Логотип Казан Утлары
Повесть

Кабахәтне дә яраталар (повестьның ахыры)

– Калтыранасың, кил, җылытам, – диде Сәлим. – Җылыт әле, җылыт, – дип, егеткә сыендым. Шунда әллә мин, әллә күкләр пышылдады: – Йөзек кесәңдәме? Мин риза…

(Әсәрне башыннан укыгыз)

6
Абый белән Сәлим иске машинамда казына. «Киявем» мотор
юнәтте, бүгеннән «тимер атым»ны «җигеп» эшкә йөриячәкмен.
Маршрут сызыгы туп-туры сызылган: бистә – хастаханә, хастаханә– бистә. Уңга-сулга тайпылмаска – бөркетнең күзе очлы, ерактан да
күрә. Сәлим кичерешләремнән бихәбәр. Аның белән араны ничек
өзим икән? Уйлыйм-уйлыйм да, үзем үк уемнан кителәм. Ул акыллы
егет, туганым кебек «атам» дип гайрәт чәчмәс. Рамилгә көнләшеп
кенә сукты, хәзер үзе дә бу гамәле өчен үкенә. Бүген Сәлим сул
аягына ныграк аксый, мөгаен, Питер юллары алҗыткандыр. Нинди
генә кыен хәлләрдә дә зарланмый ул. Аны да дөнья тукмагы белән
шактый кыйнады югыйсә.
Урам башындагы кызыл төстәге машинадан ир белән хатын төште.
– Тамара, зинһар, барма, – дип инәлде ир.
Хатын минем сыңарым, ахрысы, киребеткән, безгә табан атлады.
Аның гәүдәсе шундый төз иде ки, гүя гипстан катырып эшләнгән
озын статуя, аңа карап мин дә сынымны турайттым. Әбрар абый
Казан ханлыгы турында лекция укыганда уникенче гасырларда тәхет
биләгән Гөрҗистан патшабикәсе Тамара белән безнең ханбикәбез
Сөембикәне чагыштырып, икесенең дә кабере билгесез дигән иде.
Тамара – исән! Әнә ул! Сөембикә дә исән. Анысы – мин! Менә без,
төрле гасырларның ике мәгърур хатын-кызы, бу заманда очрашабыз.
Мин турыбыздан гына сәерсенеп күзәттем. Нишләп йөри? Менә
хатын Рамилнең капкасы нүешендәге төймәгә басты – ачмадылар.
Шакылдатты – ачмадылар. Күзе яшьләнгән «кунак» миңа:
– Сез... сез белмисезме? Күршегез өйдәме? – диде.
Гараждагы ирләр ишетмәсен өчен әкрен генә:
– Гафу итегез, тикшермәдем, – дидем. – Сез аның кеме соң?
Бу кызыксынудан битәр көнләшү иде.
– Кәләше, – диде Тамара. (Хыялымны урлаган карак, димәк!) –
Соңгы айларда хәбәрсез сөеклем. Телефонын да сүндерде. Чирләми
микән? Үтенәм сездән, күрсәгез, сине эзлиләр дип әйтегез.
Безгә, ике бичара туташ-ханымга, грузиннар патшабикәсе Тамара
белән Казан патшабикәсе Сөембикәләр кебек, ил белән идарә
итәргәме соң?! Кая алар дәрәҗәсенә күтәрелергә? Уртак «малыбыз»
да бер ир бәндәсе... Аны ике өлешкә бүлсәк, сиңа – яртысы, миңа
– яртысы гына. Көлдем, каһкаһә белән көлдем! Ә бу көлүнең азагы
– елап тәмамланса, ни диярсең?
Машина янындагы иптәш:
– Әйдә, Тамара, әйдә киттек! – дип ашыктырды.
– Хәзер, энем, хәзер. – Хатынның инде төз һәм горур гәүдәсе
сыгылган, «статуя» менә-менә җебеп авар төсле иде.
Эшемә вакытында өлгердем. Машиналы кеше – бәхетле кеше,
Сәлимгә Аллаһның рәхмәтләре яусын!
Табиб һәр авыруга билгеләгән иртәнге процедураларны үтәп ике-
өч авыз каһвә йотыйм дисәм, кизү абзый:
– Сираева, сине таптыралар, – диде. Шәт хастаханә кырыенда абый сагаламас, халат сәдәфләрен каптыра-каптыра иңемә канатлар үстереп,
беренче катка очтым. Сагындым, бик-бик сагындым! Кичә «киявем»
дуамалланып, катырак суккан, Рамилнең күз төбе кара янган иде.
– Сәлам!
– Исәнме?!
– Ни хәл?
Шушы кыска гына сәламләшүләрдә ни хәтле сагыш!
– Сәлимгә ачу саклама, кичер, – дидем.
– Аның көннәре санаулы. – Рамилнең күзе усал ялтырады. –
Әтинең дусты хәрби комиссар, аны абыең эзеннән алгы сызыкка
олактырам. Дөмексен шунда!
«Сине юксындым, Айбикә». Мин бит егеттән шундый сүзләр генә
көткән идем, ә ул бу янавы белән канымны катырды.
– Маташма! Соңардың!
– Без беркайчан да соңармыйбыз! – Рамил билемнән эләктерде.
– Аңладым, мин – синекеләргә дошман. Төкердем барысына да!
Бистәдә карчыгалар сагалый икән, кич биш йолдызлы отельдә
кунабыз. Номерга шәраб, җиләк-җимеш китерттем. О,кей булачак!
Ничәдә эшең бетә? Ничәдә килим?
«Отельдә кунабыз...» Мин бер төнлек (аннары икегә, өчкә
артыр) җанашмы? Нинди хурлык! Минем яңа яуган кардан да аграк
хисләремне пычрак аягы белән таптады ла бу... бу... кабахәт!
– Сине Тамара эзли. Бөтенләйгә, мәңгегә хуш!
– Чуртымамы миңа Тамара! Миңа син кирәк, Айбикә! – дип,
артымнан ыргылган егеткә кизү абзый сыбызгы сызгыртты:
– Стоп, гражданин, бездә карантин!
Кич Челәннең (шулай атыйм әле) капка төбендә биш машина
тезелде. Әллә ул Казанның бөтен такырбашларын җыйдымы
икән, озыны-тәбәнәге, тазасы-ябыгы, кыскасы, бер көтү халык
ишегалдында мәш килде. Төне буе музыка акырту, катлы-катлы
сүгенүләр, шаркылдап көлүләр махсус миңа багышланган «тамаша»
иде. Оятсыз тәкъдимен кире кагып түбәнсеткән «тәкәббер»
Айбикәгә егет шул рәвешле үчекте. «Сабыр төбе – сары алтын»,
диләр, ләкин төп юкарып тишелергә дә мөмкин. Сызлаган ярасы
болай да төн йокысын кыскарткан туганым өчен көендем. Тегендә
үк нервысы тузган кеше моңа ничек чыдар икән? Тәрәзәләргә
таш кына атып калмастыр ул? Аңа Сәлим дә кушылса? Абыйның
ау мылтыгы сакланган сейф ачкычын яшердем дә бит, сарайдагы
балтасын, кәйләсен кая илтеп күмәсе? Ходайның хикмәте, беренче,
икенче, хәтта өченче тәүлектә дә абый «пәри туе»на илтифат
бирмәде. Аның «сабыр савыты»ның төбе калын иде, ул бүлмәсендә
йә китап укыды, йә телефоннан хатыны белән сөйләште, ара-тирә
чәй дә кайнатып эчте. Миңа исә тешемне кысып түзәсе! Бер генә нәрсә акылым иләгеннән иләнми: «Син кирәк», – дигән егет ник
мондый этлекләр эшли? Ошаткандыр ла ул мине, ошатмаса гүзәл
Тамарасын ташлап, миңа багынмас иде. Ә ихлас яраттымы икән?
Минем кебек хыялланып һәм тилереп? «Күлдә пар аккошлар, син
дә, мин...» Төшләремдә генә саташтыр, и дөнья!
Минталип ага гаиләләрне берләштереп, «көрәш» фронты ачмакчы.
– Рамил энем, син, мин, киявегез Сәлим, таяклар белән упшый
коралланыйк та, хайван көтүенең сыртын кашыйк, әйдәме – әйдәгез!
– Абзыкаем, – диде абый. – Кем безгә андый хокук биргән?
Беренчедән, чит биләмәгә рөхсәтсез-нисез бәреп керү – статья,
икенчедән, кеше кыйнау – тагын бер статья. Штраф белән генә
чикләнмәсләр, абзыкаем.
– Ә без хокуксызмы, энем? Төн утырып чыкмалы бит!
Тавышланмагыз дип йөз суымны түгеп әйттем, колагына да элми,
ыржая гына, кабахәт! Их, син дә якламагач! Герой башың белән!
Фронттан малайны көтәсе хәзер. Нинди гаделсез дөньяда туган без,
бәхетсез җаннар, – диде Минталип ага, балалар кебек шыңшып.
– Сәхнәгә алданып, борын төбендәгесен күрмәгән сантый мин.
Газизләрем дип лаф орган халкым арасында кабахәтләр дә ничаклы.
Абый аңа кызганып карады.
– Элегрәк мондый уйлар бер дә башыңа килмәдемени, Минталип
Зәкиевич?
– Чү, бер авылда булды андый хәл. Яшь идем әле. Клуб шыгрым
тулы, идәндә дә тәгәрәшкән агай-эне. Соңгы чыгышымда илһамланып
яттан Такташның «Мокамае»н сөйлим. – Күзе очкынланып янган
артист, гәүдәсен турайтып, кулын кушырды. Ул «сәхнә»дә иде. –
Белмим,
Әллә күпкә,
Әллә бик озакка,
Ахры, мәңге оныта алмамын,
Тамбов урманнары уртасында
Усак яфраклары шаулавын...
Туганым белән аңа «гөрләтеп» кул чаптык.
– Рәхмәт, рәхмәт! Сүз башы ни иде әле? – Агаем һава җитмәгәндәй
авызын ачып сулады. – Шигырьнең азаккы юлларын очлаганда
идәндә утырган берәү өстемә бозык йомырка тондырды. Нәкъ битем
турысына. Исенә чыдарлык түгел, сасы. Халык урындыгын аудара-
аудара егылып көлә, ә миңа хет кычкырып ела. Йомырка изүемә агып
яңа кәчтүмемне дә пычратты.
Соңыннан каткан клиндер белән чәй эчергән клуб мөдире:
– Авыл тилесе Хәмитнең эше, аны нишләтәсең инде, абый, тилегә
суд юк, диде. Рамил энем, күршедәге бу кабахәткә дә җәза юкмы? Монысы Казанның бай тилесеме? Син дә, теге клуб мөдиренең сүзен
кабатлама тагы.
– Монысымы? – Абый көрсенде. – Монысы куркынычрак,
Минталип Зәкиевич. Монысын акча тилертә.
– Аллаһ хөкем сәгатен тизрәк якынайтсын иде, энем.
Мин бу көннәрне тизләтә ала идем. Уңга тартаммы, сулгамы –
дилбегә кулымда. Их, шушы «сул» дигән фетнә сүз! Эштә кайбер
хатыннар: «Сулга каера, азгын», – дип ирләрен тирги. Сул кулың белән
ашама дип, әби-чәби өйрәтә, мәчетләрдә яисә Коръән мәҗлесләрендә
муллалар: «Сул кулыгыз белән сәдака бирмәгез», – дип кисәтә. Ә
Айбикә исемле туташ – сулагай! Әгәр инерция белән дилбегәне
сулга каксам, Минталип ага кари гомерендә тынычлыкта яшәр, ә
абыйның, әлегә сабыр абыйның, көннәрдән-беркөнне эчендәге ачу
шеше тишелеп, шартламас. Йа, кун инде син Челән белән отельдә,
бүлеш инде аның белән уртак түшәк!
«Мин бүген хастаханәдә төнге кизүдә...» Туганыңны ышандыруы
авыр түгел лә... Әле хисләрең дә бөтенләй сүрелмәгән, әле учакта
кисәү төтенли, аңа «өф» дип өр генә, дөрләп кабыначак. Бу гөнаһлы
уйлардан тәнем чемердәде. Җир ярылса, җир тишегенә чумардай
булдым. Абый өтерләрдән генә торган тормышыбызга симез генә
нокта куеп, киләчәккә планнар корган икән:
– Мәгънәсез көрәшләр арытты, сеңел. Икесенең берсе: йә син
дошманыңны егасың, йә ул сине. Өченчесе дә бар: үзең исән, үзең
гомерлек мескен гарип. Мисаллары янәшәңдә, сеңел. Әгәр күрше малае
белән якалашсам, ахыры хәерле бетмәс. Мин җиңелергә өйрәнмәгән.
Шуннан нәтиҗә яса, сеңел. Ун-унбиш ел төрмә шулпасы чөмерәчәк
абыең. – Туганым тегеннән кайтканнан бирле беренче тапкыр ачылды.
Юкка түгел икән. – Йортны сатам, бабай нигезе, жәлке, ну башка
хут юк. Шәһәрдән фатир юнәтермен. Оланнарга мәктәбе, җиңгәңә
эшенә якынрак районнан. Син дә, Айбикә, Сәлимне тилмертмә! Түш
кесәсендә ярәшү йөзеге, миңа кияүгә чык дигәч тә, ризалаш! Сәлим
ышанычлы чын ир-егет! Андыйлар дөнья бәһасе, кадерен бел!
– Абый, син җиңгигә яратып өйләндеңме?
– Әйе. Шуннан? – Мәктәптә укыткан туганым балалар
психологиясен өйрәнгән, мин исә шуларның «берсе» идем. Ай-
йолдызлар йомарланып «йоклаган» зур тәрәзәләргә багып моңайганда
ничә тапкыр «тотылдым» лабаса. – Бүтән әйттермә, Айбикә. Тора-
тора яратырсың. Кем ди әле күршедәге малайны Минталип абзый?
Кабахәт диме? Аның белән туганлашу юк!
«Туганлашу юк...» Йөрәгемә дә боер инде, абый. Тамагыма бөялгән
төерне көчкә йоттым.
– Йорт – бабай истәлеге. Сатмыйк.
– Ике оя канга батып сугышыйкмы? Хәтерлисеңме, «хыяллан» дидең? Иң авыр чагымда. Каршы як белән атышканда уң кул
чәрдәкләнде. Җилкәдән үк. Салкын окопта аркага-арка терәшеп
җылынган Андрейның гәүдәсен планшетка салып, җылый-җылый,
сыңар кул белән сөйрәдем. Күзен йомдырам гына, ачыла. Мәрхүм
төшемдә терелә дә: «Күземне йомдырма, күккә карап барам», – ди.
Син шуннан соң хыялланып кара!
– Ачуланма, абый.
– Анысы син хаклы идең. Хәмер эчеп кенә караңгы дөньяң
яктырса. – Туганымның йөзе сагышланды. – Ул мәхшәрләрдән соң
син элеккеге кеше түгел инде. Хыялмы? Җиңгәң белән, балалар белән
тыныч кына яшисе. Шул бөтен хыял.
...Абый белән Сәлим баскычта кармаклар караштыра. Болар
зәрә таңнан балыкка җыена, шуңа күрә «киявем» бездә куначак.
«Балыкчылар» тирәсендә бөтерелгән Минталип аганың бөтен хәсрәте
– сәхнә. Сөйләмәсә, теле шешәме икән?
– Малайлар, Әүхәди Кәсиповны беләсезме? Һи-һи, шырдый-бырдый
җырлар атасы ул. Тыңлаганыгыз юкмыни? Аңа программада ике җыр
карала, ә ул бишне җырлый. Таныла имештер. Пәрдә артында төркем
җитәкчесе черетеп мине сүгә. Мин гаепле икән. Туктат, ди. Шөребе юк
ла аның, кайсы җиреннән борыйм. Әүхәдинең дә артына типте сәнгать
җитәкчесе. Инде Кәсип баласы миңа тәлинкә тота: «Син – останың
остасы, халыкны авызыңа каратасың да куясың. Әйдә гастрольләргә,
мин җырлыйм, син мәзәкләр сиптер», – ди. Нәрсә сиптерим, малайлар.
Заманы кытыршырак бит әле, әүвәле сүзеңне бизмәндә үлчисе. Сугыштан
соң безнең авылга артистлар килгән. Алып баручы концертны: «Яшәсен
атабыз Сталин!» – дип башлый икән дә, «Яшәсен атабыз Сталин!» дип
тәмамлый икән. Әтинең атасы Сәлимгәрәй бабай: «Ысталин атагыз
яшәр дә яшәр, нибуч, иртә белән кара яндырып кытай чәе эчәдер. Мона
карчыгым Өммегөлсем такта чәенең соңгы бөртеген пешерде, ул ничек
яшәр?» – дигән. Ун елдан кайткан бабай.
Ирләр көлеште. Гаҗәп, фаҗигаләр дә көлке чыганагы икән. Мин
генә пәрәвез ятьмәсендә чәбәләнәм. Өмет чырагымның кырык
беренчесе яна әле. Челән, ниһаять, күршеләрне рәнҗетүдән туктап,
«такырбашлар»ын куып җибәреп, һәм дә бездән гафу үтенеп (беренче
чиратта аксакал Минталип агадан), дуслык игълан итәр? Бәлки өч
йортның «дәүләт» башлыклары озак елларга килешү төзер?
Бүлектә безнең бер «сер сандыгы» – психолог Саймә апа эшли.
Бөтенебез дә аңа күңелен бушата, чөнки «теге фәлән, бу фәлән» дип,
гайбәтеңне сатмый, «сандыгы»н йозак белән бикли иде. Мин дә
аулакта аңа түгелдем. Саймә апа тыңлады-тыңлады да:
– Егет бигүк күркәм кеше түгел, – диде. – Син моның кайсы җирен
яраттың икән? Беркем дә: «Чәчәгенә, күзенә, ирененә», – гашыйк
дими, кайсыдыр күркәм сыйфатын аерып әйтә, балакаем. – Белсәм иде, – дидем.
– Белгәч, кил, миңа да бу кызык.
Психолог та сорау төенен чишәргә ярдәм итә алмады.
...Алдагы төндәге галәмәтләрне сурәтләргә тел байлыгым
җитмәстер. Көндез күрше йортта тынлык, эчеп-исереп, җырлап-биеп
арган «халык» йокы симертә. Эңгер-меңгердә ишегалды җанланды.
Әүвәл музыка кабыздылар. Тамагы карлыккан инглиз җырчысының
тавышын аппаратура ярдәмендә көчәйттеләр ахрысы, өйнең диварлары
дерелдәде. Бу минутларда үч белән тулышкан золым иясе – Челән
бәхетледер, күр, тәкәббер Айбикәне тәмугта яшәтә! Музыка салют
белән аралашты. Монысының гөрелтесеннән түбә калае шытырдады.
Күрше бүлмәдәге ирләр «һөҗүм»гә әзерләнәдер, туганым сейфтан
мылтыгын аладыр, аңа Сәлим дә иярәдер. Башлана-а-а! Әмма
егетләрем уянмады, икесе дә тимер скафандр киеп яткан кебек иде.
Төн карасы сыекланганда гына «шайтаннар өере» йокыга түнде. Йә,
күпмегә кадәр түзәрбез икән? Тагын ничә көн, ничә төн, ничә атна?!
Бүлмәдә тынчу иде, пәрдәне шудырып, тәрәзәне ачтым. Аның өе
кул сузымында гына кебек, үзеннән-үзе каршы якка каратылды. Зур
тәрәзәләрне эчтән буяганнармыни, кып-кызыл. Ул да түгел, пыяла
шартлап өскә ут көлтәсе ургылды.
– Яналар! – дидем, ләкин зәгыйфь тавышым иренемә генә
сыланды. – Яналар! – дип, абыйның бүлмәсенә ташлансам, ул
караватта, ә Сәлим диванда үлем йокысы белән йоклый. Төне буе
керфек какмагач, илаһи тынлык боларны изрәткән иде.
– Яналар, яналар! – дия-дия төрткәли-төрткәли, икесен дә көчкә
торгыздым. Өчәүләшеп, урамга чаптык. Күршеләр бездән өлгеррәк
икән, Кәримә түти сулы чиләкләр күтәргән, пыскыган кисәү кисәген
генә сүндерәләрмени.
– Үзбашларына котырындылар! – диде Минталип ага. – Балконда
учак ягып ит кыздырды, исерек тәреләр! Безне дә көл итәләр бит, ач
бирәннәр.
– Хафаланма, туганым. – Багор сөйрәгән Сафуан абзый һава
торышы «белгече» иде. – Кичтән телевизордан тыңладым, иртән дә,
көндез дә җилсез һава, ди синоптик хатын. Бәхетегез, ут сезләргә
күчми дә күчми.
Сөенсәң – сөен, күк йөзе үзенә суыргандай, ялкын телләре туп-
туры югарыга табан үрли иде. Кемдер телефоннан «Ашыгыч ярдәм»,
кемдер янгын сүндерүчеләр чакырды, ә мин майка-трусиктан гына
өйдән атылып чыккан «көтү» арасыннан Челәнне эзләдем, тик ул
күренмәде. Хәмердән миңгерәүләнгән бәндәләрнең әле берсен, әле
икенчесен җилтерәттем:
– Хуҗасы кайда, хуҗасы?
– У-ул, баскычта, егылды... – дип мөгрәде шадра битлесе.

Баскычта, баскычта! Аңсыз микәнни?! Акылдан шашкандай,
абыйның аягын кочакладым:
– Алла хакы өчен, Сәлим белән икәү коткарыгыз! Үтертмәгез аны,
үтертмәгез!
Туганым:
– Сеңел, без яңа гына ут эченнән кайттык, син тагын... шунда
куасыңмы? – дисә, Сәлим Кәримә түтинең җилкәсендәге сөлгесен
чиләктәге су белән чылатып, башына урады да:
– Айбикә сүзе безгә – закон, әйдә, Рамил абый, – диде.
Алар артыннан Минталип ага кычкырды:
– Кермәгез, түшәм ишелә хәзер!
...Көек исе күзне әчеттерде. Еламасаң да, елаттыра. «Ашыгыч
ярдәм» шаять кичекмәс – тизрәк табиблар кулына тапшырыр.
– Ай-һай, тәне нык пешкән, кеше булмастыр җегет, – диеште
хатыннар.
Кайчандыр кыңгыраулар чыңлаган кыргый бакчада кап-кара таш
өеме. Янгын сүндерүчеләр сиптергән судан урамда «гөрләвек»ләр ага.
Күрше-күлән өйләренә таралышкач, хәлсезләнеп чирәмгә
аудым. Йа Аллаһым, нинди шомлы тынлык! Хәтта башны шаулата.
Ортопедик туфлие кысамы, аксый-туксый янәшәмә Сәлим килеп
утырды. Ул, аягын сузып, чалбар балагын сызганган иде, тимер
протез кырып, балтырын канаткан. Җәрәхәтенә бармагым белән сак
кына кагылып:
– Сызлыймы? – дидем. – Гел-гел сөрт дип, сиңа май биргән идем.
– Онытам бит, Айбикә. Ярар, туйга хәтле төзәлер әле, – диде егет.
– Рамил абый ничек икән? Иптәшне чак күтәрдек, гәүдәсе авыр.
– Икегезгә дә рәхмәт...
– Рәхмәт матур сүз, әйеме? Мина шартлап, тездән аяк өзелгәч,
кырдан мине чечен командирыбыз Әхмәт апчыккан... Аның исеменә
«р» хәрефе өстәсәң – рәхмәт була. Кызганыч, рәхмәтемне үзенә
әйтеп җитешмәдем, үлгән Әхмәт. Җир йөзендә андый асыл егетләр
сирәгәйде, әнә бер әләкчесе мине хәрби комиссариатка чаккан. Тылда
качып ятам, имештер. Дәштерделәр. Янәдән аягымны ялгатсагыз,
китәм, мәйтәм. Гафу үтенделәр.
Ул әләкче миңа үтә дә таныш иде. Пылт итеп өметемнең соңгы
чырагы сүнде. Кабахәтне дә яраталар... «Нишләп? Ник? Нигә? Ни
өчен?» – бу газаплы сорауларга җавабым гына юк иде.
– Калтыранасың, кил, җылытам, – диде Сәлим.
– Җылыт әле, җылыт, – дип, егеткә сыендым.
Шунда әллә мин, әллә күкләр пышылдады:
– Йөзек кесәңдәме? Мин риза…

Тәмам.

 

«КУ» 05, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев