Логотип Казан Утлары
Каләм тибрәтүчеләр

***

Бураннарда адашасым килә...

Югаласым килә кереп болытларга,

Ак мамыкта килә уйныйсым.

Җир йөзендә булган газапларны

Бер генә дә килми уйлыйсым.

 

Бураннарда адашасым килә,

Айкаласым килә дулый-дулый.

Сынар өчен килгән хәсрәтләрдән

Җан арыган чакта елый-елый.

 

Аклык булып җиргә явасылар килә,

Күңелләргә салып иман нурын.

Бер гөнаһсыз сабый бала булып

Табар өчен изге Аллаһ юлын.

 

Гөлназ Сөнгәтуллина. Кайбыч районы

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев