Каршылыклар кыры (повесть)

1. Cугышчан бурыч

Татвоенкоматның туплану пунктында ничәдер тәүлек куна-төнә интегеп, чиләнеп беткәннән соң, Әлфисне һәм аның белән тагын ике кешене ниндидер майорга чакырттылар. Алар керүгә, бүлмә хуҗасы – күзләре шешенке кабаклары астына яшеренгән, пеләш башлы карт – ыурыныннан авырсынып кына кузгалды да диварга эленгән СССР картасы янына барып басты. Бүлтәйгән корсагы мөмкинлек биргән кадәр иелә төшеп, шуннан нидер эзләде. Аннары бусага төбендә таптанган ир-атка, борылмыйча гына:

– Ну, орлы, бире килегез! – дип әмер бирде.

Тегеләр, бу нинди әкәмәт күрсәтер икән, дигәндәй, бер-берсенә карашып, җиңелчә генә аракы исе аңкытып торган офицер тирәсенә өерелештеләр. Ул кулындагы күрсәткеч таягы белән картаның аскы өлешендә, каядыр Урта Азия чүлләрендә «адашып» йөри иде. Әллә географиядән бик үк хәбәрдар түгел, әллә башы чатнабрак тора идеме, кыскасы, өметсез рәвештә Арал диңгезенә кереп «баткач», «йәле, малый, шул чёртова Узун-Агач станциясен табып бир!» дип, таягын карсак буйлы егеткә сонды. Һәммәсе дә сәхнә пәрдәсе зурлыгындагы сызымлы әсбапның «чабуына» карап кадалдылар. Әлфис «Узун-Агач» дигәннең бетереп татарча яңгыравын ишеткәч, ихтыярсыздан горурланып куйды һәм «безнеңчә, иң дөресе Озын Агач буладыр инде ул» дип, эченнән генә хатаны төзәткәндәй итте...

Шуның артыннан ук, бик хәтәр борын-каш җыерып, ифрат эшлекле кыяфәткә кергән иптәшләре белән, барабан корсаклы майорны, хәрби картада хәлиткеч һөҗүм юнәлешен билгеләүче штаб әһеле сурәтендә күз алдына китерде дә, чүт кенә көлеп җибәрмәде Әлфис. «Бөркет»ләрнең киеренкелектән чамасыз агарып каткан йөзләре, борын тарткалап, мышный-мышный, мәгънәсез төстә диварга текәлүе, һавалы офицерның исә кулларын күкрәгенә кушырып, мәгълүм Наполеон рәвешен алуы, чыннан да, шундый «илаһи» күренешне хәтерләтә иде.

Ниһаять, указка, тимер юл җепселләре буйлап чаба торгач, төртелеп калды. Тәбәнәк буйлы егет: «Менә Узун-Агач!» – дип, кош тоткандай сөенеп, хәбәр итүгә, бүлмә хуҗасының көр команда тавышы гөрелдәде:

– Так вот, призывник иптәшләр, сезнең алга самостоятельно!.. Менә шушы Узун-Агач станциясенә, андагы «N» хәрби частена барып җитү бурычы куела. Сезгә шундый зур ышаныч күрсәтелә. Аңлашылдымы? Документлар, командировочныйлар – бухгалтериядә. Всё!

Азаккы сүзен әйткәндә, ул, без никрутлар турында бөтенләй онытып, ындыр табагы кадәр өстәлендә казына иде инде.

Бухгалтериядә эшне тиз тоттылар. Һәркемгә ике тәүлеккә, өчәр сум исәбеннән, ашау-эчү әҗере бирелде. Озатканда үрә катырып, ранжир буенча бер рәткә тезеп бастырдылар. Документларны: «Син старший буласың!» – дип, бүтәннәрдән калку, чөгә балыгыдай озын буйлы, тар җилкәле Рәмзигә тапшырдылар. Икенде күләгәсе төсле буй-сынын карап кына арада иң юашын, үшәнен, арык гәүдәлесен өлкән итеп билгеләү галәмәте юлдашларының мин-минлегенә тиеп, берникадәр гаҗәпкә калдырды калдыруын. Армиядә шулайрак икән ул: уй белән түгел, буй белән үлчәп, дигәндәй, беренче чиратта озын кешене өстен күрәләр, эшлеклерәккә, юньлерәккә саныйлар икән, дигән сыек фикер икесенең дә башыннан йөгереп үтте. Әлфис кисәк үзендә бер мизгелгә генә, әллә кайдан гына калкып чыккан хакимлек сөю, түрә булу дигән татлы, әшәке хиснең кымырҗып куюын тойды һәм аңа бик уңайсыз булып китте. Вертикаль хакимлек, астан өскә таба, түрә-карага һичсүзсез буйсыну системасына корылган җәмгыятьтә гел шулай инде... Ул шундый итеп көйләнгән ки, нибары ике кеше генә дә үзара мөнәсәбәткә керә икән, шундук каршыга, котылгысыз рәвештә, кем баш була да, кем буйсына, дигән катлаулы, авыр сорау килеп баса. Үз-үзен ярату, мин-минлек, өстенлеккә ирешү сыйфаты һәрбер адәм баласының канында бар; аңардан бер селтәнүдә генә арыну мөмкин дә түгелдер. Бөтен хикмәт аны билгеле бер күләмдә, бер чиктә, ихтыяр көче белән тезгенләп торудадыр, мөгаен. Әмма Әлфиснең бәласе анда түгел иде: аңарда кемнедер буйсындырып, өстенлек алу теләге һичкайчан булмады, ул моңарчы андый мәртәбәле йөкне үз өстенә алмаска тырышты; ә менә шул сыйфатның киресе – буйсыну хасиятенә дә бик авырлык белән килешә, бирешә иде. Заманында хәрби флотта хезмәт итеп кайткан Салих агасы, сиңа мондый холкың-фигылең белән службада бик кыенга туры киләчәк, энем, дип, тикмәгә генә кисәтмәгәндер. Тагын шунысын да күзәткәне бар Әлфиснең: бүксәсен киереп, акыра-бакыра командалык итү өчен үлеп китә торган бәгъзе бәндә, үзенә туры килгәндә, һичнинди вөҗдан газабы кичермичә, югары торучыларга, рәхәтләнеп бил бөгә, баш ора, җанын бирердәй булып, буйсына да белә.

Әлфис әле генә өскә ишелеп төшкән яңалыктан бермәл исәңгерәп китте, ни сөенергә, ни көенергә белмәгән ике иптәше кебек үк, туплану пунктыннан йөгереп диярлек урамга чыкты. Көзге бакчага кереп, тормышларында әле генә хасил булган үзгәрешләр, вәкарь чырайлы майор, тагын әллә ниләр турында, шәрран ярып, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, кызып-кызып гәп кордылар.

– Мәтәм, берәрегезнең Урта Азия ягына барганы булдымы соң хатябы? Касы поездга утырасы икән? Ницек уйлыйсыз? – диде, беркемгә дә аерым тукталмыйча, терекөмештәй йөгереп торган чем-кара күзләрен уйнатып, кисмәк кебек базык, кыска буйлы, әле генә кодрәтле указка тотып карау бәхетенә ирешкән. Чүпрәле мишәренең шулай «ц»лаштырып «сүләшүенә» игътибар итми мөмкин түгел. Әмма аны үртәргә ничектер тел әйләнми. Эчкерсезлеге, шаянлыгы белән үзенә җәлеп итә торган, тынгысыз, кыбырсык, кайгыртучан егет иде ул. Тора-бара үзенчәлекле сөйләменә дә күнегелде, ул кадәр үк колакны ертмый башлады... Хәсрәтле-борчулы чагында каратут йөзендәге калын иреннәре гел хәрәкәттә, сәер генә кыймыл-кыймыл килеп тора икән әле тагын. Үзе, хәзер үк, каядыр чатыр чабарга хәстәрләнгән кеше кебек, аркасындагы бөрмә капчыгының бавын да бушатмыйча, эскәмиянең бер башына чүккән. Калган икесе биштәрен, кулсандыгын читкәрәк, кайсын кая ташлап, бөтенләй туарылып, бәдәннәрен таратып, рәхәтләнеп утыра. Бу өч-дүрт төндә казармада рәтләп йокы кермәде шул. Хәл китеп, йончылган, алҗынган, эт булынган. Бәләкәй команданың башлыгы буласы йомыкый Рәмзи, тәмам мәлҗерәп төшкән әнә. Җитәкче буларак, һәрчак уяу торырга, абруйлы, йомгаклау сүзен ул җиткерергә тиешле, югыйсә.

Әүвәл кеше-кара сүзен тыңлап, эченнән генә исәп-хисап итеп, соңра үз фикерен әйтергә күнеккән Әлфис:

– Иң элек, малайлар, капчыкларны ризык белән тутыру турында кайгыртыйк без. Сәфәребез озын булырга охшаган, ике-өч көнлек кенә түгелдер. Булган акча уртак казнада торсын, – диде. Аннары юаш Рәмзине үпкәләтмәс өчен янтыгына төртеп: «Син ничек уйлыйсың, старшой?» – дигән булды.

– Мин нәрсә, ...мин дә сезнең кебек, ...мин каршы түгел, – дип, гаепле бала сыман каушап, мөгрәде тегесе. Каушавын каушый, әмма эш рәтен белә, уңган, хәстәрле кеше икән үзе. Кибеттән мул итеп ризык, әйбер-төрбир сатып алганда, пырдымсыз Фаик кына: «Аракысы кайда соң, әзи1 , рәзе дүрт-биш шиша2 алмак келәмисең?» – дип, Рәмзигә чекерәеп карады. Тегесе төксе кыяфәт белән, мыгырдана-мыгырдана, ризасызлык күрсәтеп, хуҗалык «кирәкярагына» ничәдер шиша «Мәскәүски»не дә тыгарга мәҗбүр булды. Аның бу кысмырлыгын дустанә күз кысышып, көлемсерәп үткәреп җибәрделәр. Күр, карун, саран, яңа байгураны, нишләгән була: шәхсән үз кесәсеннән чыгарамыни, янәсе. Дөресен әйткәндә, Рәмзинең хәмер ише зыянлы малга күңеле тартмый, җитмәсә әле, шул чүп-чар өчен акча әрәм-шәрәм итүне бөтенләй дә хупламый иде. Мондый үтә саранлыгының асыл сәбәбе кояшлы тарафка кузгалган поездга утыргач кына ачыкланды...

Әлфиснең бу мыштымбай белән тәүге танышуы әлеге дә баягы туплану пунктының тынчу казармасында ук булды. Утарга ябылган сарыклар сыман, анда бәрелеп, монда сугылып йөрүдән тәмам туйган, арыган, билгесезлектән ачуы кабарган, көч-дәрманын кая куярга белмәгән, шәраб пары белән иләсләнгән никрутлар, караңгы иңеп, командирлар кайтып киткәч, тотыналар, минсиңайтим, бер-берсенең тузанын «кагып» сугышырга, дөмбәсләшергә. Чаллылар Әлмәтләргә каршы чыга, Сарманнар, Минзәлә егетләрен ошатмыйча, буза куптара. Катлыкатлы сәке-сәндерәләр өстенә сузылып, биштәренә баш төрткәннәргә төне буе йокы эләкми инде. Карусыз, ялгызак, боек авыл малайларын сагалап кына йөри бергә укмашкан башкисәр хулиганнар өере. Юктан гына килеп, чәердәй ябышып каныгалар, акчасын, затлы әйберләрен акыртып талыйлар...

Үзенә арка куеп, черем итүче озын буйлы, чандыр малайны ике бәндә дорфа гына эткәли-төрткәли башлагач, түзмәде, сикереп торды Әлфис. Гәүдәгә уртачадан аз гына биегрәк күренсә дә, тыгыз, нык бәдәнле, кабарып торган мускуллы, таза куллары, кем әйтмешли, үз урынында. Озынча ак йөзле, калку борынлы, куе кара кашлы, коңгырт күзле, гадәти ир-егет ул үзе. Уң як каш өстендә нәзек кенә иске җәрәхәт эзе бар, аскы ирене бераз алга чыгыбрак тора.

Әмма бу үзенчәлеге Әлфиснең йөзен-битен бозмый, аны мөлаем һәм шул ук вакытта үзсүзле, үҗәт, нык ихтыярлы кеше итеп күрсәтә иде... Әлфиснең буйсынына сынаулы, бәяләүчән караш ташлап, иң мөһиме – тамчы да шүрләү шәүләсе сизелмәгән, тып-тыныч кына карап торган күзләренә баккач, дәшми генә чигенде, тиз генә шыкайды билгесез ике мәлгунь.

Шул адәм актыкларына «ясак» түләү нияте белән, букчасында казынырга тотынган күрше егет, көтмәгәндә үзенә яклаучы табылгач, бу хурлыклы ниятеннән ваз кичте.

...Инде хәзер, бар йокы качкач, таңга кадәр сөйләшеп яттылар. Яңа танышы Югары Ослан районыннан икән. Рәмзи исемле. Фамилиясе Кутузов дидеме? Ялгыш ишетмәдемме дип, кабатлап сорады Әлфис. Шундый атаклы фамилия йөрткәнгә, ничектер уңайсызланып елмайды да Рәмзи, кыенсына төшеп аңлатты:

– Әти бит... Безнең фамилия ...элек Котдусов булган үзе... Бабам Котдус исемле... Әти тоткан да ...авыл советында эшләүче әшнәсеннән... Кутузов дип яздырткан. Шуннан бирле...

Әлфис шуның өчен генә дә, белер-белмәс килеш, урынсызга хафалануына сәерсенеп, кызганып карап куйды егеткә. Эх, томаналык! Тарихыбызны белмибез, санламыйбыз. Фельдмаршал үзе дә бит татар нәсел-ыруыннан чыккан. Аның да ич ерак бабасы Котдус атлы. Кутузов фамилиясе шуннан, куян шулпасының шулпасы кебегрәк, ясалган да инде. Аны исә тач урысныкы дип йөрибез һаман да... Гомумән, үз милләтенә, татарга кагылышлы мәсьәләләрдә бик нәзбереккә, талымчанга, вакчылга әверелә Әлфис, дәреслекләрдә тарихи дөреслекне, хакыйкатьне гаделсез рәвештә тупас уйдырмалар белән дыңгычлап тутырып, бозып күрсәтүне ифрат авыр, әрнеп кабул итә. Һәрхәлдә үз алдында милләтен кимсетүгә һич кенә дә юл куймый. Андый чакларда, кемнең кем булуына карамастан, әтәчләнеп, кызып-кызып бәхәскә, алышка ташлана торган гадәте бар. Үзе татарчасын җиренә җиткереп, әдәби нормаларны саклап, сыңар урыс сүзен дә кыстырмыйча сөйләшергә тырыша. Бу – кыланып-нитеп, күзгә төтен җибәрүе түгел; татарлыгы белән ихластан горурланып, ана телен, аңлы рәвештә ярату галәмәте. Авызыннан бер кәлимә оятсыз сүз дә ычкынмый аның. Ул Чеховның: «Тәрбияле кеше эте янында да сүгенми», – дигән тәгъбирен үзенә тормыш кагыйдәсе иткән...

Туган авылы белән таныштырганда, Рәмзинең:

– Кызыл Байрактан мин, – дип ирәя төшебрәк әйтүен бик ошатты ул. Егет аның алдында бер карышка үсеп киткәндәй булды хәтта! Туган җир кадере, кодрәте аның җанында бар әле, димәк. Әлфис үзе исә бу атаклы, күркәм авылны күптәннән ишетеп белә. Салих Сәйдәшев исеменә бәйле ич. Кызганыч, анда барып, мәшһүр композиторның аяк эзләрен саклаган изге төбәкне күрергә туры килмәде әле аңа. Армиядән кайткач та әлеге истәлекле урынга сәфәр кылырга ниятләп куйды ул...

2. Бәлки, сиңа «Наполеон» кирәктер?

Плацкарт вагонга кереп, үзләре генә бер почмакка сеңгәч, ниндидер кара көч тырнагыннан, сулышны кысучы кысанлыктан, рухи тарлыктан, ниһаять, арынгандай, җиңел сулап куйдылар. Туган йорт җылысы, иминлеге, татулыгы урнашты сыман биредә. Купе өстәлен кыяр-суган, тавык ите, пәрәмәч-коймак, чәкчәк, ипи-тоз, балык консервасы белән тутырдылар. Аяк астында, коргаксыган җаннарны ымсындырып, ара-тирә шешәләр дә күңелле чылтырап алгач, ашкын хис-тойгылар бөтенләй ташып чыкты, шау-гөр башланды. Экзотика эзләп, каядыр мавыктыргыч, кызыклы туристлык сәяхәтенә кузгалдылармыни!

Тамак төпләрен әче «арыш мае» белән шәп кенә чылаткач, тартынып торулар бетеп, иркенлектән, рәхәтлектән тәмам туарылдылар.

Араларында иң шугы Фаик, кулы белән өстәлдә «барабан» кага-кага, балачактан ук таныш бер мәгьлүм такмакны көйли:

Әтәц менгән киртәгә, кикерикүк итәргә.

Әтәцкә повестка килгән әрмиягә китәргә!

Әтәц әтә: мин бармыйм, таук әтә: мин калмыйм;

Әтәц әрмиягә китсә, бер йомырка да салмыйм.

 

Тостлар әйтешү, мәзәк сөйләшү китте. Һәркем нотыгын хәл кадәри үткенрәк, кызыклырак, тапкыррак итәргә тырыша. Нәүбәт Рәмзигә җиткәч кенә, түгәрәк мәҗлес учагы, куәсе җитмәгән шампан шәрабе сыман сүрелә язды.

– Егетләр, – диде ул, табын ямен җибәреп. – Зинһар, кыстамагыз, миңа эчәргә ярамый...

– Бүген әсирлектән котылу хөрмәтенә ярый! Йә, йә, назланып, кыланып утырма инде, – диде Әлфис, тегене дәртләндерергә тырышып.

– Бәлки, син коньяк кына йиппәрәсеңдер берцәк, ә? Әйтик, «Наполеон» дигән затлысын... Әллә «Камю»га да даволенмы?! Йә, йә, мәзелесне бозма! –дип шамакайланды, официант кебек, беләгенә сөлге салган Фаик.

– Аңлагыз инде, ...миңа аракыны бөтенләй эчәргә ярамый бит... Ышаныгыз, зинһар! – дип инәлде «штрафка калган» Рәмзи. Хәтта гаҗизлектән күз яшьләре атылып чыкты.

Юк, ми шәрифләренә исерткеч сөреме ягылгач, егетләр рәхимсез: «давай булгач, давай!» Шул рәвешле тинтерәткәч-йөдәткәч, соңгы дәлилен чыгарып салды «командир»:

– Аңлагыз! Миндә ...аллергия! – дип пышылдады ул, бик каты серен бүлешкәндәй, күрше купе ягына карангалап, колагын шомрайтып.

Шул чит-ят сүзне ычкындыруы булды, табын тәртибен санламавы өчен, кашлары җыерылып, чырайлары чытыла башлаган мәҗлестәшләр, дәррәү ихахайлап, көлешә башлады. Ну инде! Теләсә нинди сәбәпне кабул итәргә әзерләр, әмма шушы сәер, хикмәтле «аллергия» дигәне генә чеп-чи мәзәк, сафсата тоела иде аларга. Үлән-чәчәк исеннән нидер була дип каядыр ишеткәннәре бар барлыгын. Һи, ул бит авылда үсмәгән, чытлык кызлар белән генә булгалый, диләр ич! Аллергия, имеш! Мигрень түгелме тагын! Әлфис, Рәмзидән бөтенләй йөз чөерүләреннән шикләнеп, сыйлау-кыстауны чикләргә вакыт җиткәнен аңлады:

– Печтик кенә эчеп куй да инде...

Ипләп кенә, шулай араны җайларга тырышуына карамастан, Әлфиснең асылда үз сүзендә нык торуына инангач, Рәмзигә боргаланырга хут калмады. Ул, тәүге тапкыр күргәндәй, иптәшләренә күз йөртеп чыкты, үз кулы белән агу эчеп, үлем җәзасына хөкем ителгән бөек философ Сократ кебек, караңгы чырай белән: «Ярый, ...эчәм! Карагыз аны... азагы... ничек...» диде дә стакан төбендәге сыекчаны бер тында йотып куйды. Шуннан соңмы... шуннан соң коточыргыч хәл килеп туды: акай күзләрен кан баскан, бите бурлаттай кыпкызыл булган Рәмзи, маңгае белән шап итеп өстәлгә капланды һәм башын салган килеш, бер мәлгә тынсыз-өнсез калды. Бетте, үлде, харап булды!.. Ул да түгел, авызларын карга очып керерлек итеп ачкан хәлдә, тораташтай катып калган иптәшләрен сискәндереп, укшып-укшып коса башлады. Рәмзинең бөтен фаҗигасен хәзер генә тойдылар бугай. Мәҗлеснең кызыгы бетте... Әлфис җәһәт кенә сырхауның баш астына курткасын рәтләп салды, кулъяулыгын, юешләтеп, маңгаена куйды:

– Кеше үтерә яздык ич, дураклар! Менә сиңа уеннан уймак!

Бу аянычлы, иләмсез, авыр күренеш Әлфисне бигрәк тә нык тетрәндерде. Аңа район газетасы битләрендә «яшел елан»ның адәм баласына зыяны-зәвере турында еш язарга туры килгән булса да, шушы агулы эчемлекнең үтергеч көчен-кәсафәтен якыннан торып, болай итеп, барча күңел кайтаргыч, ямьсез нечкәлекләре белән, беренче тапкыр күрүе иде. Шәхсән үзенә килгәндә исә, бәйрәмнәрдә, «кызыл» көннәрдә эчми түгел, эчкәли иде, әмма ул юха елан белән «дуслыгы» һичкайчан булмады. Киләчәк армия хезмәтендә аннан саграк булырга дигән анты менә шушында, шушы үкенечле вакыйгадан соң тагын да ныгый төште бугай. Мут, наян Фаик та мыек очына ни булса да бөтерми калмагандыр.

Рәмзи үпкә-кинә сакламый торган, «мировой» егет булып чыкты үзе. Чыраена бераз адәм төсе кереп, рәткә килгәч, зәгыйфь, инәлүле тавыш белән:

– Зинһар, анда баргач, минем аллергия турында сөйләмәгез ... – дип үтенде.

Икесе дә, кан агызып ант итмәсәләр дә, бу көтелмәгән куркыныч хәлнең шулай якынча зыянсыз, имин генә үтүенә сөенә-сөенә, ул хакта авыз да ачмаска сүз бирделәр.

Бер-бер артлы, төрле поездларга утырып, бишенчеме-алтынчымы көн барулары. Барасы юлның иге-чиге офыкларга томырылган рельслар очында. Ә аларның кайчан беткәне бар?! Җир шары түгәрәк ич... Поезд тәгәрмәчләренең рельс ялгаулары турысында сикереп-сикереп алуы, «тык-так» иткән ритмы, никрутларга «зык-зак, зык-зак, озак-озак» дип ишетелеп, үрти, үчекли төсле. Озын юлның кайчан бетәсен белмәгән, чамаламаган кеше өчен юл газабы икеләтә ялыктыргыч бит ул. Вагонда моңсу тынлык урнаша. Авыз күтәреп ни турында сөйләшергә соң? Барча яңалык тәүге көннәрдә үк сөйләнеп бетте. Күз карашы, ирексездән, вагон тәрәзәсеннән ялт та йолт күренеп калган ялыктыргыч, гел бертөрле күренешләрне йота. Йота да оныта, күңелдә һич ни сарылып, берегеп калмый. Каты кылганнар котырып үскән буш дала да дала гына...

– Бакчы, әзи, күпме җир сөрелмичә, әрәм ята. Бездә булсамы! Ё-моё! – диде кинәт туп кебек гәүдәсе белән тәрәзәгә капланып барган Фаик. – Менә ничә көн киләбез, ийеме, ник бер трактор оцрасын. Духы да юк... Әллә монда бер дә эшләмиләрме икән? Ни ашап яшәмәк келиләр икән?.. Әтәм аны, авыллары да әллә нинди генә...

...Табигать көне белән үзгәрә, яңара башлады... Берничә сәгать үтте микән, очы-кырые күренмәгән шул ук бөек дала кинәт танымаслык үзгәреш кичерде. Анда-санда чатырга да, алачыкка да тартым тәбәнәк корылмалар, каралты-кура, саман йортлар, дуваллар очрый башлады... Әлбәттә, тирә-юньдәге яшәеш, көнкүреш турында тәрәзә аша күзгә чалынып өлгергән манзара буенча гына фикер йөртергә кала. Борынгы казакъ акыны: «Ни күрәм, шуны җырлыйм», – дигән төсле, поезд кайдан үтә, шул тирәдәгесе күзгә керә дә бетә – вәссәлам! Әле генә «Волга», «Москвич» автомобильләре, заманча автобуслар туктап торган тимер юл кичүен уздылар. Ул да булмый, ишәккә атланган фәкыйрь генә киемле кеше сыны, кинотасмадагы шикелле йөгереп, артка шуышты. Әнә тимер юл буенда тәкәббер кыяфәтле дөя, «төкерәм дөньясына» дигән күк, поезд, үзенә ышкылып дигәндәй, гүелдәп узганда да, авыр керфекләрен күтәрергә дә иренеп, һич кымшанмый, күшәп тора... Ерак офыкта, күгелҗем дала читендә үк ак тирмәләр тезмәсе шәйләнә... Менә шундый чуалчык күренешләр, иске белән яңа буталып беткән, болгавыр манзара – бүгенге пассажирның күңеленнән вакыт төшенчәсен юып ала сыман. Һәр станция, вокзал бинасының маңгаена кадакланган «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 30 ел!» дип язылган плакатлар гына хәзер кайсы чор, ни замана хөкем сөрүен искәртә һәм, вагонда ара-тирә кыштырдаган тыңкыш радио гына, КПССның ХХV съездын лаеклы каршылау турында такылдап, искә төшереп тора иде.

Бер тукталышта яннарына буй-буй чапан кигән, тигез итеп кырылган башына төсе уңган дупы3 чәпәгән, иңенә ике яктан асылынып торышлы чыпта капчыклар салган, сирәк төкле, арык йөзле бер карт кереп утырды. Бергәбергә күңеллерәк булыр, дип, аңа урын биреп, кысылыштылар. Сәламнәр алышкач, йөзьяшәр картның пәйда булуын гына көткәндәй, сәфәрчеләр ифрат кызыксынып, сораша башладылар: Казакъстанның яманатлы «Ач дала» исемле бушлыгы моннан бөтенләй читтә кала икән... География дәресләреннән таныш, зур гына станциягә килеп тукталгач, «димәк, тиздән Кыргызстанга җитәбез», дип, эчтән генә иркен сулыш алды Әлфис.

Черем итеп азапланган карт, күзләрен ачты да, таулар ягына ымлап, эчке бер дулкынлану, чиксез олылау һәм ихлас табыну белән:

– Ала Тоо! – диде.

– Нәрсә, бабай, Алатаумы? – дип, Әлфис шундук аның сүзен эләктереп алды.

Бабай миләш кагы төсле җыерчыклы йөзен тутырып елмайды һәм, башын ия-ия: «Ала Тоо! Ала Тоо»! – дип тәкрарлады.

– Хи, әллә ни биек тә төгел икән! – диде Фаик, артык гаҗәпсенү сиздерми генә. – Бакчы, Керкәле таулары кебек, дисәм...

Әлфис, җир тирәли сәяхәт-маҗаралар, янар таулар, океаннар турында күп укыган егет, бозлы очлым кигән, каракучкыл-яшел итәкле, галибанә, бөек тауларны болай түбәнсеткән өчен үпкәләгән, ризасызлык белдергән кебек, урынында кымшанып куйды һәм, кайчандыр укыганнарын исенә төшереп:

– Ерактан гына шулай тәбәнәк күренәдер ул. Якыннан килеп карасаң! Казакълар, кыргызлар өчен иң изге таулар инде барыбер. Өстендә яшеллек белән ак карлы үзәннәр аралашып, ала-кола булганга, шулай Алатау дип атаганнар аны.

Астагы ятакта бөгәрләнгән Рәмзинең кинәт ыңгырашып куюы уйларны бүлдерде. Теге пирәшләүдән соң, тернәкләнеп кенә килә әле егет... Менә ул акрын гына торып утырды һәм ерактагы таулардан күзен дә алмый карап бара башлады. Талчыккан, йончыган чырае яктыра төште. Әһә, рәссамның да күңеле уянды, аңарда да иҗат уты кабынып килә иде бугай. Рухи савыгып, юнәеп баруына куанып, аны тагын да үсендереп, юатасы килеп китте Әлфиснең:

– Без барасы җир әнә теге таулар артында гына! Башыңны югары тот, командир! – диде ул, шаяртып.

 

3. «Сез Казаннан түгелме?»

Ниһаять, поезддан поездга күчә-күчә, куе сакал-мыек үстереп, рәтле кием күрмәгән йолкыш дәрвишләргә охшап калган никрутлар, данлыклы Озын Агач дигән стансага килеп җиттеләр. Поезддан төшүгә, иң әүвәле совет законнарын ихтирам итүче чын патриот булып тәрбияләнгән, зыялы кешеләргә хас риясыз, күндәм, карусыз, ыктымат4 затлар җирле хәрби комиссариатны эзләп киттеләр. Янәсе, кайда соң ул безнең газиз, кадерле часть, күзләрен талдырып, тилмереп безне көтеп торучы гаскәриләр? Анда ничек эләгәсе?

Ни турында сүз баруын ишеткәч, ошбу хәрби учреждениенең бөтен халкы урамга чыкты. Ерак юллар гизеп килгән биштәрле-чемоданлы мосафирларны тәмам шаклар катып, сокланып чолгап алдылар.

– Неслыханно! Казанның үзеннән! Безнең мондагы халык кулына повестка тоттыруга, шундук тауларга кача әнә, – дип тел шартлатты карт кына бер прапорщик. Икенчесе, ялкау гына сагыз чәйнәп торганы, мыскыллы көлемсерәде:

– Болар да инде... Ник армиягә шулхәтле атлыгып торалардыр...

– Курорт дип беләләр микәнни аны? – дип, иңнәрен сикерткәләде кызыл иренле ханым.

– Тау һавасы иснәп, бәлзәм эчеп сихәтләнергә килгән алар, – дип шаркылдады өченче офицер.

Күренеп тора, әллә кайдагы, таныш түгел татар иленнән ашкынып килгән, сәер холыклы кешеләрнең мондый намуслы, вөҗданлы, кыю гамәле турында көнләшү белән, ятсынып сөйләнәләр.

Бу мәхшәргә, «аю биетү» тамашасына, болдырдан төшеп килүче төз буйлы, аеры кара сакаллы полковник нокта куйды:

– Йә, җитәр, эш урыннарыгызга таралышыгыз! Нинди чабата кәмите оештырдыгыз монда?!.

Аннары ул, шаян карашлы зур, якты күзләре белән кунакларга карап алды да үз бүлмәсенә чакырды. Юл документлары буенча, хәрби кафедрасыз вуз бетергәннән соң, армия сафларына бер елга гражданлык бурычын үтәргә баручылар, ягъни «одногодниклар» икәнлекләре мәгълүм булгач, аның хөрмәте тагын да арта төште бугай. Ни дисәң дә, малай-шалай түгел болар, тормышны азмы-күпме күргән, азу теше ярган, салмакланган ирләр. Армиянең «алтын фонды»н тәшкил итүче халык. Шуңа да, үз дәрәҗәсенә тиң күреп, гәп корды, кайнар чәй тәкъдим итеп, тегене-моны белешкәч, «N» частена ничек барырга кирәклеген иренмичә аңлатып бирде. Бераз ялгышканнар икән Казанның туплану пунктындагы хәрби стратеглар: бу төбәк әле Казакъстанга керә, егетләргә кирәкле Серая Вода станциясе янә бер-ике тукталыш аша, кыргыз җирендә, ди.

...«N» часте сәер атамалы станциядән берничә чакрымда, таулар итәгенә сыенган Кызылсу дигән бистә янында булып чыкты. Биек кызыл таш койма белән уратып алынган, шактый зур биләмәгә охшый. Уртасына биш почмаклы йолдыз сурәте төшерелгән яшел капкалы КПП5 аркылы машиналар тыз-быз килә, гаскәриләр керә-чыга тора. Менә ул тулы бер ел буена хәрби хезмәт үтәсе икенче туган йорт!

Егетләр, әллә ни искитәрлек күренмәгән частьны читтән генә күзәтеп тордылар, тордылар да, иң элек базарга сугылырга булдылар. Кесә төбендә ятып, тузанга баткан акча калдыгына тегесен-монысын алып, «гражданка»да соңгы тапкыр иркенләп сыйланырга иде исәпләре. Эш көне булгангамы, биредә сатучылардан гайре, кеше сирәк, үтәли җил генә уйнап тора иде. Каранып йөргәндә, боларга ниндидер солдат иярде. Ничектер шикләнеп, кырын-кырын гына күз салгалый бу. Погонында сержант тасмалары, киң күкрәген кырыкмаса кырык төрле значок басып алган. Кулында җитмешенче еллар башында гына кулланышка кергән затлы «дипломат» портфеле. Фуражкасыннан бүселеп чыккан коңгырт чәчләре тузгыган. Пычрак идәнле вокзалларда, аяк астында рәвешен югалтып, кыршылып, таушалып беткән биштәрләрдән, ятакларда аунап изгәләнгән киемнәребездән чамалап алды ахрысы ертлач, әрсез, очлы күз тәкәллефсез-нисез генә якынлашты да:

– Сез Казаннан түгелме? – дип төбәп сорады. Уңай җавап ишеткәч, шатлыгыннан алдарак басып торган Рәмзине кочып алып, «Мин бит сезнең покупатель!» дип, аркасын дөп тә дөп төяргә кереште. Күз яшьләре сыгып еламый гына! «Сатып алучы» исеме аның телендә шулхәтле якын, назлы, дәрәҗәле яңгырый, әйтерсең лә туган агагыз дигәнне белдерә иде.

Бистә читенә, аулак төшкә чыгып утырдык. Никрутларның барлы-юклы сый-нигъмәтенә чәчәп-чәчәп куя сержант. Бигрәк ачка «киселгән» икән, бахыр, бүре сыман умыра гына алдына куйганны. Дөяне төге белән йотар иде, валлаһи! Соң, шулай булмый ни, частька кайтканда бар акчасын аракыга бетергән дә, суган суы суырып, авызын чөйгә эләргә дучар булган.

...«Дембель заданиесе» итеп моңа өч никрутны, ягъни мәсәлән, хәзергесе вакытта каршында, чирәмдә кырын яткан өч кешене, Казанның туплану пуктыннан алып кайту бурычын йөкләгәннәр икән. Татарстаннан булуын да исәпкә алганнар, күрәсең. Никруты-чурты качмас әле, дип, башта Балык Бистәсе районындагы туган авылына сыпырткан бу. Киткән шуннан агайэне, дус-иш, күрше-күлән белән табын кору. Шултиклем сәрхушләнүдән соң, ниһаять, бераз айнып, аңкы-тиңке хәлендә Казанга барса, аның «тауарын» «сатып алучыдан» башка гына «шудырганнар», имеш. Поездга утырып, куа чыгудан бүтән чарасы калмаган. Иң кыска, туры юл үзенә яхшы таныш, никрутлардан алданрак килеп җиткән, билгеле. Кайткан уңайга частька кермичә, кача-поса, ни тапса, шуны капкалап җан асраган. Ә тегеләр, ягъни – без, аймылышка яңгылыш, дигәндәй, адаша-адаша, әллә ниткән поездларга эләгеп, тиле кеше әйтмешли, Урал тауларын урап, Алтайларны айкап, көч-хәл белән килеп аудылар ласа азаккы пунктка. Күпме сагалап йөреп тә, үз өлешенә тиешле тере «тауар»ны очратмагач, болар армиядән кыяклады, ахрысы, дигән уйдан эченә шом кергән, чәчләре агара язган, имеш... Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына, диләр бит, барыбер йомры башлар – үзебез тап булдык менә. Туры килеп торуын күр син аның: теләсәң дә уйлап чыгара алмассың моңа охшаш әкәмәт очракны!

Шул куанычыннан һәм дә карыны туклыктан, күңеле тәмам һушланган «дембель», кикерә-кикерә, әллә нинди антлар эчә, «картлачлар» сезне канат астына алсыннар дип, колакларына каты киртләп калдырам», ди, минем хәлне командованиегә генә чишмәгез, дип, чын дөресен сөйләмәскә куша, гозерли. Әлфис, андый коры вәгъдәне колак читеннән генә уздырып җибәрде.

Тантаналы минутлар җитте. Итек-читек ямаучы будкасы янында тукталып, ботинкаларын кояштай ялтыраткан сержант, мизгел эчендә бөтенләй чит-ят кешегә әверелде, таш чырай белән, яңа танышларын сафка тезде дә: «айтдва»га бастырып, хәрби частька алып керде. Үкчәләрен бер-берсенә шак та шок каккалап, өч кеше составындагы призывниклар төркемен алып кайтуы турында полк буенча кизү офицерга күзен дә йоммыйча, чатырдатып рапорт бирде.

4. Белмәгәннең беләге авыртамы?

Частьның үзендә мунча булмау сәбәпле, яңа килгән «одногодниклар»ны котельный душында гына коендырып чыгардылар. Солдат формасын болын кадәр зур тимер ангарның бер читенә, өстәлгә аударганнар иде. Үзеңә кирәкне үзең сайлап аласы. Кызыл йолдызлы бүрекләре, фуражкалары, панамалары ярый инде, ә менә бүтән төр киемнең үлчәме, чамасы чамага туры килми генә бит! Биредә борынгы грек фәйләсуфларына хас, боздай салкын тынычлык, сабырлык белән карарга күнеккәннәр икән аның ише вак-төяк мәсьәләгә. Армия сафлары агымына яңа эләккән «салажон»6 ның, икенче төрле әйткәндә, беренче елын вакларга керешкән «әрвах»ның киеме кешечә, рәтле-башлы булуы һич мәҗбүри түгел; бакча карачкысыннан аз гына ятышлырак булса, шул җиткән. Үз үлчәменнән зуррак яисә кечкенәрәк, шактый туза төшкән, сүсәргән форма тоттыру исә яшь солдатны кимсетү, җәберләү, үз урынын, үзенең кем икәнлеген белеп торсын, борынына киртләп куйсын, дигән сүз икән. Мыскыллаган кебек, манара хәтле кешегә таман шинельне тәпән буйлыга бирәләр, кыска буйлыныкын торнадай озын аяклыга сузалар. Шундук киемнең эчке ягына известь сыекчасы белән яндырып, исем-фамилияңне язып куясы. Болай булгач, үзеңә ярардай кием сайлап, бер-берең белән алыш-биреш ясарга хакың юк. Әлфиснең үзенә ул «байлыктан» сорыдан-соры, зурдан-зур, шундый шинель эләкте ки, итәге кинофильмнардагы Дзержинскийныкы кебек җирдә сөйрәлә.

Атныкы сыман сузан чырайлы, кара хәтфә мыеклы каптёрщик яңа килгәннәргә игътибарсыз, үтәли генә караш ташлап:

– Каеш белән тыгызлап каптыргач, утыра ул. Барыбер төннәрен каравылда торганда гына киясе. Кызыл мәйданга Җиңү парадына барасың юк, – диде һәм, бәйләнчек чебенне кугандай, кулын гына селтәде.

Җәй өчен уңып, агарып каткан панама сыман шыксыз кәпәч бирделәр. Өстә – шундый ук, кешедән калган, кыскача «хэбэ» дип атала торган, ягъни безнеңчә, киҗе-мамыклы тукымадан тегелгән гимнастёрка да чалбар. Дөрес, парадка, нарядка яисә бәйрәмгә, рәешкә киелә торган китель өр-яңа, гәүдәгә текмә-тек ятып тора иде. Бу чордагы армиягә, ботинкалары белән бергә, яңа гына кертелгән форма иде ул.

Погоннар, петлицалар өләшкәндә, беркатлы Фаик танк сурәте төшерелгән кара погоннарга нәфесен сузган иде дә... Андыйлар халыкта нигәдер иң мәртәбәлесе санала, ал төстәгесеннән, төрмә саклаучыныкы ул, дип җирәнеп, борын җыералар. Өтек мыек, аның сабыйларча мөлдерәп торуын күреп:

– Самолёт төшкәне, лётчикларныкы төсле зәңгәре кирәкмиме тагы? Тот капчыгың, төбе төшмәсен! – дип, кешни-кешни көлде. Очучы булырга да өлгерерсез! Явыз «картлачлар»га эләксәгез, көлегезне күккә очырырлар, – дип, борын астыннан гына мыгырданды. Аягыннан җир тарткан, кәтүк кенә булса да, полк элитасына керә иде ул. Гади солдатта аның эше юк, даны-шаны бар чөнки. Каптёрщик белән өлкән командирлар да исәпләшә. Түшәмгә кадәр сузылган киштәләрдә кием-салым тутырылган каптёрка бүлмәсенең караңгы почмагында сыйлап та җибәрә ул зур йолдызлы кемсәләрне. Келәт саклаучы бу халык, күркәдәй өрелеп, шөһрәтле генералиссимус сүзе белән охшашлык күргәнгәме, үзен борынгы каптенармус белән чагыштырырга ярата. Гәрчә патша армиясенең унтер-офицер чинындагы ул тырыш хәрби хезмәткәрнең тырнагына тормаса да. Каптёрщик ул гап-гади амбар саклаучы гына инде, югыйсә. Гел старшина тирәсендә сырпалана. Тегесе исә аның күпчелек кыңгыр эшләренә күз йома. Әрсез каптёырщик иртәнге разводка, прогулкага чыгуны, хәтта кичке тикшерүгә басуны да үзе өчен гарьлек гамәл дип саный. Һәрхәлдә, үз «өне»ннән бүтән җирдә өтек мыегын да, борынын да күрсәтми торган иде ул.

...Бу часть Совет Армиясенең «Гражданнар оборонасы» гаскәрләре дип аталган төренә керә икән. Бер сүз белән генә әйткәндә, пехота! Җәяүле гаскәр... Мондагы полк дигәне кәгазьдә генә, хәрби хезмәткәрләренең саны бөтен бер батальонга да җыелмыйдыр. Ә менә хәрби өйрәнүләр вакытында гражданкада запаста торучыларын, ягъни гади телдә «партизаннар» дип аталучыларын да чакыргач, меңнән ашып китә ди. Зур, биек гаражларда, ангарларда илдә тынычлык хөкем сөргәндә кагылмаслык запас, хәрби арсенал: төрле маркадагы автомашиналар, махсус техника консервациядә саклана, диләр.

Полк командирының политчасть буенча урынбасары, подполковник Семёнов, документлардан Әлфис Галимдаровның журналист булуын белгәч, төп кебек калын, кыска аякларында әле алга, әле артка чайкала биреп: 

– Менә сезгә тәүге сугышчан задание: безнең ...э-э-э ...данлыклы полкның шанлы үткән юлы..., традицияләрне дәвам итү..., анда хезмәт итүнең яшьләргә нинди зур горурлык ...фәлән-төгән өстәвен ...эһем ...тагын шуның ише патриотик сүзләр кыстырып чыгыш ясарсыз. Текстын алдан миңа күрсәтерсез! Понятно! – дип, йомшак кына тавыш белән, әмма ике уйламаслык, катгый төстә үтә җаваплы йомыш кушты. Армиядә солдатның фикере белән кызыксыныпнитеп тору юк икән. Тантаналы ант кабул итү соңында исә солдатның яшәеше, көндәлек тәртибе, үзен тотышы тулысынча командирларның, хәрби түрәләрнең приказына, ихтыярына буйсына һәм бу көннән башлап яңа сугышчының уйфикере, кәефе, теләк-омтылышы сукыр тиен дә тормый.

Татар журналисты булса да, кирәгендә урысчасын да үтемле, төгәл ермачлый ала торган егет сынатмады. Бакыр самавыр кебек кызгылт йөзле Семёнов, тантанадан соң үзе килеп, Әлфиснең кулын кысты. Хәрби округ газетасына язышып торырга дигән «аталарча» киңәшен дә өстәде. Егетнең абруе, болай булса, күзгә күренеп үсәргә тиеш иде. Монда бер ел хезмәт итеп каешланып беткән гаскәриләр дә читләп-читләп кенә, кызыксынып карап үткәлиләр, сирәк-мирәк сүз дә каткалыйлар иде. Берсе: «Тагир Ташмухаметов!» дип, үзе килеп күреште. Киң җилкәле, таза гәүдәле. Ә ап-ак бармаклары йомшак, нәзек, сузынкы... Битен вак кына миңнәр, кара төрткеләр чуарлаган. Дусларча елмая-елмая, милләттәшләренең кулын сак кына кысып чыкты да Таһир:

– К сожалению, татарся аз билям, – дип, үкенечле көрсенеп куйгандай итте. Ташкент татары икән... Тиз генә танышты да, тагын нидер сораштыра күрмәсеннәр дигәндәй, ашыгып китеп тә барды. Гомумән, кеше күзенә сирәгрәк чалынырга тырыша төсле иде ул...

...Ай ярым вакыт үттеме икән, «Казан татарлары»н роталарга, взводларга бүлделәр. Иң тәүдә, кылларын тарткалап, кемнең ни-нәрсәгә кулы ятуын, маһир булуын, сәләтен ачыкладылар. Рәмзинең рәсем ясауга һәвәслеген Семёнов аеруча хуп күреп, җанланып китте. Ирен чите белән генә елмаеп:

– Как раз рәссам демобилизациягә җыена, бүгеннән мастерскойны кабул ит! – дип боерды. Бүтәннәр, Рәмзигә күктән бәхет йолдызы чүпләгән адәмгә караган кебек, көнләшеп караштыргалыйлар. Муенын сузып, остаханәгә куанакуана чабып килсә, тукмак борынлы азәрбайҗан бер дә сөендерергә ашыкмады.

- Ну, парин, килеп каптың, көне-төне пахать будешь! – дип котын алды.

Бусы да тактик әмәл: дембельгә китүчеләр «җайлы» эш урынын шул рәвешле күрәләтә торып, каты яманлыйлар, эттән алып эткә салалар. Янәсе, яңа алмаш, килә-килүгә үк, оҗмах бакчасына чумдым дип куанмасын әле. Астына шыр җибәрсен башта! Бер михнәтнең бер рәхәте дә бар икән үзе: бистәдән хат ташу эше дә йөкләнә ди художникка. Иркенләп һава сулап кайтасың, кибеткәфәләнгә сугылырга да җай чыга. Чибәр-чибәр кыз-мыз да очрап куюы бар.

Әлфис, солдаттан таштай шомарып кайткан бертуган агаларының киңәшендә торды, мин фәләнне булдырам, дип, сикереп төшмәде; төзү-кору, шомарту-сылау, тимер-томыр эшенә һичнинди катнашы юклыгын алдан ук сиздерергә тырышты. Тегермән тик торса, ташы ярыла; ә менә солдатның теле тик торса, үзенә рәхәт: башы ярылмый, дип тиккә генә әйтмиләр ич. Югыйсә, иң әүвәле ташчылар, балта осталары, штукатур-малярлар белән үлепләр китеп кызыксына, төпченә командирлар. Чөнки һәрберсенең газиз гаилә почмагы, дачасы бар, анда төзисе, төзәтәсе, ремонтлыйсы бина, каралты-кураларның мәңге бетәсе юк. Торбалар салу өчен озын чокырларны, кар базларын кәттә командирлар үзләре казымас ич инде.

Фаикның медицинадан азмы-күпме хәбәрдарлыгы сизелде. Үзе спортсмен да әле: рәхим ит, санчастьтагы санинструктор вазифасы нәкъ синең өчен.

Татарча укый-яза белүдән, ана телендә шигырь-мигырь чыгарудан гайре һичнигә сәләте, «үнәре» ачыкланмагач, Әлфисне разведка взводына куйдылар. Хәйран дәһшәтле, хикмәтле итеп, «химик-разведчик» дип атала ул, ягъни мәсәлән, дошманның атом, химик һәм бактериологик коралына каршы көрәшнең алгы сызыгында торучы, каршы яклар һөҗүменнән яисә табигый афәт-һәлакәттән соң тирә-юньне агулы һавадан арындыру, халыкны коткару, яклау подразделениесе хезмәткәре. Булдыра алмасаң, өйрәтербез, теләмисең икән – мәҗбүр итәрбез, дип янадылар командирлар. Бу катгый гыйбарә армиядә еш кулланыла һәм теләсә нинди каршылык күрсәтү билгесен, канәгатьсезләнүризасызлык әсәрен шуның белән генә каплыйлар да куялар.

Әлфис, ниндидер мәкалә өчен материал туплаганда, полкта комсомол эшен алып баручы капитан Серёгин белән аралашты. Ул, түшен, йон-каурыйларын бертуктаусыз чистартып, күпертеп торган чыпчык кебек, әледән-әле керпе чәчен сыйпаштыргалап, авыз-бит тирәләрен сөрткәләп мәш килә торган кеше икән. Әйтәсе дә юк, чибәр, зифа буйлы, сөйкемле егет. Әмма итәк чабуларын җыештырып, алдын-артын караштыргалап йөрүчән, шик-шөбһәле, фикерсез, иярчен, туңбаш.

– Сез моны замполит белән килештердегезме соң? – дип сорады ул, кулъязманы укыгач, нечкә кашларын җимереп. Җавап та көтмәстән, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата, тагын бер кат күз йөртеп чыкты. Кәгазь битләрен сак кына читкә алып куйды да, чиста, алсу тырнаклы бармакларын өстәлдә биетеп:

– Батальонның, Фрунзе музей-йортын карап, концертта булып кайтуы турында матур гына язгансыз... И шуның белән бетерергә иде! Частьта «солдат клубы», әдәби салон, үзешчәннәр түгәрәге оештыру һәм башка шуның ише чүп-чар турында сырлау нәрсәгә кирәк булды? – диде.

Әлфис, бу сораудан беравык аптырап, өнсез калды. «Ник сиңа иртән теш чистартып торырга?» кебегрәк урынсыз сорау куйган томана адәмгә тиз генә ни әйтергә белми, тотлыгып калган кебек инде бу. Ниһаять, тавышына мөмкин кадәр ныклык өстәп:

– Ничек инде... Буш вакытларында солдатлар кешечә ял итсә, бәйрәмнәрдә кичәләр, концерт оештырсалар... – дип авызын ачуга, кырт кисте ыспай капитан:

– Армиягә хәрби хезмәт үтәргә килүегезне онытмагыз, иптәш рядовой. Монда ял йорты түгел. Сез, кеше булудан бигрәк, иң әүвәле – солдат!

Аннары ул, сүз беткәнгә санап:

– Мәкаләгезнең ул җирләрен кыскартып, подполковник белән килештергәч, округ газетасына үзем кертеп чыгармын, – диде.

Башына таяк белән органдай, миңгерәп чыкты Әлфис шул солдафон яныннан.

Әлфиснең бөтен теләген-омтылышын, якты уй-хыялларын сүндереп, сүрелдереп чыгарды капитан. Менә сиңа яшьләрчә, комсомолларча янып яшәү һәм эшләү, хезмәт итү! Моннан соң ул газетага язышам дип ник атлыгып торсын әле. Концерт-мазар оештырабыз, кичке клубта әдәбият турында җыелып фикер алышабыз дигән татлы хыяллар да җилгә очты... Сазлыкта яшәгәндәй, саф һавадан мәхрүм булып, череп ятарга гына кала монда.

5. Академиядә уку ансат түгел

...Армиядә сирәк була торган хәл: өч татар солдатын, кинәт кенә, «срочно» полк командиры полковник Стандовның шәхсән үзенә ияртеп алып киттеләр. Бытбылдык йомыркасы төсле сипкелле, саламдай сап-сары чәчле, мөлаем бу кешене, дөрес булса, Болгариянең үзеннән, диләр. Монда хаклык бар бугай, фамилиясе дә шуңа ишарәли бит. Милләте болгар булса, Идел буе булгарларына кардәш тиешле сымаграк инде ул, ягъни мәсәлән. Безгә дә якын кеше була инде... Әлфис, канатлана төшеп, шулайрак фикер йөртте.

Бүлмәгә килеп кергәч, кулларын панама читенә тидереп, сәламләгән иттеләр. Эре сөякле, авыр сынлы, олпат гәүдәле полковник, һич көтелмәгән җитез хәрәкәт белән, түрдәге урыныннан купты да кулы белән озын өстәл янына күчәргә ымлады. Бу ни бу! Гражданкадагы кебек, итагатьле генә кызыксынып, һәркайсының исем-фамилиясен, кайсы югары уку йортын тәмамлавын сораша ласа! Ә бит ул чын күңелдән, дигән матур уй ток кебек дертләп үтте Әлфиснең арка миеннән. Ант биргән көнне саф алдында яңа солдатлар белән таныштыргач:

– Күрәсезме, хәзер армиягә нинди көч килә... Югары белемле, зур квалификацияле, укымышлы, хәстәрле, әзер кадрлар! Кадерләрен белеп, тулы куәтенә файдаланырга кирәк аларны... Әгәр дә ки, элеккеге хәрби хезмәткәрләрдән кемнәрнеңдер аларны рәнҗетергә кулы кычыта икән, рәхим-шәфкать көтмәгез. Со мной будете иметь дело! – дип каты кисәткән абруйлы, дәһшәтле җитәкче бит ул. Әлфис шуларны исенә төшереп алды да, урта яшьләрдәге бу хәрбине, кайсы ягы беләндер шундый ук аксыл йөзле, сары чәчле һәйбәт укытучысы Зариф Шәриповичка охшатты... Чү, ялгыш ишетәме, Әлфискә мөрәҗәгать итә түгелме соң?

– Ә Сез, Галимдаров, шигырьләр язасыз, диләр... Боевой листоклар өчен менә дигән материал... Бәлки, берәрсен укып та күрсәтерсез, – диме?

Үзенә атап мондый аерым игътибар көтмәгән шагыйрь-солдат алай да югалып калмады. Ике кулы белән киң каешын рәтли-рәтли торды да, бераз каударлана төшеп:

– Гафу итегез, мин татарча язам... Сезгә кызык булыр микән? – дип җавап та биргән, берочтан сорау да куйган төсле итеп, полковникның асыл ниятен ачыкларга тырышты. Мәгәр, чын кызыксыну сизгән очракта, берәр шигырен сөйләргә дә теләге юк түгел иде. Әмма андый-мондый омтылыш белдермәде полковник. Аның күзендәге җылы чаткылар ничектер бер-бер артлы сүнә, сүрелә барды, азакта күмердәй чем-кара күз алмалары гына торып калды:

– Алай икән, – диде ул, бераз көттереп, битараф кына. Бу сүз аның авызыннан, начар икән, дигән шикеллерәк яңгырады. Бу сөйләшү үзе дә һични аңлатмый торган дежурный сөйләшү генә, ниндидер бер мөһим эшне билгеләү алдыннан разведка ясау кебек кенә иде бугай. Ә бит Әлфискә ошый башлаган иде бу кеше. Ул инде безнең уртак тамырларыбыз турында, ерак бабабыз – мәшһүр Кубрат хан, 680нче елларда Дунай буйларында Беренче Болгар патшалыгын төзегән улы Аспарух, Кубрат ханның шул ук дәверләрдә Идел буе дәүләтенә нигез салган кан-кардәшләре турында да сүз кузгатырга уйлап кергән иде, җүләр. Теле бик кычытса да, үзенең кайда утыруын исенә төшереп, бик вакытлы иренен тешләп калды. Канатланган күңеле шундук сүрелде, кәефе шиңде. Бу совет полковнигы мундиры кабыгына төренгән хәрбинең болгарлыгы да шул хәтле генәдер әле. Татарлар турындагы мәгълүматы да Татвоенкомат белән генә чикләнә, мөгаен. Гомумән, полктагы офицерларның күпчелеге сыман, тавышын бөереннән чыгарып, кәҗүнни кырыслык белән, эре сөйләшә торган кавемнән иде.

Күпме генә утырдылар инде, шунда да күңелсезләнде Стандов. Кул сәгатенә күз салып алды да:

– Сезгә шәхси үтенечем бар. Ансын минем ярдәмчем аңлатыр, – дип, әңгәмәне төгәлләп, урыныннан торды.

Егетләр, ярдәмчегә ияреп, күрше бүлмәгә уздылар. Тегесе сүзне, үгезне мөгезеннән эләктергән шикелле, хәрбиләрчә кыска тотты. Хикмәт шунда икән: полк командиры Мәскәүдә читтән торып хәрби академиядә белем эсти. Димәк, генераллыкка укый, дип эчтән генә бәя бирде Әлфис ...Югары математикадан контроль эш буенча ниндидер кыенлык килеп чыкканмы шунда. Иптәш полковник шуны чишеп бирүегезне үтенә, ди. Яңа гына үтүкләнеп, шыгырдап торган киемле, көяз офицер: «Менә сезгә фикерләү предметы. Җәмгысе ике сәгать вакыт җитәдер?» дип сөален бушлыкка ыргытты да, үз бурычын үтәгәнгә санап, ишекне шартлатып бикләп тә китте.

Өч «яшь сугышчы» бөтенләй гаҗиз булып, балтасы суга төшкән кеше хәленә калып, күпмедер вакыт аптырап утырды. Берничек тә мондый катлаулы «хәрби задание» көтмәгән иде алар. Ниһаять, билгесез шартлаткыч матдә белән эш иткәндәй, сак кына шул «фикерләү предметын» – контроль эш биремен кулдан-кулга йөртеп чыктылар.

– Йә, математиклар, физиклар, күрсәтегез һөнәрегезне! – дип шаярткандай итте Әлфис, киеренкелекне йомшарту өчен генә. – Югыйсә, башыгыз губадан чыкмас!

– Тешләшмә, шагыйрь иптәш! Югары белемле кешеләргә санап, барцабызга да кушылган әмер ләбаса бу. Ул-бу булса, син дә язадан7 котыла алмассың, – дип кырт кисте чырае көл кебек агарынган Фаик. Күбесенчә аның өстенә кала ич бу хәсрәт капчыгы. Шул «капчыкның» чияләнеп беткән бавын ничек чишәргә?

Эшкә ябыштылар. Тирләп-пешеп чыктылар. Әлфис белән Рәмзи дә, белгәннәрен әйткәләп, өстәлгә капланды. Кабинетта вакыт искиткеч тиз үтә, моңарчы аның болай тиз узуын тойганнары юк иде әле монда. Совет мәктәбендә дә, югары уку йортларында да төпле, җүнле белем бирәләр иде шул элек. Бөтен белгәннәрен җигеп, очлап чыктылар тәки. Зиһенле, фәһемле Фаик – йомры баш җитәкчелегендә каты чикләвекне чәлпәрәмә китерделәр. Баш өстендә куркыныч та янап торгач...

Нәкъ ике сәгатьтән соң ярдәмче ишекне ачты һәм:

– Барысы да тәртиптәме?! – дип, салкын күзләре белән бер генә чәнчеп алды.

Казармага кайтып барганда, һаман да шик-шөбһәле Әлфиснең сүзсез, инәлүле карашын әллә ни озак күтәрә алмады Фаик:

– Оцлап чыктык бит, әзи, йавабы да точно булырга тиеш, курыкма! – дип, аны тынычландырырга ашыкты. Янә дәшми-нитми генә атлый торгач, түзмәде:

– Ә ницек булганын киләсе экзаменнарда академиягә цакыртып әтерләр! – дип, усал гына төрттереп алды.

6. «Армиягә иң элек чын солдат кирәк!»

Полк командиры, читтән торып, хәрби академиядә каты мәрмәр ташын кимереп, хезмәт карьерасының текә кыяларына үрмәләвен дәвам итсен. Ә безнең татар егетләре өчен, Совет Армиясенең гражданнар оборонасына караган частеның үз тормышы, үз университеты, үз академиясе. Армиянең язылмаган кануннарын, гаскәри көнкүреш әлифбасын, рәхимсез, шәфкатьсез кагыйдәләрен үзләштерү җиңел бирелмәде. Монда барысы да яңача, үзгә, һичнинди фәнгә сыймый торган программа буенча бара. Томана солдафонлык һәм хакимлек белән изү сабаклары... Чеп-чи ялган, алдашу, күз буяу, хәйлә-мәкер укулары. 

...Шәфкатьсезлек һәм миһербансызлык дәресләре... Тупас көчнең, золымның, наданлыкның интеллекттан, аң-белемнән өстен чыгып, чәчәк атып, тантана итүе – фәкать менә шушы даирәдә, мохиттә генә мөмкиндер...Егетләр боларның һәммәсен дә үз башларыннан кичерделәр, татыдылар. Дөрес, төрлесе төрле дәрәҗәдә.

Басынкы Рәмзи ярты төнгә хәтле штаб мастерскоеннан, кәнсәләрдән кайтып кермәде, өсте-бите аллы-гөлле буяулар белән чуарланган буладыр иде. Армиядә бит плакат-шигарьләрне, икенче төрле әйткәндә, күргәзмә агитация материалларын партия игълан иткән һәрбер кампания саен алыштырып торырга күнеккәннәр. Барысы да түләүсез чөнки. Политчасть кушкан берәр плакатны кысага куеп, ясап, тиешле рәсемне кәгазьгә йә киндергә төшереп өлгермисең, берәр атнадан тагы «көн кадагына суга торганы» таләп ителә. Качырып кына, үзе өчен генә нидер сызгаларга да вакыты калмый мескен Рәмзинең. Ярый әле, бистәгә почтага барганда, җаны-тәне белән ял итеп кайта. Аның хат ташучы дигән «блатной» эшен күпсенеп, көнләшеп йөрүчеләр дә бихисап шул. Янәсе, солдат боткасын капкаларга да өлгермәгән килеш, нинди җайлы урынны каптырды салажон. Непорядок! Чарасын күрергә кирәк! Химик разведка взводына гел шулай мач килеп тора! Аңа хәтле булган художник та шул ук взводтан иде бит. 

Буйга әллә ни булмаса да, мускуллары туп кебек өрелгән, тимердәй каты иде Фаик Заһитовның. Тәүге көннәрдә үк турникта уйнап, һичнигә исе китмәскә өйрәнгән «картлачларны» да таң калдырды ул. Аркылы тимер борыска куллары белән ябыша да зыр-зыр әйләнә малай! «Кояш», диләр бугай бу алымны. Штанга белән мавыгучы спортсмен да әле. Аны санчасть башлыгы – май баскан кысык күзләренең нинди төстә икәнен дә аерып булмаслык, кәкре аяклы капитан Торсыновның үз службасына эләктереп алуы гаҗәпмени?! Алтын еланлы погоннар таккан чиста, ару гимнастёркасы өстеннән ак халат киеп кенә йөри хәзер егетең. Авыруларны кабул итеп, теркәп, табиблар кулына тапшыра. Кирәге чыкса, чирле солдатны бистә хастаханәсенә ияртеп бара. Әмма аңа да йокы аз эләгә: гел төнге кизүдә торырга тиеш икән бердәнбер санинструктор. Бүтән медицина хезмәткәрләренә тиешле йөкне дә үз җилкәсенә ала, димәк ки.

Әлфис химик-разведчик дигән хикмәтле, серле исем күтәреп йөргәч тә, гел ниндидер «эзләнүләрдә», сугыштагы сыман «дошман» тылында «тел» эләктерергә яскана, дип фараз кылулар көлке булыр иде, әлбәттә. Ул вазифа бөтенләй башка юнәлеш ала монда. Бер-ике тапкыр махсус лаборатория машинасында кырга чыгып, ниндидер пыяла капсулаларны ватып, андагы сыекчаларны бер-берсе белән катнаштырып, буташтырып, реакциягә кертеп маташудан башка, илне атом-төш афәтеннән саклау буенча әллә ни майтарганы юк. Күбесенчә каравылга бастыралар аны. КППда дневальный булды, казарма буенча да кизү торды. Каравылның 1 нче постында – полк байрагы сагында тору дәрәҗәсенә дә иреште. 

Монысы бик мактаулы, мәртәбәле, дисәләр дә, штаб бинасының икенче катында, нәкъ менә көньякка караган ачык тәрәзә каршында, төннәрен сәгатьләр буена карабин тоткан килеш, селкенмичә дә үрә катып тору, ай-һай, кемгә генә ошар икән. Штаб башлыгы, тынгысыз осетин кешесе, Чапайныкыдай купшы, куе мыеклы майор Таривердиев көтмәгәндә, сиздерми генә килеп, уяулыкны сынарга ярата. Кытайлар белән чик сызыгындагы бер кисәк җир өчен дәгъва кылып, салкын сугыш оештырып, матавыкланган чор. Ике арадагы «ызан» якын монда, күз күреме ераклыгында гына. Командирлар, уяулыкны, саклыкны көчәйтү максатыннан, диверсант-фәлән белән куркытып, котны алып, эчкә шом йөгертәләр. Штаб тәрәзәсеннән кул сузымындагы таш койма аша граната ыргытсалар, дип, Әлфис тә дөм-караңгы төннәрдә шүрләп куйгалый. 

Ә беркөнне, иртәнге развод вакытында, саф алдына Әлфиснең посттагы алмашын бөкрәйгән, мескен кыяфәтле сержант Чагинны китереп бастырдылар. Полковник Стандов аңа беравык җирәнеп карап торды да: «Син моңа лаек түгел!» дип, үз кулы белән погоннарын йолкып атты... Үткән төндә штаб башлыгы, песи адымнары белән, баскычка сак кына басып, икенче катка күтәрелгән чакта, каравылчы, карабинын бер читкә куеп, изрәп йоклап утыра икән. Мылтыгын алгач та сизмәгән мокыт.

...Әлфиснең яхшы журналист булуын танып, аеруча, ант бирү көнендә һәйбәт чыгышын да ошаткан политчасть башлыгы, әле ел башында гына училище бетереп килгән яшь лейтенантлар турында, хәрби округ газетасына аерым мәкалә язарга тәкъдим иткән иде. Булачак язманың «Лейтенантский корпус» дигән килешле исемен дә уйлап тапкан хәтта. Алар арасында Галушка да бар. Төнге эчү маҗараларыннан башы чыкмаган, взвод командиры буларак та әллә ни эш кырмаган хәчтерүшне дә алдынгылар рәтенә кертеп язаргамы инде, дип сәерсенде Әлфис. Шырантай кебек ябык, какча гәүдәле, сызык мыеклы бу кешене полкта яратмыйлар. Куштан, түрә-карага тәлинкә тота белә, астан ут йөртә, сиздерми генә чага торган бәндә, диләр. Йә, шуны ни йөзең, вөҗданың белән мактап, күккә чөеп язасың ди. Әлфис күңеле тартмаса, яисә лаек булмаса, туган агасын да мактаудан тайчына торган принципиаль, гадел журналист иде. Киребеткән, үзсүзле, тискәре адәм түгел, ә бәлки, үзе нәзек, үзәге нык дигәндәй, чакматаш төсле ул... Тегенең исемен төшереп калдырды да сырлап җибәрде мәкаләсен хәрби газетага. Озакламый басылып та чыкты. Ленин бүлмәсендә өелешеп укыдылар. Ни өчен Галушканы кертмәвен подполковник сорамады. Шуның белән эш бетте дип санап йөрде Әлфис. Әмма хәрби хәбәрченең шул «гөнаһы» ниндидер юллар белән сөрхәнтәйнең үзенә барып ирешкән бит. 

Әлфис Рәмзи алачыгында взводның чираттагы «Сугышчан листогы»н эшләп утыра иде. Бермәлне, көтелмәгән кунак – лейтенант Галушка кереп утырды. Хром итек кигән, тал чыбыгыдай нечкә сыйракларын берсе өстенә берсен бау кебек урап куйды да, нечкә бармаклары арасына сигарет кыстырып, сүзсез генә егетләрнең шөгылен күзәтә бу. Аннары күгәргән иреннәрен чалшайтып, зәңгәр төтен өрә-өрә: 

– Менә сиңа карыйм да, Галимдаров, армиягә син ни өчен килдең икән, дип, баш ватам. Кеше нинди дә булса һөнәргә ия булырга тиеш бит инде бездә. Чәч алучымы, телефонистмы, әнә якташың кебек (ул Рәмзигә ымлады) художникмы шунда. Ансыз солдат хезмәте, яшәеше бик авырга туры килә бит... Һәрвакыт кыен ашап тору рәхәт булырмы соң?! – дип, сүз башлады да, нәрсәгәдер ишарәләп, сак кына кинаяләп бетерде. 

– Әйе шул, солдатның чын һөнәри, дипломлы төзүче-ташчы булуы да шарт. Командирларга дача салу өчен! Шулаймы, сезнеңчә, иптәш лейтенант? – дип төрттерде Әлфис һәм тегеңәргә, эшен бүлмичә, тыныч кына карап куйды. Коңгырт күзләре гел чиста аның, шүрләү-нитү күләгәсе күренми. Эчке киеренкелек һәм дулкынланудан аскы ирене алгарак чыга төште дә, кашы өстендәге нәзек кенә иске яра җөе кызарып чыкты. Куркыныч янаганда, яисә бинахакка гаепләгәндә, шулхәтле кыю тота ул үзен, гаделлек хакына башкитмәле гамәл кылырга әзер инде менә. 

– Төзүче булу начармыни? Калымлы эш... Теге ял көнне дә, кемнәр тели, дигәч, «андый эшне башкарганым юк», дип, военврачның җәйге флигелен төзешергә барудан баш тарттың. Үзеңә дошман җыясыңмы?

– Мин армиягә ташчы булырга дип килмәдем, – диде Әлфис, аңа каршы үҗәтләнеп. Һәм бераз уйлана торгач, шундук әңгәмәдәшенең үз коралын куллануны кирәк тапты, купшы пафоска, белә торып, берникадәр демагогиягә бирелеп, дәвам иттерде: 

– Илемне, Ватанымны дошманнан сакларга, дип, шуның өчен яклаучы профессиясен ныклып үзләштерергә килдем... Барыннан да элек, армиябезгә яхшы әзерлекле чын солдатлар таләп ителә дип беләм... Итекче дә читекче, амбарчы түгел... Һәм мин солдат хезмәтен җиренә җиткереп үтим бугай. Сугышчан һәм политик әзерлек отличнигы булуымны раслаган значокларымны менә үзегез күреп торасыз, полк командиры тарафыннан белдерелгән рәхмәтләр дә җитәрлек ...Хезмәт итүем, вазифаларымны башкару чутыннан миңа дәгъвагыз юктыр бит? 

Шул сүзләрне әйтүгә, Әлфис сынын турайтып басты да, тыгыз мускуллы тәненә сыланып торган гимнастёркасының итәкләрен тарткалап һәм җавап көткәндәй, башын күтәреп, туп-туры офицерның бәбәгенә текәлде.

– Ну, ну... – дип, үзен дә туйдыра башлаган, файдасыз, кирәксез әңгәмәдән тайчынырга мәҗбүр булды бәйләнчек. Солдатның ныклы тәвәккәллеге дә әллә ничек кенә «айнытып» җибәргән төсле тәэсир итте аңа... Ул үзенең хаклы түгеллеген тойдымы-юкмы, әмма «алга таба күрербез кемлегеңне» дигән уйлары чырайсыз йөзендә аермачык ярылып ята иде. Әлфис инде солдат тормышындагы төп кагыйдәләрнең асылын, эчтәлеген төшенеп өлгергән һәм һичкая тайпылмыйча, фәкать шуның белән эш итәргә күңелендә ныгыткан иде. Иң мөһиме – таза мускуллар түгел, үзен аклый торган аек усаллык һәм тәвәккәллек. Үзеңнең рухи көчеңне, кешелегеңне сындырырга мөмкин булмавын күрсәт, икенче юлы инде ул, көчлерәк булуга да карамастан, яңадан кагылып та карамас. Шуннан соң гына, азактан, элек кылган гамәлләрең өчен үкенү хисләре кичермәячәксең.

7. «Алар белән разведкага барырга була»
Кечкенә буйлы, граждански кәчтүм-чалбар кигән нәфис гәүдәле егетне очратсаң, аның «N» частендагы дәһшәтле, кырыс, усал комвзводларның берсе булуына ышанмассың да. Ә ул, Байгасаров Улмас, кызлар төсле чибәр йөзле, юка борынлы, кара мыеклы казакъ, полктагы яшьтәшләреннән аермалы буларак, өлкән лейтенант чинында. Җитмәсә әле, читтән торып хәрби уку йортында белем ала. диләр. Әти-әнисе тауларда гомер кичерә, туган нигезенә гел кайтып йөри икән. Кай арада өлгерәдер, хәрби өйрәнүләрдә, спорт ярышларында ул җитәкләгән икенче взвод һәрчак алдынгы урыннарны яулый. Аларда дисциплина да көчле. Гаепле солдатка чем-кара, матур күзләре белән бер генә томырылып карап ала ул. Сугышчыларын «карт»ка, «яшь»кә бүлми, һәркайсы белән тигез мөгамәләдә. Әмма һич кенә дә төче әшнәләрчә түгел. Әлфискә аның, полк командиры алдында да дәрәҗәсен белеп, үзен иелми-бөгелми тотуы ошый.
122
 
КАРШЫЛЫКЛАР КЫРЫ
Байгасаров өйрәнүләр кырында, РХБЗ8 дәресләре белән Әлфисләр төркеменең бигрәк тә җанын алды, җелегенә үтте. Һәркемнең, теманы йокыдан торгызып сорасаң да, чатнатып җавап бирерлек итеп үзләштерүенә ирешмичә, тынычланмады өлкән лейтенант. Химик саклану формасын салганда-кигәндә билгеле бер вакытка сыешмый торып, үлсәң дә күнегүләрне туктатмый иде ул. Противогаз киеп чапканда, бичара Рәмзи беркөнне сулышы кабып егылды. Төбеннән киселгән агачтай капылт кына ауса да, ай-ваена карамыйча, торгызып, ахыр чиктә сөйрәлеп булса да финишка кадәр тырмашырга боерды Байгасаров. Болай бәлҗерәп, бүтәннәргә дә зыян салуын Рәмзи үзе дә аңлады булса кирәк. Бөтен көчен-ихтыярын җыеп, финиш сызыгына барыбер үз аягында барып егылды. Ял итәргә тукталгач, җебеп төшүе өчен, иптәшләрчә көлемсерәп кенә шелтәләде аны Байгасаров, ихтыяр көченең кодрәте турында тәҗрибәсеннән кызыклы мисаллар китерде.
Инде менә аның белән тагын очрашырга язган икән... Яңа килгән газета- журналларда актарыну нияте белән, Ленин бүлмәсенә керергә торганда, ишек аркылы ишетелгән шактый кызу бәхәс туктатты Әлфисне. Тавыш-өнгә караганда, взвод командирлары Галушка белән Байгасаров болар. Үз исеме дә колакка чалынгач, ирексездән сагаеп калды инде...
– ...Иго дәвереннән калган гадәт ул аларда. Кызган тимер белән көйдереп алырга, яндырырга кирәк аны! Әнә, эшлексез Галимдаровын гына алыйк... (Бусын, әлбәттә, аңа каршы күптән ятрәкләнеп9 йөрүче Галушка әйтте.) Байгасаров аны кискен төстә бүлдерде:
– Безнең мәңге айнымас Сергеевларны, Босягиннарны яклыйсыңмы? Әллә губаны туган йортына әверелдергән Кошманнымы?! Әйе, килешәм, бистәгә, аракы кибетенә йөгерүдә аларга тиңнәр юк... Автопарктагы техник спиртны урларга да остардылар... Ә менә полк байрагы янында фотога төшерергә, көндез фонарь яндырып эзләсәң дә, араларыннан юньлесен табып булмый. Галимдаров исә шуңа иң алдан лаек булды! Йөгерү буенча батальон ярышында да гел беренче килә. Бүтән якташлары да шулай ук. Татарларның йә, әйт турысын, кайсы булса да самоволкада тотылганы, Уставка сыймый торган башка гамәл кылганы бармы? Юк шул.
– Ә теге Ташкенттан килгән Ташмөхәммәтов татар түгелмени? – дип, янә чабата кайтарып маташты саламторхан, шактый гына дәшми торганның соңында. – Син бармак белән... эхем... нине бутама! Ташмөхәммәтов тибындагы ул Урта Азия наркоманнарын телгә дә аласым килми. Гарык! Болар бит Татарстаннан! Элек Самарада хезмәт итәргә туры килде миңа. Казанга да баргаладым. Шуннан бирле яхшы беләм, бик хөрмәт итәм ул кешеләрне! Эшчән, вөҗданлы, намуслы, ышанычлы халык. Алар белән бер дә курыкмыйча
разведкага барырга була!
Икесе дә, дәлилләре беткәндәй, бермәл тынып калдылар. Сүзне сабыр гына
Улмас дәвам иттерде:
– Син, Сергей, шуны аңла: Галимдаров начар солдат түгел ул. Әллә аңа
үзеннән дүрт-биш яшькә кечерәк пацаннар белән хезмәт итүе җиңелдер, дисеңме? Икеләтә кыенга туры килә ич! Ә бит тырыша, кемнән дә калышмый. Бәлки, аңа кайбер нәрсәләргә, кагыйдәләргә күнүе авыррак та биреләдер әле... Карт солдат каткан тал кебек, бөгеп-сыгылдырып кара син аны! Әллә кайчан чыныккан, ныгыган холыкны сындыруы... Ай-һай, вряд ли!..
8 РХБЗ – радиацион, химик һәм биологик саклану чаралары.
9 Ятрәкләнү (диал.) – кыдрачлану, әтәчләнү, гайрәт чәчү.
  123

ИЛДУС ДИНДАРОВ
Яхшы сүздән кинәт күңеле тулышкан Әлфис калганын тыңлап тормады, сак кына кире борылды. Берәр сәгать буш вакыты бар икән әле... Китапханәгә кереп утырудан да яхшысы булмас. Биредә Валентина Павловна исемле бик тә ягымлы, чибәр хатын эшли. Кайсыдыр дорфа офицерның хатыныдыр дип тә белмәссең үзен. Иренең тупаслыгы, туңбашлыгы өчен җаны әрнидер төсле аның, шуның өчен кешечә, эчкерсез, ягымлы... Әмма – юк, үзенең холкы- фигыле шундый аның! Солдат – балакайларны аналарыдай якын итә. Бу якты бүлмәгә кергән һәрберсенең туган җире, өйдәге хәлләре турында сорашырга һич иренми. Китапханәдә аяк эзен калдырган һәрбер солдатның тормышы бик яхшы таныш аңа, чөнки алар ишле түгел. Командирлар арасыннан да китаплар белән мәшәкатьләнүчесе сирәк. Әлфиснең, менә, нинди тема белән кызыксынуына чаклы хәбәрдар. Аның өчен яңа кайткан «ЖЗЛ» сериясе әсәрләрен, тарихи романнарны җыештырып куя.
– Валентина Павловна, гафу итегез инде, Чеховның китабы табылмады бит. Матрац арасына яшереп куйган идем, югыйсә, – диде Әлфис, исәнләшкәч тә кулларын җәеп.
Китапханәченең елмаюлы, матур йөзенә күләгә йөгерде. Гүя, әле генә кояш нурларында көләч булып торган түгәрәк күлгә узгынчы кара болыт шәүләсе төште... Ул әдәпле, тәрбияле, намуслы егетнең кайгысын бик аңлый иде. Соңгы ярты елда вакыт тигән саен укырга яраткан солдатка һич тынгы бирмиләр, икенчеме, өченчеме тапкыр инде этләнеп, яшереп куйган җиреннән юк итәләр китапларын. Кемнәрдер астыртын гына үчләшә, эзәрлекли. Ханым, соңгы мода белән өеп куйган сары чәчле башын китапханә кафедрасы артыннан калкыта төшеп:
– Син, Галимдаров, аның өчен уңайсызланма, бирегә генә кереп укы соң вакытың булганда. Ә тегеләре һичкая китмәс, соңыннан да табыла ул. Беренче генә тапкыр түгел, борчылма юкка, – дип тынычландырырга тырышты.
Әлфис «Огонёк» журналын, «Комсомольская правда» газетасы саннарын йотылып караштырырга кереште. Көнозын кар базыдай тып-тын торган бүлмәдә, ниһаять, һәйбәт кеше пәйда булуга сөенгән ачык күңелле, гәп корырга яратучан хатын ара-тирә кайбер яңалыкларны җиткерә, үзе дә сораша. Ул арада ишектән Улмас Байгасаров килеп керде. Бүлмәдәгеләр белән тыенкы гына, баш иеп исәнләште һәм аның соравы буенча туплап куелган бер кочак махсус әдәбиятны күтәреп, чыгып та китте.
– Хәрби китапларны су урынына эчә! Мәхәббәт романнары түгел, дошман һөҗүменнән саклану, тактика һәм стратегия хезмәтләре, хәрби карталар бит! – дип тел шартлатып сөйләнде Валентина Павловна.
...Һәм шул истәлекле очрашудан соң әллә ни күп тә узмады, полкта абруй казанган өлкән лейтенант Байгасаров атылып үлгән дигән яман хәбәр аяз көнне яшен суккандай итте. Сунарчылыкка күңеле яткан булган икән мәрхүмнең. Тау арасындагы туган авылына-кышлакка кайткан саен, атасының борынгы мылтыгын алып, ауга йөрергә яраткан. Бу юлы кыяташта абынып киткән дә, көянтә хәтле озын мылтыгының ничектер ялгыш тәтесенә басып, туп-туры уң чигәсенә эләккән. Шул җирендә егылып җан да биргән. Һәрхәлдә аның белән бергә сәйран чыккан лейтенант шулай дип сөйләгән.
Байгасаровның матәменә биш солдатны да иярттеләр. Сержант Табидзе, рядовойлар Овчинников, Бекасов... Әлфис тә эләкте бу кайгылы-почётлы отрядка. Тау-кыя арасындагы агачсыз, шыр ялангач зиратка күмгәч, мәрхүм хөрмәтенә хәрби коралдан хушлашу залпы бирергә тиеш иде алар. Мәетне башта ислам йоласы буенча зурлап, аннан соң хәрби хөрмәт күрсәтеп җиргә
124
 
КАРШЫЛЫКЛАР КЫРЫ
иңдерделәр. Көнозын язгы тау суыгында парад кителе белән генә тегесен- монысын эшләп йөри торгач, тәмам өшегән, туңган, аяк-куллары каткан солдатларны үзләрен генә аерым бүлмәгә урнаштырдылар. Идәндәге ашъяулык өстенә төрле ризык өеп куелган, инде менә зур табакта буы бөркелеп торган тәмле ит тә керде. Авыз суларын тыярлык түгел. Эчәкләре чөкри кычкыра башлады, җитмәсә. Әмма бу яктагы тау халкының симертеп эт ите ашавы гадәти хәл булуын ишеткәннәре бар. Шунсы кулдан тота ...Бозау хәтле зур-зур, таза маэмайларның үзләрен дә күрделәр ич бүген.
Каты чәчле, әрсез Бекасовның да тәмле булар чыгарып торган симез ит калҗаларына күзе кызды. Тәкате тәмам китте, ахрысы: яхшы аш калганчы, яман корсак ярылсын, дигән төсле, иңнәрен сикерткәләп куйды да алдындагы кисәккә үрелде... Бүтәннәр аның мондый тәвәккәллеген эчтән генә кызыгып, көнләшеп күзәтсәләр дә, кичерешләрен үртәү, үчекләү, ирештерү сүзләре белән басарга тырыштылар:
– Кара аны, Бекас, эткә әйләнмә тагы!
– Курыкма! Ишләре янына бәйләп кенә калдырырбыз!
– Чистый эт икәнсең, Бекасов! Һау-һау-һау!
Шул рәвешле усал шаяртып, кылтаеп утырганда, Улмасның атасы килеп керде.
Солдатларның, назлы кияүдәй, тыйнак кына, шупырдатып чәй эчеп, йөзем-өрек, көлчә ише ризык капкалауларын гына күргәч, моның хикмәте башына барып җитте бугай. Әлеге тәшвишнең урынсыз булуын, моның куй ите икәнлеген аңлатырга теләп, яңа гына чалынган сарык тиресен кертеп күрсәтте хәтта. Шуннан соң гына көнозын ачка беткән солдатлар җылы, сусыл иткә ябырылдылар да ых булганчы сыйландылар. Бераздан сөяк-санак кына аунап калды табында.
Әлфис, җаен туры китереп, картны юатып, татарча берничә сүз әйтте. И, күңеле булды шуңа мөхтәрәм аганың: җыерчыклар пәрәвезе кунган хәсрәтле йөзенә елмаю әсәре саркыды. Үзләренчә нидер сорашты, озатканда татарчалап: «Сау бул!» – дип кул болгады.
Кайтканда урыс малайлары: ни турында сөйләштегез аның белән, әллә кызын сиңа килештегезме, дип шаярттылар, мәрхүм казакъның зифа буйлы, искиткеч чибәр, унсигез яшьлек сеңлесен күздә тотып. Солдатның шул инде аның: бераз гәпләшергә җай чыктымы, теленнән хатын-кыз төшми. Иреннәрен ялый-ялый, авыз суларын корытып, алар белән мөнәсәбәт, сөю фронтындагы батырлык турында сүз куерталар. Әлфис исә бу турыда бөтен интим нечкәлекләре белән ачыктан-ачык сөйләшүне һич өнәми иде. Бигрәк тә хәзер, кайгылы көндә. Күз алдыннан өлкән лейтенантның сөйкемле йөзе китми, татарлар турында яратып әйткән сүзләре хәтердә яңара.
8. «Сынаттың, якташ!», яисә Алма-Атаның алсу йорты
КПП полк биләмәсенең бер читендә урнашса да, барыбер частьның үзәге кебек. Биредән берөзлексез кеше үтеп тора, эч пошканнан бер-ике сүз алышып өлгерергә була. Моннан офыкка хәтле киң кырлар җәйрәп ята, икенче якта мәһабәт таулар күккә үрли. Шуларга карап хыял диңгезенә чумасың. Гомумән, постта торганда рәхәтләнеп хыялланырга, фантазия корырга мөмкин, шуңа ярата да Әлфис каравылны. Беразга гына булса да ялгыз калырга, үз уйларың белән генә яшәргә ирек бирә торган бердәнбер урын ул каравыл посты. Һич булмаса, бармак бөгә-бөгә, һәр атна саен керәсе мунча исәбеннән чыгып, дембельгә чаклы тагы ничә мунча калганын санасаң да, кәеф күтәрелеп китә...
 125

ИЛДУС ДИНДАРОВ
Билгеле, КППдагы дневальный постында торганда, алай бик таралып, изрәп төшәргә ирек бирмиләр. Әледән-әле капканы ачып, машиналарны, бүтән техниканы тикшереп кертергә йә чыгарырга кирәк. Иртә таңнан тишегеннән штаб башлыгы майор Таривердиев килеп җитә. Тынгысыз, җитез, эшлекле кеше дә инде. Гади, мөлаем кешегә охшаган үзе. Туктап хәл-әхвәл алышырга да иренми. Менә хәзер дә тәмәке кабызу өчен капка янында тукталды да, нигәдер тоташ пыялалы КПП бүлмәсе ягына күз атты. Анда кизү офицер күренмәгәч, Әлфис янынарак килеп:
– Син, Галимдаров, акыллы кешегә охшагансың...Тәртип һәркемгә дә бер тигез булырга тиеш. Шулай бит? Менә нәрсә, солдатлардан гайре биредә эшләүчеләрнең, офицерларның барысын да кертеп, кайчан килеп, кич кайчан китеп баруларын төгәл генә теркәп кал әле. Яшереп кенә, минем өчен! Сәгатен- минутын күрсәтеп, ярыймы? Югыйсә, эшкә теләсә кайчан йөрергә яратучылар, дисциплинаны санга сукмаучылар үрчеде соңгы арада... Килештекме?
– Так точно! – дип, үрә катып честь бирергә генә калды Әлфискә. Әлбәттә, нинди генә яхшы кеше булмасын, Таривердиев хакына гына шымчы хезмәтен үтәргә уена да килмәде аның. Холкы андый түгел, иман белә торган, зыялы, намуслы, затлы нәселдән. Эшкә соңарып яисә иртәрәк ычкынучыларны саный китсәң, монда-а-а... Кичкә таба Таривердиевның сораулы карашына, юк, дип кенә башын чайкады. Билгеле, Әлфискә ышанып бетмәде теге, аны-моны әйтмичә, күзенә текәлеп карады да, иреннәрен бүлтәйтеп, башын чайкап куйды.
Берничә көннән штабка дәштеләр. Моңа һич кенә дә куанмыйсың, әлбәттә. Берәр төрле юк сәбәп табып, солдатның аркасын «камчыларга» инде. Таривердиев, теге чакта берни дә булмагандай, әдәпле генә исәнләште дә солдатка урындык тәкъдим итте, үзе арлы-бирле йөреп:
– Рядовой Галимдаров! Сезгә особый сугышчан задание кушмакчы булабыз. Сезнең кардәшегез рядовой Ташмөхәммәтов бөтенләй бәйдән ычкынды. Безнадёжный наркоман, понимаете ли... Шуны Алма-Атага, госпитальгә озата барырга кирәк. Аның милләттәше буларак, сез уртак тел табарсыз дип уйлыйм. Поездга утырып, әлбәттә инде, коралсыз-нисез. Гадәттән тыш хәл килеп чыга калса гына, берәр чарасын күрерсез... Мине дөрес аңлый торгансыздыр бит?.. Хәер, комиссоваться итәргә торганда, аның үзенә дә качып китүнең мәгънәсе юк... Аннары аның физик хәлен үзегез күреп торасыз. Мин сезгә ышанам. Моны дембель заданиесе итеп кабул кылыгыз! – диде дә, саран гына көлемсерәп, аптырашка калган солдатның кулын кысты.
Менә сиңа дембель заданиесе! Таһир Ташмөхәммәтов барып чыккан наркоман инде. Бистә мунчасына барган саен, бина артындагы сазлыкка гына чыгып керә, үзе генә белгән ниндидер үлән таба да шуны суырып кәефләнә, рәхәт чигә, тәмам исерә. Аны, «үзебезнең халык вәкилен» күтәреп кайту Әлфисләр өстенә төшә.
Үзе дә якташлар итеп ихластан үз күрә, санлый Таһир. Айнык чакта сөйләшеп туймаслык шәхес ул. Укыган. Музыкант. Баянда сиптерә генә. Өендә пианино бар ди... Булыр да, сөйли башласа, авызына каратып тота. Бах, Бетховен, Моцарт, Чайковский, Шостаковичлар турында әллә ниләр белә. Тик менә татар композиторларыннан бер Рөстәм Яхин гына таныш икән үзенә. Татарчасы да аның ипи-тозлык кына. Хәлле гаиләдән булганга, посылканы да еш ала. Авыз иттерми калмый. Үзенчә юмарт, кешелекле егет.
Әлфис авыруның шәхси картасын алырга кергәндә, санчастьта шәфкать туташы Ольга берьялгызы гына иде. Тулы иреннәренең чигеннән чыгып, кызыл помада белән моның кадәр дә чамасыз, мул итеп буямаса, сөйкемле генә туташ үзе. Болай исә, читтән торып караганда, борыны да кызылга манчылган төсле
126
 
КАРШЫЛЫКЛАР КЫРЫ
күренә. Шул хатасын берәрсе үзенә әйтми микәнни? Сөйләшергә дә бик җайлы Ольга. Менә хәзер дә, Таһир турында сүз чыккач, Әлфискә «сер итеп кенә» әллә ниләр җиткерде. Хезмәт итәргә килгәндә, «алма кебек» матур егет булган икән ич безнең Ташмөхәммәтов! Эшчән, тәрбияле, шаян егет. Наркотик турында сүз дә булырга мөмкин түгел ул чакта. Музыка остасы. Шәп җырлый, теләсә кайсы музыка коралында уйный. Монда барысы да күз алдында бит... Элек хәтта аракы да эчмәгән. Кая ул! Былтыр гына монда эшләп киткән Макасов үзенең сигез яшьлек кызын пианино уйнарга өйрәтергә дип өенә чакырта башлаганчы. Менә шуның фатирында аракысын да, спиртын да, башкасын да эчәргә өйрәнгән күндәм, карусыз музыкант егет. Макасов белән бергә. Тегене эштән кудылар. Ә бусы әнә кешелектән чыкты. Кызганыч, дөнья биргесез алтын егет иде.
Ярый, агылый да тагылый булып, Әлфис Галимдаров белән Таһир Ташмөхәммәтов икәүләшеп чыгып киттеләр хәтәр юлга. Казакъстан башкаласына, гадәти пассажир поездына утырып. Кәнсәләрдән озатканда, кайберәүләр, булачак фаҗигане, бүтән төрле гадәттән тыш хәлне фаразлап, астыртын гына көлеп калды. Ул-бу чыга калса, берәр нәрсә белән башына гына орырга, дигән ихлас кайгырту сүзләрен колагына пышылдаучылар да табылды. Әлфис исә тәкъдиренә ышанып, тәвәккәлләде – утырды да китте. Әмма болай да тәмам бетерешкән хаста кешегә бармагы белән дә кагылмаячагына иманы камил иде. Таһир инде ниндидер үгет-нәсихәт бирүдән узган. Аның максаты, хасияте башкада, бүтән темага гәпләшергә теләге дә сизелми.
Вагонга кереп утыруга, Әлфиснең күзенә карап, болай диде ул:
– Курыкма, якташ, мин сиңа зыян китермәм, исән-сау барып җитәрбез. Әмма ачыктан-ачык әйтәм, үлән капмыйча түзә алмыйм мин. Син миңа комачаулама гына, үз дозамны беләм...
Бераздан, бәдрәфкә генә чыгып керим әле, дип киткән Таһир, поезд буйлап аның ише зәхмәтне сатып йөрүчеләр белән иснәшеп, танышып та өлгергән. Бөтенләй миңгерәп килеп ауды да Әлфис катына, озак кына мышнап, ыңгырашып, бәргәләнеп ятты. Ул исәңгерәп, аңына килеп, торып утырырга маташканда, поезд Казакъстан башкаласына җитеп килә иде инде. Әлфис моңа үлемнән котылган кешедән ким шатланмагандыр. Бүре дә тук, сарык та исән, дигәндәй, чәчләр үрә торырлык нәрсә булмады! Ташмөхәммәтов вәгъдәсендә торды.
Госпитальне табып, баш табиб кулына тапшыргач кына, күңеленә бөтенләй рәхәт булып китте солдатның. Ташмөхәммәтов үзенә бер кәефле иде. Биредән инде турылап туган ягына кайтып китәсенә һич шикләнми иде ул. Армиядәге хәрби медицина әһелләре белән елъярымлык көрәше аның файдасына тәмамланырга тора. Әмма моны җиңүгә санап буламы соң?! Һәм ни бәрабәренә яуланган шикле җиңү бу? Солдатның шәхсән үзен ничек кенә гаепләсәләр дә, армиянең бозык мохите тәрбияләгән бала ич ул! Асылына, төбенә төшеп карасаң, Таһир бит үзе корбан, битарафлык, бюрократлык, солдафонлык, кансызлык корбаны. Андый нечкә хисле, зәгыйфь рухлы, талантлы затларны мәҗбүри хәрби хезмәткә алып, азагында кем отты инде? Гражданкада файдасы күбрәк тигән булыр иде ләбаса яраткан эше белән шөгыльләнсә?!
Госпиталь капкасыннан чыкканда, хәрби задание үтәлүгә сөенүдән бигрәк, Таһирга бәйле күңелсез кичерешләр биләп алган иде аны. Киләчәге нинди булыр, тәкъдире ничек очланыр икән читкә тибәрелгән, адашкан ул татар баласының?!

9. Каланчаны кем яндырган?

Солдатның күңеленә якын һәм шул ук кимәлдә өнәп тә бетермәгән бер аулак урын бар. Ул – каршылыклар кыры (полоса препятствий, ягъни). Орышта очраячак төрле киртәне, каршылыкны яулап, җиңеп узу максатыннан, сугышчан әзерлекне, физик осталыкны шомарту, тәнне, дәрт-дәрманны чыныктыру, сынау өчен каралган инженерлык корылмалары һәм җайланмалары белән шыплап тулган ул. Монда «карт», тәҗрибәле сержантлар яшь сугышчыларны «лабиринт», «җимерек күпер», окоп-чокыр, биек казык читән, текә таш койма аркылы мәчедәй үрмәләтеп, еландай шуыштырып, тәкәдәй сикертеп, боландай чаптырып, кәҗә майларын чыгарталар. Шулхәтле җиде кат тиреңне каезлап туныйлар ки, ник туганыңа үкенә башлыйсың. Ә ял минутларында исә офицерларның көнчел күзеннән качып, ләчтит сатып ятарга аннан да уңай, ипле урынны табуы кыен. Ашыкмый гына тәмләп саф һавада аракы чөмерергә кирәк булса, «картлачлар» шунда гына тая. Спортка чын ихласы булганнар өчен, гомумән, менә дигән нәтиҗәле физик күнегүләр кыры үзе.

Плацтан да иркенрәк шушы биләмәнең бер читендә манара сыман корылма әллә кайдан күренеп тора. Ул арканга тотынып яисә озын баскыч белән менәргә өйрәтү максатында төзелгән. Солдатлар аны гади генә каланча дип атыйлар. Аның өске мәйданчыгында җәелгән пычкы чүбендә арка кыздырып яту, черем итү рәхәт. Ә ишегенә йозак эленгән иң аскы катында исә төрле җиһазлар, шул исәптән иске плакатлар, буяу чиләге, машина көпчәге, агач кыса, бау, ыргак ише ыбыр-чыбыр саклана.

Әбәт вакыты иде. «Личный состав» ашыга-ашыга төшке ашны «шудырып» утыра. Ашаудан бигрәк, ниндидер ярыш, бәйге галәмәте иде бу! Һәркем, үз тәлинкәдәгесен сыпырта, үзе, күршесеннән калышмаска тырышып, күз кырые белән, аныкын да күзәтеп өлгерә. Чөнки борынгыдан урнашкан тәртип буенча, тамагын туйдырып, өстәлдән иң соңгы булып кузгалучы кеше табынны җыештырып, савыт-сабаны кухняда кизү торучыларга илтеп тапшырырга тиеш. Киртә буе өстәлдә, тәгамнан чәчелеп калган калдык-постыкны җыеп алып, сөртеп, чистартып йөрү кемгә хаҗәт? ...Җәйге чорның шундый бер бәрәкәтсез вакыты, табында яшелчәнең тәмам беткән чагы иде бу. Төгәлрәге, күп бәладән коткара торган туклыклы, тәмле бәрәңге урынына «коры бәрәңге» дигән ак порошоктан пешерелгән боламык бирә башлыйлар. Яңа уңыш өлгергәнче шулай. Бәрәңге дисәң, хәтере калыр: җилем кебек сузылып торган, крахмал сыман масса инде шунда. Мунчала чәйнәгән кебек буласың. Боламык өстенә майсыз гына кыздырылган, кылчыклары гына тырпаеп калган, бөрешкән балык кисәген салгандай итәләр... Шаян, тиктормас Фаик чутлап чыгарган бит: дембельгә чаклы һәр өчебезнең дә егерме бишәр метр балык ашыйсыбыз бар әле, ди.

Табын артында ифрат җаваплы мизгелдә кухня ягыннан кемдер «Пожар!» дип, сискәндереп, сөрән салды. Барысы да, кашыкларын ялый-ялый, ишегалдына сибелде. Ни күрсеннәр – каланчаны көчле ялкын чолгап алган. Әмма дә кызык, иллә дә мәзәк булды инде – корсагы тулы, кәефе шәп, авызы ерылырга торган солдат халкына. Рәхәтләнеп тамаша кылдылар. Ләкин, киноларда күрсәтелгәнчә, социалистик милекне саклап, батырларча утка каршы ташланучы күренмәде. Офицерлар бу вакытта йокы симертә. Кизү торучыдан гайре бер командир да күзгә чалынмый. Хәер, дарыдай коры агач бүрәнә-тактадан салынган каралты янына якын да килерлек түгел иде: пожарниклар су кудыру «эчәкләрен» сузганчы, комсыз янгын ялмап-ялап алгач, кара кисәүләр генә төтенләп калды аннан.

Бер караганда, әллә ни кыйммәте дә юк иде инде бу биш-алты бүрәнәле, чуар такталы нәмәрсәкәйнең. Әмма армиядә «хәрби милек», дип, сафсата сатып, җелегеңә үтәләр. Чебеннән фил ясый торган юристлар бу хәлне күпертеп, зурга җибәрде. Хәрби округтан кәттә тикшерүче, кече лейтенант Шубин килеп төште. Нәрсә инде, «Военторг» кибетеннән тәмәке, аракы урлау кебек барлы-юклы ике «эш» тикшерергә туры килгән аңа моңарчы. Ә инде бирегә килеп төшкәч, каршылыклар кырына күз салуга, ул бик куркыныч «җинаять» исен тойган төсле булды. Бу инде ларёк-мазар түгел, әһәмиятле хәрби объект санала. Халыкара хәл киеренке вакыт, кытай диверсантлары провокациясе булуы бик ихтимал. Аларның агентлары... Посёлок элекке кулак калдыклары белән шыплап тулган. Бу эшне уңышлы гына ачыклап, гаеплеләрне фаш итә калганда, погонга кимендә тагын бер «йолдыз» тамуы ихтимал.

Кулына лупа алып, янгын хәрабәләре арасында шактый чокчына торгач, тәмәке төпчекләре, аракы шешәләреннән гыйбарәт «корыч» дәлилләр табылды. Янгын чыгар алдыннан кемнәрнеңдер каланчаның иң очында карбыз ашап утырганын шәйләп калганнар.

Карбыз дигәннән, ул мондагы басуларда теләсә кайда аунап ята. Бәһасен безнең җирдәге бәрәңге урынына да куймыйлар аны. Солдатлар, койма аша гына сикереп, шул татлы җимешне гимнастёркага бәйләп ташый. Түрәләр мондый гына уенны күрмәмешкә сабыша... Шул, тикшерүче сусыл җимешне беркетмәгә яхшы кабымлык дип тамгалады. Эчемлеге дә шул тирәдә инде аның. Йозакның ачкычы кем кулында? Художникта! Һәм... Лейтенант Шубин кара җирлеккә ак җеп белән типчеп хәстәрләнгән «җинаять эшенә», ахыр чиктә, Рәмзи Кутузов дигән татар егетен теркәп куйды.

Болай да әллә ни батырлардан саналмаган егет коелды да төште. Инде аның һичнинди сорауга да җүнле-башлы җавап бирерлеге калмады. Допрос бүген үк беткәнгә саналып, тоткынны алып китәргә боердылар.

Губага озата баручы каравылчы егетләр Рәмзине:

– Беттең, Кутузов! Дисбат белән генә котыла алмассың, – дип «юаттылар».

Инде карбыз яратучыларны чакырттылар. Болар – үзбәк Саматов белән подполковникның төнге «шешәдәш» ахирәте, йонлач тәнле дембель Винокур булып чыкты. Үзләрен искиткеч сабыр тоталар. Түрә алдында гөж җибәрүнең әсәре дә юк. Фәрештә күзләре белән Шубинга текәлеп, командирлары ягына күз салгалап, вакыйганы ничек булганча бәян иттеләр.

Болай булган. Болар каланча башында тыныч кына карбыз белән сыйланып утырганда, теге художник, кемнәрнедер ияртеп, астагы алачыкка кайтып кергән. Шатыр-шотыр нидер кимергәннәр, аягүрә, шешә авызыннан гына эчкәннәрен дә күргәннәр.

– Ә рядовой Кутузов шәхсән үзе соң, үзе эчтеме? – дип аеруча нык кызыксынды тикшерүче.

– Әле ничек кенә! – дип җаваплады Винокур, күзен дә йоммыйча. Саматов исә, уң кулына аракы шешәсе тоткандай ишарәләп, күзаллана торган пыяла савытны чайкаштырып торды-торды да, авызына китереп, чөңкәйтеп эчеп куйгандай итте. Янәсе, Кутузов менә шулай, голт-голт итеп, авызыннан гына чөмерде аракыны.

Болай да булгач, гаепләнүче табылды дигәнне аңлатып:

– Всё понятно! – дип йомгак ясады түземсез Тарасов. Һәм ул, тикшерүчене төшке ашка ашыктырды.

Исерткеч эчемлекләр кулланып, ут чыгару нәтиҗәсендә хәрби милекне юк итүгә юл куйган өчен, Рәмзигә каршы җинаять эше ачылу ихтималын ишеткәч, Әлфис, соңгы өмет белән, үзенең взвод командиры янына барырга батырчылык итте.

Өлкән лейтенант Алексей Васильев, төптән озак уйлап, акрын эш итә торган офицер, полктагы һичбер хезмәттәшенә охшамаган. Аның, бер компаниягә дә катышмыйча, ияләшмичә, ялгыз гына яшәп яткан көне. Ак күке – ят күке, дигән әйтемнең тере мисалы инде. Ул үзенең хезмәтен, хәрби химик һөнәрне генә иң кирәкле эш, дип, иман китергән кеше. Менә хәзер дә Ленин почмагында, ниндидер китап тоткан көе, ут кебек янып торган җирән чәчләрен тарый-тарый, полк пропагандисты белән фикер алышкалап утыра. Үзенә мөрәҗәгать итү өчен баш кагып рөхсәт бирүгә, Әлфис, аның игътибарына, хәтәр дулкынланудан әйтәсе сүзләренең бер өлешен йота-йота, Рәмзи Кутузовның, сәламәтлегенә, аллергиягә бәйле рәвештә, һич аракы эчә алмавын, хәтта тәмәке дә тартмавын җиткерергә тырышты. Тарасовның шәхсән Васильевка каршы чокыр казып йөрүен дә өстәмәкче иде дә, вакытында тыелып калды. Аның ул этлеге турында үзе дә хәбәрдар дип уйлап ялгышмады. Әйе, белә иде аны өлкән лейтенант, акрын кыймылдаучы кеше буларак, һөҗүмгә күчү өчен, һаман да җайлы вакытны гына көтә иде. Менә ул тәҗел вакыт килде дә бугай...

– Аллергия? Аракыгамы? Что за бред?.. – дип, механик рәвештә кабатлады да бөтенләй бүтән төрле уйларга чумган взвод командиры, янә китабына текәлде.

– Странно! Кутузов! Һм... – дип сүзгә кушылды пропагандист. – Теләсә кайсы плакатны, диаграмманы моментында ясап бирә! Хәтереңдәме, Алексей, минем 23 февральгә багышланган докладка нинди шәп күргәзмә әсбап өлгерткән иде ул?! Просто чудо!.. Тартканын да күргәнем юк. Әдәпле, сабыр егет! – дип, берникадәр үз һөнәре биеклегеннән торып, аның яхшы сыйфатларын санап китте.

Аның сүзләре дә корылыктан туктап калган тегермәнгә су койгандай итте булса кирәк, ниһаять, Васильев та урыныннан кузгалды. Бераздан Әлфис Шубинның сынаулы күз карашы алдында иде инде...

Шуннан соңгы вакыйгалар, тикшерү хәлләре беткәнче солдатлар өчен караңгы булып калды. Художникны поликлиникага саулыгы хакында анализлар бирергә озаттылар. Ике көннән сулыгып, әмма күңеле күтәрелеп кайтты ул. Янә мастерскоенда баштанаяк эшенә чумды. Тавык та чүпләп бетермәслек буяу эшен аңардан гайре кемгә йөкләсеннәр ди тагы. Шул хәлләрдән соң аңа, кинаяләп «алколог» кушаматы тагып калдырдылар: «Аллергия»гә бәйләнешле, тиз әйтелешле кушаматын тапмадылар. Замполит, каланчадагы янгын вакыйгасына сылтап, аны хат ташучы вазифасыннан азат итеп өлгергән иде инде. Янәсе, профилактика өчен, үзе эчмәсә дә бистәдән кемнәргәдер аракы ташуы ихтимал ич. Ул эшне, блат белән, Галушканың телефончы әшнәләреннән берсе эләктерде.

 

10. Качу

Ашханәдә аш пешерүче, җәйпәк борынлы үзбәк солдатыннан да бай кеше юк, диләр полкта. Штаб писаре бик яхшы белә инде аны. Туган ягыннан ай саен кесә тутырып акча ала ул. Бу айда да йөз сум килгән. Казарма артында үзе мактанып торган, кайтуга өйләнәм, акчаны калымга җыям мин, дип әйтеп әйтә ди. Бүтәннәр аптырашта, «ни өчен монда җыясың соң, өйдә генә торса, ярамыймыни?.. Тегенең җавабы бар: анда калса, абыйсы үзенә тотып бетерә, имеш. Аның да өйләнәсе бар икән. Сеңлем, һич аңламассың бу халыкны.

Ә менә Әлфис белән Фаикларга андый кысыр хәсрәт ике ятып бер төшенә дә керми. Кесәләрендә дә җилләр уйнап тора. Акча дигән шайтан булмаса, тагы да яхшырак әле: син ярлы, фәкыйрь, әмма ләкин ирекле: азат, акча галиҗәнапләренә һич буйсынмыйсың. Солдатның «эш хакы» дип, матур гына атала торган айлык бер-ике сум акча кисәге, запастагы биштәрне яңартып торырга: сабын, теш пастасы, энә-җеп, вакса сатып алырга мәҗбүр итәләр.

Якшәмбе – үзара җыелышып, шулар турында иркенләп сөйләшә торган көн ул. Хәрби кибеттән гражданкада сирәк очрый торган куертылган сөт, шуңа өстәп, печенье, вафли, җиде тиенлек «Ала-арча» исемле очсыз сигарет алып, берәр аулак урында истарәхәт кылалар.

Әле генә шау-гөр килеп утырган Фаик, катып беткән печенье кимерүеннән кисәк кенә туктады да, күзләрен ерактагы тауларга төбәгән килеш:

– Санцасть начальнигы бик бәйләнә башлады әле, егетләр! Кәефе китсә, татарва-фәлән, дип сүгенә. Шактый гына спиртның цамасыз бетүен үзенә әткән идем, шуңа котыра. Мин эцмим бит инде аны, – дип акланып, ачуыннан буш консерв банкасын корыч учында кәгазь бите кебек ботарлап ташлады...

– Интеллигенция халкын яратмыйлар инде анысы, – дип, сүзгә кушылды Әлфис. Бер ел гына хезмәт итүебездән көнләшәләр. Әле бит, үзебез кебек үк, яңа килгәннәр дә шулай мыгырдана. Кемнәрдер котырта, өстерә. Әнә, беркөнне, көндез, төрекмән малае автопаркта постта тора... Һәммәсе дә яныннан үтеп-сүтеп йөри. Аларга һич нәрсә әйтү юк. Ә мине, мылтык терәп: «Стой! Атам юкса!» дип туктатмакчы. Шундый ачуым килде. Ни өчен соң әле миңа гына аерым закон? Әйдә, ат, дим дә өстенә барам тегенең. Парктагы халык бөтенесе дә «ни булыр икән» дип карап катты... Ни булсын, сүгенә-сүгенә чигенде, мәнсез. Менә шулай каты торырга кирәк. Куркып, йомшаклыгыңны күрсәтсәң, отыры котыра ул «картлачлар». Бердәм булып, бер-беребезгә ярдәм итик! Мәхлуклар хәленә калырга ярамый безгә, егетләр! Басымчакны басып алалар аны!

...Шулай дип ярсып, үчләнеп сөйләнгәндә, әллә кайдан гына капитан Васюков сурәте күз алдына килеп, нигәдер, оялгандай тынып калды. Никадәр генә ачык күңелле, эчендәге тышында булмасын, туганнарча дуслык хисләре берләштергән менә шушы кечкенә, тар даирәдән дә яшереп калдырган «сере» бар иде Әлфиснең...Үзенә һаман да тынгылык бирмәгән күңелен биләп, җанын каезлый торган сер...

Частька килеп урнашканның икенче көнендә, иртәнге ыгы-зыгыда ике яруслы караватларның аскы катындагы хуҗасы:

– Һу, вакыт беткән икән, син минекен дә... нит инде, – диде дә ашыгып китеп барды.

Ул «картлач» моны шундый гади генә итеп, һичнинди тавыш күтәрмичә, үтенгәндәй әйтте ки, Әлфис, үз караватын җыештыргач, аны-моны уйламый гына, шул дембельнекен дә рәтләргә кереште. Аннан гына кулым корымас әле, дип уйлап, үзен-үзе юатты ул. Кем дә күрми, бүтән солдатлар чыгып беткән иде инде. Шулчак әллә кайдан гына фуражкасын кулына тоткан, кыскарак буйлы, күзлекле, ак кырау төшкән көлсу чәчле, киң, ачык маңгайлы капитан килеп чыкты да:

– И не стыдно? – дигән шелтәле, аяусыз соравы белән Әлфисне фаш итте.

Әлфис ләм-мим! Офицер, кырыендагы артсыз урындыкка чүкте һәм нигәдер борчылып, дулкынлануыннан, казармада икәнен дә онытып, тәмәке кабызды.

– Утыр әле... Син инде бер генә тапкыр ялгыштым да башка кабатламам, дисеңдер. Бу бөтен яшь солдатларның хатасы! Нет, воин, бер бирештеңме, шулай дәвам итә инде ул. Әле соң түгел, аң бул, кешелегеңне югалтма! Теләсә нинди шартларда да!

Үкенеч, берничә айдан башка частька күчерделәр аны. Үстереп, майор чинында...

Шул кимсенүле хәлдән соң, аны күргән саен, «И не стыдно?!» дигән шелтә сүзләре кинәт кенә искә төшә торган булып калды. Тәмам үкендереп, җанын айкап алды ул шуның белән. Гомерлек сабак бирде.

...Плацта иртәнге сафка тезелеп, полк командирын көтәләр иде. Армиядәге язылмаган тәртип буенча, алгы рәттә, әлбәттә, беренче ел хезмәт итүчеләр. Икенче рәттә – «картлач»лар. Әлфиснең нәкъ артына туры килгән Котляров: «Аягыңны тигезлә!» дип, сәбәпсез бәйләнеп, аның тубыгына каты гына тибеп куйды. Авыртудан күз аллары караңгыланып китте Әлфиснең. Шулхәтле чыгырыннан чыкты ки, үзен-үзе белештермичә, борылып, йодрыгы белән, бар көченә тегенең күкрәгенә кундырды. Моны көтмәгән «картлач» нык кына чайкалып, арт чүмеченә утыра язды. Бу күренешкә шаһит булган сафтагылар җанланып китте. Кемдер сүгенде, кемдер көлеп куйды. Әлфиснең бу адымын эчтән генә хуплаучылар да күп иде. Хәтта «картлач» Назаровның:

– Хватит тебе, Котляров! Он же старше тебя! – дигән каты кисәтүе дә яңгырады.

Башлыгын-якасын рәтләп торган теге дембель сыңары:

– Ну ладно! Погоди! Караватың ишелеп төшмәсме әле! – дип, Әлфиснең колагына акрын гына ысылдап, янап тынды...

Бу бәрелешне якташлары да күреп торды ласа. Алар өчен әйбәт кенә гыйбрәт, сабак булгандыр ул. Хәер, бер алар өчен генәме?! Әмма ни генә булмасын, кешелек дәрәҗәсен яклауда үрнәк күрсәтте Әлфис...

Вак-төяк корткычлык юлына басты мөртәтләр. Йә тумбочкасының астын-өскә китерәләр, йә иртән торганда аяк чолгаулары булмый, тәмле йокыны бүлдереп, биткә сөлге ыргыталар... Боларына түзәргә була әле... Командирларга барып әләкләп булмый ич инде... Аннары, тора-бара ачулары басылды да бугай... Үч алырдай башка кешеләре табылдымы, белмәссең...

– ...Бакчы, грузиннар, әрмәннәр нинди бердәм. Берәрсенә ярамаган сүз катсалар, шундук «Кавказ!» дип, күкрәк кагып, якларга ташланалар. Латышлар тагы. Ничек дус, тату яшиләр һәм бер-берсен рәнҗетергә ирек бирмиләр. Алар безне дә бик ихтирам итә үзләре. Ну, урысларны яратмыйлар инде...

– Киномеханик Табидзе белән ...мөнәсәбәт яхшы безнең. Бүтәннәре дә кырын карамый..., – диде тыйнак кына Рәмзи.

– Күп калмады инде, егетләр! Онытмаган булсагыз, көзге дембель турындагы приказга кадәр йөз генә көн! Юк, азрак та әле... Урра! – дип шукланып алды Әлфис.

Әмма ура, дип лаф орырга иртәрәк иде шул әле. Эх, дөнья куласа, әйләнә дә бер баса шул. Татарлар өстендә кара болытлар куерды. Җәйләрен таулардан сыдырылып төшеп, озонлы, саф һава алып килә торган, шифалы яңгыр болытлары түгел... Болар башка төрле, җанга тиеп, хәлне алып, тын-сулышны буа торган кара-кучкыл болытлар...

***

Укымышлы, зыялы кешеләр булып саналучылар бер алар гына түгел иде полкта. Әнә, Мәскәүле Степан Гардин. Югары уку йортын тәмамлап, фигуралы шуу буенча тренер булып эшләгән хәтта. Аның кушаматы да «Фигура». Һай, өтелде, этләнде соң аның белән командирлары, үзен дә сарык йоны урынына теттеләр, изделәр, кешелеген калдырмадылар. Ата ялкау. Һичнәрсә эшләргә теләми. Тәкәббер. Гел эредән сыптыра. Саташып, солдат кануннарын буташтыра. Элеккеге дан-абруен онытып торып, бүгенге солдат халәтен кабул итә белми. Менә шул мәскәүле бәлагә тарыды беркөнне:

– Кадак йоттым! Үләм! – дип, санчастька кергән көйгә кушеткага ауды. Йөзе акшарлаган кебек. Туктаусыз корсагын уа.

– Ничек болай булды соң әле? – дип сораштыра шәфкать туташы Ольга.

– Казарма ягында, щит урнаштырганда, җайлы булсын, дип, авызга чәнти бармак хәтле бер кадакны кабып торган идем дә, онытылып сулыш алганда эчемә төшеп китте. Ай, үләм! Эчне бора!

Кулдашы да аның сүзләрен җөпли: «Эшләгәндә авызында гел кадак тота ул шулай, шайтан тәре!» – ди.

Андый хәлдә, санинструктор, хастаны ияртеп, бистәнең поликлиникасына рентгенга бара. Бу юлы да баш табиб әмер бирде. Фаик өчен күңелле сәйран кылу гына кебек ул. Барганда кеше күрәсең, хастаханәдәге көтүче чыбыркысыдай озын чиратларны да көтәсе юк. Гөнаһ шомлыгы, солдат халкын озак тотмыйлар шул чиратта, хөрмәт күрсәтеп, алданрак үткәрергә тырышалар.

Фаик, җәйге ямьгә күмелгән бакчаларны, белгеч күзлегеннән торып, караштырып бара. Алмаларның күпчелегеннән алмагачларның яфрагы да күренми; чияләр, карлыганнар тулышып өлгергән, авызга тамарга тора... Авылда урак өсте. Яңа бәрәңге дә ашый башлаганнардыр инде, дип сагышланып килә иде Фаик. Әледән-әле ыңгырашкалап барган Гардин: «Ой, больше не могу!» – дип, бөтенләй шып туктады. Эчен тотып, ниндидер аулак төзелеш ягына ымлады бу. Кеше хәленә керүчән, шәфкатьле Фаик аны-моны шикләнмичә, «бар», дип, баш какты да, үзе эскәмиягә чүмәшеп, тирләп пешкән муенын кулъяулык белән сөртергә кереште.

Әйе, хәзер урак өсте. Әминә соңгы курска укырга киткәндер. Көтәр микән ул Фаикны? Аның тирәсендә һаман тар маңгайлы Мохтар бөтереләдер инде. Югыйсә, армиягә киткәндә, Әминә катына якын килсәң, кайткач җаныңны алам, – дип, тимер кебек йодрыгын борын тирәсендә уйнатып, нык кына кисәткән дә иде үзен. Бөдрә чәчле, уймак иренле, алсу йөзле чибәр Әминә: «Бер ел күпмени ул, солдат шулпасын да чөмереп өлгермисең, «тып!» итеп кайтып төшәрсең әле!» – дип, шаярткан да иде... Фаик, уйларыннан кисәк айнып китеп, як-ягына каранды. Кара, шактый вакыт узгандыр, ә теге хәсрәт һаман да күренми. Төгәл вакытны белер иде, кул сәгате юк. Армиядә солдатка сәгать тагу «не положено!» «Әй, Гардин!» дип сөрән салды сабырсызланып. Юк, тегенең тыны да чыкмый. Әллә батканмы? Бер-бер хәл булганмы? Аның тавышы ишетелмәгәч, коты очты саниструкторның. Күз алдында Әминәләр, бәрәңгеләр буталып дөньяның асты-өскә килеп, каядыр мәтәлде. Уенда – Гардин гына. Бар көченә чабып керсә, төзелеш участогының арт өлеше бөтенләй киртәләнмәгән ләбаса! Анда исә – куе наратлык, арырак әрәмәлек, басу башланып китә. Теге алдакчы, зобани, шуннан элдерткәндер.

Нинди тизлек белән частька чабып кайтуын, шул чакта миендә нинди уйлар бөтерелгәнен Фаик еллар узгач та яхшылап хәтерләми торган булып калды. Гасабилы, ачынулы уйлардан аңын җуя язган иде ул хәтта. Аны бу хәл тетрәндерү генә түгел, бөтенләй кешелегеннән чыгарган иде, дисәң, төгәлрәк булыр.

Әлбәттә, ашыгыч рәвештә, полк командиры фәрманы белән, качкынны тоту өчен ышанычлы, сыналган солдатлардан оператив эзләү бригадасы оештырылды. Анда Әлфисләрнең разведка взводы катнашмый каламы соң? Кырыклап солдат офицерлар бистәсенең актармаган төшен, кермәгән йортын, айкамаган бинасын калдырмады. «Фигура» суга чумгандай юкка чыкты. Мәскәүгә ашыгыч телеграмма суктылар, фатирына кеше җибәрделәр. Барысы да юкка гына!

10. Качу

Ашханәдә аш пешерүче, җәйпәк борынлы үзбәк солдатыннан да бай кеше юк, диләр полкта. Штаб писаре бик яхшы белә инде аны. Туган ягыннан ай саен кесә тутырып акча ала ул. Бу айда да йөз сум килгән. Казарма артында үзе мактанып торган, кайтуга өйләнәм, акчаны калымга җыям мин, дип әйтеп әйтә ди. Бүтәннәр аптырашта, «ни өчен монда җыясың соң, өйдә генә торса, ярамыймыни?.. Тегенең җавабы бар: анда калса, абыйсы үзенә тотып бетерә, имеш. Аның да өйләнәсе бар икән. Сеңлем, һич аңламассың бу халыкны.

Ә менә Әлфис белән Фаикларга андый кысыр хәсрәт ике ятып бер төшенә дә керми. Кесәләрендә дә җилләр уйнап тора. Акча дигән шайтан булмаса, тагы да яхшырак әле: син ярлы, фәкыйрь, әмма ләкин ирекле: азат, акча галиҗәнапләренә һич буйсынмыйсың. Солдатның «эш хакы» дип, матур гына атала торган айлык бер-ике сум акча кисәге, запастагы биштәрне яңартып торырга: сабын, теш пастасы, энә-җеп, вакса сатып алырга мәҗбүр итәләр.

Якшәмбе – үзара җыелышып, шулар турында иркенләп сөйләшә торган көн ул. Хәрби кибеттән гражданкада сирәк очрый торган куертылган сөт, шуңа өстәп, печенье, вафли, җиде тиенлек «Ала-арча» исемле очсыз сигарет алып, берәр аулак урында истарәхәт кылалар.

Әле генә шау-гөр килеп утырган Фаик, катып беткән печенье кимерүеннән кисәк кенә туктады да, күзләрен ерактагы тауларга төбәгән килеш:

– Санцасть начальнигы бик бәйләнә башлады әле, егетләр! Кәефе китсә, татарва-фәлән, дип сүгенә. Шактый гына спиртның цамасыз бетүен үзенә әткән идем, шуңа котыра. Мин эцмим бит инде аны, – дип акланып, ачуыннан буш консерв банкасын корыч учында кәгазь бите кебек ботарлап ташлады...

– Интеллигенция халкын яратмыйлар инде анысы, – дип, сүзгә кушылды Әлфис. Бер ел гына хезмәт итүебездән көнләшәләр. Әле бит, үзебез кебек үк, яңа килгәннәр дә шулай мыгырдана. Кемнәрдер котырта, өстерә. Әнә, беркөнне, көндез, төрекмән малае автопаркта постта тора... Һәммәсе дә яныннан үтеп-сүтеп йөри. Аларга һич нәрсә әйтү юк. Ә мине, мылтык терәп: «Стой! Атам юкса!» дип туктатмакчы. Шундый ачуым килде. Ни өчен соң әле миңа гына аерым закон? Әйдә, ат, дим дә өстенә барам тегенең. Парктагы халык бөтенесе дә «ни булыр икән» дип карап катты... Ни булсын, сүгенә-сүгенә чигенде, мәнсез. Менә шулай каты торырга кирәк. Куркып, йомшаклыгыңны күрсәтсәң, отыры котыра ул «картлачлар». Бердәм булып, бер-беребезгә ярдәм итик! Мәхлуклар хәленә калырга ярамый безгә, егетләр! Басымчакны басып алалар аны!

...Шулай дип ярсып, үчләнеп сөйләнгәндә, әллә кайдан гына капитан Васюков сурәте күз алдына килеп, нигәдер, оялгандай тынып калды. Никадәр генә ачык күңелле, эчендәге тышында булмасын, туганнарча дуслык хисләре берләштергән менә шушы кечкенә, тар даирәдән дә яшереп калдырган «сере» бар иде Әлфиснең...Үзенә һаман да тынгылык бирмәгән күңелен биләп, җанын каезлый торган сер...

Частька килеп урнашканның икенче көнендә, иртәнге ыгы-зыгыда ике яруслы караватларның аскы катындагы хуҗасы:

– Һу, вакыт беткән икән, син минекен дә... нит инде, – диде дә ашыгып китеп барды.

Ул «картлач» моны шундый гади генә итеп, һичнинди тавыш күтәрмичә, үтенгәндәй әйтте ки, Әлфис, үз караватын җыештыргач, аны-моны уйламый гына, шул дембельнекен дә рәтләргә кереште. Аннан гына кулым корымас әле, дип уйлап, үзен-үзе юатты ул. Кем дә күрми, бүтән солдатлар чыгып беткән иде инде. Шулчак әллә кайдан гына фуражкасын кулына тоткан, кыскарак буйлы, күзлекле, ак кырау төшкән көлсу чәчле, киң, ачык маңгайлы капитан килеп чыкты да:

– И не стыдно? – дигән шелтәле, аяусыз соравы белән Әлфисне фаш итте.

Әлфис ләм-мим! Офицер, кырыендагы артсыз урындыкка чүкте һәм нигәдер борчылып, дулкынлануыннан, казармада икәнен дә онытып, тәмәке кабызды.

– Утыр әле... Син инде бер генә тапкыр ялгыштым да башка кабатламам, дисеңдер. Бу бөтен яшь солдатларның хатасы! Нет, воин, бер бирештеңме, шулай дәвам итә инде ул. Әле соң түгел, аң бул, кешелегеңне югалтма! Теләсә нинди шартларда да!

Үкенеч, берничә айдан башка частька күчерделәр аны. Үстереп, майор чинында...

Шул кимсенүле хәлдән соң, аны күргән саен, «И не стыдно?!» дигән шелтә сүзләре кинәт кенә искә төшә торган булып калды. Тәмам үкендереп, җанын айкап алды ул шуның белән. Гомерлек сабак бирде.

...Плацта иртәнге сафка тезелеп, полк командирын көтәләр иде. Армиядәге язылмаган тәртип буенча, алгы рәттә, әлбәттә, беренче ел хезмәт итүчеләр. Икенче рәттә – «картлач»лар. Әлфиснең нәкъ артына туры килгән Котляров: «Аягыңны тигезлә!» дип, сәбәпсез бәйләнеп, аның тубыгына каты гына тибеп куйды. Авыртудан күз аллары караңгыланып китте Әлфиснең. Шулхәтле чыгырыннан чыкты ки, үзен-үзе белештермичә, борылып, йодрыгы белән, бар көченә тегенең күкрәгенә кундырды. Моны көтмәгән «картлач» нык кына чайкалып, арт чүмеченә утыра язды. Бу күренешкә шаһит булган сафтагылар җанланып китте. Кемдер сүгенде, кемдер көлеп куйды. Әлфиснең бу адымын эчтән генә хуплаучылар да күп иде. Хәтта «картлач» Назаровның:

– Хватит тебе, Котляров! Он же старше тебя! – дигән каты кисәтүе дә яңгырады.

Башлыгын-якасын рәтләп торган теге дембель сыңары:

– Ну ладно! Погоди! Караватың ишелеп төшмәсме әле! – дип, Әлфиснең колагына акрын гына ысылдап, янап тынды...

Бу бәрелешне якташлары да күреп торды ласа. Алар өчен әйбәт кенә гыйбрәт, сабак булгандыр ул. Хәер, бер алар өчен генәме?! Әмма ни генә булмасын, кешелек дәрәҗәсен яклауда үрнәк күрсәтте Әлфис...

Вак-төяк корткычлык юлына басты мөртәтләр. Йә тумбочкасының астын-өскә китерәләр, йә иртән торганда аяк чолгаулары булмый, тәмле йокыны бүлдереп, биткә сөлге ыргыталар... Боларына түзәргә була әле... Командирларга барып әләкләп булмый ич инде... Аннары, тора-бара ачулары басылды да бугай... Үч алырдай башка кешеләре табылдымы, белмәссең...

– ...Бакчы, грузиннар, әрмәннәр нинди бердәм. Берәрсенә ярамаган сүз катсалар, шундук «Кавказ!» дип, күкрәк кагып, якларга ташланалар. Латышлар тагы. Ничек дус, тату яшиләр һәм бер-берсен рәнҗетергә ирек бирмиләр. Алар безне дә бик ихтирам итә үзләре. Ну, урысларны яратмыйлар инде...

– Киномеханик Табидзе белән ...мөнәсәбәт яхшы безнең. Бүтәннәре дә кырын карамый..., – диде тыйнак кына Рәмзи.

– Күп калмады инде, егетләр! Онытмаган булсагыз, көзге дембель турындагы приказга кадәр йөз генә көн! Юк, азрак та әле... Урра! – дип шукланып алды Әлфис.

Әмма ура, дип лаф орырга иртәрәк иде шул әле. Эх, дөнья куласа, әйләнә дә бер баса шул. Татарлар өстендә кара болытлар куерды. Җәйләрен таулардан сыдырылып төшеп, озонлы, саф һава алып килә торган, шифалы яңгыр болытлары түгел... Болар башка төрле, җанга тиеп, хәлне алып, тын-сулышны буа торган кара-кучкыл болытлар...

***

Укымышлы, зыялы кешеләр булып саналучылар бер алар гына түгел иде полкта. Әнә, Мәскәүле Степан Гардин. Югары уку йортын тәмамлап, фигуралы шуу буенча тренер булып эшләгән хәтта. Аның кушаматы да «Фигура». Һай, өтелде, этләнде соң аның белән командирлары, үзен дә сарык йоны урынына теттеләр, изделәр, кешелеген калдырмадылар. Ата ялкау. Һичнәрсә эшләргә теләми. Тәкәббер. Гел эредән сыптыра. Саташып, солдат кануннарын буташтыра. Элеккеге дан-абруен онытып торып, бүгенге солдат халәтен кабул итә белми. Менә шул мәскәүле бәлагә тарыды беркөнне:

– Кадак йоттым! Үләм! – дип, санчастька кергән көйгә кушеткага ауды. Йөзе акшарлаган кебек. Туктаусыз корсагын уа.

– Ничек болай булды соң әле? – дип сораштыра шәфкать туташы Ольга.

– Казарма ягында, щит урнаштырганда, җайлы булсын, дип, авызга чәнти бармак хәтле бер кадакны кабып торган идем дә, онытылып сулыш алганда эчемә төшеп китте. Ай, үләм! Эчне бора!

Кулдашы да аның сүзләрен җөпли: «Эшләгәндә авызында гел кадак тота ул шулай, шайтан тәре!» – ди.

Андый хәлдә, санинструктор, хастаны ияртеп, бистәнең поликлиникасына рентгенга бара. Бу юлы да баш табиб әмер бирде. Фаик өчен күңелле сәйран кылу гына кебек ул. Барганда кеше күрәсең, хастаханәдәге көтүче чыбыркысыдай озын чиратларны да көтәсе юк. Гөнаһ шомлыгы, солдат халкын озак тотмыйлар шул чиратта, хөрмәт күрсәтеп, алданрак үткәрергә тырышалар.

Фаик, җәйге ямьгә күмелгән бакчаларны, белгеч күзлегеннән торып, караштырып бара. Алмаларның күпчелегеннән алмагачларның яфрагы да күренми; чияләр, карлыганнар тулышып өлгергән, авызга тамарга тора... Авылда урак өсте. Яңа бәрәңге дә ашый башлаганнардыр инде, дип сагышланып килә иде Фаик. Әледән-әле ыңгырашкалап барган Гардин: «Ой, больше не могу!» – дип, бөтенләй шып туктады. Эчен тотып, ниндидер аулак төзелеш ягына ымлады бу. Кеше хәленә керүчән, шәфкатьле Фаик аны-моны шикләнмичә, «бар», дип, баш какты да, үзе эскәмиягә чүмәшеп, тирләп пешкән муенын кулъяулык белән сөртергә кереште.

Әйе, хәзер урак өсте. Әминә соңгы курска укырга киткәндер. Көтәр микән ул Фаикны? Аның тирәсендә һаман тар маңгайлы Мохтар бөтереләдер инде. Югыйсә, армиягә киткәндә, Әминә катына якын килсәң, кайткач җаныңны алам, – дип, тимер кебек йодрыгын борын тирәсендә уйнатып, нык кына кисәткән дә иде үзен. Бөдрә чәчле, уймак иренле, алсу йөзле чибәр Әминә: «Бер ел күпмени ул, солдат шулпасын да чөмереп өлгермисең, «тып!» итеп кайтып төшәрсең әле!» – дип, шаярткан да иде... Фаик, уйларыннан кисәк айнып китеп, як-ягына каранды. Кара, шактый вакыт узгандыр, ә теге хәсрәт һаман да күренми. Төгәл вакытны белер иде, кул сәгате юк. Армиядә солдатка сәгать тагу «не положено!» «Әй, Гардин!» дип сөрән салды сабырсызланып. Юк, тегенең тыны да чыкмый. Әллә батканмы? Бер-бер хәл булганмы? Аның тавышы ишетелмәгәч, коты очты саниструкторның. Күз алдында Әминәләр, бәрәңгеләр буталып дөньяның асты-өскә килеп, каядыр мәтәлде. Уенда – Гардин гына. Бар көченә чабып керсә, төзелеш участогының арт өлеше бөтенләй киртәләнмәгән ләбаса! Анда исә – куе наратлык, арырак әрәмәлек, басу башланып китә. Теге алдакчы, зобани, шуннан элдерткәндер.

Нинди тизлек белән частька чабып кайтуын, шул чакта миендә нинди уйлар бөтерелгәнен Фаик еллар узгач та яхшылап хәтерләми торган булып калды. Гасабилы, ачынулы уйлардан аңын җуя язган иде ул хәтта. Аны бу хәл тетрәндерү генә түгел, бөтенләй кешелегеннән чыгарган иде, дисәң, төгәлрәк булыр.

Әлбәттә, ашыгыч рәвештә, полк командиры фәрманы белән, качкынны тоту өчен ышанычлы, сыналган солдатлардан оператив эзләү бригадасы оештырылды. Анда Әлфисләрнең разведка взводы катнашмый каламы соң? Кырыклап солдат офицерлар бистәсенең актармаган төшен, кермәгән йортын, айкамаган бинасын калдырмады. «Фигура» суга чумгандай юкка чыкты. Мәскәүгә ашыгыч телеграмма суктылар, фатирына кеше җибәрделәр. Барысы да юкка гына!

 

11. Партизаннар

Икенче көнне полкта елга бер була торган гражданнар оборонасы буенча күләмле хәрби өйрәнүләр башланырга тиеш иде. Берничә ындыр табагы хәтле плацта – мәхшәр. Ил умарта күче төсле гөж килә. Бер урында тау кадәр шинель, гимнастёрка, чалбар, икенчесендә – итекләр, өчесенчесендә баш киемнәре өеп куелган. 28дән алып 50 яшькәчә ир-ат, ягъни өйрәнүләргә чакырылган граждански «приписной состав», гади генә итеп әйткәндә, «партизаннар», дөнья ярып көлешә-көлешә, ызгыша-ызгыша, үзләренә ошардай кием сайлый. Яңарак шинель эләктереп калу өчен, хәтта нык кына тарткалашып та алгалыйлар.

Әнә бер читтә 40 яшьләрдәге каракучкыл, шадра йөзле агай асфальтка җәелеп утырган да, җан ачысы белән кунычыннан тарта-тарта, калҗаеп, яргаланып беткән күнитеген ялан аягына кимәкче. Барып чыкмагач, аты-юлы белән сүгенә, «бәддога укый». Әлфис, узып барышлый, аның «...кабер такталарыңны» дигән, саф татарча гыйбарәләрен ишетеп, шып туктады.

– Абый, кара, син татармы әллә? – диде ул, үз колагына үзе ышанмагандай.

Кемнеңдер ана телендә дәшүен абайлаган абзый, итек белән булышуын ташлап, бар буена торып баскач, егет аның янында бер малай кебек кенә хис итте үзен. Бәрәкәт! Алыптай мәһабәт буйлы кеше булса да булыр икән! Үзе, әле генә бөтен дөнья белән тиргәшүен дә онытып, тәбикмәк төсле түгәрәк, майлы, киңчә битенә ихлас елмаю җәеп:

– Бәрәч! Үзебезнең агай-эне түгелме соң! Исәнме-саумы, энем! – диде дә, ипи көрәге хәтле куллары белән Әлфисне каты итеп кочып алды. Егетнең сөякләре шытырдаган кебек булды.

– Менә китерделәр әле сезгә ярдәмгә. Берлинны алырга! – дип үзенчә шаяртып, торбадан чыккан калын тавыш белән көлде пәһлеван. Аннары аяк астындагы сөйкемсез итекләрне ачусыз гына типкәләде:

– Алырсың Берлинны бу каталар белән. Капкадан да чыгарлык түгел!

Ул да булмый, Әлфиснең җилкәсенә берне шап иттерде дә әйләнә-тирәне яңгыратты:

– Ничава, якташ, яланаяк барып җитәрбез!

Көлкесен көлке. Әмма нәүмиз бала сурәтендә калган бу баһадирга ярдәм кирәк иде. Шунда Әлфис казарманың беренче катына менә торган баскыч астында, аулакта, күптәннән һичнигә яраксыз яткан күн итекләрне искә төшерде дә, йөзе яктырып:

– Ничәнче размерны киясең, абый? Кырык дүртленеме? Алайса сиңа кирәген китерәм. Ул сиңа чак булырга тиеш, – диде.

Командирлар күзенә күренмәскә тырышып, тиз генә әйләнеп тә килде. Бу итекләр иләмсез зур, шунлыктан, һичкемгә кирәкмәс тауар булып, ни гомер тузан җыеп, аунап яткан да инде. Гренадирдай дәү гәүдәле партизанның аякларына исә керде дә утырды. Ул, яңа итекләр белән плацта сикергәләп, биеп тә алды.

– Ай, рәхмәт, энем! Бәладән коткардың. Исемең ничек? Әлфисмени? Кайсы яктан? – дип, янә күңеле ачылып китеп, сораштыра башлады, берочтан үзе белән дә таныштырып өлгерде:

– Шаһинур абый, диярсең исемемне. Арча ягыннан...

Ул арада «тезелергә!» дигән команда бирелде. Гүя кыямәт ыгы-зыгысы кузгалды. Яңа таныш елтыр-шома битендә күзләре дә күмелерлек итеп тагын бер елмайды да, ашыга-кабалана шинелен рәтләштерде.

 – Фу, истән дә чыккан, мин посёлокның Чабаннар урамында, 14 нче йортта торам. Онытма, Чабаннар урамы, ундү-ү-рт. Бу партизанщина беткәч, обязательно безгә кил!

Ахыр чиктә, Шаһинур абзыйдай теләсә ничек киенгән гаскәри агайларны сафка бастырганнар иде, командирларның коты очты. Чыннан да, партизаннар дисәң дә партизаннар! Кайсылары, иске-москыга төренгәч, бакча карачкыларына охшап калган иде. Күбесенең шинельләре үз үлчәмендә түгел, итәкләре чачакланып, тузан себереп йөри. Билендә хлястигы булмагач, берәүләрнең шинель дигәне алагаем юан хатыннарның мунча халатын хәтерләтә, бер якта погоны бар, икенчесендә – юк. Еллар буе май күрмичә, кәкрәеп каткан күнитекләр адәм ыстырамы! Бүрекләренең йолдызлары коелып беткән.

Бу әкәмәтне күргәч, полк командиры, кичекмәстән тәртипкә китерергә боерды һәм, сәлам дә бирмичә, бу хурлыктан каядыр олакты. Әмма казнада булмаганны тиз генә кайдан аласың? Итекләрне чистартып, погоннарны рәтләгән ише иттеләр дә, шуның белән – вәссәлам. Армиядә байтак эш-гамәл күзгә төтен җибәрү өчен генә, аннан-моннан гына әтмәлләнә ич. Урта Азия хәрби округы командующие, армия генералы Лященконың бирегә сугылуы ихтимал дигәч, плацны су сиптереп чистартып, тирә-юньдәге корыган үләнне, саргая башлаган агачларны яшелгә буяп бетерделәр... Ә ул... килмәде.

Ул арада солдатларны, партизаннар белән бергә, йөзләгән йөк машиналарына төяделәр дә, Алма-Ата шәһәренә юл тоттылар. Әлфисләр взводы алда, әллә ниткән приборлар белән коралланган махсус җиңел «Уазик»ларда. Ул приборларның хасиятен, кулланышын тиешенчә белсә – бер взвод командиры гына белә торгандыр. Бөтен вакыты кырыкмаса-кырык төрле нарядта, каравылда, төзү-казу эшләрендә уза ич солдатның. Ул армиядә эш атына әверелеп бетә. Ә хәрби өйрәнүләр үз нәүбәтендә килгән кебек, шулай шома гына китә тора...

Җимергеч җир тетрәүдән соң хасил булган котчыкмалы хәрабәләрдән генә торган ниндидер бер завод территориясен сайлап алганнар. Нәкъ тормыштагыча итәргә тырышканнар...Тәрәзәсез, ишексез, күп катлы каралты-кура, йорт биналары ерактан ук сураеп тора. Аяк астында – тирән чокыр, ниндидер зур тимер кисәкләре, анда-санда таралып яткан тимербетон плитәләр, тагын әллә ниләр. Подразделениеләргә сугышчан бурычны аңлаткач, иксез-чиксез панорамага җан керде! Командирлар, акыра-бакыра, үз взводларын каядыр өнди башлады. «Газы!» дигән тавыш яңгырагач, һәркем противогаз киеп куйды. Кинәт әле монда, әле тегендә сасы, куе төтен бөрки торган шашка ыргыттылар.

Җан-фәрманга йөгергән Әлфискә сәләмә киемле, бәләкәй буйлы ике партизан иярде. Чабуына ябышып, дигәндәй, калмый баралар. Үзләре ни эшләргә, кай тарафка юнәлергә тиешлеген онытып ияреп чапкан көйгә, баскыч буйлап өч катлы ярым җимерек бинага менеп киттеләр. Әлфискә задание яхшы мәгълүм: монда яраланган кеше сурәтендә чүпрәк-чапрактан ясалган карачкы ята. Шуны күтәреп төшерергә һәм санчасть палаткасына кертеп яткырырга кирәк. Әлфистән калышмыйча, өченче катка күтәрелгән ике партизан да зирәк, ушлый кешеләр икән. Теге «яралы адәмне» тимер-томыр арасыннан тиз арада табып алып (ләкин Әлфиснең кулларын иллә дә каты болгый-болгый ишарәләвен, бүтәнчә аңладылар бугай тегеләр), кимендә 90 килограммлы сынны, ишеккә таба сөйрәп-сөйрәп карадылар да, булдыра алмагач, ачык тәрәздән кинәт аска томырдылар! Әлфискә, йодрык күрсәтеп, янаудан башка чара калмады. «Яралы кеше»не астан табып алып, өчәүләшеп, көчәнә-көчәнә, санпунктка илтеп салдылар...

Палаткадан чыгып, разведчиклар взводын эзләп йөргәндә, Әлфис куе төтен арасында погонсыз-нисез шинель кигән берәүнең егылып ятканын күреп алды. Хушыннан язган булса кирәк. Әлфис чын мәгънәсендә тере мәеткә әйләнгән ул кешене, егетләр булышлыгы белән, җәтрәк күтәреп читкә, саф һавалы зонага алып чыкты. Противогазын салдырганда, битлегенең бер читеннән шырпы кабы шалтырап килеп төшмәсенме! Ах, аңгыра! Һава суларга җиңел булсын, дип, хәрәмгә, хәйләгә керешкән: имеш, битлек белән йөзе арасына шырпы кабы кыстырган булган. Шөйлә[1] тончыгып бетә язган. Санитарлар, партизан өстендә сихерләгәндәй, нидер кайнаштырдылар, нидер иснәттеләр. Ниһаять, хәсрәт солдат ыңгырашып куйды. Уф, тере икән әле!

Кичкырын тагын сафка тезелгәч, кемнәргәдер рәхмәт белдерделәр, кемнәрнедер сүктеләр. Иң мөһиме – «За умелые действия», дип, разведвзвод командиры тыйнак, сабыр Васильев та макталды. Аның солдатлары унлаган «яралы кешене» үлемнән коткарып калган булып чыкты. Ул исәптә Әлфис «партизаннары», жәлләми-нитми, өч катлы биеклектән аска тондырган мәгълүм карачкы да бар иде.

– Сез, абыйлар, ни өчен аска атып бәрдегез аны? – дип сорады Әлфис соңыннан.

– Бәй, кеше түгел ич ул. Карачкы! Аңа ни булсын! – дип аптырашып тик басып торалар, күзләрен челт-челт йомгалап. Өметсез рәвештә, төкереп кенә куйды разведчик. Хәрби өйрәнүләрнең җитдилеген, җаваплылыгын, максатын-гамәлен аңлыймыни алар! Өйдәге җылы почмакта яши-яши солдат хасиятен җуеп бетергән граждански, ваемсыз халык шул.

12. Бистә кызы Нәсимә

Бүген кичке дүрткә чаклы тәүге тапкыр увольнение, ирек алдылар. Бу – полкның спорт бәйгесендә җиңүчеләрне кызыксындыру бүләге иде. Кичә, батальон солдатларының биш чакрымга узышында, сабыр Тамби көтмәгәндә беренче булып килде, Әлфис – икенче.

Ә иртән полк буенча кизү торучы офицер, махсус инструктаж үткәргәндә: «Бистәгә чыккач, бер-берегездән аеры йөрмәгез. Безнең дошманнарыбыз җитәрлек монда. Аракы-мазар эчүдән Алла сакласын үзегезне! Туп-туры губага гына олагырсыз... атна-ун көнгә! Поняли?» – дип, колакларына нык кына киртләп куйды.

Кызылсу бистәсендә узган гасырның утызынчы елларында кулаклыкка чыгарылып, Россия үзәгеннән сөрелгән кешеләр яши. Командирлар, сак булыгыз, араларында шпион-шымчылар очравы ихтимал, дип, гел тукып торалар шулай. Кыргызлардан гайре, урыслар, хохоллар да яши биредә. Татарлардан исә кайсыдыр ягы белән күңел түренә кереп калган Шаһинур атлы шаян, пәһлеван абзый бар бит әле. Озак юанып тормады солдат: кибеттән күчтәнәчкә берәр кило кәнфит үлчәтте дә Чабаннар урамын эзләп китте. Финский өй сыман җыйнак кына йортны тиз тапты. Ишекне шакыса, аны гына көтеп торгандай, бусагада – хуҗа үзе!

– Бәй, Әлфис дустым түгелме соң ?! Ник болай озак килмичә тора икән бу, дип уйлап кына утыра идем сине. Онытып та бетергәндер Шаһинур абзасын, мәйтәм... Әйдүк, энем, түрдән уз! Өйдә үзем генә, – диде ул, элеккечә елмаеп.

– Беләсеңме, энем, үзебезнекеләрне, татарларны, диюем, күрмәгәнгә бишбылтыр. Туган ягыма да кайтканым юк... Аның особый сәбәбе бар...

Ул шулай, кухня белән зал арасында йөри-йөри, табын хәстәрләгән көйгә, туктаусыз сөйләнә. Сүз чишмәсе һич бетмәс төсле, мөмкин булганда, эчендәгесен җәтрәк бүлешергә ашыга сыман. Аракы шешәсеннән стаканнарны мөлдерәмә тутырып, тансык кунагын үтереп кыстарга керешкәч кенә, сагыну-җирсү хисләреннән тыелып торды.

Әлфис:

– Шаһинур абый, син бит үзең дә солдат кеше, безгә бер йотым да кабарга ярамаганын беләсең. Бүген, җитмәсә, дежурда капитан Бураев... Бетләшкән адәм... Рентген аша үткәргәндәй, бик каты тикшереп кертә, – дигәч, аңлады, артыгын үгетләп-нитеп тормыйча, үзенекен, күңелен тынгысызлап торганын дәвам итте:

– Алай булса, энем, кыстамыйм... Беләсеңме, мин үзем дә, синең кебек, шушы частьта хезмәт иттем бит заманында. Аннан котылуга, КПП тирәсендә тулганып йөри торган бер марҗа койрыгыма чатыр ябышты да, калырга туры килде монда... Бөтенләйгә дип кем уйлаган?.. Балабыз булды. Кызым быел кулинария техникумын бетерә, шөкер. Анасы бик димләде инде аш-су эшенә. Үзе дә, Серафиманы әйтүем, сталавайда повар булып эшләгәч...Табышлы, чумаралы эш, дип инде... кызыгып...

– Апа соң үзе бераз татарча беләме? – дип сүз кыстырып өлгерде Әлфис, хуҗа сөйләвеннән туктап, беравык чәйнек белән кайнашкан арада.

– Белә ди сиңа... Подаука[1]... – диде кинәт кенә күркәсе кабарган Шаһинур абзый һәм сабырлыгын җыеп, бераз уйланып торды.

– Аңлавын чүтеки аңыштырадыр, әмма сөйләшә белми... Теләми дә... Ә менә кызым, Нәсимәм, Аллага шөкер, татарча теләсә кемне сатып җибәрә. Урысчасын инде әйткән дә юк... Мин бит гомер буе кирпеч заводында каравылчы булып эшлим. Гел төнге сменада. Көндезләрен кызым белән икәү генә калабыз. Фима тәүлек буена сталаваенда... Менә шунда, бишектән башлап дигәндәй, аны карап, уйнап мәш килгән арада, әүвәл үзебезнең телгә өйрәттем мин аны... Кызым акыллы, уңган, үземә охшаган...

Шаһинур абзый, кәефе килеп, гөрелдәп көлеп куйды. Ул, тагын кызы белән мактанып, нидер сөйли башлаган иде дә, кисәк кенә ишегалды тәрәзенә үрелде. Капкадан, җил-җил атлап, яшь кенә бер кыз кереп килә иде.

– Әтием, беләсеңме, – дип, керә-керешкә нидер әйтергә талпынып торган унҗиде-унсигез яшьләрдәге ул кыз, өйдә чит кеше барлыгын шәйләп алгач, ятсынып, шым булды.

Ул, җәһәт кенә, караңгы почмакка авызы каплаулы ике чиләк кертеп, урнаштырып мәш килгән арада:

– Менә минем Нәсимәм шушы була инде, – дип таныштырды хуҗа, эчке горурлыгын яшерә алмыйча, тешләрен балкытып, елмая-елмая. – Бу абыең Татарстаннан, кызым, үзебезнең кеше. – Нәсимә, егеткә көләч күзләре белән тиз генә карап алды да, матур кашларын дугаландырып: «шулаймыни», дигәндәй, ихластан елмая төшеп, саф татарча итеп, «Исәнмесез!» дип сәламләде.

Әлфис эчкерсез сәламләүгә каршы баш кагып куйды куюын, әмма авызыннан сүз чыкмады, тамагына нидер утырды сыман. Чибәр кызны күрүгә, телсез калды инде! Үзе, күз тидерүдән курыккандай, карашын шундук аңардан читкә алырга тырышты. Атасы алдында текәлеп кату килешәме соң? Күреп өлгергән хәтлесе дә бик җиткән: егетнең йөрәген әллә нишләтеп, көйдереп алды әле...Татар белән урыстан туган балалар күп очракта матур була, дигәннәре дөрес микән әллә? Аның бөдрәләнеп торган сап-сары чәче, күкчәчәк төсендәге зәңгәр күзләре, алма кебек тыгыз күкрәкләре анасыннандыр, мөгаен. Бер тимгелсез карасу түгәрәк йөзе, киң тигез маңгае – ата кешедән булырга кирәк. Килешле, почык борыны, тигез уелган алсу иреннәре ачылып киткәндә, җем-җем итеп күренгән вак кына ак тешләре тагын! Җикән камыштай буй-сыны, коеп куйгандай тыгыз балтырлы төз аяклары ихтыярсыздан күз карашын үзенә җәлеп итеп тора. Һәрхәлдә кунакта үзен мөмкин кадәр бохар песиедәй тыйнак кына тотарга тырышкан солдат егеткә, нишләсен, бик кыенга туры килде, гел тотлыга ук башлады, энә өстендә утырган кебек тойды үзен...

Ә Нәсимәнең аңарда эше юк сыман; ул, ак чәчәкле алъяпкычын бәйләп, табын тирәсендә йөрде, җыештырды, сөртте, яңарак тәм-том өстәде. Озын, куе керфекләре арасыннан кунак егеткә күз сирпеп тә алгалады.

Ул арада аркылыга җәелгән, дигәндәй, юантык гәүдәле, сары чәчләрен кыска итеп кистергән хатын кайтып керде. Ике кулындагы ике зур сумкасын, сукрана-сукрана, идәнгә тарсылдатып кую белән үк, моның хуҗабикә икәнен чамаларга була иде. Кунакка авыр күз карашы белән маңгай астыннан сөзеп кенә карап алды. Исәнме юк, саумы юк. Кәефле Шаһинур абзый да ничектер чүгә төште, сөйләшүе тыенкырак була барды. Аракы шешәсе дә өстәлдән гаип булды.

Әлфис, үзенең бөтенләй җайсыз, артык кашык хәлендә калуын тоеп, озак утыра алмады, сый-хөрмәт өчен рәхмәт әйтеп, урыныннан күтәрелде. Җиткән кыз янында күз тозайтып күпме утырырга мөмкин? Шаһинур абзый да бу юлы әллә ни кыстап тормады.

– Син, энем, Фиманың караңгы чыраена... ни ...игътибар итмә. Шундыйрак инде ул. Хезмәте дә авыр... Килеп йөр, бер дә аптырама. Шат булырбыз, – диде ул, озата чыккач берникадәр уңайсызлана төшеп.

Әлфиснең сержант билгеләгән «икс» сәгатькә чаклы буш вакыты бар иде әле. Ул, ашыкмый гына, урам буйлап китте. Әллә ни кызыгырлык, хозурланып йөрерлек түгел иде бу район үзәге. Урамнары комлы, машина-мазар узса, соры тузан дивары, хәрәкәтсез калып, озак басып кала. Бер-ике урында хакимият урнашкан мәһабәт ташпулатлар очрады да, ерактан гына кемнеңдер бюсты, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар хөрмәтенә куелган һәйкәл күзгә чалынды. Саман йортларның авылныкыннан артык җире юк. Ә менә фонтаны атып торган кечкенә генә бакча эсседә бик җайлы урын иде. Патруль күзеннән читтәрәк тору өчен дә яхшы. Әлфис шунда кереп утырды. Галстугын ычкындыра төште, фуражкасын салып куйды... Биредә инде әле генә күргәннәрен, татлы кичерешләрен бер ноктага тупларга, тәмләп уйланырга мөмкин иде. Күз алдыннан Нәсимә сурәте китми дә китми инде менә! Бистә кызы булса да, шәһәр гүзәлләре бер читтә торсын! Күңелен әллә нишләтте бит әле!.. Әлфис бу урында үзен-үзе шелтәләп куйды. Әйтерсең лә моңарчы кыз әсәре күрмәгән, һаман шуның белән шашып утыр, имеш. Әнә, яннан гына нинди матурлары узгалый. Каш сикертеп, күз генә кыс! Бу бистәдә хатын-кыз артык хөр яши, ир-ат белән үзен бик иркен тота, җилбәзәк халык, диюләре дөрестер...Талгын, тымызык кичләрдә КПП янына да көтүләре белән җыела ич алар. Куып бетерерлек түгел. Дневальный булып капка саклаганда, үзенә соң сүз катучы чибәрләр булмадымыни?! Бүтәннәргә дә койма аркылы очрашу урыны билгеләгән кәгазь кисәкләре ыргыталар, әллә ниләр ишарәләп, кул изиләр. «Картлач»ларның кайберләре ул тәтәйләр янына, караңгылык кочагына чыгып та кергәли... Шаһинур абый да, асылда, шул май кичләренең баш әйләндерерлек, исерткеч мизгелләренең бер «корбаны» ич инде... Әнә, хәзер үкенеп бетә алмый бугай. Әлфис үзе исә, Нәсимәне ничек кенә күрергә тилмерсә дә, кылануы кырга сыймаган чытлык кызлар кебек, КПП тирәсендә буталып, болганып йөрүен һич теләмәс иде аның. Һичкайчан! Һичничек!

***

...Әлфиснең иманы камил, бу вакытлы мавыгу гына түгел, һич түгел; омтылышы чын сөюгә, кичерешләре ихласка охшаган иде. Беренче күргән көннән башлап бөтен җаны-тәне белән, утка очкан күбәләктәй, шул кызга талпына ич хәзер. Төшләренә кереп йөдәтә чукынчык. Әрнеткеч газапларга, оҗмах ләззәтләренә сала. Янәшәдә генә күңелеңне җылытып, яктыртып торган, җанга тансык, якын кешең булгач, авырлыклар да җиңелрәк кичерелә икән ул. Солдат хезмәте дә, аңа бәйләнешле борчулар да, мәшәкатьләр дә арткы планга чигенә, күчә икән... Берсендә полк байрагы постында басып тора иде. Карадан да кара төннең таңга авышкан чагы. Йокының иң татлы вакыты. Күз кабакларын нидер баса, авырлык аска тарта...Изрәп китмәс өчен, эченнән генә ниндидер шигырь укый-укый, карашын караңгы тәрәзгә текәде. Һәм... Бу нинди могҗиза! Бер мәлне анда, экрандагы төсле, аерым-ачык итеп Нәсимәнең серле, матур күзләрен шәйләде Әлфис! Карашыннан зәңгәрсу кайнар очкыннар чәчрәп торамыни! Кыз, кулларын сузып, бәрхет тавыш белән, назлы елмаеп, «Әлфис», диде. Аннары тагы да көчлерәк итеп, нидәндер кисәткәндәй, хәвефле тавыш белән «Әлфис!» дип иңрәде. Шул тавышка дерт итеп сискәнеп китте дә солдат, күзләрен ачты. Йә, Алла! Куркуыннан эсселе-суыклы булды. Шабыр тиргә батты. Баскан килеш йокымсырап, әвен базына китеп бара түгелме соң?! Чыннан да, уй белән чынбарлык, хыял белән өн арасында бәргәләнеп, каравылда торган килеш беренче тапкыр йомшаклык күрсәтеп, хәрби антын, уставны боза язды ласа Әлфис Галимдаров. Аны исә бәладән шул ук Нәсимә, аның чишмәдәй челтерәгән тавышы коткарып калды түгелме?! Үз колаклары белән ишетте бит... Алайса, төшендә күргән булып чыга... Менә бит ничекләр саташтыра, юлдан яздыра шайтан кыз! Бетерә бит! Шул рәвешле, шөбһәле уйларында буталган солдат фани дөньясын оныта башлады. Урыны ул түгел ләса! Һәрхәлдә, егет, уяулыгын көчәйтеп, Нәсимәнең сихерләп торган сурәтен, сынын күз алдыннан куарга тырышты. Әмма ләкин бергә булган минутларны, аның сурәтен ничек кенә куып таратырга тырышмасын, алар, аның ихтыярына буйсынмыйча, бер-бер артлы исенә килеп төшә дә каядыр ымсындырып өнди, хыял диңгезенә тарта, өстери иде. Их, хыялда түгел, өнеңдә ешрак күрсәң икән ул кызны! Ике арада таш койма шул.

Өметсез – шайтан, ди... Беркөнне Рәмзигә бистәнең төзү материаллары кибетеннән такта төяп кайтырга әмер булган да, ничектер батырлыгы җитеп, подполковник Сергеевтан кулдашка Әлфис Галимдаровны җибәрүен сораган. Дөресрәге, Әлфис үзе, шундый вариант әйтеп, үтенеп, котыртып, Рәмзинең күптән күзен ачырмады инде. Рөхсәт биргән бит теге!

Йөк машинасына утырып, иртән үзәк мәйданга килеп туктадылар. Кибет ачылмаган иде әле. Солдатның нәрсә аның, үзе рәхәт чигеп ял итә, күзе үткән-сүткәннән китми. Кинәт Әлфиснең очлы күзләре бик тә таныш кыз сынын шәйләп алды. Тукта, Нәсимә түгелме соң бу? Ул ич, ул, ул! Әлфис, шатлыгыннан кулын сузып, кычкырмакчы була, сүзе чыкмый, теле аңкавына ябышкан! Ул арада, зәңгәрсу күлмәкле, ак танкеткалар кигән кыз тыкрыкка җитеп бара. Китә бит, югала! Җан ачысы белән «Нәсимә!» дип чыккан өне бөтен мәйданны яңгыратты кебек. Кыз, туктап, борылып карады. Әлфис, аның янына чабып килгән хутка, ашыгуыннан, артык нәзакәтлек күрсәтмичә генә, якын итеп: «Сәлам!» дип ычкындырды.

Тәрбияле кыз, бөтен шартын китереп, «Исәнмесез! – дип җаваплады да калганын сихерле, матур елмаюы белән тулыландырды.

Икесе дә, бүтән ни әйтергә белми, сүзсез калдылар һәм, машина янындагыларның комсыз күз карашын тойган хәлдә, акрын гына алга таба атладылар. Әлфис, кызның кулында пар чиләкләр күрүгә, ярый әле: «Кая барасың?» – дип, мәгънәсез сорау бирүдән тыелып өлгергән. Болай да аңлашыла ич, әнисенең кушуы буенча, ашханә сукмагын таптый, чучкаларына аш-су калдыгы ташый. Башына яшел яулык бәйләгән хуҗабикә кыз Әлфискә шулкадәр кызганыч булып тоелды бу юлы... Ык-мык иткәннән соң гына, аңга килеп, Шаһинур абзыйның, Фима апаның хәл-әхвәлен сорашкан булды. Әйбәт кенә яшиләр икән... Нәсимәнең генә уйлары әллә кайда йөри.

– Сезнең формагыз теге вакытта башка төрле иде. Матуррак та... Ботинкаларыгыз да ялт итеп тора иде, – диде ул, карашын яшерә төшеп, җитди итеп. Димәк, теге көнне артык текәлеп карамаган булып кыланса да, егет аны барыбер җәлеп иткән, бер генә вак-төякне дә күзеннән ычкындырмаган. Бусы – уңай күренеш. Һәрхәлдә кыз аңа карата битараф булмаска охшаган. Мөнәсәбәтнең җылырагына да өмет бар, димәк.

– Монысы – эш киеме... Товар төяргә килгән идек. Парадный формам алай бик ошый икән, икенче очрашуга шуны киеп килермен. Сугышчан медальләр тагып! –дип, теленә салынды егет. Шушы чүп кенә, булыр-булмас шаярту да кызның күңеленә тиде бит, ул матур итеп көлеп җибәрде. Көлүе дә, кинәт кенә җиргә сибелгән көмеш тәңкәләрмени, үзенә бер аерым, челтерәп тора икән. Ике арадагы киеренкелек, булмагандай, бетте дә китте. Алай гынамы, ничектер күзгә күренмәс багланыш җепләре ялганды төсле ике яшь йөрәк арасында. Әйе, шулай да булгалый: бер-береңә карашып, берничә сүз алышуга, йөрәгенә яткан, ошаткан кыз белән тагы да очрашу, мәхәббәт хисләрен ялгау мөмкинлеген шул ук минутында (кая ул!) секундында бөтен барлыгы, йөрәге белән тоя-сизә башлый гаярь егет.

Беренче очрашуда, ни турында гына тел тибрәтсәң дә, сөйгәнеңнең һәрбер сүзе барыннан да мөһимрәк кебек тоела, эчтән генә кабатлый-кабатлый, аның асыл мәгънәсенә төшенергә, фикеренең төбенә төшәргә омтыласың.

Мәйдан уртасындагы атаклы революционер, полководец Михаил Фрунзе бюсты икесенә дә күңелле гәпне дәвам иттерергә сәбәп булды. Аның үткен карашлы кыю, батыр йөзенә карап тукталдылар. Кыргызстан башкаласы, шушы шәһәрдә туып-үскән Фрунзеның исемен йөрткәнен белә Нәсимә, әмма музей-йортында булганы юк икән әле.

Әлфис, әллә ни исе китмичә генә:

– Безнең батальонны алып барганнар иде анда, – дип әйтүгә, кыз аңа, үзе дә сизмәстән, алтын каурыйлы бәхет кошын эләктергән кешегә карагандай карап куйды һәм, үкенеч белән:

– Кай арада?! Без монда яшәп тә... Сөйлә әле, ниләр бар соң анда?

– Ниләр, дип... Ул туган йорт үзе бик яхшы сакланган. Дивары саманнан... Түбәсе камыш белән ябылган, – дип башлады Әлфис тыныч кына, Нәсимәнең уй-кичерешен аяп, артык шапырынмый гына. Бераздан, кызның күңелен күтәрү өчен булса кирәк:

– Сезнең йортка охшаган бераз. Матур, таза йорт, – дип тә өстәде.

Аннары ул, кызның, ихластан кызыксынып: «Әйдә, сөйлә, дәвам ит», дигән карашын тотып алгач, тагын да дәртләнеп сөйләп китте:

– Беләсеңме, Нәсимә, 1967 елда, өстенә гөмбәз сыман тагын бик зур истәлек бинасы төзеп, шуның түбәсе астында калдырганнар ул музей-йортны. Искиткеч шәп чыккан! Менә шунысы миңа аеруча ошады... Фрунзе шәһәренең баштагы исеме Бишкәк булган бит. «Биш күк» дигәнне аңлата икән ул. Татарча «биш түбә» дип тәрҗемә ителә. Саф татарча сүзләр еш очрый бу якларда. Бистәгезнең исеме дә бит тач татарча: Кызылсу, – дип горурланып, илһамланып сөйләде Әлфис, үзен яратып, дикъкать белән тыңлаучы булгач.

– Кызы-ык, – дип сузды кыз. Без дә яшәгән булабыз инде шунда. Үз күзләрең белән барып күрсәң икән ул!

Әлфис аны юатып нидер әйтергә авызын ачкан гына иде, кибет ягыннан машина гудогы яңгырады. Икесе дә дерт итеп сискәнеп киттеләр. Теләр-теләмәс кенә аерылыштылар. Китеп барганда, Нәсимә кырт борылды да:

– Безгә тагын кил, Әлфис! Әти дә сине ошаткан! – диде, ымсындыргыч, яңгыравыклы матур тавыш белән.

Менә бит, шул гап-гади сүзләр аша күңелдәгесен әйтте дә салды зирәк кыз. «Әти дә...» диме?! Бу бит инде, бу бит инде: «Мин сине ошаттым», дигәнне аңлата!

Бәхетле Әлфис Рәмзигә боларны сөйләмичә түзмәде. Хәер, пошмас җанның моңа гына әллә ни исе китмәде бугай. Татар кызымыни, дип кенә сорады да көлемсерәп бетерде. Аның өчен шунысы әһәмиятлерәк тә иде булса кирәк.

...Аларга тагы очрашу насыйп булды. Кайсыдыр совхоздагы алма бакчасы уңышын җыюда катнашканы һәм удар эшләгәне өчен, Әлфисне тагын бер тапкыр увольнение белән бүләкләделәр. Алма дигәннән, юл кырыйларында, бүтән төрле агач булмагандай, гел купшы алмагачлар гына тезелеп киткән бу төбәктә. Ботаклары җимешеннән сыгылып тора. Машинада тирбәлеп барган көе генә, үрелеп өз дә ал. Әлеге хуҗалыктагысы йөзәр гектар бардыр, мөгаен. Дүрт йөк машинасына төяп кайтардылар полкка. Хәрби шәһәрчекнең карыны зур бит аның. Һәм менә шул өмәнең әҗере: ике көннән соң, Әлфис бүген тагын бистәгә чыга. Аның кебек үк өзелеп көткән кеше булмагандыр ул тансык сәгатьләрне. Район үзәгенә аяк басуга, чапты гына Әлфис күңеленә якын, сөйкемле, матур урамга. Бу юлы бөтенесе дә өйдә иде. Шаһинур абзый, гадәтенчә, ихластан шау килеп каршылады. Хуҗабикә генә элеккечә чытык чыраен үзгәртмәде, сәламенә каршы ике катлы симез ияген сизелер-сизелмәс кагып кына куйды. Ә Нәсимә, өлкәннәр күрмәгәндә генә, шатлыктан балкып, күзләрен тутырып карап алды. Чәй эчкән булдылар. Табында Фима баш булганга, урысча гына сөйләштеләр. Күңелсез, бик күңелсез иде Әлфискә. Ул бит берәр ничек Нәсимәнең үзен генә очратырмын дип, очынып килгән иде. Йөрәк түрендә тарсылдаган мөкатдәс, газиз сүзләрен әйтермен, дигән иде. Ул, үзенә китәргә вакыт җитүен сиздерергә тырышып, каршыдагы дивар сәгатенә еш кына күз төшергәләде. Аннан соң, рәхмәт әйтеп, табыннан бөтенләй торып басты. Янәсе, дембельгә кечерәк кенә чемодан алу өчен, кирәкле кибетен табасы бар әле. Шунда Шаһинур абзый, белепме, белмичәме, Әлфис өчен бик тә кирәкле игелек кылды – кызына борылып:

– Бар, булмаса, кызым, күрсәтеп җибәр ул кибетне солдат абыеңа. Адашып, вакытын әрәм итмәсен, – диде һәм үзе, хатынның үтергеч карашы белән очрашмас өчен, сигарет кабына үрелгән булды. Фиманың авыр күз карашы астында урамга чыктылар.

Нәсимә дә бу юлы, һич булмаганча, бик уйчан, ямансу, сагышлы иде:

– Туган ягыңа китәргә дә җыенасыңдыр инде, Әлфис? – диде ул, чатка борылгач. Бу – мине ташлап китәсең инде, аерылышабызмы инде шулай дип сораган кебек аңлашылды.

– Сыер да ашаган җиренә кайта бит, – дип шаяртып котылмакчы иде Әлфис. Әмма, ничектер, бер дә кызык килеп чыкмады бу. Хәтта елмаю да уятмады.

– Ә минем сезнең якларга бик тә барасым килә. Туган-тумачабыз күп анда, ди әтием. Арчаны да сөйләп туймый үзе, – диде Нәсимә, никтер хафалы гына көрсенеп. 

– Әйдә, поездга утыртам да алып кайтам, – дип, уенын-чынын кушып әйтте Әлфис. Үзе, сүзләренең нәтиҗәсен белергә теләп, яшертен генә кызга күз салды. Ике арадагы мөнәсәбәтләрнең чын асылын, киләчәген аермачык әйтеп бирә торган хәлиткеч минутлар иде бу. Бергә булырга, кавышырга, мөнәсәбәтләрне дәвам иттерергә әзерме алар? Мәхәббәт аңлатканчы, шул мәсьәләне чишәсе бар иде әле.

Кибеткә барып җиттеләр. Моңсу гына елмаеп саубуллаштылар. Нәсимә әйтеп кенә бетермәде: Фима җиткән кызын директор урынбасарының улына килештереп куйган икән инде. Хәзер гел шул турыда бәхәсләшә, ызгыша ир белән хатын. Атасы кызын кияүгә биргән сурәттә, үз милләттәше белән генә никахлаштыру ягында. Әмма татарлар бөтенләй яшәми диярлек ич бистәдә. Кайдан табасың аларны? Әлфисне исә бөтенләй чутка кертмиләр. Солдатның шинеле дә шәүләсе генә ич аның: бүген бар, службасы бетте исә, иртәгесен койрыгын да тота алмассың. Биредә Урта Азия, аның җимерелмәс гореф-гадәтләре, йолалары, гасырлык кануннары патшалык итә иде шул.

Бәхетенә, Әлфис бу четерекле хәлләрдән хәбәрдар түгел иде әле. Ул алдагысы турында уйлап та бирми, кайгыртмый-нитми, тиздән очрашуларга гына өмет баглый иде. Шуңа ышанып, хыял диңгезендә йөзә иде...

 

 


[1]  Подаука (диал.) – бер потлы чиләк.

 

13. Чучкалар арасында

Тянь-шань тавы тезмәләренең Чу үзәнлегендә җәй. Челлә. Утыз-кырык градуслы кызуда тәннән бертуктаусыз тозлы тир ага, кичә генә юган гимнастёрканың муен-җилкә тирәсе тоздан агарып ката. Cусаудан авыз кибә, иреннәр чатнап бетә: солдатлар әледән-әле билгә тагылган су фляжкаларына үрелә. Машина юдыра торган насослар янында чыпырдашалар. Әмма файдасыз – манма су булган киемнәре минут эчендә шытырдап кибә... авызда төкерек калмый. Ә төннәрен исә шуның киресе – таулардан искән әче суык җил үзәгеңә үтә, бәгыреңне кискәли. Казармада бер кат юрган астына суык үрмәли. Каравылда торганнарның эшләре тагын да мөшкел: шинель аркылы да калтырата, дерелдәтә, өшетә. Кыргыз иленең шундый тотрыксыз һава торышын сүгеп, каргап телгә алмаган кеше калмагандыр частьта.

Ираклий Гелашвилига исә барыбер. Кавказ тауларында моның ише генә тәмуг эсселәрен яисә чатнама зыкы суыкларын күрмәгәнме соң ул? Монда да җаен тапты. Көндезләрен коедан алып, өстенә чиләкләп салкын су коя, рәхәтләнеп трусик-майкадан йөри. Кичләрен җылы курткасына төренә. Хәрби кием йөртү формасын бозасың, дип, өстендә торучы юк чөнки. Гелашвили – полк улы кебек, аның ирекле солдаты, үзе теләп хезмәт итүче. Плацта һәркемгә көнлек наряд билгеләнә торган иртәнге разводка теләсә чыга, теләмәсә – юк. Физик күнегүләр дә аның өчен түгел.

Ялгыз ата бүре сыман, частьтан читтәрәк эшли Гелашвили.

Төгәлрәге, шунда ук, теге якта гына, карлыгач оясы сыман, таш коймага сыланып ук торган дуңгыз фермасында, иркен, киң каралты-кура эчендә яши. Шунда аның бәләкәй генә алачыгы. Горур Кавказ егетен, гомерендә күрмәгән бу шакшы җанварны карап, астын-өстен чистартып, тазартып торыр дип кем уйлаган? Армиягә шуның өчен ашкындымыни ул?! Бирегә, Кызылсуга җитеп килгәндә, никрутлар белән нык кына салып, канга батып сугышканда, касыгына, җан җиренә типтеләр аның. Әзмәвернекедәй эре гәүдәсе урталай бөгелеп кенә төште. Госпитальдә операциядән соң табиблар, һичсүз яраксызга чыгарып, «комиссовать» иттеләр, ягъни сәламәтлеге какшау сәбәпле, ак билет тоттырдылар, кайтып китәргә җыен, диделәр. 

– Минме?! – дип, елый-елый талашты Гелашвили. – Мин хезмәт итәргә килдем. Солдат булырга! Срогым тулмыйча ни йөзем белән өйгә кайтыйм? Ничек кеше күзенә күреним бу килеш?

Ул палатада үкереп ятканда, шулай дип үзенең булачак кәләшен күздә тотып әйтте. Дөрестән дә, имгәк сыңары булып кайтсынмы?! Ул аңа әзер түгел иде. Аның шулкадәр әрнеп сыкравы ни кырыс, каты холыклы полк командирының да күңелен йомшартты хәтта, әйдә, бездә калсын! Риза булса, дуңгызлар карар, диде. Разый булды Ираклий. Койма аша гына, менә ел ярым инде унбишләп чучка асрый, ирекле казак төсле. Ашханәгә аннан байтак кына ите, салосы кереп тора. Үзе дә тук, эше дә бара. Көмешкә ясарга да өйрәнде. Грузиннар якташлыгының җыелып, озын көйләр көйләп утыра торган җайлы урынына әверелде бу сасы ферма. Хәер, җыен офицер халкы да борынын җыермый әле моннан. Хәрби шәһәрчектәге гаугачыл, усал хуҗабикәләреннән качып, бирегә сыпырта шәрабсөяр елгыр командирлар. Төннәрен теләсә кайчан ферма капкасын кагулары ихтимал.

Бүген, шомлы караңгы төндә, дембель кителенә танк силуэты төшерелгән кара погон тегеп утырганда, тышкы якта ниндидер кыштырдау тавышы колагына чалынды Гелашвилиның. Өстәл астында йокымсыраган мәче хәтле генә эте дә чәңгелдәп куйгандай булды. Үзенчә кисәтә, янәсе. Анысы өчен дә рәхмәт инде. Ул әнчектән артыгын көтеп булмый. Сарык чаклы зур алабае ферма тирәсенә һичкемне якын китерми иде элек. Аны, бу урында усал эт асрарга рөхсәт ителми, дип, күпсенеп, кухня башлыгы прапорщик Негодя алып китте. Хәзер бәйдә аның коттеджын саклый, диләр. Шул яраткан «Байкал»ын исенә төшереп, сагынудан көрсенеп куйды Ираклий. Шулай да кем булыр бу? Берәр якташыдыр инде, алар шакып-нитеп мәшәкатьләнми... Эшен бүлеп, кинәт ачылган ишеккә күз төшерсә – шаклар катуыннан аягүрә торып басты хәтта! Анда – һич көтелмәгән кунак – полкны умарта оясыдай гөж китергән качкын Гардин басып тора иде.

– Фигура?!. Син кайдан болай?

Исен-акылын җыеп әйткән беренче сүзләре шул булды хуҗаның.

Теге алан-йолан каранды да, көтмәгәндә, дөп итеп идәнгә тезләнде:

– Коткар, зинһар, Ираклий! Бер-ике көнгә генә! Тавыш-гауга басылганчы...Буш итмәм! Акчам бар минем. Анттыр менә!

– Ярый, бер кичкә кер мичкә, ди. Аннан соң нишләргә уйлыйсың? Гомумән, котелогың белән уйлап эшләдеңме син бу гамәлеңне, ә?! – дип, чиктән тыш гаҗәпләнеп тә, ярсып та сорады мал караучы, «башыңдагы шөрепләрең коелып беткән синең», дигәндәй, баш түбәсенә имән бармагы белән бәргәләп.

– Нитмә инде, Ираклий! Хәзер соң бит инде ул хакта уйланып торырга. Тотсалар – хана ич миңа. Трибунал!

– ...Ну, хорош! Минем хәзер ферма тирәсен әйләнәсем бар. Хәбәр-хәтәр юкмы... Нидер чәйнәргә дисәң инде, әнә – ботка, ипи. Йә, йә, курыкма юкка! Сатарга җыенмыйм! – дип, ишек бавына тотынуга, дезертир мәче тычканга ташланган төсле, ризыкка ыргылды да, иреннәрен әпе-чөпе китереп, авызын мүкелдәтергә кереште.

Ираклий, кесә фонарен кабызып, әйләнә-тирәне күзәтеп чыгасы урында, капка төбендә туктап, тирән уйга чумды. Тирә-юньдә пычак белән кисеп алырлык дөм караңгы. Нишләргә? Качкын сыңарының бу кабахәт адымын бөтен күңеле белән кабул итә алмый иде ул. Кара син мөртәтне, үзен Советлар Союзы буенча бетереп эзләгәндә, ничек монда килеп яшеренергә башына килгән диген. Борын төбендәгене һичкем эзләргә уйламый, билгеле. Фигураның, үгез кебек тазалыгы белән, армиядә хезмәт итәсе килми! Нибары бер елга бит! Анысына да түземлеге төкәнгән. Ә менә үзе, Гелашвили, киресенчә, армиядә калу өчен нинди генә кимсенүләргә бармады. Икенче яктан караганда, ул монда, ферма биләмәсендә хуҗа кеше, эт урынына тибеп куып чыгарса, Кавказ йоласы буенча кунакка хөрмәт күрсәтмәгән, канаты астына алып, кунар урын бирмәгән кебек була. Аның турында тиешле җиргә хәбәр итсәң, әләккә, донос ясауга кермиме соң бу? ...Нинди булса да ныклы карарга килүдән гаҗизләнеп, иртәгәсен ишәк кайгырткан дигәндәй, янә өйгә керде. Качкынны йөз төрле бүлемтекләрдән гыйбарәт каралтының азаккы башына, кукуруз чәкәннәре өстенә илтеп яткырды. Ябынырга иске тунын бирде.

13. Чучкалар арасында

Тянь-шань тавы тезмәләренең Чу үзәнлегендә җәй. Челлә. Утыз-кырык градуслы

кызуда тәннән бертуктаусыз тозлы тир ага, кичә генә юган гимнастёрканың муен-

җилкә тирәсе тоздан агарып ката. Cусаудан авыз кибә, иреннәр чатнап бетә:

солдатлар әледән-әле билгә тагылган су фляжкаларына үрелә. Машина юдыра

торган насослар янында чыпырдашалар. Әмма файдасыз – манма су булган

киемнәре минут эчендә шытырдап кибә... авызда төкерек калмый. Ә төннәрен исә

шуның киресе – таулардан искән әче суык җил үзәгеңә үтә, бәгыреңне кискәли.

Казармада бер кат юрган астына суык үрмәли. Каравылда торганнарның эшләре

тагын да мөшкел: шинель аркылы да калтырата, дерелдәтә, өшетә. Кыргыз иленең

шундый тотрыксыз һава торышын сүгеп, каргап телгә алмаган кеше калмагандыр

частьта.

Ираклий Гелашвилига исә барыбер. Кавказ тауларында моның ише генә тәмуг

эсселәрен яисә чатнама зыкы суыкларын күрмәгәнме соң ул? Монда да җаен тапты.

Көндезләрен коедан алып, өстенә чиләкләп салкын су коя, рәхәтләнеп трусик-

майкадан йөри. Кичләрен җылы курткасына төренә. Хәрби кием йөртү формасын

бозасың, дип, өстендә торучы юк чөнки. Гелашвили – полк улы кебек, аның ирекле

солдаты, үзе теләп хезмәт итүче. Плацта һәркемгә көнлек наряд билгеләнә торган

иртәнге разводка теләсә чыга, теләмәсә – юк. Физик күнегүләр дә аның өчен түгел.

Ялгыз ата бүре сыман, частьтан читтәрәк эшли Гелашвили.

Төгәлрәге, шунда ук, теге якта гына, карлыгач оясы сыман, таш коймага

сыланып ук торган дуңгыз фермасында, иркен, киң каралты-кура эчендә яши.

Шунда аның бәләкәй генә алачыгы. Горур Кавказ егетен, гомерендә күрмәгән

бу шакшы җанварны карап, астын-өстен чистартып, тазартып торыр дип кем

уйлаган? Армиягә шуның өчен ашкындымыни ул?! Бирегә, Кызылсуга җитеп

килгәндә, никрутлар белән нык кына салып, канга батып сугышканда, касыгына,

җан җиренә типтеләр аның. Әзмәвернекедәй эре гәүдәсе урталай бөгелеп кенә

төште. Госпитальдә операциядән соң табиблар, һичсүз яраксызга чыгарып,

«комиссовать» иттеләр, ягъни сәламәтлеге какшау сәбәпле, ак билет тоттырдылар,

кайтып китәргә җыен, диделәр.

– Минме?! – дип, елый-елый талашты Гелашвили. – Мин хезмәт итәргә килдем.

Солдат булырга! Срогым тулмыйча ни йөзем белән өйгә кайтыйм? Ничек кеше

күзенә күреним бу килеш?

Ул палатада үкереп ятканда, шулай дип үзенең булачак кәләшен күздә тотып

әйтте. Дөрестән дә, имгәк сыңары булып кайтсынмы?! Ул аңа әзер түгел иде. Аның

шулкадәр әрнеп сыкравы ни кырыс, каты холыклы полк командирының да күңелен

йомшартты хәтта, әйдә, бездә калсын! Риза булса, дуңгызлар карар, диде. Разый

булды Ираклий. Койма аша гына, менә ел ярым инде унбишләп чучка асрый, ирекле

казак төсле. Ашханәгә аннан байтак кына ите, салосы кереп тора. Үзе дә тук, эше

дә бара. Көмешкә ясарга да өйрәнде. Грузиннар якташлыгының җыелып, озын

көйләр көйләп утыра торган җайлы урынына әверелде бу сасы ферма. Хәер, җыен

офицер халкы да борынын җыермый әле моннан. Хәрби шәһәрчектәге гаугачыл,

усал хуҗабикәләреннән качып, бирегә сыпырта шәрабсөяр елгыр командирлар.

Төннәрен теләсә кайчан ферма капкасын кагулары ихтимал.

Бүген, шомлы караңгы төндә, дембель кителенә танк силуэты төшерелгән

кара погон тегеп утырганда, тышкы якта ниндидер кыштырдау тавышы колагына

чалынды Гелашвилиның. Өстәл астында йокымсыраган мәче хәтле генә эте дә

чәңгелдәп куйгандай булды. Үзенчә кисәтә, янәсе. Анысы өчен дә рәхмәт инде.

Ул әнчектән артыгын көтеп булмый. Сарык чаклы зур алабае ферма тирәсенә

һичкемне якын китерми иде элек. Аны, бу урында усал эт асрарга рөхсәт ителми,

дип, күпсенеп, кухня башлыгы прапорщик Негодя алып китте. Хәзер бәйдә аның

коттеджын саклый, диләр. Шул яраткан «Байкал»ын исенә төшереп, сагынудан

көрсенеп куйды Ираклий. Шулай да кем булыр бу? Берәр якташыдыр инде, алар

шакып-нитеп мәшәкатьләнми... Эшен бүлеп, кинәт ачылган ишеккә күз төшерсә

– шаклар катуыннан аягүрә торып басты хәтта! Анда – һич көтелмәгән кунак –

полкны умарта оясыдай гөж китергән качкын Гардин басып тора иде.

– Фигура?!. Син кайдан болай?

Исен-акылын җыеп әйткән беренче сүзләре шул булды хуҗаның.

Теге алан-йолан каранды да, көтмәгәндә, дөп итеп идәнгә тезләнде:

– Коткар, зинһар, Ираклий! Бер-ике көнгә генә! Тавыш-гауга басылганчы...

Буш итмәм! Акчам бар минем. Анттыр менә!

– Ярый, бер кичкә кер мичкә, ди. Аннан соң нишләргә уйлыйсың? Гомумән,

котелогың белән уйлап эшләдеңме син бу гамәлеңне, ә?! – дип, чиктән тыш

гаҗәпләнеп тә, ярсып та сорады мал караучы, «башыңдагы шөрепләрең коелып

беткән синең», дигәндәй, баш түбәсенә имән бармагы белән бәргәләп.

– Нитмә инде, Ираклий! Хәзер соң бит инде ул хакта уйланып торырга. Тотсалар

– хана ич миңа. Трибунал!

– ...Ну, хорош! Минем хәзер ферма тирәсен әйләнәсем бар. Хәбәр-хәтәр юкмы...

Нидер чәйнәргә дисәң инде, әнә – ботка, ипи. Йә, йә, курыкма юкка! Сатарга

җыенмыйм! – дип, ишек бавына тотынуга, дезертир мәче тычканга ташланган төсле,

ризыкка ыргылды да, иреннәрен әпе-чөпе китереп, авызын мүкелдәтергә кереште.

Ираклий, кесә фонарен кабызып, әйләнә-тирәне күзәтеп чыгасы урында, капка

төбендә туктап, тирән уйга чумды. Тирә-юньдә пычак белән кисеп алырлык

дөм караңгы. Нишләргә? Качкын сыңарының бу кабахәт адымын бөтен күңеле

белән кабул итә алмый иде ул. Кара син мөртәтне, үзен Советлар Союзы буенча

бетереп эзләгәндә, ничек монда килеп яшеренергә башына килгән диген. Борын

төбендәгене һичкем эзләргә уйламый, билгеле. Фигураның, үгез кебек тазалыгы

белән, армиядә хезмәт итәсе килми! Нибары бер елга бит! Анысына да түземлеге

төкәнгән. Ә менә үзе, Гелашвили, киресенчә, армиядә калу өчен нинди генә

кимсенүләргә бармады. Икенче яктан караганда, ул монда, ферма биләмәсендә

хуҗа кеше, эт урынына тибеп куып чыгарса, Кавказ йоласы буенча кунакка хөрмәт

күрсәтмәгән, канаты астына алып, кунар урын бирмәгән кебек була. Аның турында

тиешле җиргә хәбәр итсәң, әләккә, донос ясауга кермиме соң бу? ...Нинди булса

да ныклы карарга килүдән гаҗизләнеп, иртәгәсен ишәк кайгырткан дигәндәй, янә

өйгә керде. Качкынны йөз төрле бүлемтекләрдән гыйбарәт каралтының азаккы

башына, кукуруз чәкәннәре өстенә илтеп яткырды. Ябынырга иске тунын бирде.

 

14. Җавабын кем тотар?

Частьның кан төсендәге кып-кызыл таш коймасын гел яңартып, сипләп кенә

торалар. Гасырлар алмас, нык кирмән төсле тоелса да, балчык басып суккан

кирпечтән генә әвәләнгән, өелгән бит ул. Самоволкага ашкынучы ничә буын солдат,

дивар өстеннән шуганда, ыштан төбен дә, кирпечен дә шомартып бетергән, иреккә

талпынып, теше белән кимермәгән генә. Кайсыбер урыннарда укмаш кирпечләре

кубып төшкән. Бусы да «азатлык сөючеләр» эше. Зарар юк, хәер, заводы бистәнең

үзендә генә. Дөресен әйткәндә, командованиенең ул кирпеч таш койманы

төзәтү өчен кирәк, дигәне сылтау гына. Башлыча, хәрби шәһәрчектә яшәүчеләр

мәнфәгатенә китә зарур төзү материалы. Биредәге бөтен өйләр дә шуның белән,

шалкан бәясенә генә, төшереп салынган. Ике якка да файдалы килешү ясыйлар

да, завод чималны мул бирә. Ә түләүсез, бушка эшләүче көч исә полкта, халык

әйтмешли, муре. Сезон башлангач, завод хакимияте эшкә көн саен кимендә ике-өч

солдат сорый. Инде хәзер Әлфис тә шунда эләгер өчен кыбырсына. Нәсимә белән

очрашу насыйп булмасмы дип өметләнә, шул көнне көтә ул бахыр. Аларның йорты

шул тирәдә генә ич, кызның да үтеп-сүтеп китүе бик ихтимал.

Менә бүген, ниһаять, Әлфис, нәүбәте җитеп, бистәгә юл тотты. КППдан

чыгасың да, әрәмәлек аша туп-туры бистә читендәге заводка барып төртеләсең.

Солдатның эше мәгълүм инде: ифрат зур кайнар мич эченнән чүпрәк бияләй аша

да кулны пешереп, өтеп ала торган әзер кирпечләрне вагонеткага төяп чыгарасы

һәм тиешле урынга тезеп урнаштырасы. Шул гына кебек. Ә менә син аждаһа

авызыдай тәмуг эсселәре бөркеп, ажгырып торган кызу мичкә кереп кара әле.

Тышта миеңне куырып алырлык челлә, мичтә – җәһәннәм оясы. Түзә солдат. Мең

кат тир ага. Бәхетләренә, бер-ике сәгатьтән соң, көтмәгәндә электр уты бетеп, эш

тукталды. Әлсерәп, тышка, урам буена чыгып утырдылар. Менә шунда, контур

янында Шаһинур абзый үзе пәйда булмасынмы? Икесе дә көтелмәгән бу очрашуны

гайре гадәти хәл күреп таң калдылар. Куанышып, читкәрәк, ышык җиргә барып

чүктеләр. Абзый тәмәкесенә ут үрләткәндә, бирегә хезмәт хакы алырга килүен

әйтте. Солдатның хәле кирпеч, сары балчык кисәкләре сырышкан киеменә күз

салуга ук мәгълүм инде. Сүз иярә сүз чыгып, кулдашлары кемнәр булуын сорашты

да каравылчы, бик мөһим нәрсәне исенә төшергәндәй, җанланып:

– Әлфис энем, сез барлыгы өч татар егете, дидеңме әле монда? Кайлардан алары?

Әлфис сөйләп бирде. Аннары бераз икеләнеп торгач, Фаик белән килеп чыккан

бәла-казаны да телгә алды. Нәрсәсен яшереп торырга! Хәрби сер түгел ич инде.

– Ул дезертир турында ишеттек. Ишетмәгән кая! Сезнекеләр, шул мәлгуньне

эзләп, теге көнне бөтен бистәне айкап чыкканнар бит. Табылмадымы? – диде абзый,

полктагы бер генә нәрсәнең дә бистә халкы өчен яңалык булмавына ишарәләп.

– Юк шул, Шаһинур абый!.. Саклый алмаган егет бер дә юкка губада интегә.

Шаһинур абый, нидер уйлана-уйлана, тәмәке көйрәтте, үзе «сөйләргәме,

сөйләмәскәме» дигәндәй, Әлфискә шикләнебрәк, икеләнебрәк күз йөртеп, тамагын

кырды һәм, көрәк хәтле кулы белән чалбар тезен ышкыштырган булып:

– Бу тирәдә генә качып ятмый микән ул, бигылый3? – дип, сәер генә сорау

ташлады. Гүя, бу хакта Әлфискә күптән нидер мәгълүм иде. Теге икеле-микеле

торгач, тагы сөйләп алып китте:

– Ни өчен шулай димен? Бер шигем бар. Мин бит каравылда төнлә торам.

Алачыкта гына шыңкаю туйдыра башлый да, каралтылар тирәли йөреп керәм.

Алай куркырлык нәрсә юк, вообщем. Мондый малга кем кызыксын ди, тиле. Теләсә

кайда аунап ята ич ул... Шул, сезнең фермага караган, әнә теге якка чыктым да, ай

яктысында күрәм, ялт – ниндидер шәүлә әрәмәгә таба чаштыр-чоштыр! Анда сезнең

часть бит инде. Бу караңгыда кем йөрер икән, дип шикләнә калдым. Шул самоволкага

чыккан берәр служактыр, дидем дә тынычландым. Ә хәзер башкача фикер йөртәм.

Теге дезертир качкан төнне булды ич бу хәл. Шул иблис түгел микән, дим?

Шулай дип ашыкмый гына сөйләде дә, син ничек уйлыйсың, дигән сыман,

янә Әлфискә сынап карады. Тегесе ниндидер исәпкә чыгарлык хәлдә түгел иде,

Шаһинур абыйсы фаразлаган яңалыктан күзләрен акайтып, исәңгерәп киткән

иде. Икеле-микеле сөйләнгәнче, дәшми торуың артык. Һаман каш җыерып, җөйле

маңгаен сыйпап торган көне. Шаһинур абыйның бик яхшы хәбәр җиткерүе хәзер

генә башына барып җитте аның. Кара, ә бит ул хаклы: дуңгыз фермасында качып

ятмыймы икән бәдбәхет? Бик җайлы, аулак урын. Тизрәк очына чыгасы иде моның.

Фаик, бичара, гаубвахтада, саташа башлагандыр. Тимерне кызуында сугарга вакыт!

Ашыгыч төстә Фаикка бәйләнешле мәсьәләне очлап чыгу мәшәкате Нәсимә

белән күрешү ихтималыннан да көчлерәк, әһәмиятлерәк булып чыкты. Аның

турында сорашырга ниятләсә дә, кыймады, уңайсызланды. Шаһинур абзый үзе

дә сүз катмады бу хакта. Фамилиясе белән дәшеп чакыргач, саубуллашып, җәһәт

кенә кантурга кереп китте...

Полкка кайтуга, качкынның кайда яшеренеп ятуы турындагы хәбәрне әүвәл

кемгә җиткерергә дә белми аптырады Әлфис. Тиктомалдан гына Гелашвилига

барып, «чакырылмаган кунак синдә түгелме?» дип сорап булмый ич инде. Һич

нинди дәлилең булмаган килеш. Ә бәлки, Фигура анда да түгелдер. Бәлки,

Шаһинур абзый үзе дә ялгышкандыр. Самоволкада йөрүчеләр беткәнмени?!

Атна саен диярлек патруль эләктереп тора... Күп уйланудан башы тубал булгач,

Рәмзи янына керде. Уңайлы вакыт, рәссам үзе генә иде. Тегенең бу шаккаткыч

мәгълүматны миенә сеңдерүен берникадәр көтеп торды да, ипләп кенә:

– Рәмзи! Бәлки, син разведка ясарсың фермага? Хат җибәрәсең юкмы,

итенгәләп, Гелашвилига йомыш белән кергән булып, ә? Берәр шикле әйбер

сизмәссеңме? – диде. Ул бу адымның уңышсыз булуын да белә үзе. Әмма нидер

кылырга, нәрсәдәндер башларга кирәктер ич инде. Ә бәлки ?!.

– Юк, юк, ничек барып керим мин анда? Ул бит беркем белән дә хат алышмый.

Газета да алдырмый. Ни сөйләшим аның белән? Юк, миннән булмый! – дип, кул-

аягы белән карышты Рәмзи.

Рәмзи, үз гаебен сизеп, иренен тешләде дә, дәшми-нитми генә, һаман да нидер

сызгалаган була. Әлфис иске газеталар актара. Менә шушы кабер тынлыгында

Николай Табидзе килеп керде. Әдәпле генә кул биреште.

– Нәрсә, татарлар, берәрне әмәлләргә җыендыгызмы әллә? – диде ул, гадәттә

әңгәмәне башлап җибәрә торган мәгълүм шаярту сүзләрен кабатлап. Аның кәефе

яхшы иде булса кирәк. Шуннан файдаланып калырга иде. Әлфис тә:

– Гадәттә, өч борынга рәтлиләр аны. Сине генә көтә идек, ятып калганчы атып

кал, дигәндәй, Николай, без синең белән Фаик дустыбызның язмышы турында

сөйләшмәкче идек. Теләсәк, аңа булышырга була бит?

Табидзеның кашлары маңгаена менде:

– Ничек итеп? – диде ул һәм шундук янә шаяртып көлемсерәде. Әллә судьяны

сатып алырга акча җыясызмы? Күпме кирәк?

– Юк, андый мөмкинлегебез булса, дуслар хакына кызганмас идек әле, – диде

Әлфис һәм, Николайның каршысына ук барып басып:

– Аны синең дә йолып калырга мөмкинлегең бар, Николай! – диде. Аннары,

беткән баш – беткән, дигән күк, дезертир Гардин хакындагы соңгы яңалыкны

җиткерде. – Гелашвилига синең генә сүзең үтә... – дип тә өстәде.

Тегесе, ышанмаган кыяфәттә, артындагы урындыкка лап итеп утырган иде.

Дөрестән дә, аның өчен көтелмәгән сюрприз иде бу! Мин-минлегенә дә каты

сукты ул хәбәр. Бит, грузиннар якташлыгы лидеры санала, бер генә мәсьәлә дә

аңардан башка хәл ителми. Ә монда Гелашвили хәрәмләшеп ята. Хәтта хәбәр дә

җиткермәгән. Бәлки, зур акча хисабынадыр?

– Әгәр ул хәбәр расланмаса, кем моның өчен җавап кайтара инде! – дип,

астыртын гына янап сорау бирде, ниһаять, Табидзе.

– Мин!

Әлфис шулай диюгә, икесе дә аңа карап катты.

– Ярый, мин бу мәсьәлә белән шөгыльләнеп карармын. Тик һичкемгә,

ишетәсезме, һичкемгә бу хакта ычкындырмыйсыз! Үзем әйтермен.

15. Төнге сөйләшү

Отбойдан соң Николай Ираклий Гелашвилиның алачыгына якынлашты. Акрын гына тирә-юньгә колак салып, аннары гына ишекне, килешенгән шартлы билге белән, шакыды. Ишек тавыш-тынсыз гына ачылды.

– Мин әле бу, Ираклий... Ни бетереп ятасың? – диде якташы, бусаганы узгач, шик-шөбһәсен сиздермәскә тырышып, як-ягына каранмый гына.

– Дембель альбомын төзәткәләп утырган булам шунда... Соңгы арада йокы качты, әллә нәрсә, – диде хуҗа, бер кичтә үк куе булып шытып чыга торган чем-кара сакалын шатыр-шотыр кашып.

– Качтымыни, качар да! – дип, мәгьнәле генә әйтеп куйды Николай. Аннары иптәшенең күзләренә туп-туры карап, кирәклесен чишеп салды. – Җитмәсә, теге Фигура да бу тирәдә күренгәләсә...

– Нишләп йөрсен ул монда?! Күптән Кытай ягына ычкынгандыр инде ул имгәк!

– Әйт әле дөресен, Ираклий, Гардинны син яшереп яткырасың бит?!.

– Кем әйтте? – дип дөрләп китте Ираклий һәм, үзе дә сизмәстән, кулларын йодрыклады.

– Гражданскийлар күргән синең алачык тирәсендә буталганын...

Ираклий якташлыкның башлыгы саналган Николайдан сер саклап торуның мәгънәсез, хәтта куркыныч булуын сизенде дә барысын әйтеп салды:

– Әйе... Ярдәм итәргә булдым инде. Буш итмәм, ди бит...

– Күпмегә, ни хакка «ярдәм итәргә» булдың?!

– Ярыйсы гына, – дип, Ираклий сумманың күләмен Николайның колагына пышылдаган иде, теге керфеген дә какмады.

– Шул бәягә исемеңне пычратырга уйлыйсыңмы?!

Ираклий гарьлегеннән калкынып куйды хәтта:

– Ну, ну, син, саграк сөйләш. Мин сатыла торган адәм түгел.

– Мин дә алай уйламыйм, Ираклий. Мин сине намуслы, эчкерсез дустым дип беләм. Ике ел буена менә шушында, нәҗес арасында үз теләге белән бикләнеп яткан кеше андый булмас. Ул хурлана, нәфрәтләнә, гарьләнә беләдер... Бәладән башаяк, тапшыр син аны хөкем органнарына! Тиешле җәзасын алсын, кабахәт! Әкияттәге Колобок кебек, синнән дә качкандыр әле ул явыз!

Ираклий чынлап торып үпкәләде, сабыйларча авызын салындырды:

– Син нәрсә, мине саламонга саныйсың мәллә?! Аны шәп йозак саклый. Аю да кача алмас. – Бераз дәшми торгач, ятагында сөякләре шыртлаганчы тәмләп киерелде дә: – Эх, жаль, никадәр акча югалтам икән, – дип әллә чынлап, әллә юри әрнеп куйгандай итте.

...Кукуруз чәкәннәре кимереп ятканда тотып алып киттеләр дезертирны. Әллә шул ризыктанмы, качкынның чәкән кебек сап-сары төс йоктырган куллары күз алдына килеп, хәтсез вакыт укшытып азаплады. ...Шул хәлләрдән соң Фаик, ничектер үзгәреп, рухы сынып, канаты каерылган кош кыяфәтенә керде. Аны күргән саен, Әлфиснең, ихтыярсыздан йөрәге кысылып куя иде.

 

16. Әлфис тә «картлач»ка әйләнде 

Бүген Әлфисләр батальонын таулар арасына карабиннан атарга алып баралар. Бу ифрат җаваплы сынау, взводлар арасындагы социалистик ярышка йогынтысы зур булачак. Полк командиры үзе дә килеп тикшерергә мөмкин, дип куркыттылар. 

Ә хәзергә, солдатлар төялгән йөк машиналары, көчәнүдән улый-улый, текә тауларга үрмәли. Күтәрелгән саен, офык читендә яңадан-яңа ямьле күренешләр ачыла. Көзнең салкын сулышы тирә-юньдәге кызыл, ал, сары мәк чәчәкләрен куырып, өтеп өлгермәгән әле, һаман да уйдык-уйдык кызарып, алланып, купшыланып торалар. Кыргыз җиренең мактанычы, диләр аларны. Җирле халыкның сүзенә ышансаң, моның ише күз явын алырлык кыргый мәкләр шушы мәшһүр Чу үзәнендә дә, Эссе Күл исемле атаклы су чыганагы буйларында гына үсә ди... Ышык урыннарда иркә лалә чәчкәләре дә очраштыргалый. Быел көз җылы килгәнгәдер, Әбиләр чуагы да озакка сузылды. Киң, чуар болыннар, куе-яшел төстәге чыршылар, тирән тарлавыклар бу тыныч гүзәллеккә үзенә бер илаһи тантана өсти. Кинәт кенә ап-ак шикәр түбәле тауларга, төпсез күк йөзенә күтәрелеп карасаң, бер мәлгә башлар әйләнеп киткәндәй була.

Их, биредәге чәчкәләрнең хет берничә бөртеген генә җыеп, Нәсимәгә бүләк итсәң икән ул...

Тагын бер борылышны узып, текә үрне алгач, ниһаять, полигонга килеп җиттеләр. «Разойдись!» дигән команда яңгырады... Мишеньнәрне көйләп куйганчы, нидер маташтырганчы, солдатлар яшел чирәм өстенә аудылар. Әлфис полигон читендә сөзәк кыя булып торган биеклеккә күтәрелеп карады. Ак болытны чалма итеп кигән төсле иде ул үр. Менде. Аны, томан дисәң томан түгел, болытка охшаган ак масса чолгап алды. Әлеге шарф кебек муенга сарылган болыттан суык кар исе килә иде. Әллә көзге томан исеме икән?..

Ул да түгел, эшне озакка сузмыйча, әллә ни майтара алмый торган солдатларны оборона сызыгына чыгардылар. Оста мәргәннәрне полк командирына күрсәтер өчен саклап торалар. «Килде!» дигән хәбәр ишетелүгә, уң як оборона сызыгына рядовой Галимдаровны, сул ягына полкта иң үрнәк атучы булып танылган кече сержант Озильшны чакырдылар. Әлфискә көндәше кем булса да барыбер иде. Ул үзенә нык ышана, мәктәптән бирле үткен күзлеләр рәтендә йөри. Еракта мишень пәйда булуга, сулышын кыса төшеп, ашыкмыйча гына, карабинның тәтесенә басты. Тагын бер-бер артлы дүрт патронны тегенең нәкъ үзәгенә чәпәде. Ату кыры өчен җаваплы кизү торучыларның сокланулы авазларына караганда, корал белән эш итү күнегүләрен тагын «бишле»гә үтәде ул. Яңадан өстәп атуның кирәге калмады. Шундук колагына кемдер иелеп, әмер биргәндәй: «Чур, я – первый! Калган патроннарың – миңа, Галимдаров!» дип пышылдады. Фу, тагын лейтенант Галушка! Елан кебек елгыр, чоссыз каргадай кәпрәеп йөргән адәмгә бирәме соң Әлфис хәләл патроннарын! Тот капчыгыңны киңрәк! Шуңа күрә чыраена үкенүле төс чыгарып: «Мин инде взводыбыз командирына вәгъдә иткән идем шул», дип алдашты.

Хикмәт шунда ки: һәр солдатка билгеле нормативны үтәү өчен, артыгы белән, берничә патрон бирелә. Начар атучыга күпме бирсәң дә, ышаныч юк, барыбер «сөт»кә җибәрә. Ә менә шәп атучылар, биш патрон белән дә норманы үтәп, калганын янга калдыра. Шуның өчен офицерлар нәкъ менә шундыйлар тирәсендә мәш килә дә инде. Соңыннан, отличник укчылар сарыф итмәгән патроннарны беренче булып үзләренә эләктерү өчен. Яңа гына хәрби училищедан килгән, авызыннан ана сөте дә кипмәгән егет-җилән генә бит болар, асылда. Соңыннан, зур командирлар киткәч, полигонда ату буенча үзара ярыш оештырып, күңел ачалар шулай. Әлфис үзенең «күчтәнәчен» Васильевның кулына салганда, тегенең бераз гаҗәпкә калуын күрмәдемени Галушка, күрде! Һәм Әлфискә үчләнеп, кем әйтмешли, куенына тагын бер таш тыгып куйды.

 

***

Көннәр кара көзгә авышты. Туган якка кайтыр вакытлар җитә. Якташлар, сабырсызланып, бу хакта очрашкан саен очынып сөйләшә. Һәрберсе дембель кителен үтүкләп, яңа погоннар тегеп кайнаша. Әлфис тә, әле күптән түгел генә полк командиры приказы буенча, үзенә кече сержант чины бирелгәч, кара погоннарга алтынсыман ике сары тасма тагып мәш килә. Отбойдан соң көнкүреш бүлмәсендә кеше юк. Бар да изрәп йоклый. Тыныч. Иркен. Рәхәт. Янына батальон буенча кизү торучы кече сержант Масляк кына килеп басты. Күзе ниндидер чирдән гел эренләп торгангамы, кешегә күтәрелеп карарга да уңайсызлана, тартынучан юаш, үшән, аумакай егет. «Учебка»дан килде генә әле ул. Ипле, юньле кешеләр белән гәпләшергә, берочтан ялагайланырга каршы түгел үзе. Сары тасмаларны күрүгә:

– И, беләсеңме, Галимдаров, кайберәүләр кызыга да инде шушы лычкаларга... Ефрейтор чины турында күптәннән хыялланып, саташып йөргән бер солдат төнлә каравылда торганда, моның әтисе кунакка килеп төшкән, имеш. Улының бу моментта кайда булуын белешеп, туп-туры постка килеп керә ди бу. Малайның: «Стой! Стрелять буду», дип кисәтүенә дә карамыйча, һаман килә дә килә икән. «Улым, бу бит мин!» дип кычкыра ди үзе. Шуннан соң солдат, устав нигезендә, кисәтүдән соң аны атып та үтергән. Шул, сакта уяулыгы өчен ефрейтор лычкасы биргәннәр үзенә. Ярар... Инде әнисен чакырып, хат язган да ди бу ахмак, лычкасын сыйпый-сыйпый, назлап, рәхәт чигеп: «Скоро мама приедет!» ди икән. Инде сержант тасмаларына өметләнә икән, тинтәк.

Үзенең тозсыз мәзәген үзе сөйләп, үзе көлде дә Масляк, ул да түгел, Әлфиснең аяк терәп каршы торуына да карамастан, икенче үтүк белән аның чалбарын алып тигезләргә кереште... Кулын гына селкеп куйды Әлфис... Пост турында сүз чыккач, күптән түгел генә үзе белән булган чын мәзәк хәлне исенә төшерде. КПП янындагы кибетләр тирәсендә каравылда торган чагы иде. Бер мәлне капкадан ләх исерек батальон командиры майор Мөшәррәпов килеп керде. Ул кәефле чагында, бер тапкыр, якташ булуын, Самарада тууын телгә алган иде. Айнык чакта танымый да үзе бөкрәебрәк йөрешле милләттәш. Гадәттә, алар, офицерлар, өйдәге аракы гына «җитмәсә», бирегә җыелып, писарьларны төнге ресторанга чаптыралар. Артларыннан, иманнарын укытырга, дип, дәҗҗал хатыннары килеп җитәргә мөмкин анысы. Бу юлы Әлфис ни күрсен, аның постына таба алпан-тилпән килә түгелме соң салмыш командир?! Лаякыл исерек хәлдә, көрмәкләнгән телен көч-хәл белән әйләндереп:

– Ташла мылтыгыңны, якташ! Әйдә... безнең өйгә... кунакка! – дип өзми-куймый мыгырдана бу. Аптырап калды инде Әлфис. Эченә пожым керде. Устав кушкан, дип, күрәләтә торып, кешегә атып булмый ич инде! Шулай да кат-кат: «Стой! Стрелять буду!» дип кисәтергә мәҗбүр булды. Ә теге белми дә, кочагын җәеп каршы килә. Ярый әле Әлфиснең бәхетенә КППда кизү офицеры күренде – юмалап алып китте хезмәттәшен...

Ул әкәмәтләрне искә төшереп, үзалдына елмаеп, үтүкне ипле генә китель «кыры»нда шудырып торганда, баш очында яшен уты шартладымыни:

– Что это такое?! Безобразие! Галимдаров, яшь солдатны көчләп, үз мәнфәгатеңә эшләргә мәҗбүр итәсеңме! Дедом стал, да! – дип акаеп, беләгенә патруль башлыгының ал тасмасын таккан Галушка басып тора. Җавап та көтмичә, артындагы каравыл солдатына «гауптвахтага илтеп тапшырырга!» дигән әмер дә бирде. Әлфис бу «кирәкмәгән ярдәмне» боламык сержантның, сорамаган-нитмәгән килеш, үзе килеп тагуын аңлатырга теләп авызын ачкач, Галушканың күкрәген киереп, көләргә иткәндәй усал ыржаеп торганын күрүгә, ирексездән кулларын салындырып, ниятеннән туктап калды. Монда нидер төшендерергә тырышу мәгънәсез иде; бу – алдан уйлап эшләнгән, оста оештырылган провокация иде. Чепи күзле, куян йөрәкле сержантка шулай эшләргә кушылган һәм ул үз бурычын артистларча башкарып чыкты да. Галушка исә, беренчедән, шул рәвешле шәхси үчен алды, икенчедән, политик һәм сугышчан хәзерлек отличнигы Галимдаровның исеменә кара якты. Өченчедән, бу – Әлфиснең дембельгә китү көнен кичектерергә теләүдән иде. Гауптвахтада исә аның шәрикләре – төнге шешәдәш солдатлар «Камерада – пожар!» дигән әмер биреп, камерадан – коридорга, коридордан кире камерага туктаусыз чаптырып рәхәтләнделәр. Галушка шуны ыржаеп, ләззәт алып, тамаша кылды... Әмма озакка түгел. Таң алдыннан тикшерү белән полк командиры Стандов килеп кергәч, «ни өчен ул монда?» дигән катгый сорауга, лейтенантның суга төшкән мескен тавык хәлендә, бөрешеп калуын күрү Әлфискә бик күңелле булып китте. Калганын белми, чөнки аны шундук азат иттеләр. Ул, шулай итеп, бер төндә «картлач»ка да әверелде, тәүге тапкыр гауптвахта һавасын иснәү «бәхетенә» дә иреште.     

 

17. Әҗәт. Йомгаклау урынына

Әллә ничек, гадәти генә килде ул шатлыклы көн. Таңы да электәгечә атты. Кояш та көндәгечә шул ук җылы нурларын сибә. Частьта мәңгелек ыгы-зыгы, мең төрле мәшәкать. Дембель кәгазьләрен дә әллә ни бизәкләмичә генә, коры гына тапшырдылар. Аерым тәбрикләүләр дә булмады. Әйтерсең, полк үзенең яхшы солдатларын, отличникларын озатмый, гүя, моннан ниндидер бөҗәкләр генә каядыр чыгып оча. Һәрхәлдә, Алма-Атадагы аэропортка илтәсе автобуска утырганда, Әлфисләр шундыйрак аянычлы хис-тойгы кичереп алдылар баштан. Әмма куанычлары тулып ашкан иде, бөтен начар тойгыларны басарлык иде. Үзләре дә һичнинди үкенеч, сыкрау хисләре кичермичә, дөресрәге, исләре китмичә аерылыштылар алар бу бәрәкәтсез җирдән. Бирегә яңадан кайтасы килү теләге юк та юк инде. Тизрәк автобусның гына кузгалуын көтәсе калды.

Автобус дигәне ни өчендер кымшанырга да ашыкмый әле. Әллә нигә тоткарлыйлар шунда. Әлфисләр белән барасы унлап үзбәк машина алдында кизү офицер белән ызгыша иде. Эш юктан, шулар янына төштеләр. Чандыр гәүдәле, чегәндәй кара йөзлесе аеруча котыра, капитанның борын төбендә кулларын уйнатып, нидер аңлатмакчы була:

– Подполковник Тарасов белән майор Чуанколов килмичә, беркая китмибез! Бездән алган акчаны кайтарсыннар иң элек! – дип, очып-очып куна өсләренә.

– Лейтенант Галушка белән Бутылинны да табып китерсеннәр! – дип өстәде икенчесе.

– Шушы урыныбыздан бер адым да кузгалмыйбыз! До конца торабыз! Барыбер каптырачакбыз ул әрәмтамакларны! Апара корсаклар! Бездән рәхим-шәфкать көтмәсеннәр! – дип, дөнья җыеп шаулашты каратутлы халык.

– Менә ни өчен шыпырт кына озатырга булганнар безне. Бәладән – башаяк, бүтәннәр алдында җәнҗал чыкмасынга, шауламасынга, – диде Әлфис янәшәдәгеләргә...

Хәер, бу аяныч хәлнең сәбәбе бөтенесенә дә күптән мәгълүм иде. Хәрби шәһәрчектәге гаиләсеннән качып, төнката частьта баш күтәрми күңел ачу өчен сәмәне дә кирәк бит әле аның. Зарар юк, әнә ич, калым акчасын тиененә кадәр җыеп баручы үзбәкләр бар. Шулай итеп, иртәгәгә хәтле, өч көнгә, бер атнага итенгәләп, алдашып бурычка ала-ала, бирәсе әҗәтләре йөзәр сумга җыелган сугышчан офицерларның! Инде бүген үзләре, яудан качкан дезертирлар сыман, «камыш тешләп» яталар. Берсе дә күренми частьта.

Ниһаять, кузгалырга әмер булды. Китүче дембельләр, иркенәеп калган салонда җайлап утырышкач, капка ягына янә борылып карадылар. Анда һаман да үзбәкләр озатучы офицерлар белән якага-яка килеп ызгышалар, бәхәсләшәләр иде.

– Рәхәт икән ул, аласы бурычың булмаса, – дип шаяртты бер дембель, часть тарафына ымлап.

– Бирәсе әҗәтең булмаса, тагын да яхшырак! – дип көлдерде икенчесе.

Ә бит, чыннан да, кайтарасы әҗәтебез юк, һәрьяклап, Аллага шөкер, җан тыныч, намус чиста безнең, дип юлдашлары фикеренә кушылып, сөенә-сөенә уйланып барды Әлфис. Ниндидер могҗиза белән, капитан Васюков пәйда булса, аның да күзенә карап, нык итеп: «Юк, хәзер миңа оят түгел!» дияр иде Әлфис. Бер ел элек Казаннан килгән өч солдатның да һичкемгә әҗәте юк. Гомумән, Ил алдында «изге» дип саналган үз бурычларын ару, чиста намус, вөҗдан белән, ялмавыз, аждаһа, албасты армиядә рухи, физик кимсетү-рәнҗетүләр, төрлечә нервланып стресс алулар, тетрәнүләр аша узып, башкарып чыктылар алар. Кырыкмаса-кырык төрле каршылыклар кырын яулап...

Соңгы тапкыр бистә аркылы үткәндә, түзеп булмаслык авыр, ямансу сагыш биләде аны. Солдат тормышына кыска гына арада якты нур сирпегән Нәсимә тагы очрамасмы дигәндәй, автобус тәрәзе аша аңа охшаган һәрбер хатын-кызга каерылып-каерылып карады. Йөрәген мәңге аерылышу газабы чәнчеп-чәнчеп алды... Хуш, Нәсимә! Менә соңгы урамны да уздылар... Бистә тузан болыты эчендә күмелеп калды. Ә аның артында исә һичкем яулап алмаслык булып, текә, биек, мәгърур Алатау калкып тора иде, һәм ул, юлчыларны озата баргандай, зәңгәрсу-ак бозлы түбәсе белән озак вакытлар күренеп торды, аннары гына, акрынлап сыек томанга кушылып, эреп югалды.

"КУ" 2, 3, 2019

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: