Дәва (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

7

Комада яткан пациентлар күзләрен ачу белән тормышка аяк басмый. Уянулар башта бик кыска вакытлы була, соңрак озыная, акрынлап кына сөйләшү сәләте, хәрәкәтләнү мөмкинлеге кире кайта. Үзләренең нинди халәттә икәнен тулысынча аңлау, хәлләренә яраклашу өчен дә беркадәр вакыт кирәк.
Зифа Саматовна барысын да аңлап тора. Ләкин бу бәндә белән тизрәк сөйләшү, аңа үзендәге фотоны күрсәтү, әти-әнисен үтереп чыккан мизгелне исенә төшерү теләге тынгы бирмәде. Күңелендәге яраларын актара-актара, барысын да күз алдына китереп, авыр язмышка дучар булуы өчен үч аласы иде.
– Менә монсы – әтинең гомерен өзүең өчен! – дип, үлмәслек тә,
чыдап та булмаслык авыртуга дучар итәсе. Аннан соң әнисе, сеңлесе өчен җәзалыйсы. Газапларның хәтәрләре үтте дип тынычлана башлауга, үзенең үтерелгән балачагы, шул мизгелдән бирле кичергән барлык михнәтләре өчен җавап аласы. Калган бөтен гомерен тоташ газапка әйләндерәсе...
Нәфрәте дә, үч алу теләге дә көчле иде Зифаның. Кайчагында ул әле дә булса хәрәкәтләнергә, тормышка кайтырга, яшәргә тырышып яткан шушы бәндәнең бугазына барып ябышудан үзен көчкә тыеп калды. Дәвалаучы түгел, ә савыгуны тоткарлаучы, сызлануны арттыручы препаратлар бирү теләге дә әледән-әле калкып чыкты. Сулыш алу аппаратын йолкып ыргытасы, тукландыручы матдәләр урынына кислота саласы, күзләре акаеп
шартлаганчы кан басымын күтәрәсе килде. Кайчагында аның яшәвенең бөтен мәгънәсе шушы кешене интектерүдер, Ходай аның гомерен фәкать шул максат белән генә саклап калгандыр шикелле тоелды. Җәзалауларның һәр мизгеленнән үзе дә тәм табар, ләззәт алыр сыман булды.
Ләкин үзе дә аңламаган сәбәпләр Зифаны бу гамәлләргә тотынудан кичектереп килде. Агу бирергә теләсә дә, үтерүченең шул агу тәэсирендә көчле авыртудан йомарланып, җан бирүен күз алдына китерә-китерә дару бирде. Хәле аз гына начарланып китсә дә, шундук ярдәмгә килде. Үзенең бөтен пациентларын бер дәрәҗәдә караса да, бу бәндә турында күбрәк уйлады. Һәм Зифа моның сәбәбе бары тик аны тизрәк терелтеп, аңлашырга
ашкыну гына түгеллеген аңлаган да кебек иде. Шул гына булса, фотоны хәзер үк кулына тоттырырга мөмкин. Кемнең сурәте икәнен аңларлык кына һушы бар инде пациентның. «Менә синең эшең!» – дип, алгы як идәнендә яткан мәетләрне дә күрсәтергә була. Үзенең кемлеген әйтергә дә. Хәтта шушылар үзләре генә дә авыруның тынычлыгын алачак, аны үткәннәрен хәтерләргә, газапланырга мәҗбүр итәчәк. Күңеле таш булып каткан очракта да ул үзенең
кем кулында икәнен аңлап борчылачак, борчылган саен хәле начараячак, газапланачак. Гомер һәркемгә кадерле, үтерүчеләр аны яхшы белә.
Табиб анты гына сәбәпче түгел бит инде моңа. Хәтта анда да «Әткәм- әнкәмне, туганымны үтерүчене дәваларга» дигән төшенчә юк. Бәлки, үтерү сәләте бөтен кешегә дә бирелмәгәндер? Үз куллары белән җәзалап, шуннан ләззәт алу мөмкинлеге дә? Моның өчен аерым бер сыйфат кирәктер?
Бу сорауларга җавап булып, Артур Илдарович килеп керде. Ул һәрвакыт диярлек шулай алдан хәбәр итмичә генә килергә ярата. Бу юлы да хәл- әхвәл сорашу белән, ашыгыч эшләре юкмы, дип кызыксынды да якындагы кафега чакырды. Җыйнак һәм пөхтә булгангамы, кафеда кеше күп иде.
Хәвефсезлек хезмәте офицеры бер дә юктан гына килмәгәнен белеп, Зифа сорау бирергә ашыкмады. Артур Илдарович бүген гадәттәгедән җитдирәк иде, уен-көлкегә бирелмичә генә сүз башлады:
– Сез җибәргән рәсемдә – туксанынчы елларда бик актив эшләгән
киллер, – диде ул бернинди кереш сүзсез генә. – Рэкетирлар заказын үтәп, башбирмәс бизнесменнарны үтерүче. Элекке КГБ офицеры. Аның артыннан куркынычсызлык хезмәте дә, милиция тикшерүчеләре дә күп чапты...
Моны Зифа үзе дә чамалый иде. Бүлдермичә түзә алмады:
– Ә икенче фото? Өлкән яшьтәгесе?
– Өлкән яшьтәгесе дә – шул ук кеше. Безнең белгечләр әллә ничә ысул белән тикшереп карады. Шул ук кеше, дигән фикергә килделәр. Сурәт буенча. – Кем соң ул? Исем-аты бардыр бит?
Артур Илдарович аның күзләренә текәлеп торды:
– Гафу итегез, Зифа Саматовна, анысын әлегә әйтә алмыйм.
– Ник?
– Әйтә алмыйм. Ә бу фотолар сезгә ничек килеп эләкте?
Хатын бер мәл икеләнеп торды:
– Гафу итегез, Артур Илдарович... Мин дә әйтә алмыйм.
Хәвефсезлек хезмәткәре кычкырып көлеп җибәрде:
– Ну, сез, Зифа Саматовна! – Һәм җитдиләнеп дәвам итте: – Ул кешене туксанынчы елларда ук үтергәннәр. Эз яздыру өчен үз заказчиклары юк иткән. Моны дәлилләүче документлар бар.
– Ә теге фоторәсем?
– Ул дәлил була алмый. Фотоларның берсе компьютерда эшләнгән, ә икенчесе... Аның да шулай булу ихтималы бар. Мин әлегә бу хакта берни дә әйтә алмыйм. Ә сез ник кызыксынасыз?
Зифа Саматовна бераз дәшми торды. Каршыда утыручы ир аның яхшы танышы, дусты дип әйтерлек кеше булса да, куркынычсызлык хезмәте офицеры иде. Ә бу үзе генә дә сак булуны таләп итә. Ниһаять, ул телгә килде:
– Фотоларның ничек миңа эләгүен әлегә әйтә алмыйм, Артур Илдарович, бәлки, ул мөһим дә түгелдер. Тик безнең гаиләне үтереп чыккан кеше шул булырга тиеш, дип уйлыйм.
Артур Илдарович моңсу елмайды:
– Шулайдыр дигән идем. Ә сез дөрес уйлыйсыз. Бу – нәкъ шул киллер.
Зифа өчен яңалык түгел иде. Тик ул тагын бер сорау бирмичә кала алмады:
– Ә заказчик кем?
– Меркуно, – диде Артур Илдарович, тик докторның берни аңламавын тоеп дәвам итте: – Шундый кушаматлы рэкетир бар иде. Рейдер. Завод- фабрикаларны кулга төшерү белән шөгыльләнде...
– Ә хәзер кайда?
– Җир астында... Ул елларда җинаятьчеләр дә күп кырылды бит.
Үтерешләр дулкын-дулкын булып калкып, кабатланып торды.
Бер мәлгә сүзсез утырдылар. Ул арада официант аш китерде. Артур Илдарович кинәт кенә сорап куйды:
– Ә ул киллерны очратсагыз, нишләр идегез?
– Үтерер идем, – диде Зифа, ике дә уйламыйча.
Куркынычсызлык хезмәткәре аңа гаҗәпләнеп карады да көлемсерәде:
– Сезме?!. – Һәм җитди дәвам итте: – Кеше үтерү җиңел түгел. Йөзгә йөз сугышканда, хәтта солдатларның да күбесе... үтерә алмый... кайберләренең кулын, бармагын көзән җыера башлый, кайберләре һавага ата. Яу озакка китсә, акылын җуючылар да бар. Әзерлек үткән солдатлар болар! Үз тиңнәрен үтерүгә кешенең биологик механизмнары каршы төшә, моны хәтта акыл да контрольдә тота алмый.
– Тик сугышта кешеләр барыбер үлә. Кем үтерә соң алайса?
– Кеше үтерергә сәләтлеләр солдатлар арасында 2-3 процент кына. Һәм корбаннарның 100 проценты шушылар өлешенә төшә. Галимнәр боларны нормаль кешеләр түгел, ә психопатлар дип аңлата. Алар сугышта – герой, ә тыныч тормышта – җинаятьче була...
Көтмәгәндә, Артур Илдаровичның телефоны шалтырады. Ул кем
шалтыратуына күз салды да хушлашырга ашыкты:
– Зифа Саматовна, зинһар, гафу итегез, миңа китәргә кирәк.
– Рәхмәт сезгә, Артур Илдарович!
– Ерунда. Йомышыгыз булса, һәрчак эндәшегез.
Инде куркынычсызлык хезмәткәре ишеккә юнәлгән иде, тик табиб
сорамый кала алмады:
– Артур Илдарович!
Офицер шундук борылып, аңа атлады. Докторның елмаюын күреп, үзе дә елмайды.
– Ә куркынычсызлык хезмәте хаталанырга мөмкинме?
– Ничек кенә әле! – диде ул һәм җитди кыяфәткә керде. – Бик нык
хаталанырга мөмкин. Ләкин бик сирәк.
Кафедан чыккач, Зифа Саматовна әлеге сөйләшүне тагын бер кат күз алдыннан үткәрде. Гаиләсен үтерүчеләрнең барысы да кабердә, димәк. Тәмугта. Алар хәләл җәзасын алган булып чыга. Ә реанимациядәге бәндә кем соң алайса?
Куркынычсызлык хезмәте офицеры нәрсәнедер әйтеп бетермәде бугай. Аның каравы, ул Зифаның башка соравына җавап бирде. Үтерү җиңел түгел, аңа кешенең биологик механизмнары каршы төшә. Үтерүче – психопат. Мондый мәгълүматларга Зифаның беркайчан да очраганы булмады. Бәлки, куркынычсызлык хезмәткәре үтереш өлкәсендә күбрәк беләдер, ә бәлки,
нәрсәдер сизенеп, Зифаны ялгыш адымнан саклау өчен шундый ярымялган факт сыман фикерләр китерәдер. Алай да булырга мөмкин. Тик аның бер сүзе хакыйкать иде: җиңел түгел, нормаль кешенең табигате моңа каршы килә.
Ләкин икенче нәрсә бар: максатыңа ирешергә телисең икән,
авырлыкларны да, каршылыкларны да, хәтта кеше табигатенең үзен дә җиңәргә кирәк. Ә куркынычсызлык хезмәте бик сирәк, әмма бик нык хаталана ала. Бу нәкъ шул очрак иде бугай.

8

Артур Илдарович белән сөйләшкәннән соң да шактый вакыт узды. Зифа һаман икеләнеп йөрде, нәфрәте дә сүрелмәде, ният иткәненә тәвәккәлли дә алмады. Ә һәрвакыт уйланып йөрү, әллә нинди фикерләргә килеп, әллә ниләр эшләрдәй булу һәм берни дә майтара алмау – үзе үк газап иде.
Сөйләшерлек, серләшерлек кешесе дә юк бит ичмасам. Мондый нәрсәне кешегә сөйләп тә булмыйдыр, хәтта иң якын ахирәтеңә дә. Ә Зифаның андый ахирәте юк та иде бугай. Эшендә зур оста булса да, хезмәттәшләре белән җиңел аралашса да, бүтәннәр белән бик якыная алмады ул, күңеленә беркемне дә кертергә ашыкмады. Кечкенә вакытындагы алданулар эзсез үтмәгәндер. Үтерүчене җәзаларга теләве үзен газаплауга әверелде. Мондый
халәт озакка китсә, акылдан шашуың да бар. Нәрсәдер эшләргә кирәк.
Ә үтерүче савыга. Һәрхәлдә аның күрсәткечләре инде әйбәт, гомеренә куркыныч янамый. Алай гына да түгел әле... Анализлары яхшы, төрле белгечләр – психолог та, невролог та, физиотерапевт та, нейрологопед та туктаусыз эш алып бара һәм нәтиҗәсе күз алдында. Авыруның сулыш алуы яхшырды, инде трахеостома да кирәкми, бернинди аппаратка да мохтаҗлыгы юк. Гастростома дип аталган тукландыру җайланмасын кулланмый башладылар, хәзер аның йоту функцияләре әйбәт эшли – махсус әзерләнгән ризыкны үзе ашый ала. Тышка чыгуны үзаллы башкара, сидек
катетеры кирәк түгел. Аяк-куллары хәрәкәтләнә, ул хәтта үзе торып утыра да ала. Инвалид коляскасында утырганда, кан басымы да күтәрелми хәтта. Бу инде алга китеш. Сокланырлык дәрәҗәдә.
Бер карасаң, ул инде кул-аякларын хәрәкәтләндерергә генә түгел, ә үзаллы атлап йөрергә дә тиеш кебек. Авыруның савыгу тизлеге, организмының гомум картинасы шуны күрсәтә. Физиотерапевт язмаларында да аның күнекмәләр вакытында аягында нык басып торуы, адымнарын ышанычлы атлавы билгеләнә. Ләкин көндәлек тормышында пациент урынында борылып ятудан узмый, кайчагында торып та утыра, әмма аягына басып
та карамый. Монысы беркадәр сәеррәк иде. Баш мие функцияләренең тулысынча көйләнеп бетмәве белән бәйледер инде бу. Хәтер эшчәнлеге дә яхшы түгел аның. Әлегә үзенең кем икәнен дә, ничек мондый хәлгә юлыгуын да әйтә алмады. Сөйләшүенең дә рәте юк – аерым сүзләрне дөрес
әйтә, ә җөмләләр төзи алмый. Сорауларга да «әйе-юк» дип кенә җавап бирә, күп очракта ишарәләр белән генә аңлата. Монысына психолог белән нейрологопедның исе китә инде:
– Ул бит барысын да аңлый, башы эшли аның, ә җавап бирми, сөйләшми. Ничек алай булырга мөмкин? – диләр.
Алар хаклы да кебек. Әгәр әйткәнне аңлый ала икән, фикерләү сәләте бар, дигән сүз. Аваз чыгару системасы да дөрес эшли. Димәк, фикерен сүз рәвешенә китерү, ягъни сөйләшү өчен бернинди каршылык та булырга тиеш түгел. Күрәсең, ниндидер психологик тайпылышлар бар, мөмкинлекләрен тулысынча файдалана алмый.
– Көтик әле, – ди Зифа Саматовна. – Бераз вакыт кирәктер, бәлки...
– Соң, Зифа Саматовна... – дип каршы төшә коллегалары. – Айдан артык көтәбез бит инде...
– Нәрсә тәкъдим итәсез соң?
Коллегалар бер-берсенә карашып кына куя, җавап бирмиләр.
Җәзаны кичектерүнең сәбәбе дә, бәлки, шул булгандыр әле. Сөйләшергә кирәк иде башта, кеше үтерүнең никадәр зур фаҗига икәнен төшендерергә һәм бары тик шуннан соң гына җәзаларга. Бу газапларның ни өчен икәнен белеп, бер гөнаһтан да качып котылып булмавын аңлап тилмерсен. Еласын хәтта, аяу сорап ялварсын. Шулай иткәндә, яхшы буласы иде. Әмма бу
мизгелне көтү артык озакка сузылды һәм Зифаның үзе белән идарә итә, үзен газаплый башлады.
Алай гына да түгел, пациентның хәле яхшырган саен, җәзага тарттыру кыенлаша, ул Зифа Саматовна кулыннан ераклаша бара. Элек аны җәзалау өчен сулыш алу системасын туктату кебек гади бер хәрәкәт тә җитә иде. Хәзер эш бераз катлаулана, андый гамәлләр белән генә булмый. Барысын да алдан уйлап, үзеңә күләгә төшмәслек итеп эш йөртү таләп ителә. Һәм
вакыт та хәзер пациент файдасына эшли. Үтерүче файдасына. Кичекмәстән тәвәккәлләргә кирәк. Озакламый җае да чыкты. Кизү торырга тиешле табибның баласы авырып киткән дә, ул кем беләндер алыштыруны сорап, Зифа Саматовнага керде. Бүлек мөдире табиблар исемлегенә күз салды да керүчене шелтәләп
алды:
– Соңгы көнне көтеп йөрмәсәң...
Коллегасының, әлбәттә, бер гаебе дә юк. Иртән иртүк кергән, әле вакыт бар.
– Кинәт авырып китте бит, Зифа Саматовна, – дип акланды табиб. – Ярамаган нәрсә ашаганмы шунда. Инфекционистка алып барырга иде.
– Беркем дә юк бит әле. – Доктор табиблар исемлеген тагы бер кат күздән кичерде. – Таш яуса да, булмый.
– Зинһар өчен, Зифа Саматовна.
– Берәү дә бушамый...
Тик кинәт Зифага бу гади генә күренеш түгел, ә күкләрдән килгән билге кебек тоелды. Үтерүче белән бергә-бер калырга мөмкинлек туа түгелме соң?! Әлбәттә, арыган инде ул, тәүлек әйләнәсенә эшләү кыен булачак. Тик нишлисең... Ә чынлап уйласаң, соңгы араларда арымаган көне булмый да иде бугай.
– Ярый, үзем торырмын, – дип елмайды ул.
Кизү калырга тиешле табиб рәхмәт укып чыгып киткәч: «Ниһаять, сәгате сукты!» – дип, җиңел сулап куйды. Тик шундук икенче сорау баш калкытты: ә ничек җәзаларга соң? Үч алу, газаплау теләге көчле булса да, хыялында әллә нинди коточкыч ысулларны күз алдына китерсә дә, Зифа моның чынбарлыкта кулланырлык чараларын уйламаган икән бит. Пациентны вакытлыча хәрәкәтсез калдыручы укол кадарга да мөмкин. Дозасын аз гына арттырырга. Тик бу очракта бернинди җәзалау турында да сүз була
алмый, ул нибары үләчәк кенә. Бернинди авыртуны да тоймаячак, бер хис тә кичермәячәк... Ә үзеңә күләгә төшермичә тиз генә эшләнә торган башка юл юк иде. Антибиотиклар бирүне туктатырга була, башка препаратларны... Бу очракта төрле инфекцияләр үрчеп, аны сызланырга мәҗбүр итәчәк, хәлен
авырлаштырачак, хәтта үлемгә җиткерәчәк. Тик бу бүген-иртәгә генә эшли торган гамәл түгел, ким дигәндә, атна-ун көн буена дәвам иттерергә кирәк.
Шул вакыт эчендә: «Пациентымны аңлы рәвештә үлемгә дучар итәм бит», – дигән уйлар эчендә яшәргә, үзең дә газапланырга мәҗбүр булачаксың.
Аның хәле начараюын күреп, коллегаларының кайсыдыр каршы да төшәргә мөмкин әле. Күпме генә баш ватса да, Зифа бүген үк кулланырдай җайлы ысул таба алмады. Пациентның хәлен, мөмкинлекләрен тагын бер кат күз алдыннан үткәрде дә компьютерындагы фотоларны принтер аша кәгазьгә чыгарып,
өстәл тартмасына салды. Бераздан үтерүче янындагы шәфкать туташын чакыртып алды:
– Хәле ничек?
– Шул килеш. Үзгәреш юк.
Кинәт психолог белән нейрохирург әйткән сүзләр исенә төште. «Айдан артык көтәбез бит инде...» Һәм коллегаларының серле итеп бер-берсенә карашып куюы... Ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә, алар Зифаны ниндидер нәтиҗәгә этәрәләр иде түгелме соң? Әлбәттә, шулай. Савыгу күрсәткечләре соклангыч тизлек белән үсеп, кинәт айдан артык вакытка бер үзгәрешсез кала икән, моның бик җитди сәбәбе булырга тиеш. Һәм ул сәбәпне Зифа
Саматовна дәрәҗәсендәге доктор һичшиксез табарга тиеш иде. Психолог белән нейрологопед та тәҗрибәле белгечләр, борчылулары юктан гына түгелдер. Ниндидер сәбәп булырга тиеш. Тик ничек кенә тикшерсәләр дә, сәбәп табылмады. Табылмады һәм вәссәлам. Ә моннан бер генә нәтиҗә
чыгарырга мөмкин: пациент хәйләләшә.
– Холтер аппараты куеп карагыз әле.
– Яхшы, Зифа Саматовна.
Гади генә процедура инде бу. Пациентны бил тиңентен чишендерәләр дә тән тиресен спирт белән эшкәртеп, датчиклар беркетәләр. Аппарат тәүлек буена авыруның йөрәк тибешен яздыра. Ә махсус көндәлектә аның ризык кабул итү вакыты, физик нагрузкалары, дару эчүе – барысы да теркәлеп бара. Шуннан доктор йөрәк эшчәнлегенә нәрсәләр нык тәэсир итүен
билгели. Тик бу юлы Зифа Саматовнаның максаты бүтән иде.
Пациент янына ул төшке аш узып, беркадәр вакыт үткәч, «йокы
сәгате»ндә керде. Шәфкать туташы нәрсәдер язып утыра иде, табиб аңа кул хәрәкәте белән генә эшен дәвам итәргә кушып, карават янына узды. Ята... Бер хәрәкәт тә ясамый, әмма күзләре йомык түгел. Зифа гадәттәгечә тыныч тавыш белән хәлен сорагач, сизелер-сизелмәс кенә башын кагып куйды.
– Хәзер ми күзәнәкләре өчен бераз күнекмәләр ясап алырбыз. – Зифа читтәрәк торган утыргычның берсен карават янына шудырды да кулындагы катыргы карточкаларны шунда куйды. – Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, ә сез анда нәрсә төшерелгәнен әйтерсез. Аңлашыламы? Пациент беркадәр аның күзенә төбәлеп торды да баш каккандай итте.
Табиб аңа шелтәле караш ташлады:
– Ым-ишарә кирәкми, барсын да сүз белән әйтәбез. Аңлашыламы?
– Әй-йе... – дип сыгып чыгарды авыру. Читтән караганда, бу гамәлнең аңа авырлык белән бирелүе күренеп тора иде.
– Яхшы. – Зифа Саматовна иң өстә яткан катыргыны алды: – Бу нәрсә?
Пациент бер мәлгә сурәткә карап тынып торды, аннан соң бөтен бит мускулларын киеренкеләндереп, авызын очлатты:
– Ү-ү-ге-ез...
«Нейрологопедны да чакырырга кирәк булган, – дип уйлады Зифа. – Аның янында сүзләрне бик җиңел әйтә иде». Һәм икенче сурәтне күрсәтеп, сораулы караш ташлады.
– Каз, – дип җавап бирде авыру.
– Маладис, ә монысы?
– Ку-у-ян.
Беркадәр авырлык белән әйтелсә дә, монысы да матур гына килеп
чыкты. Шул рәвешле тагын берничә сурәтне күрсәткәч, доктор принтердан чыгарылган кәгазьне кулына алды:
– Ә монысы кем?
Пациент рәсемгә карап катып калды. Тик йөзендә бер мускул да
селкенмәде, күзләрендә бернинди үзгәреш тә сизелмәде. Ул бу сурәтне күрә, тик нәрсә дип атарга гына белми сыман. Шулай да Зифа аның сулышы беркадәр ешаеп китүен тоймый калмады. Бәлки, киеренкелек белән җавап эзләүдән генәдер?
– Е-е-г-ге-ет...
Тавышы беркадәр карлыккан шикелле тоелды. Бу пациентның
дулкынлануыннан да, башка сәбәптән дә булырга мөмкин иде. «Шайтан алгыры! – дип уйлады Зифа. – Ул берни дә сиздермәде. Яки бу кеше аңа чынлап та таныш түгел, яки баш мие эшчәнлеге зәгыйфь...»
– Пистолет тоткан егет, – Зифаның тавышы хөкем карары сыман
яңгырады, тик пациентның моңа исе китмәде. Ул тагын берничә сурәт күрсәтте. Пациент аларга үз җаенча җавап бирде.
– Арыдыңмы? – Пациент бу юлы баш кына какты. Зифа сәгатенә карап алды да карточкаларны җыеп, ишеккә юнәлде. – Ял ит. Әйбәтләнәсең син. Маладис.
Бүлектә кемнеңдер хәле начараеп китәргә, яки «ашыгыч ярдәм» белән килгән авыруларга кичектергесез операция кирәк булырга мөмкин. Кизү торган табиб әнә шундый мизгелләрдә алыштыргысыз була. Ул яки тиешле белгечне өеннән чакыртып китертә, яки үзе операциягә алына. Ә калган вакытларда, хәлләр чагыштырмача тыныч булганда, ял итә. Авырулар кизү торган шәфкать туташлары карамагында кала.
Зифа Саматовна да көн ахырына арыганлык тойды, бераз ял итеп, ә иң яхшысы – йоклап алырга кирәк иде. Тик ул башта Холтер аппаратын китерттерде. Һәм компьютерга тоташтырып, аның нәтиҗәләрен тикшерде. Пациентның йөрәге әйбәт иде. Соклангыч дәрәҗәдә. Ләкин Пистолет Тоткан Егетнең фотосын күргәннән соң, аның йөрәге бик ашыгып, ярсып тибә башлаган һәм бары тик кичке процедуралар вакытында тынычландыргыч укол биргәч кенә, нормага кайткан. Хәтта анда да әле элекке хәленә үк төшеп җитә алмаган, чагыштырмача югары килеш калган.
Бу инде мәсьәлә иде. Беренчедән, пациентның чынлап та киллер икәненә тамчы да шик калмады – тыштан берни сиздермәсә дә, үз фотосын күргәч, тынычлыгы югалды...

Икенчедән, аның табиблар белән уйнавы, симулянт икәне хак булып чыкты. Үз халәтен шул дәрәҗәдә контрольдә тота алу иң
сәламәт кешеләрнең дә кулыннан килмәскә мөмкин. Ә бу хисләрен дә, тән күзәнәкләрен дә йөгәнли белә. Бу кеше инде кызганыч түгел, ә куркыныч иде.
Уйлар тынгысыз, ә тойгылар ничек кенә үткен булмасын, беркадәр ял итәргә кирәк иде. Зифа Саматовна өстәл тартмасындагы даруларны актарып бер таблетка алып эчте дә урын җәйде. Табиблар китеп өлгергәнче, беркадәр черем итеп алырга кирәк. Калганын күз күрер...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: