Шакмак шикәр (хикәя)

Усал, көчле, әрсез җил ачык яланда ял иткәч, көчле кулларына таянып басты да бар көченә  тирә-яктагы бозлы кар өермәләрен актарып, сызгырырга тотынды...

Янындагы шәкерт-җилләр дә аңа кушылып карларны актарды. Җил кызы карлы озын чәчләрен биленнән бушатып, тирә-якка таратып очып китте. Гаскәрдәй тезелгән җил егетләре аның артыннан тирә-якка таралып йөгерде. Авыл урамнарында уйнап йөргән тешсез, ыштансыз җил малайлары да җил абыйларыннан калмаска теләп, тәкмәчләп-тәкмәчләп алга омтылдылар.

Күмәк җилләр авылларны, калаларны урап, өйләрнең тәрәзә пыялаларына  кар пәрдәләре ябып, урам чатына сузылып ятып тынып калдылар.

Ястү намазын озаклап укып йокларга яткан Фәридә абыстай барыбер иртә уянды. Юынып, тәһарәт алып, янә намазлыкка иелде. Иртәнге намазын укыды.

“Шөкер, исән-сау гына яңа таңны каршы алырга насыйп булды. Бер йомыркага гына коймакны коеп, кайнар чәемне эчәм дә, базарга барам! Нигә сатучылар шулай игътибарсыз була икән? Мин сатып алган диван япкычының  читләре каелмаган. Тигез дә түгел. Акчамны тулы, төгәл бирдем. Оныгымның никахына бирәчәк бүләгем иде...”

Борчулы уйланып, төргәкне алып, акрын гына барасы җиренә юлланды. Кала читендәге зур гына базарга килеп кергәч, таныш кибет сатучы белән янына барып исәнләште: “И, балакай, менә чек, мин сездән  алган идем бу бүләкне... Ләкин ачып карап тормаган идем... Алмаштырып кына бирегезче? Тиздән оныгымның никах туена барам”, – дип йомышын әйтте.

Сатучы тупас җаваплады: “Әби, баш ватып йөремә! Сатып булса, сатарбыз”, - дип төргәкне карчыкның кулыннан тартып алып, өстәл астына ыргытты.

- Понятно! Бер атнадан соң килерсең, ачкасын алырга!

 Сүзсез калган Фәридә уйланып торгач:

- Ярар соң, сезгә ничек уңайлы – шулай итегез, балакайлар” – дип базардан чыгарга юнәлде. Шунда ниндидер хәвефне сизенгәндәй артына борылып карады. Үзеннән дүрт-биш адым гына артта аңа төбәлгән кара күлмәкле, озын буйлы егетне шәйләп алды, якындагы  кафега тукталып, берәр  стакан булса да кайнар чәй эчим әле дип, сатучы кыздан лимонлы чәй сорап алды... Борылып артына бакса – янә теге ят егетне күрде – ишек төбендәрәк, берничә өстәл аша утыра, карашы төссез, шомлы... “Тагын чәй бирче, әй, кызым, икмәк тә куй, пешкән балык та өстә”, - дип акчасын сузды.

Үзе сумка кесәсенә күз салды: акчам да юллык кына кала, ә сумкамны тартып алса...” - дип, өй ачкычын гына алып, пальто кесәсенә күчерде. Подноска салып китерелгән ризыкларны егет утырган өстәлгә “бисмилла”сын әйтеп китереп куйды.

- Улым, рәхим ит, утыр, бергә сыйланыйк!

Егет гаҗәпләнеп калды. Тартыныбрак торгач, чәйгә үрелде.

- Ә, син, балам, тәмләп эч. Менә бит шакмак шикәр, – диюгә егет сискәнеп киткәндәй булды.

Сүзсез генә, манма тиргә батып утырган Фәридә каушап: “Әй, хәтер, онытылган инде, балакай”, – дип куйды.

- Сез калдырган әйберегезне иртәгә үк килеп алыгыз, яңасын бирерләр... Мин сезне “озатырга” тиеш идем, бурыч юлламаслык итеп... Юк, мин хәзер монда эшемдә кала алмаячакмын... Туган якларыма китәм. Рәхмәт шакмак шикәрләр өчен! Икесе өчен дә! – дип ир-егет акрын гына урыннан кузгалды.

Бу шакмак шикәр аның күп еллар элек ат карагы дип хөкем ителеп, тоткынлыкта утырган  вакытын исенә төшерде.

Дәваханәдә ятканда шәфкать туташы – әлеге әби – кесәсеннән алып биргән бер шакмак  шикәр якты бер нурдай күз алдына килде. Каршысында утырган абыстайга чәйдәнме, хисләр ташкыныннанмы җылынып киткән караш ташлады.

Фәридә ханым подносларны илтеп килүгә өстәл артында беркем дә юк иде инде. Бары егет утырган урында  өстәл өстендә шакмак шикәр генә ята...

Кичерешләрдән арыган Фәридә кайтырга чыкты. Шулчак себертмә буранлы хисләр  килеп керделәр дә ярыша-ярыша иске эзләрне шикәрдәй  ак карлар белән  күмәргә керештеләр...

Дилә Булгакова

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: