Логотип Казан Утлары
Повесть

Адаштырма, буран… (повесть)

Малай, үзе дә сизмәстән, укытучыга иярде. Чөнки әнисенеке кебек түфли кигән иде укытучы. Нәкъ менә әнисенеке кебекне!

Марат әбисе белән тоташтырасы тимер юлга шактый озак текәлеп торды. «Әллә кайтмаска инде?» – дип, иреннәрен кыймылдатыр-кыймылдатмас, үз-үзенә сорау биреп карады. «Юк-юк!» дип кырт кисте эчке бер тавыш. Бу көтелмәгән хәлне ул күз алдына да китерә алмады. Йөгерә-йөгерә килде бит югыйсә: ашыкты һәм соңга калды. Автобус бөкегә эләкмәсә, болай буласы түгел иде дә соң...
Җитмәсә телефоны да өйдә онытылган, анысына аеруча пошынды. Менә бит ашыгу нишләтә кешене! Хәтерне чуалта, бутый, тәмам эздән чыгара, иң кирәкле әйбереңнән дә яздыра.
Марат кабат кесәләрен капшап-капшап куйды. Әбисе хәзер әйтеп бирер иде нишләргә кирәген. «Йә кайт, йә кайтма, мондыйда юлга чыга күрмә, балам», – дияр иде. Ә бит иң дөрес сүз һәрчак аныкы була, чөнки күп яшәгән, үзе әйтмешли, чал тарих белән бер яшьтә инде ул.
Урамда күбәләк-күбәләк кар ява. Юк-юк, баш очында гына әбисе он илиме әллә? Иренеп кенә буран себерә. Чамасыз аклык малайны һаман алга әйди, якты буран аша ул Маһинур карчыкның күз карашларын шәйләгәндәй булды хәтта. Нишлисең, картаеп бара шул инде, яшькелт күзләренең дә төсе уңган кебек. Хәер, күз яшьләре юып бетергәндер инде аларны. Чәчләре генә түгел, кашлары да сирәгәеп, агарып килә. Шулай да аның гомер көзенә табан ашкынуы Маратны әлләни борчымый. Исән бит әле, шунысы да бик җиткән.
Әнә бар табигать гүя әбисе күзләре белән карый: ул карашта сагыну бар, зарыгу бар, көтү сагышы, очрашу куанычлары бар. Йөзенә иңеп иркәләнгән кар бөртекләренә кадәр шуны искәртә түгелме? Хәер, әбисен сагыну гына микән? Әнисе дә Маһинур әбекәенә охшаган иде аның. Хәзер ул юк инде. Кинәт кенә җаны ап-ак күбәләк булып очып киткән, ди, имеш. Марат моңа бигүк ышанып бетмәсә дә, кешеләр сөйләшкәнне йөрәгенә үк салып куйды. Бигрәк тә әнисе турындагыларны күңел күзеннән бер дә ычкындырмаска тырыша. Бу гадәте 
артык кызыксынучанлыктан да, артыгын белергә теләгәннән дә түгел, бары тик әнисен чиксез яратудан гына, әлбәттә.
Марат үзенең грипп тиеп, бик каты авырып ятканын исенә төшерде. Маһинур карчык аңа мәтрүшкәле чәй эчерде, табиб язган даруларны бирде. Әче булсалар да, малай бер дә карышмады. Баштарак авызын кыйшайтып карап торса да, тел өстенә куйгач, су белән тиз йотып җибәрде. Терелә барган саен, әбисенә рәхмәт йөзеннән ешрак елмайды, таянычы барлыкка ышанычы артты.
Әнисен, аннары әтисен еш уйлады. Алар мине яратмыйлардыр, бәлки, чынлап та, кәбестә арасыннан гына тапканнардыр, бәлки әле, ләкләкләр шунда ташлап калдыргандыр да, теләмичә генә үзләренә алып кергәннәрдер, дип фикер йөртте. Хәзер алай уйлый алмас кебек. Ул чакта бәләкәй иде. Әти- әнисенең үзен яратмый башлавыннан бик курка иде. Хәзер курыкмый инде. Әбисен югалтудан гына курка. Шул мәлдә томанлы буран эчендә Маһинур карчыкның шәүләсе чагылгандай булды. Аннан – әнисенеке...
Хәер, берәү дә бу хәлне көтмәгән иде. Инде бер ел үткән дә менә. Әнисен озаткан көнне дә күбәләк-күбәләк кар яуды. Юлларны йомшак кына буран себерде. Шул көннән башлап малай буранны күңеле белән яратмаса да, икенче тоемы аны якын итәргә куша иде. Чөнки буран әнисе хатирәсен саклый. Авырмы, җиңелме – ул хатирә җуела торганнардан түгел шул.
Кешеләр ашыга, машиналар ашыга. «Поезд да ашыккан менә», – дип уйлап куйды малай. Килеп җиткәнне көтсә ни булыр иде инде, җә? Ә ул көтмәгән, үткән дә киткән.
Малай, күкрәген тутырып салкын һава сулады. Башын күтәреп, юл буендагы биек топольләрнең җил тибрәткән иң өстәге ботакларына төбәлеп торды. Алар да иркен сулыйлардыр күк тоелды. Шәһәрдә һава җитми аңа нигәдер. Кысан да кебек. Ул кысанлык сулышка гына түгел, бөтен гәүдәгә кыршау киертеп куйган төсле. Аеруча сизгергә әверелде шикелле соңгы вакытта... Үз-үзенә хуҗа булып, дөресрәге, үзбаш яши торган җан иясенә, җил әкертен генә иссә дә, йолт итеп килеп бәрелә икән шул. Хәтта бәләкәйрәк чагында кычыту чире – аллергия ябышты аңа. Бөтен тәне чабырды. Әнисе табибка алып барды.
– Сез үзегез кайдан? – дип сорады ак халатлы апа.
– Авылдан, – диде Мәликә.
– Авылдан, – дип елмайды табиб. – Менә бөтен мәсьәлә шунда да инде.
Чишелеше дә шунда ук. – Ул учында ручка башын әйләндергәләде. – Авылда үскән җимеш агачын шәһәргә күчереп утыртып карагыз әле сез. Нишли ул? Хәзер үк авылга озатыгыз баланы. Әбисе бардыр бит?
– Бар, әлбәттә...
Ул чакта әле Маратның бәхет тоеп үскән чагы, әтисеннән дә, әнисеннән дә аерыласы килми иде. Тик крокодил-тимсах тиресе кебек кубырчыкланган тәненә караган саен коты очты. Ә шәһәрнең хлорлы суы ул җәрәхәтләрне һаман саен тирәнәйтә торды. Маһинур карчык аны бигрәк тә кызганды һәм: «Баланы интектермәгез, кайтарыгыз!» – дип, аларга көн дә бер хат юллады.
Маһинур карчык әле дә Маратның кайтканын көтеп кенә тора, оныгы гүяки мәрхүмә кызы – Мәликәсенә булган мәхәббәтен яңарта... Маратны кайткан саен тәмле-тәмле кәнфит-прәннекләр алып сөендерә. Соңгы кайтуында аңа кызыл рамалы велосипед та эләкте хәтта. Сүз арасында: «Пенсиямнең соңгы тиеннәренә чаклы җыеп алдым, балакаем», – дисә дә, күңеле түзми, күрәсең...
Әбисенең пенсиясе әзлеген Марат белә. Бер тапкыр күрше карчыклары белән бергәләп шул хакта гәп корганнар иде. Шуның шаһиты булды ул.
Сугыштан соңгы ач-ялангач үскән, балачактан ук колхозга эшләп бил бөккән өлкәннәрнең пенсиягә чыгар вакытлары җитүгә, алар авылында һич көтелмәгән фаҗигале хәл килеп чыккан икән. Гомерләре буена эшләгәнлекләрен раслаган бөтен рәсми кәгазь-документлар сакланган колхоз идарәсе бер җилле, салкын төн уртасында янып көл булган, ди. Хәер, Марат малайлар белән аның көлен үзе дә актарып карады. Дөресрәге, күрше Галинең әбекәе: «Берәр кирәкле кәгазь кисәге табылмас микән, балакайларым?» – дип, махсус җибәрде аларны. Көлдән ни дә булса табу мөмкин түгеллеккә малай шунда ышанды. Көлнең кайчандыр кирәкле кәгазь булуын исбат итү дә мөмкин түгелдер, күрәсең. Менә шуңа хәзер авыл кешеләренә пенсияне бик әз генә түлиләр, имеш. Ни кызганыч: әбекәе дә шушы исемлеккә эләккән...
Хәер, Маһинур карчык бер дә аптырап тормый, бала чагыннан ук өйрәнелгән гадәт буенчамы, таңнан уяна, һаман хәрәкәттә булып, эшләп көн күрергә ярата. Тавык-каз асрый, сарыгы-кәҗәсе бар дигәндәй... Шуңа сөт- каймактан өзелми, җылы бияләй-оекбашлары бәйләм энәсеннән коелып кына тора. Алдагы кайтуында ул, иң йомшагын сайлап, Маратның аягына ук киертеп куйды. Салкыннан чемер-чемер килеп оешкан тәпиләре бик тиз җылынды. Малай хәтта аларның озын кунычына кулларын да тыгып утырды. Юка кибет оекбашлары гына киеп кайткангамы, әбекәенекеләрнең кадере бермә- бер артты. Хәер, оныгын бер дә җылы оекбаштан өзгәне булмады Маһинур карчыкның. Әле кышка кергәндә үк, яңа киез итекләр әзерләде. Аларга резин галушлар да киертте.
– Мәктәбеңә ботинкадан йөрсәң дә, бер сүзем юк, авылга менә боларын киеп кайтырсың, улым, – диде.
Колакчынлы бүрек тә алып бирде. Акыллы карчык шул ул. Ботинкалардан юлга чыкса, моңарчы аяклары туңып өзелеп төшәр иде инде.
Менә шулай һәммәсен алдан күрә аның әбисе, кайтуына Маратны сөендерерлек берәр эш эшләп куя һаман. Гомумән, җылылык дигән төшенчә бу авылда Маһинур карчык янында яшидер кебек тоела. Өендә яшидер. Җанында яшидер. Ә җылылыкка кем тартылмасын соң?! Җылылык белән сөенеч тартып кайтара да инде аны монда. Марат үзе дә сизә: туктаусыз җылы эзли торган җан иясенә әверелеп бара ул гүя. Ә шәһәрдә салкын шул...
Малай, хәтере буйлап, үткәндә калган салкын көннәрнең берсенә әйләнеп кайтты. Әнисе гаилә җылысын ачы суга алыштырды чөнки. Югыйсә Маратның да әнисен бөтен кешенеке кебек, юк, бөтен кешенекеннән дә яхшырак итеп күрәсе килә иде. Ә бит шундый чаклары булды! Ул вакытларны малай кинокадрлар кебек мизгелләп хәтерли. Хәтер дәфтәрен актарып, һәммәсен исенә төшерә-төшерә барганда, мәктәпкә ул чакта яңа уку елында гына килгән Сафия апасы үтеп китте. Малай, үзе дә сизмәстән, укытучыга иярде. Чөнки әнисенеке кебек түфли кигән иде укытучы. Нәкъ менә әнисенеке кебекне! Шулай тыгыз, шома асфальтка басып барганда, тек-тек иткән ягымлы тавышы колакка җылы җилдәй бәрелә, тротуарның як-якларындагы үләннәрне иркәләп, моң булып тарала иде. Әйтерсең, түфлиләр җыр көйли: тек-тек... тып-тып... Матур иде әнисенең тәпиләре, тулы балтырларына биек үкчәле түфлиләр бик килешә иде. Алар икәүләп шәһәрнең зур кибетләрендә йөргәнне түфлиләр аеруча яратадыр төсле тоелды: көй тулы тавышлары тигезрәк, ягымлырак булып ишетелде. Әнисенең аяк тавышларын ул хәзер дә ерактан ук таныр иде дә...
Малай күзләрен укытучысының затлы күлмәгенә күчерде. Аяз күк йөзе 
төсле якты зәңгәрсу күлмәгендә ник бер җыерчык булсын! Иртән иртүк торып үтүкләгәндер, мөгаен. Әнисе дә шулай итә иде бит. Зәңгәрсу төстәге кофтасы да бар иде әле аның. Пөхтә йөрергә ярата иде кайчандыр.
Марат, укытучысы артыннан бара торгач, өлкәннәр сыйныфына килеп кергәнен сизми дә калды. Укытучысы да игътибар итте:
– Сезнең сыйныфта – биология. Бер ишек аша, 101 нче кабинетта, – дип юл күрсәтте.
Уйларына ияреп, башка тарафларга китеп бармаганына, юл уңае булганга, малай эчтән генә куанып та куйды. Рәйсә артындагы партадан урын алырга өлгермәде инде ул бу юлысы, хәерлегә булсын.
Аннан янә уйлары әнисенә күчте.
Туган-тумача, таныш-белешләреннән, хәтта менә шушы укытучы ападан да бер ягы белән дә аерылмаган икән бит ул.
Ә соңрак аерыла башлады... Малай, аны башка кыяфәттә күзаллап, сискәнеп куйды. Ертылган-таушалган киемнәр ничекләр килешмәде аңа! Йөзләренә сары суккан, ябыгып-бөтәшеп беткән тәмам... Әйләнә-тирәсендә дә нәкъ үзе кебек, мондый яшәешләрен төзәтүдән мәхрүм булган затлар кайнашты. Кырлы стаканнарга агу салып: «Җилпеп куйыйк, әйдә!» – дип, сәер җөмләләр белән сөйләшкән котсыз ир затлары аны бигрәк тә чыгырыннан чыгарды. Әтисен кызганды. Ул исән ләбаса. Әнисе аны, ип-исән көенчә, шушы төссез шүрәлеләргә сатамы әллә? Чынлап та, бу чырайсызларга алыштырамы икән? Нигә көтүләре белән йөриләр алар аның әнисе артыннан? Әтисе кайтып, бөтенесен бергә бер тукмап китсен иде, ичмасам. Көче җитә бит аның бу адәм тәганәләрен үз урыннарына утыртырга. Әнисенә дә оят булыр иде, бәлки. Ул бит әле... Ул бит әле, һич уйламаганда, шушы шүрәлеләргә кушылып сүгенергә өйрәнде. Сүгенә белә торган әни идеме ул? Кеше үз дәрәҗәсеннән, кеше дигән югарылыктан бер төшсә, аңа бу җир өстендә берни дә кирәкми башлый икән шул... Бу сүзләрне Марат Маһинур әбисеннән ишетте. Их, кайтсын иде әтисе! Аны күргәч тә, әни кеше бәхетле чакларын исенә төшерер дә үткәнен бүгенге халәте белән чагыштырып карар иде, бәлки... Аннан үзгәрер дә иде, бәлки... Бәлки... Ул шулай уйлады. Күңелендәге каршылыклы хисләрдән Маратның йөрәге телгәләнде. Чөнки әтисенең кайтмаячагын ул белә иде.
Буран кинәт көчәеп-көчәеп алды. Маратны тәмам үзенә буйсындырды. Көчәйгән саен аклыгы җетерәк, шәһәр тирәсендәге бөтен төсләр дә яктырак күренде. Ап-ак җиһан нигәдер бүген аның күңел халәтенә тәңгәл, ул малайны юлга әйди иде.
– Тукта, буран! – дип эндәште Марат, бераз шик аша карап. – Мине авылда көтәләр!

(Дәвамы бар)
 


"КУ" 8, 2018

Фото: pixabay

Теги: повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев