Халык әйтсә, ни әйтә

(Хикәя)

“Сүз әйтәсең килсә, кем тыңлавын кара”.

Татар халык әйтеме.

Район үзәгендә кирәкле эшләремне тәмамлагач, арып-талып автобус вокзалына килдем һәм кайтыр якка билет алдым. Автобусым кырык минуттан гына кузгаласы.

Вакыт тизрәк узсын өчен янәшәдәге киосктан берничә гәзит, журнал сатып алдым да, вокзал эченә кереп, бер эскәмиягә җайлаштым.

“Вокзал” дигәнең – алтыга-сигезле бүлмә. Шунда рәт-рәт эскәмияләр тезелгән. Кассасы да ишек төбендә генә. Миннән тыш тагын сигез-тугыз кеше, автобус көтүчеләр, вакыт уздырып “җәфаланалар”. Кем кесә телефонында нәрсәдер яза, кемдер танышын очратып, сөйләшеп утыра, кемдер йокымсыраган...

Бераздан яныма, җитмешне узган, пөхтә генә киенгән өч бабай килеп утырды.

Гәзитләремне укысам да, күршеләремнең әңгәмәсенә колак салдым. Сөйләшүләре буенча икесе – Усман белән Салих – авылдашлар, ә Рәҗәб күрше авылдан булып чыкты. Әле вокзалга килгәч кенә очрашканнар икән. Авылдашлар Рәҗәбне күрүләренә бик шат иделәр, ахрысы, хәл-әхвәл сорашып, яңалыклары белән бүлешеп, байтак кына утырдылар. Аннары Усман бабай йоклап китте кебек, тынып калды. Ә Салих бабай:

- Авылыгыздагы күлдә быел батучылар булмадымы соң? Ел да бер кешене “йота” торган иде, - дип сорады.

- Былтыр кыш күл өстендә корбанга сарык чалганнан соң, Ходайның рәхмәте, бәла-казадан баш тынды әле, - дип җаваплады Рәҗәбе.

- Ярар икән, бик әйбәт...

- Алай да авылыбызда бер могҗизә булды бит әле, ишеттегезме? – диде Рәҗәб бабай, җанланып.

- Нәрсә? Нәрсә булды? - дип, Салихы бар игътибарын аңа юнәлтте.

Рәҗәб бабайның сүзләре мине дә нык кызыксындырды. Кулымдагы журналымны читкә куеп: “Нәрсә булды”? – дип сораудан чак тыелып калдым. Күзем кәгазьдә булса да, үзем колакка әверелдем. Ә Рәҗәб карт, хәбәрне иң беренче булып иптәшенә җиткерүенә бик тә канәгать булып, сөйләп китте...

- Колхоз рәисебезнең сарай эче убылды! Ун метрлап җир астына төшеп киткән. Ә чокырының киңлеге биш-алты метрлап икән! Кичә өч машина рәискә килеп, күмеп киттеләр...

- Ә - ә - ә?! Менә сиңә “мә”! – дип сузды Салих карт. – Алай да була икән. Ә җир убылган чакта, колхоз рәисегез сараенда нәрсә эшләде икән? Тирес түккәнме? Чокырга төшеп калганын кешеләр кайдан белгән? Шунда ук үлгәнме?

- Кем үлгән? Ничек үлгән? – Рәҗәб бабай аптырап китте. – Син кайсы колагың белән тыңладың соң? Сарай эче убылган. Җир астына төшеп киткән, дидем бит! Мин сиңә “үлгән”, дигән сүзне әйттемме?!

Салих карт бертөрле югалып китте:

- Нигә үзең бит, рәисне килеп күмеп киттеләр кичә, дидең.

- Юк! Мин сиңа, колхоз рәисенең сарай эче убылып төшкән дә, шуны килеп район үзәгеннән өч машина күмде, дидем! – Рәҗәб карт кызып китте. Салихына үпкәләде дә төсле.

- Ә-ә-ә! Мин дөрес ишетмәгәнмен икән! – дип Салих бабай аны йомшартырга тырышты.

- Китсәнә! Ишетер-ишетмәс колагың белән эчемне пошырып утырасың Усманга сөйлим әле. Һәм Рәҗәп янәшәсендәге картның тубыгына төртте.

Йокымсырап утырган Усман бабай, аның соңгы сүзләрен ишетепме, тубыгына төрткәнгәме, сискәнеп китте.

- Сөйлә әле, сөйлә, - диде ул канәгатъ тавыш белән.

Рәҗәб бабай хәбәрен яңадан  сөйләп китте:

- Бу атнада авылыбызда, колхоз рәисенең сарай эче убылып, җир астына киткән иде. Шуны күмәр өчен район үзәгеннән өч машина килде. Байтак эш булган: чокырның тирәнлеге унбиш метр булса, киңлеге сигез-тугыз метрга җиткән, диләр...

- Бәла аяк астына шул! – дип Усман бабай Рәҗәб картның сөйләвен өзде. – Сарае янып беткәнме соң?

- Янып беткәнме? Нәрсәсе янган?! – Соңгы сорауны ишеткән Рәҗәб карт, тәмам кызды.

Усманның да, авылында булган хәлне, дөрес аңламавын үртәлеп, Рәҗәб үзен көч-хәл белән тыеп тора алды. Матурлап киселгән сакалы дер-дер калтырый башлады, кулындагы таягын әле сулына, әле уң кулына күчереп, идәнгә шакылдатып алды, чырае бер агарды, бер кызды.

Ә Усман бабай күршесенең бу кыланышына аптырады гына:

- Ния? Өч машина килде, дидең дә инде! Районнан авылга пожар сүндерү машинасынан башка, нинди машина килсен тагын?!

Рәҗәб бабай бер мәл, дәшмичә, ачу белән таягын уып алды да:

- Районнан өч "КамАз" килде, димен! – дип, һәрбер сүзен бүлеп-бүлеп, җаваплады.

- Алай икән! – Ниһаять төшенгәненә балаларча куанып ук куйды Усман карт. Ә мин янгын сүндерүчеләр килгән, дип аңладым...

Тик аның куануы Рәҗәб бабайны юмартландырмады. Ул ике картка да үпкәләп, ишетелер-ишетелмәс кенә мыгырдады:

- Менә - акыл ияләре! Нәрсә тыңлап утыралар! Берсе рәисне үтерде, икенчесе сараен яндырды...

Шушы әңгәмә нәрсә белән беткәндер, белмим. Автобусымның тиздән кузгалуын игълан иттеләр. Әйберләремне җәхәт кенә кулыма алып, урамга ашыктым. Ә башымда: “Авылдагы юк-бар сүзләр шулай туадыр да инде!" – дигән уй чуалды.

Лариса Аллаярова - Сабирҗанова,

Уфа

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: