Дулкыннар (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

***

Ул елның язы авыл өчен канлы таң булып атты. Кар астында шыткан бодай башагында яшәү суты күреп шатланганнарны үлемнең ыржайган шәүләсе кочак җәеп көтеп торган икән. Ә бит ул бодайда икмәк тәме тойганнар иде! Җиңү күргәннәр иде! Ачлыкны җиңү! Инде озын кышны ничек тә җан асрап, этеп-төртеп уздыргач, яшәү вәгъдә итеп туган язда – аның кузгалагында,
кычытканында, балтырганында, кукысында тамчы-тамчы яшәү көче көтеп торганда, шул язга атларга нибары бер адым калганда, бодайдан – чын бодайдан! – пешкән икмәктә үлем шаукымы булыр дип кем уйлаган?!.
Кемнеңдер Сулы чокыр ягындагы, кемнеңдер Озын Куак буендагы
басудан көздән калган бодай башагы җыеп кайтканлыгы, шуны киптереп, он итеп тарттырып, ипи пешерүләре авылга яшен тизлеге белән таралды. Аякта атларлык көче булган олысы-кечесе шунда ашыкты. Эчкә баткан күзләргә өмет нуры кереп тулгандай булды, как сөяккә калган гәүдәләргә әллә каян гына көч иңде.
– Сезне саклап утырып булмас, иртәгә мин дә тәвәккәлләрмен, – дип сөйләнде Фатыйма әби, күршеләренә ияреп, бүген үк басуга юл тотмавына бераз көяләнеп.
– Әбекәй, Гарифҗаннар да башак җыеп кайткан, капчык белән! – дип күзләрен ялтыратты Фарсель, яшьтәшенең көндез үк «без бүген ипи пешерәбез!» дип, авыз суын корытып сөйләвен хәтеренә төшереп. – Мин дә иртәгә синең белән барам! – диде, өстенә элеп, урамга чыгып китешли.

– Бара, ди. Апаеңны кем карый... – Әбисе аның артыннан мыдыр-мыдыр сөйләнеп калды, үрелеп, тәрәзәгә күз салды. – И озаклады инәгез, исән- сау гына йөрсен берүк! – дип, бу юлы үзалдына уйнап утырган Хәниягә дәшкәндәй итте. Мосаллия ат җигеп, Пучыга киткән иде. Ул өйдә булмагач, балаларның үзләрен генә калдырып, басуга китәргә уйламады карчык, килененең яңгыр астында арып-талып кайтып керәсен чамалап, кайтышына
мунча да яккан иде. Ут-күз чыга күрмәсен дип, аны да саклап кына торыш, калдырып чыгып китә торган түгел...
– Мулла түткәй, Мулла түткәй! – дип, сулышы кабып ишектән атлаган кыз баланың кем икәнен дә тиз генә аңларлык түгел иде – битен-күзен шакмаклы шәл белән томалаган, сүзләре өзек-өзек кенә ишетелә.
–Сәхипгәрәй абзыкай кереп әйтергә кушты... Берүк, ди, шыткан бодайга якын килмәсеннәр, ди, агулы, ди. Ипи пешереп ашаганнар кан коса, ди... Киттем, бүтәннәргә дә әйтергә кирәк! – Ай күрде – кояш алды, кыз бала, үз артыннан шомлы сүзләр калдырып, яшен тизлеге белән чыгып та югалды. 

Аның әйткәннәре тиз генә башына да барып җитмәгән Фатыйма әби, тамырлары бүртмәч-бүртмәч күренеп торган ике кулын тез өстенә салган килеш сәкегә – чүпрәк кисәкләре белән уйнап мәшәләнгән Хәния янына килеп утырды. Уйлары чуалып китте.
– Алла гына сакласын, Алла гына сакласын, – дип, өзлексез кабатлады ул, күрше-тирәнең кыр казларыдай тезелеп басуга киткәнен хәтер түреннән үткәргәч. – Рокыя апаңнардан гына урап керәм, балам, уйнап кына утыр, җәме... Бу абзыкаең да, тапты чыгып югалыр вакыт... – Шулай каударланып сөйләнә-сөйләнә, мич аралыгындагы сырмасын эләктереп алды да, юка
яулыгын гына башына урап, чыгып та китте.
«Ярый ла бармаганмын! Балакайларымны харап итәсе булганмын! Ярый ла җитешмәгәнмен!» – Бу уйларның алдавыч икәнен белми иде әле Фатыйма карчык...
Кичен, юлдан өс-башы пычранып, лычма булып кайтып кергән киленен, «аяктан егыласың бит, йөгер тизрәк! Хәнияне үзем юындырырмын», – дип, кулына селте суы тоттырып, мунчага җибәрде дә, пәрдәләрне яхшылап тартып, мич янәшәсенә, идәнгә намазлыгын җәйде. Андый чакта балалар шым булалар, икесе дә үзалларына тын калып, әбиләренең намаз укып бетергәнен сабыр гына көтеп торалар. Бу юлы да Хәния уен белән мавыкты, Фарсель, мич аралыгындагы кисмәктән чишмә суы чумырып эчкәч, сәкегә, апаеның аяк очына бөгәрләнеп ятты.
Әбиләре намаз укып бетергәндә дә, малай нәкъ шул халәтендә ята бирде. Фатыйма әбисе башта аңа артык игътибар итмәде, авыз эченнән «ләә иләәәһа илләллааһ» дип кабатлый-кабатлый, самавыр тергезеп җибәрде, калын тастымалга төрелгән чүлмәкне тотып карады: килене чыгышка тары өйрәсе суынып китмәсен диюе иде.
– Тор, улыкаем, инәң чыкса, ашагач, мунчага китәрсең, – диде, оныгының тавыш-тынсыз ятуын килештереп бетермичә. – Атагыз калдырып киткән кер сабынын пычак белән кисеп кенә җибәрәм, сез бала-чагага тоттыра торган түгел, юк итәсез дә куясыз. – Сөйләнүенә башка вакыттагыча җор телле җавап ишетелмәгәч, сәке янына килеп, Фарсельнең кулына орынды. Малайның
бармаклары утлы тимер диярсең – кап-кайнар иде. Әбисе, аптырап, аның маңгаена кагылды – мунча миченнән бөркелгәндәй, кайнарлык бәрде.
– Әстәгъфирулла! Ут булгансың! Тирләгән килеш салкын су
эчмәгәнсеңдер бит?
Малай хәлсез керфекләрен көчкә тибрәтеп, юк дип, баш чайкады.
– И бер Аллам! – Әбисе коты очып читкә тайпылды, янә оныгы янына килде. – Берәрсендә... ипи-мазар ашамадыңмы?
– Гарифҗан бирде. Ярты кыерчык. Әз генә... – Малай, көндез дусты белән бура эченә утырып, яңа пешкән икмәк телемен бүлешеп ашагандагы тәмне янә татырга теләгәндәй, телен ялагандай итте. Аһ, аз булды шул ул кыерчык! Кече телгә дә җитмәде! Тәмле иде! Баллы иде! Тик... бер генә кыерчык иде шул, Гарифҗан тагын ничек арттыра алсын – өйләрендә бала
өстендә бала, әле монысын ничек эләктереп чыккан диген... Аз булса да, чын икмәк иде ул! Исләреннән үк башың әйләнеп егылырлык чын бодай икмәге! «Әткәй салды!» – дип мактанды Гарифҗан, уч төбенә эләгеп калган икмәк валчыкларын, бөртеген дә җиргә төшермичә, кадерләп кенә авызына озатып. – Иртәгә күбрәк итеп апчыгармын, яме!» – дип юатты дустын. Тел очына эләккән шушы олы шатлыкны күтәреп йөрү хәлдән тайдырдымы
– юешләнеп беткән аякларын капка төбенә сөйрәп кенә кайтты Фарсель. Өйдә бөтенләй тәне изрәде: күз кабаклары аска тарта, тамак кызыша, баш өстендәге түшәм идән белән бер булып әйләнгәндәй тоела башлады.
– Бер Аллакаем, бер Аллакаем! – Фатыйма әби, үзе учак ялкынына эләккәндәй, баскан урынында ни кылырга белми бөтерелергә тотынды. – Нихәлләр итәрбез, анаңа ниләр генә диярбез?.. Кая соң... кипкән мәтрүшкә, җүкә чәчәге бар ие бит... – Каушауданмы, ашыгуданмы, карчыкның күзаллары караңгыланып киткәндәй булды. Куллары, аңына буйсынмаган килеш кенә,
әллә каян гына, мендәр тышлыгына тутырылган кипкән үләннәр эзләп тапты.
Ул тәгәрмәчтәге тиен урынына мич алдында бөтерелгәндә, ишек кагып, Сәхипгәрәй кодасы килеп керде. Сәкедә хәлсезләнеп яткан малайга күзе төшүгә үк, бабасы аның янына атылды:
– Кодагый, әллә бодайга барган идеңме? – Үз соравыннан үзе чүгеп киткәндәй булды Сәхипгәрәй.
– Җитешмәгән ием дә... Менә бит, гөнаһ шомлыгына, Гарифҗан белән эпекәй ашадык, ди. Ярты кыерчык, ди... – Фатыйма карчык, яулык чите белән битен каплый төшеп, ах-ух килде. – Ут яна балакаем, мәтрүшкә кайнатсам дим...
– Үлән генә булыша торган түгел... – Бабасы салкын кулын малайның маңгаена тидереп карады. – Сөт кайнат, ничек тә сөт эчереп тор. Булышса, шул гына булышыр. Үләт урынына керде бу бодай, кодагый. Он, икмәк булмады – үләт булды! Иртәгә ун кешегә кабер казыйсы... – Сәхипгәрәй башындагы иске бүреген салып кулына тотты, гаҗизлектән кысылган күзләрен аска төшерде.
– Әстәгъфирулла! – Фатыйма карчык, аягөсте баскан килеш кенә, авыз эченнән дога укып, битен сыпырды, болай да куркынган йөзеннән бөтенләй кан качты. Ул нәрсә эшләргә җыенганын, ни эшләргә тиешлеген онытып, кодасына карап катты. – Ун кеше дисеңме?
Сәхипгәрәй эндәшмәде. Кулын тагын малайның ут янган маңгаена
куйды.
– Кая, җәтрәк сөт кайнат дим, кодагый!.. Улым, тамагыңны күрсәт әле, авыртамы?
– Әзрәк кенә, – зарланырга яратмаган малай шулай диде дә авызын ачты.
Барысының бәхетенә, Фарсельнең гомере бетмәгән иде. Агулы икмәкнең уч төбедәй генә кыерчыгы эләгеп, авыруга сабыштырса да, әбисенең, бер генә минутка да яныннан китмичә, әледән-әле сөт эчереп торуы үзенекен итте: малай башкалар шикелле кан косып ятмады, беркадәр вакыттан соң терелеп, аякка басты. Тәне кызышып, урында ятканда, өйдәгеләрнең аның өчен нигә
бу кадәр җан атып өзгәләнгәнен аңлап бетермәгән иде. Авылның коргаксып калган урамнары белән күзгә-күз очрашкач, ачы чынбарлык бала гына булган малайны кисәк олыгайтып җибәрде. Уең белән кайсы капкага барып орынырга белмәссең, әбисенең яшьле күзләре читкә борыла: и-и улыкаем, юк бит инде алар, юк бит инде... Гарифҗан да, күршесе, дусты, яшьтәше...
Үзе генә түгел, өй эчендәге башка балалар да, әтиләре дә – берсе дә калмаган. Авылның 67 кешесен алып киткән икән кара әҗәл... Кан косып чирләгәннәрне Пучы бүлнисенә илтсәләр дә, врачлар гына алып кала торган түгел... Зиратта кабер казырга җитешә алмыйлар, үлгәннәрне берәмләп түгел, бер кабергә барысын бергә җыеп күмәләр... Күмәргә өлгермәгәннәрнең мәетләрен, әнә,
Барый абыйларның бушап калган йортына китереп тезгәннәр...
Акыл кабул итәлмәслек бу хәбәрләр бала йөрәге өчен түгел иде.
Ышанырлык түгел... Шуңа да Фарсель түзмәде, әбисенең «чыгып йөрисе булма!» дигән сүзләренә колак салмыйча, ул абзар тирәсендә кайнашкан арада, урамга җыенды.
– Абзыкай, мин дә чыгам! – дип, Хәния дә киеменә барып ябышты.
Ике бала, абыйлы-сеңелле, эңгер иңеп килгәндә, җитәкләшеп, капка төбенә чыгып бастылар. Фарсельнең күзе иң тәүдә каршыдагы Барый абыйлар йортына төште: ишегалдында берәүнең дә йөргәне күренми иде. Әбисеннән ишеткән, башка сыйдыра алмаслык сүзләр әле авырудан ныгып та җитмәгән тәнне калтырарга мәҗбүр итсә дә, ул якка таба атларга шүрләтсә дә, болай каккан казыктай басып торырга җыенмады, сеңлесен
ашыктырып, күршеләр йортына таба китте.
Гомер булмаганны, Гарифҗаннарның ишегенә йозак салынган иде. Хәерчелектән тилмергән өйнең тәрәзәләрендә коточкыч чынбарлыкны яшерерлек юньле-рәтле пәрдәләр юк иде: ишегалды ягындагы кыеш тәрәзәдән эчкә үрелеп карагач, Фарсельнең башы әйләнеп китте. Стена буйлап, кеше гәүдәләре тезелгән иде. Әле кайчан гына Гарифҗанның энеләре шакмак уйнап утырган сәкедә дә шундый ук гәүдәләр ята.
Малай ни рәвешле артка чигенгәнен, сеңлесенең кулын эләктереп
алганын, капкага таба атлаганын абайламады. Башы түнде, баягыча, тәненә калтырау йөгерде, күзләрен яшь элпәсе каплады. Күргәннәре бары төш кенәдер, саташып, тәне кызышып ятканда, күзалдына әллә нинди күренешләр килеп йөдәткәндәй, менә хәзер дә куркыныч бер мәхшәр аның аңын бимазалыйдыр. Күзләрен ачып, уянып китәр дә көн яктысын, капка төбендә зур киез итекләрен сөйрәп чыккан дусты Гарифҗанны күреп алыр.
«Малай, белсәң иде, шундый куркыныч төш күрдем!» – дип, Фарсель аңа үзенең күргәннәрен сөйләп җибәрер...
Тик болар берсе дә төш түгел иде. Агулы булган икән ул бодай башагы, кар астында шытып, агуга әйләнгән... Канлы үләт авылның ирен-хатынын, яшен-картын, бала-чагасын аралап тормаган. Ач үлемнән котылып калырга өметләнеп, куана-куана бодай башагы җыеп кайткан, аны он итеп, авызына икмәк тәме татыткан бик күпләрне үзенең ерткыч кочагына алырга өлгергән
иде. Сыеры булганнар, сөткә тиенгәннәр генә бугаздан каптырган бу афәттән могҗиза белән котыла алганнар иде... 

***

Мәктәптә укый башлагач, вакыт үзенең агышын үзгәртте.
Качкында башлангыч мәктәп булып, ул Зәйнулла байдан тартып алынган ике катлы өйдә урнашкан иде. Балалар өске катта укыйлар, дәрестән гамь качкан мәлдә, укытучы апаларына сиздерми генә, тәрәзәдән урамны күзәтәләр. Бигрәк тә каршыдагы биек каланча күзне тарта да тора: аңа сабан төрәне элеп куйганнар, аста, баганага терәп, саллы тимер таяк бастырганнар. Кайда да булса янгын чыкса, шул тимер таяк белән төрәнгә каты итеп суга-суга, хәбәр саласылар икән. Малайларның кайберсе шундый хәл була калса, сулы чиләк күтәреп, ярдәмгә чабу, батырлык күрсәтү турында хыяллана, тәнәфестә бу хакта сүз чыкса, бәхәсләшеп китәләр.
Беркөнне Фарсель кич белән тырыша-тырыша хәрефләр күчереп язып утырган җиреннән әнисенә шулай дигән иде, Мосаллия сүрән генә елмаеп куйды.
– Ут хәвефен күрергә язмасын инде аны, улым, бидрә белән су сибеп кенә сүндерә торган нәрсә түгел ул... Бервакыт аскы урамда шулай ут чыгып, рәттән биш өй янып бетте.
– Хисам абый сүндермәдемени?
– Әйтеп торасың... Ул чыкмаган утны сүндерергә генә оста. – Әнисенең йөзенә күләгә кунды. – Бервакыт әнкәй рәнҗеп сөйләгән иде, Гайнелҗинан әбиеңне әйтәм, мәрхүмәне... Колхозда төнге сменада эшкә йөргәч, көндез мунча элдереп җибәргән. Шунда ук килеп җиткән Хисам, су сибеп, мичне сүндереп киткән. «Тирес кенә ягам, юынып чыгарга кирәк дип, ни ялындым – колагына да элмәде», – дип елаган иде әнкәй... Әй, дөньякайлар... Ярар,
юк-бар белән мавыгып утырма, дәресеңне кара. Апаеңны да өйрәткәлә.
Мосаллия билен уа-уа, өйалдына чыгып китте. Фарсель әнисенең бәби көткәнен чамалый иде: беркөн әбисе белән икесенең сөйләшүе елгыр малайның колагына чалынып калды. Киңчә күлмәк астыннан күзгә ташланып тормаса да, әнисенең йомрыланып килгән корсагына да игътибар итте. Менә кызык!
Кемне алып кайтыр икән әнисе? Хәния кебек абыйсыннан бер тотам калмый торган кыз туармы? Әллә рәхәтләнеп, бергә уйнардай энекәше булырмы?.. Кемнән сорарга да белмәссең. Алай дип әбисенә сүз катса, җавап алырмын, димә, «күп белсәң, тиз картаерсың», дип, сүзнең койрыгын борып куярга гына
ашыга. Ярар, Гөлҗәннәт апасы кич утырырга килсә, бер җай табып сорашыр әле. Менә аның белән рәхәтләнеп сөйләшергә була, ичмаса. Фарсельне дә, Хәнияне дә бер дә баласытып тормый, үзенең бер белмәгәне юк!..
– Кем туасын мин каян белим, түткәй үзе дә белми инде аны! – дип, күзләрен җемелдәтеп көлде кунача килгән Гөлҗәннәт апасы, җеп эрләп утырган мәлендә Фарсель шыпырт кына шулай дип сорагач. – Бигрәк бөтен әйберне белеп торырга кирәк үзеңә, әй!
– Мәктәптә укытучы Фәния апа да шулай ди миңа, Гөлҗәннәт апа! – Малайның түгәрәк йөзендә шаян чаткылар уйнап алды. – Гел сорау белән башын катырам...
Гөлҗәннәткә балалар янында бик рәхәт: аларның ихласлыгы янында тормыш авырлыгы онытылып тора. Аның үзенә дә, яшьтәшләренә дә, җиткән кыз булып килгәндә, замананың камытын җеннәре өзелердәй булып тартырга туры килә шул, нишлисең, ил белән күргән каза...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

 

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: