Дәва (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

3


Бүлмә ишеге ачык иде. Зифа Саматовна кергән уңайга чишенеп, өске киемен урындыкка ташлады да үз урынына утырды. Компьютер кабызылган. Кирәкле программалар ачылган. Өстәлдә – тикшерү нәтиҗәләрен күрсәткән кәгазьләр өеме. Коллегаларына тел тидермәле түгел, кыска вакыт эчендә барысын да җиренә җиткереп куйганнар. Бик ашыгыч булса да, анализ һәм
тикшерү нәтиҗәләрен җентекләбрәк өйрәнергә кирәк иде. Ә ашыкканда, игътибарлы булу җиңел түгел. Зифа Саматовна тирән сулыш алды, фикерләрен бер ноктага тупларга, уйларын чәчмәскә тырышты. Мөмкин кадәр тизрәк, игътибарлырак булырга тырышып, кирәкле моментларны күңеленә беркетте. Үзе онытмас өченме, коллегаларының да хәтерендә калсын дипме, аларны кычкырып әйтеп барды:
– Йөрәк һәм сулыш алу эшчәнлеге тәртиптә түгел. Борыныннан туктаусыз рәвештә кан катыш сыекча килә. Ликворея. Баш миен тукландыруга һәм матдәләр алышынуына ярдәм итүче цереброспиналь сыекча бу. Сәламәт кешенеке баш мие сөяге белән ми тышчалары арасында була, ә сөяк сынган, яки баш мие тышчалары зарарланган очракта борыннан, колактан яки
җәрәхәт урыныннан тышка агып чыга.

Аяк-куллары хәрәкәтсез һәм бернәрсә дә сизми. Баш миендә гематомалар хасил булган. Әледән-әле җепселләр тартышуы күзәтелә. Организмның башка мөһим өлешләренә зарар килмәгән, невралгик тайпылышлар... Һм-м... Һушсыз һәм хәрәкәтсез ята, әмма тышкы ярсыткыч факторларны сизү сәләтен югалтмаган. Сопороз хәлендә, димәк. Озакка сузылса, комага китү куркынычы да бар. Ашыгырга кирәк.
Зифа Саматовна шул рәвешле кәгазьләрне аралап чыкканнан соң,
компьютер экранына төбәлде.
– МРТ нәтиҗәләре... – дип, үзалдына сөйләнде ул, экрандагы сурәтне беркадәр зурайта төшеп. – Һм-м... Зарарлану урыны бик зур түгел... Әмма... Кан сауган... Кан сауган, шайтан алгыры... Рентгенографи-ия... Сынган... чатнаган... Эхоэнцефалография нәтиҗәләре начар түгел, баш миенең структурасы үзгәрмәгән... Көчле бәрелү нәтиҗәсендә барлыкка килгән баш мие имгәнүе. Катлаулы дәрәҗәдә.
Кинәт бүлмәне докторның боерыгы яңгыратты:
– Операциягә әзерләнегез.
Аңа шул мизгелдә үк җавап бирделәр:
– Әзер.
Ак халатлылар ашыгып чыгып китте. Зифа Саматовна алдындагы
кәгазьләрне тагын бер кат барлап чыкты да урыныннан кузгалды.
Гади генә итеп «трепанация» дип йөртәләр аны. Мондый операцияне баш мие шешкәндә, медикаментлар белән туктата алмаслык булып кан сауганда яки сөякләр янчелеп, баш миен кысканда ясыйлар. Баш сөяге эчендәге басымны киметү ми куыкларын кан белән тәэмин итүне һәм күзәнәкләр эшчәнлеген яхшырта... Диагноз төгәл билгеле булмаса, чигә өлешеннән керәләр, уңагайларның – уң як чигәсеннән, сулагайларның – сул
ягыннан. Бу юлы диагноз төгәл иде. Нәкъ менә имгәнгән урыннан кисәргә туры киләчәк.
Кичен йортлар арасында нишләп йөргән диген син аны?!. Яшь егет
булса, кызлар янына килгәндер, дияр идең. Ә бу – иллегә җитеп барган ир. Хәер, нишләп йөрмәс кеше. Бәлки, ул шул тирәдә яшидер? Юк, алай булса, узгынчылар таныр иде. Сөяркәсе булдымы икән?.. Әллә дусты шул яктанмы?.. Эш белән килеп чыгарга да мөмкин инде... Сәбәпләр миллион. Явыз ниятлеләргә юлыгу мөмкинлеге – һәр адымда. Акча яки тәмәке сорап
бәйләнмәгәннәр инде моңа. Каршылык күрсәтер иде... Карышмаган очракта да тәнендә вак-вак күгәргән урыннар булыр иде. Юк, моны бер сугудан аударганнар. Бәлки, алдан күзәтеп, сагалап килгәннәрдер дә аулаграк урында... Кесәсендә бернәрсә дә табылмаган... Акчасы да, документлары да. Өеңнән чыгарга да куркып утырырсың... Хәер, өеңә дә килеп...
Зифа бу уйларны куып җибәрергә ашыкты. Операция алдыннан андый нәрсәләрне хәтерләп, хискә бирелергә ярамый. Монда салкын акыл, төгәллек һәм җитезлек кирәк.
Гадәттә, операция бүлмәсенә керү белән ул үзен кеше итеп түгел, ә нәрсәнедер төзәтү өчен махсус тудырылган зат сыманрак тоя иде. Операция киемнәрен кия, алъяпкыч бәйли. Бармак очларыннан терсәкләренә кадәр чистарткыч сыекча белән кулларын юа, медицина салфеткасы белән сөртеп, антисептик белән эшкәртә. Кулларын алга сузуга, шәфкать туташы махсус
халат кидертә, докторның авыз-борынын каплап, борынчык бәйләтә, перчаткаларын кияргә җайлап куя. Бу стериль чисталык өчен эшләнсә дә, үзеңне башка үлчәмдәге кебек тоярга мәҗбүр итә. Үзенә күрә бер йола, ритуал сыман тоела. Һәм доктор авыру янына килә. Аны инде башын селкенмәслек аппаратка салып, кисү урынын чистартып, кырып, махсус сыекча белән эшкәртеп әзерләп куйган булалар. Кисәр алдыннан тагын бер кат эшкәртәләр. Һәм доктор скальпельгә үрелә...
Зифа пациентның йөзенә карамаска тырыша иде. Шулай итсәң,
җайлырак. Синең алда үзең шикелле үк тере кеше түгел, ә төзәтергә кирәкле аппаратура тора сыман. Кисәсе җирен кисәсең, ялгыйсы урынын ялгыйсың, тегәсең... Барысы да механик гамәл кебек. Ә алдыңда ниндидер шәхес, адәм баласы дип уйлау – хискә бирелергә мәҗбүр итә, ә бу эш өчен хис түгел, салкын акыл мөһимрәк. Зифа шулай гадәтләнгән иде.
Тик бу юлы ни өчендер пациентка күз саласы итте. Ничектер
үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Әлбәттә, Зифа Саматовна – тәҗрибәле доктор, пациентның йөзен күрү генә әллә ни зыян китерә алмас, ул үз- үзен кулга алуның җаен табар иде. Ләкин... Бу юлы... Пациентны күрү белән ул катып калды. Йөзе үзгәрде. Иреннәре күгәргәндәй булды. Операция өстәлендәге кеше аңа таныш иде. Мизгелнең бер өлешендә ул үзенең бала чагына... Балачак дип аталган тылсымлы дөньяның сүнгән мизгеленә кайтып килгәндәй булды. Һәм күз алдында Пистолет Тоткан Егет пәйда булды...
Онытмады аны Зифа. Оныта алмады. Беркадәр үсеп, аны-моны аңлар хәлгә килгәч, балалар йортындагы ахирәтеннән шул егетнең сурәтен ясатты. Фоторобот. Бераздан компьютерлар популярлашып китте. Анда фотосурәттәге кешеләрнең ничә елдан соң нинди кыяфәттә булачагын билгеләүче программалар барлыкка килде. Ахирәтләре бер-берсенең кырык, илле, җитмеш яшьлек чакларын күзаллап кызык табалар иде. Зифа Пистолет Тоткан Егетнең сурәтен дә шулай үзгәртте. Төп-төгәл түгелдер инде ул, бәлки, әмма кешенең егерме яшьтәге чалымнары илледә
дә саклана кебек тоелды. Һәм ул сакланган да... Операция өстәлендәге кеше моннан егерме биш ел элек аның гаиләсен атып үтергән Пистолет Тоткан Егет иде.
– Юк... – дип пышылдады Зифа Саматовна. – Юк... Мин тотынмыйм... Мин операция ясый алмыйм...
Һәм ишеккә атлады. Бер мизгелгә тынып калган табиблар беравыздан аңа эндәште:
– Зифа Саматовна!
Шәфкать туташы шундук янына килеп, терсәгеннән алды.
– Зифа Саматовна, утырып торыгыз. Тынычланыгыз.
Ул утырды. Шундук су бирделәр. Эчте. Ләкин күңелдәге яраларны бер стакан су белән генә юып бетерерлек түгел иде.
– Зифа Саматовна, сездән башка белгечләр юк, – диде кемдер. Һәм ул кайсы табибның ялга китүен, кайсының авырып ятуын санап чыкты.

Чынлап та Зифадан башка белгеч юк һәм операция өстәлендәге бәндәнең гомере аның ихтыярында иде.
«Ярдәм итмим, үлсен! – дип уйлады хатын. – Ятсын шулай тере мәет булып. Авыртуны баса торган дарулар да бирәсе калмаган аңа. Интексен, сызлансын, ник туганына үкенерлек булсын!»
– Зифа Саматовна! – монысы бүлек мөдиренең тавышы иде. – Үтенеп сорыйм... Зинһар өчен! Соңгы вакытта болай да бездә кешеләр күп үлә бит...
Кешеләр үлә... Бу статистика. Ә чынбарлык бүтән. Ә бу... Бу – кеше түгел. Бу бәндә үләргә тиеш. Зифа кайчандыр аны эзләп табып, җәзалап үтерергә ант иткән иде. Эзләде, таба алмады. Һәм менә ул бәндә операция өстәлендә ята.
– Зифа Саматовна... Зинһар өчен!... Үләчәк бит бу... Үләчәк бит...
Тагын бүлек мөдире... Кем?!. Йа Ходай!.. Әллә акылыннан шаша инде? Бүлек мөдире ул үзе ләбаса. Пистолет Тоткан Егет монда Зифаны акылдан яздырыр яки үтерер өчен килеп ятмагандыр бит... Ярдәм бир, Ходай! Дөрес юлны күрсәт...

4

«Үлсен... Аның яшәргә хакы юк!..» – Таулар арасында яңгырап, бер кыядан икенчесенә сугылган авазлар шикелле әлеге уй Зифаның бөтен булмышын актарды. Шушы дулкын тәненең бөтен күзәнәкләрен ватып, тышка атылса, бар дөньяның астын-өскә китерер шикелле иде. Тик бер мизгелгә барысы да катып калды... Ниндидер яңа көч, дәһшәтле яңа дулкын пәйда булды. Дулкын да түгел, ә тормышның бөтен агымнарын туктатып, аларны кире борырга сәләтле тылсым. Шушы тылсым бөтен уй-кичерешләрнең асылын үзгәртте, дөньяны башка кыяфәткә кертте...
«Әгәр... – дип уйлады Зифа шул көч тәэсиренә бирелеп. – Әгәр бу кеше Пистолет Тоткан Егет булмаса? Әгәр мин хаталансам?»
Ул яңадан пациент ягына күз салды. Авыруны кысалардан азат
итеп, кабат җайлап яткырганнар. Йөзе күренмәде. Әмма һәрбер секунд шешләрнең зураюына, чирнең тирәнәюенә алып бара, димәк, кеше гомерен куркыныч астына куя. Өстәлдә ятучының Пистолет Тоткан Егетме, түгелме икәнен ачыкларга вакыт булачак әле. Иң яхшы дигәндә дә, ул берничә айсыз аякка басмаячак. Ә әлегә – тоткарлануның һәр мизгеле үлемгә илтә иде.
– Башлыйбыз!
Көтмәгәндә, бүлмәне яңгыраткан тавыштан Зифа сискәнеп китте. Һәм аның үз тавышы икәнен аңлагач елмайгандай итте. Торып басты.
– Су!
Аңа бер стакан су тоттырдылар. Зифа аны йотлыгып эчте дә раковина янына килеп кулларын юарга кереште. Куллары җиңелчә калтырана иде. «Әгәр ул булмаса?.. – дигән уй бераздан бөтенләй башка кыяфәткә керде.
– Барысы да соңыннан. Ә әлегә... Әлегә аның йөзе дә, кыяфәте дә, шәхесе дә юк. Ул – пациент. Кем булуына карамастан, ул ярдәмгә мохтаҗ һәм син аңа ярдәм итәчәксең. Син – табиб.»
Кулларын антисептик белән эшкәрткәндә, соңгы уе күңелендә ныгып өлгергән иде инде. Операция киемнәрен кигәндә, үзен дә үткәннәре һәм киләчәге булган шәхес итеп түгел, ә бары тик әлеге мизгел өчен генә яратылган серле бер зат итеп тойды. Перчаткаларын киде, бармакларын аерып, кулларын алга сузып торды. Бармакларында бернинди калтырану, күңелендә бер авыр хис юк – ул эшкә әзер иде.
Зифа җыенган арада анестезиолог укол ясады, ярдәмчеләре пациентның башын калкытып, махсус җайланмага урнаштырдылар, пычак тиячәк урыннарны спирт белән эшкәрттеләр. Зифа Саматовна хезмәттәшләренә күз йөгертеп алды да: «Аллага тапшырдык!» – дип, сурәт төшерүче рәссам җитезлеге белән сызып җибәрде. Скальпель артыннан калган дуга рәвешендәге эзләрдән кан саркыды...
Катлаулылардан исәпләнсә дә, мондый операцияләрне инде күптән ясыйлар. Бер карасаң, әллә нәрсәсе юк та кебек. Баш тиресен дага рәвешендә кисеп, йомшак тукымаларны араларга да сөякләрне ачарга кирәк. Эчтәге шеш тәңгәлендәге сөякләрне зарарланган урынга тиеп тормаслык итеп тишәргә, зурайтырга. Шулай иткәч, минең зарарланган өлешенә басым азая, кан әйләнеше һәм баш миен кирәкле матдәләр белән тәэмин итү җиңеләя төшә. Операциянең төп мәгънәсе шул.
Әйтергә җиңел булса да, бу бик зур игътибар, төгәллек таләп итә.
Чөнки кешенең баш миендә кан йөртүче җепселләр бик күп, аларны зарарламаска кирәк. Кайберләрен кисәргә туры килгән очракта, канны туктату өчен гадәти хирургия ысуллары файдасыз, алар өстәмә авыруларга китерергә мөмкин. Махсус кыскычлар куллану да һәрвакыт көтелгән нәтиҗәне бирми, аеруча, әлеге шикелле сөякләр чатнаган урыннар булганда. Күп вакытта ассистент һәм башка ярдәмчеләр киселеш урынындагы тән тиресен нык итеп учлары белән этеп торалар. Хирург кисеп җибәргәч, ассистент тирене аерып, канны һәм новокаин
эретмәсе калдыкларын суыртып ала. Шуннан тирене кайтарып, аны 2-3 сантиметр калынлыгындагы марля белән беркетеп куялар. Бу кан агышын туктатып тора, тулысынча туктамаган очракта җәрәхәт читләрендәге кан тамырларын махсус кыскычлар, клипсалар белән эләктерәләр. Тире астындагы йомшак тукымаларны да шул рәвешлерәк читкә алгач, сөякләр күренә. Сөякне каплап торган мускулларны «элеватор» дигән җайланма белән күтәртеп, читкәрәк чыгаралар... Бөтен максаты баш
эчендәге басымны азайту гына булса, сөякне тиешле зурлыкта тишеп кенә кую да ярдәм итә. Баш миенә кагылу кирәк булганда, сөякне кисеп, ми катламына үтәләр, сөяк чәрдәкләнгән очракта – бернинди вак-төякләре калмаслык итеп чистарталар да ялгану өчен җайлыйлар яки имплантант куялар.
Әлегә төп максат – пациентның баш миен кан белән тәэмин итүне
яхшырту һәм мидәге шешләрнең зураюын киметү иде. Ул Зифа Саматовна дәрәҗәсендәге белгечләр өчен бик катлаулы саналмый һәм вакытында эшләнгән очракта уңай нәтиҗәләргә китерә. Әмма пациент йортлар арасында шактый яткан, монда килгәч тә, тикшерүләр үткәрү өчен беркадәр вакыт киткән, өстәвенә Зифа үзе дә хисләргә бирелеп, берничә минутны урлады. Шуңа күрә эш бераз катлауланган иде. Баш сөягендә басым көчле булгач, андагы шешләр зурая, кысыла һәм кан йөреше аз булу сәбәпле,
ми күзәнәкләре эшчәнлеге тукталып тора. Бу исә организмның башка әгъзаларына да көч китерә, аяк-кулларны хәрәкәтсез, тән тиресен сизү сәләтеннән мәхрүм итә. Бәхеткә каршы, пациентның организмы ярыйсы ук көчле, чыныккан, физик мөмкинлекләре югары дәрәҗәдә. Югыйсә инсульт, инфаркт, паралич сугу ихтималы да бар иде. Шулай да шактый гына маташырга туры килде. Мөмкин булганның барсын да эшләде Зифа Саматовна, зарарланган урыннарның, гематомаларның эресеннән вагына
кадәр эшкәртте. Операция уңышлы үтте дип, тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин иде.
Тик Зифа Саматовнаның беркайчан да болай дип әйткәне юк. Уйлаганы да. Уңышлы операция өчен сөенү сыманрак бер тойгы була, әлбәттә. Тик ул озакка бармый, шундук шик-шөһбәләр белән алышына. Бернәрсәне дә онытмадыммы? Авыруның гомум халәтен тулысынча күз алдына китерә алдыммы? Һәм үзенең эшен тагын бер кат энә күзеннән үткәреп чыгарга мәҗбүр була. Гомумән, бу бүлектәге авыруларның күбесе операциядән соң ук аякка басып, табибка куаныч өсти торган чирләр белән ятмый.
Кайберләре хирург кулы тигәннән соң, ким дигәндә, берничә көн үткәч кенә, һушына килә, кайберләре айлар буена коматоз хәлендә ятарга мөмкин. Иң уңышлы дигәннәренең дә тормышка кайтуы, аякка басуы өчен айлар, хәтта еллар таләп ителә. Шулай булгач: «Мин бу кешегә гомер бүләк иттем!» – дип, күкрәк кага алмыйсың. Әлбәттә, үлемнән алып калуың дөрес, әгәр син ярдәм итмәсәң, бу кеше күптән инде гүр иясе булыр иде. Ә менә гомер бүләк итү икеле. Гомер бирдеңме син аңа, әллә үлемен кичектердеңме? Ә бит еллар буена урын өстендә ятканнан соң үлеп китүчеләр дә бар. Менә шуннан соң әйтеп кара: пациентларга файда китерүчеме син, әллә газапларын озайтучы гынамы?..
Мондый тойгылар һәр операциядән соң диярлек барлыкка килә. Бер карасаң, өйрәнергә, күнегергә дә вакыт кебек. Тик күнегеп булмый. Кайчагында үзеңне кешенең газапларын озайтучы садист кебек хис итәсең. Ә мондый мизгелләр күбәеп китсә, стресслар тирәнәя, күңел яралары актарыла... Мәгънәсез эш белән шөгыльләнүче кебек күренә башлыйсың. Кайчагында үкенеп тә куясың, ник бу һөнәрне сайладым икән, дисең. Ник бу һөнәрне сайладым икән?..
Зифа Саматовна үзенең ни өчен шушы һөнәрне сайлавын яхшы белә иде. Һәм бу хакта искә төшерү аны һәрвакыт сабый чагының бер мизгеленә алып китә. Өйдә, ишек төбендә кан диңгезендә яткан әти-әнисе... Пистолет Тоткан Егет...
Операция тәмамланып, пациентны реанимация бүлмәсенә алып китәр алдыннан Зифа Саматовна аның йөзенә тагын бер кат озак кына карап торды. Һәм иреннәрен кысып, баш кагып куйды. Шул.
– Танышыгызмы әллә? – дип сорады шәфкать туташы, аның киемнәрен салдырырга ярдәм итеп. – Аякка басачак, ныклы кешегә охшаган.
Зифа аңа нәфрәт тулы күзләрен төбәде. Тик берни дә дәшмәде. Хәле юк иде.
– Гафу итегез, – дип акланды шәфкать туташы.
Тик Зифа Саматовна аны ишетмәде. «Мин әле генә үземне ятим иткән кешене үлемнән алып калдым, – дип уйлады ул. – Үлемнән сакладым. Һәм мин аның калган гомерен тәмугка әйләндерә алам...»

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2021

Фото:  pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: