Ак юл (хикәя)

Тип тигез асфальт юл буйлап үземнең әле яңа гына кредитка алган, күк төстәге "ВАЗ - 21065" маркалы машинам белән Казан каласыннан Арча ягына - туган якларга юл тоттым. Кемдер көлемсерәп куйгандыр, тапкан машина дип. Тик СССР заманында бу машина атаклы "Волга" ны алыштырды, халык яратып аны "Шаха" дип йөртә иде.

"Компрессорный" тукталышында гел туктап кеше ала идем, бу юлы туктамадым, кайтырга теләп басып торучылар шактый булса да. Үз-үзем белән генә каласым килде бүген. Ник дисәгез, бер куңелсез хәл булды. МВД ның һөнәри конкурсына беренче тапкыр миңа барырга йөкләнде, участок вәкилләре арасында буласы ярыш: кросс, турникта тартылу, самбо, пистолеттан ату, медицина, тагын компьютердан берничә имтихан бирәсе... 60 вәкил арасында Биектаудан Владимир Шакировның һәм минем баллар тигез булып барды. Турникта да бертигез тартылдык, утызар тапкыр. Тик Мәскәүгә Россия данын якларга бару Владимирга эләкте. Ул миннән яшьрәк иде, (Мәскәүдә икенче урынны алды), әйбәт, булган егет, сүз дә юк. Тик, куңелдә барыбер юшкыны калды...

Шундый уйлар белән кайтып барганда, Дербышки бистәсе тукталышында бер олы яшьтәге апа торганын күрдем. Ап-актан киенгән, күзләреннән ниндидер әйтеп аңлатып булмый торган нур сирпелә иде бу апаның. "Юлда бүген пассажир алмыйм" дип үз-үземә күпме генә әйтсәм дә, машинам ирексездән юл кырыена чыгып туктады. Инде шактый олы яшьтә булуына карамастан, апа җәһәт кенә арт ишекне ачып кереп тә утырды: "Әйдә улым, аллага тапшырдык", - дип, юл догасын, аннан "Әлхәм"не, тагын мин белмәгән берничә кыска гына дога укыды. Мин, Александр Серовның "Мадонна" сын тыңлап кайткан җирдән, апа кереп утыруга, магнитофонны сундереп үк куйдым. Апа догаларыннан соң үзенең хаҗ кылып кайтып килүен сөйләп китте, андагы могҗизага тиң манзараны шул кадәр тәфсилләп "көйләде" ки, минем бөтен борчуларым эреп юкка чыкты! Тынычланып калдым, машинама, сихри тынычлык иңгән күк булды, яктырып китте бар дөнья!.. Гадәттә, машинамның тизлеге 90-100 км/сәгатьтән төшми чаба иде, карасам, спидометр теле 70 не күрсәтә. Югыйсә, апа миңа тизлекне киметергә кушмады бит...

- Улым, син Арчага бит әйеме, мине станциягә кадәр алып кайт инде яме", - дигән сүзләре, мине уйларымнан чынбарлыкка кайтарды.

"Ак әби!" Күңелемнән бу апага шундый исем куштым. Үзенә әйтергә кыймадым, йә "әби" дигәнне яратмас!

Апа көлеп җибәрде:

- Әби инде, әбиии! Дүрт оныгым бар, Алланың биргәненә шөкер, исән-сау булсыннар, тәүфыйк иясе булсыннар, йа раббым ходаем!", - дип тагын дога укый башлады. Бу апаның, уйларымны укуын берничек тә башыма сыйдыра алмый кайтып килгәндә, иң кызыгы әле алда буласын белми идем... Инде ярты юлны үттек, алда, юл кырыенда 17-18 яшьләр тирәсендәге, заманча кыска гына итәкле бер кыз-бала кул күтәрде. Мин туктарга булдым, ә үзем уйлыйм: бу апа белән сүзгә килмәсләрме болар дим?! Кыз, хушбуй исләрен аңкытып, алгы утыргычка утырды. Русча сөйләшә, рус кызы. Коркачыкка кайта икән...

Бер минут чамасы тын бардык, апа дәшми, әллә үпкәләдеме икән дип көзгедән аңа карап алдым. Юк, үпкәләмәгән, шулай ук балкып торган якты йөз, нур сирпеп торган күзләр, ә иреннәр бу юлы эчтән генә дога көйли...

Тынлыкны барыбер апа бозды, русча да хәйран гына оста сөйләшә, элек укытучы булып эшләгәндер, мөгаен, дигән уй чагылып утте.

Апа кызга җайлап кына дәште: "Мин беләм, сез чиркәүгә йөрисез, без мәчеткә. Ике дин дә бары тик изге гамәлләр генә кылырга өйрәтә, яхшылыкка өнди, мин сезнең динне дә хөрмәт итәм. Тик, безнең Ислам дине алдарак барлыкка килгән, мөселманнар алдарак Аллага табына башлаганнар, кызым." Бу сүзләрне әйтеп апа, үзенең уң кулын, кызның җилкәсенә куйды, узе һаман сөйли...

Мин, хәзер зур гауга булачак, туктарга туры киләчәк дип уйлап, тизлекне тагын да киметтем. Йөрәк ешрак тибә башлады, чөнки участок вәкиле булып эшли башлаганнан бирле, ике хатын-кыз талашуы ун ир кеше сугышуыннан яман икәнен аңлаган идем инде.

Ә монда! Мин бөтенләй көтмәгән гаҗәп хәл булды. Янымда утырган рус кызы гипнозланган кебек апага борылды, уң кулын апаның иңбашына куйды.

Ул арада мин шаккатып утырып барган җирдән, кызның төшеп каласы тукталышына килеп җиткәнне сизми дә калганмын. Машинамны ипләп кенә юл кырыена чыгарып туктаттым. Ә апа белән кыз һаман бер-берсенә карап утыралар, апа сөйли, тегесе йотылып тыңлый. Ул арада, апа мине тагын бер кат шаккатырды: "Кызым, вот ты и приехала. Знаешь, тебе необходимо повторять за мною", - диде дә, татарча дәвам итте: "Лә иләһе иллаллаһ, мөхәммәдрәсүлүллах". Берничә тапкыр, җай гына, моңлы матур тавыш белән апа кабатлап күрсәтте.

Минем алда чын могҗиза булды, бер кәлимә татарча сүз белмәгән яшь рус кызы, апа әйткән сүзләрне кабатлый иде... Дөрес, рус акценты яхшы ук сизелә, шулай да, кыска гына вакыт эчендә булган хәл, искитәрлек иде!

Кыз төшеп калды, без кузгалып киткәннән соң да, ул урынныннан кузгалмады, көзгедән аның силуэты күренә иде... Ападан бүген алган көчле уңай энергетиканы сеңдереп бетерә иде булса кирәк! Кечкенә генә, гап-гади татар апасы үзебезнең саф татар телендә дога укып, кыска гына вакыт эчендә чып-чын могҗиза ясады. Бернинди үгетләүләрсез, янауларсыз, башка милләт кешесен, "ә" дигәнче үз ягына аударды да куйды! Ирексездән, Бөек Тукайның , "И туган тел" шигыре искә төште... Кыска гына шигырьдә мәшһүр әдип, телне, ата-ана, әби-баба һәм динне ничек матур итеп сурәтләгән! Йа Ходаем, нинди көчле син, и минем туган телем, нинди гайрәтле син, дип күкрәк тутырып бөтен дөньяга кычкырасым килде, яңгыратасым килде, ишетсеннәр иде барысы да!!! Татар булып та, телен белмәгән, белә торып сөйләшмәгән яки сөйләшергә оялган, шулай ук үз туган теленә каршы булган барлык маңкортлар ишетсен иде!!!

Шундый уйлар белән Арчага кайтып җиттек, мин апаны өенә кадәр алып кайтып куярга исәпләгән идем, тик ул үзен вокзал янында калдыруымны утенде. Төшкәндә миңа акча сузуын күргәч, алмадым, минем өчен укып торуын үтендем. Әниемнең, юлда кеше калдырма, бигрәк тә, олы кешеләрне, дигән сүзләре гел истә... Әтием 52 яшендә бакыйлыкка күчкәч, әнием догага утырды, намазга басты, шул дога гына алып калды якты дөньяда, диде, әнием. Ашларда ак абыстай булып укып йөрде, әтидән соң 31 ел яшәде. 60 яшен тутырып, якты дөньядан китеп барган олы апам Гөлзада да, дини кеше иде, ураза тотты, намаз укыды. Ике ел элек үк начар авыруы булган, табиплар Казанда әллә белеп, әллә белми хәбәр итмәгәннәр. Ике ел буе шул авыруны җиңәргә Ходай булышкандыр, намаз укуы, дога укуы ярдәм иткәндер, шәт инша аллах..

Ак әбине утыртып кайтканга да 14 ел үтеп киткән. Милләтебез, туган татар телебез упкын читендә торган авыр көннәрдә, бу турыда язмасам, ярамас дип уйладым...

Ак юл сиңа, ак әби!

 

Марсель Шарапов. Арча районы

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: