Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Яратканны ярату (хикәя)

Замир хатынын бик ярата. Мөмкин булса, җанын да ярып бирер иде. Ә менә Галиясе яратканмы, яратамы аны?..

“Әгәр көтмәгәндә-уйламаганда үлеп китсәм, минем Галиям дә шулай өзгәләнер иде микән?..” Сабакташын соңгы юлга озатып кайтып килгәндә, Замир шул турыда уйланды һәм бу күңелсез хәлне төрлечә күз алдына да китереп карады. Елавын елар, анысында шиге юк. Хатын-кызның барысы да елак була бит. Алар кайчак, хәтта чебеш үлсә дә елыйлар. Ә бу очракта гомер иткән тормыш иптәше, бердәнбер улларының газиз әтисе турында сүз бара! Әлбәттә, кайгырыр, һич югы кайгырган кыяфәт чыгарыр... Тик сабакташы Җәүдәтнең Зифасы хәтле үк кан-яшь түкмәстер... Замир кинәт бу уйлары өчен үзалдына оялып куйды. Андый хатын түгел бит Галия! Алар инде егерме ел бергә гомер итәләр. Бу йортка килен булып төшкәннән бирле бер көн эш калдырганы юк. Уллары Аязның яше тулганчы декрет ялында гына булды. Анда да тик тормады: шимбә саен район үзәгендәге базарга барып, үзе бәйләгән бияләй-оекбашларны сатты. Галия чисталык-пөхтәлек ярата, иренә бервакытта да керле кием кидерми, әзерләгән ашлары телеңне йотарлык. Тавыш күтәреп эндәшми, тиргәшми... Юк, дөрес эшләмисең, Замир, Галиясе турында алай начар уйлап. Бар яктан да килгән, булдыклы, тырыш, сабыр, улларына хәстәрлекле әни булган хатын белән яши бит ул.

Замир хатынын бик ярата. Мөмкин булса, җанын да ярып бирер иде. Ә менә Галиясе яратканмы, яратамы аны? Яратмый бугай шул. Егерме ел бергә яшәп, Галиянең бервакытта да Замирга яратам дип әйткәне булмады. Замир үзе дә бу сүзне сирәк әйтә, ләкин ул яратуын җае чыккан саен сиздереп тора. Ә Галиядән һәрвакыт ниндидер салкынлык тоя ул. Эштән кайтып керү белән, Замир хатынын кочакка алырга, үбәргә омтыла, тик Галия, сәбәп табып, каршылык күрсәтә. Берәү булса, куенга кереп эреп китәр, үзе дә чуп итеп үбеп алыр иде. Юк шул, яратмый аны Галия... Тышта әбиләр чуагы, көзнең иң җылы, матур көннәренең берсе. Замир зираттан туры өйгә кайтырга ашыкмады. Җанына тынгы бирмәгән уйларының очына чыгасы килә иде аның. Ул әкрен генә авылның түбән очына таба атлады. Бер уңайдан туган тиешле Гөлзирә апасының йорт-курасына да күз-колак булып кайтыр. Бакча эшләрен төгәлләгәч, каладагы кызы аны кунакка алып киткән иде. Мал-туар төртеп кермәсен өчен тимерчыбык белән урап куелган капканы ачып, Замир ихатага үтте һәм төрле төсле яфраклар коелган болдырга утырды. Шундый матур көн. Яхшы уйлар уйлап, кабатланмас мизгелләрнең кадерен белеп, сөенеп, сөеп-сөелеп кенә яшисе дә бит. Син дигәнчә генә түгел шул. Әнә сабакташы сөекле хатынын, өч баласын калдырып, җир куенына керде. Монда Замир, Галия яратмый диеп, кара кайгыга батып утыра. Яратмый шул... Замир Галия белән танышкан-кавышкан көннәрен исенә төшереп елмаеп куйды. Танышкан дип әйтү дөрескә туры килми, чөнки аларны таныштырдылар. Инде утыз яшькә җитеп килгән Замирның өйләнми йөрүенә әти-әнисенең бик эчләре пошса да, мәҗбүр итеп кенә өйләндереп булмаганын яхшы аңлыйлар иде. Кая ул өйләнү, егетнең күз салып йөргән кызы да юк бит әле. Солдат хезмәтеннән кайткач, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, агроном булып урнашкач, Замир башы-аягы белән эшкә чумган иде. Җәй ахырында күрше районнан авылга шәфкать туташы булып килгән Галияне Гөлзирә апа үзенә квартирага урнаштырды. Ничек итсә итте, юк эшне бар итеп, көн саен диярлек Замирны үзләренә чакырып, Галия белән таныштырды. Барысы да шулкадәр тиз хәл ителде, урып-җыю эшләре тәмамланганда, алар инде гаилә корып яши башлаганнар иде.

Замирның әти-әнисе улларының башлы-күзле булуына шатланып бетә алмады. Бу изге эшне оештыручы Гөлзирә апага рәхмәтләре чиксез иде аларның. Яшьләр матур гына яшәп киттеләр. Бик аз гына очрашып йөрсәләр дә, Замир Галиягә чын күңелдән гашыйк булды, ә тора-бара бу гыйшык тирән мәхәббәткә әверелде. Ул сөенеп эшенә чапты, балкып кайтып керде. Ә инде Галиясе малай да бүләк иткәч, очып кына йөрде. Бу бәхетле көннәрне искә төшергәндә, Замирның йөзеннән елмаю китмәде. Ул вакыттан бирле инде ике дистә ел үткән. Нигә соң әле ул Галия аны яратмый дип уйлый? Яратуны кычкырып әйтми генә яшәүчеләр азмыни! Ярату гел кочышып-үбешеп тору гына дигән сүз түгел бит. Синең турыда кайгырту, хәстәрлек күрү дә ярату бит инде. Замир өйгә кайтырга дип урыныннан кузгалды. Ул да булмады капкада Галия күренде:

"Синең өчен борчылып беттем бит. Кешеләр әллә кайчан кайтты инде, ә син юк та юк. Түбән очка киткәнеңне белгәч, эзләп килдем. Кичке аш күптән әзер инде..." Замирның борчулары кул белән сыпырып алгандай юкка чыкты, йөзендә шатлык нурлары уйнады:

"Кайтам, сөеклем, кайтам! Менә Гөлзирә апаның ихатасын карап китим дип килгән идем," - дип ул Галиясен иңеннән кочып алды.

Ярата Галия Замирны, ярата! Баю ягына борылган кояш үзенең җылы нурларын сипте, бакчадагы агачлар, яфраклары белән шыбырдашып, аларны озатып калды.

Римма Гайнанова.

Башкортстан

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев