Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

Кайту

Соңгы биш елда япа-ялгызы яшәгән ханымның фатирында кем хуҗа булып йөри?! Угры-фәлән булса, болай ут кабызып утырмас. Элекке иреме? Булмас, җиде ел элек марҗа хатынына ияреп чыгып киткәннән бирле ялгыш та күрешкәннәре булмады. Әллә улмы?..

Хәлимә, атнаның соңгы эш көнен төгәлләп, өй төбенә кайтып җиткән иде инде. Подъездга керәм дигәндә генә, искәрмәстән, үзе яшәгән фатирның кухня тәрәзәсенә күзе төште – ник әле анда ут яна?! Эшкә киткәндә якты иде, ут кабызып-нитеп тормады… Соңгы биш елда япа-ялгызы яшәгән ханымның фатирында кем хуҗа булып йөри?! Угры-фәлән булса, болай ут кабызып утырмас. Элекке иреме? Булмас, җиде ел элек марҗа хатынына ияреп чыгып киткәннән бирле ялгыш та күрешкәннәре булмады. Әллә улмы?.. Ачкычны туры китерә алмыйча озак маташты Хәлимә. – Әни... Исәнме... Мин кайттым. Унтугыз яшен тутырган шәһәрчә, ничектер ятрак киенгән кыз-бала, тарсынып кына, бүлмә уртасында басып тора иде. Ана белән бала арасында ике метр ара гына түгел, биш ел гомер ята иде... Үзәге өзелеп кызын көтсә дә, Хәлимә аның кочагына ташланырга ашыкмады.

– Ни булды, балам? Әллә әтиең куып чыгардымы? Марҗасы сүз әйттеме?

– Мин ялгыштым, әни, кичер мине... Беренче адымны кыз-бала ясады. Ул әнисен кочып алды да, яшен тыя алмыйча, сулкылдый-сулкылдый сөйләргә тотынды:

– Мин аңа кызыктым, әни. Ул шундый матур киенә, бизәнә-ясана... Ә синең бит чәч тарарга да вакытың юк иде. Минем дә матур яшисем килде... Хәлимә сак кына кызын диванга алып килеп утыртты.

– Кичә... Мин барын да аңладым... Яратып йөргән егетем ташлады. Син, үги әниең кебек үк сорыкорт, әтиеңнең акчасын туздырып ятасың, диде ул... Хәлимә, үксегән кызын бүлдерүдән куркып, дәшми генә тыңлады.

– Мин бит "деревенщина" дигән сүздән куркып, Таня апага охшарга тырыштым. Ник син мине, әтигә күчеп киткәндә, туктатып калмадың?! Ник өстемнән бикләп куймадың?.. Хәзер мин барысын да аңладым. Синең көн-төн эш дип чабуларың, үзеңә вакыт тапмавың, безне кайгыртудан булган бит... Ярар, мин бала идем, ник моны әти аңламаган? Ник ул, сине ташлап, ниндидер бер марҗага ияләшкән? Аның да шәһәрчә яшисе килгәнме?.. Эх, ник шәһәргә күченергә риза булдың, әни? Бер дигән йортыңны ташлап, биш яшьлек бала белән тулай торакка барып керергә ничек курыкмадың? Кыз инде сулкылдаудан туктаган иде. Мышык-мышык борын тартуы гына ишетелде. – Яраттым, кызым... Әтиең шәһәрдә яшисем килә дигәч, каршы төшмәдем, тик үзем шәһәрчә яши алмадым. Кышкы бураннарда җәяү чыгып китәрлек булып сагына идем авылны! Ярату аркасында ялгыз калдым. Әтиең ташлап китте, аннан син... Бер кайтырлар әле дип, шушы нигезсез фатирны сакладым. Авылдагы йортыбыз да ятим...

– Әни, әйдә авылга кайтабыз! Хәлимә, кызын кочагына алып, елап җибәрде...

Чулпан Галиева. Казан

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев