Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Язмышлардан узышлый... (хикәя)

- Җәмилә, Җәмилә уян! Нәрсә булды сиңа? Җәмилә, Җәмилә... Ләкин кыз уянмады.

Җәйнең ямьле көннәре үтеп китте.

Җәмилә 11нче сыйныфка укырга килде. Аның күңеле бик шат һәм шул ук вакытта бик моңсу да иде. Мәктәп еллары – балачакның иң гүзәл мизгелләре белән хушлашу җиңел булмаячак. Ул башлангыч сыйныфтан ук яхшы укыды. Холкы буенча да бик тыныч, сабыр, тыңлаучан, ярдәмчел булды. Арыса да, авырып торса да, үзе турында уйламады. Һәрвакыт укуда артта калган сыйныфташларына, төрле бәйрәм чараларын үткәргәндә укытучыларына ярдәмгә ашыкты. Өйгә кайткач, әтисе кайтуына ашарга әзерләде, өй эшләрен эшләде. Җәмиләнең әтисе мулла. Атнага бер кызын да мәчеткә алып бара. Бәлки шуңадыр да, ялгыз үстерүенә карамастан, кызына бик яхшы тәрбия биргән. Ә әнисе, Җәмиләгә 7 яшь тулганда, каты авырып, бу якты дөньядан китеп барган. Кыз әнисен бик сагына. Әтисе аңа еш кына: “Әниең күктә. Ул һәрчак безнең белән. Безне күзәтеп, уңышларыбызга сөенеп, уңышсызлыкларыбызга көенеп тора”, - дип сөйли торган була. Шуңа күрә, Җәмилә һәркөн кич белән йоклар алдыннан, тәрәзә янына басып, айга карап, үзенең серләре, уңышлары, уңышсызлыклары турында сөйли торган булып китә. Ул шулай итеп күңелен бушата, үзен тынычландыра, юата.

Сентябрьнең өченче көне җитте. Җәмилә иртә торып, чәй әзерләде. Һәрвакыттагыча әтисе белән чәй эчеп, амин тоткач, мәктәпкә җыена башлады. Аның нигәдер иртәдән бирле йөрәге тыныч түгел иде. Мәктәпкә барып җиткәч, кермичә, бераз аптырап басып торды. Кинәт, кыңгырау шалтыравын ишетеп, сискәнеп китте һәм ашыга-ашыга алга атлады. Сыйныф бүлмәсенә ашыкканда, кемгәдер килеп бәрелеп катып калды. Шунда ул бик таныш тавыш ишетте:

- Кая ашыгасың бу кадәр, кеше өстенә менә-менә?

Бу яңа сыйныфташы Заһир иде. Егет күптән түгел бу мәктәпкә күчеп килде. Ул тәртипсез, хулиган малай булып чыкты, чөнки начар компаниядәге малайлар белән дуслашты. Ләкин аның күңеле бик яхшы иде. Дуслары нинди дә булса начарлык эшләргә җыенсалар: “Нәрсәгә кирәк бу безгә, бу бит бик начар, дусларым?!”, - дип туктатырга тырыша иде. Ә дуслары аның сүзенә колак та салмый. Шулай итеп ул үзе артыннан ияртә алмыйча, алар артыннан иярергә мәҗбүр була иде. Авылда нинди генә начарлык эшләнмәсен, һичшиксез, аның дуслары катнашкан була иде. Шуңа күрә, яманаты чыккан бу егетнең тавышын ишетүгә Җәмилә куркып калды. Шулай да күзләренә карап:

- Гафу ит, кыңгырау шалтырады. Мин дәрескә ашыгам, - диде дә йөгереп китеп барды.

Ә Заһир: “Бик чибәр икән бу кызый: ямь-яшел күзләр, иңнәренә сарылып төшкән сары чәчләр. Нишләп элегрәк игътибар итмәдем икән мин аңа?!” - дип уйлап куйды.

Бу хәлдән соң ике атна вакыт үтте. Җәмилә Заһирдан качып йөри башлады, чөнки ул аның карашын, үзе артыннан күзәтүен сизеп тора. Моңа кадәр башка малайлар аны шаярталар, ирештерәләр, үчеклиләр иде. Шушы ике атна эчендә аның ягына борылып карарга да курка башладылар. Ә егет кызны ничек булса да үзенеке итәргә булды, чөнки кайда да ул аңа гашыйк иде инде.

Дәресләр беткәч, Җәмилә драмтүгәрәккә китте. Заһир моны белеп алды да: “Түгәрәккә йөрсәм, мин аңа якын булам һәм теләгемә ирешәм”, - дип уйлады.

Түгәрәккә йөрергә теләгән укучылар актлар залына җыелды. Соңга калып Заһир да килеп керде. Барысы да аңа аптыраулы караш ташлады. Түгәрәктә, спектакль куяр өчен, рольләр бүлә иделәр. Сөйләшеп куелгандай, баш рольләрне Җәмилә белән Заһирга бирделәр.

Түгәрәктән соң Җәмилә өенә ашыкты. Кинәт аның каршында Заһир пәйда булды. Кыз сискәнеп:

- Ни кирәк сиңа? - диде.

Егет:

- Әллә нәрсә уйлама, Җәмилә. Миңа синең ярдәмең кирәк. Минем бер дә спектакльләрдә катнашканым юк. Бергәләп кабатласак яхшы булыр иде, - диде.

Кыз ризалашты һәм алар дус булырга сүз куештылар. Бу вакытта, алар икесенең дә йөрәкләрендә нинди хисләр кабынуын аңламыйлар иде әле.

Шул вакыйгадан соң, Заһир бик үзгәрде. Дәрес, түгәрәктән соң өенә ашыгыр булды. Иптәшләре берәр этлек эшләргә җыенганны сизсә, җаен табып, читтә калырга өйрәнде.

Менә бер көнне, тәнәфес вакытында, Җәмилә Заһирны эзләп китте. Аларның кабатлыйсы вакытны билгелиселәре бар иде. Ул һәрвакыттагыча дуслары белән тәрәзә янында басып тора иде.

Җәмилә:

- Заһир, бүген ничәдә күрешәбез? Кабатларга ике атна вакыт калды, - диде.

Егет беразга тынып калды. Иптәшләре алдында, ничектер, оялды һәм күңеленнән бер төрле җавап бирергә уйласа да, теле икенче төрле тәтелдәде:

- Нинди очрашу, нинди кабатлау? Әллә укый торгач, башың киттеме кызый?

Җәмилә беразга катып калды, аннан соң йөгереп мәктәптән чыгып китте. Ишегалдындагы алмагачка сөялеп тын ала алмыйча торды да туктый алмыйча үксеп елап җибәрде. Аның йөрәге сыкрап сызлады.

Ә Заһир дөрес эшләмәвен, үзен дуслары янында “текә малай” итеп күрсәтер өчен, яраткан кешесен гаепсезгә рәнҗетүен бик тиз аңлап алды. Үз-үзен белештермичә аның артыннан йөгереп чыкты да:

- Җәмилә, гафу ит. Мин ул сүзләрне әйтергә теләмәгән идем. Син миңа бик кадерле, - дия алды. Кыз күз яшьләрен сөртте:

- Заһир, син әйтәсе сүзләреңне дусларың янында әйттең инде. Оныт барысын да, шулай яхшырак булыр, - дип китеп барды.

Егет, кыз күздән югалганчы, аның артыннан каккан баганадай карап торды һәм ничек булса да гафу үтенү юлларын эзли башлады.

Икенче көннең киче җитте. Җәмилә белән әтисе ашарга җыеналар иде. Кемдер ишек шакыды. Әтисе чыгып ачты. Ишек катында Заһирның тавышы ишетелде:

- Җәмиләне чакырыгыз әле, мулла абзый. Аңардан гафу үтенәсем бар. Мин аны бик нык рәнҗеттем, - диде. Җәмиләнең әтисе Заһирның кем икәнен белгәнгә, кызының аның белән очрашуын теләмәгәнгә, каты гына итеп:

- Ул өйдә юк, - диде.

Ишек артында барысын да ишетеп торган кыз, егетнең тавышында чын-чынлап үкенү, ялваруны сизеп, әтисенең каршы булуына да карамастан үзе килеп чыкты. Алар бик озак сөйләшеп аңлаштылар һәм шул көннән кабат очрашып, спектакльгә әзерләнә башладылар.

Менә көтеп алган көн килеп тә җитте. Җәмилә иртәдән бирле үзенә урын табалмыйча йөрде. Ә Заһир киресенчә бик тыныч иде, чөнки аның янында сөйгәне. Ул янында булганда, аңа бернәрсә дә кирәкми һәм ул бернәрсәдән дә курыкмый.

Спектакль бик уңышлы үтте. Җәмилә белән Заһир да рольләрен бик килештереп башкардылр. Шуңа да тамашачылар аларны көчле алкышларга күмде. Спектакльдән соң егет кызны озата бармакчы иде дә, булмады. Әтисе ишек төбендә көтеп тора иде, аның ачуы йөзенә чыккан:

- Кайткач сөйләшәсе булыр, - диде.

- Ярар, әти. Сиңа спектакль ошадымы?

- Әйе, кызым, - диде ата кеше йомшара төшеп.

- Әтием, нигә син бик моңсу?

- Җәмилә, кайткач.

- Ярый.

Өйгә кайткач, Җәмилә ашарга әзерләде. Әтисе бик уйланып йөрде, ләкин кызга бер сүз дә әйтмәде. Ашап дога кылгач, әкрен генә сөйли башлады:

- Кызым, ул егет белән башка аралашма. Син аның нинди икәнен беләсең, тиң түгел ул сиңа. Аңла, мин сиңа начарлык теләмим. Очрашуны хәзер үк туктатмасаң, соңыннан авыр булачак. Заһирга үзең турында барысын да сөйләмәгәнсеңдер бит?

- Юк, сөйләмәдем. Ул аны белергә тиеш түгел. Очрашуны туктатырмын. Мин аны яратам, шуңа күрә туктатам да.

- Ярар, кызым, сөйләштек.

Бу төнне Җәмилә йокламады. Ул төне буе елап чыкты. Башында һаман шул бер сорау бөтерелде: “Мин нинди начарлык эшләдем? Ни өчен мин? Минем бәхетле булырга хакым юкмыни?”

Иртән аның тамагына ризык бармады. Шул килеш мәктәпкә китте. Анда аны Заһир каршы алды. Ул бүген кызга үзенең бөтен уй-хисләрен сөйләргә булды.

- Җәмилә, саумы. Безгә очрашып сөйләшеп алырга иде.

- Саумы, Заһир. Сөйләшик соң.

- Әйдә бүген кинога барыйк.

- Юк.

- Нигә, мин билетлар да алдым бит инде? - дип аптырап калды егет. Кызның кәефсез икәнен башта ук сизгәнгә күрә ашыга-ашыга тезеп китте:

- Җәмилә мин сиңа беренче күрүдә үк гашыйк булдым. Яратам мин сине!

- Заһир, исеңдә булса, мин сиңа теге вакытта ук, без дуслар гына була алабыз дигән идем. Мине яратырга ярамый. Мин... - Кыз сүзен сөйләп бетерә алмыйча һушын югалтты. Егет аны күтәреп кочагына алды:

- Җәмилә, Җәмилә уян! Нәрсә булды сиңа? Җәмилә, Җәмилә...

Ләкин кыз уянмады. “Ашыгыч ярдәм” машинасы аны хастаханәгә алып китте. Заһир да шәфкать туташының ярамый дигән сүзләренә карамыйча, терәшә-терәшә машинага утырып барды. Ул төнне шунда үткәрде. Таң атты. Заһир янына табиб килде. Ул ялварулы карашын аңа төбәп:

- Абый, тел яшермичә әйтегезче, нәрсә булган аңа?

- Улым, сиңа кайтып ял итәргә кирәк, бик арыгансың.

- Юк, нәрсә булганын белмичә кайтмыйм, - дип кырт кисте егет. Табиб дөресен сөйләп бирмичә котыла алмаячагын аңлады һәм Җәмиләнең йөрәгендә чире барын, бәләкәй чактан ук шуның аркасында күп газаплар чигүен, бу чирнең бернинди дәвага да бирешмәвен, көннән-көн хәленең начарлана баруын сөйләп бирде.

Заһир ничек хастаханәдән чыгып киткәнен дә, ничек өенә кайтып җиткәнен дә хәтерләми. Аның уйлары гел сөйгәне турында булды: “Ни өчен аның Җәмиләсе, ни өчен?” Бу төнне ул тагын йоклый алмыйча уздырды. Сөеклесенә берничек тә ярдәм итә алмаганына  үзәкләре өзелде, җаны әрнеде, үзенә урын таба алмады.

Бу вакыйгадан соң, бер атна вакыт үтте. Бу көннәрне Заһир аның янында үткәрде. Җәмиләне хастаханәдән чыгарганда да янәшәсендә булды. Ничек тә кәефен күтәререгә теләде. Кыз, күңел төшенкелеген сиздермәскә тырышса да, күзләрендә тирән моңсулык ятканы күренеп тора иде. Шушы кичне егет аны су буена чакырды. Әтисе дә аларның бер-берсенә чын-чынлап гашыйк икәнен аңлады һәм каршы килмәде.

Су буе. Күктә тулган ай, җемелдәп торган йолдызлар, челтрәп аккан чишмә тавышы, төрле кошларның моңлы итеп сайравы күңелләргә ямь өсти. Нинди серле төн! Шушы төндә Заһир Җәмиләгә тәкъдим ясады. Кыз егетнең назлы карашларына төбәлеп, шатлыктан яшьләнгән күзләрен сирпеп ризалыгын белдерде. Бар табигать аларга шаһит булды. Бу вакытта, бөтен дөньяда алардан да бәхетле кеше юк иде. Таң алдыннан бер-берсенә вәгъдәләр бирешеп аерылыштылар.

Авыр имтиханнар да, мәктәп еллары да артта калды. Күпмедер вакыттан соң яшьләр өйләнештеләр. Бик матур итеп туй ясадылар. Пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, бәхеткә күмелеп яшисе генә иде дә бит... Юк шул... Рәхимсез язмыш үзенекен итте. Туйдан соң ике ай вакыт үткәч, Җәмилә кабат хастаханәгә керде һәм бу юлы табиблар аны коткарып кала алмадылар.

Авыр, бик авыр кичерде Заһир бу кайгыны. Шулай да сөйгәненә биргән сүзендә тора алды: медицина институтына укырга кереп белем алып, зур табиб булды. Күп кешеләрнең гомерен саклап калды. Вакыт-вакыт ул вәгъдәләшкән су буена төшеп, тулган айга карап, эчен бушата торган булып китте.

Әйе, вакыт дәва, - диләр. Еллар үтү белән Заһирның да йөрәк яралары бераз төзәлә төште. Үзе кебек үк һөнәрне сайлаган кызга өйләнде һәм беренче кызы туу белән аңа Җәмилә дип исем кушты. Язмышлардан узмыш юк дигәндәй, тормыш шулай әкрен генә үз җаена ага бирде...

Эльнара ЗИННӘТУЛЛИНА.

10 нчы сыйныф укучысы. Башкортстан

Фото: unsplash

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эльнара,ряхмят шундый матур хикяягез очен!