Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Яшәү яме

Гомер узган саен ак хыяллар алышалар инде бүтәнгә...

Сабый чакта йокы татлы була,

Үсә-үсә тәме үзгәрә.

Еллар үткән саен төннәр буе

Йокы керми башлый күзләргә.

 

Сабый чакта ризык тәмле була,

Тирләп-пешеп, тәмләп ашыйсың.

Яши-яши тормыш ачыларын

Ризыкта да татый башлыйсың.

 

Яшрәк чакта хыяллар ак була,

Зур өметләр алда көткәнгә.

Гомер узган саен ак хыяллар

Алышалар инде бүтәнгә.

 

Гомер көзләрендә яшәү ямен

Башкачарак инде аңлыйсың.

Кырау суккан чәчләреңне сыйпап,

Узган елларыңны барлыйсың.

 

Сөенечләр, көенечләр булган

Сөю-шатлык тулган җаннарга.

Барысын күреп, тою кирәк икән

Яшәү ямен ихлас аңларга.

Исламия Куразбаева. Казан

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев