Логотип Казан Утлары
Повесть

Гани генерал (повестьның дәвамы)

– Казакъстан дивизиясе үз йөзенә кызыллык китермәс! – 38 нче дивизия үз бурычын үтәр, иптәш полковник! Казакъ егетләренә, хуш исле чәй белән бергә, җан кергәндәй булды. Ганигә рәхмәт әйтеп, җылы карашлары белән озатып калдылар.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

3
– Гомерем буе һәркайсына, казакъ җиренә рәхмәт укырмын... –
полковник Гани Сафиуллин сүзен тәмамлады, ординарец Канат исә
аның хикәятенә тәмам бирелеп, әлеге мизгелләрдә күңеле белән туган
ягында – казакъ далаларында иде.

Таң атты. Тирә-юньдә илаһи тынлык хөкем сөрә. Хәтта бөҗәкләр
дә кыштырдамый, кошлар да сайрамый. Ул арада шәфәкъ сызыгы
киңәя төште, ялтырап кояш чыкты. Шулвакыт ерактан самолёт
тавышы ишетелә башлады. Бик тиздән баш өстендә дошманның өч
разведчик самолёты күренде.
– Бу районда зенит частьлары һәм истребительләр юклыгыннан
файдаланып, шушы оборона сызыгын фотога төшереп алдылар.
«Рама»1ларның йөрүе хәерлегә түгел, – диде үзалдына Гани. – Димәк,
бик тиздән һөҗүмгә күчәчәкләр.
Чыннан да, икенче көнне, 1942 елның 4 августында, гитлерчылар
дивизиянең команда пунктын, буш аэродромны, тимер юл станциясен
һавадан бомбага тота башлады. Полковник Гани Сафиуллин
җитәкчелегендәге 38 нче укчы дивизия өчен Сталинград сугышы
әнә шулай башланып китте.
Бөтен тирә-якны кара сөрем, төтен чолгап алды, әмма Гани
бу һөҗүмгә җавап бирдертмәде. Дошманга вакытыннан алда
ныклап әзерләнгән оборона системасын ачарга теләмәде ул: тиздән
гитлерчыларның төп көчләре күренәчәк.
– Менә шул чакта татырсыз безнең ядрәләрне!
Тиздән дошманның төп көчләре дә һөҗүмгә күчте.


1 Сөйләм телендә «Фокке-Вульф» самолёты аталышы.

***
1942 елның 23 августы. Җәһәннәм үзе җиргә бәреп чыккан кебек:
һәркайда коточкыч шартлау, атыш, кычкырган тавышлар ишетелә,
тирә-якны төтен, корым чолгап алган. Тузан биюе болытларга кадәр
күтәрелеп, үпкәләргә тула. Бу мәхшәрдән күңеле кайткан кояш, адәм
балаларының акылга килүләрен теләпме, нурларын тагын да көчлерәк
сибә, эсселек тынга каба иде.
38 нче укчы дивизия инде егерме көн һәр карыш өчен шулай
канлы көрәш алып бара. Шундый хәлиткеч мизгелләрнең берсендә,
дивизиянең бер полкы белән элемтә тәмам өзелде. Аларны немец
танклары урап алып, чолганышта калдылар. Гани үз-үзенә урын
тапмады.
Дивизиянең команда пункты бер мәктәпнең ярым җимерек
подвалында урнашкан иде. Өстәлдәге төрле-төрле билгеләр белән
чуарланган карталар якындагы туктаусыз шартлаулардан сикереп
үк ала. Гани арыган күзләрен картадан аермады, әгәр полкка
чолганыштан чыгарга ярдәм күрсәтелмәсә, аларның исән калулары
икеле. Гани йодрыкларын йомарлады. Элемтә өзелде шул, каһәр!
Сукырларча ярдәм дә итеп булмый. Һичшиксез, беренче эш итеп
элемтә урнаштырырга кирәк.
Ординарец Канат полковник Сафиуллинның әмерен тыныч кына тыңласа да, йөзенә, күзенә дулкынлану төсмере бәреп чыкты.
Камалышта калган полкның команда пунктына үтеп керергә, хәлне
ачыкларга, яңа рубежга чигенергә приказ бирергә һәм донесение
алып кайтырга кирәк иде аңа. Бу фәрманны ул хәзер үк, шушы ук
мизгелдә үтәргә әзер иде.
– Өч километр чамасы җәһәннәм юлын үтәргә кирәк булачак. –
Гани картадан күзен алмады. Аннары борчулы карашын Канатка
текәде. – Полк язмышы синең кулда, Канат бавырым. Син бу
заданиене, һичшиксез, үтәргә тиешсең!
– Үтәрмен, иптәш полковник!
– Һәм исән-сау кайтып җитәргә тиешсең!
– Кайтырмын, иптәш полковник!
Гани аның җилкәсеннән какты. Бу кыю, карусыз казакъ егетенә
зур йөк, җаваплылык тапшырылды.
Дивизия командиры әйткән җәһәннәм юлы дүрт сәгатькә якын
вакытны алды. Канат ерымнар буйлап шуышты, һәр куак төбеннән
немец солдатлары сөйләшкән тавыш ишетелә сыман иде. Һәркайда
немец снайперларының салкын карашын тойгандай булды ул. Бер
мизгелдә аздан гына немец дозоры авызына килеп эләкмәде: бәхетенә,
далада үскән егет сөйләшкән авазларны ерактан ишетеп, җансыз
гәүдәдәй, бермәлгә тын калды. Кыштырдаган тавыштан сискәнгән
солдатлар шулай да аның ягына ядрә чәчеп алдылар.
Полкның команда пунктын ул тирән, тиз арада ныгытылып
эшләнгән траншеядән тапты. Бер кулы яраланган полк командиры
Канат кулыннан дивизия командиры боерыгы язылган таушалган
кәгазьне тартып диярлек алды.
– Ниһаять, элемтәбез бар! – диде ул. Боерыкны укуга, картага
текәлде. Аннары ашыга-ашыга донесение язды.
– Иптәш полковникка әйт: без түзәрбез, сынатмабыз! Хәзер үк
чолганыштан чыгу операциясенә керешәбез!
Канат шул ук юл белән дивизиянең команда пунктына таба
кайтырга чыкты. Боерыкның бер өлеше үтәлде. Инде донесениене дә
алып кайтып җиткерсә, полк зур югалтуларсыз камалыштан чыгачак.
Кинәт артиллерия телгә килде, Канатның юлын кисеп, якында
гына туплар шартлый башлады. Кайдандыр ике яклап ядрәләр
дә очты. Канат юлын үзгәртергә мәҗбүр булды. Сугыш утыннан
тәмам корыган үзән буйлап, җиргә тәмам сеңеп, еландай шуыша
башлады. Шулвакыт тау битләреннән пулемётлар аваз биргәне
ишетелде. Кинәт Канатның аркасында көчле авырту пәйда булды,
аннан авырту кызышуга әверелде. Борынына кан исе килеп бәрелде.
Күз аллары караңгыланды. Шулай да ул, тешен кысып, шуышуын
дәвам итте. Үзен немецлар күрмәвенә тәгаен ышана ул, мөгаен, полк
чолганыштан чыгу операциясенә керешкәндер, хәрәкәтне сиземләп, немецлар төрле яклап утка тоталардыр. Адашкан хәерсез бер ядрә
аңа очраклы гына килеп эләккәндер.
Шулай да немецларның төрле төркемнәре якында гына иде.
Аркасына ут капкан кебек. Аяклары, куллары да тыңламый башлаган
сыман. Канат, канатканчы, иренен тешләде. Шул авыртудан
аркасының кызышуы бераз кимегәндәй тоелды. Ничектер күзе
ачылып киткән сыман. Ниндидер бер үҗәтлек белән шуышты да
шуышты. Иксез-чиксез дала, әрем исе, әнисенең җыры, комдивның
борчулы кырыс йөзе күз алдыннан йөгерешеп үткәндәй тоелды аңа.
– Тукта! Кем килә?!
Шушы тавышны ишетүгә, Канат, барлык авыртуларын онытып,
үзалдына елмайды.
– Үзебезнеке... – диде ул, әмма тавышы пышылдап кына чыкты,
солдат аны ишетмәде.
– Бер-ике-өч...
Канат аягына күтәрелмәкче булды, тик хәле юк иде.
– Үзебезнекеләр! – дип кычкырды ул бар көченә.
Ике солдат, аның тавышын ишетүгә, янына йөгереп килеп
җиттеләр.
– Яралы бу, канга баткан, – диде берсе. – Түз, егет, хәзер санчастька
алып барабыз.
– Комдив Сафиуллинга бирегез хәзер үк, – дип пышылдады Канат
һәм донесениене сузды. – Бик тиз кирәк. Хәзер үк.
Ике солдат бер-берсенә карашты.
– Бар, хәзер үк дивизиянең команда пунктына йөгер, – диде берсе.
– Ә мин яралыны санчастька илтәм.
Донесениене күкрәгенә кысып, йөгереп киткән солдатны күргәч,
Канат сизелер-сизелмәс елмайды. Шулчак артиллерия телгә килде,
тоташтан туплар шартларга кереште, кинәт якында гына гөрелте
ишетелде, Канат аңын җуйды…

* * *
Немецларның һөҗүме тынмады, киресенчә, көчәйгәннән-көчәя
барды. Оборона тоту мизгелләрнең берсендә, Ганигә чолганышта
калган полк командирының донесениесен тоттырдылар. Ул тиз генә
пычранып беткән, канга баткан язуны ашыгып укырга кереште.
– Донесениене алып кайткан солдат, ординарец Канат кайда? –
дип сорады ул.
– Ул яраланган, санчастьта булырга тиеш.
– Исән, димәк. Бик яхшы. – Гани тиз генә фәрман яудырырга
кереште. – Чолганыштагы полк камалыштан чыгу хәрәкәтен башлап
җибәргән.
38 нче укчы дивизия оешкан төстә немецлар һөҗүмен кире кайтара башлады. Барысы да Гани ниятләгәнчә бара, чолганыштагы полк өчен
юллар ачылды. Кинәт... Гани сул ботында түзеп булмаслык авырту
тойды, җиргә авып төште.
– Иптәш полковник! Ни булды?
– Сул ботына пуля эләккән...
– Тизрәк, тизрәк, штабка алып керегез...
Бу сүзләрне Гани төштәге сыман гына ишетте…

***
Ярасы шактый җитди булганлыктан, армия командующие аны
ерак тылга озатырга боерык бирде. Боерыкка буйсынмый калырга
ярамаса да, Гани тәвәккәлләде, 64 нче армия командующие Михаил
Степанович Шумилов исеменә дивизиядә калуы турында рапорт
җибәрде. Көн-төн коточкыч сугышлар, атышлар бара, элемтә
вакыты-вакыты белән тәмам югала, мөгаен, бу рапорт аңа барып та
җитмәгәндер, һәрхәлдә, дивизия медсанбатында чакта Ганине армия
штабыннан борчучы булмады.
Бәла ялгызы гына йөрми, диләр бит – аягындагы яра төзәлә
башлаган гына иде, медсанбат бинасын фашистлар бомбага тотты.
Барысы да кинәт булды, якында гына төшкән бомбадан бинаның
диварлары ишелеп төште, Гани хәрабәләр астында калды. Бер
мизгелгә караңгылык пәрдәсе ябылды, аннан гәүдәсен, кабыргаларын
авырттырып, өстендәге бина хәрабәләре авырлыгыннан сулышы
кысыла башлады. Бәхетенә, аны тиз казып алдылар, әмма үпкәсенә
зыян килгән иде, ул шешеп, Гани тагын койкага ауды.
Адәм баласын максат һәм ният яшәтә, алга әйди. Әгәр тыныч
тормышта шундый җәрәхәтләр алса, мөгаен, Гани озаклап, еллар
буе дәваланган булыр иде. Монда исә үпкә шешкәнне, аксап йөрүне
уйларга вакыт юк: дошман һаман да өскә ыргыла, дивизия егетләре
үзләренә тапшырылган участокта оборона тота. Шуңа да Гани, әле
тагын дәвалау курсларын дәвам итү кирәклеген тәкрарлап торган
табибларга кат-кат рәхмәт әйтеп, дивизиянең команда пунктына
ашыкты. Иң әүвәл ул юл өсте армия командующие генерал Шумилов
янына юнәлде. Аны Иделнең сул ягында урнашкан армия штабы
янындагы бер землянкадан эзләп тапты.
Михаил Степанович Шумилов – армия командующие, генерал-
лейтенант. Уртача буйлы, тыгыз, нык гәүдәле. Генерал яшь чагыннан
ук үзенең гомерен Кызыл Гаскәр белән бәйләгән. Гражданнар
сугышы елларында партизан отряды оештырып, акларга каршы
сугышкан. Ул һәрвакыт кешене игътибар белән тыңлый, эшлекле
тәкъдимнәрне яклый, һәм шулай кешене үсендереп җибәрергә
маһир. Гаять катлаулы, куркыныч шартларда да башын югалтмый,
аек акыл белән эш итә. Иң әүвәл корпус, дивизия командирларын игътибар белән тыңлый, урындагы хәлне алар сөйләгәннән чыгып,
бөтен тулылыгы белән күзалдына китерергә тырыша, шуннан соң,
иң ахырдан, үз фикерен, карарын әйтә. Ничектер, Ганине беренче
күргәннән үк үз итте ул.
– Шактый нык эләккән сиңа. Бөтенләй чыраең качкан. Бәлки, бераз
ял итәрсең? – диде аңа генерал Шумилов, башыннан аягына кадәр
күзәтеп чыккач.
– Үз вазифамны үтәргә рөхсәт сорыйм. Хәлем начар түгел.
– Үзең кара алайса. Дивизия участогында әлегә үзгәрешләр юк.
Полклар элекке позициядә оборона тоталар. Бер ун көн медсанбатта
ятсаң да була. Нигә ашыгасың?
Командующий Ганигә шатлыклы хәбәр җиткерде: уңышлы
уздырылган операция өчен 38 нче дивизиянең күп кенә сугышчылары
һәм командирлары хөкүмәт бүләкләренә, шул исәптән Гани Кызыл
Байрак ордены белән бүләкләнергә тәкъдим ителгән икән.
Дивизия урнашкан участокка кайту белән, Гани шундук оборона
ныклыгын тикшереп, алгы сызыкны җентекләп карап чыкты.
Траншеяләр казылган, хәвефле урыннарга миналар куелган,
чәнечкеле тимерчыбык киртәләр корылган, алмашлап ял итү өчен
уңайлы землянкалар, блиндажлар эшләнгән, ут системасы оста
оештырылган иде. Гани командирларның һәм сугышчыларының
эшеннән канәгать калды.
– Канат күренми, ул кайда соң? – дип сорады Гани, штаб
җитәкчесеннән.
– Иптәш полковник, ул көнне немецлар коточкыч рәхимсез
кыландылар бит, шактый кысрыкладылар безне. Күп солдатлар
яраланды. Контрһөҗүмнән соң, үз позициябезне кире кайтаргач,
шактый солдатыбызны таба алмадык. Берничә көн хәрабәләр
астыннан, чокырлардан эзләдек, әмма юк алар. Күмелеп калганнармы,
кемдер җирләгәнме үзләрен – белмибез. Сезнең ординарец
донесениене тапшырган, нык яраланган булган, аның белән калган
солдатның мәетен дә таптык. Әмма Канат беркайда да юк. Һәлак
булган ул, кыскасы. Батырларча һәлак булды. Полк камалыштан
чыкты, ординарец боерыкны үтәде!..
Ганинең күңелен сагыш биләп алды. Шат йөзле, киң күңелле
казакъ егетенең яшьли үлеме бик кызганыч иде. Гап-гади авыл
егете үзенең нинди батырлык кылганын ахыргача аңлап җиткердеме
икән?!
Гани казакъ егетләре күпчелекне тәшкил иткән батальон
участогына юнәлде. 4 нче укчы ротаның казакъ егетләре немецларның
яңа һөҗүмен кире кайтарырга әзерләнә иде.
– Қалыңыз қалай, жолдастар? – дип хәлләрен сорашты ул.
Әмма аңа беркем дә җавап кайтармады.

– Ни булды? Ник борыныгызны салындырып утырасыз? – дип,
кабаттан сорау бирде Гани.
Бер солдат түзмәде, әйтеп салды:
– Мондый салкында кайнар чәй эчмичә буламы соң, жолдас
полковник!
– Менә хәзер бер котелок чәй эчеп бетерер идем! Булсын иде
кайнар чәй! – дип сүзгә кушылды икенчесе.
Гани хәлне шундук чамалады: вакытында чәй килеп җитмәгән,
димәк. Ачыклый торгач белделәр: олаулар карда батып калган икән.
Гани шундук чаңгыларда сугышчыларны ярдәмгә җибәрде.
Татар, кыргыз, казакъ сугышчылары күбрәк булган подразделе-
ниеләрдә чәйне иртән дә, көндез дә, кич тә бирүне закон итеп куйды
Гани. Чын чәй, каты чәй бирүне таләп итте ул, чөнки алар йөз грамм
аракыдан баш тарта, ә куе чәйне яратып эчәләр иде.
Чәй килеп җиткәнче, татар, казакъ телләрендә сөйләшеп утырдылар.
Чәй килеп җитүгә, тиздән, хуш ис бөркеп, чәй пешеп чыкты.
– Казакъстан дивизиясе үз йөзенә кызыллык китермәс!
– 38 нче дивизия үз бурычын үтәр, иптәш полковник!
Казакъ егетләренә, хуш исле чәй белән бергә, җан кергәндәй булды.
Ганигә рәхмәт әйтеп, җылы карашлары белән озатып калдылар.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 11, 2026

Фото: magnific ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев