Логотип Казан Утлары
"Шифалы куллар" бәйгесе

Хирург

Кайчан да булса бәлагә дучар буласын белсә, кеше, мөгаен, бөтенләй башкача яшәр иде, дөньяга һәм башка кешеләргә мөгамәләсе икенче булыр иде. Әмма киләчәктә көткән фаҗигаләр турында белү дә кешене яхшы якка үзгәртер, миһербанлы итәр дип ышанырга мөмкинме икән?..

1

Ноябрь азагында машинаның җәйге көпчәкләрен кышкыга алмаштырырга дип, йорт астындагы гаражга кердем. Гараж түрендә яңа машина торганын күрдем һәм, аның капкачын ачып, моңарчы таныш булмаган ир-егетнең аккумулятор беркетеп маташуын абайладым.

Мин үз эшемә керешкәндә, ул машинасын бикләде дә гараж капкасына таба юнәлде. Язын-көзен билем авырткалап тора, менә хәзер дә бер тәгәрмәчне урнаштыргач, туктап хәл алырга булдым. Көч-хәл белән маташуымны чамалаптыр инде, минем турга җиткәч, ул туктап исәнләште һәм:

– Абый, ярдәм кирәк түгелме? – диде.

Мин сөенеп, аңа кул бирдем. Һәм без, икәүләшеп, тиз арада көпчәкләрнең калган өчесен алыштырып куйдык.

Бу Рәмис исемле ир-егет күрше подъезддагы фатирга әле яңа гына күченгән булып чыкты. Онкология диспансерында хирург булып эшләве, хатыны да медицина өлкәсендә хезмәт итүе, бәби көтүләре хакында сөйләшә-таныша торгач мәгълүм булды.

Казанда туып үскән, укымышлы, зыялы егетнең татарча матур иттереп сөйләшүе күңелемә бигрәкләр дә хуш килде.

Эре сөякле, уртачадан озынрак буйлы, киң җилкәле бу егеттән яхшы энергия бөркелеп тора. Төз, туры борынлы, кысыграк коңгырт күзле булгангадыр, башта мин аны Урта Азиядән килгән кешедер дип уйлаган идем. Бу турыда үзенә әйткәч, ул көлеп куйды.

– Мине әллә кемнәргә охшаталар. Базарда йөргәндә, Үзбәкстаннан түгелме дип сораганнары бар. Сакал җибәреп йөргән чакта Кавказ кешеләре дә якташларына караган кебек карыйлар.

 Чын Казан татары шундый булырга тиеш инде ул, – дидем мин. – Безнең урам очында кафе бар. Кереп тамак чылатып, капкалап алмыйбызмы?

– Була ул. Бүген рульгә утырмыйм инде, иртәгә, берсекөнгә – ял. Өйдә бүген ашарга пешерүче юк. Хатынны әбиләренең авылына саф һава суларга илтеп куйдым. Якшәмбе кичендә барып алам. Өйгә кереп кулларны юып чыгарга кирәк.

– Кафеда юарбыз, – дидем мин.

Без кафе ябылганчы сөйләшеп утырдык. Ул миңа бер вакыйганы, язмышына кинәт көтелмәгән борылыш ясаган тетрәндергеч хәлне сөйләде.

– Бу турыда язарга ярыймы, рөхсәт бирәсеңме? – дип сорадым мин, инде өйгә кайтып җитәрәк.

Ул беравык башын аска иеп, дәшми барганнан соң: – Үзеңә кара, – диде.

Бу инде аның ризалыгын алдым дигән сүз.

2

Ике мең дүрт йөз җитмеш сигез ел элек Кос утравында дөньяга килгән грек табибы монда туса, кем булыр иде икән? Табиблар нәселеннән җиргә аяк баскан бу бөек зат бүген, безнең илдә, безнең шартларда дәвалаучы яки минем кебек хирург булып эшли алыр иде микән? Сәер сорау. Хәтта мәгънәсез сорау түгелме? Ләкин менә шундый карап торуга тозсыз тоелган сораулар, телисеңме-теләмисеңме, гел калкып торалар. Әгәренки алар туа икән, бәлки, тикмәгә түгелдер? Бәлки, кайсыдыр бер җитди, төпле, иң зур сорауга җавап кирәклектән мондый вак-төяк уйлар да яшәргә хаклыдыр.

Шушы уйлар белән Рәмис машинасына таба атлады. Нишләп болай соң: һәр операциядән соң, уңышлы үтүгә карамастан, әллә нинди сораулар баш миен тинтерәтә. «Ни җитми сиңа, Рәмис?!» – дип куя ул үзенә. Аллага шөкер, баш бар, куллар нык, эшлисе килә, белем җитәрлек, коллективта абруе зур.

Әллә соң алга таба да тормыш һәрвакыт шулай талгын агым белән бармаячагын сиземләүдәнме бу? Ә нигә әле гел каршылыклар, киртәләр, авырлыклар көтеп яшәргә?..

Киләчәктән шүрләү, алда буласы котылгысызлыклардан курку табигыйдер инде ул. Ялгышларсыз, хаталарсыз яшәү мөмкин дә түгелдер. Иң оста пешекче дә суган тураганда, еш кына бармагын кисеп җәрәхәтли. Иң оста атлетның да егылмый калганы юк. Төзеклеге камил саналган самолётлар да кайчак һәлакәткә юлыга. Дөрес юлдан барам дигән зур җитәкче дә кайвакыт чалыш юлга кергәнен соңыннан гына аңлый. Ә хирургның эше, ахыры уңышлы тәмамланган сурәттә дә, шундук сөенә торган түгел, күпмедер вакыт үткәнен көтәргә кирәк, хәтта еллар узгач кына бәяләп була торганнары да бар.

Машинаны кабызгач та кузгалырга ашыкмады әле ул. Тагын бөек грек тынгылык бирми.

«Медицина – иң затлы, иң игелекле сәнгать, – ди ул. – Әмма кайбер надан әтрәк-әләмнәр аркасында, алар җәзасыз кала биргәндә, медицина башка сәнгать үрнәкләре фонында бик түбән төште. Бу күренешнең иң төп сәбәбе – дәүләт тарафыннан оятсыз, намуссыз бәндәләрнең җәзага тартылмаулары. Иң зур җәза – залимлек икәнне онытучылар күбәйде...»

Оятсыз, намуссыз кешегә залимлек нәрсә ул? Кем икәнен чыраена бәреп әйтсәң дә, төкерә ул синең сүзеңә һәм синең үзеңә.

Бөек грекның медицинаны сәнгатькә тиңләве кызык. Бәлки ул заманнарда сәнгатьнең дәрәҗәсе кеше җанын дәвалау югарылыгында булгангадыр.

Уй-фикерләр бер логика буенча гына барса, мондый киеренкелек кичермәс идем. Һәр уемның әллә ничә тамыры, әллә ничә тармагы бар. Һәр тармакка яңа уй-сораулар ялгана, ә яңаларының исә һәрберсе әллә ничәгә ботаклана да, аларында янә яңа уйлар бөреләнә.

Һәр өлкәдә, һәр нәрсәдә, һәр кешедә җитешсезлекләр күрү – синең камиллеккә омтылуыңның галәмәтедер ул, бәлки. Алайса, асылда, үз-үзеңнән канәгать булмауның аермачык билгесе түгелме соң ул?

Димәк, җиң сызганып, үз принципларыңа таянып, үз эшеңне дәвам итү мәслихәт. Фәкать шул гына кала. Ә бит моның өчен уңай шартларның булуы зарур. Икенче яктан караганда, беркемгә дә аерым уңай шартлар беркайда әзерләп куелмаган. Бер тарафта да: «Хуш киләсең!» – дип колач җәеп каршы алмыйлар. Кешеләр дөньясы бу.

Бәлки, арада комсызлар, хөсетләр, акча белән саташучылар булганга бу уйлар киләдер? Ришвәтчелек, гаделсезлек, әшнә-кодалык, профессиягә җиңел карау, җавапсызлык – боларның барысы да теге яки бу формада көн саен диярлек күзгә ташлана. Медицина өлкәсендә имәнгеч кенә түгел, гайре табигый булырга тиешле күренешләр дә гел очрап тора...

Ә менә бу уйларны бөтенләй баштан алып атарга кирәк. Юкса, кулларның бөтенләй салынып төшүе ихтимал.

Стоянка сакчысы белән берничә яшүсмер талаша. Кеше өчен иң кадерле нәрсә сәламәтлек икәнне болар әле аңламый. Сәламәтлекнең бөек байлык икәнен бу яшьләргә аңлатып та булмый. Тыгыз гәүдәлесе аты-юлы белән сүгенә. Шунысы кызык: яшәү мәгънәсе һәркемнеке үзгә һәм үзенеке – үсмерләрнеке бер төрле, сакчыныкы икенче төрле, минеке бөтенләй башка, баш табибныкы исә беребезнекенә дә охшамаган.

Ни гаҗәп: караңгы уйлар күңелнең кайсыдыр почмагына җайлы гына ятып, күпмедер дәрәҗәдә аңлатып булмаслык рәхәтлек тә бирә. Күрәсең, андый уйлар кирәк. Ник операциядән соң андый уйлар өере ныграк кайный? Җавапны әллә каян эзлисе юк. Пациент белән операция өстәлендә «очрашып», аның фаҗигасен күзең белән күреп, аң белән аңлап, җаның белән тоеп, ике куллап аны упкыннан тартып чыгарырга тырышканнан соң, хисләреңне, уйларыңны йөгәнләү, авызлыклау ничек мөмкин булсын?!

Дөньяның асылында фаҗига ята. Моны үзе бәлагә дучар булганчы, кеше аңламый, белми. Кешелек дөньясының фаҗигалелеге һәр кешенең үзенә күпмедер өлешенчә салынган, аның үзәгендә акыл белән генә абайланмаслык яман чыганак бар. Тирән акылга ия булмаса, кеше моңа гомере буена төшенмәскә мөмкин. Шуңа күрә дә бит халык һәм бала-чага шау-шулы, фейерверклы, салютлы, чуар чәчәкле, кабартма шарлы буш бәйрәмнәрне ярата.

Кайчан да булса бәлагә дучар буласын белсә, кеше, мөгаен, бөтенләй башкача яшәр иде, дөньяга һәм башка кешеләргә мөгамәләсе икенче булыр иде. Әмма киләчәктә көткән фаҗигаләр турында белү дә кешене яхшы якка үзгәртер, миһербанлы итәр дип ышанырга мөмкинме икән?..

Булды, җитте. Бу уйларның бер мантыйк һәм бер сызык буенча гына барасы юк. Бер-берсенә бәйләнерлек булмасалар да, алар бөтенләй көтмәгән яктан үзара ялганалар да, аларны ни чишә, ни өзә алмыйсың. Булды, җитте.

Әнә, җәнҗал куптарган үсмерләр дә китеп барды. Стоянка сакчысы читкәрәк каерылып, бер төкерде дә, будкасына кереп китте.

Менә машина янында чыпчыклар чыркылдаша. Нинди ямьле күренеш – нәни генә кошчыклар үзләренең яшәү мәгънәсен тапканнар түгелме? Алар яшәү бәхетен аңламасалар да, Әбелхәятнең ямен-тәмен мизгел саен, һәр күзәнәкләре белән тоеп, кешеләргә үрнәк бирергә теләгәндәй, аваз салалар, пырхылдыйлар, кыска гына канатларын кагып, барлык җан ияләрен куанырга өндиләр. Аларның яшәү сөенечен күзәткәч, апрель аеның тәмамланып килүенә, озакламый җәйнең чәчәк атачагына ышанмый мөмкин түгел.

Тагын бер хезмәт көне үтте. Операция уңышлы тәмамланды. Миңа егерме сигез яшь. Алда гомер диңгезе җәйрәп ята. Перспективага хилафлык килерлек бернәрсә сизелми.

Аны, гадәттәгечә, сөйгәне Мәликә көтә. Һәрвакыттагыча, ике күзе тәрәзәдәдер.

3

Мәликә инде әллә ничәнче тапкыр тәрәзәдән тышка күз салды һәм плащын җилфердәтеп эре адымнар белән килүче Рәмиснең кул болгавын күргәч, йөрәгенең ешрак тибә башлавын тойды. Нәкъ беренче очрашулардагы кебек. Тагын буянып-ясанып куярга җитешә алмадым бит инде, дип үзен битәрләп куйды ул.

Бусагада чәчәк бәйләме тотып Рәмис пәйда булгач, никтер үзен гаепле сизгәндәй булды, йөзенә кызыл төс йөгерде.

– Исәнме, тәти кыз! – диде Рәмис, чәчәк бәйләмен кызга тоттырып.

Ул аңа гел «тәти кыз» ди, чөнки Мәликә ярата алай диюен. Аның бу ике сүзеннән Мәликәнең чынлап та нәни кызчык та буласы килә, курчакка әверелергә дә риза, хәтта бу көчле куллы чибәр ир-егетнең башка төрле бер кечкенә уенчыгы булып калырга да әзер.

– Исәнме! Көннән-көн затлырак чәчәкләр алып киләсең, – диде ул, аларга бите белән кагылып.

– Син үзең дә көннән-көн гүзәлләнә барасың.

– Кая инде... – диде Мәликә, читенсенеп. – Әле бүген син килүгә кыяфәтемне дә рәтләргә өлгермәдем.

Рәмис аны кочып битеннән, иреннәреннән, чәчләреннән үпте.

– Синең рәтлисе җирең юк, син һәрчак гүзәл, – дип пышылдады ул.

Алар шактый вакыт бер-берсеннән күзләрен алмый елмаеп тордылар.

– Ашыйсың киләме? – диде Мәликә, Рәмиснең плащын элеп.

Ә Рәмис кызның менә шушы ике сүзен бик ярата. Ашыйсы килмәсә дә, хатын-кыздан бу сорауны ишетү һәрбер ир-атка рәхәт.

– Юк, минем тамак тук. Операциядән соң үзебезнең ашханәдә ашадым.

Рәмис диванга барып утырды һәм хәзер әйтәсе сүзе кызга ничек тәэсир итәр икән дип уйланып торганнан соң, тәвәккәлләде:

– Өйдәгеләргә: «Бүген кичке ашка Мәликәмне алып киләм», – дидем. Мәликә дерт итеп куйды:

– Бүген?! Әй, юк, әйдә башка көнне.

– Кайчаннан бирле шулай дип киләсең. Үзебез өйләнешергә йөрибез, ә синең әле әниемне бер тапкыр да күргәнең юк, – диде Рәмис, чак кына шелтә белгертеп.

– Анда бит синең әниең генә түгел, – диде Мәликә һәм чәчәкләрне вазага урнаштырырга тотынды.

– Мәҗит Нәҗипович та куркыныч кеше түгел. Аның бездә яшәп ятучы улы гына килде-киттеле шалапай, әмма син аспирантка башың белән аның ишеләрдән оялырга тиеш түгел, – диде Рәмис.

Аның тавышында эчке борчылу чагылды – Мәликә ул малайның зур проблема икәнлеген Рәмистән гел ишетеп тора.

– Укый аламы соң ул ичмаса? – диде Мәликә, янәшә утырып.

– Әтисе абруйлы кеше булгач, укытып йөрткән булалар инде шунда. Институтта укырлык егет түгел инде ул. Әтисе зур вазифада, әшнәләре күп. – Рәмис көлемсерәп куйды. – Таптык сөйләшер сүз, – диде ул, кызның кулын тотып. – Мин сагындым сине. Операциядән соң, караңгы уйлар, томанлы күренешләр арасында синең сурәтең чагылып-чагылып китә дә, күңелгә яктылык керә. Ярый син бар әле. Әйдә, хәзер үк безгә киттек.

Мәликә хәтта сискәнеп куйды:

– Туктале... Уф, йөрәгем...

– Курыкма, минем кардиохирург дустым бар, ул-бу була калса, йөрәгеңне тиз арада рәткә кертербез, – дип шаяртты Рәмис.

– Алар мине ничек кабул итәрләр икән соң?

– Минем сөйгәнемне ничек кабул итсеннәр инде, – диде Рәмис, кызны иңеннән кочып. – Иманым камил, син әнигә бик тә ошаячаксың.

– Ә үги әтиеңә?

– Ә аңа нишләп ошамаска тиеш син! Мәҗит Нәҗипович – зыялы кеше. – Рәмис көтмәгәндә уйга калды. – Ул безнең белән тора башлаганда миңа сигез яшь кенә иде... Егерме ел үткән... Мине тәрбияләүгә өлеш кертсә дә, үземә бигүк якын кеше булалмады инде ул. Башлы, акыллы кеше үзе. Әйбәт кеше... – Ул кинәт уйларыннан арынып җанланды: – Әйдә, җыен!

Әмма Мәликә кузгалмады:

– Туктале, ашыктырма.

Рәмис текәлеп карады:

– Кәефең кырылган шикелле...

– Әле генә уйга калганыңны күргәч, миңа да моңсу булып китте. Әнине кызганам, – диде Мәликә боек тавыш белән. – Алар да әти белән аерылыштылар. Әти, үзенә яңа хатын табып, Можга тарафларына олакты. Әни башка иргә чыкмады. Мин бердәнбер бала. Аерылышканга әни үкенми дә, уфтанмый да. Әти – бик авыр холыклы, үзен генә яратучы, каты кеше. Көнләшеп, әнине бимазалады. Алар аерылышканда, миңа ундүрт яшь иде. Үсмер вакытта андый конфликтлар бик авыр тәэсир итә бит.

– Әти барыбер әти инде ул. Аралашасызмы соң?

– Телефоннан. Былтыр ел азагында мин аларга барып та кайттым әле. Тормышлары бигүк тынычка охшамаган. Аларның уртак балалары булмады. Әти дә кызганыч инде. – Ул тирән итеп сулап куйды. – Рәмис, дөресен әйткәндә, минем кәефсезлегем әтием өчен борчылудандыр, мөгаен. Аңа бик куркыныч хәбәр әйткәннәр бит әле. «Рак предстательной железы» дигән шик белдергәннәр. ПСА нәрсә ул?

– Простато специфический антиген. Онкомаркер.

– Канында менә шул ПСА дигән нәрсә егермене тәшкил итә икән. Күпме ул?

– Күп. Нормада дүрттән артмаска тиеш. Томография үткәнме?

– Үткән.Томографиядә төгәл ачыклый алмаганнар.

– ПСА саны егерме булгач, кичектермичә, биопсия ясатырга кирәк.

– Анысы нәрсә тагы?

– Анализ өчен простатаның җепселләрен алалар да, гистология үткәрәләр.

Анда инде барысы да төгәл ачыклана – ракмы, юкмы. Рак булса, аның нинди төре, стадиясе... Һәм нинди дәвалау кирәклеге, операцияме, лучевая терапияме... Әйдә, әтиеңне монда алып киләбез дә яхшылап тикшертәбез. Үземнең күзәтүем астында. Бездә яңа җиһазлар. Яман шешнең башлангыч стадиясе булса, озакка сузмыйча, радикаль операция ясау мәслихәт. Кирәк булса, операцияне үзем ясармын.

– Аны монда алып килеп, операция ясарга рөхсәт булырмы соң?

– Оештырам мин аны. Иртәгә үк сөйләшә башлыйм.

Мәликәнең күзләре дымланды, елаудан чак кына тыелып:

– Кайлардан очрадың син миңа?! – дип, дерелдәгән иреннәре белән егетне битеннән үпте.

– Язмыш ул, – диде Рәмис.

– Язмыш... – дип уйга калды Мәликә һәм кыюсыз гына сорап куйды: – Никахны кайда укытабыз соң?

– Аны кыз ягында укыталар инде, – диде Рәмис һәм торып киерелеп куйды.

– Ә туйны, әлбәттә, үзебездә гөрләтәчәкбез, – дип, көр тавыш белән өстәде ул. – Кайда яшәрбез?

– Бездә. Монда, синең съемный фатирыңда яшәмәбез бит инде. Бераздан фатир сатып алырбыз, бер бүлмәлене булса да.

Рәмис Мәликәнең кинәт пошаманга калганын күрде һәм моның нидән икәнен дә аңлады. Рәмисләр фатирында бөтенесе бер түбә астында яшәячәкләр – Мәликә шуңа шөбһәләнә.

– Үги әтинең малае тагын ике елдан укуын тәмамлый да Уфасына кайтып китә, – диде Рәмис. – Бәлки, иртәрәк тә ычкыныр, чөнки укуын тәмамлыйсына бигүк ышанып җитмим әле мин. Әйдә инде, утырма. Киттек.

– Каушыйм, – диде Мәликә, чыннан да каушаганына ышанырлык итеп.

– Әни – менә дигән олы җанлы кеше, Мәҗит Нәҗипович та тар күңелле түгел.

– Нәрсә киим икән? – дип, әрле-бирле йөри башлады Мәликә.

– Ни кисәң дә ярый. Сылу кешегә солы капчыгы да килешә, – диде Рәмис, елмаеп.

Мәликә күкрәк тутырып сулыш алды да:

– Мин тиз генә юынып чыгыйм инде алайса, – диде.

Мәликә ванна бүлмәсенә кереп киткәч, Рәмиснең башында бер генә уй урын алды: Мәликәнең әтисен монда алып килеп, җентекле диагностика үткәрү. Кичектерергә ярамый!

Шифоньер ишеге ачык. Анда Мәликәнең киемнәре. Танышканда, әнә теге сары көрән курткадан иде ул. Рәмис ял көннәрнең берсендә Сәүдә үзәгенең йорт җиһазлары кибетенә барды – өйгә яңа диван аласы бар иде. Ошаган диван табылмады, үтеп барышлый шул ук сәүдә йортының ОБИ дигән кибетенә керде. Анда күз явын алырдай гөлләр, чәчәкләр саталар. Шунда йөргәндә, төз буйлы, мөлаем йөзле, матур тавышлы бер кызның сатучы хатын белән сөйләшүе колакка чалынды. Сүз ниндидер экзотик гөлләр хакында бара иде. Озынча буйлы, төз гәүдәле бу кызның тавыш тембры да, бераз көйләп сөйләве дә матур. Зәңгәр күзләр, төз борын, ике кызыл чияне хәтерләткән иреннәре, чәчләрен артка җыеп куйганлыктан йөзенең һәр сызыгы, һәр чалымы дөрес һәм төгәл яратылган икәне аермачык беленә. Төс-битеннән күренеп тора – моңарда угро-фин каны бар. Казан татарлары арасында азмыни марига, удмуртка охшаган кешеләр.

Рәмис кызларның сөйләшкәнен тыңлап торды. Әңгәмәнең эчтәлеге түгел, сатучыга акыллы киңәшләр бирүче гүзәл кызның күңел грациясе үзенә тартты.

Аларның әңгәмәсе тәмамлангач, Рәмиснең дә үсемлекләр буенча гыйлемле бу гүзәл зат белән сөйләшәсе килә башлады.

Исәнләшеп, гафу үтенеп, Рәмис аңардан юри генә киштәдәге берничә гөл турында сораштырган булды. Кыз акыллы итеп аңлатып бирде. Исеме Мәликә, университетның биология факультетын тәмамлап, аспирантурада укый икән. Мәликә орхидея чәчәге алырга килгән. Рәмис аңа орхидеялар арасыннан иң матурын алып, бүләк итте. Аннары кафега кереп, кичке ашны ашадылар. Шул көннән үк башланды аларның мәхәббәте.

Мәликә – тыйнак, акыллы, зыялы кыз, Мари республикасында туып-үскән. Әтисе гомер буе йә завсклад, йә учётчик булып сәүдә складлары тирәсендә хезмәт иткән. Әтисенә түгел, әнисенә охшагандыр Мәликә. Әнисе турында ул шундый матур итеп сөйли, хәтта шигырь яки җыр тыңлаган кебек буласың. Әнисе мәдәният институтын тәмамлаган, озак еллар музыка училищесы директоры булып эшләгән, хәзер исә Волжск районының мәдәният һәм спорт бүлеге белән идарә итә икән.

Гаҗәеп хәл – танышканнарына инде бер ел була, ә тәрәзә төбендәге Рәмис бүләк иткән орхидея шушы ел эчендә инде өченче тапкыр киерелеп чәчәк атты. Бу бит тикмәгә түгел – димәк, бу гөлне Мәликә җан җылысы белән яратып карый.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

Теги: повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев