Дәва (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

9


Төнге больница коридоры караңгы, палаталарның ябылып бетмәгән ишегеннән кемнеңдер гырылдавы, сызгыртып тын алуы, кемнәрнеңдер ара-тирә җиңелчә ыңгырашып куюлары да шушы караңгылыкка кушылып, тирә-якка шом өсти. Зифа үзе дә шушы тынчу-шомлы караңгылыкта эрегән, аның коточкыч бер өлешенә әверелгән һәм бернәрсәдән дә курыкмый, нәфрәттән башка бернинди хис тә кичерми иде. Көндезләрен атлап барганда, дөп-дөп итеп туфли тавышлары ишетелсә, әле ул бер тавыш та чыгармый, хәтта аяклары да җиргә тими, ә йөзеп баргандай тоела. Бәлки, ул чынлап та йөзәдер... Әллә ничә еллар буена күңелендә кайнаган үч алу теләге, нәфрәт хисләре, югалту һәм ятимлек ачылары куерып, матди халәткә кергәндер дә хәзер Зифаны күтәреп алып барадыр сыман иде.
Ул кулындагы балтаны ныграк кысып тотты. Ит чабучыларныкы
шикелле яссы итеп эшләнгән озын саплы үткен балта иде бу. Йөзенә чиртеп карады – «чең»ләгән тавышы бөтен коридорга таралып озак кына яңгырап торды. Үзе сатып алмады аны, бүлмәсендә кем калдырып киткәндер – монысы да, бәлки, югарыдан җибәрелгән бер билгедер. Җәзалау ысулы
ничек булырга тиешлеге турындагы кисәтүдер.
Коридорда ят тавышлар ишетелмәде. Шәфкать туташларының бер ише йоклый, йокламаганнары башын өстәлгә кадап, аңгы-миңге утырадыр. Утырсыннар, авырулар тынычсызлана башласа, шундук сикереп торып эшкә тотына алар. Зифаның да күңеле тыныч иде. Анда бер тамчы курку да, кылачак эшенең барлык кануннарны җимерерлек икәнен уйлап чиркану да, бернәрсә дә юк. Шатлык бар. Гомер буе көткән бәхетеңә ирешкән, гомер буе атлаган максатыңа җиткән кеше куанычы. Канәгатьләнү хисе, ләззәт тойгысы бар. Шуңа, ахры, ул үзен атлап түгел, ә йөзеп баргандай сизә.
Мең тапкырлар ачып кергән ишек ул килеп җитүгә бер тавыш-тын
чыгармыйча үзеннән-үзе ачылды. Монысы да күкләр әмере белән эшләнде бугай. Шәфкать туташы монда юк иде, йомыш белән кайдадыр чыкканмы, башка палатага кереп киткәнме шунда. Ярый, бик яхшы. Зифа ишекне эчтән бикләп куйды да карават янына килде.
Үтерүче одеялга төренеп, йомарланып яткан. Сулышы тигез, димәк, йоклый. Йоклый... «Мин күпме төннәремне әткәм-әнкәм, сеңлем өчен кайгырып, керфек тә какмый үткәрдем, – дип уйлады ул. – Ә бу йоклый... Бер гөнаһ кылмаган изгеләр шикелле татлы мышнап, изрәп йоклый...» Һәм балта түтәсе белән аркасына төртте:
– Уян, кабахәт! Ни җаның белән йоклап ятасың?..
Үтерүче селкенеп тә карамады. Бу Зифаның ачуын гына чыгарды.
– Син үләргә тиешле кеше идең, – диде ул хөкем карары укыган тавыш белән. – Мин сине үлемнән алып калдым. Тормышка кайтардым. Мин! Сине! Әткәм-әнкәмне, бердәнбер сеңлемне тартып алып, мине гомерлеккә япа-ялгыз һәм бәхетсез итеп калдырган бәндәне...
Үтерүче бер хәрәкәт тә ясамады, бер тавыш та чыгармады. Ләкин
Зифа аның уянганын белә иде. Хәлсез авыруга салышып ятса да, бу бәндә барысын да аңлый, ишетә, хәрәкәтләнә. Һәм ул зур ихтыяр көченә ия, сәгатьләр буена хәрәкәтсез торырга да сәләтле. Ләкин ул ишетә, аңлый һәм борчыла ала... Холтер аппараты шуны раслады.
– Нәфрәтем чиксез булса да, мин сиңа авыр хәлгә юлыгып, хастаханәгә кергән гадәти авыру, бәхетсезлеккә тарыган кеше итеп карарга тырыштым. Сине дәвалаган һәр мизгелем үз-үзем белән көрәшүдән, нәфрәтемне җиңәргә тырышудан торды. Һәм мин җиңдем. Ә син...
Сөйләгән саен Зифа ярсый барды, күңеле тулды, күзләренә яшь
бөртекләре бәреп чыкты. Тик ул дәвам итте:
– Ә син үзеңнең кемлегеңне сиздермәс өчен башы эшләми, сөйләшә белми торган авыруга салышып яттың. Үзеңә гомер биргән, аякка бастырган кешеләрне алдарга тырыштың... – Зифа балтасын күтәрде дә көч белән үтерүченең чәкәненә чапты. – Аяклар кирәкми сиңа...
Үтерүче ябынып яткан простыняның аскы өлеше канга батты. Ләкин саңгырау гына ыңгырашудан гайре бер тавыш та ишетелмәде. Бу Зифаның канын гына кыздырды, димәк, үтерүченең газаплануы тиешле дәрәҗәдә түгел. Ул баягы урынга тагын чапты, юрган ертылды, тирә-якка кан сиптерде. Өзелгән аякның берсе дөпелдәп, идәнгә төшеп китте. Әмма үтерүче элеккечә ыңгырашудан узмады. Бер мәлгә Зифа гаҗәпләнүдән
катып калды. Юк... Акырырга, авыртудан тартышырга, акылын җуеп тыпырчынырга тиеш иде бит. Авыртудан туган шок шулай тәэсир итәме әллә кешегә?.. Тик икенче мизгелгә ул ерткычка әйләнде һәм үз-үзен белештермичә чапкаларга тотынды. Инде күзенә ак-кара күренмәде, кайсы җир эләгә – шунда бәрде. Күзләреннән яшь акты, ак халаты тулысынча диярлек канга манчылып бетте, тик хатын моңа игътибар итмәде, балта
белән тураклавын белде. Бераздан тукталып калды:
– Үзең дә яшәү белән үлем арасында калып, шулкадәр авырлыклар кичергәч, мин синең азрак булса да, чистарынуыңны, кешелек сыйфаты алуыңны көткән идем. Тик син үзгәрмәдең, фәкать үзе турында гына уйлый ала торган кабахәт килеш калдың. Син – үтерүче һәм үлемең дә үтерүченеке кебек булырга тиеш.
Зифа аның башын каплап торган юрганны ачып җибәрде һәм катып калды. Бу аның пациенты түгел иде. Үтерүченең караватында бөтенләй бүтән кеше ята. Хатын-кыз... Зифа аны танымады һәм абайлабрак карар өчен күзен томалаган яшьләрне сөртеп алды. Ә кем икәнен аңлагач, башына суккандай катып калды. Бераздан коты алынып кычкырып җибәрде:
– Ә-ән-ни-и! Әнием!..
Канга баткан караватта аның әнисе ята иде. Зифа калтыранып кычкырды. Әлеге мизгел аның өчен аңлаешсыз да, куркыныч та, үкенечле дә... Шушы дәрәҗәдәге хисләрне аның гомер эченә бер тапкыр да кичергәне юк һәм Зифа бу басымга чыдый алмас, менә-менә шартлар кебек иде.
– Кызым... – Әнисе торып басты. Аның бер җәрәхәте дә юк, өстендәге туй күлмәгенә охшабрак торган киемнән нур бөркелә иде. – Кызым минем...
– Әни... – Әнисе торып баскач, Зифа беркадәр тынычланып калды. – Әни, синме бу? Үзеңме бу?
Хатын колачларын җәеп, әнисенә ташланды, әмма кочаклый алмады, куллары бушлыкны гына телеп үтте. Гаҗәпләнеп, артына борылып караганда, әнисе инде аз гына читтәрәк басып тора иде.
– Тынычлан, балам, – диде ул җанны эретерлек тавыш белән. –
Күңелеңдә рәнҗеш уты йөртмә, ул ут синең үзеңне генә яндырачак.
Рәнҗеш-нәфрәтләреңне оныт, үч алу теләген җуй – күңелеңне чистарт. Шул чагында үзең дә газаплардан арынырсың, җаның якты тормышны кабул итәргә әзер булыр.
– Тик ул бит сезне...
– Кызым, без монда өчебез дә бик бәхетле... Үч алма безнең өчен, үзең өчен яшә.
– Тик мин бәхетле түгел...
Әнисе сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды:

– Син мине ишетәсеңме, балам? Күңелеңне чистарт... – Ул Зифаның чәчләреннән сыйпады. – Менә шулай... Хәзер бар да үтәр... Син олы йөрәкле бала. Горурланам, кызым, синең белән. Моннан соң да...
Әнисе нурга әверелеп, бүлмәне бер очып әйләнеп чыкты да тәрәзә
төбендә туктап катып калды. Зифа күзләрен ачты. Тәрәзә төбендәге нур шул килеш иде. Ул әлеге хәлләрнең өнме, төшме, тормышмы, могҗизамы икәнен аңлап бетмәстән сак кына эндәште:
– Әни?
Тәрәзә төбендәге нур бер хәрәкәтсез калды. Зифа торып, шул якка
атлады һәм моның тыштан төшкән кояш нуры икәнен аңлады. Өстәлдәге графиннан су салып эчте. Әле күргәннәре төш булды бит. Йа Ходай! Зифаның тамагына төер тыгылды. Һәм ул хәлсезләнеп, караватына ауды да үксеп еларга тотынды.

10

Әлеге күренешләрнең нибары төш кенә икәнен аңлау да тынычландыра алмады. Шулкадәр аермачык булып кергәнгәме, ул өн шикелле тоелды, кылган гамәлләрең өчен үкенергә, ялгышыңны аңлап әрнергә мәҗбүр итте. Мондый хәлләрнең хәтта төшеңә керүе үзе үк гарьлек булып тоелды. Балта белән бит... Бер хәрәкәтсез яткан кешене... Кем икәнен дә белешеп тормастан... Ләкин ачы тойгылар давылы узгач, күңеле беркадәр тынычланып калды. Хәтта ниндидер шатлык хисе биләп алды. «Ярый, дәваладым әле, – дип сөенде ул. – Ярый әле кичерешләремә бирелеп, ялгышлык эшләп ташламадым. Ә бит җәзалау һәм үтерү теләге көчле иде.
Хәтта укол да әзерләп куйган идем бит...»
Зифа төнен авыру янына барырга туры килсә дип әзерләп куйган уколын халат кесәсеннән алды да чүп савыты янына килде, ыргытырга уйлагач тыелып калды. Монда ташларга ярамый инде. Урамга чыккач, чүп савытына бәреп китәр әле. Уколны ул хатын-кыз сумкасының тышкы кесәсенә салды. Тагын су салып эчте. Менә сиңа кизү табиб!

Беркем дә кереп уятмаган, бүгенге төн шулкадәр тыныч узды микәнни? Бәлки, шулайдыр да. Була андый вакытлар. Әлегә бәйрәмнәр дә, шау- шулы вакыйгалар да юк. Ышанмаслык түгел. Гадәттә, бәйрәмнәр, спорт ярышлары вакытында халык күп травма ала, кайчагында чәй эчәрлек тә
вакыт калмый, кеше өстенә кеше өелә. Ә бүген...
Кизүгә калуы да, төш күрүе дә яхшы булды бугай. Югыйсә һаман
газапланып, ниятен чынга ашыру турында уйланып йөрер иде әле. Ә бүгенге төше... Әнисен күрде ул... Әнисе аның күңелендәге кабахәт уйларны алып ташлады. «Күңелеңне чистарт. Шул чагында үзең дә якты тормыш белән яши башларсың... Горурланам, кызым, синең белән...» – диде. Әниләрнең
тавышын төштә ишетү дә бәхет бит ул. Ә көн саен өндә ишетүчеләр моны аңлый микән? Кадерли микән? Шушы тавыш Зифаны үзгәртте бугай... Чынлап та үзгәртте... Ничек икәнен төгәл генә әйтә алмаса да, ул үзенең үзгәрүен, аз гына башка кешегә әйләнүен үзе дә тоя. Һич югында, аның инде теге бәндәне үтерәсе дә, җәзалыйсы да килми. Яши бирсен, әйдә. Ходай бар ул, үзе хәл итәр. Хәшәрәтләрне җәзага тарттырырга теләп, Ходайга
комачаулап йөрергә кирәкми. Үзенең бу уйларыннан Зифа елмаеп куйды. Кинәт ишек шакыдылар да шәфкать туташы керде:
– Хәерле иртә, Зифа Саматовна! – диде ул күтәренке кәеф белән. – Бүген төн тыныч узды әле. Әллә сез кизү булганга...
– Үзем дә шуны гына уйлап тора идем, – дип елмайды доктор. – Кофе эчеп алабызмы?
– Әйдәгез, мин кайнатып куйдым инде, чакырырга дип кергән идем.
– Рәхмәт, хәзер киләм.
– Яхшы, әзерли торам. – Шәфкать туташы ишеккә җиткәч, кире
борылды. – Зифа Саматовна, карагыз әле, ә теге билгесез пациентны кая күчердегез сез?
Доктор халатының бер җиңен кигән көйгә катып калды:
– Нинди билгесез пациентны?
– Соң...
Сүзнең кем турында барганын табиб үзе дә чамалаган иде инде. Ул халатын кия-кия ишеккә атлады:
– Беркая да күчермәдем...
– Урынында юк бит...
– Ничек юк? Сез нәрсә сөйлисез!
Үтерүче... Юк ла, пациент караватында да, бүлмәдә дә, якын-тирәдә дә юк иде.
– Сез берәр җиргә күчергәнсездер дигән идем, – дип акланды шәфкать туташы. – Сезнең пациент бит...
– Ник хәбәр итмәдегез?
– Уятасым килмәде.
Бүлек мөдире аңа бик яман итеп, нидер әйтергә теләде дә дәшми
калды. Ни дип әйтәсең инде? Үзең йоклап яткан көйгә, кешене тиргәп буламыни? Тиз арада бөтен бүлекне аякка бастырдылар. Хастаханәдә дежур торучыларны, вахтёрларны җыйдылар. Әмма беркем берни күрмәгән булып чыкты. Пациент эзсез югалды.
Бүлек, хастаханә генә түгел, гомумән, шәһәр тарихында мондый
хәлнең беркайчан да булганы юк. Баш сөягенә операция ясаганнан соң түшәк режимында яткан пациентның юкка чыгуы гадәттән тыш хәл, моңа берничек тә ышанырлык түгел иде. Әлбәттә, «түшәк режимы» дип әйтүнең беркадәр дәрәҗәдә шартлы икәнен Зифа аңлый инде. Мөмкинлекләренең ни дәрәҗәдә икәнен төгәл билгеләү авыр булса да, пациентның озак вакыт буена симулянт булып, авыр чирлегә салышып ятуына хәзер шик калмады. Әмма шулай кинәт юкка чыгуы беркадәр сәер
иде. Ә бу юкка чыгуның нәкъ менә Зифа Саматовна кизү торганда булуы гарьләнергә дә мәҗбүр итте.
Гайре табигый хәлләргә бик шикләнеп караса да, доктор хәтта
мистикага да бирелеп алды. «Төш дип уйлаганнарым чынбарлык
түгелме? Мин аны чынлап та үтереп, мәетен берәр җиргә яшереп
куймадыммы?» – дигән сорауга да җавап эзләргә мәҗбүр булды.
Беркемгә дә сиздермәскә тырышып, үзенең киемнәрен барлап чыкты – кан тамчысы яки башка төрле җинаять эзе юкмы дип тикшерде. Үз бүлмәсеннән дә, пациент яткан палатадан да шуңа дәлил булырлык детальләр эзләде. Швабраларны, чиләкләрне, химик препаратларны карап чыкты. Бернинди шикле нәрсә юк. Ахыр чиктә тынычланып калгандай булды. Төш кенә... Әгәр шулкадәр кабахәтлек өндә булса, кешеләр игътибарыннан читтә калмас иде. Идәнгә агып төшкән канны юар өчен генә күпме тырышырга кирәк...
Кичкә кадәр эзләсәләр дә, пациент табылмады. Тик вахтада торучы ирләрнең берсе үзенең киемнәре югалуны хәбәр итте. Монысы була торган хәл, тиешле-тиешсезрәк җирдә торса, бутап алып китүләре дә бар. Шулай да бу вахтёрның гәүдәсе пациентныкы шикеллерәк булуын күргәч, Зифа Саматовна киемне кем алганын аңлагандай булды.
Бер карасаң, артык гаҗәпләнерлеге дә юк бит инде. Үзенең шәхесен ачыклауларын теләмәгән пациент хәле яхшыргач та, ай буена көч җыеп, киләчәккә план корып ята, ял итә. Һәм көннәрнең берендә... Дәвалаучы табиб күрсәткән фоторәсем буенча, ул үзенең эзенә төшүләрен чамалый һәм монда калуның куркыныч икәнен аңлап, тиз арада качып китәргә мәҗбүр була. Ә медицина хезмәткәрләренең берсе дә аны йөри ала дип уйламый, шуңа күңелләре тыныч, караватында чәбәләнеп ятмый икән, борылып та
карамыйлар. Бу аның бер өстенлеге. Икенчесе – мондагы авырулар, нигездә, түшәктә генә ятучылар. Аягында булмагач, беркем беркемгә игътибар итми. Ә коридор тыныч һәм ярымкараңгы. Кыскасы, бу бүлектән качарга ниятләгән кеше теләгән вакытында урыныннан торып чыгып китә ала. Бер
катлаулыгы да юк. Ә заманында КГБ мәктәбен үтеп, гомер буе җинаятьчелек сукмагында йөргән бәндә өчен – бигрәк тә.
Хастаханә җитәкчелеге бик безләсә дә, бүгенгә беркайда да хәбәр итми торырга булды. Әгәр иртәгә дә табылмый икән – монсы инде башка мәсьәлә.
Шул рәвешле анда-монда сугылып, көнозын чабып йөреп, кич җитүгә үз бүлмәсенә кереп кенә утырган иде, ишек шакыдылар.
– Зифа Саматовна кирәк иде, – диде ишектән узган әзмәвер. Иңенә япкан ак халат әбиләрнең ак шәле кебек кенә күренә, ә аягындагы бахилла менә- менә ертылып китәр шикелле. Кыяфәте көлкеле булса да, йөзе кырыс, үзе җитди иде. – Мин бик четерекле бер эш буенча. Тик вакытыгызны күп алмам.
Тавышы да әллә кайдан – үпкә төбеннән чыга торган калын тавыш. Шкаф хәтле гәүдәсенә килешеп тора. Йөзендә хис әсәре чалынмый, күзләрендә нур да чамалы. Мондый кешеләрне дә күргәне бар Зифаның. Ул хәтта аның ниндирәк даирә кешесе булып, нинди йомыш белән килүен дә сизенде.
Шулай да ачылырга ашыкмады:
– Әйтеп карагыз.
– Бер яхшы кешегә медицина ярдәме кирәк. Түләү яхшы.
– Алып килдегезме?
– Монда күренергә ярамый аңа.
– Гафу итегез, мин криминал белән шөгыльләнмим.
– Сез мине аңламадыгыз, – дип, аның каршысына килеп басты әзмәвер.
– Мин сезгә яхшы түләнә торган эш тәкъдим итәм. Кыска вакытлы эш. Ризалашсагыз, әлбәттә.
– Мин ризалашмыйм.
– Ул чакта без башкача эшләргә мәҗбүр булачакбыз.
Әзмәвернең бу сүзе янау иде. Тик Зифа Саматовна дулкынлануын сиздермәскә тырышты:– Куркытырга маташучылар җитәрлек монда, – дип елмайды ул. – Яки пациентны монда китерәсез, яки...
– Докторны аның янына илтәбез, – дип бүлдерде әзмәвер. – Без әле бүген тагын очрашырбыз. Хәзергә сау булыгыз.
Ишек төбенә җиткәч, кире борылды:
– Бәлки, барсын да үзара килешеп, тыныч хәл итәрбез?
Зифа дәшмәгәч, чыгып китте.
Фу-у-у... Җинаятьчеләр белән генә маташу җитми иде бүген... Зифа Саматовна инде күпне күргән табиб, мондый тәкъдимнәргә ризалашмауның куркыныч икәнен яхшы аңлый. Ләкин ризалашу тагы да начаррак булырга мөмкин. Бер тапкыр бәйләндеңме, ничек кереп батканыңны да сизми калырсың, ул сазлык шикелле... Һәм мондый сазлыкта юкка чыккан табиблар аның танышлары арасында да бар иде. Тагы шул Артур Илдаровичка барып егылырга туры килә инде...
Кизү торган табиб буларак, иртән үк кайтып китәргә тиеш иде ул.
Пациентының югалуы эшне бозды. Хәзер үзен тыны чыгып беткән туп шикелле тойды һәм тизрәк өенә ашыкты. Кайтырга да ятарга... Юк, башта яхшы гына итеп юынып алырга... Ашарга да кирәк инде... Һәм йокларга... Тыныч, тирән, сәламәт йокы кирәк. Шунсыз булмый.
Өстен алыштырып, сумкасын кулына тотуга теге шприц турында
исенә төшерде. «Эчендәге препаратны агызып, шприцны чүпкә генә ыргытасы инде. Нәрсәгә дип, сумкада тотарга, урам буйлап чүп савыты эзләп йөрисеңмени?!» – Шул уйлар белән раковина ягына атлаганда, ишек тукылдатып та тормастан полиция тикшерүчесе килеп керде. Зифа кулындагы шприцын пинжәк кесәсенә яшерде.
– Саумысыз, Зифа Саматовна, – диде тикшерүче аны гаепләргә җыенган кыяфәт белән. – Пациентыгыз аякка баскан дип ишеттем. Ә сез аны сөйләшми дигән идегез.
– Сөйләшми иде... Йөрмәде дә.
– Аңлашыла. – Тикшерүче астыртын елмайды. – Очып киткән. Канатланган.
– Айга якын хәйләләшеп яткан ул...
– Симулянт, димәк... – Тикшерүче өстәл артына барып утырды. – Ә бит мәсьәләгә болай да карарга мөмкин. Сез аның чын хәлен яшергәнсез һәм качып китәргә булышкансыз...
– Нәр-сә?!. – Бу кешене пыр туздырып ташлау теләге көчле булса да, тыелып калды. – Кирәк булгач, саклап торырга иде. Ике тапкыр килдегез дә башкача күренмәдегез бит. Ә мин...
– Ни өчен нәкъ менә сез кизү торган чакта юкка чыккан ул? – дип
бүлдерде тикшерүче. – Очраклы хәл алай булмый.
– Белмим, анысы сезнең эшегез. Минем эш – дәвалау. Мин аны аякка бастырдым. Ә шәхесен ачыклау, кайда икәнлеген табу – сезнеке. Гафу итегез, мин арыдым, өйгә ашыгам. Ә сез, кем генә булсагыз да, медицина бүлегенә халат һәм бахилла киеп керергә тиеш идегез.
Бүлек мөдире өс киемен эләктерде дә ишеккә юнәлде:
– Сез чыгарга уйлыйсызмы, өстегездән бикләп китимме? – диде ул кузгалырга уйламыйча утырган тикшерүчегә. Теге торып басты да гафу үтенергә ашыкты:

– Гафу итегез, Зифа Саматовна, – диде ул күңел болгатырлык
ясалмалылык белән һәм кочаклап алды. – Ләкин...
Табиб аны этеп җибәрде
– Хушыгыз! – дип кистерде ул. – Күземә күренмәгез.
Һәм ишекне бикләгәч, тек-тек басып атлап китте. Ишек төбендә басып калган тикшерүченең телефоннан сөйләшкәне ишетелде: «Пациент табылмады, ә док өенә кайта...» Зифа бер мәлгә тукталып калды. Тикшерүченең янына барып, тиргәп ташлау теләге ялтлап китте. «Нәрсә дип минем хакта исәп-хисап бирә ул?! Ни хакы бар?!» Тик кире борылу хәлен алыр сыман тоелды һәм юлын дәвам итте.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: