Печән өсте (хикәя)

Ай, ярата да соң Илсинә печән өстен. Көтеп ала ул аны. Сабантуйдан кала, икенче яраткан көне.

Авыр эштән курыкмый кыз. Ул көнне бөтен авыл кояшның беренче нурлары белән тора. Олысы-кечесе. Вак-төяк эшләрен эшләп, олы басуга агылалар. Кем нәрсә белән: тракторлар, йөк машиналары, ат арбасында. Илсинәнең әтисенең тракторы бар. Күрше-тирәләр барысы да арбасына төялешеп китәләр. Аяк аслары сәнәк-тырма белән тула. Кояш иртәдән кыздыра. Көннең эссе булуы әйбәт тә. Өйләгә кадәр әйләндереп киптерсәләр, өйләдән соң арбага төярләр.

Менә килеп тә җиттеләр. Олылар басуда җирәбәгә җир сайлаганчы, балалар бер тирәдә кайнаша. Бүленеп бетте. Бер дә үпкәләрлек булмый. Басуның төрле җирендә төрлечә. Кайдадыр куе була, кайдадыр юка печән. Нишлисең, ничек туры килә инде. Илсинәләрнеке уңды, куе җир туры килде. Күп булачак икән печән малларга. Кызга һәм аннан чүт зуррак абыйсының эше күп. Атлам-атлам җирдә күчләп өеп барырга кирәк. Аллага тапшырып, башладылар.

Сөенә-сөенә башлаган иде Илсинә, берничә юлны чыгуга, аруын сизде. Кызу башлаган иде шул. Әтисе сизде бугай, аз гына ял итәргә кушты. Үзе өйгән печәнгә 5 минут кына ятып алды, кыз үзенең арыганлыгын онытты да. Яңа көч-куәт белән эшкә кереште. Әле өйлә җитмәгән, печәнне әйләндереп та салдылар. Аз гына кипсен дә, чүмәлә өярләр. Бъген өйгә ашарга кайтып тормыйлар. Әнисе бик күп ризыклар куйган. Термоста: кайнар чәй, кабартмалар, күкәй, кыяр-помидорлар, су. Хәер, мондый эсседә ашыйсы да килми, эчәсе генә килә. Ай, тәмле саф һавада тамак ялгау! Бернинди торт, кәнфиткә җитми печән өстендә ашауга. Тамак ялгагач, печәнгә ауды Илсинә. Тәне рәхәт арганлык белән сулкылдый. Болытлар күзәтергә ярата кыз. Аларны хайваннарга, ниндидер әйбергә ошатырга тырыша. Ара-тирә очкан самолетлар эзләреннән очасы килә. Рәхәт!..

 “Әйдәгез, балалар, тәмамлыйк эшне!”- дип әтиләре тавышы чынбарлыкка кайтарды. Инде бар да торган, эшли. Арбалары тулганнары да бар. Менә аларның да беренче арбалары тулды. Ике арба чыгасы икән. Әтисе белән олы абыйлары аны ишегалдына бушатырга кайтып китте. Илсинәләр төшеп калган печәннәрне җыеп калды...

Көн кичкә авышты. Ике арба печән бушатылган. Инде аны кире печәнлеккә тутырырга кирәк. Иртәгә калдырып булмас, йә чык төшәр, йә яңгыр явар. Бөтен күрше арыганын онытып, печән ташый. Балалар да, аз-азлап кына алып кергән була. Печәннәре аз булганнары тиз бетереп, булышырга керә. Менә шундый ул авыл халкы. Ярдәмчел.

Кояш баегач, капка төпләрендә арыган халык ял итә. Тынлык. Хәтта кошлар да тынган. Салкынча, сусыл һавадан печән исе килә. Рәхәт! Керәсе дә килми. Әмма көне буе арган Илсинәнең күзләре үзләреннән-үзе йомыла. Печән исе, печән өсте әле аның хәтерендә озакка калыр, төшләрендә еш кабатланыр...

Гөлшат Дәүләтбаева

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: