Логотип Казан Утлары
Повесть

ГОМЕР (повестьның дәвамы)

– Азрак сабыр итегез әле, бу вакытта сезгә бернинди прививка да киңәш ителми, – диде ул. – Аннан соң, йөкле хатыннарга әлеге чирдән вакцина ясатырга ярамый дигән сүз дә бар. Айгөл моны бик авыр кабул итте: – Әгәр чир эләктерсәм? – диде ул, күзләрен мөлдерәтеп. – Әгәр балага йокса?

2
Кулында әлегә куар-код булмаса да, Айгөл вакцина ясатуга каршы түгел
иде. Моннан биш-алты ай чамасы элек ул хәтта үзен караучы врач белән дә
сөйләште. Карыныңда балаң булганда, мондый авырулардан сакланырга кирәк.
Ә әлегә иң кулай юл вакцина ясату кебек иде. Мондый вакытта иң беренче
бала турында уйлыйсың бит инде, ниндидер сәяси төркемнәрнең фикерләре
тәэсирен югалта. Ире Илдар белән бергәләшеп бардылар. Карарлары катгый,
җиңнәре сызганулы иде. Тик табиб Айгөлгә бик ашыкмаска киңәш итте.
– Азрак сабыр итегез әле, бу вакытта сезгә бернинди прививка да киңәш
ителми, – диде ул. – Аннан соң, йөкле хатыннарга әлеге чирдән вакцина
ясатырга ярамый дигән сүз дә бар.
Айгөл моны бик авыр кабул итте:
– Әгәр чир эләктерсәм? – диде ул, күзләрен мөлдерәтеп. – Әгәр балага
йокса?
Табиб беркадәр уйланып торды да кулларын гына җәйде:
– Әлегә бу хакта бернинди мәгълүмат та юк, – диде гаепле кыяфәт белән.
– Сакланырга тырышыгыз. Кеше күп җыелган урыннарда бик йөрмәгез.
Айгөл елмайды.
– Чирле кешеләрнең иң күп җыелган урыны поликлиника инде, – диде
ул. – Монда килмичә дә булмый бит…

Табиб иңнәрен генә сикертеп куйды. Айгөл аны гаепләмәде. Бу
поликлиникада табиблар гел алышынып тора, күбесе – укуын тәмамлап
кына килгән яшьләр. Алар монда бераз тәҗрибә туплыйлар да яхшырак
урынга күчеп китәләр бугай. Тәҗрибәләре аз булгач, белемнәре дә шул
чамарактыр инде. Алардан бик әллә нәрсә көтәрлек тә түгел.
Өенә кайтып, интернетны актарып карагач та, шундыйрак фикерләргә
юлыкты. Вакцина кадатырга ярамаганнар исемлегендә төрле хроник чирләр
белән беррәттән йөклелек тә бар иде. Ә кайбер чирләргә «с осторожностью»
дип куйганнар. Монысы көләсене генә китерде. Тирә-ягыңа карана-карана,
шприц энәсен акрын гына кертергә кирәк микән? Гомумән, интернеттагы
фикерләр капма-каршы һәм кайсына ышанырга да белерлек түгел иде.
Бу зәхмәткә каршы вакцина уйлап табылгач, кешелек икегә бүленгәндәй
булды. Берәүләре аның зыянлы булуы турында сөйләде, икенчеләр
файдасын мактап туялмады. Ике якның да дәлилләренә ышанырга мөмкин
иде бугай. Беренчеләре вакцина ашык-пошык уйлап табылган, тиешле
тикшеренүләр узмаган, киләчәктә нинди нәтиҗәләргә китерүе билгесез дип
хәбәр таратты. Ике-өч елдан вакцина ясатучыларның күбесе үлеп бетәчәк,
йә яман чирдән гарипләнеп калачак дигән хәбәрләр дә булды. Чынмы-
ялганмы, әмма куркыныч хәбәрләр хәтергә ныграк ябыша, ышанырга
мәҗбүр итә, моны акылың кире какса да, күңелдә шик кала. Шуңадыр
инде вакцина ясатырга халык бик атлыгып тормады. Уйлап карасаң, ике-өч
елдан соң нәрсә булачагын кем төгәл әйтеп бирә ала инде? Әле монда иртән
торгач ни булырын да күз алдына китерү авыр. Ә болар «ике-өч елдан соң»...
Икенче берәүләр аның афәттән котылу өчен бердәнбер чара
булуын халыкка сеңдерергә тырышты. Бу фикер власть тирәсеннән
чыкканлыктандыр инде, аңа ышанучы бик табылмады. Төрле җитәкчеләр,
табиблар, матбугат чаралары туктаусыз кабатлап торса да, бу дөреслек
булып тоелмады. Югыйсә акылы булган кеше табибларның сүзен тыңларга
тиеш кебек... Кайберләренең прививка ясату турында белешмә сатып
алулары турында да сөйләделәр. Чирлеләр санын күрсәтүче статистика
мәгълүматларының илдәге сәяси вакыйгаларга бәйле рәвештә үзгәреп
торуы да үзенекен итте. Сайлаулар чорында яки Конституциягә төзәтмәләр
кертелгән вакытта авыручылар саны азаеп торды. Икътисадка йогынты
ясый алырдай дөньякүләм чаралар вакытында да халыкны вакцина кадату
турында белешмә яки куар-код сорап аптыратмадылар. Ә хәлләр бераз
тынычланып калгач, чир белән көрәшү кискенләшә төште. Боларның
барсын да күреп-ишетеп торган халык каршы дәшмәде, әлбәттә, тик
югарыдагыларның сүзен үтәргә дә бик атлыгып тормады.
Теге вакытта, май азаклары иде бугай, ире Илдар ясатты. Ул да вакцина
тарафдары түгел иде, әмма хатыны йөкле булгач, каршы килмәде. Хатынын
да, баласын да сакларга кирәк. Өстәвенә, эше дә гел кеше арасында.
Журналист ул, гомер буена йә командировкада, йә ниндидер очрашуда.
Әлегә кадәр төчкереп тә караганы юк, бәлки, прививканың файдасыдыр.
Айгөлнең прививка ясату теләге беразга онытылып торды. Үзенең
якыннары арасында чир йоктыручылар юк, ә матбугаттагы, социаль
челтәрләрдәге хәбәрләр бик ерактагы вакыйгалар сыман тоелды, аларның монда килеп җитәчәгенә бик ышанырлык түгел иде. Таныш
түгел кешеләрнең фаҗигасе җиңелрәк кабул ителә бит инде, алар өчен
күңел өзгәләнми, хәтта иң авыр дигәннәрен дә бер әрнү дулкыны белән
каршылыйсың да тиздән онытасың. Ә инде «бу айда фәләнчә кеше вафат
булган» дигән хәбәрләр сан гына булып тоела, шул саннар артында торган
кеше язмышларын, меңнәрнең тормышын җимергән фаҗигане күрә
алмыйсың. Мондый чикләнгәнлек, бәлки, адәм баласының үз-үзен саклау
инстинкты сыманрак нәрсәдер, әмма ул кайчагында авыр хәлгә дә калдыра...
Ил башына төшкән фаҗига аерым кешеләрне читләп уза алмый. Зур
түрәләр, абруйлы белгечләр мөһим дип саный икән, вакцина ясатырга
кирәк. Соңгы мәгълүматлар буенча, моны авырлы хатыннарга да рөхсәт
итә башлаганнар. Алай гына да түгел, бу иң мөһим чараларның берсенә
әйләнгән икән. Карындагы балага бернинди дә зыяны юк диләр. Ә
йөкле чагында хатын-кыз организмы җитди үзгәрешләргә дучар була,
иммунитеты, төрле чирләргә каршы тору сәләте кими. Шуңа күрә авырлы
хатыннарның чир йоктыру куркынычы күпкә арта. Мондый очракта иң
ышанычлы саклану чарасы вакцина ясату диләр.
Хәтта артык файдасы булмаган очракта да шунсыз сиңа куар-код
бирмиләр. Куар-кодың булмагач, өеңнән дә чыга алмыйсың. Чыгуын
чыгасың инде... Тик син бер хокукы да булмаган мәхлукка әйләнәсең.
Беркөнне әле эш урыныннан да шалтыратып сорадылар. Прививка
ясату яки ясатырга ярамау турында белешмә алып килергә кирәк икән.
Югарыдан шулай кушканнар. Әлбәттә, моны инкарь итеп тә булыр иде. Тик
җитәкчеләре әйбәт кеше, аны авыр хәлгә куясы килми. Ничек кенә уйласаң
да, кай якка гына карасаң да, прививка ясатмый чараң юк. Бу мөһим. Илең
өчен дә. Якыннарың өчен дә. Үзең өчен дә.
Айгөл катгый карарга килде дә һәртөрле икеләнүләргә, шикләнүләргә
урын калдырмас өчен икенче көнне үк кадатып та куйды. Моның бер
кыенлыгы да юк икән. Башта акушер-гинеколог тикшереп, рөхсәт бирә.
Айгөл аңа еш күренә иде, әледән-әле тикшерелеп тора. Шулай булгач,
бөтен мәгълүматлар әзер иде. Бу юлы ул хатынның ниятен хуплады гына:
– Ясатырга кирәк, баланың сәламәтлеге өчен бу бик мөһим. – диде ул
хәстәрлекле тавыш белән. – Чирнең өченче дулкыны башланды, ә аны
булдырмау өчен вакцинадан да ышанычлырак ысул юк.
Айгөл баш кагып елмаеп кына куйды. Бу хакта ул интернеттан укып та белә
иде. Табиб артыгын өстәмәде. Гомумән, күзәтеп торсаң, хәзерге табибларның
сүзе интернеттагы рәсми чыганаклардан артык аерылмый. Хәтта язып биргән
дарулары да бермә-бер диярлек туры килә. Кайчагында Айгөл: «Әллә болар
да интернеттан карап кына дәвалыйлар инде», – дип шаяртып та куя.
Терапевт яңа кеше иде. Яшь кенә егет. Айгөлне игътибар белән тыңлады
да: «Нәрсәгә зарланасыз? Бер җирегез дә борчымыймы?» – дип сорады һәм,
хатынның күзгә бәрелеп торган чире юклыгын белгәч, сүзгә вакыт әрәм
итми генә белешмә язып бирде.
Бары тик вакцина ясый торган бүлмәнең ишеге төбендә генә чират иде.
Бүлмә поликлиниканың бер як почмагында, бүтән вакытларда Айгөл бу
тирәгә якын килмәскә тырыша, теге чир белән бәйле булгач, бераз шикләнеп карый иде. Ә бу юлы озак кына көтәргә туры килде. Күңелендә барыбер
шик таралмады. Үзе артыннан чират алучы табылгач, аны кисәтеп, беркадәр
урамда йөреп керде. Көн болытлы булып, яңгыр сибәләп торса да, урамда
тынычрак иде. Урап керүгә чираты да җитте.
Гадәти укол ясаган кебек кенә кадап чыгаралар икән, бернәрсәсе дә
сизелми. Шундый җиңел генә процедурадан соң, куар-код бирәләр, һәм
син җәмгыятьнең тулы канлы әгъзасына, чын кешегә әйләнәсең. Барысы
да гади генә. Барысы да кеше өчен. Һәм, чынлап та, поликлиникадан
чыгуга Айгөлнең адымнары җиңеләеп калгандай тоелды, зур кибет ишек
төпләреннән борып җибәргәндәге үпкә-ачулары кубып төште. Хәер, анысы
иң мөһиме түгел иде әле. Иң мөһиме – баласы исән-сау тусын, һәртөрле
чир-сырхаулардан азат булсын.
Кайтышлый, юл уңаендагы мәчеткә кереп, хәер дә биреп чыкты. Гел
шушы мәчеткә йөриләр алар. Монда татар карты бар. Ишек төбеннән үк
диярлек каршы ала, бөтен шартларын китереп укый, дога кыла, теләкләрен
тели. Айгөл әле дә сабыеның сау-сәламәт булып тууы, үсеп җитүе өчен
доганы аерым укытты, мулла теләкләрен теләгәндә, күңеленнән генә үзе
дә кабатлап утырды. Һәрбер ана шулай буладыр инде ул... Баласына җил-
яңгыр тидермәү хакына үзе тәмуг газапларын кичәргә дә әзердер.
Һәрхәлдә, Айгөл әзер иде. Тик ул газапларның бик якында икәнен генә
белми иде әле.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев