12 ноябрь 2020 яңалыклары

  • 12 ноябрь 2020 - 17:00
    Штурман язмалары (повесть)
    Күрше егете җыйнак, зифа буена килешеп торган ак күлмәкле яшь кенә кызга төртеп күрсәтеп, аны танцыга чакырырга кыстарга кереште. Дөресен әйтим, мин аңарга, кичә оештырылган җәйге мәйданчыкка аяк басуга ук игътибар иткән идем. Бер күрүдә гашыйк булу дигәннәре шулдыр инде...
    1547
    0
    0
  • 12 ноябрь 2020 - 15:00
    Илбашы (дәвамы)
    Сәкинә буйга узгач, Минтимер үзгәрә төште. Ул хатынына тагын да назлырак бага, эше тыгыз булганда да, йөгереп кайтып, хәләленең хәлен белешә, аны йөрергә алып чыга. Авыр әйбер күтәртми, матур музыка тыңлата, сахрага алып чыгып, табигать матурлыгын күрсәтә иде. Сәкинәне бала табу йортына салгач та, табиблардан аның хәлен һәрдаим белешеп торды. Бер атнадан ул хатыны белән баласын алырга китте. Шәфкать туташының кулыннан сак кына биләүне алды. Биләү эчендә нидер кыймылдый башлады, аннан соң елауга охшаш аваз ишетелде: бу – Минтимернең каны, бу – Минтимернең токымы шулай аваз сала иде...
    1361
    0
    2
  • 12 ноябрь 2020 - 14:00
    Тыгыз график...
    Фән дөньясы, мәш килеп, Габдулла Тукайның юбилее уңаеннан халыкара конференциягә әзерләнә. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин гыйльми сәркатип Рөстәм Галиуллинга эш куша: – Аксакал язучыларга шалтыратып чык әле, алар катнашмаса, конференция тулы канлы булмас, – ди...
    469
    0
    0
  • 12 ноябрь 2020 - 12:00
    ***
    Бураннарда адашасым килә...
    350
    0
    0
Реклама