Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Кәтүк (хикәя)

Яшермим, авырлык белән генә тудырдым бу баламны. Үз хәлем хәл булса да, табибтан, кызмы, дип сорый алдым. Юк, малай сезнең, нәкъ кызлар төсле - бик матур, таза-сау улыгыз туды, дип җаваплады табиб. Өченче улыбызга Рәзил дип исем куштырдык. "Эчең тулы малай икән", - диде миңа Рәхим, мулла киткәч, әллә шаяртты, әллә ачуланды - анысын аңламадым. Ләкин шул сүзләре йөрәгемә төер булып утырып калды...

- Кыз була, дия-дия өченче малаемны табып куйдым, - дип башлады сүзен чыбык очы туган тиешле Рәшидә апа. - Беренчегә - кыз, икенчегә малай алып кайтырбыз дип, Рәхим абыең белән очрашып йөргәндә үк хыялланган идек без.

Тормыш корып җибәрдек. Беренчегә улыбыз Рәсүл туды. Кыз көткән булсак та, күңелебезне төшермәдек. Менә бит, исән-сау, бар җире камил булган, тупырдап торган уллы булдык, сәламәтлек кирәк, Ходай кушса, кызы да булыр әле дип, улыбызны сөеп туймадык.

Тормыш мәшәкатьләре, бала карау, хөкүмәт эше бер-беренә үрелеп барды, көннәр арты көннәр узды. Рәхим бик тырыш ир булды: күпләп мал асрады, тик торуны белмәде, әле бер, әле икенче җирне яңартты. Үзебезнең бөтен йорт тирәсен рәтләп чыкса да, яңа өй төзер өчен җир алып куйды. Ашарга сорамый ул, хәзер яшьләр ата-ана белән яшәргә атлыгып тормыйлар, җай белән берәр нәрсә әмәлләрбез әле, дип, үз сүзен әйтте Рәхим.

Мин ир сүзенә каршы килеп яши торган хатын түгел, нәрсә әйтсә, шул була. Аннары Рәхим абыеңа каршы килерлек тә түгел. Эчеп йөрми, көн-төн бил бөгә, авыр сүз әйтеп йөрәкне яраламый.

Инде икенче балабызны алып кайту турында уйлана башладык. Озак та үтми йөккә уздым. Монысын тагын кыз булыр дип көтәбез бит инде. Матур күлмәкләр, төрле төстәге бантиклар, курчаклар турында хыялланабыз. Бала туар чакны зур түземсезлек белән көттек.

Котлыйбыз, сезнең улыгыз бар, диде баланы тудырган табибә.

Минем аптыраулы карашыма игътибар да итмәде ул. Ничек инде малай? Кыз түгелмени? дим әле аннан соң да.

Шулай итеп, ике улыбыз булды. Кечкенәгә Рәмзис дип исем куштык. Теге чакта алынган җир бар иде бит әле, Рәхим абыең шуның хәстәренә кереште. Болай булгач, йорт салмыйча булмый, малайларга үрчемле булып чыктык бит әле без, карчык, дип шаяртты ирем.

Вакыт туктап тормый. Малайлар да үсә төште. Төрле чаклары булды инде, тату гына уйнадылар да, нәрсәдер бүлешеп сугыштылар да. Кечкенәсенә: “Ул синең абыең”, ә зурысына “Ул синең бердәнбер кече туганың”, - дип аңлатып үстерергә тырыштык.

Олысына унике яшь булганда, Рәхим йортны салып бетерде. Ашыкмыйча гына, байтак елга сузып төзеде ул аны. Алданрак өлгертү мөмкинлеге дә бар иде. Тик нәрсәгәдер сүлпәнләнеп китте ирем. Йөзендәге шатлыгын аңлатып булмастай караңгылык басты. Мин үзем бу хакта сорарга батырчылык итми йөри идем. Беркөнне, янына утыртты да, Рәхим үзе сүз башлады:

- Карчык, яшебез бара инде - аңлыйм, ләкин бер кыз бала сөясем килә бит минем. Кызларын җитәкләп кибеткә килгән ирләрне күрәм дә, кызыгып куям. Бигрәк матурлар инде ул кыз балалар - киң итәкле күлмәкләре белән күбәләкне хәтерләтәләр. Ике улыбыз бар анысы, шөкер, шулай да, тәвәккәлләп карыйкмы әллә, диюем.

Минем өчен авыр сорау иде бу. Утыз бишнең теге ягына чыгып барганда, бик бала табасы килми шул. Инде эшләр җайланып китте, балалар итәктән төште, үзебез өчен яшәп калырга кирәк бит. Улларыбызны өйләндереп, олы тормышка чыгару хакында уйланасы бар. Иремнең күңелсезләнеп калуы борчыды мине. Яхшылап уйладым да, иремә уңай җавабымны бирдем.

Ходай рәхмәте белән, балага уздым. “Тырышты” Рәхим, әллә ниләр кыландырып карады: баш астына алма, бантик ише әйберләр куеп ятты... Имеш, шулай итсәң, һичшиксез кыз бала була икән... Була шымытыр - тот капчыгыңны! Ходайдан язмаса, юк икән инде ул.

Яшермим, авырлык белән генә тудырдым бу баламны. Үз хәлем хәл булса да, табибтан, Кызмы, дип сорый алдым. Юк, малай сезнең, нәкъ кызлар төсле - бик матур, таза-сау улыгыз туды, дип җаваплады табиб. Мин аның соңгы сүзләрен әллә ишеттем, әллә юк - аңымны җуйганмын.

Өченче улыбызга Рәзил дип исем куштырдык. “Эчең тулы малай икән”, - диде миңа Рәхим мулла киткәч, әллә шаяртты, әллә ачуланды - анысын аңламадым. Ләкин шул сүзләре йөрәгемә төер булып утырып калды.

Анага кайсы да бала инде, төн йокыларыңны калдырып, яныннан бер минутка да китмичә багасың. Ирем бик үзгәрде. Рәзилне чит күрде диимме?! Кулына алып сөйгән чагы бик сирәк булды.

Дөрестән дә, бу улыбыз башкаларыннан нык аерылып торды. Усаллык та, үҗәтлек тә, кирелек тә юк иде анда. Нәкъ кыз бала диярсең. Үсә төшкәч, минем булышчым да Рәзил булды. Идәнемне дә юып алды, өлгермәсәм, савыт-сабаны да өстәлдә тотмады. Миңа бик рәхәт иде, тик иремә бу бер дә ошамады, төртмә сүзләрен җиткереп торды. Малайны кимсетергә дә күп сорамый, Малай дисәң, малай түгел, кыз дисәң - кыз булып бетмәгән, дип йөрәгемә хәнҗәрен кадый иде.

Улларыбызның икесе буйга нык алдырды. Төпчегебез генә кемгә тартым булгандыр - кыска буйлы булды. Шуңа исеме дә “Кәтүк”кә әйләнде. Йөрәгем авыртты аның өчен. Ирем Рәхим белән әллә ничә тапкыр сүзгә килдек, тормышның яме, кызыгы сүрелә башлады. Ә бит шулкадәр матур итеп яшәгән пар идек. Тавышланышып урамга чыкмадык анысы, үзара гына. Халык арасында барыбер үрнәк гаилә булып саналдык, ләкин өйдәгесен кем белгән дә, кем күргән...

Баланың кимсенгәнен дә, лапас артына чыгып, качып елавын да күрми идеммени мин?! Ул - тышта, мин өйдә елыйм. Рәзил дә минем газизем бит.

“Бар әле, Кәтүк, печәнне эскерткә өй”, “Кәтүк, бозауга су эчереп кер”, - иремнең Рәзилгә шулай эш кушуы иде бу...

Олы улларымның икесенең яшь аермасы күп түгел, бер-бер артлы өйләндереп тә куйдык.

Рәсүлебез коры, тәкәббер булып үсте. Куркып тормады, сүзен туры бәреп әйтә иде. “Мин олы бала - яңа йортка үзем чыгам”, - дип өздереп әйтте дә, чыгып та китте. Ә Рәмзисенә, ике як бергәләшеп, фатир алдык. Анысының хатыны усал булып чыкты. Үпкәчән дә җитмәсә, бер сүз әйтү, киңәш бирү ярамый. Рәмзис аның баскан эзенә генә басып йөри. Улыма ялгызына гына безгә кайтырга ярамый, күбрәк хатын ягында кунак булалар. Ике улыбызның да икешәр балалары бар - малайлар!

Рәмзиснең тормышына бөтенләй кысылмыйбыз. “Үз сүзен әйтә белмәгәч, йөрсен инде шунда”, - дип әйтә әтисе. Ә Рәсүле белән тыныша алмыйлар: аталы-уллы бер-берсенә баш бирмиләр, тәмам дошманлашып беттеләр инде. Олы килен, ике оныкны ияртеп, үзе генә килеп китә. Рәхим исә, миңа, аларга аяк атлап кермәскә кушты, үзе дә бармый.

Бер кечкенә йөрәк барын да сыйдыра. Чәчләрем шуңа вакытсыз агаргандыр минем. Оныкларны бик яратам. Олы малай яман, ә килен әйбәт - сүзем юк. Икенче малай сабыр итә белә, әмма килен каршына барырлык түгел. Ачылып исәнләшә дә белми, чакырсаң, килми, ә үзе чакырып кунак итми...

Инде менә өченче малай "Кәтүк"не, гафу, Рәзилне дә өйләндердек. Киленне бик ерактан алып кайттык. Интернет заманы эләкте бит аларга, шунда танышканнар. Башка кызлар янына чыгып йөрмәде Рәзил. Авылыбызда да менә дигән кызлар бар иде.

Рәзил шикелле килен дә - “Кәтүк”. Яратып кына әйтүем, кечерәк буйлы, бик матур кыз бусагабыздан атлап керде. Ярар, минәйтәм, үзләре кечкенә булсалар да, бәхетләре зур булсын. Буйдамыни хикмәт - кеше булсын алар! Әнә, абыйларының буйлары бар, акыллары ташка үлчим генә...

Кече киленебез “Әти, әни” дип өзелеп тора, бар эшне малай белән үз кулларына алдылар, чөкердәшеп башкаралар. Улыбыз кечкенәдән йорт эшендә кайнашып үсте бит.

Рәхимнең хәзер егәре кимеде, сызлана башлады, хәле юк. Рәзил табибларга да күрсәтеп кайтты үзен, яман чир тапмадылар, организмы нык какшаган диделәр. Гел дару төймәсендә тора инде. Күп вакытын диванда утырып уздыра, аяклары тотмый, күзләре начарайды. Ажгырып торган ир берничә ай эчендә сүрелде дә куйды.

Читкә кагып үстергән кәтүк малай олпат гәүдәле атасын күтәреп кенә йөртә хәзер. Мунчасын да үзе кертә. Кеше белән бер өстәл артында утырып ашасын, күңеле ачылып китәр”, дип күтәреп алып чыга, кертеп яткыра. Кояшлы матур көннәрдә болын-кырларда йөртеп кайта.

Кәтүк малай йортта алыштыргысыз кеше, язмышыбызны аның кулына ышанып тапшырырга була. Эштән аз гына соңарса да, әтисе хәзер эзләнә башлый, малайга бер-бер хәл була күрмәсен, соңарды әле. Ансыз кулсыз-аяксыз мин, ди. Бу сүзләренә күңелләрем күтәрелеп китә инде менә. Әле беркөнне генә, Карчык, төпчегебез кыз булса, кем кулына калыр идек икән без, ә? Ул кияүгә китеп барыр иде. Ике малайда өмет юк, әле ярый Рәзилебез туган икән! Килен дә әйбәт, тигезлек белән яшәсеннәр. Бер үкенечем бар: кечерәк чагында якты йөз күрсәтмәдем Рәзилгә, ә ул мине олылап, санлап яши, диде.

Рәзил белән Айгөлнең ике кызы туды, аларның матурлыклары! Кибеттән көн дә матур кием, төсле чәч тасмалары алып кайтып кына торабыз. Бер ялгансыз менә! Шул күлмәкләрне киеп, көзге каршында боргаланып-сыргаланып торуларын күзәтү - үзе бер шатлык! Ә Рәхимнең аларны ничек яратуын белсәгез?! Бар хыялы - шул кызларның үсеп җитеп, ак туй күлмәге кигән көннәрен күрү.

Әле менә тагын бер сөенечебез бар - Айгөлебез өченчесен көтә. Малай булмасмы, диләр. Ә мин сизеп торам: кыз булачак! Үз ризыгы, үз бәхете белән тусын, - дип тәмамлады Рәшидә апа сүзен...

Лилия Саттарова. Арча шәһәре

фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев