Логотип Казан Утлары
Повесть

Дулкыннар (дәвамы)

– Да-а, егет, кызганыч, бик кызганыч... Күп булса, тагын ике ел гомерең калган синең, – диде аларның берсе, гомер тиклем гомергә хөкем чыгарырга хакы юклыгын бөтенләй белмичәме, әллә белмәмешкә салышыпмы... – Күп булса, ике ел...

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Көче җитәрлек булган икән. Больница ятагыннан үз аякларына басып кайтып китте егет. Аннан соң да әллә никадәр тикшерделәр, шифаханәгә юллама бирделәр. Тәтешкә әйләнеп кайткач та, табиблар катына әллә ничә тапкыр җибәрделәр.
– Да-а, егет, кызганыч, бик кызганыч... Күп булса, тагын ике ел гомерең калган синең, – диде аларның берсе, гомер тиклем гомергә хөкем чыгарырга хакы юклыгын бөтенләй белмичәме, әллә белмәмешкә салышыпмы... – Күп булса, ике ел...
Табиб әйткәч, дөрестер. Агу тиклем агу җаныңа, тәнеңә таралсын да... дөрестер... Ә бит уйлап карасаң, ике ел да аз гомер түгел! Әллә ниләр эшләргә өлгерергә була! Бу вакыт аралыгын кулыннан килгән кадәр игелек кылып, туган җиренә файда китереп үткәрә алса, бәлки, ул тиклем үкенечле дә булмас... Югары белем дигәне хыялда гына калмасын – тизрәк документларны авыл хуҗалыгы институтына илтеп тапшырырга кирәк. Аннан армиягә китү ягын уйлыйсы булыр. Армия хезмәте үтмәгәнне егеткә санамыйлар, ул бурыч өстә эленеп калмасын – военкоматка барып гариза
язарга кирәк...
Башта туган ягы Актанышның Адай авылында практика үтеп, аннан Арча районында агроном булып эшли башлаган егет авыл хуҗалыгы институты студенты да булып куйды.
Кирәк дип тапканын тиз арада эшли торган егет солдат булам дигән ниятен дә озакка сузмады. Тик военкоматтагылар гына киресенә каткан булып чыкты: кара инде син моны, саулыгының барлы-юклы икәнен белми, армиягә барам дип хыяллана!.. Шулай да үҗәтнең үҗәте булган егетне үз теләгеннән кире кайтырга күндерә алмадылар: топографик частька топограф-геодезист итеп билгеләп, Кавказ тауларына җибәрделәр.
Менә кайда иде ул табигать һәм кеше бергәлеге! Менә кайда ул тәнгә дә, җанга да дәва: күккә тиеп торган таулар кочагында, көн саен су коенган Кара диңгез дулкыннарында, сулышны ачып исә торган саф җилләрендә... Беркадәр вакыттан соң Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Грузия республикаларын айкап чыгу, самолётта очып, кайда нинди авыл, ничек урнашканын төшереп йөрү, җәй көне дә тау түбәсендә ялтырап яткан көмеш кар катламына карап соклану... Иптәшләр әйбәт, ашау зарланырлык түгел, солдатка ни – тамагы тук булса, даулар нәрсәсе юк... Азәрбайҗанда балыкчылар белән дә дуслашып беттеләр, җәтмәләренә осетр балыгы эләксә, башында хач сурәте бар, мөселманнарга хәрәм дип, үзләре ашамыйлар – солдатларга бирәләр. Яшьлекнең әле ул чорда хәләл белән хәрәм турында уйланыр чагымы?..
Фарсельнең солдат булып, менә шушы таулар кочагына эләгүе, үзе өчен ачкан табышлары язмышның бер бүләге булган икән...
Беркөнне, су өсте тигезлегеннән бер чакрым биеклектә, үзәнлектә
урнашкан авылда теодолит күтәреп, фәнни-тикшеренү эшләре үткәргәндә, кыяфәте белән татар картына охшаган бер бабайны очратты. Какчарак гәүдәле, җыйнак сакал-мыеклы, башына каракүл бүрек, өстенә камзулга охшаш кием кигән бабай уртача буйлы, түгәрәк йөзле яшь егетнең елмаебрак сәлам бирүенә күңеле булып, үзе дә елмаеп алды сәламне.

 Бу авылда яшьләре йөздән артып киткән сиксәнләп кеше яши дип, бер шаккатырганнар иде инде, бу бабай да шул тирәгә җитеп киләдер, мөгаен. Җил кискән, кояшта янган йөзенә карап, төгәл генә чамалый торган да түгел. Күзләре шактый җете күренә.
Сәлам алышудан башланган сүз җебе бик тиз дустанә тәгәрәп китте. Фарсель баядан бирле тел очын кытыклап торган соравын бирергә ашыкты:
– Бабай, сезнең авылда йөзьяшәрләр күп, диделәр,чыннан да шулаймы ул?
– Мин, олан, борынгы инде, йөзне әллә кайчан уздым, – диде карт, һич исе китмичә. – 155 яшь тулды.
Аның сүзен шаяруга алган Фарсель тешләрен җемелдәтеп елмайды:
– Бабай, шулай да дөресен әйт инде, йөзгә еракмы әле?
Аның ышанмавына үпкәләмәде карт, борылып, күзләрен кыса төшеп, кемнедер күзләде дә, ерактарак атка атланып торган ир-егеткә ымлады:
– Анавысы минем олан, улым – аңа 121 яшь. Шуннан минем яшьне үзең чамала...
Барыбер ышанып җитмәде Фарсель, бабайның шуклануы дип кенә кабул итте.
– Миңа егерме генә тулып китте, врачлар ике ел яшисең калган дигәннәр иде, алар әйткән вакыт та кимеп бара, – диде егет, искиткеч гадәти бер әйбер турында гына телгә алгандай.
Карт, сөйләмәсәнә дигәндәй, тамырлары беленеп торган арык кулын селтәде.
– Әкият.
Сүзләренең әкият түгеллегенә ышандыру өчен Фарсель үз тарихын
кыска гына итеп сөйләп бирде.
– Мин менә гомер буе тауларда яшәдем, үзәнлектән үзәнлеккә күчә-күчә көтү көттем, гел табигать биргән ризыкны ашадым, яшелчәдән, җиләк- җимештән өзелмәдем, итне атнага ике тапкыр ашасам ашаганмындыр – авыруның ни икәнен белмәдем, – диде бабай, егеткә сынаулы карап. – Аракы эчмәдем! Ә менә үзем ясаган шәрабны көн саен бер стакан эчәм! Колагыңа киртләп куй, сиңа да өйрәтәм, минем кебек көн саен шуны эчсәң, ике ел түгел, ике йөз ел да яшәрсең, – дип кеткелдәде карт, кура җиләгеннән ни рәвешле төнәтмә ясарга, шуны ничек эчәргә кирәклеген тәмләп сөйли-сөйли.
Аның яныннан аерылып киткәндә, Фарсельне бер караганда аптыраулы, бер караганда сокланулы – каршылыклы хисләр өермәсе биләп алган иде. Кызыкмы, кызганычмы? Татар авылларында зиратта йөргәндә игътибар итеп, үзенә ачыш ясаганы булды: кабер ташындагы язулар халыкның уртача гомер озынлыгын кырык-илле яшь дип күрсәтә иде. Ни өчен татарда
кешенең яшәү озынлыгы шулай бер карыш кына? Тормыш авырлыгы гына сәбәпме? Ә менә биредә, тау-таш арасында гомерен көтү көтеп уздырган халыкның тормышын җиңел дип әйтеп булырмы? Тик яшиләр бит! Шушы авырлыклар белән чыныга-чыныга, гасыр узып яшиләр!
Димәк, тау халкының чыннан да табигать биргән ризык белән туклануы, үләннәр, яшелчә, җиләк-җимешкә мөкиббән булуы аның гомер озынлыгына бер сәбәп? Боларга өстәп, күкрәк тутырып, киң итеп суларлык саф һавасын, тау чишмәләрен, иркенлекне исәпкә алсаң... Ә бит татар авылында табын түре еш кына ит һәм бәрәңге ризыкларыннан гыйбарәт. Әллә ни ерак китәсе юк: Качкында да Фарсельләрнең бакчасыннан гайре, кемдә яшелчә үсә?.. Югыйсә аңа гына җитәрлек җир дә бар, кара туфрагы да ипи өстенә ягып ашамалы... Кешегә этәргеч юкмы, тиешенчә аңлатып бирүче табылмаганмы? Әллә бәрәңгене икенче икмәк урынына
күреп, аңа гына табынып торган халык башка әйберне кирәксенмиме, ризыкка санамыймы?
Башта бөтерелгән сораулар хәтсез иде. Бу сораулар яшь егетне армиядән соң да гомер буена озатып барасы, халыкның яшәү рәвешен үзгәртергә теләп тотынасы эшләренең чишмә башы иде...
Бабайның киңәшләре – ике ел гына дигән гомерне әллә ничә тапкырга озынайтырга ярдәм иткән, яшәүгә ышаныч өстәгән, алга зур максатлар куеп, үзенең халкы, милләте өчен зур эшләргә этәргеч биргән таяну ноктасы иде. Картның үз яше турындагы сүзләре ул вакытта, әлбәттә, егетне барыбер ышандырмаган иде, тик беркадәр вакыттан соң, 1973 елда газета битләрендә
бер мәкалә укып шаккатты: Азәрбайҗанның Барзаву авылында яшәүче Ширали Муслимов дигән карт 168 яшендә үлеп киткән, дип язганнар иде...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев