганлыгын тәгаен белә иде. Ялкынсынуга каршы мазь сөртеп бәйләп куйса, бер-ике көннән нәкъ элеккечә дөбердәп йөриячәк бу апаң...
– Сез чыннан да врач булдыгызмыни соң? – Бераздан, сул аягын тез өстенә кадәр эластик бинт белән бәйләп куйган хатын, йолкып нечкәртелгән, соры буяу белән яңадан ясалган кашын дугаландырып, җиңел сулап куйды. Өч көн үткәч, исәнме, кодагый, дигәндәй, танышырга дип үзенең кабартма кебек күпереп торган кулын сузды. – Мария Петровна. Ярый әле монда булдыгыз. Рәхмәт! Ничек тә бәхилләрмен!
– Юкны сөйләмәгез! Терелегез! – Тимур Айдаровичның тизрәк бу тирәдән китеп югаласы килә иде, стенага беркетелгән төсле картиналар, җиләк-җимештән ясалган паннолар, күзне чагылдырган зиннәтле люстралар, пыяласы астыннан аквариумга охшап, тагын бер катлам күренеп торган тәбәнәк өстәлләр янында тутырган тавыктай бу хатынның зәһәр борыч кебек ачылыгы, күңелне болгатырлык төчелеге – бөтен каршылыклар бер булып, аны еракка этәрә иде. Каядыр башка җиргә, гадилек, самимилек, ихласлык яшәгән дөньяга эләгәсе килә...
***
Дулкыннар гашыйклар телендә сөйләшә.
Тик... Динара да, Тимур да ул телне күптән оныткан.
Салмак кына ярга килеп бәрелгән йөгерек дулкын, аларны юатырга
теләгәндәй, нидер пышылдый да, уфтанып, кире чигенә. Җанны дәваларга тиешле диңгезнең тозлы суы, киресенчә, яра өстенә яра булып ягыла.
Алар уртак фатирларын сатарга уйлап, белдерү бирделәр. Менә хәзер шул хакта сөйләшүләре. Кем ышаныр? Аерылышырга гариза биргән, фатирны сатып, икесенә ике оя булдырырга җыенган ир белән хатынның кичке диңгез ярында янәшә утыруына кем ышансын?
– Сез кинодагы кебек! – Илһам белән Чулпан җитәкләшеп, алар янына килеп басты. – Күз тимәсен!
Динара борылып, Илһамга җилкә аша гына сәер елмайды.
– Һавасы шәп! – диде Тимур, егетнең сүзен ишетмәгәндәй. – Сезнең хәлләр ничек?

– Шәп! Баш ял итә монда! Түлке... аяк кына чыдасын. – Илһам да аның янына килеп утырды, Чулпанны үзенең алдына сыендырды.
– Без бит Таррагонага барып кайттык, урамга чыккан җирдән, – дип елмайды Чулпан, иренең алдыннан комга күчеп утырып. – Якын икән ул, җәяү дә атларга була.
– Безгә дә әйтәсегез калган, бергәләп барыр идек, – диде Тимур, бераз үкенгән тавыш белән. – Без картларны шулай арттан этүче булса гына...
Динараның:
– Тимур Айдарович, син үз исемеңнән генә сөйлә! – дип сүзгә кушылуы уйнап булдымы, әллә чынлап әйттеме, тавышыннан аңлашылмады.
– Чәршәмбе көнне Порт-Авентура паркына җыенабыз, теләсәгез, ияртербез! – Чулпан аның тонына игътибар итеп тормады. Чыннан да, бергәләп барсалар, компания белән күңеллерәк булыр иде...
– Барырбыз, – диде Тимур Айдарович, җиңел генә ризалашып. Аяк очында яткан яссы төймә кебек ташны, шукланып, диңгез өстенә ыргытты. – Бәләкәй чакта шулай уйный идеңме, Илһам? Кем ераккарак ыргыта дип...
– Канишны! Авыл баласы бит мин, Тимур абый!.. – Илһам да, кызыгып, ком арасыннан таш эзләргә кереште. – Тугызны бетергәч кенә чыгып киттем шәһәргә, техникумга керәм дип...
– Чулпанны да шунда эләктергәнсеңдер алайса... – Тимурның уе теленнән тәгәрәде дә төште.
– Ю-ук, Тимур абый, – дип челтерәп көлеп куйды Чулпан, иренең учына вак ташлар сона-сона. – Без аның белән гүпчим талашып таныштык, эштә!
– Талашмадык инде, арттырма, матурым. Юри генә башыңны әйләндердем бит... – Илһамның йөзенә таралган җылы елмаюны башкалар күрмәде.
Танышуларына да, өйләнешеп куюларына да, барысын бергә кушып санасаң, тулыр-тулмас ярты ел икән...
Кулында укытучы дипломы булса да, нишләптер мәктәпкә күңеле тартмады шул Чулпанның. Бухгалтерлар өчен курсларда укып алгач, тотты да сәүдә үзәгендәге азык-төлек бүлегенә кассир булып урнашты. Беренче көне эш урыны, андагы кызлар белән танышып үтте. Икенче көнне сигез тулганчы ук атлый-йөгерә эшкә дип килсә, ишек төбендәге егет, зәп-зәңгәр күзләрен ялтыратып: «Әле сигез тулмаган, кибет ачылмаган, берәүне дә кертмим!» – дип тик тора... Кызның горурлыгы үзе белән иде: «Мин ипи алырга килмәдем, мин монда эшлим!» – дип әрепләшә-әрепләшә барыбер эчкә үтте. Икенче көнне дә, пәлтәсенә кунган карны кага-кага, соңга кала күрмим дип, ишек төбенә килсә, кичәге зәңгәр күз, тутый кошмыни, шул ук сүзләрне кабатлавын белә: «Әле сигез тулмаган, кибет ачылмаган, берәүне дә кертмим!» Кертмәссең менә!.. Икенче көнне шулай телләшә-телләшә эш урынына үткән кыз өченче көнне дә шушы ук хәл кабатланыр дип башына да китермәгән иде. Җен ачуы чыкты, салкын су тамган кайнар май шикелле, гомер булмаганны, чыжлап китте: «Мондагы хезмәткәрләрне дә танымагач, нәрсә дип охранник булып басып торасың?» – дип, Илһамны тетеп ташлады. Егеткә нәрсә, башын җүләргә салып, «кертмим» дип елмаеп торуын белә...
Шулай таныштылар да, дүрт ай үтүгә, өйләнешеп тә куйдылар. Берсе – егетнең кыңгырау күзләренә, икенчесе – кызның озын толымнарына кереп адаштымы, анысын сизми дә калдылар. Мәхәббәт белән тулган йөрәк аңлату таләп итми иде. Шулай да бер күрүдә дөрләп кабынган хисләр түгел иде бу, сабырлык белән өретелгән, җылылык белән тулган, бер-берсенә кирәк һәм терәк икәнен аңлаган, чит-ятлар янында, карашлары очраша калса, бер-берсе белән керфек кагып та аңлаша алган мәхәббәт иде.
Боларның барысы хакында да әйтеп тормады Чулпан, бары йөрәк тулы назын, яратуын белдереп, иренең җилкәсенә башын салды.
– Матурым дип кенә дәшәрлек булгач, мәхәббәтегез дә матур инде, Илһам, үзең әйтмешли, күз генә тимәсен, – диде Тимур, карашын диңгезнең төнге күк белән тоташкан сызыгына төбәп.
– Чулпан миңа «җанашым», ди, кәефе шәп булганда. Ачуы килсә, Насыйров дип кенә җиппәрә. – Илһам учына ком йомарлады да хатынының аякларына бизәк төшерә башлады.
– Син каласыңмы? Мин бүлмәгә киттем. Яшьләр, тыныч йокы сезгә! – Динараның, кузгалып, өстен кага-кага ком өстеннән яланаяк атлавын өчесе дә сүзсез генә озатып калдылар. Баягыча уңайсыз тынлык урнашты.
– Тимур абый... Без комачауладык, ахры... – Илһамның тавышы гаепле яңгырады.
Тимур отель ягына тагын бер тапкыр борылып карады. Динараның, башмагын кулына тоткан килеш, бассейн янындагы өстәл буена килеп утыруын, телефонын кабызуын күреп, үзалдына елмайгандай итте. Аһ, Динара! Кешеләр сиңа һәрчак комачаулый шул...
– Юк, бер дә исегез китмәсен. Без... аерылышырга йөрибез. Беребезгә дә җиңел түгел. – Тимур әле рәтләп танышырга да өлгермәгән бу яшь пардан үз тормышын яшереп торуны кирәксенмәде. Юкса, чит-ятларга түгел, үз туганнарына да шәхси тормышы турында артык бер генә сүз дә әйткәне юк иде. Илһам белән Чулпан янында үз җанының ни сәбәпледер тугарырга торуын аңлап бетерә алмый әле... Алардагы табигыйлек, эчкерсезлекне тоеп, үзе дә сизмәстән, бер-бер ышык эзләве түгелме соң?..
– Ничек... аерылышырга? – Чулпан аягындагы яфрак булып ясалган ком- бизәкне кагып, тезләрен кочаклап утырды, туңып киткәндәй, Илһамга сыенды.
Илһам да аптырашта калган иде.
– Ничек инде... Алай да буламыни? – диде ул, шундый нияттә булган ир белән хатынның бергәләп ял итәргә килүен башына сыйдыра алмыйча.
– Тормышта барысы да була икән, Илһам. Монда мин очраклы гына... Динара иптәш кызы белән барасы иде, путёвканы яз башында ук алганнар иде. Тегесе бара алмый булып чыкты. Иптәш кирәк дигәч, ризалаштым. Ә үзебез теге атнада аерылышырга гариза биреп кайттык... Белмим, кайсыбыз нәрсәгә өметләнгәндер...
– Нигә врач буласы иттегез сез, Тимур абый? Бигрәк авыр һөнәр бит! Миннән мәңге врач чыкмас иде! – диде Чулпан, сүзне башка темага борырга теләп. Ул да Илһам шикелле үк «аерылышу» дигән сүзне коточкыч бер трагедия, бәхетсезлек дип кенә кабул итә иде – бу хакта ничек шулай тыныч кына, ипле генә сөйләп була икән?..
– Һөнәрен яратсаң, синнән дә чыга, Чулпан, – дип әкрен генә көлеп куйды Тимур.
Каралып күренгән диңгез өстендә, ярдан ераграк, утларын балкытып, музыка шаулатып, кораб йөзеп үтте. Аның эзеннән купкан дулкыннар, сыену эзләгәндәй, яр читенә йөгереште.
– Спортчы булырмын дип хыялланган идем мин. Шәһәр мәктәбендә укыганда, баскетбол командасының капитаны идем! Чаңгы ярышларын да калдырган булмады. Җиденчедә укыганда, салкын тигереп, больницага 
эләктем. Менә шунда врач профессиясенә гашыйк булып кайттым өйгә. Могҗиза ияләре кебек тоелды инде алар. Бөкрәеп, хәлсезләнеп беткән авырулар килә – врачлар аларны аякка бастырып, терелтеп кайтарып җибәрә. Эх, мин әйтәм, шулай кешеләргә булыша алсам иде, дим... Шуннан шул. Институтны бетергәч, «Ашыгыч ярдәм»дә эшләдем башта, менә ул мәктәп дисәң дә мәктәп... Кешеләргә ярдәм итә алуны мин берни белән дә чагыштыра алмыйм...
Тимур Айдаровичның суга карап, салмак тавыш белән сөйләвен баягы корабның сузып-сузып кычкыртуы, һавага күтәрелгән фейерверк утлары бүлде. Көн һәм төнне кушып, ял һәм маҗара белән мавыккан халыкта башка гамь иде. Күзне алдаган бизәкләр, ялтыравык утлар, каннарны кайната торган испан шәраблары, дәртле биюләр акылны җуйдырта, тилертә, үзеңнең бу корабта вакытлыча гына, кунак кына икәнеңне тәмам оныттыра, күзеңне томалый иде.
***
Чамасыз кыздырган кояшның йөзе кисәк сүрәнләнде. Биек пальмаларның иртәнге якта ялкау гына кагынып утырган җилпәзәсе тора-бара селтәнгәннән- селтәнә башлады, диңгездә дә дулкыннар усалланып кубарылырга тотынды. Башта, кечкенә таучыклар булып күтәрелеп килгәндә, су эчендәге халыкка кызык кына иде: дулкын астында калып, качышлы уйнау үзе бер рәхәтлек бирә иде. Тора-бара бу таучыклар калын диварга әйләнеп, дәһшәтле төс белән ябырыла башлады, бала-чага чыр-чулап, ярга чыгып йөгерде, әле генә батыраеп, диңгез кочагыннан чыгарга ашыкмыйча, матрас өстендә чалкан йөзгән ирләр, хатыннар да барысы бер булып ярга ашыктылар. Күк йөзеннән ишелеп кенә төшкәндәй, яңгыр коя башлады, чалт та чолт яшен яктысы уйнарга кереште, котны алырлык яман тавыш белән күк күкрәргә тотынды. Яр буенда мәхшәр купты: әле генә тирә-якны кызык итеп күзәткән халык кайсы кая чабыша башлады, берәүләр бүлмәсенә йөгерде, кемнәрдер тренажер залына кереп өлгерде, тышкы кафега халык тулды.
Динара бая гына, сувенирлар алам дип, якындагы базарга чыгып киткән иде. Тимур давыл башланганчы ук, үзе яратканча, зур бокал белән кофе алып, җәйге кафеда утырып калды.
Үзе янындагы буш урындыкка нәзек билле фужер тотып якынлашкан Мария Петровнаны күргәч, Тимур чарасыздан елмаерга мәҗбүр булды. Аягын бинт белән бәйләп куйгач, күзгә чалынмаган кебек иде, шайтан таягын кырау суга, дисеңме...
– Тимур Айдарович! Мин сезнең алда в долгу бит! – Хатынның кәефе ярыйсы гына күтәренке иде. – Карагыз, мин как свежий огурчик! Благодаря вам! Кирәк дисәгез, биеп күрсәтә алам! – Хатынның кысынкы күзләре аңа туры карарга тырышты.
– Биергә кирәкми. Төзәлә икән – бик яхшы. – Тимурның сүз куертырга исәбе юк иде. Тик бәйләнчек чебенне ишектән кусаң, тәрәзәдән керә.
Хатын урындыкны тартып, иркенләп урнашты, фужер читендә кызыл иннек эзе калдырып, шәраб тәмләде, ләззәтләнеп күзен йомды.
– Яңгыры да кирәк нәрсә! – Мария Петровна сөйләшергә сусаганмы, берьялгызы килгәч, аралашыр кеше тапмаганмы – урамда чиләкләп койган яңгырга ымлап, шулай диде дә баштанаяк Тимурны барлап чыкты. – Ә сез врачка охшамаган!
– Рәхмәт.
Тимур тагын ничарадан бичара төстә елмайды. Артык аптырамады да.

– Врачлар жестокий була. – Хатын янә вино уртлады. – Безнең кебек пенсионерлар кирәкми аларга. Акча кирәк, акча!
– Бөтен кешене алай бер калыпка салмагыз. – Тимур тыныч булырга тырышты. Кофе йотты. Мондыйлар белән сүз көрәштерүнең мәгънәсезлеген белә иде.
– Нигә салмаска? Бөтен врач түләүле клиникага күчеп бетте. Һәм берсе дә сине дәваларга дип түг-гел! Үзенә акча эшләргә дип. – Хатын ямьсез итеп хихылдады. – Чирлим дип килгән кеше терелә күрмәсен дип, дер калтырап яшиләрдер... Барысы да терелеп бетсә, каян акча тапсыннар... Газетлар гел язып тора кайсы врач нишләгәнне, беләбез! Кайсына барсаң да, башта кесәсенә салырга кирәк, шунсыз синең ягыңа борылып та карамыйлар.
Тимурның йөзе караңгыланып китте. Яңак сөякләре биешеп куйды. Үз гомерендә бер генә авырудан да акча алмаган, бу хакта уйлауны да коточкыч җинаятькә санаган табиб өчен мондый гаепләү сүзләрен тыңлап тору җирәнгеч иде.
– Ә сезнең берәр журналисттан сораганыгыз юкмы: ни өчен аларның күбесе менә шундый меңгә бер очрак турында гына тәмләп, җентекләп, купайтып язарга ярата икән? Көн саен больницаларда күпме операцияләр ясала, күпме кешенең гомере коткарыла – шулар хакында нишләп башкаларга җиткермиләр?.. Акча дисез сез... Тормышның тоткасы акча гына түгел бит...
Тимурның күз алдыннан берәм-берәм коллегалары сызылып үтте: йөрәк белән бик иртә китеп барган Айрат Ильясовичны кара... Күпме кешене үлемнән коткарып калган хирургның үз йөрәге тетелеп беткән иде... Кайчандыр, Мәскәүнең И.Н.Бурденко исемендәге нейрохирургия институтына белем күтәрергә баргач, бер профессор, Әбүгалисина сүзләрен мисалга китереп: «Табиб – лачын күзенә, кызлар кулына, елан зирәклегенә һәм арыслан йөрәгенә ия булырга тиеш», – дигән иде, ул сүзләрне Тимур Айдарович үзенең блокнотына да язып куйды. Кайчагында арыслан йөрәкләр дә түзми, чөнки операция өстәлендә яткан авыруның язмышы өчен ут йотулар үзенекен итә... Гомер буе перинаталь үзәктә акушер-гинеколог булып эшләгән Римма Марсовнаның, бөкрәеп торган бармакларын күрсәтеп: «Дөньяга яңа кеше тудыра-тудыра бирчәйде менә бу куллар, ямьсез дип карамагыз», – дип, уенын-чынын кушып әйткәнен дә хәтерли. Үзенең температурасы кырыкка җиткән килеш, дару эчә-эчә, вертолёт белән республиканың иң ерак районына консилиумга киткән кардиолог Нияз Галимовичны да онытканы юк...
– Акча булмый, ни булсын? – Хатын тагын хихылдады. – Мужик акчаны көрәп торса, мин дә царица кебек яшәр идем. Хан сарайлары салып, вино күлендә йөзеп...
– Нигә сезгә хан сарае? Беркөнне артыгыздан һәйкәл булып торып калсын өченме? – Артык тыңлап торырга Тимурның сабырлыгы җитмәде, ул, эчеп бетермәгән кофесын калдырып, урамга – яшен камчысы уйнаган яктылыкка чыгып китте.
Бөтен аршыны акча булганнарның томаланган күзен ачу өчен табиб булу гына җитми шул.
Дөньяны агач белән чагыштыралар. Ә кеше – аның күләгәсенә ял итәргә тукталган бер мосафир. Җилкәңә аскан капчыгыңда ризыгың юлыңа җитәрлек кенә булсын, артыгы нигә? Барып җиткәч, ул капчыкның кирәге калмаячак лабаса. Үз яныңда, бер тотам калмый, дөньялыкта кылган гамәлләрең генә булачак.

Моңа төшенгәнче, Тимурның үзенә дә байтак еллар кирәк булды. Ә бу хатын кебекләр өчен гасырларның да җитмәве бар...
...Гомернең бер кишәрлеге булып, керфек каккан арада үтеп киткән ун көн яшьләрне диңгездән битәр, Тимур абыйларына бәйләде дә куйды. Әллә кайчангы танышлары, алай гына түгел, дуслары, туганнары кебек, бер таяныч күрделәрме... Әйтерсең, бер шәһәрдә яшәп тә моңа тиклем сукмаклары кисешмәгән кешеләрне юллар әллә кайдагы Испаниягә юри алып килгән; самолётта Илһамның хәле начараеп китү дә, Тимурның шунда янәшәдә булуы да, путёвкаларның бер отельгә алынуы да очраклы гына килеп чыкмаган...
Аллаһы Тәгаләнең үз кануннары. Нигә, ни өчен, ни сәбәпле – адәм баласына боларны аңлау кодрәте бирелмәгән.
Үз гомерендә ун көн буе тоташ ял итүнең ни икәнен белмәгән, белергә дә теләмәгән Тимур кояш иленә үрелеп буй җитмәс йолдыз эзләп килгән икән лә. Мәхәббәт эзләп. Бу мәхәббәт аңа моңа тиклем таныш булган ярату хисенә – кешеләрне, тормышны, хезмәтне ярату хисенә бөтенләй охшамаган. Үзе татлы, үзе газаплы, үзе яра, үзе дәва булган бу мәхәббәт карлыган күзләр төсендә икән. Гади генә нәрсәдән дә матурлык күреп гаҗәпләнә, соклана, челтерәп көлә белгән күзләр төсендә икән. Яшьлек төсендә икән. Бу ачыш турында Тимурның үзеннән кала беркем дә белми иде. Аның мәхәббәте – кешегә үз гомерендә бер генә тапкыр бирелә торган өрфия хисләр – нишләптер ир-егетне соңга калып эзләп тапкан иде. Аннан рөхсәт сорап тормыйча гына. Кыска гына вакыт эчендә. Көтмәгәндә. Гадилеккә, табигыйлеккә, ихласлыкка сусаган булганмы җан – сәбәбе билгесез иде. Диңгез суы янына киткән ир-егет тоташ утка, ялкынга, сагышка уралып кайтуын сизми дә калды.
Динараның – ничәмә-ничә еллар янәшәсендә булган хатынының Мәскәүгә күченүенә, фатирга кайтып кергәндә, төннәрен караңгы бушлык каршы алуга күнегер өчен вакыт кирәк иде. Моңарчы ничек кенә булмасын – икесе ике дөньяда гомер кичергәндәй яшәсәләр дә, алар гаилә, пар канат дигән түбә астында иделәр; түбә кыегына кунган ялгыз кош шикелле каңгырап калуы бик үк җиңелләрдән түгел икән. Моңа да күнегергә кирәк иде. Ярый әле тынгысыздан тынгысыз хезмәте бар: менә ул бар яраларны төзәтердәй, оныттырырдай дәва. Һәм... кайдадыр еракта үзенең барлыгын искәртеп торган, эчкерсез карашын күзалдына китерүдән дә җанга җылылык өстәлгән гап-гади җир кызы. Ясалмалыктан, төчелектән, купшылыктан азат җәй истәлеге – кыр чәчәге булып, сары көзләрне дә, карга зарыккан кышларны да бизәгән самими бер матурлык иде ул...
***
Дөньяның шомырт чәчәге исенә тулышкан мәле. Урамга чыксаң, исеннән дә, төсеннән дә башың әйләнерлек: йорт ишегалларында, урам читләрендә аклыкның үзе булып балкып утырган шомырт чәчәкләре күз явын урлый. Җирдәге матурлыкка сокланудан күңел тула, бу матурлыкны сак кына күкрәккә сыендырып, назлыйсы, иркәлисе, озаккарак, озаккарак саклыйсы килә.
Чулпанның күз карашы ак чәчәкләрне сөеп-яратып үтте. Шул мәлдә үк җанының әллә кай почмагында сизелер-сизелмәс шом да баш калкытты: Илһамнан хәбәр юк әле. Анализларын белешергә дип, больницага киткән иде, телефонын һаман аерып куйган килеш.
Яшь хатынның сумкасында аптекадан алган тест таякчыклары ята. Берәү генә дә түгел, өчәү! Тизрәк тикшереп карыйсы иде бит! Үзендәге үзгәрешне сизсә дә, тәгаен берни белмәгәч, ышанырга да курка әле. Өйләнешкәннәренә бер ел була – бала, бала дип ничаклы хыяллансалар да, әлегә кадәр насыйп итмәгән иде. Күпме ымсынды, күпме нәүмизләнде Чулпан, хәзер инде үз-үзен алдаудан курка да кебек...
Куртка кесәсендәге телефоны җырларга тотынды.
– Бераздан кайтып җитәм, матурым, сиңа нәрсә алыйм? – Илһамның тыныч, тигез тавышы шунда ук яшь хатынның үзенә дә тынычлык өстәде.
– Мин урамда. Алайса, сине көтәм, кибеткә икәү керербез. Ничек анда, анализларны әйттеләрме? Бар да яхшымы?
– Бераз ятып аласы була әле. Лейкоцитлар күбрәк, диләр... Тромбоцитлар да...
Иренең тавышында борчылу сизелмәсә дә, Чулпан аяк астында җирнең чайкалып китүен тойды. Шомлануын сиздерергә теләмәде:
– Ярар, ятарсың да чыгарсың, файдасы гына булсын, – дию белән чикләнде.
Йортлары янындагы тукталышка таба ничек атлаганын абайламады Чулпан. Иңбашына аскан сумкасының бавы сүтелгәнен дә, ул сумканың озын кунычлы, тигез табанлы итегенә кыстырылган кара джинсы чалбарына бәреп-бәреп баруын да сизмәде. Аптека белән тукталыш арасы – кул сузымы. Кызу атласа да, адымнарын әкренәйтсә дә, Илһамны утырткан автобус аның ирен үзе белән алып китмәячәк. Шушында башка автобусларны узарга тырышып килеп туктаячак. Шапылдатып ишекләрен ачачак. Үзе өчен исемнәре дә, җисемнәре дә әһәмиятле булмаган адәм балаларын һәрберсен үз тукталышында төшереп калдырачак та ары табан китеп барачак...
– Бигрәк озак син. – Чулпан иренә бернинди артык сорау бирмәскә тырышты. Илһамның йөзендә гадәти тынычлык, хафага төшкәне сизелми, шулай булгач, нигә дип ачык ярага тагын учлап-учлап тоз сибәргә... – Мине кыйный аласың. Ашарга пешермәдем. Урамга чыгасым килде.
– Тәәәк... – Хатынының бит очыннан үбеп, аны култыклап алган Илһам, кисәк туңып киткәндәй, куртка изүендәге иң өске төймәне эләктерде дә иягенә кадәр үк тартып куйды, капюшонын башына каплады. – Кыйнап кына барыбер тамак туймас бит... Кафега керәбезме? – Үзенең бер тәгам ризык кабарга теләге юк иде, монысын әйтеп тормады. Врач тоттырып чыгарган кәгазьләр түш кесәсендә йөрәген пешерә, киләсе атнада тагын больница палатасына берегергә кирәклеген, моның мәҗбүрилеген, кан тамырлары буйлап агачак агуның бу юлы да бөтен күзәнәкне, бөтен тәнне ватып-җимереп, сабырлыкны сынаячагын күзаллау яз кояшының көләч матурлыгын да, шомырт чәчәкләренең башкаларны исерткән илаһи төсен дә, рәттән тезелеп киткән кафелардан, пекарнялардан, суши-барлардан борынны кытыклап агылган тәмле ризык исен дә – барысын-барысын читкә этәрә. Тик бу хакта Чулпанга әйтеп, аның кәефен кырасы килми иде. Аның хакына, яраткан кешесе хакына әлегә кулыннан килгән бөтен рольне дә уйнарга әзер Илһам...
Фатирларына кайтып кергәнче дә, чәйнекне газ плитәсе өстенә утыртканчы да, кибеттән алып чыккан ризыкларны кайсын-кая урнаштырганчы да Чулпан иреннән врач әйткәннәр хакында сорашмады. Ятарга дигәннәр икән, рецидив башланганмы? Әгәр шулай икән, димәк, барысы да кабат баш калкыткан, яңарган дигән сүзме?..
Борчулы уйлар аның һәр хәрәкәтенә иярде: ванна бүлмәсендә Илһамның шаулатып су агызганын ишетте, яңа сөлге биримме дип, ишеккә орынырга күтәрелгән кулы кире төште – иртән генә йомшак зәңгәр сөлгене кертеп куйды 
ласа. Джинсы чалбарын, кара водолазкасын тәненнән шудыртып салды да, шкафтан кыска халатын алып, күкрәгенә йомарлады, үзләре яратканча, икәүләп ваннага чумарга җыенган җиреннән, халатын өстенә киеп куйды. Пилмән утыртам дигән иде... Кәстрүлгә су салдымы соң?.. Кухня бүлмәсенә чыкты да, инде ник чыкканын онытып, балкон тәрәзәсенә текәлде: сары түшле нәни бер кошчык, тәрәзә буена кунаклаган да – өске каттан коелган валчыкларга тап булганмы – томшыгы белән нидер чукый. Җитез-җитез хәрәкәт белән чукыган җиреннән башын күтәрә дә кемгә рәхмәт әйтергә икән дигән сыман ялт та йолт тирә-ягына карап ала. Тагын чукуын дәвам итә. «Ярма сибәргә кирәк». Шкафның аскы тартмасында, яртылаш бушаган пакетта тары ярмасы булырга тиеш... Сары ярма. Чеби ярмасы. Нишләптер шуның төсен яратмый Илһамы. Боткасын ярата. Уртасына эретелгән ак май салып, кашыгын шунда мана-мана ашарга ярата. Күрсә, бу кошчыкны да өнәп бетермәс иде микән? Сарыкай бит, Илһам яратмаган сары төстә...
Абау, нинди бер-берсенә бәйләнмәгән мәгънәсез уйлар йомгагы бимазалый бу баш миен?.. Пилмән утыртам дигән иде... Кәстрүлгә су салдымы соң?.. Врач тагын ни диде икән – кара инде, ире бер сүз дә әйтмәде. Чулпан да сорамады. Куркудан түгел. Курыкмый ул! Курыкса да, иренә бер тамчы да сиздермәячәк, түзәчәк! Тешен – урты канаганчы, йөрәген – шартлап ярылганчы кысып түзәчәк. Менә бу карлыган күзләрендә җемелдәгән елмаю битлеге астында җанының бар сызлавын, ире өчен өзгәләнүен, үзенең куркуын, хәвефләнүен артистларча яшереп уйнарлык көче бар Чулпанның. Булсын, битлек булсын. Бу дөньяда кем генә битлексез яши?..
Суыткычтан, шкафтан тегесен-монысын алып тезә торгач, өстәл тулып ук китте. Ире яраткан тоткасыз зур бокалга чәйне сөт белән, куе итеп, ә үзенә дигәненә лимон телеме салып ясады Чулпан, бая гына кибеттән алган чипсыны тәлинкәгә бушатып уртага куйды, «Сникерс»ны кәгазеннән арындырып, шоколадны чәйгә тотынганчы ук тәмләргә кереште.
Морякларныкы шикелле буй-буй футболкасын киеп чыккан ире аның каршысына килеп утырды да, үз чәенә орынмыйча, беренче кат күргәндәй, Чулпанга карап аптырап калды. Аны-моны уйламыйча, уң кулына шоколад, сул кулына тозлы кыяр тотып ашап утырган Чулпан аның карашын тоеп башын күтәрде.
– Ник шулай карыйсың миңа?
– Нишләвең бу синең? – Сорауга сорау белән җавап кайтарды Илһам. Ул хатынының «Сникерс» яратканын, тартмасы белән алып ашап бетерергә мөмкин икәнен белә, әмма татлы шоколадны менә болай, әле тозлы кыяр, әле чипсы белән тәмләп утыруын гына башына сыйдыра алмый иде. Шуңа шаккатуын яшерә алмады.
Чулпанның кыяр тоткан сул кулы әкрен генә өстәлгә төште. Ул үзе дә тәмам аптыраган төстә, алдындагы чипсылы тәлинкәгә, гомер булмаганны, матур савытка бушатып та тормыйча, банкасы белән өстәлгә утыртылган тозлы корнишон банкасына, әле генә күргәндәй, күзләрен түгәрәкләндереп карап торды. Бая гына аптекадан алган таякчыклары ялт кына исенә төште. Аны- моны әйтми генә, корт чаккандай өстәл яныннан сикереп торды.
Селкенергә дә кыймагандай сулышсыз калган Илһам бераздан аның янына торып чыкканда, Чулпан идәндә, коридор стенасына аркасы белән терәлгән дә, тезләрен кочаклап утырган, үзе мөлдерәмә күзләрен кемнәндер яшерергә теләгән шикелле тузгыган чәче белән йөзен каплаган. Иренең үз янына чүгәләвен тоеп, ул йөзен ачмый гына, кулындагы кызыл сызыклы тар кәгазьне Илһамга сузды.
Ышанырга теләп тә – ышанудан, сөенергә теләп тә сөенүдән курыккан бу икәү, бербөтен тән һәм җан булып, бер-берсенең кочагына сыендылар. Сүз катмадылар. Дәшсәләр, бу шатлык күз яшьләре булып, әрнү булып, билгесезлек булып, сагыш булып, шом булып түгеләсе иде...
***
Төштән соңга билгеләнгән планлы операцияне күчерергә туры килде.
Нейрохирургия бүлегендә мондый очраклар булып тора: кемдер юл һәлакәтенә эләгә, кемдер көнкүрештә травма ала, кемдер эштә фаҗигагә юлыга. Менә бүген дә йорт түбәсеннән егылып төшкән олы гына яшьтәге эшчене төзелеш барган урыннан «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән авыр хәлдә алып килделәр.
– Могҗиза бу, ничек исән калганына шаккатырсың! – Илфат Бариевич, Тимур Айдарович сузган томография нәтиҗәләрен үзе дә кабат-кабат җентекләп карады да, баш чайкады.
Операциягә тиз генә тотына алмадылар. Анестезиолог биргән гомумнаркоз пациентта аллергия китереп чыгарды. Югыйсә укол ясаганда, ул үз аңында иде: даруларга аллергия бармы-юкмы икәнен сорагач, сорауны аңлады, юк, дип җавап кайтарды. Тик организмы препаратны кабул итмәде: бөтен тәненә тап-тап булып төрткеләр бәреп чыкты; монитор кан басымы төшкәнен, йөрәк тибеше сүлпәнәйгәнен күрсәтә иде. Ирина Павловна – анестезиология- реанимация бүлегенең тәҗрибәле табибы, беренче тапкыр гына мондый хәлгә юлыгуы түгел: авыруларның күбесе, чыннан да, үзендә даруга аллергия бармы-юкмы икәнен белми. Бүгенге кебек ашыгыч операция таләп ителгәндә, шунысы бар: вакытның һәр мизгеле бик кыйммәткә төшәргә мөмкин.
Тест ярдәмендә кайсы препаратка аллергия юклыгын ачыклап, пациентны әзерләгәнче, шактый вакыт урланасы билгеле иде.
Һәр операция алдыннан Тимур Айдаровичның күңеленнән генә дога укып, Аллаһы Тәгалә исеме белән кулына скальпель алуын коллегаларының берсе дә белми. Моны кирәк санамый Тимур: инану – һәркемнең үз эше. Аллаһның барлыгын, берлеген тану өчен күрсәтмә әсбаплар тирә-якта адым саен. Күзе, колагы булган кешегә күрерлек, ишетерлек. Күрә һәм аңлый, ышана гына бел. Кеше дигәнең дә – Аллаһның бер могҗизасы. Аның яралуы, тән кабыгына сыенган җаны, күзаллаулары, холкы, нәфесе – болар барысы тоташ могҗиза; җиргә вакытлыча килгән һәр адәм баласы ниндидер бер максат белән яралтылган. Менә аны, Тимурны да, Аллаһ тикмәгә генә, бер сәбәпсез генә яралтмаган лабаса: кешеләргә ярдәм итәр, алар саулыгын кайгыртыр өчен бер сәбәпче иткән... Операциядән соң үз аягына басып кайтып китәр алдыннан авыруларның һәрберсе Тимурга рәхмәт укый: терелттегез, ярдәм иттегез, гомеремне озынайттыгыз, диләр. Ә андый минутларда ир-егетнең үз күңеленнән Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт сүзләре агыла: «Раббым, син кулларыма көч, башыма зиһен бирдең, бу авыруны аякка бастырдың... Мең рәхмәт Сиңа!» Гомерләрне кыскартучы да, ялгаучы да – бер Ул гына... Ак халатлы табибларны шул гомер сагындагы фәрештәләр итеп яралткан дип уйлау гөнаһ микән, түгелме – монысына җавап таба алганы юк Тимурның, әмма анык белгәне – операция өстәле янында басып торганда, аның алдында яткан тән – әманәт. Табибка ышанып тапшырылган әманәт бу. Аңа хыянәт итәргә табибның хакы 
юк. Кемдер бу әманәтне Гиппократ анты дип кабул итәр, кем өчендер – табиб булам дип күңеленә беркеткәндә үк, үз-үзенә биргән анты булыр. Тимур өчен шушы ике ант янында өченчесе дә бар: Аллаһы Тәгалә аны сәбәпче итеп яралткан икән, бу сайлауга хыянәт итәргә ир-егетнең хакы юк.
Санаулы минут тиз уза, диләр, ә менә сәгать теле ике яр арасында калган гомер агышын санап текелдәгәндә, секундларның никадәр озын икәнен ничек аңларга?.. Менә бу эшченең өендә хатыны бардыр. Балалары. Бәлки инде, оныклары да чыркылдашып йөридер. 57 яшь икән үзенә. Чандыр гәүдәсе кояшта элеп киптергән кебек. Ике як чигә чәче ап-ак. Шул аклык янында күмер кебек кара, калын кашлары ярылып тора. Ике каш арасына да, маңгаена да тирән-тирән буразналар сызылган. Ачык һавада, төзелештә гомер буе эшләгәндер – йөзен җил кискән, кояш ашаган. Җиргә аркасы белән килеп төшкәнгә, бите җимерелмәгән. Илфат дөрес әйтә, могҗиза дими ни дисең: эчке органнарына артык зыян килмәгән. Ә менә умырткалыгы түзмәгән... Гасабилы уйлар Тимурның тыштан караганда искиткеч сабыр, тыныч күренгән йөзендә чагылмады. Шулай да операция бүлмәсенең ничәмә-ничә еллар дәвамында күз күреп ияләнгән һәр почмагы, һәр җиһазы тын алуыннан, сулышыннан аның кәефен чамалый иде...
***
– Камалов наркоздан айныды, хәле ярыйсы кебек. – Халат итәкләрен җилбәгәй җибәреп, коридор тутырып килгән Илфат Бариевич инде палатадагыларның да хәл-әхвәлен белешеп чыгарга өлгергән Тимурны кабинет ишеге янында көтеп алды. – Реанимациягә күчерделәр. Хатыны килгән, аста дулый, диләр. Шунда төшеп киттем.
– Ярар. – Тимурның йөзендә саран елмаю уйнап алды. – Ярдәм кирәксә, чакырырсың.
Илфат Бариевич, солдат шикелле честь биреп, аскы катка юнәлде.
Тимур кабинетына үтте дә өстәлендә яткан телефонына үрелде. Ул операциядә чагында телефонның шалтыратулар, ватсап хәбәрләре белән шыплап тулуы гайре табигый хәл түгел. Менә әле дә танышлары, таныш булмаганнары кирәксенгән. Бармакларын экран өстеннән җәһәт-җәһәт йөгертеп шуларны барлаганда, иң беренче эш итеп Илһамнан килгән хәбәрне укыйсы итте. «Тимур абый, вакытыгыз булганда сезнең белән очрашырга иде», – дигән егет. Бер-бер хәл булганмы? Хәле начараеп киткәнме?..
Башка хатларны укып та тормастан, Тимур тиз генә Илһамның номерын җыйды. Аның Чулпан белән икәүләп үз янына килергә рөхсәт соравын ишеткәч: «Мин эш урынында, килегез. Өченче катка менәрсез, заведующий кабинеты», – дип, сүзне кыска тотты. Эш сәгате күптән бетте бетүен, тик Динара белән аерылышканнан бирле Тимур ул төшенчәне бөтенләй онытты, ахрысы. Тәүлекнең күп өлеше больницада уза. Шулай җаны тынычрак.
Гүя янына табын корып көткән кунаклары килергә җыена – Тимур Айдарович өстәлендә болай да тәртипле генә яткан папкаларны бер өемгә җыеп куйды. Иртән кофе эчкән бокалы юылмыйча раковина буенда торып калган – аны чайкады. Тәрәзә астындагы батареяга кибәргә элгән оекбашларын җыеп алды да үзалдына ирен чите белән елмайды: буйдак ирнең тормышын кычкырып тормасыннар әле!
Сәгатькә күз салып, ишектән чыгып барганда, үзенә таба атлаган Илһам белән Чулпанны күргәч, үсмер егет шикелле, битенең кызарып януын тойды.
Әлеге яшь пар алдында бер-бер гаебе бар, диярсең... Илһам белән кул биреп исәнләшүгә, аның карашына язылганны шунда ук аңлады Тимур. «Каһәр суккан мәкерле авыру! Тәки үзенекен итүе...» Чулпанның күзләренә исәнләшкән мизгелдә генә туры карый алды: кайчаннан бирле үзенә тынгы бирмәгән, күз алдына килеп йөдәткән, күпме генә куарга теләмәсен, уйларының җеп очына килеп йөдәткән бу карашны күтәрерлек көче юклыгын белә иде. «Старик! Картлач! Үзеңне бала-чага кебек тотасың!» Күңеленнән үзен битәрләп алырга да өлгереп, ишекне ачты да аларны кабинетына әйдәкләде.
– Гафу үтенәм, әз генә көтеп торырсыз. Чулпан, менә бу шкафта кофе, шикәр, чынаяклар. Хуҗабикә булып, өчебезгә кофе әзерли тора аласың. Бер авыруның хәлен белешәм дә киләм.
– Тимур абый, эшеңне кара, ашыкма.
Яшьләрнең шулай ихлас итеп, яктырып «Тимур абый» дип дәшүләре, авыз тутырып татарча сөйләшүләре Тимурның күңеленә сары май булып ята, йөзендә җылы бер елмаю уята иде. Чөнки биредә, больницада, коллегалары белән рәсми рәвештә һәм күбрәк русча сөйләшергә туры килә. Авырулар да шул рәвешле мөрәҗәгать итә үзенә.
Ул шушы якты елмаюына ияреп, реанимация бүлегенә юнәлде.
Илһам белән Чулпан исә, эш юктан эш булсын дигәндәй, уң як стенага эленгән дипломнарга күз йөртергә тотындылар да аптыраулы караш белән бер-берсенә күтәрелеп карадылар. Кыска сәяхәттә танышып, үзләре өчен гап-гади «Тимур абый» булып, якын булып калган табиб, баксаң, бер дә гади күренми әле монда... Менә бит, медицина фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган табибы дигәннәр... Сәламәтлек саклау министрының үзе кул куйган Рәхмәт хатлары гына да никадәр...
– И-и, бигрәк мәгънәсезләр дигәндер инде безне Тимур абый... Хатынының нигә болай диюен аңлады Илһам, үзе дә шундый ук уйда иде. – Аның турында берни белмибез. – Чулпанның чаялыгы да җитәрлек
– аркасын терәп урындыкка утырды да өстәлдә яткан папкаларны өйрәнә дә башлады. Бирим дигән колына – чыгарып куяр юлына, диюләре шушы икән: уртада яткан зәңгәр тышлы юка папка эчендә бүлек мөдире исеменә тутырылган резюме ята иде.
– Ужас!
Чулпанның күзләрен түгәрәкләндереп болай диюе нәрсәдер ошамаудан түгел иде. Кулына тоткан кәгазьдән Тимур Айдарович Кәбировның фән өлкәсендә куйган хезмәтләре, аның яңа методикалары турында аңлаган кадәр укып өлгерде дә аһ итте. Алар күзенә гап-гади генә булып күренгән табибның Татарстанда гына түгел, Россиядә үз югарылыгы, үз урыны булган галим дә икәнен аңлагач, үзен уңайсыз хис итүе тагын да артты. Килсәң кил иде, самолётта танышкан доктор, безгә киңәш бир әле, дип, үзеңнең сорауларыңа җавап эзләп, аның башын катырырга җыенып... Монда бит, Тимур Айдаровичның 52 фәнни хезмәт авторы булуын раслаган резюмены, хәреф танысаң да, аңлап кына бетерә торган түгел... Баш мие, арка мие, аларда шеш булган очраклар, умырткалык проблемалары, эпилепсияле кешеләргә операцияләр, арка миенә электростимуляция...
Папканы ябып, Чулпан урыннан кузгалды. Күкрәгенә төшәргә иткән чәч толымын колак артына кыстырды да, бер кулын аркасына куеп, тәрәзә янына килеп басты. Ябып куелган жалюзи тасмаларын аралап, урамга күз салды.
– Сиңа кофе ясарга куштылар түгелме?

Илһам хатынының биленнән кочты, үзе дә буй-буй ак тасмаларны читкә этәреп, урамга бакты. Чулпан ипләп кенә башын иренең җилкәсенә куйды.
Тимур Айдарович ишектән кергәндә, алар, бер-берсенә шул рәвешле сыенып, сын шикелле басып торалар иде. Мәхәббәтнең үзенә куелган һәйкәл, диярсең... Бернинди купшылык юк. Барысы да шулкадәр гади: Илһамның яшьләр яратып кия торган тар балаклы чалбары, салынып, киңчә булып торган аксыл свитеры да, Чулпанның тигез табанлы озын итекләренә кыстырган кара джинсы чалбары, «лапша» дип кенә йөртелгән кара водолазкасы, биленнән узып ишелеп төшкән калын чәчләре – барысы-барысы бербөтен матурлык, моң булып күренә.
– Көттердемме? – Ул яшьләрнең кыенсынып китүен тойса да, игътибар итмәгәнгә сабышып, раковинада кулын юды, читтә эленеп торган кечкенә ак сөлгегә сөртеп, урындыкка килеп утырды. – Гафу итәрсез. Йәгез, сез дә утырыгыз әле. Сөйләп җибәрегез. Күрәм, әле безне кофе белән сыйларга җыенучы юк...
– Тимур... Айдарович... – Илһам да, Чулпан да, икесе бергә шулай диделәр дә үзләре үк елмаеп җибәрделәр. Сүз куешсаң да, болай килеп чыкмас...
– Тәк... – Тимурның күгелҗем күзләренә сагаю йөгерде. Бу минутлар эчендә нидер үзгәргән иде. Каршысына килеп утырган ир белән хатынның тәмам җитдиләнеп, хәтта бераз кыенсынып калуын күреп, сәбәбен аңларга тырышты. – Ак халаттан булгач, сез миннән куркып калдыгызмы әллә? – Ир-егет елмаеп, кабат кузгалды, халатын салып, ишек буендагы элгечкә элде.
Илһам үзалдына ачы елмаю белән чикләнде. Чулпан исә тел яшереп тормады:
– Тимур... Айдарович, без бит сезнең шундый олы врач икәнне белмәдек тә... – дип балаларча самимилек белән ярып салды. – Әй, мин болай гына карый башлаган идем... – Күзе белән өстәлдәге папкалар өеменә ымлады. – Ачуланмассыз инде. Үзебезнең вак-төяк сораулар белән тинтерәтеп йөрибез икән сезне.
– Чулпан, саулыкка кагышлы сорауның эресе-вагы булмый. Аннан, мине «олы», «сез» диюеңне калдыр. Әйе, карт инде мин, анысын үзем дә аңлыйм, тик бу хакта телгә алмыйк әле, яме... – Шулай дип шаяруга борырга тырышса да, Тимур бу икәүнең чыннан да үзләрен уңайсыз хис итүен чамаламый калмады. – Кешене эш урынына, исеменә карап кына бәяләүчеләрне гомергә яратмадым, дусларым. Үзгәрергә маташмагыз... Ничек сезнең хәлләр? Шуны сөйләгез.
Ир белән хатын, син әйт дигән сыман, күз каршы белән генә аңлашып алдылар. Чулпан сумкасын ачып, урталай бөкләнгән кәгазьләрне Илһамга бирде. Илһам исә аларны Тимур Айдаровичка сузды.
– Соңгы анализлар мактанырлык түгел. Ятарга салалар. Химиотерапия кирәк, диделәр. – Тимурның бик җентекләп кулындагы анализ нәтиҗәләрен укуын көтеп торды да: – Тимур Айдарович... Тимур абый, бәбиебез булырга тора... Минем диагноз белән, үзегез аңлыйсыз... – диде Илһам, әмма сүзен әйтеп бетермәде.
– Шуңа түзмәдек, иң башта сезнең... синең янга киңәшкә килдек, Тимур абый... – Чулпан сабырсызланып, сөенеч тә, шөбһә дә берьюлы чагылган күзләрен тутырып, Тимурга карады. – Сәламәт булырмы дип борчылабыз.
Тимур Айдарович бу юлы карашын әлеге төпсез күзләрдән аерырга ашыкмады. Илһамга ярдәм итә аламы, нишләргә – бәгырь түрендә дулкын- дулкын чайкалган сорауга җавапны үзе белә иде. Аһ, бу каһәр авыру! Зәңгәр күзләре дөньяга сафлыкның үзе булып баккан япь-яшь егетнең кан тамырларына һаман саен тирәнрәк үтеп керүе аермачык. Хәзер инде барысы да вакыттан гына тора дип, аңа сылтап калдырыргамы? Тилмереп, могҗиза булырына өмет итеп, үзенә төбәлгән карашка ни дип җавап бирергә? Бәби көтәбез, диләр... Мәхәббәттән яралган сабыен кулларында тибрәтерлек көч- кодрәте калырмы бу яшь егетнең? Аяусыз хөкем карары чыгарырга, әлбәттә, Тимур Айдаровичның бер бөртек тә хакы юк. Әмма телиме, теләмиме, үзен алдарга мөмкинлеге дә юк...
– Бәби, дисез... Димәк, җәйге диңгез һавасы килешкән! – диде ул, ниһаять, кәгазьләрне өстәлгә куеп. – Ничә атналык?
– Төгәл белмибез... – Чулпанның бит очына җиңелчә алсулык йөгерде.
– Врачка күренгәнсеңдер бит?
– Юк. Әле тест белән генә тикшердем. Өч тест та уңай күрсәтте.
– Өчәү? – Тимур Айдарович күзләрен кыса төшеп көлеп куйды. – Хатын-
кызны ышандыруы авыррак шул аны...– Аннан җитдиләнеп, янә анализ кәгазьләренә үрелде. – Илһам, соңгы айларда химиотерапия алмагансың, шулаймы? – Егетнең баш селкүен күреп: – Ул очракта зыян булмаска тиеш дип уйлыйм, – диде дә, нидер уйлап, телефонына үрелде. Кемгәдер шалтыратып, озын-озын җавапсыз гудокларны сабыр гына тыңлап торды да кире куйды. – Бу кәгазьләрне фотога төшереп алам, иртәгә гематология бүлегендә Ленара Ирековна белән киңәшләшермен.
– Ленара Ирековнаны беләсезмени? Гел шул бер врачка эләгәм инде мин, беренче тапкыр ятканда да шул иде. Хәзер дә.
– Шулаймыни? Бик тәҗрибәле врач. Ул ятарга дигәч, сузмавың хәерле булыр, Илһам. Рецидив башланганын үзең дә беләсеңдер. Врачың белән мин дә сөйләшермен... Чулпан, кирәк дисәң, син дә безнең больницада тикшеренү үтә аласың. Гинекология бүлегенә әйтермен, кабул итәрләр. УЗИ үтәрсең, анализлар бирерсең.
– Үземнең поликлиникага барып, учётка басармын, дим. Сезгә мәшәкать тудырып йөрмәм, Тимур абый... – Чулпанның үз-үзенә ачуы килә башлаган иде: бу сорауларны ул иртәгә иртән поликлиникага барып, андагы врачка да бирә ала иде бит. Чиратта утырса утырыр иде әле. Инде эш сәгате беткәч, Тимур Айдаровичны борчып йөргән ише булмас иде... Илһамга булышам дип торуына да сөенеп туймассың. «Үзеңне дәвалаучы врач бар, минем проблема түгел, минем өлкә түгел», – дип, матур гына борып чыгарса да, ачулана алмыйсың...
Аларны озаткач, Тимур Айдарович кайтып китәргә ашыкмады. Шкафны ачып, юка пальтосын алырга үрелгән җирдән, кире япты. Һава җитмәгәндәй, ак күлмәгенең өске төймәсен ычкындырды. Ишек янындагы стенага эленгән плакатны өйрәнергә җыенгандай, карашы белән шунда укталды. Кешенең баш мие, умырткалыгы төзелешен нокталап-нокталап күрсәткән бу сурәттә аның сүзсез соравына әзер җавап юк иде: «Ни өчен?» Хәер, аңа Тимурның гына җавап эзләвеме? Бөтен кешелек көтә җавапны. Балаларны, аларның япь-яшь әниләрен, әтиләрен алып китә торган мәкерле авыруга каршы торырлык көч чыннан да юкмы?.. Гомерне сатып алырлык мал да, кодрәт тә юклыгын барысы да белә анысы: түләү бәрабәренә сатып алырлык булса, үткән гасырларның ханнары, императорлары бүген дә тәхеттә аяк селкеп утырыр иде...

***
– Мин сине бүген үк сохранениега куам. Больничный ачарлар. – Шәмәхә кысалы күзлеген борын очына ук төшереп, алдындагы карточкага нидер язган табибның бер генә хәрефен дә танырлык түгел иде, ә менә азагына симез өндәү куя-куя, «угроза выкидыша» дигән сүзләрне сукыр күзгә дә күренерлек итеп сырлады. – Направлениены тот та марш – больницага!
– Ник? Мин хәзер генә берничек тә яталмыйм...
Чулпанның аптыраулы соравы кырт бүленеп калды.
– Балаңны исән-сау табасың килсә, ятарсың. Төшү куркынычы бар.
Соңыннан еларлык булмасын. – Өстәл яныннан торып, ишекне ачып: «Следующая!» дип кычкырырга өлгергән врачка ни дә булса аңлатып торырлык түгел иде, Чулпанга урындык аркасына элгән сумкасын эләктереп, ботинкасын киеп чыгып китүдән башка чара калмады.
Поликлиника коридорыннан борынга сеңеп калган нашатырь, спирт исләре урамга ук ияреп чыкты.
Аларга берсеннән-берсе борчулы уйлар да тагылган иде. Врачның: «Баланың төшү куркынычы бар», – диюе Чулпанның зиһенен чуалтты. Зарыктырып, көттереп килгән бәхетнең алай югалырга хакы юк иде.
Илһамның да больницага кереп ятуы күңелендәге шомны тагын да арттырды. Ире янында булырмын, аңа булышырмын дигән уйларының җеп очы чуалды.
Учак теленә эләгеп көйгән күбәләк канатыдай, җан түрендә утлы нокта сулык-сулык килде.
Болай булырга тиеш түгел... кебек иде...
Илһам, танышып-очрашып йөрүләренә ике ай дигәндә, аңа тәкъдим ясады. Җыйнак кына кафеда, әкрен көй астында икәүләп биегәндә, колагына иелде дә: «Мин сине яратам. Син миңа кияүгә чыгасыңмы?» – диде гадидән дә гади итеп. Чулпанның да җавабы шулайрак яңгырады: «Ярар, чыгармын», – диде кыз, сөйгәненең йөрәк турысына башын салып, ипләп кенә әйләнгән уңайга.
Әллә көй туктады, әллә Илһам үзе бер ноктада катып калды. Әллә вакыт тукталды...
Өстәл янына килеп утырганда, егетнең күзләрендә аңлаешсыз бер моң пәйда булган иде.
– Матурым, мин сиңа башта шуны әйтергә тиеш... Миндә – лейкемия. Ризалык биргәнче, ныгытып уйла. Миндә – рак. Сигезенче класста ук шундый диагноз куелды.
– Туйны авылда ясарбызмы? – Кыз, Илһамның күзләренә ничек төбәлгән булса, шул халәттә үзгәрешсез калды.
– Бу сине куркытмыймы? – диде Илһам, байтак кына тын торган җиреннән, ниһаять, телгә килеп.
– Никто из нас не застрахован, – диде Чулпан, ни өчендер русчалап. Егетнең кулларын үз учына алды. – Соң, син туйга чаклы мине әтиең, туганнарың белән таныштырасыңмы ичмаса?
Үз бәхетенә үзе ышанырга курыккан егет бераз югалып калган иде.
– Әтигә әйттем инде мин, атна азагында авылга кайтам, булачак киленеңне дә алып кайтам, дидем. Алар беләләр, – диде бу сорауга җавапны бераз көттереп.
Чулпанның ике күзе дүрт булды.
– Ничек? – диде ул, шаккатып. – Әгәр мин риза түгел дигән булсам?
– Алай димәсеңне белә идем...
«Кияүгә чыгарга риза», – дигән сүзләрне кызулык белән әйтмәде Чулпан,
Илһамны кызганудан да түгел иде. Ул егетне бары тик ярата иде. Ничек бар – шул рәвешле ярата иде. Кыенрагы – әти-әнисенә аңлату булды. Авылга кайткач, әнисенә барысын да шунда ук сөйләде. Ана, борчылуын йөрәгенең иң түренә яшереп, сабырлык үрнәге күрсәтте:
– Ныклап уйладыңмы, кызым? Җиңел булмас бит, – диде, газиз баласының киләчәгенә шунда ук күз ташлап. – Мин каршы булмам да... Әтиеңә Илһамның авыруы турында әлегә әйтми торуың хәерлерәк. Холкын беләсең, юк дип кистерсә, кире чигендерә алмабыз.
Болай дигәндә, бәгыренә утлы яра ягылуын ана кеше үзе генә белә иде. Гөл чәчәге кебек кадерләп үстергән бердәнбер кызының сайлаган язмышына каршы барырга, аркылы төшәргә, бәлки, хакы да булгандыр – тик дәшмәде, Чулпанының күзендә әлегә бары тик бәхет йолдызы гына җемелди иде шул.
Кайчандыр ил башлыгы булган Горбачёвның хатыны Раиса Максимовнага шушындый диагноз куелганын, аны да алып кала алмаганнарын гына белә иде ана кеше – кызына хәер-фатиха биргәннән соң, интернетны ачып, энәсеннән- җебенә кадәр төпченеп укыды да аһ итте. Тыпырчынып, дулап типкән йөрәген басар өчен җавап эзләп актарынган мәлдә өметләре челпәрәмә килеп, уалып төште. Халыкта акканлылык дип йөртелгән бу мәкерле авыруны җиңәрдәй көч юк икән...
Илһам да авылда үз әтисе авызыннан бер генә сорау ишетте:
– Кәләшеңнең ата-анасы барысын да беләме? – диде ата кеше, буй җиткергән улының өйләнергә рөхсәт соравыннанмы, әллә башка сәбәп беләнме күзләренә кереп тулган яшь тамчыларын ничек яшерергә белмичә.
Төшләрендә йолдыз атылганын күрә иде ата кеше.
***
– Өйләнергә кирәк сиңа, Тимур Айдарович. Кичә дә солы печеньесы белән кофе эчеп утыра идең, бүген дә. – Гематология бүлегеннән Илһам Насыйровның авыру тарихын күтәреп кергән Ленара Ирековна шаярган атлы булып, ирнең чәченә кагылды да тузгытып ташлады, кабинетта башка һичкем булмаса да, колагына ук иелеп, пышылдап дәште: – Безнең бүлектә генә дә күпме красавица син дип авыз суын корыта, үзеңнекеләрне әйтәсе дә юктыр.
– Мин инде кырык яшьтән соң үземне бик карт кешегә саный башладым, Ленара Ирековна. Син әйткән красавицаларга карар яшьтән уздым, – дип шаяруга шаяру белән җавап кайтарды Тимур, янып торган бу чибәр хатынның үзенең дә берьялгызы яшәп ятуын яхшы белеп, аның өметләрен ярыйсы гына чамалап. – Аннан, кайсы хатын-кыз күзенә эштән башка берни күренмәгән балбеска игътибар итсен...
«Балбес» – хатыны Динараның сүзе иде. Бервакыт ресторанда банкетта утырган җирдән Тимурга ашыгыч рәвештә вертолёт белән район үзәгенә операциягә китеп барырга туры килде. Үз урынына башка хирургны җибәрмәгәнгә, берүзен ташлап киткәнгә үртәлгән Динара аңа коридорда шулай дип кычкырып калды. «Балбес! Бестолковый! Түшеңә медаль таксыннар дип йөгерәсеңме?..»
Ленара Ирековнаның япон кызыныкыдай кысынкы кара күзләренә күпне вәгъдә итүче иркә елмаю таралды. Шаярып кына сөйләшкәндәй:

– Нишләп... Мәсәлән, минем үземә дә балбеслар бик ошый, – диде дә, оялган кыяфәт чыгарып, керфекләрен түбән төшерде.
Кырыктан узган хатын-кызның үзен яшь кызларча тотарга тырышуы читтән бер дә матур күренми иде. Тимур Айдарович аңа ялган өмет бирергә теләмәде: – Синең кандидатура миңа точно туры килми! – диде ул, сүзләренең ирләрчә, джентльменнарча яңгырамавын белә торып. – Чөнки исемең минем элекке хатынымның исеменә артык якын. Сиңа дәшкән саен, күземә Динара булып
күренүең бар.
– Усал син, Тимур Айдарович, – диде Ленара Ирековна, бу юлы чын-чынлап
ике бите алма кебек кызарып чыкканын тоеп. Бер кулы белән күкрәгенә кысып тоткан папканы ялт кына өстәлгә куйды. – Насыйровның авыру тарихын карыйм дигән идең. – Җавап көтмәстән, чыгу юлына юнәлде. Аннан, кинәт борылып, ап-ак тешләрен күрсәтеп ихлас елмайды: – Точно балбес! – дип өстәде дә чыгып та китте. Коридорда аның биек үкчәле түфлиенең еш-еш текелдәгән тавышы гына ишетелеп калды.
Тимур үзалдына көрсенде. Ленара Ирековнаның да ярты җаны, ярты яшәеше шушы больницага, авыруларга бәйләнгәнен, аның да ире белән аерылышуының төп сәбәбе шул икәнен коллегаларының күбесе белә. Тимур да белә. Үз тормышының да каяндыр читтән узып барганын белә. Гомернең тау елгасыдай коточкыч зур тизлек белән ургып агуын да белә. Шушы яшенә җиткәндә генә, мәхәббәт дигән хиснең ни икәнен аңлап алуын да белә... Тик сәер, кеше ышанмаслык сәер бу мәхәббәт. Былтыр җәй диңгез буена барып очраткан карлыган күзләр иясе үзе бу хакта беркайчан да белмәячәк бит. Карап торышка җитди генә күренгән ирнең торып-торып шушы күзләрне уйлап сагышлануын, йөрәгенең өзгәләнүен, мең телемгә теленүен башына да китерми ул. Китермәсен дә! Белеп-сизеп алса, Тимурны саташкан, җүләрләнгән, шушы яшькә җиткән кайбер ирләр кебек, маҗара эзләгән, тилеләнгән бер зат итеп кабул итәр дә аның тормышыннан бөтенләй юкка чыгар. Тимур Чулпанның бик бәхетле булуын тели. Илһамны нинди олы мәхәббәт белән яратканын да аңлый, шушы мәхәббәт янәшәсендә булганда, Чулпан янында бәхет тә яшәячәген аңлый. Бу бәхетнең кыска гомерле икәнен дә аңлый. Аңлый һәм үзенең ярдәм итә алмавыннан – Илһамның сүнеп барган гомер шәменә ялкын өсти алмавыннан гаҗиз була.
Ә бит табиб һөнәрен сайлаганда, медицина институтына укырга кергәндә, Тимурның төп максаты – рак авыруына дәва табу, өметсез дигән авыруларны да терелтү иде. Уку дәверендә невролог белгечлеге ымсындырды. Кешенең баш мие турындагы фән! Гаять серле, карурман-чытырман кебек, беренче карашка ерып чыккысыз, миллионлаган лабиринтлардан торган өлкә. Авыруларны дару белән генә дәвалау ир кеше өчен әллә ничек, артык гади тоелдымы, аның үз куллары белән ярдәм күрсәтәсе – кешенең яшәү сутын суырып һәм һәлак итеп яткан шешләрне алып атасы, шуның нәтиҗәсен күрәсе килә иде. Нейрохирургия аны шуның белән җәлеп итте дә инде. Һәр операция врачның үзенең дә җелеген, көчен суыра, никадәр генә салкын канлы булып күренмә, кеше тиклем кешенең гомере өчен үз өстеңә җаваплылык алып, скальпельгә тотыну һич кенә дә җиңел бирелми. Ләкин бу хакта уйланып торырга җай юк: бер-берсенә ялганган көннәр агышы тоташ көрәштән тора. Башкалар гомере, башкалар саулыгы өчен көрәш ул. Ул көрәштә моңа кадәр мәхәббәткә урын табылмаган иде. Мондый нәзек, өрфия хисләр аны читләп үткәндер кебек иде. Динара белән танышкан-кавышкан көннәре – күз явын алырлык чибәр кызның тышкы матурлыгы, ялкын кебек кайнарлыгы, дәрте алдында көчсез- чарасыз калган чагы иде – бик теләсә дә, моны үз-үзеннән яшерә алмый Тимур. Җаннарының кушыла алмавында икесе дә бердәй гаепле булгандыр: гөлт итеп кинәт кабынган тойгылар шулай гөлт итеп тиз генә сүнәргә дә өлгерде шул. Бергә яшәгән еллар дәвамында ике арада барлыкка килгән дивар көннән-көн калынайды, нишлисең...
***
Ун көн буе күрешми торган арада Илһам шул тиклем үзгәрергә өлгергән иде. Стенага тотына-тотына баскычтан төшеп килгән ирен күргәч, Чулпан, атлаудан өреккәндәй, таш идәнгә кадакланып калды. Ябыккан, суырылган, агарып калган яңаклары эчкә баткан. Юка ветровкасының җиңнәре салынып төшкән. Ике ягына юка ак тасма тегелгән зәңгәр спорт чалбары да зураеп калган. Хатынның йөрәге жу итеп китте, ирен мондый кыяфәттә беренче тапкыр күрүе иде. Шулай да куркуын яшерергә теләп, елмаерлык көч тапты. Беләгенә элгән сумкасын тиз генә иңбашына күчерде дә Илһамга каршы атлады:
– Сәлам! – диде ул, эчке калтыравын көчкә тыеп. – Тәки төшеп җиткән! – Ялт кына аны кулыннан җитәкләп алды. – Тилерердәй булып сагындым үзеңне! – Тыңлаусыз син. Килмә дигән аркылы... – Шулай дип шелтәләгән булса да, Илһам Чулпанын күрүгә шатланып туялмады. Больницаның соры стеналары
эченә мизгел эчендә бер йолдыз, юк, кояш үзе килеп кергәндәй булды.
– Молодые люди! Йә төшегез, йә менегез! Комачаулап тормагыз! – Санитарка хатын, кочагына сонган җәймәләрдән хлор исе аңкытып, яннарыннан үтеп китте. Үзе яткан палатада да бу искә күнегә алмыйча, күңеле болганып тинтерәткән иде. Менә хәзер дә борынына килеп бәрелгән истән укшып җибәрмәс өчен Чулпан учы белән авызын каплады. Аның бу хәрәкәтен күреп өлгергән Илһам: – Матурым, әллә урамга чыгабызмы? Үзем дә туйдым мондагы һавадан, –
дип, аска төшә башлады.
– Юк инде! Кайчан рөхсәт итәләр – шунда чыгарсың! – Көн җылы булса
да, йөзне кисә торган ачы җил әлегә Илһам өчен түгел, өзлегеп китүе бар иде – шуңа күрә Чулпан кырт кисте. – Әйдә, апартаментыңны күрсәт. Берүзеңә бер палата, диде бит әни.
– Точно апартамент! Мине бит Тимур абыйның иң якын туганы урынына күреп, уч төбендә генә йөртәләр!
– Мактан, мактан...
– Син ничек? Кызыбыз ничек анда? – Илһам, стенага учы белән тотына- тотына атлый иде. Чулпан, аңа көч өстәргә теләгәндәй, беләгеннән култыклап алды. Капельница таягы тотып төшеп килгән ак халатлы кызыкай читкә тайпылды, аларның үтеп киткәнен көтеп торды.
– Кыз дисең, каян беләсең, бәлки, малай булыр...
– Юк, кыз... Сиңа охшаган. Матур, акыллы...
– ...усал һәм... бертуктамый шоколад ашарга әзер... – Чулпан иренең
сүзләрен шаярып дәвам итте, үзе җаныннан тамган күз яшьләренә елмаюын дәва итеп яба-яба, иренең калкып күренгән калак сөякләренә күз ташлады. – Ник лифт белән менмибез без? Җәяү атлыйсы килми, – дигән булды ул, ире өчен борчылып.
Апартамент булмаса да, палата бүлмәсе шыксыз түгел иде. Душы, бәдрәфе аерым бүлмәдә. Зур тәрәзәгә алсу төстәге калын гына пәрдә корылган. Карават та, Чулпан яткан больницадагы кебек хан заманындагы тимер башлы, 
пружиналы түгел – тахта рәвешендә. Стенага эленгән кечкенә генә телевизорга тиклем бар. Тумбочка да теге гасырныкына охшамаган, кыршылмаган да, буявы да купмаган. Чулпан аның өстендә торган термосны күтәреп, селкетеп карады.
– Әни тавык шулпасы алып килдем дигән иде. Ашамагансың бит!
– Юк шул. – Илһам җәймәне күтәрми генә караватына утырды, гаепле йөз белән термоска карап куйды. – Химиядән соң ашказанында молочница башланды. Бик ашап булмый әле.
Күрше палатадагы берәүнең түшәмне җимерерлек итеп йөткерүе ишетелде.
Чулпан сумкасын урындык аркасына элде, үзе Илһам янына килеп сыенды, гадәтенчә, башын аның җилкәсенә салды, иренең тарак күрмәгәндәй тузгыган чәчен рәтләп куярга теләп, бармаклары белән тарамакчы булып үрелде һәм, учында мамык-мамык йомарланган чәч бөртекләрен тоеп, тынсыз калды.
– Чәч коела. Химиядән соң. Өйгә кайткач, бөтенләй кырдыртып кына атармын. Аннан үсә ул. – Иренең өзек-өзек сүзләре Чулпанның аңына тиз генә барып җитмәде. – Минем өчен борчылма. Беренче тапкыр түгел. – Илһам аның халәтен күзләренә борылып карамаса да, бик яхшы аңлый иде. Кабул итүе авыр. Моңа кадәр барысын да сүзләр аша гына ишетеп белгән чынбарлык белән менә болай күзгә-күз торып калганда, авыр да, куркыныч та. Аннан... ияләшәсең... ияләшәсең һәм түзәсең. Әгәр синең язмышыңа син күрәсе бөтен нәрсә инде язып куелган һәм сәгате җиткәч, берәм-берәм алдыңа килеп тезелә икән, җир читенә дә качып котыла алмыйсың. Хатынын һич кенә дә борчуга саласы килми иде Илһамның. Хәзер бигрәк тә! Ул бит берүзе генә түгел, йөрәк түренә йомарланган нарасый да бар бит әле! Эх, тупырдап торган, кап-кара күзле, ефәк чәчле кызчыклары дөньяга килгән мәлдә, бу күргәннәр барысы да куркыныч бер төш кенә булып калсын иде дә соң... Ул кызчыкның тәпи басып киткәнен күрергә язсын иде! Бергәләп авылга кайтырлар иде. Инеш буена төшәрләр иде. Чит-читен бака яфрагы, кыяк үлән каймалаган сукмактан өчәүләп атлаганда, кызлары, ике толымын сикертә-сикертә, читкә тайпылыр иде. Ава-түнә килеп, кабартма кебек күперенке нәни кулы белән тузганак чәчәген өзәргә маташыр иде. Бармакларының сап-сарыга буялуын күреп, әнисенекедәй тулы иреннәрен турсайтып, елап та җибәрер иде, бәлки... Илһам аны ике кулы белән күтәреп алыр иде, күккә чөя-чөя уйнатыр, юатыр иде. Кызы исә, әле генә карлыган күзләреннән гөнаһсыз тамчылар тәгәрәгәнне мизгел эчендә онытып, кытыкланып, чырык-чырык көләр иде... «Әттә» дип, үзенчә бытылдап, аны муеныннан кочып алыр иде.
– Врачың ни ди?
Палата эчендәге тынлыкны Чулпанның шул соравы бүлде. Уе белән үзләренең авылында, су буенда йөргән Илһам аны тиз генә аңламады.
– Нәрсәне?
– Ашый алмыйм, дисең бит. Берәр дару билгеләделәрме?
– Ә-ә... Дарудан күп нәрсә юк монда... Үтә ул. – Илһам, исең китмәсен
дигән кебек, кул селтәде. – Гел миннән сорашасың. Сезнең урамда ничек анда? – дип сүзне уенга борырга тырышты ул, хатынының күңеленә шом салмаска тырышып.
– Ал да гөл. Гел витаминнан гына торам. Ул кадәр уколга... – Чулпан саран гына елмайды. – Танышыңны очраттым дигән идең, ничек, алып киттеләрме? – Вераны әйтәсеңме? – Илһам күзен читкә алды. Чулпанның «алып киттеләрме» дигән сүзенә тиз генә ни дип җавап кайтарырга да белмәде. Әйе,
китте Вера... Китте...
Аның белән мәктәптә укыганда ук, химиотерапиягә беренче тапкыр килгәч танышкан иде Илһам, нишләптер аларның икесен дә олылар яткан бүлеккә салганнар иде. Җиз чәчле бу рус кызы белән юллары аннан соң да берничә тапкыр шушы больницада кисеште, бу юлы да биредә очраштылар. Йөзендә сипкелле борыны гына калкып калган Верага Германиядә арка миен күчереп утыртырга мөмкинлек табылган икән, шул сөенече белән уртаклашты кыз. «Яшим болай булгач, Ильгам, әле бик озак яшим!» – дигән иде беркөн генә Вера, шәрә башына сап-сары косынка бәйләп яткан мәлендә. Сөенергә өлгерсә дә, яшәргә өлгермәде. Германиягә дә өлгермәде. Китте... Егерме өч яше тулып, ике көн генә үткән иде – ничә еллар буе үзен газаплаган, бөтен сөяген ваткан- җимергән, канына агулы күзәнәкләр булып тулган каһәр суккан авыруга каршы көрәшерлек соңгы тамчы көче әнә шул сөенечкә генә җитәрлек булган икән...
– Үлде ул. Әтиләре алып китте. – Тавышының шулкадәр тыныч булуына Илһам үзе дә аптырады.
– Ничек шулай гади генә әйтә аласың? – Чулпан тәне буйлап кырмыскалар йөгерешкән шикелле калтыранып куйды.
– Мин андыйларны күп күрдем. Табигый хәл, – диде Илһам, Вераны кызганудан битәр, аның өчен күңеленнән сөенеп. Үзеннән берничә яшькә генә кечерәк бу кызның тән һәм җан газапларыннан бөтенләйгә котылуына ул чыннан да шатлана иде. Киткәннәр, бәлки, күпкә бәхетлерәктер дә ул... Җирдә торып калганнар гына кызганыч: алар үзләренең югалтуга дучар булуына кайгыра, күз яшьләрен түгә, киткәннәрдән битәр, үзләрен жәлләп елый...
Стена артында ишетелгән котны алырлык ютәлләү тавышының тынарга исәбе юк иде. Коридорда арба тәгәрәткән тавышлар ишетелде. Шык-шык басып, кемнәрдер үтеп китте.
– Дядя Коляда пневмония башланган, ахры. – Илһам, үтәли күрергә җыенгандай, каршы як стенага текәлде. – Реанимациягә күчерсәләр, всё...
– Нәрсә «всё?» – Шушы яшенә җиткәнче, больницаның ни икәнен юньләп белмәгән, тамагы авырткалаганны, салкын тигәнне, борыны тыгылганны чиргә санап, аларны, гадәттә, әнисе ясап биргән үлән чәйләре белән бик тиз уздырып җибәргән Чулпан өчен болар барысы да тәнне бизгәк тоткандай калтырарга мәҗбүр иткән бер куркыныч өн тоелды. Әмма халәтен йөзенә дә, тавышына да чыгармады.
– Безнең диагноз белән реанимациягә күчерсәләр, без аннан кире чыкмыйбыз инде...
Илһамның күзләрендәге якты зәңгәрлеккә күләгә төшкән иде.
– Авылга кайтасы килә. Ике атнадан Сабантуй икән, – диде ул, сагышланып. – Әти шалтыраттымы?
– Әйе. Монда киләм дигән иде. Йөрмә, дидем. Йөрәген бозмасын әле.
– Дөрес эшләгәнсең. Үзебез кайтырбыз.
– Сиңа юлда йөрергә ярар микән?
– Авылга – ярый. Тагын җиде ай буе бикләнеп ятмам инде.
– Җиде? Алайса... – Илһам тиз-тиз генә бармакларын бөкләп санап алды,
йөзе яктырып китте. – Яңа елга өчәү булабыз, димәк... – Керфекләренең кинәт дымлануын сиздермәс өчен түшәмгә төбәлгән булды. Күптән түгел генә ремонт ясалганга охшаса да, бер почмакта нәзек кенә булып озын ярык барлыкка килгән икән. Пәрдәнең алсулыгы шул ярыкка да кереп тулганмы?
– Башка бүләк көтмә! – Чулпанның да карашы иренең күзләре артыннан иярде. Күңеленең язгы ташу судай тулышуын сизеп, эчтән генә үзен сүгеп 
атты: гомер булмаганны, мәлҗерәргә генә тора. Бу палатада аның иренә хөкем карары чыгарырга җыенмыйлар бит. Дәвасын алыр, даруларын эчәр, өйгә кайткач, ни ашыйсы килсә – шуны әзерләр Чулпан, иренең арык тәненә дә, каләм калынлыгы гына булып калган беләкләренә дә тиз арада ит кунар, көрәеп китәр. Алар тормышка дүрт куллап, бергәләп чытырдап ябышачаклар, тереләчәк аның Илһамы, һичшиксез, тереләчәк! Моңарчы да вакыт-вакыт шушылай дәваланып чыккан бит әле, бу юлы да барысы да яхшы булыр. Яхшыга гына өметләнсеннәр әле...
Ишекнең киерелеп ачылуына икесе дә сискәнеп китте.
– Мин Насыйровны мактап та бетермәдем... ай-яй-яй... – Илһамның дәвалаучы врачы Ленара Ирековна, үзе белән бергә кергән Тимур Айдаровичка борылып, башын чайкады. – Күрәсеңме, палатага кызлар чакыра башлаган егетебез!
– Ленара Ирековна, бер юлга гафу итәрсең дип уйлыйм! – Тимур, башта Илһам, аннан Чулпан белән баш кагып исәнләште дә, Илһамга теләктәшлек күрсәтеп, күз кысып алды. – Тәртип бозарлык булгач, шәп бит инде! Тереләбез дигән сүз!
Палатага чит кешеләргә керү тыелса да, врачлар күрмәгәндә, мондый тәртип бозулар булып тора, моны барысы да беләләр.
– Сез хатынымы? Урамнан кергән кием белән постельгә утырмагыз, әнә, урындык бар. – Янып торган чибәр врач ханым таләпчән дә икән, Чулпанга кырку гына шулай диде дә Илһамны торып йөрүе өчен битәрләп ташлагач, урынга ятарга кушты.
Караватның ак җәймәсен аяк очына этәреп, тыңлаучан бала шикелле, бөтен буе белән караватка сузылып яткан Илһам:
– Матурым, безнең Ленара Ирековна усал булып күренергә ярата гына, бер дә усал түгел ул! – дип, Чулпанны тынычландырырга ашыкты, үзе Тимур Айдаровичка борылып: – Пичәт сугыгыз инде, Тимур абый, шулай бит, әйеме? – диде, раслау көтеп елмая-елмая.
– Ну мин Ленара Ирековнадан үзем дә бераз шүрлим, Илһам. Ул рөхсәт итсә генә, раслый алам, – диде Тимур Айдарович, шаяруга кушылып. – Әле синең хәлеңне белим дип сугылуым иде. Ничек, алга табамы?
– Рәхмәт, бар да әйбәт, Тимур Айдарович. – Яшь ир чыннан да рәхмәтле караш белән ияк какты.
– Ул ашказаны авырта, ди. Ленара Ирековна, бәлки... – Чулпан, иренең «хәл әйбәт» дигәненә аптырап, сүзгә кушыласы итте.
Тик врач аны шунда ук кырт бүлдерде:
– Ә сез нәрсә көткән идегез? Гормональ таблеткалар билгеләдем. Мин әле аны больницадан чыгармыйм. Ирегезгә хәзер ныклы тәрбия, уход кирәк. Сиделка ялларга кирәк дигән идем бит үзенә.
– Сиделка? Мин үзем киләм, нишләп чит кеше ялларга? – Иренең бу хакта белеп тә, яшереп калдырырга маташуын аңламады Чулпан, каш астыннан гына үпкәле карап куйды.
– Чулпан, син кызыбызны кайгырт. Мин үзем ничек тә... – Илһам таяныч эзләп, янә Тимур Айдаровичка инәлеп төбәлде. – Тимур абый, Чулпанны сохранениега салдылар, шуннан качып минем янга килгән. Аңлатыгыз әле үзенә, аңа монда йөрмәү яхшырак бит...
Тимур Айдарович бераз югалып калгандай иде. Башта Ленара Ирековна белән ым кагып кына аңлашкандай итте, шуннан соң гына, батырлыгын җыеп,
Чулпанга борылды. Карашы кисешкәч, тагын төпсез күлгә төшеп баткандай булды, фикере чуалды. Чулпан аңа ике күзен тутырып, туп-туры караган да яклау көтеп текәлгән иде.
– Сохранениега кызык өчен генә салмыйлар, Чулпан, димәк, шулай кирәк. Бәбиегезне кайгырт. Сиңа стресслар ярамый, бу тирәдә йөрмәвең әйбәтрәк, Илһам дөрес әйтә. Аның янына кеше табылыр, борчылма. – Тимур, үзе дә сизмәстән бу икәүнең, хәзер инде өчәүнең тормышына көннән-көн ныграк бәйләнә баруын, моның үзе өчен никадәр куркыныч һәм газаплы икәнен алдан ук аңлап тора иде.
Тимур Айдаровичның сулыш алуына тиклем бик бирелеп күзәтеп торган табибә, ике кулын халат кесәсеннән чыгармый гына, Чулпанга эндәште:
– Ирегезгә инвалидлык биреләчәк, нинди документлар кирәклеген белешерсез, – диде, шулкадәр табигый, гадәти, көн дә кабатланып торган бер хәл турында сүз уңаеннан гына телгә алгандай. – Без ремиссиягә өметләнәбез өметләнүен, тик бернәрсәгә дә гарантия бирә алмыйбыз.
Инвалидлык? Димәк... Илһамның берни әйтмәвен, артистлануын, караватыннан торырга ярамаган килеш тә урамда йөрик дип, аскы катка тиклем төшеп җитүен ничек аңларга? Үз хәленең ни дәрәҗәдә җитди икәнен белеп бетермиме, әллә, белеп тә, Чулпанга белгертүдән куркамы? Ни өчен яшерә, үзен шулай беркатлы сабый урынына тота ул? Чулпанның күзләренә яшь бөялде. Бит алмасын әчеттереп түгелә башламасын берүк дип, керфекләрен челт-мелт китерде, күз яшен эчкә йотарга тырышты. Җебеп төшәргә җыенуына үзен тагын, тагын ачуланды, бар уен көнчыгыш гүзәлләренекедәй чем-кара күзле чибәр врач ханымның ак халат изүеннән күренеп торган нечкә көмеш чылбырына юнәлтеп, карашы белән шунда кадакланды.
***
Коридор буйлап атлаганда, Тимур Айдарович үзен аякларына авыр гер тагылгандай хис итте. Җиңеллек көткәндәй, халат төймәсен берәм-берәм ычкындырып ташлады. Күңеленә юшкынга охшаган бер нәрсә кереп оялаган – кырып кына төшерә торган түгел. Ленара Ирековнаның: «Күп булса, бер ел», – дигән сүзләре ягылдымы соң юшкын булып? Аны гаепләве түгел, Тимур үзе сорады. Илһамны, бәлки, Израильдәге клиникага җибәреп булыр дигән өмете бар иде. Ленараның җавабы кискен яңгырады: «Тимур Айдарович, могҗизага өметләнмә. Күп булса, бер ел...» – диде ул, үзенең тәҗрибәсенә таянып.
Палата ишегенә үрелгән кулын кире төшерде. Обход вакыты түгел, кая, кем янына кереп баруы? Үзалдына башын чайкады. Аның онытылырга, уйларында адашып йөрергә хакы юк иде. Ишекне ачты, исәнләшеп эчкә узуга, туп-туры тәрәзә буена – түрдә ятучы авыру янына юнәлде. Атлаган уңайга:
– Төнлә дискотекага чыгып качканнар юкмы? Хәлләр әйбәтме? – дия-дия, палатадагыларның хәлен сорашып алды.
– Тимур Айдарович, бу корсетны йомшагракка алыштырып булмыймы соң? Арканы кисә!
– Миңа иртәгә утырып торырга ярый дигән идегез... Дискотекага да ярый инде алайса...
Инде хәлләре шактый җиңеләеп, тел чарларга гына торган егетләргә җавап бирмичә, Тимур Айдарович алга узды, тигез каты ятакта башын читкә борып яткан ирнең җил ашаган какча йөзенә иелде.
– Йокы туйдымы, Камалов? Ничек сезнең хәлләр?

Беркөн төзелештән «Ашыгыч ярдәм» алып килгән татар агае иде бу, операциядән соң әле ике-өч айсыз аягына басарга ярамаячак иде аңа. Һәрхәлдә, шуннан соң ипләп кенә утыра, аннан йөри башлар дип бик өметләнә Тимур.
– Күлмәк белән тугансың, ахры, абзый. Үзәк нерв системасына зыян килмәгән.
– Кайчанрак... торып йөреп булыр икән? Болай... кеше кулына калып яткач, хөрти бит әле, Тимур Айдарович. Авыртуына ничек тә түзәсең әле аның... – Ирнең сөякчел бармаклары ятак читенә тотынган, әкрен генә калтырый иде.
– Вакыты җиткәч әйтербез. Әле алдый алмыйм, – диде Тимур. Тумбочка өстендәге стаканда әллә кайчан суынып беткән, өсте элпәләнеп чыккан чәйгә игътибар итеп: – Сезнең янда бүген караучы кеше юк, дигәннәр иде кызлар. Балаларыгыз шәһәрдәдер бит? – дип сорамый түзмәде.
Авыру ир, бу як чигәсендәге ак чәчен дә күрсәтергә теләгәндәй, башын икенче якка борды, тиз генә дәшмәде. Калтыраган кулын күкрәк тирәсенә китерде. Гомер буе авыр эштә эшләп үзләре дә ташка әйләнгәндәй күренгән бармаклары һаман сизелер-сизелмәс дерелди иде.
– Балала-а-ар... – диде ул, йөзенә сарылган гарьлек хисен яшерә алмыйча. – Их, доктор, үз кавемеңә өйлән икән ул. Картлык көнеңдә рәхәт күрәсең килсә... – Сөякчел бармаклар ак җәймәне түш тирәсенә йомарлады. – Мин дә... ятмас идем менә болай хатынга да, балаларга да кирәксез булып. Үзем гаепле. Шул балалар дип, гомер буе баш күтәрми эшләдем. Дипломымны читкә томырып, кайда грузчик, кайда дворник булып чаптым, акча шәбрәк төшә, имеш. Аннан төзелешкә киттем. Кая барасың, малайга квартира кирәк, кызга тәтәй кием кирәк... Үз кавемеңдә хатын беткән шикелле, күзең-башыңны тондырып Машалар артыннан чапкач, кемне гаеплисең. Аннан туган балалар да ата- ана хакы хакларга тормый икән ул, доктор... Әнә, чиратлап килгәләделәр дә ялыктылар. Белдерү буенча берәр очсызрак караучы табылмасмы дип эзлиләр. Тере мәетне кем кирәксенсен... – Ирнең керфегенә көмеш тамчы эленде.
Аның яныннан да авыр тойгы белән чыкты Тимур Айдарович. Энә артыннан калмаган җеп шикелле тагылган уйларын ияртеп үз бүлмәсенә таба борылганда, аны каршысына кызу-кызу атлап килүче Илфат Бариевич дәшеп туктатты:
– Тимур Айдарович! Анда Камаловның хатыны килгән, син сөйләшеп ал пажалысты. Минем сабырлыгым җитми!
– Мин Камалов яныннан чыктым гына. Хатыны анда түгел иде. – Тимур Айдарович, күземә күренми калмагандыр бит дигән сыман, артына әйләнеп карады.
– Анда ир кайгысы юк әле. Хәзер кабинетыңа җибәрәм. – Илфат Бариевич, алдыннан чебен кугандай, кулы белән селтәнеп, кирегә борылды. – Ураган!
Өстәле янына барып җитә алмады Тимур Айдарович, ишек җиле белән бергә: «Барыгызны судка бирәм!» – дигән сүзләр бәреп керде. Нинди генә хәлләргә юлыкса да, сабырлыкны юлдаш итәргә күнеккән ир-егет артына әйләнмәде. Берни ишетмәгәндәй, салмак кына атлап, урындыгына барып утырды. Башын күтәрми генә, алда яткан кәгазьләрне рәтләргә тотынды.
– Батюшки! Сез монда эшлисезмени?
Тавыш иясенең бот чабып гаҗәпләнүенә генә күтәрелеп карады һәм давыл булып бәреп кергән бу хатынны таныгач, Илфат Бариевичның ни өчен сабырлыгы җитмәгәненә бик тиз төшенде. Дөньяны киң дип йөргән бул син... шулкадәр тар! Һәм... беркем дә синең юлыңда очраклы гына пәйда булмый.
Һәркем үзе бер сабак йә гыйбрәт булып, тормышыңа үтеп керә, аннан кайчан бик сирәк, кайчак, киресенчә, әледән-әле үзенең барлыгын искәртә дә тора. Ханымның исеме хәтердә калмаган, ә менә бәрәннекедәй вак сары бөдрәләре, кешеләргә ачу белән карарга күнеккән сыек зәңгәр күзләре хәтернең якын почмагында гына посып яткан икән.
– Ә сезгә кем кирәк иде? – Тимур Айдарович аны таныганын яшермәде, кул белән ишарәләп, үзе каршындагы урындыкка күрсәтте. – Ни йомыш? Гафу үтенәм, исемегезне хәтерләмим...
– Мария Петровна. – Хатынның тавышы тигезләнде. Тик көтелмәгән очрашу аны бераз гына үз тәртәсеннән чыгарган иде, ахры, ни әйтергә белмичә, тукталып калды. Белдерү буенча танышырга дип килгәнмени – бармаклары белән тиз-тиз кагылып, чәчләрен сыпырып куйды, хәзер олысының-кечесенең өстендә күренгән, әсирләрнеке шикелле буй-буй сызыклы күлмәгенең кыска итәген тарткалагандай итте. – Ә сезнеке... Тимур бит, шулаймы?
– Әйе. Ничек сезнең аяк, үзен сиздергәне юкмы? – Сүзне юри шуннан башлады Тимур Айдарович, судка бирәм дип давыллап килеп кергән бу хатын белән әрепләшеп, үзенең болай да көзге көнгә охшаган кәефен тагын да ныграк кырасы килми иде.
– Аяк? Ә-ә, юк, шул килеш үтеп китте ул. Мин...
– Сөйләгез. Тик кыскарак тотыгыз. – Тимур стенадагы сәгатькә карады. – Мин бераздан операционный блокта булырга тиеш.
– Алайса, минем иремә операцияне сез ясадыгыз? – Мария Петровна, ышанасы килмәгәндәй, башын кыегайтты, күзләрен ни өчендер тар гына сызык калдырып, Тимурга төбәлде. – Неужели ул хәзер гомер буе шулай постельгә берегеп ятачак?
– Кем сезгә шулай диде? – Тимурның йөзенә сагаю йөгерде.
– Бөтен кеше шулай, ди. Умырткалыкка операция ясатырга ярамый, диләр. Әнә, безнең эштә Наташа гомер буе умырткасында грыжа белән яшәгән иде, операциядән соң аягына да баса алмый хәзер, икенче аен ята инде. Ясатмаган булса, элеккечә йөрер иде әле шунда. Канишны аягына бастырырга ашыкмыйлар, врачлар җүләр штоли алар... Болай бу даруга акча бир, тегесенә бир... Терелсә, нинди файда аннан... – Мария Петровна үз ире турында тәмам оныткан, кемнедер сүгәргә җай чыкканга сөенеп, тәмләп авыз чайкарга җыена иде.
– Карагыз әле, ханым. Мин сезнең Наташаны да, аның ни сәбәпле аякка басмавын да әлегә белмим. Сез ирегез турында белешергә дип килгәнсездер бит? Аның эш урынында егылып төшүен, ашыгыч операция ясарга туры килүен дә беләсездер. Ул мәлдә гомеренең кыл өстендә булганын да әйткәннәрдер... Әгәр вакытында ярдәм күрсәтмәсәк, үзегез дә чамалыйсыздыр...
– Эш урынына барып, ояларын туздырып кайттым әле. Аңа инвалидность бирергә тиешләр! Акча да түләргә тиешләр! За моральный и за материальный ущерб! Суд юлында озак йөртәм мин аларны!
– Инвалидлыкны эш урыны бирми.
– Сезнең врачлар да кулга тоттырам дип тормый әле! – Мария Петровнаның тавышы элеккечә бөердән чыга башлады. – Әнә ул хирургыгыз... исемен язып алдым... – грубиян! Мине гаепләп маташа ещё...
– Артык сораулар биреп, теңкәсенә тигәнсездер. Иремнең хәле ничек, аңа ярдәм кирәкмиме, аны кем карый дип, сораулар белән күмеп ташлагансыздыр... Хатын аның ирониясен тиз генә аңламады. Кыска керфекле күзен янә кысып
бетерде, тураебрак утырды:

– Балалар кеше тапты инде. Заразылар, сиделкалары да, симерүләре җиткән, сәгатенә фәлән сум дип шунда ук такса куялар! Әллә бездә хәзинә сандыгы бар... – Ә нишләп ирегез янында үзегез утырмыйсыз? Беркемгә дә акча түлисе булмас иде. Яки улыгыз-кызыгыз килми? – Тимур Айдаровичны бу сөйләшү дә, каршысында утырган бу хатын да тәмам ялкыткан иде, тик әдәп саклап, әлегә чыгырыннан чыкмый түзде. – Сәламәт чакта әтиләре кирәк булгандыр бит? Ә хәзер ризыкны кашык белән ашатырга, «утка»ны алып керергә, алып чыгарга калгач яки катетерның ни икәнен күргәч, нәрсә, ата кеше икәнен бик тиз оныттылармы? Ә шундый ук хәл иртәгә, гафу итегез, сезнең белән булса? Сездән дә йөз чөерәчәкләрме? Үзләренең дә балалары бардыр, шәп үрнәк
күрсәтәләр...
Мария Петровна ирен читен тешләде, иренен очлайтып, нидер әйтергә
җыенды да, кире уйладымы, каршы дәшмәде.
Тимур Айдарович тагын сәгатькә борылды. Урыныннан торды.
– Мине операционныйда көтәләр. Соңга калырга хакым юк, – диде ул, сүзне
артык сузарга җыенмыйча. – Ирегез аякка басачак, тик вакыт һәм яхшы тәрбия генә кирәк аңа. Андый тәрбияне чит-ят бер сиделка бирә ала дип уйлыйсыз икән, үзегез карагыз...
Ямьсезлек белән гамьсезлек шулкадәр аваздаш икән... Шуңа әле генә төшенде Тимур Айдарович...
***
Бар нәрсә үзгәргән һәм берни дә үзгәрмәгән кебек...
Больницадан чыккач, авылга кайтып килделәр.
Тәүге тапкыр аяк баскандай, чишмә буеннан әллә ничә урады Илһам. Беркайчан да, бер тапкыр да күрергә өлгермәгән әнкәсенең чардуганын буяп
кайтты. Кабере караулы иде, өстендә тәбәнәк сары ромашкалар үсеп утыра. Дога белми иде, читкә басып, күңеленнән генә аның белән сөйләште. «Минем кызым туачак, әни! Ишетәсеңме, минем кызым! Синең оныгың... Әтигә шулай дигән идем, малай булса лутчырак, кәнишне, ди. Имеш, нәсел дәвамчысы! Кызым да минем дәвамым бит инде. Синең дәвамың. Безнең
нәсел! Аның үскәнен күрәм әле мин. Яшим әле мин, әни...»
Шул төнне әнкәсе төшенә керде. Чулпан белән икесе, өйдә кызу дип, верандага йокларга ятканнар иде. Төн уртасында Илһам бөтен тәнен көзән җыерганга, бөгәрләнеп килүенә уянып китте. Аякларын умакчы була – кул бармакларын тыңлата алмый, авызын ачып Чулпанына дәшмәкче – теле тибрәнми, аңкавына ябышкан кебек. Көчле авырту инде бугазына менеп җитте, җитмәсә, үтереп косасы килә, башы әйләнә. Шулвакыт янына баштанаяк өрфия ак җәймәгә төренгән әнкәсе килде дә үзенең мамык кебек кулын Илһамның маңгаена куйды. Ул кул шулкадәр йомшак – гүя чыннан да мамык! Үзе кайнар да түгел, салкын да түгел – гаҗәеп бер рәхәтлек бөркелә. Илһам, әнкәсенең йөзен күрергә теләп, башын күтәрмәкче булды, тик ничек кенә тырышмасын, юк инде, аермачык итеп һич кенә дә күрерлек түгел. Аклы- каралы фотокарточкасын бик яхшы хәтерли югыйсә: маңгай турысыннан кыл урталай ярылган чәче колак артына җыелган; ул чәчне дә, түп-түгәрәк йөзендә карлыгач канаты шикелле кайтарылып торган кашларын да, елмаерга җыенгандай, чит-читенә бер сер яшеренгән иреннәрен дә балачакта, апа- абыйсы күрмәгәндә, яшеренеп әллә ничә тапкыр сыйпаганы булды Илһамның. Менә хәзер әнисе үз гомерендә беренче тапкыр шулкадәр якын булып янына килеп баскач, ул чәчкә, кашларга, иреннәргә бармак белән чын-чынлап кагылырга була бит! Тик нигә соң әнисенең йөзен һаман күрә алмый? Нигә әнисе бер сүз дә дәшми? Нигә Илһамның куллары агач шикелле катып калган да нигә әнисенең бармакларына орынып: «Әни, зинһар, китмә! Мин бит сине, шушы яшемә җитеп, тәүге тапкыр күрәм. Китмә!» – дип эндәшә алмый?.. Дәшә алмаса да, уң кулын язып, әнкәсенең өстенә капланган ак җәймәне бар көченә йомарларга җитеште Илһам: китмә дип ялваруын шулай аңлатырга теләве иде.
Төш белән өн бергә буталды. Ул коточкыч авыртудан арынып, күзләрен ачты. Сул кулын селкетеп карады – бармаклары йөри. Сак кына аяк бармакларын селкетергә итте – алар да хәрәкәттә. Ә уң кулы... карават читенә шуышып төшкән ак җәймәне җан-фәрманга кысып тоткан иде.
Шәһәргә кайткач, мондый төннәр берничә тапкыр кабатланды. Йөкле хатынын борчымас өчен, тешен кысып түзәргә тырышты Илһам, даруларны төймәләп-төймәләп ашады. Ул яшәргә тиеш иде. Сабыр булырга тиеш иде. Көчле булырга тиеш иде.
Чулпан да ирен борчымас, үзенең ничек көйгәнен аңа сиздермәс өчен бар көчен йөрәгенә төйнәде. Ире эштән туктаган мәлдә үк үзе дә кибеттән киткән иде – айның һәр көнен, көннең һәр сәгатен икәү бергә үткәрергә теләде ул. Ике кулына өйдә эш тә тапты: заказга тортлар пешерергә тотынды. Булачак кызы белән сөйләшә-сөйләшә, авыз эченнән җыр көйли-көйли плитә тирәсендә кайнашканда, иренең ишек яңагына сөялеп, елмаеп күзәткәнен күрә дә онлы бармагы белән аның бит очына кагылып үтә: «Син безгә берәр җыр куй, әтисе, кызыңның биисе килә әле монда...»
«Әтисе» дигән тәмле сүздән исереп, Илһам зал ягына чыгып китә, ноутбукны ачып, җыр эзләргә тотына.
Әллә каян гына бер үк җырга килә дә төртелә бармаклары: «Бәхетле бул, җаным,
Бәхетле бул...»
Теге көнгә тиклем, җыр кинәт өзелгәнче шулай булды. Аннары...
«Ашыгыч ярдәм» машинасы аңсыз калган Чулпанны больницага алып китте.

Әсәрнең 2 нче бүлеген сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 4, 2020

Фото: pixabay

Теги: повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев