Дәва (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

5

Төшке аштан чыгу белән пациент янына керде. Йоклый әле, дөньялыкта эше юк. Аңына килгәнче, ике-өч тәүлек үтәр. Сулышы тигезләнгән, димәк, баш миенә кан килә башлаган. Мускулларының ирексездән тартышып- тартышып алуы да сизелми. Бер хәрәкәтсез ята.
Шәфкать туташының читкәрәк китүеннән файдаланып, Зифа кислород битлеген алып торды да аның йөзен фотога төшерде. Сулып, агарыныбрак калса да, пациентның йөзендә таныш чалымнар күзгә бәрелеп тора. Бу бәндәнең Пистолет Тоткан Егет икәненә тамчы да шикләнмәде. Шулай да ныклы дәлилләр табарга кирәк иде. Соңыннан, эш узгач, ялгышуыңны аңлап газапланырлык булмасын.
Бүлмәсенә атлаганда, таныш компьютерчының телефонын җыйды. Трубканы шундук алдылар.
– Альберт, сиңа йомыш бар, – диде ул саулык та сорашып тормастан. – Хәзер берничә фото җибәрәм. Шуларның бер үк кешеме, түгелме икәнен ачыкларга кирәк. Син бит ниндидер анализлар нәтиҗәсендә моны эшләп була дигән идең. Буламы? Яхшы. Җибәрәм, алайса.
Зифа елмайгандай итте. Уйлап карасаң, һөнәре ул кадәр үк начар түгел аның. Дөнья булгач, төрле кешеләр бәлагә юлыга бит инде. Чир-чордан беркем дә азат түгел. Зифа шуларга ярдәм күрсәтә, гариплектән, кайчагында үлемнән дә аралап кала. Һәм күпләре аның үзенең дә кадерен белә. Кайчан гына мөрәҗәгать итсә дә, ярдәмгә ашкынып торалар. Нинди генә өлкәдә йомышы төшсә дә, гозерен үтәрлек кешеләре бар.
Ишек төбендә полиция тикшерүчесе көтеп тора иде. Ул таң алдыннан килеп, медицина тикшерүләренең нәтиҗәсен алып киткән инде. Операциядән чыккач хәбәр иттеләр моны Зифага, төштән соң тагын киләчәген әйткән. Тик доктор моны шулай тиз булыр дип уйламаган иде.
– Зифа Саматовна, пациентыгыз белән сөйләшү мөмкинлеге юкмы әле? – диде ул исәнлек-саулык сорашкач һәм табибның баш чайкавын күреп, дәвам итте: – Янына килгән, хәлен белешкән кешеләр булмадымы?
– Юк, беркем дә.
– Бернинди яңалыгыгыз да юк, димәк? – Тикшерүче көрсенгәндәй итте.
– Яңалык? – Зифа Саматовна иңнәрен сикертеп куйды. – Сул яктан арттан киң һәм каты нәрсә белән сукканнар. Баш сөяге бер урыннан сынган, берничә җирдән чатнаган. Миенең кан сауган өлешләре күп. Боларны сез иртәнге тикшерү нәтиҗәләре буенча беләсездер инде. Ә яңалык булырлыгы... – Юк, моны әлегә әйтергә ярамый иде бугай. Беркадәр икеләнеп торды да дәвам итте: – Мин әлегә операция нәтиҗәләренең ничек булып бетәчәген дә төгәл генә әйтә алмыйм. Ул аякка басарга да, «күзле бүкән» булып калырга да мөмкин. Ә сез яңалык сорыйсыз...
– Яхшы, Зифа Саматовна, мин соңрак тагын кагылырмын әле сезгә.
Бүлмәсенә кереп, Альбертка фотолар җибәрде. Күрер күзгә Пистолет Тоткан Егетнең егерме биш елдан соң ничек булырга тиешлеген чагылдырган рәсем белән пациентның фотосы арасында аерма юк иде. Уртак чалымнар, иреннәр, кашлар, борын, хәтта колакларының рәвеше дә бертөрле. Ике рәсемдә дә бер үк кеше икәнен һич шикләнмичә әйтеп була. Фотоларны чагыштырып утырганда, Зифаның башына кинәт кызык
фикер килде. Гади генә ул. Ник бу хакта элек уйламавына ул аптырап та куйды хәтта. Һәрнәрсәнең үз вакыты, диюләре шулдыр инде. Югыйсә бик баш ватып этләнерлек тә нәрсә түгел. Зифа Саматовнаның танышлары күп, хәтта дәүләт иминлеге хезмәтендә дә бар. Менә шуларның берсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булган. Аларда һәртөрле базалар бар, теләсә кайсы кеше турында мәгълүмат таба алалар, диләр бит. Ник әле Пистолет Тоткан
Егетне шулар аша эзләтеп карамаска? Һәм ул телефон номерын җыйды.
– Һо, Зифа Саматовна, сезне дә ишетер көннәр бар икән. Хәлләрегез ничек?
– Яхшы, Артур Илдарович. Тавышыгызга караганда, үзегез дә
сөбханалла.
– Сезнең тавышны ишеткәч, шулай булды, Зифа Саматовна. Ни
рәхәтлекләрдә яшәп ятасыз?..
Артур Илдаровичның ФСБ офицеры икәнен ишеткәч, Зифа беркадәр аптыраган да иде. Шундый ачык йөзле, һәрвакыт күтәренке кәефле, шаян кеше ничек инде шундый урында эшләсен? Алар ничектер җитди, аз сүзле, кырыс булырга тиештер кебек тоела. Ә бу... Тик соңыннан аның робот кебек чакларын да күрергә туры килгәләде. Кеше бер генә кыяфәттә булмый шул.
Ә бүген кәефе шәп иде.
– Артур Илдарович, сезгә йомышым бар...
Зифа гозерен сөйләп бирде. Артур Илдарович бүлдермичә тыңлады, аннан соң да беркадәр сүзсез торды. Һәм көтелмәгән җитдилек белән әйтеп куйды:
– Яхшы, Зифа Саматовна. Кулдан килгәнне эшләрбез. Фоторәсемнәрне ватсаптан шушы номерга җибәрегез.
– Рәхмәт, Артур Илдарович.
Трубканы куйгач, фотоларны җибәрде дә кәгазь эшләренә чумды. Хисләр ничек кенә котырмасын, эшләрне карарга кирәк иде. Ә алар күп. Иң үзәккә үткәне – кәгазьләр белән мәш килү. Хәзерге таләпләр буенча табиб, кайсы өлкәдә генә эшләмәсен, үзенең һәр адымын теркәп барырга, исәп-хисап бирергә тиеш. Бу, бәлки, кемгәдер ни өчендер кирәктер дә инде, юкка гына уйлап чыгармаганнардыр. Ләкин ул бик күп вакытны ала һәм табибның
игътибарын төп эшеннән читкә юнәлтә. Менә Зифа Саматовна да бүлек мөдире буларак, кул астындагы хезмәткәрләрнең эшчәнлеге теркәлгән язмаларны өйрәнергә, шулар нигезендә үзе дә хисап бирергә мәҗбүр. Әле бүлектәге корылмаларны тикшерү, ватыкларын төзәтү яки яңага алыштыру, дәвалау әсбаплары, дарулар белән тәэмин итү, бүлмәләрне төзекләндерү кебек санап бетергесез эшләре дә бар. Моның өстенә сәгать саен диярлек килеп торучы авырулар. Аларның күбесе авыр хәлдә булып,
ашыгыч операция таләп итә. Ә кадрлар җитми, медицина уку йортлары елына меңәрләгән белгеч әзерләсә дә, чын мәгънәсендә табиб булырдайлары бармак белән генә санарлык. Табиб булу өчен дә талант кирәк. Диплом гына җитми, белем, эшләү һәм камилләшү теләге, үз-үзеңне аямау кирәк. Ә бүгенге заман кешеләрне һавадан акча ясарга өйрәтә, чынлап та кирәкле, файдалы һөнәрләрнең бәясе түбән. Шул вазгыятьтә формалашкан буын табиб булырга бик атлыгып тормый, җиңел акча китерердәй һөнәр эзли. Хәтта бик сәләтле, киләчәктә медицина йолдызы булыр дип өметләндергән яшь хирургларның да берничәсе медицинаны ташлап, базарга эшкә урнашты. Берсе бөтенләй ит чабучы булды. Бер сүз дә әйтә алмыйсың, анатомияне яхшы белә, кулы туры. Андый югары белемле ит чабучыларның бәясе югарыдыр инде.
Кәгазь эшләрен бетергәч, кирәкле корылмалар исемлеген тотып, баш табибка керде.
– Сез генә түгел бит, Зифа Саматовна, – диде тегесе. – Бу исемлектәге бөтен әйберне дә берьюлы ала алмабыз. Иң кичектергесезләрен билгеләгез, ә калганнары соңрак...
Зифа Саматовна озын исемлекнең өчтән беренә плюс куеп чыкты. Моны күргәч, баш табибның йөзе яктырып китте:
– Яхшы, кайтартырбыз.
– Рәхмәт!
Зифа Саматовна инде беренче ел гына эшләми, баш табиб белән сөйләшү серләрен яхшы белә. Шуңа ул исемлеккә бүгеннән үк кирәк булмаган корылмаларны да күп итеп өстәгән иде. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә, аларын сызып ташладылар, ә иң кирәклеләре калды. Менә шулай! Әгәр кирәклеләрен генә язып кертсә, аларның да бер өлешен сызарга туры килер иде.
Авырулар килеп торды. Операцияләр дәвам итте. Бик катлаулы авырулар юк, гади эшләрне башкарырдай хирурглар җитәрлек иде, Зифа Саматовнага мохтаҗлык булмады. Көндәлек вак-төякләрен беркадәр ерып чыккач, реанимациядәгеләрне тагын бер кат урап чыгарга уйлады. Бу мотлак таләп ителә торган гамәл түгел, теге пациентны тагын күрү теләгеннән туган нәрсә булды бугай. Тик Альберттан электрон хат килү белән, бу ниятеннән
кире кайтты.
Ә хат кыска гына иде: «Зифа Саматовна, тикшердем. Бер үк кеше булу ихтималы – 97,85 процент».
Барысы да аңлашылган кебек инде. Шул ук вакытта әлеге саннар үзең нәтиҗә чыгаруны сорый, ә аның әзер һәм катгый җавап ишетәсе килде. Башкалар фикерен. Әгәр шулай әйтергә яраса, белгеч фикерен. Ул телефонга үрелде. Озак көттермәделәр. Доктор шундук һөҗүмгә күчте:
– Альберт, нәрсәне аңлата бу процентлар?
– Бер үк кеше булу мөмкинлеген.
– Бер үк, димәк.
– Әйе, ике кеше арасында бу дәрәҗәдәге охшашлык булмый. Хәтта махсус сайланган һәм әзерләнгән «двойник»ларның охшаш ягы да 80-85 проценттан узмый. Шуңа күрә бу фотоларда бер үк кеше дияргә нигез бар.
– Син шулай дип раслыйсыңмы?
– Мин түгел, компьютер шулай раслый. Ә ул күзгә эленми торган иң вак детальләргә дә игътибар итә, әллә ничә параметр буенча исәпләп, нәтиҗә чыгара.
– Рәхмәт, Альберт.
Димәк, реанимациядә ятучының Пистолет Тоткан Егет икәнлеге
расланды. Кылган гөнаһлары өчен хак җәза адәм баласын егерме биш елдан соң да эзләп таба. Хак җәза Зифа үзе иде. Бу бәндәнең җавапсыз калырга хакы юк. Ә үтерү ысуллары хастаханәдә дәвалау чараларына караганда да күбрәк...

6

Пистолет Тоткан Егет яткан бүлмәнең ишеге ябылып бетмәгән, аннан шәфкать туташының нәрсәдер сөйләгәне ишетелә. Реанимация бүлеге өчен табигый хәл инде бу, хезмәткәрләр комадагы кеше белән сөйләшә, аның аңын тупларга тырыша. Зифа Саматовна ишек төбендә тукталып, бераз колак салып торды.
– Бер карасаң, бәхетле кеше инде син, – дигән тавышы ишетелде шәфкать туташының. – Вакытында табып алганнар, «ашыгыч ярдәм» чакырганнар. Хастаханәдә дә иң яхшы доктор кулына эләктең. Безнең Зифа Саматовна бөтенләй өметсезләрне дә аякка бастыра ул. Менә сине дә үлемнән тартып алды. Хәзер сәгать саен сихәтләнә барасың. Болай булса, тиздән аякка басачаксың син...
Зифа Саматовна ишек шакыды. Аны күрүгә шәфкать туташы
уңайсызланып китте, кызарды.
– Хәлләр ничек? – Доктор кергән уңайга ук авыруның пульсын капшап карады.
– Яхшы.
– Тән температурасы да артык югары түгел...
Зифа Саматовна өстәл янына килде дә шәфкать туташы алып барган күзәтү язмаларын тикшерергә кереште. Шәфкать туташы елмайды:
– Терминатор кебек бу, Зифа Саматовна, үзеннән-үзе җыела.
Доктор дәшмәде. Пациентның хәле чынлап та яхшы иде. Сулыш алу эшчәнлеге әкрен генә әйбәтләнеп килә, әлбәттә, респираторны салдырырлык ук дәрәҗәдә түгел әлегә, тик барыбер күрсәткечләр яхшы. Һәрхәлдә, ИВЛ аппараты ярдәмендә үпкәне ясалма җилләтү ысулларын кулланырга туры килмәс. Кан басымы да шөкер итәрлек. Гадәттә, мондый операцияләрдән соң кан басымы уйный торган була, йә түбән тәгәри, йә күтәрелә. Ә моныкы...
Гомумән, бу бәндәнең сәламәтлеге дә, физик мөмкинлекләре дә ис-акылың китәрлек дәрәҗәдә югары иде. Операциядән соң өч көн үтүгә үк сизелерлек алга китеш күзәтелә, бу темп белән барса, чагыштырмача бик кыска вакыт эчендә аягына басачак. Бөтен организмның да яшәүгә омтылышы шушы дәрәҗәдә булса, табибларның берсе дә стресс кичермәс иде.
– Бөтен авырулар да шулай булса икән... – диде шәфкать туташы аның уйларын сизенгәндәй.
Доктор сискәнеп китте. Күз алдында бер мизгелгә пистолет тоткан
егетләр төркеме пәйда булды. Тик бу уйларын куып җибәрергә тырышты. Шәфкать туташына карап, баш кагып куйды, елмайгандай итте.
Пациент буларак, ул Зифага бик якын, хәтта кадерле дә иде. Үзең
операция ясаган кеше хастаханәдә ятканда, гомумән, якын була.
Хезмәтеңнең бер җимеше бит инде ул, син үлемнән тартып алган җан иясе. Эшеңнең күрсәткече дә. Әгәр күзгә күренеп савыга икән, димәк, барысын да дөрес эшләгәнсең. Хәле начарая икән... Монда, әлбәттә, төрле сәбәпләр килеп кушылырга мөмкин – организмның гомум халәте, пациентның яше, ярдәмнең үз вакытында күрсәтелмәве... Күп алар... Ләкин сәбәпләре нинди генә булса да, әгәр авыруның хәле начарая икән, табиб мотлак рәвештә үзен гаепле итеп сизә. Ул моны кычкырып әйтми, беркемгә дә сиздерми, күңеленнән генә газаплана. Хәтта алга китеш бик акрын барган очракларда да борчыла ул – нәрсәнедер эшләп җиткермәгән шикелле тоела. Ә мондый тизлек белән савыгучы кеше һәр доктор өчен шатлык чыганагы була алыр иде. Шуңадырмы, Пистолет Тоткан Егет турында уйлауга шайтаны котырып, зыян салу теләге көчәйсә дә, реанимациягә кереп, пациентны күрү белән ниятеннән кире кайта, аның савыгуын тизләтү өчен чаралар күрергә тотына, өстәмә дәвалау ысуллары куллана. Моны ул үзе дә сизми кала һәм ни өчен шулай эшләгәнен дә аңлый алмый. Ә җәзалау теләге көчле. Үтерү ысуллары да күп, алар һәр адымда – ниндидер препаратның дозасын үзгәртү, ниндидер чараны тизләтү, йә кичектерү... Барысы да гади генә. Монда хәтта битарафлык та, ашыгу яки соңлау да үлем коралы була ала. Һәм аларны кулланган өчен беркем дә гаепли алмаячак.
Бу пациентны үтерергә теләге һәм мөмкинлекләре булып та, Зифа аны дәвалый бирә.
– Сөйләндерергә тырыш, – диде ул шәфкать туташына. – Сораулар бир. Һич югында китап булса да укы.
– Мин шулай итәм. Анекдотлар да сөйлим әле. Көлми генә... – дип
елмайды шәфкать туташы.
Ләкин Зифа аны күрмәде. Ул кабат үз уйларына кайткан иде.
Аның болай кылануы табиб фидакарьлеге дә, сантыйлык та түгел бугай. Менә шулай бер хәрәкәтсез яткан дошманның гомерен алу аңа бернинди дә канәгатьлек бирмәс иде кебек. Үлде инде, моргка озаттылар, ди... Шуннан? Нинди нәтиҗә бирә бу? Дөньяны бер явыздан коткарам, дияр идең... Менә ята ул, бернинди начарлык та эшли алмый хәзер. Үчен кайтардым, дияр идең... Синең кемлегеңне дә, үзенең ни өчен шундый язмышка дучар булуын
да аңламыйча китеп барачак... Ә аңлавы кирәк. Кирәк! Үзенең егерме биш ел элек кылган гөнаһын исенә төшереп, хәзер инде бернәрсәне дә төзәтү мөмкин түгелен аңлап, үкенеп, әрнеп, газапланып китәргә тиеш ул. Менә шул очракта гына үч кайтару була. Менә шунда гына явыз җинаятьче үз җәзасын алды дип тынычланырга, күпмедер дәрәҗәдә канәгатьлек кичерергә мөмкин.
«Терминатор кебек...» – дип кабатлады күңеленнән Зифа. Бу тизлектә савыкса, тиздән һушына килер, сөйләшә башлар. Ә аннан соң реабилитация бүлегенә күчерерләр. Ул вакытта инде әлеге шикелле тулысынча Зифаның карамагында булмаячак. Әлбәттә, кереп хәл белүгә каршы килмәсләр, әмма мөмкинлекләр бераз чикләнәчәк. Ул тулысынча үз ихтыярыңда чакта нәрсәдер эшләп калырга кирәк. Бәлки, аның савыгу барышын азрак тоткарлап торыргадыр? Һушына килгәч, әлбәттә. Сызлансын, интексен
беркадәр. Ул чагында реанимациядә дә озаграк яткырып булыр...
– Ярый, күз күрер әле...
Бу уйларын кычкырып әйтүен сизеп, Зифа уңайсызланып китте. Ярый әле шәфкать туташы ихлас күңелле кыз иде, югыйсә үз-үзе белән сөйләшеп йөри дип көләргә дә күп сорамаслар.– Ни дидегез, Зифа Саматовна?
Доктор елмайды:
– Әлегә берни дә өстәми торыйк. Калганын соңрак күз күрер, дим.
– Ә-ә-ә... Яхшы...
Реанимация бүлегендә Зифа Саматовнаның тагын берничә пациенты ята иде. Шулар яныннан урап әйләнүгә шәфкать туташы коридорга атылып чыкты. Һәм аның янына ашыкты:
– Зифа Саматовна! Ул уянды! – дип ярсып пышылдады кыз. – Уянды!
Йөгерә-атлый бүлмәгә керделәр. Тик пациент һаман элекке хәлендә һәм бернинди дә үзгәреш юк иде. Табиб шәфкать туташына текәлде. Тегесе акланырга ашыкты:
– Валлаһи-билләһи менә, Зифа Саматовна. Ул күзләрен ачты. Тирә-якка каранып алды. Мин башта сискәндем, аңламыйчарак тордым, ә соңыннан сезнең янга...
– Ышанам, – дип елмайды доктор. – Башта шулай кыска вакытка гына уяналар алар. Тиздән һушына килер. Яныннан китмә.
Пациентны беркадәр күзәтеп торды да ишеккә юнәлде. Тик коридорга чыгу белән шәфкать туташының пышылдавы ишетелде:
– Зифа Саматовна!
Кабат кергәндә, чынлап та авыруның күзләре ачык иде. Битләрендәге мускуллар сизелер-сизелмәс кенә тартыша, иреннәрен хәрәкәткә китерергә тырыша.

Зифа елмайды:
– Тереләр арасына рәхим итегез!
Пациентның йөзендәге тартышулар тагы кабатланды.
– Әлегә сез сөйләшә дә, хәрәкәтләнә дә алмыйсыз. Анысы соңрак
булыр. Ә әлегә... Сез реанимация бүлегендә. Башыгызга операция ясадык. Уңышлы үтте. Тиздән сез сөйләшә башлаячаксыз. Сез мине аңлыйсызмы? Керфекләрегезне ачып йомыгыз.
Пациент керфекләрен ачып йомды. Күзләрендә гаҗәпләнү дә, бетмәс- төкәнмәс сораулар да, тагын әллә нәрсәләр бар иде. Тик озаклап өйрәнеп торырлык форсат булмады, ул күзләрен йомды.

(Дәвамын сайтта күзәтеп барыгыз)

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: