Чулман ярында (хикәя)

Быел да карлар эреп, бозлар агып китүгә, Чулман елгасында су күтәрелә башлады. Яр буйларындагы сукмакларны, яшел яфрак чыгарырга омтылган яшь тирәкләрне, астарак үсеп утырган карт усакларның юан кәүсәләрен су ялмый, яннарында дулкыннар чайпала. Су көннән-көн арта, Кама-Чулман диңгездәй җәелә бара. Елга аръягындагы яшелләнә башлаган болыннар инде күптән су астында калды, күз күреме җирне ярсу елга басып алды. Эшләр болай барса, су биек дамба өстенә менеп җитәргә дә күп сорамас. Яр буендагы, хәзер күптән су эчендә калган, яфрак ярырга да өлгермәгән шыгырдавык карт тал су һөҗүменә каршы тора алмаган, сугыш кырында яраланып егылган сугышчы кебек, елга өстенә ауган. Апрель аеның юмарт кояшы йокыдан уяткан табигатьнең үз законнары, ул үз көчен күрсәтә белә! Таяныр иптәше булмаган, гүя авыртудан ыңгырашып утырган шул карт агач, зәгыйфь тамырларын тырпайтып, инде ялгызы су эчендә, ауган урынында ята.

Елга өстендә катерлар, баржалар, көймәләр күренде, яр буйларына балыкчылар басты. Дәрьядай еракка җәелгән елга өстенә, тирә-юньдәге матурлыкка, нәфис яшеллеккә сокланып хәтсез генә басып тордым мин. Күлләргә балык тулып калыр инде болай булгач! Эчтән генә көйләп тә җибәрдем шунда:

- Кама буе туган як, ла, гөлләр үсә торган як!

Көн ямьле, кояшлы. Сискәндереп кинәт кенә түш кесәмдә шылтыраган телефонынымны кулыма алдым, иртә таңнан кем булыр бу, дип карасам, шылтыратучы олы апам икән.

-Энем Самат, хәлләрегез ничек, нишләп ятасыз ?

-Әйбәт кенә әле, үзең соң?

-Миңа чуртым булсынмы, йөрим әле. Менә хәзер пуезга чыгарга әзерләнәбез, Халисә белән сезгә, туган якка кайтып урарга, шунда шәһәргә барып туган-тумача белән күрешеп кайтырга уйладык әле. Исән чакта, димен... Өйдә буласыздыр бит?

- Ярар... Пока өйдә әле.

Телефонны сүндерүгә мин ашыгып өйгә таба атладым. Хатынга хәлне сөйләп биргәч, ул да уйга калды.

-Әйдә, Самат, алар килүгә ишекне бикләп шәһәргә китәбез!

Хатынның тегеләрне китерәсе килми, бу аңлашыла да, ничәмә-ничә еллар төрмәдә утырган наркоман Салисә апа белән нәрсә сөйләшсен соң ул? Халисәсе дә бер иштән сөрелгән, үзе карак, үзе наркоман иде бит. Яшьтән үк бозылып беткән кызлар иде алар.

Мин кечкенә идем әле ул чакта, шулай да хәтерлим. Безнең авылыбыз шәһәргә терәлеп диярлек тора. Ишек шакыган милиционер егетләр гел апаларны чакырып киләләр иде. Әнкәй аларны күрүгә кызларына баш селкеп кенә ишеккә таба күрсәтә, тегеләрнең җүнле кешеләр белән аралашуына иманы камил аның. Милиция бит, власть! Алар ни әйтсә, шул закон! Апаларны үзләренә кирәккәнгә ияләштерәләрдер, наркоманнар оясына илтеп кертерләр дип, юри дә уйлап карамагандыр инде әнкәй... Ә тегеләргә өстән таләп шундый: шәһәрдәге наркопритоннарны табарга, оештыручыларын, сатучыларын кулга алып төрмәгә тыгарга, план үтәргә кирәк! Шуңа күрә безнең ике апаны һич кызганмаган алар. Әнкәйгә охшап бик чибәрләр иде апалар: икесе дә коңгырт бөдрә чәчле, аксыл йөзле, зәп-зәңгәр күзле, гәүдәгә килешле, шаян, шук – күп егетләрнең күзе төшкәндер аларга. Иң эре “балык”ны эләктерә зур апа! Тегенең акчасы чутсыз, кызларга игътибарлы егетләр: кыйммәтле тун, күңелле тормыш, бик ошый. Тик кияүгә чыгып, балалар үстерү - тормышта хатын–кызның төп максаты бит. Яшь бара, ничек итсә-иткәндер, ничек котылгандыр, Салисә апа милиционер дустыннан да, наркобароннан да өметен өзеп, бер чибәр егеткә кияүгә чыга. Ләкин тора-бара тегесе дә ак порошокны куллана башлый... Һәлакәтле тайгак юлга кертелгән, корбан ителгән кызлар үзләре дә наркотиклар кулланырга өйрәнеп китә. Алай да төркемне ачарга булыша апа, шулар белән бергә үзен дә еракка озаталар. Озак утыртмыйлар, чыгаралар аны. Ул юкта Халисә апа тик ятмый, җизнәсе белән типтерә башлый, аны үзенә карата - үзенеке итә. Салисә апа бу хәлләрдән соң тагын иргә чыга, тагын аерыла. Кызлары да үсеп җитеп, гел аның үз язмышын кабатладылар шул! Тормыш агымыннан читкә чыгарып атылган, исән калып, картлыгында ялгыз гомер итүче менә шул апалар хәзер Камбарка дигән станциядәге барак сыман йортта көн күрәләр инде. Уф, алар тормышының пычраклыгын искә дә аласы килми, озакламый үзләре дә килеп җитәрләр инде. Һаман да тормыштан рәхәтлек кенә эзләп йөриләр бит ул эшсезләр...

-Хатын, әйдә җыен, шәһәргә киттек, стройкага аласы әйберләр байтак: шифер сөйләшәсе бар, матур обойлар карарбыз! – диюгә, минем чибәркәй шатлана-шатлана җыенды да ишекне бикләп машинага чыгып утырды.

Безнең олы юл буенда утырган авылыбыздан шәһәр ерак түгел. Без баштан туры төзүчеләр кибетенә сугылдык. Йортыбызны зурайтып янкорма төзеп куйдым бит, шуңа кирәк-ярак карыйбыз, хакларын белешәбез. Аннары базарга киттек. Ашыкмыйча карап, хакларын чагыштырып, байтак әйбер алдык та калганына тагын кибеткә юнәлдек.

- Самат, тегеләр килсәләр дә, без булмагач, башка туганнарга киткәннәрдер инде, әйеме?- ди Зәринә.

-Мин дә шулай уйлыйм, - дим .

Шәһәр кибетләре бай, акчаң гына булсын! Төзүчеләр фирмасында эшләп тапкан ике-өч айлык хезмәт хакым беткәнче кирәк-ярак җыйдык та, кичкә таба гына, прицепка байтак әйбер төяп, авылыбызга кайтып кердек. Өй янына якынлашкач, икәүләп аптырап киттек:

-Кара әле, Самат,безнең бикле өйдә ут яна! Бу ни хәл, кабызып калдырдык микәнни?

Ишекне ачып өйгә кергәч, түр башында сыйланып утырган ике апаны күреп мин хатынга, ул миңа карады. Тегеләр, берни булмагандай, күңел ачып утыралар. Салисә апа тагын да картая төшкән, бөкересе дә чыга башлаган инде әллә...

- И-ии, кайларда йөрисез, килсәк - өегез бикле, тәрәзәгезне алып кердек! Апалар кулларын сузып күрешергә киләләр иде. Суыткычта булган бөтен ризык өстәлгә тезелгән. Сабантуйга дип саклаган коньяк шешәсе дә шунда менеп кунаклаган, тик яртылаш бушап өлгергән иде инде. Безнең суыткычтагы кичә генә бабай күчтәнәчкә дип алып килгән кыйммәтле казылык тегеләрнең ишек төбендә яткан буш пакетына күчкән! Мондый хәлгә әйтер сүз тапмаган Зәринә, киемен алыштырып кәҗәне саварга чыгып китте. Ә миңа шундый туганнарым өчен аның алдында оят иде.

- Без сезне көтмәдек, утырдык менә. Балаларыгыз кайда соң, энем, берсе дә күренмәй?

- Югаргы урамда. Аларны кичә кич әбиләр алып китте.

-Бишесен дә мени? Бәләкәч игезәкләрен дә? Күралмай китәбез икән. Ярар, тагын килербез әле. Мунча да якмагансыз бугай...

Зәринә тотып кергән банкадагы сөткә карап Халисә апа:

-Әй, Зәринәкәем, яңа сауган җылы сөт эчкәнгә шундый матур мәллә син? Әйдә, безгә дә сал! Кара әле, әллә кәҗәгезне безгә бирәсезме? Сөт сатып алмас идек, савып кына эчәр идек. Сезнең кәҗәләр тагын бар бугай, - дип хатынга текәлде.

Хатын да суыткычка бара торган җиреннән туктап:

- Балалар ризыгын бирә алмыйбыз инде, апа, бирсәк тә, сез аны ачка үтерәчәксез бит!- диде апага усал гына карап, үзе бокалларга сөт салып куйды..

Салисә апа да өстәл артыннан торды, өй эчен карап йөри башлады. Шау чәчәктә утырган тамчы гөлнең ботагын сындырып кесәсенә салды. Бераздан алар китәргә җыена башладылар.

-Әй уңган син, килен! Тәрәзәләрең шау чәчкәдә... Безнең гөлләр нишләптер чәчкә атмай, үсәлмәй утыралар шунда. Ярый, безне башка туганнар да көтәдер, китәрбез инде!

Без аларны озата чыктык. Өйнең яңа күтәрелгән янкормасына, бакчадагы ап-ак кәүсәле алмагачларга, чәчеп үстерелгән яшел чирәмгә, буялган, сырлап эшләнгән тәбәнәк койма буендагы кызыл ләлә чәчәкләренә карап:

-Бигрәк матур яшәйсез инде, тормышыгыз ялт итеп тора,- диде Халисә апа.

Ә олы апа бакчадагы тезелеп торган тигез түтәлләргә текәлде. Әйтерсең лә көч салмыйча, эшләмичә алар үзләреннән үзләре барлыкка килгән!

- Маладис, җем-җем килеп торган шәһәр урамнары чакырып торса да, ташлап китмәдегез авылны. Әткәйләр нигезен саклайсыз!

Ниһаять, саубуллашып, апаларым авылның икенче очына, абыйларга таба юнәлде. Мин куптарылган тәрәзәне урынына беркеткәндә апаларның челпәрәмә килеп ватылган язмышы турында уйландым. Чулман-су сыман сизелми дә аккан гомер көзендә аларны нинди язмыш көтә? Хатын-кызга кирәкле сыйфатлар - тыйнаклык, әдәп-тәрбия, мәхәббәт-наз, ныклы гаилә, тәүфиклы балалар – болар барысы да төрмә диварларына бәрелеп, аларны читләтеп үткән бит. Кем гаепле соң моңа? Үзләре генә түгел әлбәттә,беренче чиратта, игътибары җитмәгән ваемсыз ата-ана! Шул фаҗигале чорның кыргый чынбарлыгы!..

Өйгә керүгә, хатын белән икәүләп өстәлне җыештырып, савытларны юдык та, чәй дә эчеп тормыйча Чулман буена киттек. Еллар, гасырлар буена армый-талмый хезмәттә булган елга яр буйларында җыелган бөтен чүп-

чарны үзенә ияртеп ага да ага... Безнең бүгенге очрашудан күңелгә утырып калган юшкынны да язгы җиләс җил, ярларыннан ташып аккан, якты хисләр генә уятучы Чулман-су үзе белән юып алып китәр кебек тоела иде.

Ралия Кәримова. Түбән Кама

Картина авторы:  Владимир Ельников; pikabu

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: