Логотип Казан Утлары
Повесть

ГӨЛХАНЫМ ТУРЫНДА ХИКӘЯТ (повестьның дәвамы)

Инкарь итми Роза, хак. Ул – шагыйрьләр солтаны. Кыз җиде тоем белән сизә: киләчәген дә әдәбият белән бәйләячәк. Чиста, якты, нурлы һәм искиткеч әдәпле-инсафлы егеткә нинди җавап кирәк? Дорфа гына читкә этәреп, күңелен кайтарыргамы? Мәхәббәт – күкләр бүләге, аның һәр төене ярату-сөелү белән төйнәлгән, шул төеннәрне үтмәс пычак белән кистең-телдең ди, йә? Тик аның йөрәген яралап ни отарсың икән?

(Башыннна укыгыз)

5. «Мәхәббәт – күкләр бүләге»

Шык-шык, шык-шык… Төн таңга авышканда кем шакып уятсын? – Зөлфәт! Менә ул тубал башын тыгып:

– Роза-а, чык әле, чык, – дип инәлә. – Шигырь укыйм.

Лекцияләрдән соң иптәш кызы Әнисә белән студентлар ашханәсе идәннәрен юа-юа арытыла, селкенерлек хәл юк. Стипендияне ай күрә, кояш ала, яшь чак, матур итеп киенәсе, өс-башны рәтлисе... Әти-әнидән матди ярдәм өметләнергә уңайсыз, авылда дүрт бала, бишенчесе яңа гына тәпи киткән. Эштән чирканмый, авыл кызы ла ул.

Ишетмәмешкә салышып юрган астына качып котылам димә, дуамал җиле белән барыбер коридорга суырып алачак. Тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә, төнме, таң зәрәсеме, – йә Зөлфәт, йә Мөдәррис илһам куагыннан өзгән «иҗат җимеше»ннән авыз иттерә. Риясыз дуслык ничек башлана! Мәктәпне «көмеш медаль»гә тәмамлаган Зәйнуллина Роза Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга кергәч, шагыйрь шагыйрәләр чолганышында кала. Татар бүлегендә Харрас Әюпов, Ләлә Сабирова, Флүс Латыйпов, Рәшит Әхмәтҗанов, Рәшит Ягъфәров, Роза Мулланурова, Клара Булатова – төркемдәшләр. Ярыша-ярыша иҗат көймәсен әдәбият диңгезендә йөздерт! Розаның да «көймәсе» дулкыннар яра: үзәк матбугатында басыла. Ләкин... 1964 елда татар бүлеге үзенең егерме еллык бәйрәмендә яшь авторлар – студентлар арасында хикәяләр конкурсы үткәрә. Хөкемдарлар – Фатих Хөсни, Әмирхан Еники, Габдрахман Әпсәләмов. Розаның хикәясен Габдрахман абый анализлый.

– Сеңлем, нишләп син үз яшеңә туры килмәгән темага тотындың? – ди ул.

«Үз яшеңә туры килмәгән тема...» бармактан суырылмаган югыйсә. Роза әтисенең язмышы турында бәян итә. Сугыш төп геройны гаять дәрәҗәдә кырыслаткан, бәгырен катырган.

Мактавын да мактый анысы Әпсәләмов: «Сурәтләү чараларын оста кулланасың, җөмләләрең төзек...»

Розага өченче урын бирелә. Шуннан соң, һич сәбәпсез, иҗатка күңел сүрелә.

Курс эше язганда, ул Әмирхан Еники белән очраша. – Рауза туташ (Әмирхан ага аны шулай атый) сез язудан тайчынмагыз.

Хикәягезгә күз йөрткән идем, камил хикәя. Габдрахманның маңгайга бәреп тәнкыйтьләү гадәте бар, алай ярамый, әдәбиятның гомерен өметле яшьләр озайта, ә сез, мотлак, өметле автор, – ди әдип.

Аның каравы, әнә, Розалар бер курс укыгач, аларның бүлеген кемнәр генә үз итми! Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Рафаэль Хуҗин, Фәрит Гыйльми, Нур Әхмәдиевлар – һәммәсе дә татар әдәбиятының «алтын баганалары». Егетләрнең, аеруча Зөлфәт белән Мөдәрриснең кызны якын күрүе тикмәгә түгел. Татар бүлеге дәррәү әдәби кичәләргә йөри. Тукай клубы шыгрым тулы, студентлар ярыннан ташыган елга кебек, баскычларга хәтле «җәелә». Сәхнәдә киләчәкнең «бөекләре» ялкынланып, шигырь сөйли! Кемнең генә бер җылы сүз ишетәсе килмәс, бигрәк тә кызлардан... Бигрәк тә сөйкемле Роза туташтан. Кыз ачылмаган чәчәк бөресе төсле, керфек каккан саен аңардан сер түгелә, ә инде бит очын чокырайтып елмайса – җаныңны эретә. Кайчан гына карама, ул уку залында. Мөдәррис аны көтеп-сагалап арый. Армый ни, кесәсендәге дүрткә бөкләнгән кәгазьдә гениаль шигырь кытыклана. Кем тыңлар? – Сабыр Роза. Кем бәяләр? – Туры сүзле Роза.

Йа Ходайгынам, туры әйткән туганына ярамаган, диләр. Кайчакта Әгъләмнең дә серкәсе су күтәрми. Шигырьне әз генә төзәткәлә, әз генә үзгәрт – син аңа «кара дошман». Беркатлы җан сабый бала кебек үпкәли. Әмма ул Роза белән исәпләшә, өч-дүрт көннән үпкәсен онытып, кызның кулына кәгазь сона:

– Мәле, укы! Өр-яңасы.

Кечкенәдән үк Тукай, Җәлил, Такташ иҗатына багынып, шигырьнең аһәңен, моңын, яңгырашын тойган «тәнкыйтьче» аңа яхшылык кына теләгәнен аңламас, ди, Мөдәррис Әгъләм!

Татар дөньясын шаулаткан бер вакыйгадан соң егетләр белән рухи туганлык җепләре тагын да ныгый. Язучылар корылтаенда университет студентлары яшьләр өчен журнал сорап, театр балконыннан залга листовкалар ыргыта. Система өчен бу гафу ителмәслек башбаштаклык! «Бунтарьлар»ны «Черек күл»гә төяп китәләр. Зөлфәт тә шулар арасында. Төнлә бүлмәгә ажгырып, Фәрит Гыйльми керә:

– Кызлар, уяныгыз, уян! Тамак ялгарга нәрсәдер әзерләгез! Егетләрне тегеннән чыгардылар!

Студентлар яшәгән җирдә тараканнар ачтан тәгәрәп үлә, дигән мәзәк алтмышынчы еллар азагында чынбарлыкка тартым. Авыл баласының төп ризыгы – бәрәңге.

Роза кызларны бүлмәләр буйлап йөгертә. Кемдер он, кемдер май, кемдер сөт табыштырып, өем-өем коймак кыздыралар. Җиңү яулаган батырларны тулай торак гүелдәп каршы ала... Шуннан соң сәяси мәсьәләләрдә дә «ышанычлы иптәш» – Розага хөрмәт тагын да арта.

Аны сер сандыгы итеп тә күрәләр бугай. Зөлфәтнең сабакташы:

– Роза, беренче катка төш әле, анда хуш исле тәмләткечләр салып, Зөлфәткә аш пешерә берәү, – ди.

Журналистика бүлегендә укучы авар кызы! Зөлфәт исемле ир-егеткә түгел, ә Зөлфәт атлы шагыйрьгә! (Кыз ил күләмендә танылган Рәсүл Гамзатовның туганы.) Сәхнәдә башын чөя-чөя, бөдрә чәч алкаларын уйнатып, күк төсендәге зәңгәр күзендә яшеннәр яшьнәтеп шигырь сөйләгән мәһабәт затка кем генә гыйшык тотмас икән! Икәүнең йөрәк эшенә кысыламыни Роза, хәер, «икәү»нең берсе – Зөлфәт авар чибәренә бөтенләй битараф, аны алда Ходай үз хәләле, сакчы фәрештәсе – Фираясы белән кавыштырачак. Иренең бөеклеген таныган хатын! Зөлфәт нык кына авыргач, Фирая аны хастаханәгә китереп табибларны аякка бастыра. Берсе танымыйча:

– Кем соң бу авыру? – дигәч, ул горурланып:

– Татарның Пушкины! – ди.

«Татарның Пушкины» «Сөю мәңгелек» дигән популяр җырын нәкъ менә Фираяга атап язачак.

Шик туса кинәт җаныңда әгәр,

Йә килсә сиңа куркыныч хәбәр

Мин йөргән яктан, ерак-ерактан,

Ышана күрмә – һаман яратам.

…Шык-шык, шык-шык…

Кыз бүлмәдәшләрен уятмас өчен аяк очына гына басып, коридорга чыга. Күпме илаһи сүз шаһиты – төнге тәрәзә! Йокыдан күз кабагы авырайса да, авыз ачып иснәргә ярамый. Гөнаһ! Чөнки кодрәти мизгел: яңа гына дөньяга шигырь туа, шигырь!

– Тыңлыйм, Зөлфәт…

Егет тыны-сулышы буылып укыганнан соң ярышта җиңгән чабышкы ат сыман урынында биеп:

– Ничек, ничек? – ди. – Дус икәнсең, дөресен әйт!

– Шәп! Син – талант!

– Нишләп син дә шигырьләр язмыйсың, Зәйнуллина!

– Исемемне оныттың бугай, Маликов! Мин сезнең шедеврлар белән дә тук! – ди Роза, шаяртып.

– Без ни ул! Вәт сиңа мәхәббәт шигырьләре багышлаган шагыйрьләр солтаны – бәһасез! Туптан атып та алалмаслык нинди бастион син! Газаплама, җавап яз аңа!

– Син дә әгәр дус икән, бүтән миңа мондый киңәшләр бирмә.

Инкарь итми Роза, хак. Ул – шагыйрьләр солтаны. Кыз җиде тоем белән сизә: киләчәген дә әдәбият белән бәйләячәк. Чиста, якты, нурлы һәм искиткеч әдәпле-инсафлы егеткә нинди җавап кирәк? Дорфа гына читкә этәреп, күңелен кайтарыргамы? Мәхәббәт – күкләр бүләге, аның һәр төене ярату-сөелү белән төйнәлгән, шул төеннәрне үтмәс пычак белән кистең-телдең ди, йә? Тик аның йөрәген яралап ни отарсың икән?

Бердәнбер юл – дәшмә! Әйе, әйе, бастион бул! Хисләр өермәсендә бөтерелер чакмыни, кызга иртәгәсен кайгыртасы. Университетны тәмамлагач, кая эшкә урнашыр, кайда яшәр? Тагын артыңнан чылбыр кебек тезелгән сеңелкәш-энекәшләр турында кайгыртасы… Редакция тирәләренә ымсынма, анда кызларны бик өнәмиләр, анда егет-җилән – «кыйммәтле товар». Ташкалада беркем дә аш сосып, авыл баласын көтеп тормаган, бөтен ышаныч үзеңдә. Үргә күтәрелгәндә кемдер култыклап менәр дип өметләнмә!

Түгелер, и, түгелер ак кәгазьгә аңа аталган шигырьләр. Бүген дә, иртәгә дә, аннан соң – еллар үткәч тә… Булыр да икән бетмәс-төкәнмәс ярату!

Җил-давыллап очкан кошлар

Акчарлак түгел микән?

Син киткәнгә мин түзәрмен,

Йөрәгем түзәр микән?

«Бастион кыз» – шагыйрьләр солтанының күңел ярына каккан хис дулкынында чайкалган акчарлак образында да сурәтләнер:

Сөйгән ярым китеп барды кулын болгап,

Кайтыр микән тагын миңа юллар урап.

Сау булыгыз, акчарлаклар, акчарлаклар,

Мәхәббәткә кирәк икән пар канатлар.

Егетнең кырыс еллар белән тоныкланырга тиеш мәхәббәт ялкыны киресенчә, күкләргә кадәр үрләр...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2024

Фото: unsplash

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев