Кирлемән (хикәя)

Эшкә соңга калуның яхшы ягы да бар икән: китәсе халык китеп беткән – трамвай шактый бушаган, этелеп-төртелеп бимазаланасы да юк. Басып баручылар да берән-сәрән генә күренә. Боларның күпчелеге, мөгаен, минем кебек хезмәт көнен өлгермирәк башлаучылардыр.

Әйе, кешеләр ике төрле була. Беренчеләре – таш яуса да эшкә вакытында килүчеләр. Икенчеләре – никадәр вакытында җитешергә тырышсалар да, ахырда барыбер соңга калучылар.

Моңа үзләренең һич исләре китмәсә дә, җитәкчелекне әлеге авыр мәсьәлә шактый ук борчый. Чөнки табигать тәртипсез балаларының күңеленә күпләргә аңлашылмастай ирек оеткысы салган. Ә табигать белән көрәшү комга су сибү белән бер: моңа каршы нидер эшләргә тырышу– һич әһәмиятсезгә көч сарыф итү генә ул... Дөресрәге, этне тукмап бүре итеп булмыйдыр инде...

Мин үзем һич тә соңга калучылардан түгелмен, тик гомергә бер тапкыр дисәм дә ярыйдыр, шулайрак килеп чыкты менә. Трамвай тукталышына җиткәнче, бимазаланып, җанымны талкып бетердем. Әллә ниләр күз алдымнан үтте. Ишек төбендә үк җитәкчебез каршы алыр. Сәгатенә карый-карый: «Бу хәл тагын бер кабатланса...» дип кисәтү ясар... Ай-яй... Ярый ла кисәтү генә ясаса... Заманасы нинди бит. Ике сөйләшмиләр.

Авыр уйларымны өстерәп, мин трамвайның аргы башына ук барып тормаска ниятләдем, ягъни кергән тирәдәрәк тукталдым. Ишек ачылуга төшеп сызарга җайлырак булыр, дип фикерләде аек акылым. Куркак йөрәгем аны куәтләде кебек.

Күзем тәрәзә кырыенда нәни терсәкләрен, зәңгәр бантиклы башын уйната- уйната җыр көйләгән нәни кызчыкка төште.

О Боже, какой мужчина,

Я хочу от тебя сына...

Аның күбәләктәй җиңел хәрәкәт җиленнән сары бөдрә чәчләре язылып-язылып киткәндәй тоела. Миләүшә чәчкәләредәй якты күзләрендә сокландыргыч назлы очкын уйный. Ирекле кыланышыннан сулыш юллары ачылып, тын алуы иркенәйгәндәй була.

Аптырауданмы, елмаеп куйдым. Салондагылар да, елмая-елмая, шул хакта сөйләшәләр икән.

– Бала җәмгыятьтән аерым яши алмый инде, хәзер тормыш юлында тормозлар бетте ич, – диде кайсыдыр.

– Телевизор, компьютер, эләктереп кенә алалар шул һәммәсен, – дип куәтләде икенчесе.

Ике-өч яшьләр тирәсе генә булганлыктан, ул үзенә кирәкле сүзләрне генә беләдер кебек тоела, шулай да җырның ике-өч юлын бик тырышып, дөрес итеп җырлый. Тын да алмый, авыз ера-ера, аны тыңлыйбыз.

Я хочу от тебя сына,

Я хочу от тебя дочку...

Яшь әни миңа күз йөгертеп алды да тизрәк хөрмәт күрсәтергә ашыкты: нәни кызчыгын җыры белән бергә итәгенә утыртып, урын тәкъдим итте. Тик кызчык әнисенең бу гамәлен ошатмады кебек. Миңа күзенең агы белән карап куйды. Аннан әнисенә борылып, авызын дәү ачып елап җибәрде.

– Олы кешегә без урын бирергә тиешбез, тәтием минем, – дип, аркасыннан сөеп алды яшь ана. – Сиңа итәгемдә урын җитмиме әллә, ә?

– Җитми, – дип үкседе кызчык, нәни йодрыклары белән күзләрен уа-уа. Күзләрен уганда да терсәкләре ирекле хәрәкәтләнде. Аңа бу мәлдә трамвай гына түгел, Җир шары да кысан булыр сыман тоелды.

– Йә инде, кызым, алай ярамый бит! – Әнисенең тавышы кырыслана төште.

– Ярый! Ярый! – дип тәпиләрен селеккәләде кызчык, тагын да киреләнеп. Сыңар зәңгәр сандалие, салон буйлап очып китеп, пеләш башлы бер агайның алдына барып кунды.

Агай, аны кулына алып:

– Ай-яй матур сандали, минем оныкка бик ярап куяр бу, таманга да охшап тора, – дип, кызчыкның күңеленә ут үрләтмәкче булды. Бала аны ишетмәде дә кебек, ул инде үкерә үк башлаган иде.

Мин урынымнан тордым, чөнки башка чара күренми кебек тоелды.

– Утырсын әйдә, үзе теләгәнчә, елатмыйк, зинһар, нарасыйны, – дидем. – Әйдә, җырла, матурым, «О Боже»ны!

Ул арада кызчыкның артында ук бер урын бушады, мин шунда күчтем.

– Без әниләрен гаепләгән булабыз, тагын да яманрак буын яралып ята ласа дөньяга, – дип ычкындырды янымдагы чал чәчле әбекәй, миңа табан иелеп. Яшь әни ишетте әлбәттә. Аклангандай итеп әйтеп куйды:

– Без болай тәрбияләр идекме? Әбиләре бар бит аларның, шулар боза. Һаман үсендереп торгач, менә мондыйга әвереләләр инде. Онык күргәннәр, имеш. Тыймыйлар, имеш, нишләсәләр дә ярый, имеш.

Кызчык исә беркемне дә ишетмәде, үзенекен тәкрарлады, әнисенең күкрәгенә суккалый-суккалый:

– Күчеп утыр, минем тәрәзәдән карап барасым килә, – дип сулкылдады.

– Күчмим, кызым, итәгемдә сиңа урын җитә, – диде яшь хатын. Ул арада чираттагы тукталыштан салонда яңа пассажирлар пәйда булды. Бер ир-ат кызчык янындагы буш урындыкка килеп утырды. Янә урын яулый алмау фаҗигасе кызчыкны чыгырыннан чыгарды. Ул итәктән сикереп төште дә, баскан урынында тыпырдый-тыпырдый, әнисенә:

– Тор! – дип боерды. – Мин, үзем генә утырып барам, тор, әнием!

– Син минем йөземне кызартасың, балам, күрәсеңме, бөтен халык сиңа төбәлгән, ничекләр җайсыз хәлгә куйдың син мине. Оят миңа, оят! – Әни кеше бу сүзләрне чын йөрәктән әйтте.

Кызчыкка исә әлеге җөмләләр бөтенләй тәэсир итмәде. Ул әле чыелдавын, әле үксүен белде. Ана:

– Әйдә, алайса, яныма утыр, – дип, үзе күршесендәге ир ягына ук шуышып, кызына урын әзерләде һәм ике куллап күтәреп утыртып ук куймакчы булды. Кызны тимер кыршау китереп кыстымыни, ул тыпырчынды, әнкәсен терсәкләре белән этте. Үзе бертуктаусыз:

– Ирек җитми миңа, ирек кирәк миңа! – дип тәкрарлады.

– Трамвайда ирек бер кешегә дә җитми, һава да юк монда, ләкин берсе дә синең кебек шәрран ярып кычкырмый бит, кызым, – диде ана һәм, бар сабырлыгын җыеп, баланы шап иттереп янәшәсенә утыртып куйды.

– Тор, әнием! – дип боерды кыз, янә урындыктан шапылдап сикереп төшеп.

Шул мәлдә трамвайга кешеләр белән бергә буталып, бер эт килеп керде. Муенын затлы каеш кысып торса да, хуҗасы кем икәнлеген белеп булмады.

– Әнә нинди тәти эт керде, күрәсеңме?

– Күрмим.

Кызның күзләрен яшь элпәсе каплаган, ул чынлап та бернине дә күрергә теләми иде.

Кешеләр кайсы кая таралышып беткәч тә, эт әле юл өстенә нәзек тәпиләрен бөкли төшеп утырып, як-ягына каранып торды. Аннан, монда мин беркемне дә борчымамдыр, мөгаен, дигәндәй, олы гәүдәсен аулаккарак борып, арткы урындык янына чүмәште. Мин шуңа игътибар иттем: койрыгын кергәндә үк җыеп керде ул. Хуҗасы да, мөгаен, шунда булгандыр. Эт аны да борчымады. Матур гына икенче тукталышка кадәрле утырып барды да кешеләр төркеменә уралып төшеп тә калды.

– Мәскәү артистларына охшаган, интеллигент, – диде сүз озайтмыйча гына эшләпәле бер ханым, ирен чите белән генә елмая-елмая.

– Әллә безнеңчә яшәргә өйрәткәннәрме? Шауламаска, ирек дауламаска. Җир өстендә шыпырт кына йөрергә...

– Бәлки, гомергә бер бәйдән ычкындырганнардыр үзен. Нишләсен инде ул, шыпырт йөрмичә?

Монысы ир-ат тавышы иде.

Берәүләр көлешеп алды.

Җан ияләрен Аллаһ төрле итеп яраткан шул, дип уйлап куйдым мин.

– Тор! – Кызчыкның тавышында җиңүчеләр үҗәтлеге чагылып китте.

Әнисе кузгалмады. Әлбәттә, күңеле белән ул баласын кызгана, аңа үзе даулаган урынны бирәсе килә, тик бар гавамга кызчыгын шул дәрәҗәдә үк тыңлаусыз итеп тә күрсәтергә теләми иде. Вакыт-вакыт ул аның чәчләреннән сыйпап куя, тик әнисенең кагылуы кызчыкның ачуын отыры көчәйтә, ул дәү кулларны көчәнә-көчәнә читкә этә тора. Болай гына да түгел, әнисенең күнмәве аны тагын да ныграк ярсыта иде. Ул шул арада нәни бармаклары белән зәңгәр бантикларын йолкып алды да аларны һавага очырып җибәрде.

– Хулиган, – дип куйды бантикны җәһәтлек күрсәтеп һавадан ук эләктереп алган егет, елмая-көлә.

– Кара, нишли бу?

Йә, тукта хәзер үк, алайса полициягә биреп җибәрәм үзеңне. – Монысын җитди кыяфәттәге ханым әйтте. Пиджагы астыннан ак кофта якасы күренеп тора, дөресрәге, ирек дигән төшенчә белән бик үк исәпләшмәүче укытучыга охшаган иде ул.

Үрсәләнмә, сеңел, сындырачаклар барыбер, – дип елмайды бер ир-ат мыек астыннан гына. – Барыбызны да волейбол тубы кебек типкәлиләр, җиргә төшәргә һич ирек бирмиләр...

– Әлбәттә, сындырачаклар, җәмгыять әзерме соң мондый галәмәтне кабул итәргә? Йә, әйтегез әле сез миңа шуны! – Бу җөмләне яңгыраткан агай да дөнья күргән кешегә охшап тора иде. Ул эшләпәсен уңгарак авыштыра төште дә тагын бер җөмлә өстәде: – Тик, булган әтәч күкәй эчендә үк кычкырыр, ди халык!

Яшь әнинең битләре кызарып чыкты. Кызчыкка табан борылып:

– Ишетәсеңме, кешеләр үзеңә ни диләр? Йә, әйт, хулиганмы син?

Әни кешенең бу мәлдә баласыннан, һичшиксез, яхшы сүз ишетәсе килә иде.

– Әйе, – дип җөпләде кыз, үкси-үкси.

– Тәртипсез кызмы син?

– Әйе-е-е.

– Син акыллы да түгелме?

– Түге-е-л!

– Йә, нәрсә җитми соң сиңа, кызым?

– Ире-е-ек!

Минем колакларыма ерак Африка колларының көр тавышы ишетелеп куйгандай булды. Юк, юк, колның кайчан җиңгәне бар? Җиңә башласалар, кыйнап үтерәләр ич аларны. Шуңа авыз ачып сүз әйтмәскә өйрәнгәннәр. Дәшмәү – бәхет. Дау – давыл белән бер, диләр бит. Мөгаен, Франция каһарманы Жанна д,Арк бала чагында нәкъ менә шуның төсле булгандыр, мөгаен, аңа да ирек җитмәгәндер, югыйсә, баскынчы инглизләргә каршы көрәшмәс иде ул. Сихерче, дип, янган утка ташлаганнар үзен, унтугыз яшьлек гомере әрәм киткән бахырның. Ул фаҗигале 1453 елдан соң күпме сулар аккан, чорлар аккан...

Безгә шул чит илләрнең тарихын күбрәк өйрәттеләр кебек.

Хәер, үз туган җиремдә узган гасырның туксанынчы елларындагы тыгыз мәйданнар күзалдымнан үткәндәй булды. Фәүзияләр, Вафирәләр, Гөлзадәләр, Альмиралар... Һай аз икән лә батыр йөрәкле горур кызлары минем халкымның... Йомарланып өскә күтәрелгән йодрыклар, тигез адымнар, иркен сулап күзәткән киң урамнар... Кешеләр кыю, теләкләр изге иде. Тыгыз төркемдә җир өстендәге барча халыкларга ирек яулап бирерлек көч-кодрәт бар иде кебек. Минем газиз Ватаным, үзен яклап күкрәк куярдай затлары булгангамы, алтын баганадай нык күренде.

Бөеклеген бар дөнья таныйдыр кебек тоелды. Боларның тере шаһиты идем бит мин кайчандыр. Ирек! Азатлык! Аннан ул сүз янә үз мәгънәсен югалтты сыман. Хәтта аның халкымның сүз байлыгын сыйдырган сүзлекләрдә барлыгы да онытыла башлаган иде инде...

Дөньялар үзгәрде: кешеләр байларга һәм ярлыларга бүленде. Байлар – үзе турында, хәерчеләр гадәттәгечә җәмгыять турында күбрәк уйлый башлады.

...Кызчыкның тартынусыз иркен тавышы карлыгып беткән. Елый-елый эштән чыккан, тәмам арыган, күзләре кызарып кысылган иде. Тирә-юньдә кешеләр сөйләште:

– Җәмгыятькә каршы бунт күтәрмәкче диген, ә? Чәнти бармак кадәрле башы белән?

– Мин күпме гомер яшәп шуны аңладым: яраклаша белергә кирәк икән ул. Үзең дә үсәсең, карьераң да үсә.

Әңгәмәдәшенә әлеге фикер ошамады кебек.

Дөрес әйтмисез Сез, – дип бүлдерде ир аны. – Бөтен кеше дә Намус яныннан күзне йомып үтсенме?

Нигә? Дөрес сүзне кайчак әйтми калсаң яхшырак түгел микән? Менә синең янга бер бөкре кеше килеп басты ди. Аңа карап: «Абау, синең бөкрең чыккан», дисәң, бу кемгә ошый? Ә бит дөп-дөрес сүз. Бер ялган да юк.

– Белмим, – дип янә каршы төште тегесе. – Мин яшәргә өйрәнә алмадым инде. Ходай сәләт бирмәгән күрәсең...

Бала тавышы карлыкканны үзе дә сизде кебек.

– Мин башка еларга теләмим! – дип аяк тибеп кычкырды ул. – Төш, әнием! Ирек кирәк миңа!

Хатын, кинәт исенә төшерепме, сумкасыннан телефонын эзләп алды. Баласын үҗәт уйларыннан арындырырдай әйбер тапканга, йөзендә бер мизгелгә сөенеч очкыннары балкыган кебек булды.

– Менә кара әле бу телефонга, әйдә мультфильм куеп бирәм үзеңә, телисеңме? – диде ул, куанычыннан нишләргә белмичә. Үзе: – Хәзер килеп җитәбез, кызым, – дип, баланың тузгыган сары бөдрәләреннән сыйпады.

– Мультфильм кирәкми миңа!

– И кызым, үз кәефеңне үзең боздың менә, көне буена җитәрлек итеп, хәзер башың авыртыр инде... Әйдә, ишек төбенәрәк барыйк, матурым.

Яшь әни төшәр вакыт якынлашканга да куана иде булса кирәк, ул кызын күтәреп алырга уйлады. Тик кызчык тагын да катырак чыелдап елап җибәрде:

– Төшмим мин! Камил янына өйгә кайтыйк.

– Камил бакчада бит әле, кичкә керерсең аларга, йә безгә чакырырбыз да бергә уйнарсыз аннары.

– Юк, хәзер үк кайтыйк.

Үз киресенә катты тәмам, дип уйлап куйдым мин. Шунда ук эшкә соңга калуым исемә төште. Бездә берүзең өч кеше өчен эшләсәң эшлә, бу хакта берәүгә дә әйтмәскә генә кирәк. Беркөнне көлешеп сөйләшеп утырганда, рәисебез бүлмәгә килеп керде. Ник көләсез, имеш. Йөзеннән буран бара диярсең. Җитәкчеләр бай бит хәзер. Хәзерге байлар – нәфрәтле байлар. Чөнки алар үзләренең бай булырга лаек түгел икәнлекләрен беләләр. Шуңа аларда кешеләргә үч кайный, нәфрәт ташый... Тфү, тфү, тук яшәү хакына күпме михнәт чигәләр ич алар да. Ник көләсез, имеш...

– Сез без көлгәнгә сөенегез. Бу хезмәт хакына ничек көлә алалар икән болар, дип уйлагыз, – дидем. Ничек әйтә алдым мин бу сүзләрне? Искә төшсә, куркудан әле дә йөрәгем кысылып куя. Шуннан бирле дошман итә ул мине. Менә бераз телне кыскартырга сәбәбе дә күренеп тора хәзер... Их, Канар утрауларына китеп, кеше җанын кыймыйча гына яшәсеннәр иде дә соң!

Күңел түрендә, куркуны җиңәргә тырышып, тынычлык хисе баш калкытмакчы. Гомергә бер тапкыр инде... Әйдә, ни булса шул булыр, балта чапканчы түмәр ял итә, диләрме әле...

Ай Аллакаем, шулай да Жанна д,Арк чыкмас иде миннән. Ирек сөючеләрне бик орышалар да икән. Трамвайда балага усал сүз әйтмәгән ник бер кеше калсын! Ирекне һәркем сөя, аны яулап алырга тырышучылар берәүгә дә ошамый икән шул...

Трамвай тукталышка якынлашты. Ана кызчыкны, чыелдата-чыелдата, өстерәп диярлек, ишек янына алып килде һәм, төшәргә әзерләнеп, кулыннан тотмакчы булды. Тик кызчык әнисенең үзенә сузылган кулларын күрергә дә теләми, ул ишек төбендә дә ирекле тыпырдап тора бирде.

Трамвай туктады. Ишекләр киң итеп ачылып китте. Баланың кулыннан тотмый һич мөмкин түгел, чөнки, тәбәнәк булса да, баскычтан исән-имин җиргә басасы бар иде. Аннан ул баскычлар нәни тәпиләр өчен һич көйле түгел иде шул.

Ана янә нарасыена кулын сузды. Әмма кызчык әле һаман бар дөньяга чиксез ачулы... һәм шул ук вакытта чиксез ирекле иде.

Минем, эшкә соңга калуым исемә төшеп, янә йөрәгем жу итеп китте. Уч төбем кинәт тирләп чыкты. Рәисебезнең дәү корсагы киерелә төшүе, шома кызыл йөзенең тәкәбберлеге, кырыслыгы күз алдымнан шуып үтте. Миннән дә бәхетсезрәк шул ул. Кешеләр белән аралашу ләззәтен белми, колларны изүдән канәгатьлек ала... Ләкин бер нәрсәне аңламый: колларга бервакытта да таянып булмый. Алардан бүген хуҗагызны яклагыз, дип кул куйдырталар икән, һичсүзсез куячаклар. Иртәгә яңа хуҗа килә, хуплагыз, дисәләр, анысына да имза салачаклар. Җәмгыятьнең дә, җитәкче кешеләрнең дә төп хатасы менә шунда: кешеләрне кол итеп тотуда. Кәнәфине аларга Аллаһы Тәгалә мәңгелеккә бүләк иткәндәй кыланалар...

Гомергә бер соңга калып килүемне эштә кемнәргә ничекләр аңлатасы булыр менә? Белә калсалар, бөтен коллективка эш булачак инде. Секретарь боерык язар, кадрлар бүлеге раслар, рәис кул куяр... Йа, Аллам, үзең саклачы мине...

Трамвайда кешеләр, гадәттә, бер-берсен танымый, исәпләми генә бара торганнар иде. Әллә кыз күңелләрен кузгатты, әллә башка берәр сәбәп булдымы, алар сөйләшеп калырга ашыктылар.

– Укыдыгыз микән, Яңа Зеландиядә өч яшьлек кызчык интернет-аукционда экскаватор сатып алган. Әти-әнисе йоклап киткәч, компьютерда төймәләргә баскалап уйнаган.

– Шуннан ни булган?

– Ни булсын? Иртән хат килеп төшкән: «Сезгә экскаватор сатып алуыгыз өчен рәхмәт. Ул сезгә ошар. Фәлән мең акча җибәрүегезне көтеп калабыз», – дигәннәр. Әнисе бала уйнаганга көчкә ышандырган ди тегеләрне.

– Булыр, булыр, менә күрәбез ич... Замана балалары башка...

Кешеләргә эшкә соңга калу куркынычы янамыйдыр, мөгаен...

Трамвай тукталышка якынлашты. Туктады...

Кызчык, ниһаять, ирекле җиргә ирекле булып төшеп басарга теләде. Тик нәни тәпиләре тигезлекне югалтып өлгердеме, әллә күз яшьләре аша җирне күрмәдеме, ул, чайкалып китеп, борыны белән асфальтка чәпәлде. Борыныннан шаулап кан китте. Ана, еларга җитешеп, сабыйны күтәреп җиргә бастырды, кесәсеннән кулъяулык чыгарды. Инде эш харап, тагын да катырак үкерә башлар, мөгаен, дип, тәрәзәләргә текәлгән халыкны хәйран калдырып, кызчык елавыннан шып туктады. Әнисе кулындагы кулъяулыкны тартып алып, борынын томалады. Ике куллап канлы битен сөртә-сөртә, әнисе янәшәсеннән терек-терек атлады. Ана безнең күз алдында соңгы мәртәбә кулын сузды. Кыз, сыңар кулын артка яшереп, кабат:

– Миңа ирек кирәк! – дип шәрран ярды. Ул инде еламый иде. Бу мәлдә нарасыйга кемнәрдер сөеп, кемнәрдер гаҗәпләнеп карады.

– Молодец!

– Молодец, пычагым, үзсүзле, диген... Киребеткән...

– Афәрин! Ачка үлмәс бу, иншалла!

Без кузгалып киттек. Аның: «Миңа ирек кирәк!» дигән якты авазы трамвай тәрәзәсенә килеп бәрелде, гүя ул сүзнең бәллүр кыйпылчыклары ватылып җиргә коелды... Юк, юк, бәллүр кыйпылчыклар юл буендагы гөлләрнең якты таҗларына эленде сыман, чөнки чәчкәләр кояш нурында ялык-йолык килә... һәм иртәгәсе көн барлыгын тоеп, аеруча бәхетле елмаялар иде.

Фото: xrest.ru

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: