Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Шаян күрше (хикәя)

Бик озак сорап, теңкәсенә тигәннән соң, Сәмига түтигә бер трактор арбасын тутырып туралган утын китерделәр...

Бик озак сорап, теңкәсенә тигәннән соң, Сәмига түтигә бер трактор арбасын тутырып туралган утын китерделәр. Рәхмәт яугыры, шул күршесе мәрхүм Габбасның улы Габделислам китерде инде. Бик яшь булса да үзе уңган, җитмәгән җире, эшләмәгән эше юк. Бик шук та чукынган малай... Сәмига түти нинди генә зыян күрмәде бит аннан.

Тавыкларын алыштырган да ул,әтәченең аякларын тышаулаган да ул, морҗасына менеп улаган да... Сөйләп бетерерлек түгел инде. Үткән кыш соң... Төн буена кар яуды. Сәмига түти йоклый алмый чыкты, әле бер ягына, әле икенче ягына әйләнеп. Иртәсен ничек чыгармын инде йортымнан, кар басып китте бит инде, сарайда тавыкларым нишләр икән, йортымда туңып кына үләрмен, беркем кереп чыгармас, юк, чыгармаслар, кемгә кирәгем бар инде минем?.. Таңны чак аттырды Сәмига шулай уйланып, җил туктагач кына йокыга китте.

Иртәсен бер пыяла чәен эчте дә озын пимасын мич башыннан алып киде, җылы сырмасын, картыннан калган колакчын бүреген... Чыга да алмам инде, кар ишекне каплагандыр, төн буена яуды бит... Келәсен күтәреп, ишеген ачса! Бернинди кар юк. Күтәрмәсендә дә, ишеге дә менә дигән ачыла. Сарай ягына караса, анда да юл ярылып ята... Нинди хикмәт соң бу? Үзем күрдем бит тәрәздән кар яуганын, йокламый карап яттым, җил буранлап яуды бит! Иртәнгә табан гына туктады.

- Сәмига түти ! Исәнлектәме? Ни хәлләр ? Әллә кар бастымы? Төн буе буранлап яуды бит әй! Эндәшүче күршесе Габделислам иде. Кит син булмаган белән сөйләшеп тораммы? Пешмәгән, - дип уйлады Сәмига түти. Урамны карамакчы булып урам якка атлады. Ни күрсен, урамны ерып та чыгарлык түгел, сукмак та юк. Ни хәл соң бу, ни хикмәт, Сәмиганың гына йорт алдына яумаган бу кар. Тукта әле бу Габделисламның гына эшедер... Кергән эзләре бардыр... Алай каранды Сәмига түти, болай каранды, юк инде, бер эз дә юк.

Тәмам аптырап йөрегәннән соң Сәмига түти тавыкларын ашатмакчы булып сарай ягына юлланды, караса, күршесе белән ике араның бер кәртәсе кыегаеп тора. Нишләп кыегайган соң әле бу, көзен генә карап чыккан иде бит, бар да төзек иде. Киртәгә якынырак барды Сәмига түти, теге якта зур аяк эзләре ярылып ята иде.

Иртәсен, буран туктагач, Сәмига түти каты гына черем итеп алганда Габделислам кереп тазартып чыккан икән... Әй гөнаһым шомлыгы, нинди гөнаһыга калдым бит! Ул бит миңа матур итеп сәлам бирде, мин аның сәламен дә алмадым... Сәмига түти сараена барып тавыкларын ашатты да, тиз генә йортына кереп бүләкләр, күчтәнәчләр алып кар ера-ера күршесенә китте.

Әй көлде Габделислам Сәмига түтидән, тәгәрәп-тәгәрәп көлде.

-Балам, күршекәем, мине алай акылдан яздырма инде, шаяртма. Тәмам аптырадым бит бу хәлгә. Бөтен галәмне кар баскан, ә миндә юк...

Бу хәлдән соң матур итеп яз килде, яз артыннан җәй дә үтеп бара. Бар кеше кышны кайгырта. Сәмига түти дә булган пенсиясен җыеп шулай утын китертте..

...Ярый инде, көн кичкә авышты, иртәгәсен малай-шалайларны җыеп күчтәнәч, хәерләр биреп өйдерермен әле, Алла бирсә. Көне дә алай аяз гына...

Шул уйлары белән Сәмига түти ут та алып тормый түшәгенә чумды. Көнозын бәрәңге кортларын җыеп йөреп бик арыган иде. Таң яктысы күренү белән Сәмига түти, эшләрем бар бит, нишләп ятам соң әле мин, дип,тиз генә чәй эчте дә, йорт алдына чыкты.

...Бәй, кайда минем утыннар, кичә бит утын китерткән идем... Капка ябык, ничек япсам, шул көйгә, келәсе дә элүле, ә утыннар юк… Урлаганнар! Ничек? Нишләп? Кем урлаган? Әй, Аллам, акчасын да биреп өлгермәдем бит...

Әй чәбәләнде Сәмига түти, анда барды, монда сугылды. Кемгә барыйм икән, кемгә сөйлим, күршемдә дә юньле, башлы кеше юк бит, ичмасам! Габделисламга сөйләдең ни, сөйләмәдең ни, авызын ерудан башка эше юк. Авыл сәвитенә барам, барам, моны болай калдырып булмый. Бер трактор арбасы утыныңны урласыннар әле!..

Сәмига түти ишегенә келәсен генә элде дә урам башындагы авыл сәвитенә юл алды. Керү белән үз хәлен сөйләп бирде. Идән юып йөргән самагунчы Кәшифә дә колакларын тырпайтып тыңлап торды.

Сәмига түтинең йорт алдында күп тапанып йөрде сәвит рәисе, мунча буена барды, бакча ягын карады, сарайга кереп чыккач:

- Ә сарайда нинди утыннар соң ул, Сәмига түти, сараегыз тулы утын, нигә соң тагын утын китерттегез, биш гомер яшәргә уйлыйсыз ме-ыни? - диде.

- Нинди булмаган утын ул, сараема яздан бирле йомычка да кергәне юк, ничә бардым үзегезгә транспорт сорап, бирмәдегез бит...

- Үзең кара әнә, булмаска, ярты сарай утын анда!

Сәмига түти йөгерә атлый сараена керсә, чыннан да кичә Габделислам китергән имән утыннар...

Кем өеп куйган соң боларны? Төн эчендә бит!..

- Ни булды, күршеләр, әллә утынны урлаганнармы? - Габделислам тракторы белән төшке ашка кайтып килә иде инде...

- Аңлашылды. - диде самагунчы Кәшифә. Артларыннан ул да ияреп килгән иде. - Кичә Габделислам бер ярты килеп алган иде, кичен, аптыраган идем шул, моңарчы бу гадәтен бер дә күргәнем юк иде бит. Аръяктагы чегән егетләрен сыйлап сезнең утынны өйдергәндер инде ул.

Сәмига түти ни дип әйтергә дә белми, аяк буыннары йомшарып, күтәрмәсенә ук барып утырды.

- Нинди изге бала бит, ә мин аны гомер буе шуклыгы өчен тиргәдем. Ничек кенә Ходаем бу гөнаһаларымны кичерер икән? Йә, Раббым, кичермине! Габделислам күршемә рәхмәтләреңне яудыр, матур кәләшле булып, тормышы чәчәкләргә күмелеп яши күрсен!

Йә, Раббым, ничек кенә итеп күршемне ризалатыйм икән инде ?..

Төшке ашны ашап, Габделислам да тракторын кабызды.

- Сәмига түти, утын табылдымы? - Рәхәтләнеп көлә-көлә, авыл буйлап матур җырларын яңгыратып, шат күңелле, уенчан Габделислам тагын эшенә ашыкты.

Найлә Әюпова-Рәҗәпова. Башкортстан

   Фото: 8plus1.ru

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур итеп язылган хикэя , алдагы коннэрегездэ ижадый унышлар телим , Наиля.