Очрашу (хикәя)

Кинәт кенә кемдер аның күзен каплады. Шундый җылы, йомшак иде бу ике кул. Бик тә, бик тә тансык иде ул андый җылы игътибарга. Тик кем соң бу?

Айратның башындагы йөгерек уйлар, җитез уктай йөрәгенә барып кадалды. Якыннан белмәгән, яки таныш булмаган кеше аңа шундый наз бүләк итмәс иде. Урын табалмый чыгардай типкән йөрәге тынычлангач, ул әлеге йомшак кулларны сак кына күзләреннән алып учына йомды. Нәзилә! Кайдан? Ничек? Сагыну сагышына баткан күзләр, бер-берсен аңларга теләп тынып калдылар. Кайда ялгыштык, мәхәббәтне саклау чарасын белми идек шул.

Яшьлек... Күпме еллар үткән... Айрат белән Нәзилә берсе-берсен бүлеп башларыннан узган вакыйгаларны, узган тормышларын исләренә төшерделәр. Тик нигәдер ялгышканнарын, нилектән язмыш җиленең  икесен ике якка аерып ташлаганын берсе дә искә алмады. Тормыш Нәзиләне каты сынаган. Укуын бетереп, юллама белән укытырга җибәргән авылда тормышка чыга. Ләкин күңеле ятмаган, җаны тартмаган кеше белән яши алмый, хәтта балага да узмый... Аерылышалар... Айрат өйләнмәгән, һаман да кемнедер көткән кебек, көн белән төн арасында адашып калган кешегә охшап яши иде. Якты елмайган һәр таң Айратка сабырлык бүләк иткән.

Нәзилә... Ул аны җибәрмәс, мәңгелек яры итәр. Бәхет кояшы елмаер.

Аерылып кире табышкан аккошлар шикелле бер-берсенә сыенып, алар күл читендә таң аттырды. Таң нулары иман нурына  төренеп аларга назлы сөю, бетмәс мәхәббәт сипте! "Аерылмагыз, бергә булыгыз,"- таң белән уянган кошлар да гүя шулай дип сайрый иде...

Гүзәлия Фәйзуллина. Башкортстан

 

фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: