Логотип Казан Утлары
Повесть

БАСЫНКЫ БАСТАМ (дәвамы)

Чын тормыш шулай була икән ул... Мондагысы бер көйгә, кыңгыраудан кыңгырауга һәм төзелгән план белән бара торган романтик, педагогик хәят түгел, ә үтә драматик, кискен алмашынулар белән тулы кырыс чынбарлык... Монда яшәр һәм югалмас өчен кешегә бар сәләтен, җегәрен файдалана белергә кирәк! Тормыш – көрәш ул.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

6

Бастам Сирай угылы һәмишә гаҗәпкә кала, теге вакытта ничек җилкәсенә чыбыркы асып, көтү көтәргә ризалашты соң ул? Укытучы башы белән... Ничә ел мәктәптә эшләп... Елына бер-ике тапкыр чират көтүенә чыгарга туры килсә дә, хәзерге ир заты әллә нинди сәбәпләр тапса табар, әмма кулына чыбыркы алмас. Хатыны көтүче ялларга мәҗбүр була. Элек-электән килә, көтүче – авылдагы иң хурлыклы кәсеп. Әнә, көтү көтәр кеше булмагач, елгыр эшмәкәрләр кала кибетләренә электр көтүчесе чыгарганнар. Әмма берсе дә электрон бухгалтер уйлап тапмаган. Бу шөгыльләргә вакансия дә юк.

Зирекле халкы да Бастамның Илфир фермерга көтүче булып ялланганын ишеткәч, бот чапты. Һай, замана! Билгеле, һәркем үзенчә юрады. Казан федераль университетының журналистика факультеты студенты Фәрзәнә Юзиева исә район гәзите «Якты көн»дә бик хисләнеп язылган «Хурлык тактасы» дигән мәкаләсен бастырып чыгарды. Халык аны кат-кат укып, аерым цитаталарын хәтта яттан сөйли башладылар.

«Мин кыз бала булсам да, Бастам абыйдан кадак кагарга өйрәндем. Чүкечне хәзер шәп тотам. Унлыкка, мылтыктан аткан сыман, нәкъ кирәк җиргә тондырам. Бүгенге мәгариф өлкәсендә мин әнә шул сугасы урыннарны эзлим. Хәер, сабыйларны туган телне өйрәнүдән мәхрүм итеп, Кол Гали, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, герой-шагыйрь Муса Җәлил кебек бөек әдипләребезне укучылардан читләштереп, «оптимизация дигән матур сүз артына кача-поса, мәктәбебезне ябып һәм бу яман эшнең иң соңгы рәвеше булган хәл – сөекле укытучыбыз Бастам Сираевич Уразовны көтүче хәленә төшереп, бездәге мәгариф үз-үзен хурлык баганасына кадаклап куйды».

Фәрзәнә Юзиева мәкаләсе район җитәкчеләре арасында зур шау-шу куптарган, диделәр. Хәтта редактор Шаммасовны эштән алу мәсьәләсе дә көн тәртибенә куелган икән. Әмма ала алмаганнар, чөнки илдә плюрализм, ачыклык заманы. Хәтта аерым башкалада мәйдан уртасына палатка корып, суверенитет хакына ачлык игълан иткән фидаиләр бар. «Проблема туган икән, аны хәл итәргә кирәк. Чирен яшергән – үлгән, диләр. Бүгенге җитәкчеләребез чынбарлыкны яманатлы Потёмкино авылы хәленә төшермәскә чакыра», – дигән «Якты көн» редакторы. Зирәк Шаммасов үзен-үзе аклап кала алды.
Бастам карт хәтеренә зарланмаса да, бер хәлне исенә төшерә алмады: көтүче янына кырга мәгариф башлыгы кайчан килде, гәзит мәкаләсеннән соңмы, әллә алданмы?

Бастамның эшкә керешкән мәле тасмадагы кебек ап-ачык. Әйләндерергә генә кирәк. Кояш кул ясуы күтәрелгәч тә, Куянлыга килеп төште ул. Ферманың җаваплы кешесе Зәрия туташ аңа ручка тоттырды һәм журналын ачып, кул куйдыртты:

– Менә абый, син безнең 92 сыерны кабул итеп алдың һәм кичтән 92 сыерны алып кайтып, миңа тапшырасың. Мин дә синең кебек: «Алдым», дип, имзамны куярмын. «Алдым-бирдем» һәр көн мәҗбүри булыр, абый. Аңлашылдымы?

– Ә чыбыркы кайда?

– Әй, Гөлсинә, китер чыбыркыны! Кичә син көткән идең бит, кайда ул? – дигәч тә, каяндыр эзләп табып, Бастамга әлеге коралны китереп тоттырдылар һәм ир көтүе белән яланга юлланды.

Һай, Бастамның беренче көндә күргәннәре! Аякларың түзсен дә, нервларың шартламасын! Хәер, дөресен әйтсәң, көтүче белән укытучы, бигрәк тә уңмаганы, бер үк сандалларда чүкелә торган затлар. Сабак тыңламыйча төрлечә маймылланып утырган балалар белән йә яшел ышык урман посадкасына, йә ерактагы саргылт бодай басуына элдертергә торган азгын сыерлар арасында аерма бармы? Юк! Әлеге затларның һәр икесе дә мазаны тигез корыта. Бу Бастамның икенче көндәге ачышы булды. Ә өченче көнне Илфир аңа ат китереп тоттырды.

– Авылдаш, аякларыңа җиңеллек булыр, менә теләсәң атлан, теләсәң, арбага җик, сиңа транспорт!

Ат Бастамга беренче күрүдә үк ошады. Җирән кашка! Тегесе дә һич ятсынмый, көрән күзләрен ялтыратып, башыннан сыйпаучыга карап торды, битләрен иснәштерде. Ир түзмәде:

– Йә инде, Җирән кашка, бер кешнәп тә күрсәт инде! – дигән булды.

Бу тамашаны кызыксынып карап торган фермер әйтеп куйды:

– Уртак тел тапсагыз, көтүне бергә көтәрсез! Көзгә чаклы... Чыбыркы сөйрәп йөрмәсәң дә була.

Әйе, аның мәгариф башлыгы белән очрашуы да беренче тапкыр Җирән кашкага атланып, эшкә чыккан көндә булган... Ярый әле, шөкер, Шәмгунов аны чыбыркы сөйрәп, тирләп-пешеп, азгын сыер артыннан чапкан мәлендә күрмәде, югыйсә җир тишегенә кер дә кит. Хәер, карт нигә бу хакта баш вата? Башлыкның яланга кайчан килүе түгел, ә ни өчен килүе мөһимрәк, мөгаен...

Кыр юлында бик әйбәт машина туктап кычкырта башлагач, көтүче үзен чакыралардыр дип башына да китермәде. Машинадан бер ир заты чыгып, аңа кул изи башлады, димәк, үзенә дәшә. Бәй, Шәмгунов бит бу! Бастам аның янына ничек чаптырып барып җитүен дә сизми калды..

– Ну Уразов, ну Бастам, – диде ул, ирнең аттан төшүен дә көтеп тормыйча. – Холкың хакында ишеткәләгән булсам да, мондый юләрлек кылырсың дип уйламаган идем. Кешедән ишеткәч, үзем килеп күрергә булдым. Дөрестән дә, көтүчелеккә яллангансың икән шул...

– Эдуард Заһитович, эш мәсьәләсендә сез тәкъдим иткән ике вариант та барып чыкмады бит. Мин инде яшь-җилкенчәк түгел, район буйлап эш теләнеп йөрергә. Урнаштырырга теләсәгез, сентябрьгә тиклем мәсьәләне хәл иткән булыр идегез. Юк икән, юк! Фермерга бил бөгәм дә пенсиягә чыгам, исән булсак... Нәрсә, көтүче кеше түгелмени? Юкка килгәнсез, Эдуард Заһитович, мин әле кешелектән чыгарга җыенмыйм.

– Нык тондырдың, Бастам энем... Йә, тыныч кына сөйләшик әле. Әнә машинада кадрлар бүлегеннән кеше утыра. Аның папкасында документлар әзерләнгән. Син көтүеңне тапшыр. Өеңә кереп, өстеңне алыштырасың да, Иваненкога китәбез. Директор вазифасына тәгаенләнәсең. Килешәбезме? Син әле һаман безнең кеше саналасың. Иваненкода төпләнү өчен бер киртә дә юк. Урыс әйтмешли: «Вперёд!»

– Булмый, Эдуард Заһитович!

– Ник булмаска тиеш?

– Әгәр хәзерге кебек җыенып барган булсак, бәлки, килеп тә чыккан булыр иде. Ә мин анда бер бардым бит инде, «сукбай» булып, инспекторыгыз әйткәндер. Кеше көлдермик. Соңардык, Эдуард абый.

– Юк, һич тә соң түгел, энем. Козловлар өерен туздырдык. Директор бик зур финанс җинаятендә гаепләнә. Син хәзер бу мәктәпне күтәрүдә ярдәм итә алыр идең. Карышма!

– Эдуард Заһитович, миңа бу мәктәпнең җаваплы кешесе турыдан-туры әйтте: «Эшкә килә күрмәгез, бетерәчәкләр», – диде. Чынлап та исерек Козловның янауларын да ишеттем. Директорның бер интриганка икәнлеген ишеттерделәр. Коллективның череп таркалуын белә торып, нишләп башны кискәгә салыйм?

Һәм басынкы Бастам Җирән кашкасына  сикереп менеп атланды да ялан буйлап сибелгән көтүе янына чапты.

Варисә Шаһи үзенең шефы хакында «еракка карый» дип әйтте-әйтүен, әмма Шәмгунов та үзеннән биегрәк сикерә алмый икән шул, чөнки ялгыз. Ә күтәрүчеләр юк. Чабатасын түргә элүчеләр заманы...

Нинди галәмәттер, мәгариф башлыгы белән очрашып, хезмәтенә бәйле кайбер шикләр ачыклангач, Бастамга җиңел булып китте. Җиз иләктән иләнеп төшеп калган икән, ни пычагыма кайгырырга? Димәк, укытучы, педагог булуы да ташка үлчим генә. Югыйсә эшем иясе булып заман хакында, сәясәт хакында, тәрбия кимчелекләре хакында баш ваткан булды. Хәзер инде күр, син шөреп тә, винтик та түгел, заман тәгәрмәчен әнә Карачуриналар, Шәмгуновлар әйләндерә. Кирәк икән, күтәреп алалар, кирәкмәсә, таптап узалар...

Кешенең тормышта үз-үзен дөрес бәяли алмавыннан да зуррак хата юк. Әнә хәзергә ике кулыңа бер эш – көтү. Шуны кайгырт, фермерга күбрәк табыш алырга ярдәм ит... Гаиләңне дә онытма!

Ә чынлыкта язмыш кешене кая гына ыргытмасын, ул асылын җуймый, һаман үз сыйфатлары белән кала икән!

Сирай улы тәртип ярата. Эшне җиренә җиткереп эшли. Мәсьәлә туса, уйлана: ни өчен болай, ә тегеләй түгел?.. Ниндидер хәлне чишәргә алынса, ул чын иҗатчы, канында иҗтиһад ялкыны дөрли. Әмма тыштан ул һаман сабыр, басынкы булып кала. Җиде кат үлчәп бер кат кисүчеләрнең берсе – ул!

Көтүгә чыгуның беренче көннәрендә өч-дүрт сөтлебикә Бастамны чыгырыннан чыгарды. Ярар, яшелләнеп торган урман, каен-чыршылы посадка бу азгыннарның нәфесен аздырсын да, ди. Малга да витамин кирәк бит. Әнисе бервакыт кәҗә асраган иде. Аның бәтиләре кышын туа һәм тернәкләнгәнче өйдә тоталар иде. Берьялгызы өйдә калган малай күңелен бу тояклы дуслары яулап алды. Мич артыннан чыгарылган бәтиләр пыр тузып чабышалар, тегендә-монда сикереп менәләр, ә нәрсәдер ошамаса, тоякларын типкән булалар... Бастам аларга әнисе калдырган ризыкны бирә. Әмма иң яратканнары – юкә миннеге. Сыерларны да ниндидер тәм-том тарта бугай.

– Зәрия, син әллә сыерларыңны кәнфит белән сыйлыйсыңмы? Күзләрен ферма ягыннан аерып ала алмыйлар. – Бастамның соравы яшь савымчы Рәгыйдәнең дә колагына ирешкән икән:

– Абый, Сез дә сиздегезмени? Өч-дүрт сыербикә минем дә теңкәмне корытты бит. Тоз сипкәннәрмени, гел ферма ягына каералар. Нигә икән?
– Нигә булсын? Илфирга сөт күп кирәк, комбикормны жәлләмәгез, салыгыз, ди. Алларына капчыклап сибәм. Шул сый тел төпләреннән китми дә инде бахырларның, гел фермага тарта. Инде белдегезме? – дип аңлатып бирә Зәрия.

– Менә хәзер белдек инде. Алайса улакларын таборга илтеп куярга кирәк. Сыйлансыннар да, аннан ял итәрләр, шулаймы, Рәгыйдә?

– Шулай, шулай, Бастам абый, – дип, тегесе пичәт сугып куя. Нигезле булгач, бу тәкъдимне фермер да хуплады. Шул көннән соң тәм-том белән сөтлебикәләрне җәйләүдә сыйлый башладылар. Чынлап та малкайлар тынычланып китте. Зәрия дә сөтнең артып китүен көтүчегә җиткерде:

– Абый, дәресләрегезнең файдасы тиде бит. Сыерларның сөте артты!

Бу чая хатынның сүзләрен күңеленә якын алмады Бастам. Мәктәптә дәресләр бирүдән туктап, малчылар, савымчылар белән аралаша башлаган мәлдән ул үзендә сәер бер тойгы уянуын сизде. Әйтерсең лә ир моңа чаклы кенәри кошчык кебек читлектә яшәгән, андагы яшәү шартларын шулай тиеш дип кабул иткән һәм шуңа күнгән...Укытучы бит ул! Аның һәр сүзе, һәр гамәле алдан уйланылган һәм әдәп нормаларына туры китерелгән булырга тиеш. Мәктәптән чыккач та, педагог тугарыла алмый: «Кара, укытучы башы белән ни сөйли бу?» Үзе укытучы, балалар тәрбияли, ә үзе ни кылана, оятсыз!» – дип әйткәннәрен ишетмәс өчен чын педагог телен һәм ихтыярын бәйдә тота.

Һәм менә Бастам Сирай улы көтмәгәндә читлектән чыкты, кысалардан аерылды. Аты-заты белән сүгенүче мал караучы Галиулла яисә башбирмәс сыерына ямьсез итеп кычкырынган Сәрвәрнең тамак яруларын ишетмәс өчен хет колакларыңа мамык тык!

Чын тормыш шулай була икән ул... Мондагысы бер көйгә, кыңгыраудан кыңгырауга һәм төзелгән план белән бара торган романтик, педагогик хәят түгел, ә үтә драматик, кискен алмашынулар белән тулы кырыс чынбарлык... Монда яшәр һәм югалмас өчен кешегә бар сәләтен, җегәрен файдалана белергә кирәк! Тормыш – көрәш ул.

Кичәге укытучының миенә, ниһаять, бормалы шөреп кебек булып, шул хакыйкать кереп утырды. Бастам чын тормыш кануннары белән яшәүче кешегә әверелде, чөнки аның төп максаты – кешелеклеген саклау иде. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев