Логотип Казан Утлары
Повесть

ГӨЛХАНЫМ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ (повестьның дәвамы)

– Роза, менә сиңа яшь язучы Ыркаил Зәйдулла, аны яхшы гына наструклап, тәртәгә кертәсе иде. Туфан юк-бар кеше өчен кайгыртып йөрмәс. Егет әдәбият мәйданындагы чабышларда каләменнән ут чәчрәтеп алга ыргылачак гаярь акбүз ат булмагае әле.

(Башыннан укыгыз)

6. «Раббем, бир шундый кеше!»

Умарта оясындагы бал кортлары кебек гөжләгән студентлар тулай торагы белән хушлашу... Моңсу һәм ямансу! Хәзер аны: «Тор, шигырь укыйм! – дип, беркем дә йокысыннан уятмас. Сагыныр ул минутларны Роза, сагыныр. Пыяласына сүз кодрәтен сеңдергән төнге тәрәзә дә кызны юксыныр, мөгаен.

Кулда – «кызыл» диплом, эш урыны – телестудия. Яшәү – эшчеләр торагында. Монда халык романтикадан азат, монда әз генә хезмәт хакына гаиләне ашату кайгысы. Балалар өчен тапшырулар бүлеге редакторы Розаны Мәскәүгә – бер айлык курсларга җибәрәләр. Казанга кире кайтканда, купеда юлдашлары – мөлаем ике татар карчыгы юл догасы укып:

– Без өчәү генә, хәерлесе белән! – дигәндә генә купе ишеге ачыла. Поезд кузгалган иде ләбаса, вагонга сикердеме икәнни?

Төз гәүдәле, аксыл чәчле яшь кенә егет русча исәнләшеп (тегеләр кавеменнән бугай) өске катка менеп үк ята. Чәй эчәргә чакыргач кыстатмый үзе. Бәй, чеп-чи татар малае икән лә! Исеме дә чын үзебезчә – Миргалим. Әбиләр «бәбкәм» дия-дия сораша-төпченә, моның шәхесен «ачыклый». Егет Туладан икән, политтехника институтын тәмамлагач, Казан «Теплоконтроль» заводына юллама белән эшкә бара.

– Тула оеклары киеп, клубта биегән чаклар бар иде, иеме, ахирәт, – ди карчыкларның олырагы.

– Тула самавыры кайнатып чәй эчүләре соң, чәй эчүләре, – ди яшьрәге.

– Тула – шәһәр бит ул, әбиләр. – Егет аларның мәзәген чынга ала. – Минем әти-әниләр чыгышы белән Чүпрәледән. – И-и, сәвсим безнең якныкы икән син, таем, – диешә карчыклар.

Тула немецлар чолганышында калгач, боларга: «Өйләре чиста» дип, немец офицерын кертәләр. Миргалимгә кадәр туган ничәдер айлык Розалим исемле абыйсы төннәрен көйсезләнеп елап, немецны йоклатмый, өй кечкенә, чаршау белән генә бүленгән. Берсендә акылдан шашкан фриц атарга дип сабыйның чигәсенә пистолет төзи...

Бу фаҗига сүзгә кушылмыйча тыңлап кына утырган Розаның йөрәгенә ябыша.

– Нишләп син туып-үскән шәһәреңдә генә калмадың соң?

– Әнинең бөтен хыялы – мине татар кызына өйләндерү, – ди егет. – Казанда миңа дигәне бардыр дим.

– Сиңа әллә ни эзлисе дә юк, менә мин ул – татар кызы.

Бары тик шаярту, бары тик сүз уйнату. Шуның белән вәссәлам! Иртән һәркем үз юлы белән китә. Тула егете поезддан алдарак, әбиләрнең төенчекләрен күтәрешкән Роза соңрак төшә. Тиз-тиз юырткан егет артыннан ул теләк теләп кала: «Үз насыйбыңны очратып, бәхеткә тиенеп яшә, татар малае!»

Ә беркөнне телестудиянең проходной ишеге төбендә Миргалим басып тора!

– Мин татар кызы таптым, – ди ул, көлеп.

– Котлыйм!

– Мин дә сине котлыйм! Ул син – Роза!

Көлә егет, шатлыгыннан көлә! Роза исә шул хәтле җитди, аның елмаерлык та рәте юк. Кечкенәдән үк сеңелкәш-энекәшләрен багып, иртә «олыгайды» бугай. Эштә дә жәлләмиләр, өчәр-дүртәр тапшыру әзерләтәләр. Вакыт – аңа, ул вакытка сыеша алмый. Нәрсә ди Тула егете? «Син ул, – ди. – Син...» «Раббым, бир шундый кеше, мине аңларлык, миңа терәк булырлык, мине җил-давыллардан сакларлык!» дип теләгән теләкләре кабул кылындымы икән? Чүлмәк эче тышыннан беленә: Миргалим – сабыр һәм төпле ир-егет, аның белән оя корып ялгышмый Роза. Тормыш күгендә бергә очасы уң канаты бар, шөкер!

Сау булыгыз, акчарлаклар, акчарлаклар,

Мәхәббәткә кирәк икән пар канатлар!

Шагыйрьләр солтанының бу шигырен көйгә салып җырларлар. Ул да парын очратыр... Һәркемнең бәхеткә хакы бар. Тик бәхет савыты кемнеңдер тум-тулы, кемнеңдер – буш. Туфитулловлар өйләнешкәч, башта тулай торакта яши. Ниһаять, Миргалимгә заводтан бәләкәй генә бүлмәчек бирәләр. Каяндыр адрес юнәтеп, Аксубай белән Чүпрәле туган-тумачасы төн кунарга гел аларга туктала.

Роза әле якташларының кемнәр икәнен чамаласа, Тулада туып-үскән ире – кардәшләре белән яңа гына таныша. «Мин фәлән-фәлән абыең яки фәлән-фәлән апаң», – дип тәфсилләп аңлата кайберсе. Әллә туган, әллә тукмак белән куган.

Кичләрен иңенә гармун асып килеп кергән Чүпрәле карендәше – университетның татар әдәбияты кафедрасы мөгаллиме Шәйхи абый Садретдинов – аеруча тансык кунак. Гармун төймәсенә басканда, Шәйхи абыйның калын бармаклары арасыннан үзәкне өзәрлек моң саркып чыга. Сәгыйть Рәмиевнең иҗатын өйрәнгән, үзе дә шигырь язган мөгаллим кайчакта хисләрен тыялмыйча җырлый да, елый да...

Күңелең киң икән, тар бүлмәләр дә иркенәя. Аллаһы Тәгалә: «Бердәнбер сиртмәле караватыгызга кунакларга урын җәеп, үзегез салкын идәндә күп йокладыгыз, мин сабырлыгыгыз өчен сезне бүләклим», – дигәндер, бүлмәдән фатирга күченә яшьләр. Кайда гына яшәмәсеннәр, адреслары билгеле. Туганнарга гына түгел, җиде ятларга кадәр. Күпме кеше аларның гаилә учагында җылына, күпме кеше алар табынында ризык бүлешә! Ярдәмгә мохтаҗ авыруларын хастаханәдә йөртү, табибларга күрсәтү, кыйммәтле дарулар табу – инде көндәлек бурыч кебек. Иртә-кич ябылмаган ишек, гозер-үтенеч, аһ-зарлар туйдырмыймы, Ходайгынам? Нишләсен, үзен үзгәртә алмый Роза, ул бит ачлык елларында авылдашларын үлемнән коткарган мәрхәмәтле Вәлиулла оныгы! Ул бит партбилетыннан колак какса да, халыктан налог хисабына сөтен-йомыркасын җыюдан баш тарткан колхоз рәисе Рәхмәтулла кызы!

Ә каләм: «Бер-бер әсәр язасыңмы, юкмы?» – дип, очы белән бәгырьне тырный. Җир кешесе Миргалим аны әкрен генә хыялый шагыйрьләр иленнән чынбарлыкка кайтара шикелле. Ирексезләп түгел, Аллам сакласын! Иренең янәшәсендә аңа тыныч һәм рәхәт, бәхет өчен тагын ни кирәк?

Миргалим беркайчан да аңа үзенең фикерен көчләп такмаячак, әдәбият-сәнгатьтән ерак булса да, Розаның иҗат дөньясы аңа кызык: аны аңлар өчен гомерендә татарча китап тотмаган ир әүвәл татар язучыларының тәрҗемә ителгән әсәрләрен укый. Почта тартмасында исә гел татар матбугаты, алары да телне өйрәнергә бер кулланма. Әкрен генә татар китапларына чират җитә...

Роза: «Нишлим, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») гәзитенә эшкә чакыралар?» – дигәч, Миргалим:

– Журналистика – синең стихия, ризалаш, – ди.

Ә Роза Туфитуллова гәзитнең баш редакторы итеп сайлангач, язучы халкы кичә-бәйрәмнәргә чакыру китерә. Ике кешегә! Чөнки янәшәсендә Миргалим әфәнде утырачак. Гади инженердан генераль директор дәрәҗәсенә күтәрелгән Тула егетенең иҗат әһелләренә хөрмәте чиксез: абунәчеләрне журнал-гәзитләргә яздырту, юбилей кичәләре үткәргән шагыйрьләргә матди ярдәм күрсәтү, китап бастырганда булышу – барысы да ихластан. Танылган бер шагыйрь аңа: «Сездән күргән изгелекне мин беркемнән дә күрмәдем», – дияр. Әмма мәрхәмәт иясе «Мин!» дип күкрәк какмас, Роза кебек аңарда да: «Изгелек эшлә дә суга сал...»

...Хыялый шагыйрьләр иленә кабат аяк баса ул. Дуслары – Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәт, Нияз Акмаллар үзгәрмәгән, алар шул ук, күктә җемелдәгән «йолдызлар». Алар кырыенда яңалары калка. Шуларның берсен, университет тәмамлаган егетне Туфан Миңнуллин баш редакторга алып килә.

– Роза, менә сиңа яшь язучы Ыркаил Зәйдулла, аны яхшы гына наструклап, тәртәгә кертәсе иде. Туфан юк-бар кеше өчен кайгыртып йөрмәс. Егет әдәбият мәйданындагы чабышларда каләменнән ут чәчрәтеп алга ыргылачак гаярь акбүз ат булмагае әле.

– Мондый егетләрне кире борырга уңайсыз инде, Туфан абый, – ди Роза. – Миндә бит хатлар теркәүче хезмәткәр урыны гына.

– Аңа акчасы бик мөһим түгел, дөньяны танып белергә өйрәнсен! Шулаймы, бырат?

Ркаил килешкәндәй баш кага.

«Бөдрә чәч, зәңгәр күз» 1977 елда Мәскәүнең югары әдәбият курсларын түгәрәкләп кайтып, эшсез йөргәндә, Роза аны «Яшь ленинчы»га ала. Приказга кул куелган, Зөлфәт редакциядә утыра. Каян иснәнгәндер, өч хәрефле оешма вәкиле кабинетка иңә.

– Приказыгызны ертыгыз, – ди ул боерган тавыш белән. – Театрда листовкалар ташлаган Маликов безнең күзәтү астында!

Вәкилнең тел төбеннән шунысы да аңлашыла: «Тыңламасагыз, без сезне урыныгыздан очыртачакбыз!»

Курыккан ди сиңа Мәрҗән амазонкаларының нәселдәше! Партия өлкә комитетының матбугат секторы җитәкчесе Мөхәммәт Мозаффаров янына йөгерә Роза. Сектор җитәкчесенең «өскә бер шалтыратуы» барысын да хәл итә...

Хикмәт Рәхмәтулла кызы «киребеткәннәр»не, «энәле керпеләр»не, «үзсүзлеләр»не, «телчарлар»ны магнит сыман гел үзенә тарткан икән! Нәрсә өчен? – Талантлары өчен! «Ялкын» журналы баш редакторы Роза Хафизова яшь коллегасын чын-чынлап кызганып:

– Нигә боларны җыясың? Харап буласың бит, – дип кисәткәч, җавап кыска:

– Минекеләр сүз кодрәтен тоеп, сүздән шигъри энҗе тезгән затлар, алар – гений! Егетләрнең һәр язмасы мавыктыргыч хикәя кебек укыла.

Зөлфәт белән Мөдәррискә шаярырга гына куш, материалны тапшыргач, редакторның сыза гына ачык кабинет ишегенә карап:

– Әнә Туфитуллова елый башлады, димәк, мәкалә әйбәт, – дип кул чабалар икән.

Еламый, билгеле, бүлек мөхәррирләренең каләм көченә соклана...

Кызлар гынамы, егетләр дә «аулак өй» оештырырга һәвәс икән. Шкафта яшерелгән «каты чәй» «суына», шуның белән тамак төбен чылата-чылата шигырь укып утырачак алар, баш редактор белән җаваплы сәркатипнең генә коридор очында аяк тавышлары тынсын! «Азынулары»ның чик-чамасы юк: дивар гәзитәсенең читенә «Ниһаять, Роза белән Саимә (поэма) китте!» дип язганнар.

Яшьлек! Уен-көлке! Кайда сез, гамьле, ямьле көннәр?! Иҗат итәләр, басылалар, язучылар җыелышында макталалар, әйдә, шаярсыннар-көлсеннәр! Аның да зур әсәрләр язарга кулы кычыта да, тик мәрхәмәтсез вакыт: «Аннары», – ди. «Аннары» кайчан соң ул? Берсендә Роза Әлмәт мәктәбе укучылары белән очрашкач, беренче каләм тибрәткәндә киңәшләрен биргән Рафаил Төхфәтуллиннарга сугыла. Авыру фронтовик язучы аны күптән көткәндәй:

– Менә кемне күрәсем килгән иде, – ди. – Матбугатта мәкаләләреңне укыйм. Казандагы каләмдәшләрдән дә сораштырам. Сугыш чорында Олы Мәңгәр сыендырган латыш балалары турындагы публицистик язмаларың әйбәт. Ну ул журналистика, килешәсеңдер? Синдә иҗади куәт бар, тотын роман-повестьларга, Роза сеңлем.

– Сез Азнакайда миңа: «интегәчәксең», дигән идегез. Күрәзәче сез, Рафаил абый. Дөрестән дә, мин үземә вакыт табалмыйча интегәм. Газета – үзе бер йөк. Подпискасы, кәгазе, хезмәт хакы, гонороры минем өстә дигәндәй. Безнең «Яшь ленинчы»да шагыйрьләр оясы, һәркайсы – сандугач.

– Ишеттем, ишеттем, редакциягә сәләтле егетләр туплагансың. Үзеңне онытуың гына начар. – Минем рухи көчем – талантларны барлау, үсәргә булышу, Рафаил абый.

Танылган татар шагыйре – «мәхәббәт җырчысы», Туфитулловларның гаилә дусты Рәдиф Гаташ Розага багышланган шигырендә:

Күпме шагыйрьне син алып килдең,

Татар Парнасының тәхетенә, – диячәк әле, диячәк..

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2024

Фото: unsplash

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев